Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шом

Гомеркәйләр, талгын болы r булып. С'ерлс якка табан акканда Чирәмнәрдә чикерткәләр чырлый. Юкәләрдән саркып бал тама Аланлыкта колын тояк чоя. Күләгәдә йоклый әнкәсе. Шомырт артларында чиләк чынлый Күтәрелә кое сиртмәсе. Төтен менә мунча морҗасыннан Төнбоектан бака «чулт!» итә Калын әрекмәннән биек күккә Рәшә булып зәңгәр чык китә Болындат ы сүсән арасыннан Үрә басып йомран карана. Кинәг «фыр-рлап» күтәрелә тургай Соңарган ла бүген сайрарга! Моңлы көйгә бер юлаучы җырлый Җигүле ат төшә иңкүгә. Шушы дөньяда бит яшәдем мин' Онык өчен болар әкият Шул дөньяны белмәс балачакның Ничек булыр олы чаклары’’  (1947 шагыйрь. һиышшр ярында». • Утлы болар- ■■ 1дашкан болыт» һ <• китап.tap авторы. М Җә тил тл емеисМге 6|ик tai р< аты Калйнда яши Тук болынны ач кыр ясап йөри Замананың корыч атлары. Соңгы мәлдә ни хәтерләр алар? — Имәндерә уйлап карасаң... Язмыш түгел лә бу, яшәү түгел — Болгавыр бер кара тамаша! Хушлашканда газиз дөнья белән Күз алдына килер мин беләм: Әнә. офыклардан офыккача Галәм нуры җиргә түгелгән... Чирәмнәрдә чикерткәләр чырлый, Юкәләрдән саркып бал тама — Гомеркәйләр талгын болыт булып Серле якка табан акканда... Коргылды Яулар кичә алмас елгалар бар. Инешләр бар -ташу кубарган. Мәгърур гына ага данлы сулар Дастаннарга кергән юллардан. Дәүләтләргә исем биргән алар — Тарихтай чал. бөек агымнар... Тик. Коргылдым, сиңа әйдәшәм мин Дөнья аңлашылмас чагымда. ...Иң зур көчең — яфрак агызырлык. Саегасың тиен су эчсә... Тик ярыңа гөл орлыгы төшсә Ай үсәсен, никтер, көн үсә. Мин ярата идем көзнең юка Бозын өскә япкан чакларың... Төпләрендә синең - сары яфрак. Мин ишетәм синең акканың! Гомрсм буе урман төбендәге Серләреңне синең зыңладым Шуңа упкыннарга егылмадым. Бураннарда шуңа туңмадым. Без төшәбез елга буйларына Гармун тартып, җырлап уйнарга. Гомрем буе Синең ярга төшәм Онтылырга... бары уйларга. Исмен -гаярь! Әйтерсең лә анда Кем каядыр ярсып ыргылды! И Коргылды? Минем вчсн бит син Керсез яшәтердәй сер булдын. Гаҗәп мәгәр. Синнән читтә ничек Яшәлде дә. ничек торылды? - Сиңа охшап булмады шул инде. Бу баланны кичер. Коргылды! Әнкәемнең үзе идеи бит син.. Син карыйсын һаман мөлдерәп. Күкрәт смә кулым куям Бушлык! Синдә калган бугай бу йөрәк... Сырынды Бөтерелә бөдрә сырындылар' Якын килергә дә шомлы ярла Гасырларның кара бураннары Дулый бугай безнең карашларда. Тәңре үзе җәзалыймы әллә Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен’’ Ничә гасыр кайный кара буран' Ачыласы юктыр бу көннәрнең Ачыласы юктыр язмышларның! Алгандыр ла тәңре безне сайлап. Юл катысын эзләп кар астыннан Изалана һаман күшеккән ат. Иң гаҗәбе без һаман да исән! Саклап килә безне нинди өмет9 Чынлап та бит бер ачылыр еллар! Безнең дә бит кояш чыгар көлеп! һаман юлдаш булган сырындылар Эреп юкка чыгар ахыр чиктә. Гел бураша күнеккән бу җаннар Түзә алмас сыман ул бәхеткә.. Ә хәзергә Безгә язган буран Тынны буып, әйдә, дулап торсын А гла. аткай, юл булырга тиеш Эзлә генә, эзлә юл катысын! Чишмә сукмагы И тләр искә төшкән чагында Күз алдыма килә тел генә Корт корни тс. бөдрә кар сырты Сулар тибә чишмә төбендә. Кызлар көлә чишмә янында Илләр искә төшкән чагында. Күз алдыма килә гел генә Шул чишмәнең яшел сукмагы; Каршыма ук килеп туктадың. Чулпы чыңлый иде билеңдә — Күз алдыма килә гел генә... Сулар тибә чишмә төбендә - Исеңдәме синең ул көннәр? Ул көннәрдән калды төтеннәр... Ләкин һаман әле күңелдә Сулар тибә чишмә төбендә. Кызлар көлә чишмә янында. Ул чишмәләр кипте ләбаса. Яңа заман яңа гамаша! Хыялымда бары, җанымда Кызлар көлә чишмә янында. Илләр искә төшкән чагымда Утлы уйлар айкый күңелне: Кемнәр җырсыз итте бу илне? Гүяки мин хөкем алдында Илләр искә төшкән чагында... Безнең болыннар Кызларны без дәштек болыннарга... Болыннарда атлар уйнаттык. Шул болында кошлар Җылысы бар Җылыйсылар килә бер ятып.. Кыяр-кыймас атлап килде сылу. Көттем аны болын түрендә. Гөлләр исе бездән Аңкып торды. Балкып торды дөнья күңелдә. Кыяр-кыймас атлап килгән кызлар! Сез кыюдыр дөнья көткәндә... Беләм. ефәкләргә Төрмәс идем Бирмәс идем ләкин бүтәнгә! Утка кагылгандай була идем С ыйпаганда аның толымын... Сөйгәнемне әгәр Алсам үбеп: «Аб-бау!» диеп тынды бу болын. Сагышлымы сезнең яратулар? Сөюләрдән бармы ярагыз? Сезнең өчен яшим Кимсенгән күк - Мин сөйгән күк сөеп карагыз! Кызны болыннарга дәштек бит без! Болыннарда атлар уйнаттык! .. Шул болында кызлар Җылысы бар Җылыйсылар килә бер ятып... Юл өзеге Рәдиф Гаташка Без өметле идек ул елларда.. Яндым, гашыйк булдым, саташтым Безнең адашкан, тын, кара якта Шигырьләрен тыңлап ['аташның. Әйтте хәлфә: Кара түгел бу як. Шушында бит телнең оясы Кара булмый теле бай төбәк: Сезнең кайбер сүзләр Казаннарның Ун сүзеннән хәтта көчлерәк! Аксакал да иде безнең хәлфә һәм егет тә кызлар сөйде ул Сезнең өчен Рәдиф Гаташ булса. Безнең өчен хәлфә иде ул Төнен әйбәт шигырь яза алса, Хәлфә түгел, хәтфә иле ул! ...Соңнан күнме үткелләрне кичтек! Кемнәр кайда? Дөнья ни хәлдә? Син әйткәнчә, боек идеаллар Одеалга калды бит. хәлфә! Үрәзмәтнең ак буранлы төне... Кем йокысыз йөри төн ката: 1 орьп ыз! Тор! Йоклар чакмыни?' дип Шагыйрь безне кереп уята. Уята ла Мөслим гүрендәге Адашкан бер ieiire авылда Кар давылы дулый шигырь булып. Әверелә шигырь давылга. Бар иде бит безнең җанда өмет! Алда гел яз сыман тоелды — Нишләп әле өзелделәр юллар. Каршыбызда упкын убылды. Кая гына барып чыктык, хәлфәм? Инде кая барыйк, илдәшләр? Без барасы юллар юкка чыкты — Юл өзеге безнең бу яшәү. Без өметсез, кара чорга кердек — Дулый буран, ләкин ак түгел! Инде үзем үрсәләңәм бүген: — Торыгыз, тор! Йоклар чак түгел! Әйт. мөгаллим — ник чор чорсызланды? Кара карлар ява күңелгә Аксакал һәм егет була белгән Чын ир җитми бугай бу илгә... Хәер, ник шагыйрьдән җавап сорыйм? Болай да бит сыкрый пакь күңел. ...Уяныгыз, адәм балалары! Торыгыз, тор! Йоклар чак түгел! Терелербез... Нинди садә, чиста булганбыз ла! Уйларыбыз нинди пакь булган! - Без сәгадәт өчен яратылган. Бәхет өчен! —дигән чак булган... Тезләнеп без дога кыла идек Мәҗүсидәй карап бу таңга. Без табына идек нар каенга. Без ышана идек Ватанга. Матурлыгын тоеп, моңсулыгын. Шигърилеген тоеп дөньяның — Адәм улы! — Табигатькә сеңеп Гел яшәрмен диеп уйладың. Әллә кеше акылыннан шашты. Әллә инде дөнья тилерде? — Кем уйлаган Кеше булган өчен Оялырдай көннәр килерне! Юктыр, булмас. Дөрес түгелдер бу! Андыймыни, кешем, үзәгең?— Син бит Сөя. Тоя белгән өчен Фани дөньялыкны бизәдең. Терелербез, савыгырбыз әле... Китми калмас, китәр бу халәт! Савыктырып сынган канатларын Күңелләргә кайтыр мәхәббәт. Тезләнешеп дога кылырбыз бер. Мәҗүсидәй карап бу таңга... Сокланырбыз тагын пар каенга. Ышанырбыз тагын Ватанга.