Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

■ж/• азан утлары»н мин күптән һәм яратып укыйм. Татарстанның ҮУ бәйсезлеге өчен көрәш, татар халкының фәнни, объектив чыганак- л\АжЛарга таянып язылган тарихы, милләттәшләребезнең ижтимагый- сәяси тормышы һәм әдәби эшчәнлеге турындагы материаллар үзләренә аеруча җәлеп итә. Зур күләмле әсәрләргә караганда, документаль фактлар китерелгән, мемуар- сыман нәрсәләрне укырга яратсам да, журналның үткән елгы 9—10 нчы саннарында басылган Әнәс Галиевның «Авылдашлар»ына күзем төшкәч, ул романны укырга керештем. Мин авылда туып үскәнгә, бәлки, романның исеме кызыксындыргандыр Әллә әсәрнең баш геройларыннан берсе Әлфиянең унынчы классны бетереп, өлгергәнлек аттестаты алгач, бер чиләк йомырка күтәреп, Казанга имтиханнар бирергә дип тимер юл станциясенә кадәр егерме чакрым жирне жәяү баруымы? Бусы безнең башлардан да үткән хәл. Әллә башка нәрсәме7 Белмим, тик бер укый башлагач, туктый алмадым. Романда сүз бер авылда туып-үскән кешеләрнең күп сәбәпләр белән илебезнең төрле почмакларына таралышып, һәркайсының үзенә генә хас булган юллар белән Казанга кайтулары, андагы сәүдә, финанс органнарында, базарда хезмәт итүләре, үзара мөнәсәбәтләре турында бара. Кемнәр соң алар, авылдашлар? Шуларның берничәсенә генә тукталып китик Мансур. Утызынчы елны «кулак, сәүдәгәр», дип авылдан сөрелгән Сабит исемле кешенең улы. Малайга ул вакытта ун яшь була. Аның әтисен Енисейск шәһәреннән конвой астында урман кисәргә йөртәләр. Әтисе дә. әнисе дә үлгәч Мансур туган якларына кайта, ләкин бәхет күрми. 1940 елны Совет армиясенә алына. Фронтта ике мәртәбә җәрәхәтләнә. 1945 елны рейхстаг стенасында имзасын калдыра Казанда институт бетерә Шук ук институтта хуҗалык мөдире булып эшли. Диссертация яза. ләкин «халык дошманы» токымыннан булганга, төрле сәбәпләр табып, аңа байтак вакыт диссертация якларга мөмкинлек бирмиләр. хезмәтеннән дә куып чыгаралар. Ул төрле оешмаларда, шул исәптән йөкче булып эшләргә мәҗбүр була. Гөлеем —тугыз балалы гаиләдә иң олысы. Аның әтисе Сәфәр абзый үтә уңган, бик тырыш авыл кешесе. Революциядән соң җир җан башыннан (хатын- кызларны да исәпкә кертеп) бүлеп бирелде. Үзенең тырышлыгы аркасында ул ел саен югары уңыш ала. Бер елдан атлы-сыерлы була. Тора-бара атны ике. сыерны өч үк итә Кием-салымнары әллә кем булмаса да, тамаклары бөтәя. Нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт сала. Иске йортны келәт итәләр. Мунча да салып куялар. Зур өметләр белән, ару-талуны белмичә эшләгәндә, ап-ак дөнья караңгыланып китә утызынчы елның җәендә Сәфәрләрнең бар мөлкәтләрен тартып алып, аларны гаиләсе белән авылдан сөрәләр. Тик җиткән кызлары Гөлсемне генә, саклап калу өчен, тормышка бирергә булалар. Ул авылда кача Колчак тылында партизан булып йөргән, гражданнар сугышында катнашкан партия әгъзасы Фәтхигә тормышка чыга. Кулак кызын сөргеннән йолып алганы өчен. Фәтхине кат-кат районга чакырталар, партизан дип тормыйлар, партиядән куалар. Аның түземлеге бетә һәм ул Гөлсемен җитәкләп шәһәргә китә Анда алар йорт саЛалар. сыер сатып алалар, сөт-майлы булалар. Сугыш башлангач. Фәтхи фронтка китә һәм аннан «ирегез батырларча сугышып үлде» дигән кәгазь китерәләр. Гөлсем ике бала белән утырып кала. Алар икесе дә югары белем алалар әйбәт кенә үз гаиләләре белән берсе Себер ягында зур заводта эшли, икенчесе 186 Ташкентта яши Гөлсемнән хәзер авылдашлары өзелми Аның йорты зур. күнеле кин Аңа кем тели, шул килә. Киңәш кирәкме балалар бакчасына урнаштырып булмаганда, балаңны карап торучы кирәкме, башка йомышларын бармы, син Гөлсем апага килә аласың Дөньяның ачысынгөчесен татыган, күпне күргән бу акыллы, түзем тагар хатыны сезне ачык чырай, тәмле чәй белән каршы алыр, кайгыгызны уртаклашыр, файдалы кинәшләр бирергә гырышыр Югарыда исеме аталган Әлфия яшь әле Тик анын тормышында да каршылыклар очраштыргалый тора. Базарда бераз эшләп караганнан соң. андагы башбаштаклыкны күргәч, ул аннан китәргә мәжбүр була. Үзе теләгән институтка керә алмагач та. белем алудан баш тартмый, изрәп төшми, билен бөкми Читтән торып булса да. финанс-экономика институтына укырга керә һәм шул ук вакытта инспектор ярдәмчесе булып, райфода эшли башлый Аның тормышы җиңел түгел Тик ул да авылдашы Гөлсем апа кебек тырыш Теләгән нәрсәнең очына, авыр булса да. үзе барып чыгарга тырыша һәм теләгәненә ирешә Аның гормыш юлында яхшы, ышанычлы кешеләр очрый, кирәк вакытта алар аңа ярдәм ку гын сузалар Ул кешеләрнең берсе Мансур Әлфия белән Мансур өйләнешеп, яна гаилә корып җибәрәләр Ә. Галиев романында Бөек Ватан сузышы елларыннан соңрак вакытта булган тормышыбызның кайбер яклары бик ачык, реаль игеп күрсәтелә Анда кайберәүләрнең берберенә усаллык эшләве, үзара алдашу, спекуляция. ришвәт алып торулар, фахишәлек һәм башка шундый бешен бүгенге чорда да бөтенләй үк сирәк булмаган нәрсәләрне очратырга мөмкин Аерым фактлар, моннан кырык еллар элек булуына карамастан, шундый дөреслек белән күрсәтелгәннәр ки. гүя алар бүгенге тормыштан алып тасвирланганнар. диярсең Ә әсәрдә китерелгән фактлар, чыннан да. булды. Аларны Казанда гына түгел Самарада да. Мәскәүдә дә. Петербург та да. Барнаулда һәм башка шәһәр.тардә дә очратырга мөмкин иде Тискәре геройларның берсе Юныс Гыйльмегдинов Әлфиянең апасы Зәйтүнә әйтмешли, ул «оик зур нәчалник. Райфода өлкән инспектор Безнең барыбызны да тикшерүче». Әлеге «бик зур нәчәлник» үзенең хезмәт урыныннан законсыз файдаланып, кыз-хатыннарны эшеннән кудырам, судка бирәм. дип куркыта, алар белән бертуктаусыз эчеп, тина кылып Йөри Ришвәг алудан да баш гартмын Шунын осгенә хәйләкәр дә. алдакчы ;та Белемсез һәм осталыгы чикле булса да, үзе һаман райфо мөдире булу турында хыяллана Соңгы чиктә финанс министрлыгы ясаган ревизия материаллары буенча аны миеннән куалар Роман чынбарлыкны дөрес чагылдыра Анда укучыга тирән тәэсир итәрлек вакыйгалар китерелгән Композициясе уңышлы Теле халыкчан Шул ук вакытта әсәрнең жигсшсезлеклврс бөтенләй үк юк дип тә булмый Кайбер урыннарда автор йә үзе ашыга, йә вакыйгаларны ашыктыра Менә берничә миса г 1 «Казан углары-нын 9 нчы санында (116 бит) «Мансур өч дистәне ту гырды. өйдән сөрелгәндә (1930 елның апрель аенда) ана нибарысы ун яшь иде» дистә Димәк, сүз 1950 елда булган хәлләр турында бара Моннан биш ел элек. 1945 елда Мансурның Берлинда булуы, анда рейхстаг стенасына имза куюы укучыга билгеле Әйтик, шул ук с шы Каганга кайтып, имтиханнар биреп, ул финанс- экономика институтына керде, ди Дүрт ел укыганнан соң. 1949 елда институтны бетерә, ә бер ел үткәч, диссертация яклый, имеш Ин кимендә өч еллык аспирантурада укып, диссертациянең башыннан чыгарга кирәк бит әле' Бер ел эчендә моны эшләү бик шикле. 2. Шул ук санның 55 бигенә күз салыйк «Ятим шул Әлфия, ятим Әтисе сугыштан каты яраланып кайткан иде. үлгәненә быел ун ел ту гды Алар әниләре итәгендә бсрссннән-бсрсе кечкенә биш (зала белән калдылар» Туктап, бераз тын алыйк әле Санап карыйк 17 IX яшьлек кыг урта мәктәпне бетереп институтка керү теләге белән Казанга кил.». Мансур белән очраша Алдан күргәнебезчә, бу хәл 1950 елга гуры ки гә Әлфиянең әтисе үлгәненә ун ел тулган. 1940 елны аның әтисен җирләгән булалар Ә Бөек Ватан сугышы 1941 елда баштанды Бәлки, ул фин сугышыннан яраланып кайткан булгандыр'* Ни генә булмасын шикләнергә урын бар 3 Әлфия хәзер генә читтән торып институтта хкый башлады Райфода инспектор ярдәмчесе булып эшләвенә берничә ай үтте Кыз һичшиксег. гыпыш Ләкин анын »ш тәҗрибәсе бик аз әле Пһ лай булуга да карамастан \л Юныс Гыйльметдиновнчны эшеннән куып чыгаруда башка хезмәткәрләргә караганда үзен акгнврак тота, принципиаль игеп күрсәтергә өлгер.» Конфискацияләнгән әйберләрне бәяләп, магазинга озаткач. ОБХСС подполковнигының — Кем рөхсәте белән аларны сатуга чыгардыгыз? Сез мине, милиция подполковнигын санламаска маташасыз икән! —дигән сүзләренә каршы — Сез подполковник кына, ә мин үз эшемдә бүгеннән генерал' ди Әлфия. Монда чамадан чыккан батцрлык. масаючанлык, тәвәккәллек сизелә. Белмим, тыйнак кына кыз, тормыш юлы әле генә башланып китүче кешенең шулай сөйләшә башлавы мөмкин микән? Исебезгә төшерик, ул елларда МВД, КГБ башында Берия утыра иде әле! Ярый, боларын куеп торыйк Кыска гына арада Әлфия берничә четерекле, аеруча җаваплы мәсьәләләрне хәл итә Әлфиянең абруе берьюлы үсеп китте, ди автор Озак та үтми, аны берләштерелгән дәүләт доходлары инспекциясенең начальнигы һәм бер үк вакытта райфо мөдиренең урынбасары итеп билгелиләр. Мондый ашыгуның кирәге бар иде микән9 Ни генә сөйләмә, вакыйга Казан кебек үзенең финанс-экономика институты булган, югары белемле экономистларга бай булган калада бара түгелме? Ә Галиевның финанс эшләрен яхшы белүе әсәрнең һәрбер битеннән күренеп тора. Ул финанс хезмәткәрләренең тормышын, үзара мөнәсәбәтләрен зур осталык белән күрсәтә. Ләкин романны тәмамлау стадиясендә ул ашыккан сыман тоела. Тизрәк язып бетерергә тырыша кебек Бу әсәр китап булып чыгар һәм күрсәтелгән кайбер кимчелекләр анда бетерелгән булыр, дип ышанасы килә. «Казан утлары»нда басылган әдәби әсәрләр һә.м башка материаллар татар халкы киләчәктә үзенең милли традицияләрен тагын да ныгытыр, туган телебезне саклап калыр, Татарстанны бәйсез, мөстәкыйль дәүләт дәрәҗәсенә күтәрер, дигән өметләр тудыра. Шул ук вакытта журнал битләрендә тарихчылар, язучылардан яңа сүзләрне күбрәк ишетәсе килә Үткән ел Казанның Явыз Иван илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 440 ел тулды. Ләкин ул чорда татар халкының героик көрәшен тасвирлаган тарихи материаллар әллә ни күренмәде Ренат Харисның «канда батмас, туңда катмас, ут алмас татар халкым» дигән сүзләренә минем дә шигем юк. Ләкин моннан дүрт гасыр элек булган вакыйгалар бер Сөембикә тирәсендә генә әйләнәләр. Әллә, чыннан да, татарның үзенең Сусаниннары булмады микән? Үзләренең аз санлы булуына карамастан, көтелмәгән һөҗүм ясап, илбасарны чигендерү фактлары да табылмады микән? Күңел моңа ышанмый Аларны эзлисе, документаль материалларны табасы, чынбарлыкта булган ул геройлар турында романнар, опералар язасы, драматик спектакльләр, балетлар куясы иде. Муса Җәлил белән Гаяз Исхакыйның үзара мөнәсәбәтләре ничегрәк булуы турында да соңгы сүз әлегә әйтелмәде бугай. Безнең әдәбият һәм аның флагманы булган «Казан утлары» тормышны һәрьяклап һәм мөмкин кадәр тулырак итеп күрсәтү эшенә зур өлеш кертә. Бу юлда киләчәктә дә яңа казанышлар булыр, укучыны дулкынландыра торган, милли аңны тагын да күтәрердәй, халыклар дуслыгы рухында язылган тирән эчтәлекле әсәрләр туар. Моның өчен кирәкле шартлар барлыгын журналда басылган материаллардан да күреп була.