Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИЛЛӘТЧЕЛӘР» ЭШЕ

(һ АТЛАСЫЙ ТУРЫНДА АРХИВЛАР НИ СӨЙЛИ7) еволюциягә кадәр үк яшәгән күренекле татар зыялыларының бер өлешен юк игү буенча җирле большевистик җитәкчелек һәм ГПУ провокаторлары тарафыннан уйланылган җинаятьчел акция әле 19—20 елларда ук башланган булса кирәк Һәрберсе кирпеч ка тын тыгы 20 томга «Ат шомын контрреволюцион, милләтчел, фетнәчел шпионнар оешмасы эше»нә кагылышлы «дәлилләр» әләкләр, сорау алу беркетмәләре һәм башка төрле тикшерү кәгазь ләре тупланган. Баш га, кагыйдәләрдә каралганча, гаспленен аерым билгеләре Атласов Һади Мифтахетдин улы, 1876 елда туган Ссмбср губернасы Буа өязе Иске Чокыр авылыннан Буе озын, гәүдәсе юан, йөзе түгәрәк, борыны зур. күзләре контырт авызы зур, башындагы чәчләре кара, машинка белән алган, мыеклары чаларган, сакалына да шулай ук чал йөгергән, мыегы гадәтн. акрын йөри һәм шулай ук акрын сөйләшә дә. (Мәгълүматлар 1922 елда, үлеменә 15 ел кала алынган.) Шунда ук бик тәфсилләп язылган биография Советлар Россиясеннән киткән ганышларынын исемнәре астына сызылган Шулай итеп. А т ласов авыл мәктәбен һәм Буа мәдрәсәсен тәмамлый. Әлмәттә укытучы булып эшли (1903 1906). алман геле һәм әдәбияты (Гете һәм Шиллер). Дарвин гәгътимагы, сәясәт һәм революцион үзгәртеп корулар белән кызыксына Авыл мулласы өчен кызыксыну даирәсе шактый киң. 1905 елда «Азат» һәм «Азат халык» газеталары белән хезмәттәшлек игә башлый, эсерларга теләктәшлек күрсәтә, Казанга барып йөргәндә Ф Туктаров, Г Исхакый. X . Ямашсв белән таныша 1906 елда А г засов Түбән Новгородта узган Бөтснроссия мөселманнары съезды делегаты. 1907 елның февралендә Самара губернасыннан икенче Дәүләт Думасына депутат игеп сайлана Тәмам аптырашта калган кешенең Сталинга язган хатыннан Атласов. 1935 елның 22 мае: «Мин. төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән зшлеклссе. революционер, шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим Мин беренчегәрдән булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханилары на каршы сугыш ачканнарның, беренче булып талар мәктәпләрендә география табигать белеме, физика һәм астрономия кебек фәннәр укы га башлаучыларның, аз санлы тагар революционерларының берсе Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем Икенче Дәүләт Думасы әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә гордым Бу партиядә 1905 елдан 1918 елга кадәр тордым Алардан китүемнең сәбәпләре Брест килешүе һәм сугыш мәсьәләләре буенча социаль революционерлар белән караш ларыбызның гуры килмәве 1906 елда язган брошюрам һәм революцион зшчәнлегем өчен 1909 елла мине крепосгька ябарга хөкем иттеләр һәм шул ук елны эшемнән кудылар 1908 елдан 1917 елга кадәр ПОЛИЦИЯ күзәтүе астында яшәдем һәм хокукларымнан мәхрүм ителгән идем» Үлем карарын игълан итүгә дүрт тәүлек кала. 1937 елның 24 октябрендә иртәнге сәгать тугызда Агласовнын судта сөйләгән сошы суз лоре «Мин карт җәмәгать эшлсклесе Гарихчы. педагог Революциягә кадәр үк пантөпкизм хәрәкәте белән 1.шыша бантладым Чит илләрдән газеталар алдырдым Шушы такталар атна пагпөркнетлар хәрәкәте белән таныштым 1900 е г тар га Европа һәм • урыс әдәбиятлары белән таныша башладым. Сәясәттән шактый мәгълүматлы идем 1905 ел ахырларыннан социалистик .көрләр белән кызыксындым Мин тур ачыш ясадым һәм. барлык урысларны да мөселманнарның дошманнары дип Р санарга ярамый, дигән карарга килдем. Мин изелгән сыйныфларның һәм милләтләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы кешеләр бар дигән фараз ясадым Акрынлап Маркс-Энгельс әсәрләре белән таныша башладым һәм үземдә зур үзгәрешләр барлыкка килүен тойдым Мин — мулла малае, ләкин ятим үстем Бала чакта крестьян эшен башкардым 15 яшемнән социалреволюционерларга теләктәш булдым. 1905 елга кадәр Ленинның әсәрләре белән таныш түгел идем 1901 елдан үз әсәрләремне яза башладым. 1902 елда «Иҗтимагый тарих» дигән беренче китабымны бастырдым Аннары тарих белән шөгыльләнә башладым. 1907 елда Дәүләт думасы әгъзасы итеп сайландым Социалист-революционерларга кушылдым Думада ике мөселман фракциясе бар иде. без. алты кеше, алардан аерылып чык I ык һәм социалистлар белән бергә эшләдек Самодержавие заманнарында китап яздым һәм шуның өчен 1909 елда җаваплылыкка гартылып хөкем ителдем. Брошюрамны яндырдылар. Партөркист булуымнан баш тартмыйм. Мин социалист идем, чөнки Энгельс. үз территориясе, үз мәдәнияте булмаган милләт социализм төзи алмый, ди Без башка милләтләр өстеннән хакимлек итә торган дәүләт төзергә тиешбез, дип мин беркайчан да әйтмәдем. Яшермим, бөекдержавачылык шовинизмына каршы көрәштем. Тарихчы буларак, кавемнәрнең зәгыйфьләнүе һәм бетүе мәсьәләсе белән шөгыльләндем Мин татар милләте акрынлап үлә бара дип исәплим.. Анын һәлакәте совет власте чорында да дәва.м итте. 1921 елда дүрт меңгә якын тагар ачтан үлде.. Хөкем ителүчеләр урындыгында татарларның утыруына горурланам. Мине монда нык рәнжеттеләр, бигрәк тә татар коммунистлары Хокукларымнан мәхрүм иттеләр. Мин - тарихчы Совет власте килгәч, мәктәпләрдә тарих укытылмады Дин кирәк дип исәплим, динне кискен рәвештә бетерү милләтнең үлеменә алып бара Мин элеккеге кеше инде элеккеге педагог, элеккеге эсер, элеккеге Дәүләт думасы әгъзасы, элеккеге тарихчы Мин революционер, милләтче һәм пантөркист Мин бердәм һәм бәйсез төрки-татар дәүләте төзү максаты куйдым, ләкин моңа эволюция юлы белән барырга теләдем. Мин -баш күтәрүчеләрнең дошманы. Шпионлык белән шөгыльләнмәдем һәм бу җәһәттән үземне саф дип исәплим. Мин үземне Совет властеның принципиаль дошманы түгел дип белдерәм. чөнки милләтләрне һәм бөтен пролетариатны азат итү өчен көрәшкән хакимияткә каршы кул күтәрү җинаять дип саныйм.. Конт рреволюцион эшчәнлек алып бармадым» Авторның шәрехләүләреннән башка, монда китерелгән документаль өзекләрдә кешелек дәрәҗәсен саклап гомеренең соңгы чигенә килеп җиткән һәм бөгелмәгән, гаепсезгә җәза алып та шәхес булып калган көчле кеше образын китереп бастырдылар.. 1937 елның 23—28 октябрендә бригада хәрби юристы Микляев рәислегендә, әгъзалар беренче дәрәҗәле хәрби юрист Тулин, хәрби юрист Кутушев, хәрби юрист Княжеский секретарьлыгында Идел буе хәрби округының күчмә сессиясе Казанда, ябык суд утырышында, Атласовның һәм анын эше буенча гаепкә тартылучы 24 кешенең гшен карый Татарларны, башлыча укытучыларны, хөкем итәләр Тәрҗемәче сыйфатында ВКП(б)ның Бауман райкомы секретаре Олан- бәков чакырыла. Тикшерүче, дәүләт иминлеге комитеты лейтенанты Мозаффаров тарафыннан төзелгән һәм республиканың эчке эшләр халык комиссары урынбасары майор Ельшин раслаган гаепләү нигезендә түбәндәгеләр теркәлә «1937 елга кадәр Татарстан АССР территориясендә, чит ил (разведкалары) вәкилләре тапшыруы буенча, күп еллар дәвамында контрреволюцион эш белән шөгыльләнүче киң колачлы милләтчел. фетнәчел, разведка алып бара торган оешма яшәде һәм СССРда буржуаз-демократик рухтагы бәйсез төректатар дәүләте оештыру максатында совет хакимиятен бәреп төшерүне әзерләде Бу оешманы шушы эш буенча төп гаепләнүче, СССРда мәгълүм татар буржуаз милләтчелеге эшлеклесе, пантөркист, элеккеге уң эсер, элеккеге икенче Дәүләт думасы әгъзасы, элеккеге акгвардияче, контрреволюцион эшчәнлеге өчен элек ике тапкыр хөкем ителгән Атласов Һади үзе төзи һәм аңа җитәкчелек итә». Эш мөһим дип табылган шаһитлар катнашында, ләкин гаепләүчеләр һәм яклаучыларсыз тыңлана Шаһитлар 16 була. Тикшерүчеләр тарафыннан алдан ук әзерләнеп һәм куркытып куелганлыктан, алар барысы да хөкемгә тартылучыларны пычракка салып бутыйлар һәм фаш итәләр. Ләкин әкәмәт хәлләр дә килеп чыккалый. Хөкемгә тартылган укытучы Фазыл Туйкин үзенең соңгы сүзендә: «Атласов йөзендә бәйсез татар дәүләтенең булачак җитәкчесен күрдем», - дип әйгә Һәм шунда ук: «Атласовның фикере буенча, бу дәүләттә, татар мәктәпләреннән соң төрле югары уку йортларына керә алмаганга, татар балалары урыс мәктәпләрендә дә белем алачаклар'». дип ост и Суд рәисе i ажәпләнеп кала татар олыларын урыс мәктәпләрендә укытырга тәкъдим итә икән. Атласов нинди милләтче булсын’’ Тикшерү Атласов оешмасында Уфа. Ульяновск. Казан. Мәскәү. Магнитогорск кебек шәһәрләрдә яшәүче кешеләр дә кашашкан дип рас тый. ягъни хине гомумсоюз күләмендә әһәмияткә ия процесс итеп күрсәтергә маташа Имеш. Атласов төрки-татар дәүләтен Татарстан. Башкортстан. Үзбәкстан. Казагысган һәм Төрекмәнстан территорияләреннән һәм аларда яшәүче халыклардан төземә- кче булган Атласовны чит илләр белән «шпионлык» элемтәләрендә дә гасп- лиләр. Мәскәүдәге горек илчелеге, чит илләрдә яшәүче мөселманнар һәм Гаяз Исхакый белән багланыш тотасын, дип бәйләнәләр Тикшерүчеләр канәгать кала, бүләк көтәләр. Уен эшмени, лтар шундый колачлы «процесс» уздырдылар. Союз күләменә «чыктылар» бит Алар башлыклар! а «операциянең» уңышлы тәмамлануын хәбәр игәләр. Тәмам бетерешен, акыллап шашу чигенә килеп җиткән кешеләрнең кулларыннан тоылп куйдырган имзаларына тикшерүчеләр үзләре һәм аларнын НКВДдагы җитәкчеләре ышан- гаянармы-юкмы, әйтүе кыен. Кулга алынганнардан «кирәкле» материалларны нинди юллар белән булса да суырып алырга боерган күрсәтмәләр акылдан язган маньякның котырынуын хәтерләтә һәм моныц цивилизацияле юриспруденциягә бөтенләй кагнашы юк. Ләкин болар бар да булды Ул чакта моңа гажәплән- миләр. әмерләрне генә үтәргә тырышалар иде һәм әле ничек кенә 1936 елның 4 декабрендә ТАССР буенча НКВД идарәсе башлыгы, өченче дәрәҗәдәге дәүләт иминлеге комиссары Рудь махсус бүлек башлыгы урынбасары Моэаффаровтан Атласовның «СССРдан аерылып чыгу турында тагар халкы арасында эш алып бару өчен горек илчелеге тарафыннан яллануын», «аның бу эшне оешма әгъзалары (һәрберсенең исемен атарга) белән соңгы вакытларга кадәр алып баруын» гануына (теләсә нинди юллар белән, кызганып тормыйча» ирешергә әмер бирә Ул аңардан Шофиевнсң һәм Исхакыйның Татарстандагы агентларын әйттерүне таләп игә: «Атласов үзе белән эшләгән кешеләрнең барысын да атасын, җаваплы хезмәткәрләргә һәм зыялыларга аерым игътибар бирегез». ди. 1936 елның 27 декабрендә Рудь Казанда күренекле татар тарихчысы һәм язучысы Г. М Атласовның кулга алынуы турында ашыгыч рәвештә халык комиссары Ежовка, аның урынбасары Агроновка һәм бүлек башлыгы Мироновка рапорт бирә. Ул. Агласов «контрреволюцион эшен Япониядәге һәм Германиядәге ак эмигрантлар үзәкләренең. Гаяз Исхакыйнын турыдан-туры тапшыруы буенча уздырганга», үзенең бу эшкә зур әһәмият бирүен хәбәр итә Рудыгын фикерстгчә «Гаяз Исхакыйның «Идсл-Урал» проекты белән Аг гасов и ганнары- ггың гулысынча тәңгәл килүләре». Атласовнын 1923 һәм 1926 елларда Мәскәүлә төрек илчесе һәм илчелек хезмәткәрләре белән очрашуларын «тануы», шулай ук «Гаяз Исхакыйның ярдәмчеләреннән берсе Шофисв Габдрахман белән ганыш булуы» аның гаебен дәлилләр өчен жигеп ашкан һәм шу т ук Рудь. Солгаиг алисн өстеннән булган суд процессына гаянып. сүзләрен куәтләр өчен, тапталып беткән җөмләләр белән: «Солтангалиев кулга алыш ач. бәген контрреволюцион эшкә Атласов җитәкчелек итте, милләтче һәм фетнәче кадрлар әзерләде»^ дип өсти Бармактан суырылган процессларны әзерләүдә Рудьган гәжрнбә терәк булган Миронов 1937 елның 17 гыйнварында Мәскәүдән Казанга жанан бирә «Сезнең, һ Агласов татар эмиграциясе белән бәйләнгән контрреволюцион милләтчелек рухындагы подполье эшендә катнашкан, дигән нәтиҗәләрегез дөрес Ләкин Атласовнын гаебе соң дәрәҗәдә йомшак дәлилләш ән» «Контрреволюцион эш алып баруда һәм ак эмигрант даирәләре белән элемтә тотуда» гаепләп. Атласовны 1936 елның 27 ию ленда кулга л галар У г Казанның Эш урамында 32 йортта яши торган була Гентү вакытында паспорт, (гарәп хәрефләре белән) татарча язып тутырылган иске дәфтәр, эшкә урнашырга ярдәм сорап Сталин һәм партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре А тьфрс т Лена исеменә җибәрелгән гаризаларның икенче нөсхәләре алына Мәскәү жәлладлары аның сүзләреннән канәгатьсез калырлык итеп. Аг часов сорау алулар вакытында нәрсә сөйли соң? Беренче сорау аяу 24 ию и. Махсус вәклтәг тәр бирелюн Карпов «и I.HII * Сез контрреволюцион эшчәнлегегез өчен кулга алындыгыт У тегешен контрреволюцион эшчәнлегегез. фикердәшләрегез турында хәбәр итәргә тәкъдим итәбез Мин бернинди контрреволюцион эшчәнлек белән шөгыльләнмәдем пәм андый ипләр белән шөгыль тонүчеләрне белмим Атласов үзенең хатыны. «Каменка» шифаханәсе директоры Җиһанша Дунаевка кияүгә чыккан кызы Сәлимә һәм Мәскәү химия-технология институтында укучы улы Габделбәр турында хәбәр итә. 1 августта сорау алу вакытында Атласов, боларнын i икшерүчегә нигә кирәк булганлыгын белмичә, йөздән артык танышларының исемнәрен агый Алар турында сакланып сөйли Ильяс Алкин, профессор. Мәскәүдә яши. соңгы тапкыр 1923 елда күргән, профессор Фатыйх Мөхәммәдьяров белән 1929 елга чаклы очрашканнар, аннары аның хатыны өйгә кертми башлаган, укытучы Габдрахман Дәүләтшин — «шәхси дошман». Борһан Шәрәф турында «бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм, күптән күргәнем һәм сөйләшкәнем юк». Башкалар турында да шундый ук саран сүзләр. Ләкин болар да күпләрне саклап кала алмый Атласов оешмасы әгьзалары дип гаепләнеп, бу исемлектәге кешеләрнең барысы да диярлек кулга алына Алар арасында татар мәктәпләре укытучылары, элеккеге муллалар Атласовның Бөгелмәдәге. Әлмәттәге. Казандагы, Уфадагы һәм Мә- скәүдәге танышлары Исемлектә шулай ук беренче дөнья сугышы вакытында Германиядә яки Төркиядә әсирлектә булган татар солдатлары һәм офицерлары шактый. Аларга «шпион» мөһере сугыла. 16 августта Атласов: «Солтангалиев оешмасы турында белмәдем, ләкин бу оешмада әгьза булып торулары ачылган кешеләр белән таныш булганга, үземне шулай ук бу оешмада катнашучы дип хис иттем»,—дип күрсәтә. Бу беренче тану була Ләкин тикшерүчегә болар гына җитми. чөнки ул чакта бөтен ил буйлап шпионнар эзлиләр. Бу очракта да Атласовны һәм аның эше буенча кулга алынганнарны япон, алман яки горек разведкалары белән «тышаулап» куярга кирәк була 19 август Тикшерүченең сәяси карашлар турында соравына Атласов турысын әйтә: — Мин Совет власге яклы, ләкин 1933 елга кадәр, ягъни сөргеннән азат ителгәнче. Совет властеның аерым чараларына каршы идем 1929 елга чаклы күмәкләштерү сәясәте белән килешмәдем һәм бу мәсьәләдә Фрушкин, Бухарин карашларын уртаклаштым. 1930 елда, ун елга хөкем ителгәч, минем Совет властена карага канәгатьсезлегем артты, чөнки мондый авыр жәза һич тә гадел түгел дип исәпләдем. Мин башка совет республикалары белән бертигез хокукта ССР Союзына керә торган берләшкән мөстәкыйль төрки дәүләт төзү тарафдары идем. Төрки халыкларны берләштерү зарурлыгы турында фикер әле 1910—1913 елларда ук туган иде Мин кайбер төрки милләтләренең һәм Себер халыкларының (башкортлар, татарлар, кыргызлар, нугайлар) югала баруы патша вакытында пичек булса, совет власте елларында да шул хәлендә дәвам итә дип исәпләдем Мин бу фикергә 1896 һәм 1926 елларда халык санын алу буенча статистик мәгълүматларны чагыштырып карау нәтижәсендә килдем». Тикшерүчене Атласовның инанулары аз кызыксындыра, аңа «советка каршы, шпионлык белән шөгыльләнүче, фетнәчел милләтчеләр оешмасы» кирәк. Шуңа күрә ул бертуктамый Атласовтан кемнәр белән очрашуы, нәрсә хакында сөйләшүләре. ничек «яллавы» турында сораша. 26 октябрь Атласов: «Әйе. хәзер чит илләрдә яшәүче күпләрне элек белә идем. Садрый Максуди зур белемле элеккеге кадет, ләкин революционер түгел; Зәки Вәлиди тарих фәннәре өлкәсендә тирән белемле галим, сәяси мәсьәләләрдә тотрыклы. 1920 елдан бирле күргәнем юк; Гаяз Исхакый — күренекле һәм талантлы татар язучысы, элеккеге революционер, ләкин сәяси мәсьәләләрдә аумакай. 1917 елдан бирле күргәнем юк; Барый Батталны соңгы тапкыр 1920 елда күрдем». һәм шунда ук: «Галимҗан Шәрәф белән очрашканыгыз булдымы?» — дигән сорау. Әйе. 1934 елда Казанда очраштык. Мин аның фатирында булдым һәм бу бердәнбер очрашу иде — Шәрәф янына нинди максат белән бардыгыз? Эшкә урнашу мөмкинлеге юкмы икәнен белер өчен. Тагын нәрсәләр зурында сөйләштегез? - Шәрәф миңа Казаннан Ленинградка яисә Мәскәүгә күчеп китәргә киңәш бирде, анда тизрәк урнашырсың, диде һәм яңадан Татарстан эчке эшләр халык комиссариатының махсус бүлеге тикшерүчесе Мозаффаров үзенең мәкерле җәтмәсен үрә башлый. Сүз уңаенда бу бәндәнең Атласовны иң нык җәберләгән кеше булуын да әйтеп үтү урынлыдыр Ул үзенә кирәкле тануларны каерып алу өчен тоткынга онытылып китәргә һәм сүз белән мавыгырга ирек бирә дә аннары янә тинтерәтергә керешә. 23 ноябрь Атласов Москоу доге төрек илчелегендә булуын һәм ана гаиләсе белән Теркиягә күчеп китәргә ярдәм игүләрен соравын таный «Нинди максат белән'» дип сорый тикшерүче9 Мин тарихчы, ди Атласов Ләкин тарихны сыйнфый карашлардан чы1ып укыту яклы кеше түгел. Мин аны гомумкешелек һәм милли яссылыкта аялыйм Шуңа күрә үземне совет шартларында артык кеше итеп тоям Совет власте фән буларак тарихка тиешле игътибар бирмәде һәм мин тарихчы сыйфатында яшәп килә торган стройның төп программ кануннары белән килешеп бетә алмадым. Мин. Теркиягә күчеп киткән очракта. Зәки Вәлиди кебек фәкать тарихчы гына булып эшләрмен һәм шул өлкәдә фәнгә өлеш кертермен, дип уйладым Төркиягә мин ачыктан-ачык күчәрмен дип планлаштырдым Атласов сүзен дәвам итә: Совет шартларында, тарихчы буларак, кирәгем калмаганга, озак еллар мәктәптә табигать белеме һәм география укыттым Сезнең карашка, бәлки, «контрреволюцион фикерләр» үткәрү белән шөгыльләнгәнмендер. Мәсәлән. Дарвинның, кешеләргә буйсыну тойгысы булган хайваннар, ахыр чиктә, үлемгә дучар ителә, дигән законын аңлатканда, укучыларымны Бөекроссиягә карата шундый ук мөнәсәбәттә торучы төрки-татарлар да һәлак булачак, дип расладым һәм шунда ук: — Социалист булып китсәм дә. пантөркизм идеяләре, карашлары миндә суынмады, киресенчә, алар көчәйделәр генә. Мин пантөркизм социализм идеяләренә каршы килми, дип уйладым 1937 елның 23 гыйнварында Атласовтан. «Мин контрреволюцион милләтчел оешманы төзедем һәм аның җитәкчесе идем», дигән сүзләрне әйттерүгә ирешәләр. Мондый оешманың беркайчан да булмавын бик яхшы белсә дә. ул барысын да үз өстенә ала. Ләкин әле бу да җигәрлек булмый Мәскәүдән Миронов Рудька. «Игътибарны Атласовның чит илләрдәге элемтәләренә юнәлтергә», дип әмер бирә. Гимнастеркаларының күкрәк кесәләрендә партия билеты йөрткән җәллад* лар, Сталин Конституциясе (1936 ел) нигезендә илдә социализм башлыча төзелеп беткән һәм шуңа күрә кешеләр берничек тә канәгатьсезлек белдерә алмыйлар, дип фикер йөртәләр. Эчке канәгатьсезлекне аңлату «хәвефле»' Ә менә кимчелекләрне чит илләрнең махсус разведка оешмалары хезмәтләренә сылтарга мөмкин һәм шулай кирәк тә. Ул чакта барысы да аңлашыла: дошманнар яши. алар иске зыялыларны үз якларына тарталар, милләтчеләрдән, гражданнар сугышында «үтереп бетерелмәгән» бәндәләрдән советка каршы эшли торган оешмалар төзиләр. Халык моны аңламый калмас. Дошман коралын ташламаган, бирелмәгән икән, аны юк итәргә кирәк. Атласов үзенең шпионнар белән элем тәдә торуын кискен рәвештә кире кага. Шуннан соң җәзалау конвейерына кызынын ирен, хатынының энесен һәм башка якын кешеләрен алалар. Тикшерүчеләр кушкан гаепләү кәгазьләренә кул куйганчы алар кичергән газапларны сөйләп бетереп кенә буламы икән9 Алар Агласов- ныц «буржуаз милләтче», «контрреволюцион оешма» җитәкчесе булуын таныйлар. хәер, моны ул үзе дә «таныган» була инде Ләкин шәһитләрнең берсе до аның «чит илләр белән элемтәләрен» расламый 1937 елның февралеңдә Рудь Мироновка Атласовтан «контрреволюцион оешмасының разведка эшчәнлеге белән шөгыльләнүен танытачагы» турында хәбәр итә Бер үк вакытта ул ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты секретаре А К Ленага да: «Безнең тарафтан буржуаздемократик рухтагы бәйсез төрки-тагар дәүләте төзергә әзерлек алып бару буенча күп еллар дәвамыңда Татарстанда контрреволюцион эш белән мәшгуль булган контрреволюционмилләтчел оешма ачылды һәм хәзерге вакыт га оператив төстә юк ителә Оешманы күренекле буржуаз тарихчы һ Атласов җитәкли Бүгенге көнгә бу оешмада торучы 50 гә якын кеше мәгълүм булды, гнуларныңәлегә 20 се генә кулга алынды», дип яга 1937 елның 4 апрелендә бөтен нәрсәдән өметен өзгән Атласов чираттагы сорау алу вакытында үзенең алман һәм япон шпионы булуы хакында белдер» Ә тагын бер айдан соң сорау алуда катнашкан Рудька «Мин һәрвакыт инанган милләтче һәм пангөркисг идем һәм төрки-татар халыклары әүвәлгечә сәяси яктан хокуксыз, икътисади һәм мәдәни планда артта калган кавемнәр дип уйладым Шуңа күрә аларның үлемгә һәм бетүгә йөз тотуы котып ысы » дип исәпләдем. Халыкны фәкать буржуаз-демократик стройга нигезләнгән бәйсез һәм мөстәкыйль гөркн-тагар дәүләте генә бу афәттән коткарып кала ала», лн Атласов үзенең карашларын совет властеның халык өчен зарури булган мәд- рәсәләрне һәм мәчет ләрне җимертүе, төркитатарларның авыр икътисади шартларда яшәве, аларның эреп югалып бетәргә дучар ителүе миса лларында расларга омтыла Рудь өчен болар бар да «контрреволюцион эшчәнлек алып баруны» тануга бәрабәр була. Июньдә Атласов тикшерүчегә үзенең Соловкида Солтан- галиев белән бергә утыруы һәм тегесенең үзен «гадел булмаган яла ягуда битәрләве» хакында әйтә Тагын күпмедер вакыт уза. «Барлык гөнаһларын ганыган» Атласовны күпмегәдер тынычта калдыралар. Ул. бераз аша килгәч, элеккеге сүзләреннән баш тарта Лейтенант Мозаффаровның. «Шәхсән сез үзегез төрки-татар ак эмиграциясе җитәкчесе Гаяз Исхакый белән элемтә тоттыгызмы?» — дигән соравына «Мин Исхаков Гаязны белмим», дип җавап бирә. «Ул чит илгә киткәнче мин аның белән шәхсән таныш идем, ә аннары безнең арада бернинди багланыш та булмады Ишетүемчә, Исхакый Варшава университетында төрек теле укыткан, «Милли юл» дигән журнал чыгарган һәм аңа гаҗәпләнәсе юк. ул — Пилсудский- ның күптәнге әшнәсе»,— дип өсти Герман разведкасы агентлары белән бәйле идегезме? Юк. чит дәүләтләрнең агентлары белән элемтә тотмадым. Соңгы елларда күп миллионлаган кешеләрнең исеме тупланган бердәм ре- абилитацияләү исемлекләре төзелә. Аларда Атласов кебекләр дә. Рудь һәм Лспа төсле бәндәләр дә бар. Чөнки ул чакта алар, корбаннарын һәлак иткәч, үзләре дә озак яшәмиләр. Мондый исемлек, кемнең кем булуына карамастан, кешеләр арасында татулык урнаштыру, узганнарны кабат күтәреп үзара дошманлык килеп чыкмасын өчен төзелә. Ләкин хәтер исән, коточкыч газаплар күргән кешеләр исән. Бу вәхшилекләр аларның төшләренә керә. Иисус Христос кешелек дөньясы өчен михнәт чигә, ә алар? һәм бер үк исемлеккә корбаннар белән бергә жәллад-корбаннар да кертелгәндә, аларга карата әхлакый мөнәсәбәт тә үзгә булырга тиеш, һәлак булган чекистларны, прокурорларны, партия функционер- ларын кызганырга мөмкин. Ләкин алар, үзләре якты дөньядан киткәнче, кешеләргә каршы явызлык кылуда шәхсән катнашканнар Ә Атласов кебекләр кашашмаганнар. Алар иң элек намуслы кешеләр иде. Атласов тарих укытырга һәм һәр көнне укучыларына ялган сөйләргә теләми. Ул табигать бетеменнән, географиядән һәм алман теленнән дәресләр бирүне артык күрә, халкының аянычлы язмышы өчен янып-көеп яши Билгеле, түрәләр арасында да оятлы һәм намуслы кешеләр булган, әйтүләренә караганда, алар «вәхшилекләрне» идеаллары хакына эшләгәннәр, ә кайберләре атудан да баш тартканнар. Ләкин, ничек кенә шомартсаң да, бу кешелексез системаны алар төзеде. Аларның һәммәсен дә бер исемлеккә кертергә була, тик шулай да җинаятьләр булмады дигәнгә бер кеше дә ышанмаячак һәм алар өчен жавапльглыктан котылу юк. Атласов һәм Рудь белән бер үк вакытта горурланырга һич тә мөмкин түгел. Бу- гайре табигый нәрсә Моны үзләре дә аңламастан кешеләргә явызлык эшләүчеләр өчен кисәтү дип аңларга кирәк. Яманлык куркыныч һәм аны кичереп булмый. Язмышы пичек кенә булып бетмәсен, җәллад, вәхши зат кешеләрдә фәкать җирәнү генә уята. Беренче карашка Атласовның язмышы совет чынбарлыгында һәлакәткә дучар ителгән күп язмышларның берсе булып күренергә мөмкин Ләкин бу шулай тоела гына, һәркемнең тормышы үзенә бер, кабатланмас могҗиза. Әгәр дә ул гомуми акылдан язу шартларында үзенең карашларын һәм кешелек дәрәҗәсен яклап калырга, вакыйгаларны үз йөрәге аша үткәрергә күнеккән талантлы шәхес гомере икән — аны «күпләрнең берсе» дип атарга тел бармый. Дәүләт думасында мөселман депутатлары алай күп булмады, бөтен гомерен башта патша полициясенең, ә аннары совет органнарының ачыктан-ачык һәм яшерен күзәтүе астында уздырган, патша һәм совет төрмәләрендә газап чиккән кешеләрне дә бармак белән генә санарлык. Аның тормышындагы совет чорына бераз киңрәк тукталыйк. 1919 елның августында кайбер татар совет газеталары Атласовны милләтчелектә, колчаклылар белән хезмәттәшлек итүдә, хаинлектә гаепләп чыктылар Татарстанның Үзәк дәүләт архивында (7779 фонд, өченче тасвирлама. 33 эш) Бөгелмә шәһәре гражданины Һади Мифтахетдин улы Атласовны конт рреволю- цион эшчәнлектә гаепләнгән эш сакланган. Бу документлар газеталарга һәр очракга да сукырларча ышанырга ярамавы, анда язылганнарны тәнкыйть күзлегеннән үткәрергә кирәк икәне турында сөйли Документлардан күренгәнчә. 1919 елның язында Атласов Бөгелмәдә яши һәм шәһәрне колчаклылар алганда Бөгелмә җирле идарә рәисе урынбасары була. 1919 елның 4 маенда Колчак армиясенең икенче Уфа армия корпусы органы «Уфалы» газетасында Атласов имзасы белән колчаклыларга тәбрикләү басылып чыга. Анда: «Большевиклар тиранлыгыннан азат ителгән урыннарда яңадан эшкә керешен, өяз һәм власть идарәләре йөзендә ирекле Бөгелмә үзенең Га- лижанәп Баш командующиен безнең фидакарь сутышчыларыбызнын бөек җинү- ләрс белән котлый, закон һәм хокук нигезендә барлык намуслы гражданнарның тырыш хезмәте халыкның аяк астына салып тапталган һәм -җимерелгән тормышын торгызырга һәм бөек Ватаныбызга үзенең элеккеге куәтен һәм данын кайтарырга мөмкинлек бирер дип ышанып кала», дип язылган була Котлауда милләтчелек рухының төсмере дә булмавын һәм аның совет учреждениесе исеменнән җибәрелмәвен искәртеп китик Атласовны 1920 елнын сентябрендә Бакуда кулга алалар Ул монда үзен эзәр гекләүләрдән куркып күчеп килгән була Азәрбайҗан ЧКсында сорау алганда ул Бөгелмәдәге хәлне болайрак анда га; аны колчак контрразведкасына чакырып алалар һәм җирле идарә оештырырга тәкъдим итәләр Ул баш тарта Ләкин хәрои комендант аның фамилиясе белән әмер бастыра һәм Атласовнын имзасы куелган котлау оештыра Әмма бу икс документка да анын бернинди катнашы булмый Бөгелмәне калдырганда колчаклылар ана үзләре белән китәргә тәкъдим итәләр Ул алар белән Чиләбегә кадәр барып җитә, ә аннары Баку га юл гота Монда жирлс нәшриятка тәрҗемәче булып урнаша. Архив эшендә Азәрбайҗанның җәмәгать эшлеклесе И Яһудинныя Аэәрбай- жан ревкомы рәисенә язган хаты саклана. «Һади Атласовны җәмәгать эшлеклесе. тарихчы һәм әдәбият галиме буларак беләм Ул Идел буе мөселманнарының күренекле вәкиле, икенче Дәүләт думасы әгъзасы, беренче булып мөселман хезмәт фракциясен оештырган кеше Бакунин хәрбидишез чекасы, гаепләрен күрсәтмичә, аны кулга алды һәм 3 ай дәвамында сак астында гота Алда бәян ителгәннәргә нигезләнеп, эшне карауны тизләтүегезне һәм суд булганчы аны бсрәрсснсң җаваплылытына төрмәдән азат игүне үтенәм». Хатка Н Нариманов кулы белән «Эшне тизләтергә»,- -диелгән. Атласовны алырга Бөгелмә ми гнггн- онсры Марк Германюк килә һәм алар Татарстанга кантын китә гәр Гаделлек тантана итсен дигән булып, күз буяп. Атласовны 1921 елла Чистай- да хоксм игәләр Районның революцион трибуналына газетада басылып чыккан теге ялган котлауны тапшыралар. Ат гасовның советка каршы эшчән геге шаһитлары сыйфатында укытучылар Закир Исхаков. Салих Рахманкулов. Сабир Шән- гәрәсвнс чакыралар Атласов белән күзгә-күз очраштыргач, алар ана каршы шаһитлыктан баш тарталар Тикшерүче гаепләү актын «Анын йөзендә хезмәт халкы белән кулга-кул тотышып баручы, әдәбият ә ткәсендә гур мәг ьлүматка ия булуы белән аерылып торучы, мөселман дөньясында абруйлы карг революционерны күреп, партияле иптәшләр Атласовны фәкать яхшы яктан гына искә алалар», дигән сүзләр белән йомгаклап куя Ул Аг гасовның эшен ябарга, ә Бөгелмәдә «Атласовка карата кузгатылган гаепләү эшендә икейөзлелек күрсәткән өчен» Исхаковны. Шәңгәрәсвне һәм Рахманкуловны җаваплы тыкка гарту буенча трибуналның күчмә сессиясен уздырырга тәкъдим итә Чистай ревкомы карары нигезендә гаепсез табылып. Атласов 1921 елның 22 апрелендә а таг нгелө Үзенең тормышындагы бу вакыйганы искә төшереп. Ат таков ( галннга җибәргән хатында (1935) «Үзем белән яхшырак таныштыру өчен тормышым* дагы бер вакыйганы бәян игмәкче булам 1920 елда. Сез Дагстанга кнлгән вакыт га юрист Госман Токымбәтов. Сезнең белән очрашканда, минем Баку га кулга алынуым хакында хәбәр итә. минем Шәрык дөньясын та тоткан урынымны күрсәтә, мине азат итүне сорый һәм Сет ри галык бирәсез 1920 езда мине Баку дан илемә җибәргәндә (Бөгелмә шәһәренә) Н. Нариманов белән I Гокымоәгов Сезгә минем турыда телеграмма һәм хат юллыйлар 1921 елның апрелендә Бөгелмәдә (дөресрәге. Чистайда авт ) мине хокем иттеләр. ләкин кайбер партия әгъзаларының, бигрәк тә Сезнең, мина карата булган уңай фикерләрегез аркасында, мине җәзадан азат иттеләр», дип яза Бу соңрак булачак. ■ • 1‘>_| елда, төрмәдән чыгарылгач. Ат засов Зәй-Каратай авы нан га Б»чс тм • г'гмәт тә укытучылык белән шөгыльләнә Ул табигать белеменнән >м тарихтан < ман һәм татар телләреннән, географиядән дәресләр бирә Ат ысов һ.гр укучымын системалы белем алуына омтыла, үз халкын мәгърифәт гс түне ..••> -орычы саный Бу чорда ул Себер татарлары Казан хапльпы тарихы ««уенча • те ревопо- цняг.1 кадәр үк башлаган һәм өлешчә бастырып чыгарган тикшеренү '■•реи ь-вам итәргә тели Чөнки Атласов шул көнгә кадәр Казан университеты «аршын мгы археология, тарих һәм этнография буенча Каган җәмтыятенең хахыикыи ыасы булып калуын дәвам изә Ләкин 1922 елда җирле I ПУчытар и-иягы ха ат искә төшерелер Ник дигәндә. уз бит КСР ата,4И һсц* ' эсерларның шдертары өстеннән «күргәзмә» сул процессы гмра 1>« очракта Чистай ревтрибуналының аны аклавы кемгә хаҗәт, гаманалар үзгәрә II. -к у>.* Атласов яшерен күзәтү астына алынуын һәм хатларының ачып укылуын бик тиз сизә. Ләкин ул үзенең һәр адымын, һәр әйткән сүзен органнарга җиткереп торучы дуслар-шымчылар белән уратып алынуын күз алдына да китерә алмый. Ә бу «әшнәләр» исә аның «корткычлыгын», «советка каршы эшчәнлеген» сурәтләүдә буяуларны кызганмыйлар. Шул рәвешле. Атласовнын күп томлы «эше» барлыкка килә һәм бу кәгазьләр, вакыты җиткәч, аңа туптан аткандай тәэсир ясаячак. Шундый бер агентның 1923 елда ясаган доносыннан. Аның фамилиясе күрсәтелмәгән, ләкин документта «РКП әгъзасы» дип искәртелгән: «Атласов миндә кунакта булды, совет власте бер яктан яхшы, ләкин берниндй милекне дә танымый, ә аңардан башка яшәп булмый»,— дип сөйләде. Икенче шымчы исә шул ук чорда: «Атласовнын контрреволюцион гамәлләре сизелми».— дип яза. Өченче агент исә ГПУга 1923 елның мартында Атласовнын совет власте турында ниндидер тарих язуы, ләкин аның пролетар рухта булмавы хакында хәбәр итә. «Ул совет хакимиятен тәнкыйтьли, 1921 елдагы ачлык өчен большевиклар гаепле, алар меңләгән крестьянның үлеменә китерде», дип өсти. 1924 елда шул ук агент: «Атласов хәзерге көндә татар телендә «Иске һәм яңа Россия тарихы»н яза, дип әләгенә төгәллек кертә. Аннары: «Ул кәгазь битенең бер ягына гына яза. Шактый калын 3—4 ләп кәгазь өеме булыр. Бу китапны кем язарга кушты, дигән сорауга каршы: «Мин, җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече һәм тарихчы буларак, мөселман халкы өчен истәлек калдырмакчы булам, чөнки бүгенге көнгә кадәр мөселман дөньясының тарих буенча яңа басмалары юк»,— дип җавап бирде. Җәза органнары басымының һаман көчәя баруын сизеп һәм алдагы көндә үзен фәкать өметсезлек кенә көтүен аңлап, 1923 елда Атласов ике тапкыр Мәскәүдә була һәм анда төрек илчелегенә керә. Андагы хезмәткәрләр белән очрашу вакытында ул дин тотучы мөселманнарның аяныч хәле, мәчетләрнең жимертелүе хакында сөйли, татарларның эреп юкка чыга баруына көенүен әйтә. Ул чакта да, 1926 елда да, Атласов үзенең гаять авыр матди тормышыннан зарлана, рухының сүнүенә басым ясый һәм Төркиягә күчеп китүдә ярдәм итүләрен сорый, анда үзенең, тарихчы буларак, зур файда китерәчәге хакында әйтә. Илчелектә бераз акча биргәч. Атласов Мәскәүдәге тотылган китаплар кибетеннән Гете томнарын сатып ала һәм, бар дөньясын онытып, тәрҗемә белән шөгыльләнә... Атласовнын ГПУдагы «эше» көннән-көн калыная, әләкләр саны арта бара. Шымчылар, ау этләре кебек, борыннарын жил уңаена тоталар, һәм үзләрен зур җәнлек артыннан кугандай тоялар 1924 елның октябрендә ОГПУның Бөгелмәдәге вәкиле Атласовны үзенә чакырта. — Сезнең Совет властена мөнәсәбәтегез нинди? — дип сорый ул. — Мин совет властеның принципиаль тарафдары һәм минем бу инануым хакимият алдында куркудан түгел, ә шушы казанышларга ирешү өчен гасыр башыннан ук көрәшеп килүемнән. Мин һәрвакыт кешеләрдә хәятлек яшәгәндә шәхси милек кирәк, ә дин белән фәкать фән генә көрәшергә тиеш дип исәпләдем. Коч ярдәмендә мәчетләрне җимерүне, шәхси милекне юк итүне күңелем хупламый. 1925 елда ГПУның шушы ук вәкиле, «күренекле һәм зур белемле кеше» буларак Атласовны агент булырга өнди, хезмәттәшләренең һәм укучыларының нҗтимагый-сәяси карашлары хакында хәбәр итеп торуын таләп итә Атласов эчтән чирканып китсә дә. тыштан рәхмәт әйтә һәм баш тарта. 1927 елда Атласов илдә һәм республикада барган вакыйгалардан һәм үз- I эрешләрдән тәмам имәнеп кала, ачуын, нәфрәтен тыя алмас хәлгә житә. Ул крестьяннарның тормыш рәвешен көчләп алыштыруга, татар имлясын латин- лаштыры.пан «Яңалифкә» күчерүгә, фикер хөрлегенә рәхимсез кысылуына кискен каршы чыга. Аның тирәсендә бөтерелеп йөргән шымчы, партиянең XV съезды материаллары басылган газетаны укыгач. Атласов тиресенә сыеша алмыйча, аларны, «коммунистлар тәмам шыр ялганчыга әверелделәр, крестьяннар аларга барыбер ышанмаячак», дип шәрехләде, ди. Шымчы әләгендә Атласовнын: «Эшчеләрнең һәм крестьян массаларының башын әйләндерү өчен коммунистлар менә 10 ел инде алдыйлар»,—дигән сүзләренең астына сызган. Шул чорда ук Атласов Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе Шәйгар- дан Шәймәрдәнев исеменә зур хат яза Ул анда халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә. авылларда мәктәпләр һәм хастаханәләр җитмәүгә, милли җирлектә низаг чыгу мөмкинлегенә, коммунистик пропаганданың берьяклы булуына һәм гел шапырынуга гына корылуына борчылу белдерә. «Сез. коммунистлар, үзегезне тәнкыйтьләгәнне яратмыйсыз бит. Сез. үзегездән башка да, дөрес сүзләр һәм гадел фикерләр әйтә алучылар булуына ышанып бетмисез. Сез бөтен хакыйкать- не фәкать үзегез гена бел ал кебек кыланасыз, әйтерсең, ул башкаларныкына калмыйча, гик сезнең башларга гына килә торган фикер Безненчә бу алан түгел», дип яза Атласов Ачып укылган бу хат та гаепләү томнарындагы кәгазьләр арасына теркәлә. Атласов татар имлясын латинга күчерүгә кискен каршы чыта Аныц укытучыларга «Яналиф» татар мәдәниятен һәлак итәчәк», дип белдерүен партия һә.м жәза opiаннары яна сәяси этлек дип кабул итәләр Шымчы ашыгып «Атласов «Яңалиф» аркасында совет власте Көнбатышта үзенең бөтен абруен югалтачак, Торкия хәзергә лус. ә бераздан бу эшкә начар караячак- дип хәбәр итә Бернәрсә ачык, мең ел буена хезмәт итеп килгән имляны алыштыру халыкны борышы мәдәниятеннән мәхрүм итте. Сөйләм теленә туры китми дип. японнарны һәм кытайларны иероглифлар куллануда гаепләргә мөмкин Ләкин иероглифларны белсә, бүгенге японлы һәм кытайлы күп гасырлар элек язылган барлык нәрсәләрне укый ала Ә хәзерге татар имлясына ия булганнар гасырыбызның 20 еллары ахырына кадәр гарәп хәрефләре белән язганны укый алмый Бу җәһәттән Атласов һәм башка галимнәр ул чакта хаклы иделәр Ләкин бөтен нәрсәне башыннан аягына әйләндереп куя торган сәясәт яшәгәндә, аек фикерләргә урын юк. ул тына да гүгел, аларга тиешле марксистик бәя бирелә, ә иясе җәзага тартыла 1929 елның мартында Атласов кулга алына Тентү вакытышта анардан Солтангалиевнсн хаты һәм алты телдә язылган өч мен томнан артык китаптан торган шәхси китапханәсе тартып алына Сталинга адресланган хатында (1935 ел) Атласов үзенең Бөгелмәдә кулга алынуы һәм сол тантал исвчелсктә гаепләнүе хакында яза. «Солтангалиев белән таныш булсам да. солтан: алиевчелскнс якламадым Боек урыс шовинизмы киң җәелеп, тирән тамыр җибәрде. дип уйлавым белән мин милли мәсьәләдә үземә аерым бер мәсләктә тордым Мин пролетариат диктатурасы, бөек урыс хакимлегенә чик куйса ла. боек урысларның башка милләтләр өстеннән хакимлек игү инстинктын бетерә алмады дип исәпләдем», ди ул Ул чакта Атласовны милләтчелектә генә гаепләп калмыйлар 1927 елда ОГПУнын Татарстан бүлеге башлыгы итеп бил:еләнтән Дмитрии Кандыбин тәҗрибәле һәм мәкерле провокатор була Борышы татар әлифбасын саклат: калыр: а тырышучылар аның өчен контрреволюпионерлар. ә балаларын милли мәктәпләргә укыр: а бирүче ата-аналар милләтчеләр булып саналган 1935 елда ул СССР Югары суды Хәрби коллегиясе әгъзасы игеп билгеләнә һәм. гаепсез кешеләргә үлем карарлары чыгарып, ү зенең Тамбовта. Воронежда. Төньяк Кавказда һәм Татарстанда башлап җибәргән канлы юлын дәвам иттерә. Бөгелмә кантонында Атласов җитәкчелек иткән советка каршы төркем турында «эш»не 1928 елда нәкъ менә Кандыбин раслый Бу документтан күрен гәнчә. төркемдә 7 кеше була (Атласов, укытучылар К«»бнр Туйкан. Х.эбнб Кадый ров һ. б.) һәм алар үз алларына укучылар арасында милли үзаңны үстерү, халык га автономияле республика биргән ярым-йорты хокукларга, яшәп кинән строй шартларында төрки-татарларның хәлен яхшырту өметләренең нигезсез булуына карага ризасызлык уяту максатлары куялар Нәкъ менә шушы Кан- дыбиннын әмере белән Атласовны:: «эше» система: а салына һәм аның тирәсендә иснәнеп йөрүче шымчыларның саны ишәйтслә Профессиона н. җәллад булып киткән элеккеге надан эшче зур канәгатьләнү бс юн шымчысының әләген укырга яраткан беркатлы Атласов исә үзе тирәсендә бөтерелеп йөргән агентка - 1енин ның тәгълиматы тамырыннан дөрес түгел, ул тарихның агышын бозын «сикереш» ясый Ә тарих көчле нәрсә, анын законнарын сикереп кенә үлеп булмый». ди . V Шәхси мөлкәтеннән мәхрүм игеп Ат ласовны ун елга хөкем игәыр > :ыр\ вакыты 1929 елның 29 гыйнварыннан исәпләнә. Ул Кемь шәһәренә. ()1 115 нык Солонки лагерьлары идарәсенә җибәрелә Ул чакта Со.ловкига фи икөф-рэхани П А Флоренский, адвокат Бобрншен Пушкин украинлы академиклар 14 шнп кий һәм Грушевский кебек и лиси иң мәртәбәле зыялылары жые г: а лар арасында Атласовның иске танышлары Сонангалиев һәм II К Фирдәвес тә бу га Сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, табиблар аны фишк хезмәткә яраксыз, дип табалар. Атласов лагерьдан вакытыннан > тек аза: нгс гә һәм I1 ' «2 е шын ноябрендә Архангельск шәһәренә сөрс гә Ләкин анын исән :еге көннән кон нач.< рая бара Икенче группа инвалид буларак. Атласов туганнары карамагына тапшырыла 1932 елның 17 июнен аны алып китү өчен Архангельск каласына хатыны килә һәм зур кыенлыклар белән авыру һәм тәмам >штен чыккан ирен туган җирен.>. Бөгелмәгә алып кайтып китә 1933 елның 18 августында Атласовны ОГПУга чакыралар һәм ул монда үзенең алман теле укытырга теләве һәм сәясәт белән шөгыльләнүдән баш тартуы хакында әйтә. Ләкин эшкә урнаша алмый. Озак каңгырап йөргәч. Атласов бу юлы ОГПУга үзе килә һәм хезмәт урыны эзләп Бөгелмәдән Азнакай! а яки башка берәр жиргә күчеп китәргә рөхсәт сорый Ул Берлинда яшәүче. 1926 елга кадәр Мәскәүдә төрек илчелегендә эшләгән Шәфиевкә матди ярдәм сорап, үзенең хезмәтләрен алман һәм ишлиз телләрендә бастырып чыгару мөмкинлеген белешеп хат җибәрергә ярыймы, дип кызыксына Аңа боларның барысын да рөхсәт итәләр Ләкин аның активлыгын хәтер янчыгына алалар. 1933 елның октябрендә ОГПУнын Бөгелмә бүлекчәсе Казандагы башлыкларыннан: «Тиешле агентура белән чолгап, Атласовны эшкәртергә кирәк».— дигән күрсәтмә ала. Хөрлек сөюче Атласовны. бүре аулагандагы кебек, бөтен халыкны кызыл флаглар белән уралган кырга куып керткән һәм шуннан борынын да чыгармавын күзәтеп, саклап торган сунарчылар бер-берсенә дә ышана алмыйлар. 1933 елның ахырында —1934 елның башында шымчылар Атласовның Дарвинга нигезләнеп. «Әгәр дәүләт үзендә кылына торган җинаятьләр белән көрәшә алмый икән, ул юк ителергә тиеш», - дип әйткән сүзләрен җиткерәләр «Атласовның фатиры бик начар, дип хәбәр итә икенче шымчы -Ул тулай торакта яши Бүлмәсе кечкенә. Аның янында хатыны һәм ике баласы да бар, олы кызына 12—14 яшьләр чамасы» Өченче агент та кеше хәсрәтеннән тәм тапкандай. «Атласов ГПУ мине элеккеге фикерләремнән баш тартыр дип ышанып чыгарды. Уйлый бирсеннәр, ә мин үлгәнче аларга турылыклы калачакмын», -дип сөйли ди. Агент моңа шатланган булса кирәк Чөнки «Бөкрене кабер генә төзәтә ала».- дип өсти. Атласовны күпме газаплыйлар, ә ул һаман үзенчә каера, имеш 1934 елның апрелендә Мәскәүдән милли республикаларга мөселманнарның бәйсез «Туран дәүләте» төзү өчен яңадан агитация башлап җибәрүләре, шул эшне оештырудагы үзәкне табу, фаш итү һәм юкка чыгару турында ОГПУ күрсәтмәләре җибәрелә. Казан ГПУчылары үзләре өчен абруй казаныр сәгать җитте дип исәплиләр, «үзәк» — Татарстанда һәм аның башында Атласов, тора, дип карар кылалар. Мондый акылга сыймаслык мәгънәсез уйлар бөтен барлыгын ауга, эзәрлекләүгә һәм җәза бирергә юнәлткән авыру кеше миендә генә туарга мөмкин Дөрес, кешене тиле идеяләр, шул исәптән, теләсә нинди юл белән үзенең хакимлек итәргә хокукын һәм бу хакимиятнең зарурлыгын исбатларга омтылу бөтенләй җүләрләндерергә һәм аздырырга мөмкин Әгәр мондый фикер бөтен җанны биләп алса һәм кешегә һәр көнне гомуми бәхеткә ирешү юлында дошманнар (кем булулары мөһим түгел: буржуазия, кулаклар, милләтчеләр, яһүдләр, тагарлар, калмыклар) комачаулый, дип тукып торсалар, ул әйбәт адәмнән күршесен генә түгел, ә үзен, гаиләсен юк итәргә, атасын, сеңлесен һәм улын корбан чоңгылына бирергә әзер торучы бирәнгә, кыргый ерткычка әверелә .. Болар — куркыныч нәрсәләр Ләкин алар булды. Кешенең аңын томан каплый, бөтен барлыгын коточкыч мәхшәрләр биләп ала.. ГПУ эшне коры тота. Аларның фикер сөреше буенча. Атласов Соловки концлагеренда утырган. Анда солтангалиевчеләр, муссаватчылар, алашурдачы- лар белән очрашкан Ул алар белән бергәләп эшләү турында килешә яисә тегеләре аңа үзләренең элемтәләрен тапшыра ала идеме’ Ала иде! Мөселманнар арасында абруй казанган зат. Менә операция планы да әзер: барысын да ачыкларга, фаш итәргә, гаебен тануына ирешергә һәм юк итәргә Монын өчен дистәләгән шымчыдан чебен дә очып чыгып китә алмаслык тыгыз һәм куе пәрәвәз үрелә. Бәндәне кулга төшерергә, сорау алырга, аны үзен-үзе фаш итәрлек шартларга куярга гына кирәк. . 1934 1935 елларда Атласов Бөгелмә. Әлмәт һәм Казан мәктәпләрендә алман теле укыта. Ләкин аңа тынычлап эшләргә ирек бирмиләр, берөзлексез хезмәтеннән азат итеп торалар. Ул, ярдәм сорап, Татарстанның Халык Комиссарлары Советы Рәисе К. Абрамовка мөрәҗәгать итәргә тели Ләкин Атласовны кабул итмиләр Ә ул аңардан тынычлап эшләргә мөмкинлек бирүләрен генә сорамакчы була. 1935 елның маенда ул Сталинга хат яза: «Хәзер мин эшсез, ач. мине хаксызга рәнҗетәләр»,—ди. Атласов Сталиннан эшкә урнашырга ярдәм итүен, пенсия бирүне, балаларына белем алырга комачауламауларын яки даими яшәү өчен гаиләсе белән Төркнягә күчеп китәргә рөхсәт итүен сорый. Ләкин җавап килми. Ә «эш» шымчыларның әләкләре белән тула бара Атласов тирәсендә йөрүчеләрдән өчесе аеруча активлык күрсәтә Алар «алтын», «алтай», «икътисадчы» дигән имзалардан файдаланалар. Түрәләрнең күңелен күрү өчен бу бәндәләр 164 бетен ишелсен һәм күргәннәрен сәгате-минуты белен җиткереп торалар еш кына күпертеп тә язалар Пычрак әләкләр һәрвакыт афәт .» »ин күзәмн-юла чын мәгънәсендә милли фаҗига Чөнки туйдырып бетергән күршешын ү кинән талантлырак хезмәттәшеңнән котылу, кончелегеннс мин мин • текне «есет тстен- нс канәгатьләндерү өчен ул чакта һәркемгә мәгълүм адреска им гасыз юк язып җибәрү дә җиткән Менә шушындый әләкләрдән өзекләр 1934 елның ноябре. Атласов очрашкач: «Хәзер мин барлык мөселманнар да берләшми торып аларнын мәнфәгатьләрен якламаячакларыиа гәмахг ышандым Мәктәпләрдә татарча укыгу бетерелде», - диде. 1934 елның декабре «Кировны үтерү. Зиновьевны һәм башкаларны кулга алу турында сөйләштек. Атласов, мондый хәлләргә юл кзеп торгач, партия бнк көчле түгел инде, дип белдерде» 1935 елның гыйнвары «Атласов, ялган күрсәткечләр белән тулганлыктан, мин газеталар укымыйм» дип әйтте 1935 елның апреле Шымчы Исхакый һәм аның Туран дәүләте төзү идеясе турында Атласов белән махсус рәвештә сүз куерта Ат тасов бу хакта читләтеп «Егет белән кыз арасында, башта танышу, аннары култыклашып йөрү, соңрак үбешү, бераздан өйләнешү, балага узу һәм бала туу булган кебек, бу очракта да яралгысы бар, бәс җимеше дә өлгерми калмас», ди Шымчылар төрле провокацион сораулар белән Атласовяын серен алырга маташалар Ә бу сораулар ГПУ «осталары» тарафыннан алдан ук әзерләнеп куелган була 1935 елның июнендә Атласов «Алтын» кушаматлы'агент белән сөйләшкәндә ачылып китеп, үзенең бөтен гомере буена мөселманнар өчен, халкы өчен нәрсә дә булса эшләргә хыяллануы хакында’ әйтә Ул ачынып 1917 |9|8 елларда Г. Исхакый кебек чиг илләр!ә китүчеләрнең монда калганнардан яхшырак эшләүләре, зуррак мөмкинлекләргә ия булулары, аларнын милләт өчен эшләүләре һәм исемнәренең тарихта калачагы турында сөйли «Икътисадчы» исә әләгендә аның: «Хәзер гаделлек юк. кешеләр намусларын югалттылар Мин социализмның хыял 1ына икәнен яхшы белам инде Анар! а ышану кызыл кар яуганны көтү кебек», дигән сүзләре астына сызган. 1935 елның ахырында Атласовнын төшенке йөрүен, сәламәтлеге начараюын искәртәләр Аларның берсе: «Атласов һаман эшсез Кәефе бнк начар ( ошы вакытларда хәтта елый да башлады, элек бу хәл булмый иде. Хәзер Сталин һәм Лепа исеменә адреслаш ан хатларына җавап котми инде Алар сүздә генә кешеләргә илтифатлы һәм игътибарлы булып кыланалар, ә чынлыкта исләре дә китми, дип сөйләнде», дип яза 1935 елның 9 декабрендә, тәмам теңкәсе корыган Атласов Татарстан Эчке эшләр халык комиссариаты идарәсе башлыгына үзенсн 1934 елда Казанга күчеп килүе, 12 иче мәктәптә алман теле укыта башлавы, ләкин 1935 елның 3 февралендә эштән куулары хакында яза «Мактану дип уйламагыз. ди ул. ничек кенә булмасын, мин горки-тагар дөньясында карт җәмәгать һәм фон иплекле ләренен берсе, ә хәзерге вакытта тарих, биолог ия һәм филолог ия өлкәсендә яхшы фәнни әзерлеккә иямен» Ул үзенең менә инде ун ай дәвамында ипсез йөрүе хакында хәбәр итә һәм хезмәткә керергә ярдәм күрсәтүләрен үтенә. Бу вакытта ул инде алтмышынчы яшь белән бара торган була Кулга алынырга да ярты еллап кына вакыт кала 1937 елның 1 маена Атласов хыялый оешмасының 107 огьзлсы кулга алына Эчке эшләр халык комиссариатының социаль бүленеш күрсәткечләре буенча, алар арасында 54 зыялы. 35 мулла. 18 крестьян һәм сәүдә!әр була Xтарный барысын да советка каршы гамәлләрдә һәм буржуаз горки i.uap гәүләгс гозер!ә маташуда гаеплиләр Моннан тыш. шпион тык ипс a iun бару, оаш күгәрүгә әзерләнү, солтангалисвчсләр белән багланыш кебек гөнаһлар га тапата Куна алулар соңрак та дәвам итә. 1938 елның ноябрендә Шөгср районында - ai тасов- чы милли оешма филиалының калдыклары», дип тагын 15 кешене сак аегына алалар. Атласов белән бергә бертуган укытучы Туйкиннарны Баулыдай өнолөтня укытучысы Фәхрази Даутовны, Кәшаф Вәлиев исем те му i ганы. укытучы Аоду з ла Бикбаснны һәм хазыкнын башка бнк күп мәгърифәтче тәрсн хөкем MI «г.»р Аларның күпчелеге азып үтереләчәк яки Гулагнын иксет чиксез киңлек төрендә һәлак булачак Алар барысы да 1985 елда гына ак таначак Ә ул чакта бөтен илгә шауларлык «олы» сәяси ир- *...»мы» к.та алынучылар нәрсәне lainapia һәм нәрсәне танымаска »*■•«•" ү • »>рс . • !миэәр. тикшерүче гәрнен дә фант азиясе җигеп бетми, беренче м t■ ■ • • • •' Атласовган сорау алулардай сон. ип бер урында ram .өн t шпнй \ • НКВ.1 комиссары Рудьнын. Мөскәүдән килгән тикшерүченең. чке ипзәр халык комиссариатының тыкшынучылары да бернәрсә дә бирми. Алар барысы да Атласовтан «коралсызлануын» таләп итәләр Ләкин гомерендә күпне күргән бу кеше юлыннан тайпылмый. Үзе өчен мөһим булмаган гаепләрен таныган була, аннары яңадан кире кага. 1937 елның җәенә таба Атласов һәм аның «якын фикердәшләре» барлык гаепләрен таныйлар. Хөкем әзер була Медицина тикшерүе уздыралар. Атласовта йорәк чире табалар, аның хәрәкәтләнүе дә бозылган була Р. Яруллинның тешләре юклыгы ачыклана Барысын да хөкем утырышында катнашырга яраклы дип табалар. Атласовны һәм аның иптәшләрен Казанда. 23—28 октчбрьдә, ябык ишекләр артында чекист Менжинский клубында хөкем итәләр Атарга хөкем ителгәннәргә ярлыкауны сорап гозер язарга мөмкинлек бирәләр Өч айдан артык алар, бәлки котылырбыз, дигән зәгыйфь өмет белән яшиләр. 1938 елның 11 февралендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе исеменнән аларның гаризасына тискәре жа- вап килә. 1938 елның 15 февралендә һ Атласов, Р. Яруллин, К Туйкин. Б Фәттахов, Ф. Туйкин. Г Алтынбаев, К. Исхаков, С. Уразманов. 3. Фәттахов атып үтереләләр. 1985 елдагы реабилитация кәгазьләрендә Югары судның Хәрби коллегиясе аларны һәм башка меңнәрчә җәзалап үтерелгән кешеләрне аклый. Бу документта җанны өшетерлек сүзләр белән: «Яңадан ачыкланган хәлләргә бәйле рәвештә һәм гамәлләрендә җинаять дип әйтерлек эшләр булмаганлыктан...»,— дип язылган. Сәер җөмлә! Чынлыкта бу һәм башка шундый эшләрдә тагын нинди яңа хәл ачылды соң? Бу кешеләр беркайчан да гаепле булмады! Фәкать заманалар үзгәрде һәм бер гаепсез кешеләрне тончыктырып үтергән канлы чуан гына шартлады. Атласов үлем җәзасын алыштыруны сорап биргән гаризасына җавап көткәндә һәм үзен атачак урынга атлаганда нәрсә хакында уйлады икән? Хәзер моны белеп булмый инде Ул, мөгаен, тормышның бөтен асылын хасил иткән хыялын -үзенең халкы өчен яшәү һәм эшләү теләген сызып ташлаган аяусыз тәкъдиргә үпкә һәм әрнү хисләре белән янгандыр һәм. мөгаен, анын миен «Ни өчен9 Аның газапларының мәгънәсе нидә? Алардан кемгә файда9 Бу саташу нәрсә хакына?» - дигән сораулар бораулагандыр һәм тынгы бирмәгәндер. Шул сорауларына җавап тапмагандыр.