Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Ак кәгазь Нинди аңга юлыгырсың, ак кәгазь? Пакь җанлымы бирер синдә пакь вәгазь? Бушка юрап, тезмәсләрме «шагыйрь»ләр Аһ. вәземле... әмма тозсыз шигырьләр? Йә ябышыр өсләреңә якты хат, Эчке зарын уртаклашса адәм-зат. Тагар бәгъзе — асыл җанга яманат. Көнчеллеген җиңә алмый ничә кат. Вәйранлыкка өндәмәстер зиһене бар — Ун дистә ел гомернең дә чиге тар. Чарлар өчен тәңре бирә үткен чар, Корыч каләм... Эзен көтә кайчак. . дар. ...Нинди аңга юлыгырсың, ак кәгазь? Тормыш, фәкать тормыш бирер пакь вәгазь.. Өстәлеп көч—өзеп ябык калыпны. Күтәр кулын сузып чүккән халыкны! Синдә ЯШИМ Син — аяз күк. тере йолдыз күл төбендә. Иң якын дус, тугры сердәш төксе көндә. Төрле уйлар, урын яулап, синдә чыга,— Кайгышомлык бүлешелә. чыда, чыда! Канат җәеп, синдә очам, уйныйм, уйлыйм. Моңнарымны синең җайга җайлап җырлыйм. Синдә янам, синдә көям, синдә сүнәм. ИДЕЛБИКӘ (Лена Садыйкова)—Ульяновск шәһәрендә яшәүче шагыйрә. Кондәлек матбугатта шигырьләре даими басылып килде. Иделбикә Язмышыма каршы төшәм яисә күнәм Бата-калка бөтерсләм дулкынында. Ай-йолдызга күтәреләм кай чагында. Туктый сәгать — онытылам, галәм тына. баштүбән мин чумсам сиңа, шигъри дөнья! Сәлам көтәм Өзелеп сәлам көтәм — Килмәгән хатлардан. Ялкынланган сәлам Алсам да ятлардан... Синсез бәйрәм итәм Мартларны-майларны, Ел җебенә тсзәм Коннәрнс-айларны. Утырсам, янымда Син утырган гөслс. Талсам, хыялымда Синнән алам көчне Сәлам көткәнемне. Өзелеп, үзеңнән Ук аткан чаң белә Йокысыз күземнән Бергә булган язны Оныталмыйм, бәгърем. Бәхет биргән язның Үсә бара кадере... Язмыйм, дидем, бүтән. Язма, дидем, күптән. Сулам үкенечтән Сәлам көтәм, көтәм! Тидермә иреннәреңне Таң чыклары энҗе сыман Ал кояшта җемелди Тик үтә бел таң чыгына Иреннәрең тидерми Яшьлек хисең йөрәгеңне Ташлап китмәсен өчен. Мәхәббәтең тан чыгыдай Очып, кипмәсен өчен, Мәхәббәтең гаң чыгыдай Очып китмәсен өчен Көтеп яңг ыр, кояшлы көн. Үстер яшьлек гөлләрен Үрсен аллы-гөлле чәчәк Язмышыңның көннәрен. Ят иреннәр иренеңә Тиеп, үпмәсә иде. Үзәкләр көйдергән язмыш Сиңа төшмәсә иде. Бер аерылып, бер ялганып Гомерең үтмәсә иде. Таң чыклары энҗе булып Ал кояшта җемелди Тик үтә бел — таң чыгына Иреннәрең тидерми. Син үтә бел таң чыгына Иреннәрең тидерми: Ялган энҗе таң чыклары Очып кибәр, сиздерми Ялган энҗе таң чыклары, Очып китәр, сиздерми. 

Була шундый көннәр

Була шундый көнең: Үткәнне айкыйсың. Сүтеп йөрәк серең, Тик көлен таптыйсың. Көтелмәгән мизгел Йә таң булып ата, Төшкә дә кермәгән Зур хисләр уята! .. Йөрисең бер мәлдә Җүләр кебек шашып, Гамәлдә дә түгел, Үзең дә адашып. Уйгамьнең атлардай Син тартасың күбен — Язмышың төягән Көч җитмәслек йөген. Йә күп еллар аша Ал нур эзләп бары, Үз чигеннән таша Күңел дулкыннары. Эх! һәр көн гыйффәтлек Булсачы ярдәмгә, Ак бәхеткә батып Яшәргә гамәлдә Синнән качам Сүзләреңнән туя алмыйм. Йөзләрең дә, ай, чибәр Шулай да сиңа карамыйм. Тылсымлы күзем тияр. Утта, дисең, янам-көям Куркам тагын, шунсыннан: Үзем сабыр гына сөям «Үтә кызыл тиз уңа». Син һаман очкан күбәләк. Мин кырда, кыргый чәчәк. Ләкин синең юлларыңда Булмас минем киләчәк. Качам синнән, нигә димә. Нигәлеген беләсең: Чәчәк күмгән яшьлек гөлен Син бит җиргә иясең...