Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА АНТОЛОГИЯ — ШИГЪРИЯТЕБЕЗ ТАРИХЫ

Шигърият сөючеләргә татар шигыре антологиясенең 1956 елда донья күргәне яхшы таныштыр дип уйлыйбыз. Әмма аннан соңгы 30 елда ил. халык тормышында булган зур үзгәрешләр, әдәбият тарихына, шигъри мираска караш, аны өйрәнү, дөньяга чыгару юлындагы якалыклар антологиянең янасын чыгару мәсьәләсен дә алга куйган иде Бу зарурилыкны аңлап, сиксәненче еллар уртасында ук аны төзү- чыгару эшенә керешелгән иде. Төрле сәбәпләр аркасында, ул шактый көттереп. 1992 елның ахырларында гына икетомлык рәвешендә басылып чыкты: татар шигыренең яна тарихы, халкыбызның бер рухи энциклопедиясе дөньяга килде Антологиянең төзүчесе шагыйрь Гәрәй Рәхим Нәшрият мөхәррирләре Ф Зөлкарнәев, Г Гыйльманов һәм X Әюповлар. әсәрләрне, белешмә-искәрмәләрне әзерләүдә Н. Юзисв М Гайнетдннов. М Әхмәтжанов, Н Хисамов, А Фәтхиләрнең күп көч куйганлыгын әйтергә кирәк. Шагыйрьләрдән И. Юзеев, Р Фәйзуллин, М Шабаевлар да бу эштә шактый ярдәм күрсәткәннәр Бу антологияне Н Хисамов һәм Т Галиуллиннарнын тәфсилле зур күзәтү мәкаләсе төгәлли Әдәби сүзлек тә урнаштырылган Антологияне дөньяга китерүчеләр әдәби-мәдәни тормышыбызда эз калдырган, соңгы елларда дөнья күргән фәнни басмалар «Кыйссаи Йосыф». Г. Утыз-Имәни, Акмулла. Г Кандалый. Ш Бабичларның китапларын чыгару тәҗрибәсеннән дә, галимнәребезнең фольклор әсәрләре тупланмаларыннан һәм төрле төрки-татар шигърияте чыганакларыннан да киң файдаланганнар. Нәтиҗәдә, антология телебез, ил-дәүләтчелегсбез. шигъриятебезнең үсеш юлы, «коллык җебен өзгән» ан-фикер, фәлсәфә, дин-әхлак һәм рух тарихыбыз юлы булып күренә Бу юлда без «Котадгу белек» кебек уртак ядкарьләр. Ясәви. Бакыргани кебек зур шагыйрьләр, язма әдәбиятыбыз башы Колгали, Алтын Урданың асыл шагыйрьләре С. Сараи. Котб, X Кятиб, Харәзми һ. б. белән очрашабыз Ә «Идегәй» кебек дасганнарыбыз теле, шигърилеге! Чәчәннәр, җыраулар да. каберташларлагы шигъри язулар да халкыбызның шигъри көчен раслый Антологиядә куп яңа исемнәрнең билгесез әсәрләре урын алган Казан чорыннан Мөхәммәдьяр, Колшәриф. Мөхәммәт Әмин, Мәҗлсси, Максуда кебек тарихи шәхесләр, Суфи Аллаһияр. Габди кебек «яңа» шагыйрьләр, яңа дәвер шигъриятендә Габдессәлам Урай улы. Кол Мөхәммәт. Мөхәммәт Шәриф кебек исемнәр бар һ б Ә Г Вәисев шигырьләре? Акмулла. Ш Зәки. Ә Каргалый. Кандалый кебек, шигырьне фән. дан белеме һәм матурлыкны данлау чарасы да итүчеләр? Күп санлы шагыйрәләребез дә бик кадерле исемнәр Ә XX гасыр шигърияте? Г Тукай. Дәрдемәнд. С Рәмиев, М Гафури, Думави. Бабичлар янына да бик күп яңа исемнәр өстәлгән Совет чоры шигърияте бүгенге укучыларыбызга яхшы таныш булганга. Һади Такташтан алып. Л Леронга кадәр шагыйрьлөребезнең һәр буыныннан үрнәкләр бирелгән, дию белән чикләнәбез. Әлбәттә. кулъязмасы 10 ел элек төзелү бу чор әсәрләренең сайланышында нык сизелә — аннан соңгы демократик үзгәрешләр дә юк кебек Тиражы (1500 данә) аз, бик аз. Ә, гомумән, антологиянең дөнья күрүе мөстәкыйль Татарстаныбыз тормышында зур бәйрәм вакыйгасы ул