Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тарих сәхифәләрендә - татар шәхесләре

Кадерле укучылар!

Мөхтәрәм милләттәшләр! Журналыбызның бу санында без яңа рубрика ачабыз. Ул «Тарих сәхифәләрендә— татар шәхесләре» дип аталачак Без таныштырып барырга теләгән шәхесләр төрлесе төрле дәрәҗәдә татар дөньясы белән бәйле, татар халкы өчен кызыклы тарихи затлар булыр. Сез әле күптән түгел генә дошман яки дус итеп каралган, «аклар» белән «кызыллар»га бүленеп йөртелгән кешеләр белән танышырсыз: без тар сыйнфи карашлардан өстен булырга тырышырбыз Халык үз ул-кызларының барысын да белергә тиеш Чын хак тарих бары шул җирлектә генә туа ала. Мөгаен, кайбер фоторәсемнәрдәге шәхесләр һәм аларга бирелгән аңлатмалар күп кенә укучыларыбыз өчен көтелмәгәнрәк тә булып тоелыр. Моңа кадәр бөтенләй билгесез яки алар гурында махсус сөйләнми киленгән күренекле затлар белән беррәттән, үз авылында яки мәхәлләсендә генә, үз урамында, хәтта үз йортында 1ына билгеле булган кешеләр дә булырга мөмкин. Алардан башка тарих шулай ук тулы була алмас иде. Кайбер фоторәсемнәрне күргәч, укучыларыбыздан да хатлар килер, кемнәрнеңдер тарихи язмышларын ачыклауда безгә ярдәм итүчеләр табылыр дип ышанабыз Үз чиратыбызда без теге яки бу шәхес турында мөмкин кадәр тулырак сөйләр! ә тырышачакбыз. Сезнең хатларыгыз да безгә яңа исемнәр ачар, яңа рәсемнәр китерер дигән өметебез бар. Ә, бәлки, без сөйләячәк затлар арасында татар халкының рухи тормышына лаеклы өлеш керткән башка милләт вәкилләре дә булыр. Бүген без сезгә сирәк очрый торган рәсемнәрнең берсен тәкъдим итәбез. Рәсемдә Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәре сурәтләнгән. Революциягә кадәр Россиядә иң дәрәҗәле- «Хөсәения». «Галия». «Госмания» мәдрәсәләре кебек үк абруйлы мөселман уку йортларының берсе булган ул мәдрәсә. Мөгаллимнәрнең йөзләренә игътибар белән карагыз да уйланыгыз: ничәмә дистә еллар дәвамында «артта калган, надан-томана татар» саналып йөртелгән олуг халкыбызның йөзек кашлары түгелмени бу зыялылар? Алар арасында — күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре: Татарстанның булачак беренче мәгариф Халык комиссары Хәсән Солтанов, танылган дин белгечләре Кашаф Тәр-жеманов белән Габдрахман Галиев. Соңгысы — мәдрәсә ректоры Галимҗан Барудиның туганы. Булачак профессорлар Закир Шакиров. Хуҗа Бәдигый. танылган публицист, язучы Шәһәр Шәрәф һәм башкалар Бу рәсем 1917 елга кадәр алдырылган Рәсемдәге затлар тиздән дөньяның астын-өскә айкалдырачак фаҗигале хәлләрдән әле хәбәрдар түгелләр Революция давыллары аларның да тормыш юлларын төрле якка аерачагын, язмышлары белән уйнаячагын алар әле сизенмиләрдер. Алар тыныч һәм киләчәккә ышаныч белән карап торалар. Янә бер кат игътибар белән күз йөртеп чыгыгыз. Бу— халкыбыз тарихының бер генә сәхифәсе. Сездән хатлар көтеп калабыз, мөхтәрәм укучылар! Бу фоторәсем өчен без сугыш һәм хезмәт ветераны Вәли ага Хаҗиевка рәхмәтлебез!