Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЧЫ БАЛ

Шәрифә карчык, битенә кемнеңдер чалт-чолт суккалавыннан аңына килеп, күз кабакларын ачмакчы булды. Хәле җитмәде. Көч-хәл белән генә кулаякларын селкеткәләп, кузгалырга итте. Кая ул! Кыйналып ташланган кебек авыр гәүдә кымшанырга уйламады да. Башы чатный. Колаклары гөжли Күңеле болгана Ята күр берүк, кузгалма гына, зинһар! дигән шелтәлерәк төсмерле ягымлы гавыш ишетелде. Каршы як күршесе Сәрбиҗамал тавышы иде ул. Вәт син. ә! Әйтми-нитми генә үләргә җыенган бит! Мин соң сиңа геге җьп ылганыңда ук әйткән идем. Бар да гор киявең белән кызыңа, дигән идем Чакырмасалар. бер хәл иде Чакырып торалар бит. чакырып торалар.. Сәрбиҗамал шулап сөйләнә-сөйләнә, мич буендагы сандык өстеннән мамык мендәр күгәреп килде дә. идәндә егылып яткан Шәри- фәнең баш аегына салдьг. Шәрифенең чабулары, яка буйлары кыршылып беткән пәлгәсен чөйдән алып, өстеггә кигереп япты. Кузгалырга ярамын сиңа. Духгыр шулай куша бит. Җөрәк булса, селкенергә дә ярамый, дигән булалар. Синең җөрәктәдер инде. Гомер буе нужа йөге гартын, исәркәйгенәм. җөрәк булмый, ни булсын сон Ягып тор шулай җылынып. Хәзер мичеңә ягып җибәрәм Өең суынып беткән биг. менәгерә! Озак яткансың инде болай булгач. Шикләнгәнием аны морҗасыннан гөген чыкмый моның, дин. Саз ярып урам аша чыгулары үлем белән бер би г прәме Оялды ишегең шар ачык. әй. Җил ачкандыр инде. Сарыкларың кереп тулган. Теге он капчыгыңның бер почмагын җырг каннар, оп ашап яталарые Борыннары тегермәнче Солтан абзыйныкыннан да аграк Онга буялып беткәннәр. Сарык дигәнен әйтер нем инде! Син монда тәгәрәп киг ген ни. аяк суздың ни. Тамак өчен тәмугка керерләр, иблис кавеме. Мин әшәке сүзләр белән куа торам, алар ыжламый да Угын яркасы бе гәп геге талаунаенын сыртына мангач кына Нәрсә дни асраган бу гасындыр гнуларны бер башына Иг ашарлык теше бармы анын Игкә түгел, чәйгә дә теш үтмәс вакыт җиткән. Шул балалар, балалар дин ү ләсең инде Ш Сәрбиямал карчыкның теле сөйләде, кулы эшләде. Гөлбәчтән алып, мал суя торган пычак йөзе кебек юка гына итеп чыра телде Мич эченә аркылы-торкылы ике утын ташлап, төтен юлының тимерен тартты, чырага ут төртте. Чарт-чортлап янып киткән чыра өстене мич башыннан коры утын алып салды Өйалдыннан биш-алты ярка чи утын алып кереп өстәде. Ут дөрләп киткәч. Шәрифә янына килеп тезләнде. w _ Менә, аллаһы боерса., дип куйды. Әйтәсе сүзенең азагын оныткандай бераз тынып торгач, һаман күзен ачмыйча, ләм-мим бер сүз дәшмичә яткан Шәрифә карчыкка карап, шомланып китте. Менәтрә. кирәк булса, ачып кара әле күзеңне. Әйтәле берәр сүз. Ятмале болай. йөрәк шомландырып. Үлеп китә күрмә тагын. Теге юлы да куркыттың... Син мине дә кызган әзрәк Минем бит синнән башка бер терәгем дә юк. Бүген прәме шытырдатып туңдырган җирне, ходайның рәхмәте димә инде син бу хәлне. Шул салкын җир астына керергә! Җылы вакыт булса бер хәлие... Болай катырмаса синең якка чыгып та булмыйдырые әле. Теге тирән гәлүшем табан кырыеннан гына жыртыл- ган да чыккан, мөртәт. Кызыл эчле алтылы гәлүш җибәр дип ни яздым хат Галимҗаныма, тәки салмады шуны. Акчалары булмаса дип. хат эченә кәгазь акча да тыкканыем югыйсә. Вакыткае җуктыр инде, эш кешесе бит. Бу җаңа прсидәтельнең дә рәте булмады. Төзәттерми бит шул урамны. Чуерташ Савытлы тавында гына бит. Колхоз ишегалдындагы машинаның сатты юк. Яз көнге карга көтүе дип торырсың, һәрберсе берәр җөк китереп аударса да. безнең авыл урамы гөл булачак бит. Урам аша чыгып җан ахирәтеңә керәлми тилмер инде син. ә! Үзенең чучка тота торган абзарларына хәтле җәйдергән икән теге әсвәлт дигән нәмәрсәне дип. шакката инде ихатасына кереп күргән кеше. Ибрай чишмәсенең суын өенә үгкәрттергән диеме. тимер горба белән Тимер торба дигәннән, гел башымнан чыгып тора икән. Килеп керүгә үк сиңа әйтермен дип. кичә үк план корып җатканыем югыйсә. Эшләмәгәч, эшләми инде, баш дигән нәмәрсәсен әйтерием Теге Бүре Гыйльмиенең күмердән кайткан кече малаен беләдериеңме'.’! Беләдериеңме дип торган булам тагын, белмәскә инде син аны. безнең балалар белән бергә укыды лабаса. Ай-Һай салып га караган инде җортны. курчак өе прәме. Тәрәзә кәрнизләрен сырлап- сырлап. күз күрмәгән төсләргә буяп бетергән. Бәхете булса да була икән Гыйльминең. Эче сыеклаган сарык кебек җолкыш кына бер малайие. И-ии. әйтмәсәм дә булмады, әйтсәм дә җан тынмады, дигәндәй, синекен әйтерием дә. минекен әйтерием... Сәрбиямал карчык татылдый бирде. Шәрифә дәшмәде. Теле әйләнми аның. Юкса шушы гомер түзеп ятар идеме соң.’! Әллә кайчан. «Киявең белән кызыңа бар да тор» дигәннән соң ук: Син. алай бик рәхәт булгач, ни дип барып тормыйсың соң үз малаеңа. Бар да тор. Элекке кеше «Киявең кычкырса ишек бавын тот. малаең кычкырса — түр башына менеп утыр».— дип белми генә әйтмәгән инде аны. Син малаеңа сыймаганны, мин киявемә сыярмын дип уйлыйсыңмы'’ дияр иде. Аннары сарыкларын тиргәр иде. Харап ит кәннәр ди бит күз яше кебек күргән онын. Коймакка гына тотарга дип алган оны бит югыйсә. Әле аны да көч-хәл белән, җан чыкканчы ялынгач кына эләктерде. — Йөрмә әле. Шәрифәттәй. кипкән тизәк кебек аяк астында буталып Ниткән сиңа он бирү ди тагын. Сыер савучыларга дип кенә кайтар- тылган нәстә ул. дип. бирми йөдәтте кибетче Сәлих. Шәрифә карчыкның авызыннан: «Ярар инде алай булгач, ярамагач —ярамый торгандыр шул Бер яртым да барые югыйсә .» дигән сүз чыккач, карчыга чебине тоткан кебек ялт кына эләктереп алды Сәлих ул сүзләрне. Күзләре төнге ябалакныкы кеоек яна башлады. Салырга ярата, шайтан кавеме Он капчыгын Шәрифә карчыкның кул очына да тидермичә, җилтерәтеп кибет ишеге төбенә чыгарып та сөяде. Түлке тиз ычкын бу тирәдән. Шәрифәгтәй, мин кире борылып чыкканчы капчыгыңнан да, үзеңнән дә җилләр искән булсын,— дип сөй- ләнәсөйләнә кире кереп тә шылды. м Шәрифә карчык як-ягына карангалап алырга да өлгермәде, әллә кайдан аты белән Мөхлис килеп чыкты. Җәен-кышын ферма сыерларына азык 1ашый ул. Монысы бөтенләй урыс гуны кебек шомарып беткән нәмәрсә. Эчәсе килсә: «Түтәй, бер капчык фураж оны барые. сораучы күп аны күбен дә, ну, үзен беләсең, күрше хакы алла хакы, сиңа бирми хәлем юк. Давай, тамак чылатырга берәр нәрсә юнәт», ли дә. шыплап гугырылган фураж онын бакча артлатып кына кертә дә куя Шәрифәнен абзарына. Алай бик Шәрифә карчык өчен җанын фида кылырга әзер кеше кебек сөйләшмәс иде дә. Шәрифә карчыкта аракы барын белә. Булмас иде дә. Шәрифә карчык кирәк-яракка дип елның-елына кызыннан, каладан аракы кайтарта Кыз кайтып китү була. Мөхлис Шәрифә карчыкнын сарыкларын «кайгырта» да башлый. Әй1сәң. колхозның бөтен мөлкәтен Шәрифә карчыкнын ишегалдына ташып өеп куярга да әзер инде ул андый чакта. Бу юлы да он капчыг ы янында аптырап басып торучы Шәрифә карчыкны күргәч, күзләре майланып китте иманын саткан нәрсәнең. Нәрсә, тагын мин кирәкме7 дип, борын астыннан гына мыгырданып aibiH туктатты да, капчыкны көч-хәл белән җирдән күтәреп, арбага габа алып та китте. Кичә фураж оны саткандыр күрәсең берәр- сенә, кәефе шәп түгел, башының рәте юк булса кирәк Майлармын, майлармын диде Шәрифә карчык, җәй көне кызым кай!ар1анның берсен кыегырын калдырганыем. Мөхлиснең шәмәхәләшән йөзенә кинәт кенә якты нур йөгерде, авызы колагына җитте. Капчык артыннан Шәрифә карчыкның үзен дә җилтерәтеп печән салган арбасына күтәреп утырт гы. Кайгырма. Шәрифәгтәй, җанкисәгем, миндәй күршең булганда бернәрсәдән дә курыкма! Ни булса да. гот та үземә кер Я п иттереп куябыз без аны эш дигән нәрсәне Печән аелына силос яшергән күрәсең, мөртәт. җылысы бәреп тора, исе борынны яра Җәй-кыш өстеннән каткан фуфайкасы гөшмәс. мәңге айнымас, барлы-юклы тешләренә тәмәке сарысы коелып, йонга багып беткән бәләкәй генә адәм бит югыйсә Шул да биг колхоз милкен саткалап, арба гәбенә печәнсилосын сайгалап кайтып, шуның белән малларын гуйдырып, дөнья кәгеп ята Шулай шул Юкка гына ир-ир дими шул хатын-кыз дигәнең. Ире булса, әллә шушы сасыкка ялыныр идеме Шәрифә Бер арбада янәшә утырып кайту гүгел. төссн-биген күрмәс өчен генә дә урамны әйләнеп узар иде Менә шулай хәйран да кыйммәткә төшереп юнәткән иде ул әлеге сарыклар ашаган ак онны Тагын шул Питке эшедер инде! Ул булмый, кем булсың? Әй ул имансызнын күрсәткән тынны инде Шәрифә карчыкка! Саный китсәң, кул-аяк бармакларың тына ла җитмәс Башка зыяннарын әйткән дә юк. сабын ашый бит, тәресенә чукынган нәрсә Әле беркөнне генә, өйалды ишеген борыны белән этеп ачып, ике кисәк кер сабынын ашап чыгып киткән иде Еламады гына инде Шәрифә карчык Әллә нинди тел әйләнмәс сүзләр белән иллә дә кагы каргады Питкене Төтмәсә дә гөшми икән каргыш дигәнен дә Ш\ гай булмый ни' Бер айга кеше башына яр гы сабын тия бит Шәрифә карчык берүзе генә булгач, ай саен пычак белән сабын бүлен интегә кибетче Сәлих. Шушылай нужаланасын белгән булса, аяк алҗытып алты чакрым җирдән барып алыр идеме соң ул сарыкны Өч бәрән китерә дигәненә кызыгын, берүзе өч сарыкка юра дигән булып, күрше урыс авылындагы Нигер дигән кешедән сагын алган иде аны Шәрифә Кушаматын да шуңа Пигке дин кушты Өч бәрән китерә дигәне хак булып чыкты анысы Шуның өчен дә суймый тота инде ул аны Ничек кенә куркытсаң да сабын ашавын ташлатып булмый Карчык кешенең хәтер капчыгы тишек шул! Оныта да ка тдыра Шәрифә карчык сабынын коймага беркет кон юынгыч буенда. Ә Питкегә шул гына кирәк ялт. каба да йота! Егылыплар үләр хәлгә җитә инде Шәрифә ачуыннан. Шулай булмыйни! Элек бит аның унике тиенлек сабыны тулып ятарыс Хәзер әллә нәрсәгә әйләнде бит дөньясы! Шөкер итәр нәрсәсе калмады. Кая ул унике тиен?! Утыз-кырык сум хәзер. Каян җиткерсен ди ул пинсә акчасын. Сабын аласыңмы шуңа, аракысынмы, башкасынмы? Чәп итәргә дә җитә торган түгел. Абзарыңда чиләкләп сөт бирә торган сыерың булса да бер хәер иде. Хәзерге әбиләр аракы җыя. дип көлгән булалар бит әле. авызларын ыржайтып. Җыярсың да шул башыңа төшсә, җыймый кая барырсың. Шул нәмәр- сәсез. әллә нинди алтын акчалар бирәм дисәң дә. эшләми ир-ат халкы синең эшеңне. Аракы дисәң, егыла да төшә инде менә?! Ә каян табасың ди аны? Саттырмаган була бит шуны прсидәтел кибеттә. Ир-атны эштән биздерә дигән була. Әллә кайчан эштән бизгән бәндәләрне өйрәттең ди алай итеп кенә эшкә, тот капчыгыңны! Ә үзе ала шыпырт кына кешедән качып шул шайтан суын. Бервакыт үзе тап булды Шәрифә карчык прсидәтелнең шундый вакытына. — Миңа да бер генә ярты бирчәле. салам китертәсем бар. дип күпме ялынды Сәлихка. Бер яртылыктан артык акчасы да юк иде. Прсидәтел яклап сүз әйтерме әллә дип өметләнгән булды тагын. Кая ул! — Сиңа нәрсәгә аракы? Аягыңны бөкләп намазлык өстендә генә утырырга кирәк. Аракы эзләп йөрергә түгел!—дип чыгып китте. Әй гарьләнеп гә карады Шәрифә! Өстенә шау кайнар су китереп сиптеләрмени! Ни эшләмәк кирәк? Аңа ни әйтсә дә килешә дип уйлыйдыр күрәсең. Укыган кеше бит. Зур кеше. Кешенең яшен олылау бетте шул хәзер. Олыны олы игү бетте. Синең аһ-зарыңны тыңлап байты авыртмый Җавабы кыска: «Кайтарт малаеңны йә кызыңны каладан кире авылга, ныгытсын абзар-кураңны, карасын малыңны...» Ә үзе «Булга» дигән машинада гына утырып йөри авылның сикәлтәле юлларыннан. Әле менә. Сәрбиҗамал әйтмешли, чишмә суын өенә кер ген бирделәр... Шәрифә карчык шулай уйланып яткан арада мичтәге утыннар янып бетеп, гүр суыгы иңгән өйгә, ниһаять, җылы төште. Сәрбиҗамал әби: — Менә, аллаһы боерса, бөтнек-мәгрүшкәләр белән чәй эчеп җибәрербез. дип. булары бөркеп торган самавырны өстәл өстенә китереп утыртты Чынаяк-тәлинкәләрне күңелле чылтыратып, табын көйләргә кереште. Ярага Шәрифә шул чылтырауларны, өйгә тереклек нуры иңдерә. җан орстеп җибәрә бит алар! Сәрбиҗамал карчык өйалдыннан ялт итеп кенә ике төенчек күгәреп керде. Өстәл өстенә куеп сүткәч. «Шулайдыр дигән идем аны-ыы!» -дип сузып торды да Шәрифәнс тиргәргә кереште. — Дивана ук дип әйтсәм инде, хәтерең калыр. Карап торышка акыллы гына кебек күренәсең. Нигә дип бу җимешләреңне житмеш төенчеккә төйнәп, ашамыйча асрыйсыңдыр. Үз-үзеңнән жәлләвең түгелдер бит. Теге кергәнемдә дә күреп хәйраннарга калган идем мин синең ул төенчекләреңә. Кызың син ашасын дип базардан алып җибәргән була бит аларны. Менә бу күрәгә дигәнен бик гә файдалы икән диләр инде менә җорәккә. Әйбәтләнеп, сихәтләнеп китмәс идеңме шулармы ашасаң... Шәрифә карчык өстенә ябылган иске пәлтәне авыр итеп ачып җибәрде дә әллә нинди эчке бер горгылдык белән «у-у-уф-ф» дип сулап куйды. Сәрбиҗамал. шунда гына аның бу өй эчендә барлыгын искәргәндәй, дертләп-сискәнеп китте. Менә бит. биргәненә шөкер, эчеңнән әҗәл тыныңны чыгарып ташладың ласа, хәзер терелерсең, боерган булса, - дип такмаклый-такмаклый. Шәрифә карчыкны сак кына торгызып сөяп утыртты да алдына чәйле чынаякны этебрәк куйды: — Берәр нәрсә әйт инде ичмасам, миңа да кызык булып китәрме. Исәр Вәлиәхмәт кебек үзалдыма сөйләмәм дә сөйләнәм бит кайчаннан бирле, ходайның рәхмәте. Ниткән нәрсәләр уйлап ятасың тора салып?! Ник дәшмисең? Шулай тинтерәт ә-орыша iоргач, ниһаять. Шәрифә карчык телгә килде: Теге мич башындагы ачы балны уйлап ятам әле. - диде ул. Бик кызу булып, пешеп китмәс микән дим Карап яттым, утынны алагаем күп яктың инде менә. Мина ике көнгә җитәрлек утын китте бер ягуда . Балы харап булып куймасын. Кирәге чыгарга тора бит Пигкене. мәйтәм, мур кырган нәмәрсәне. суйдырмый булмас болай дуамал кылангач Утырып еласаң да бушлай гына суеп бирми инде аны беркем Әле. ачы бал ялына суйсалар, бик рәхмәт диярсең. Кит аннан, булмаганны! Тора салып, кыш кермәс борын дүрт аяклы мал чалалар ди микәнни?! Нишләп тора салып булсын? Үзең әйттең бит капчыкны ертып он ашаган дип. Алтын бәһасенә төшкән, күз карасы кебек онымны Бер Питкен генә түгелие бит анда, оч сарыгыңның өчесе тиң шундаларые Ак эт бәласе кара эткә дигән сыман Урыстан алдым дигәч тә... Аннары килегг. ай алла, ашаса сон инде' Берәр соскы оныңны ашагандыр, күп булса. Шуның өчен, беткә ачу итеп, дүрт аяклы мал әрәм итәләр диме? Күрсәткән зыяны ул гына булмады инде, тәресен гаккан нәмәр- сәнең. Өйалды ишеген шул җен ача бит. ыргак борын Тегеләре җимерү- бетерү дигәнне белмиләр аның Бу чукынганга иярен кенә жөриләр. И алла, телләрем дә исемнән чыгып кигкән. керү белән әй гермен дип кердем юкса. Каз урамы Кәҗә Сәпәенен фләг белән ачы балын табып алган сәвитләр мич башыннан Тентү белән жөриләр лиеме” Ачы балың өчен бер җавап бирсәң, ферма фләге өчен икенче җавап бирерсең дин. урам сасытканнар ди инде менә, гөж килешкәннәр ди Шәрифә карчык урыныннан сикереп торганын сизми лә калды Баядан бирле мине дивана да исәр дигән булып сүгеп азапланган буласың бит әле. гавык мие эчкән нәмәрсә, тити баш Башкайны бетер- гәсен бит син болай булгач Нигә сүзеңне ки леп керү белән шуннан башламыйсың! Син. ходайның рәхмәте, мин кергәндә үлеп жатадырыен гүгелме соң. күзләрең гаршегә терәлгән иде бит Үлгән кешегә кем ачы бал белән фләг сөйләп торсын. Мин сине борчымыйм, җай белән генә әйтим дин азапланган булам тагын Борчымый, җай белән генә әйтә, имеш Булмаган җайны каян аласың аны' Ай-Һай шәп гә җайладың шул! Ип-исән кеше җыгы гып үләр синең ул җайлавыннан Өйалды ишегеңне жил ачкан, оныңны сарык ашаган . Теге дә бу. фәлән дә төгән Анысы гына бер хәлие әле Киявең белән кызыңа гына бар да тор дип җанны ашый биг әле. куыпмы куа прәме Сип үз малаеңның 1аш пулатына сыймаганны, мин ни битем белән киявемнең калада!ы уч гөбе кадәрле фатирына сыя алыйм ди Ай алла сон инде, әйт ICM исә кайп гым Мин сине, бөкрәеп яткач, чынлап авыргандыр дигән идем Кая ул! Авырыйсыңмы сон' Каз маенда пешкән коймак кебек чаж да чож килеп юрасын әле Гәнең чирләсә гә. юлең чирләмәгән Юрамалый i ына ятуын булган икән Мин. швана урам аркылы чыга 1магач. тышкы морҗаңнан күземне гә а гмый утырган булдым көннең көн буе. нишләп төтене чыкмый микән дигән бу гып. җан aibin Әйттем исә кай1 гым Сәрбнҗама I. эчә башлаган чәен ташлап, ишеккә юнәлде Чыгып кигәргә ишек ачкач кына Сәвитләр. тотса, сине готар. минем мич башымда ачы ба i чыжлап утырмый, диде Ишек ябылырга өлгергәнче. аны Шәрифенең җавабы куып җитте Балы минеке булса, фләгссе синеке бит аның Чыннан га фләгнё әлеге дә баягы шул Мөхлис бер яргы аракыга Сәрбнҗама па фермадан алын кайтып биргән иде Сәрбнҗама н а гына 1ИЮ бик үк юрсс I ә булмас, уртак байлыклары улаларны» Урланган икәнен бе «ә торып а тмшан ia 6j шр ИР и ic гекин чарасы i тык a i n.ip ды Ни өчен тисәң. Сәрбижамалнын гүбән очтагы малаеның кече кыгы үз урамнарында! ы ерак чишмәдән атнага бер мәртәбә, я i коне су ташып китә аңа. Икешәр-өчәр көянтә су китерә. Ә Сәрвиҗамалның ул кадәр күп суны салырлык зур савыты юк. Кирәккән саен гына суын төшеп алырлык чишмәсе юк. Тау астындагы якын чишмәне корытты шул ^силсәвит Гыйлемханы торба утырттырып. Ул суның тәмлелекләрен әйтеп кенә аңлатырлык түгел иде инде менә! Иске салам салып пешерсәң дә чәй тәме килер иде. билләһи! Шул чишмә корыганнан бирле интегә әби-чәби бер чәйлек чишмә суына. Машина, мотоциклы бар кешеләр ерак дип тормый, фләг белән генә ташый да бит суны. Рәхәтләнгән иделәр ике карчык суга шул фләгне алгач. Шәрифә дә чиләк төбенә салып кына шуннан алып чыга иде чәйлек суны. Гөнаһ шомлыгына каршы, көннәрдән беркөнне көчле җил вакытында Сәрвиҗамалның бакча коймасы җимерелеп төшмәсенме! Таба алмадылар гына бит төзәтеп бирер кеше. Иратның кайсына гына әйтмә — ярты сорый. «Аракы юк, күпме сорасаң да акча бирермен».— дигәнне колакларына да элмиләр. Җаваплары бер: «Акча минем үземдә дә бер букча, кирәк булса, үзем бирермен»,—дип кенә җибәрәләр. Көтү кайтты исә, бөтен авыл малы Сәрбиҗамал бакчасына тула. Ярый әле, ялына торгач, әлеге дә баягы шул Мөхлис бер чирек балга төзәтеп бирергә булды. Балны Кәҗә Сәпәе хатыныннан бурычка алдылар. Ул ара да булмады. Шәрифенең өйгә керә торган тышкы баскычы җимерелеп төште. Тагын бал кирәк булды. Менә шулай, бичарадан ни чара дигәндәй, ике карчык, утырып уйлаштылар да, ай саен кадерләп җыя килгән шикәр комнарын бергә кушып, берсенең фләгесе белән икенчесенең мич башына бал ачытырга куйдылар... Сәрбиҗамал дулап чыгып китүгә. Шәрифә кая барырга, ни кылырга белмичә, кабаланырга тотынды. Нидер эшләргә кирәк иде. Ахирәтенең холкын белә Шәрифә, шул китүдән бер атнасыз да бусагасын атлап кермәячәк. Гөнаһ шомлыгына каршы, сәвитләр тентү белән килеп керсә, эш харап, картлык көнеңдә рисвай буласыңны көт тә тор. Баш вата торгач. Шәрифә карчык балны чиләкләп чыгарып түгәргә булды. Әйбәт кенә өлгереп килә торган булган икән, мөртәт! Фләг капкачын ачып җибәрүгә, әчкелтем-төчкелтем исе борынына килеп бәрелүе булды. Шәрифә карчыкның күзләре әлҗе-мөлҗе килеп, башы әйләнеп китте хәтта. Чүмечләп бүлеп бер чиләкне тутырды да күтәреп ишегалдына чыкты. Кая куярга, кайда түгәргә белмичә, берара аптырап горды. Ачы бал исе бөтен урамга таралудан шүрләп, монда, ишегалдына гына түгәргә курыкты. Ниһаять, башында яктырып киткән дөрес уена куанып, чиләкне абзар почмагына кертеп аударды... Шулай азаплана-азаплана төбендәге апараларына кадәр чистартып чыгарып түккәч, буш фләгне иске капчыкка салып, су буена төшеп китте. Килеп керсәләр, кемнеке дип сорап тормаслар. Сорамасалар да. капкачына тырнап «Гайнетдинова» дип язып куелган фамилиясе мин дип тора. Бу Мөхлисен дә әйтерең бармы инде, тәмам эт каешына әйләнеп беткән икән мөртәт, урлаша торгач. Кемнекен чәлдергән бит! Ул хатын белә калса, чәчеңне йолкып бетерер, туганкаем, мир алдында адәм рисвае итәр. Бәләкәй генә хатын югыйсә, ә явызлыгы синең авылны гына түгел, тагын әллә ничә авылны дер селкетергә җитәрлек. Каян, эт тә эзләп табалмаслык җәһәннәмдәге Чирмешән ягыннан, килен булып төшә белгән диген син аны бу якларга... Бәрәңге бакчасы артлатып кына су буена төшеп җиткәч, уйларыннан кинәт айнып китеп, Шәрифә карчык кулындагы капчыгын кай җиргә куярга белмичә бераз гына нәүмизләнеп басып торды. Инеш аша салынган тар басмадан чайкала-сыгыла урыс ягына чыкты, авылның иске- москы, чүп-чарларын ыргыта торган чүплек базы ягына таба китте. Баз янына килеп җиткәнче капчыксыз гына ыргытырмын дип уйлап килгән уеннан кире кайтып, фләгне базның тирәнрәк җиренә капчыгы-ние белән ташлады. Алдырыр көн яздырыр, дигәндәй, аллам сакласын, берәр имансыз җаны артыңнан күзәтеп калган булса, иһ дияргә өлгергәнче килеп җитеп табып алулары да бар. Су төбендәге көмеш тәңкә кебек ялтырап ятмас ичмасам, капчыкта булса. Өстенә таяк-саяк. тимер-томыр ыргыткала п, капчык тәмам күренмәслек булгач, килгән юлыннан өенә кайтып китте. Ходай сакласа да саклый икән, кирәк бит шулай туры килергә: бакча капкасыннан Шәрифә, урам капкадан сәвитләр шау-гөр килеп ишегалдына килеп керделәр. Шәрифә карчыкның сәвитләр дигәне авыл Советы рәисе Гыйлемхан, кибетче Сәлих. бригадир Имай иде. Кызыл борыч кебек чым кызыл битле, олы корсаклы Гыйлемхан, керә-ксрешли үк. ишегалдын яңгыратып Йә, ничек, ярык тагараклар, чымырдыймы мич башында диде дә, әйтәсе сүзен очлый алмыйча, үз сүзеннән үзе тәм табып, шаркылдап көлеп жибәрлс. Каушавыннан Гыйлемханның аркылы-торкылы сүзләрен бик төшенеп өлгермәсә дә. Шәрифә карчык аның тел төбен бик шәп аңлады, әмма сер бирмәде: Нәрсәгә дип баткан яктан кояш чыгарасың, сүзеңнең агасы-анасы юк. дигән булды. Гыйлемхан, олы корсагын тагын да киерәрәк төшеп, тавышына >амак I ыргылдавы да өс гәп җибәрде: Кирәк икән, кояшын гына түгел, кояшы белән бергә аен да баткан яктан чыгарырбыз. Анысы синең эш гүгел. Сип ниiмичә генә нит И һәм прәмс әйт: ачытасызмы бал? Әстәгъфирулла тәүбә диген. гфү-гфү, ниткән бал ди ул. Картай- мыш көндә Ни хаҗәте бар аның безгә. Бөгештермә, Шәрифәтгәй, кәкрәйтмә пажалысгы. Беләбез без Кеше ишетмәгәнне ишетәбез, кеше күрмәгәнне күрәбез. Безне зрә генә шундый огбитсгбснный урында тотмыйлар. Беркөнне мин урамнан үткәндә Сәрбиҗамалпәй белән икәүләп миннән көлеп калган булдыгыз. Гыйлемхан, сүзен женлогергә теләгәндәй, үзе белән кергән иптәшләре ягына борылды нанимает, Сәрбиҗамалы. мин булып корсагын киергән булып, урамның икенче ягына, менә монсы янына чыгын барган була. Эч тирегез ертылганчы тырышсагыз да киерелми инде сезнең корсак. Комыгыз коелган пагамушты. капчыгыгыз ертык. Ул тагын баягыча аланга кешнәгән тавыш чьи арып акырын көлеп куйды Апа иптәшләре дә кушылгандай иттеләр. Гыйлемханның йөзе баягыдан битәр усалланып кит ге Так шгу. ачыгасыз булгач ачытасыз инде сез ул балны, и баста! Сәпәй хатыны да. ниткән бал да ниткән ачу дип. баш диванада г ын азаплаш ан иде дә би г. пи тут-ты была! Җыр тап утыра базында «урыс малае»... Әйдәде, өеңне әйләнеп чыгыйк әле Олы итекләре белән сары гәрәбәдәй идәнгә лас-лос басын, өйгә үттеләр Кибетче Сәлих гуп-гуры мич арасына габа китте Күнгәннән инде аракы, бал ишедән башканың исен аера белми башлаган борынын лыш-лыш гартын иснәнде дә: һм-м, да-а-а. нидер булган монда бал исе дә килә, мич бантына җәелгән чүпрәк тә бар. дип куйды Имай баз капкачын ачты. Идәнгә гезләнен, яргы гәүдәсен баз авызыннан эчкә гөшереп җибәрде Шәрифә карчык бөтенләй коелып төште. Чирдән ныгырга өлгермәгән бәләкәй гәүдәсе тагын да кечерәеп, бөкшәеп калды Менә-менә ниндидер мог жита бу гыр да. бу мөртәтләр идән йә карават астыннанмы, мич башыннанмы «Гайнегдинова» дигән фләг белән ачы бал гартын чыгарырлар кебек гое га башлады аңа Белмим ни эшләп беткән булыр иде Шәрифә карчык болар белән, кинәт өн ишеге ачылып китте дә. тавышы белән кемнедер өркетергә теләгәндәй шау-шу килен, кулларын як-якка бутый-оутый Сәрбижамал килен керде Әә-әә. менә гагын сезгә бер көмешкәче үзе килеп кашы кармакка! дип шаркылдады Гыйлемхан, аны күргәч Син. Гыйлемхан энем, эчеңдә әз генә иман әсәре сакланып калган булса, сүзеңне адәм белән исәнләшүдән башла Ни эшләр бетереп ягасыз. әбекәйләр, мон-зарларыгыз юкмы, диген Ялгыз баткакларыгызга авыр түгелме донья көтүләре, тегесен-монысын ничек юнәтәсез, диген. Яхшы сүздән телең корымас. Прит кеше өенә кергәндә аягыңны салып керә торган бул. Син. түтәй, мине ничек яшәргә, ничек сөйләшергә өйрәтмә инде пажалысты. Айлык кына грамыт бар бездә слава бут. Зрә генә ничә еллар укып йөрмәдек совет мәктәбендә. Карт кеше дип хәл сорый китсәң монда... авылда карт-корыдан күп нәрсә юк. көне-төне хәл генә сорашып йөрергә кала. һи-һи-һи. грамытыңны әйтерием... Синең грамытылы башың кадәр алтын бирәбез дисәләр дә мин үземнең грамытысыз башымны синекенә алмашмыйм! Билләһи дип әйтәм. алмашмыйм! Беләбез, аллага шөкер, синең грамытны. Минем малай белән бер сыйныфта укып йөрдегез бит. Беләм мин синең нинди сабак алганыңны. Гел минем малайдан күчерер идең.. Бер җылны утырып та калдың әле. Дәфтәрдән күчергәнне башка күчереп булмый шул. Инсафлык, адәп дигәнен дә кешедән күчереп булмый тагын, аннан килеп... Синең малай яхшы укып нәрсә майтарды соң ул кадәр?! Кем булды? Шәрифәттәйнең кызы отличник булып ни кырды? Акадимик булдымы әллә?! Алай бик яхшылар булгач, нигә балаларыгыз карамый соң сезне? Чит кешедән хәл белдермәкче буласыз. Безнең балалар, синең сыман түрәләргә тишек чиләк тотып, төчкергәннәре саен «Ярхәамикалла!» дип. мәртәбәгә ирешмәделәр шул. аллага мең шөкер, үз көчләре белән дөнья көтәләр... Бәхәс күпме барыр, кемнең кемне җиңүе белән беткән булыр иде. сүзгә кибетче Сәлих кушылды: Куегыз әле ггүчтәк сүзегезне Болай да авырткан башны катырмагыз. һәркем үз белгәненчә яши.. Яшәсеннәр сезнекеләр калада, юсыннар пиләрен кайнар су белән. Әйт әле менә син. Шәрифәгтәй. ни дип аракы җыеп ятасың, ә?! Шәрифә: «Соң. ни дип инде, ни бит инде...» дип ниниләп тора башлаган гына иде, Сәрбиҗамал Салихның авызына да бик тиз генә йозак элде. Ни дип булсын! Эчәргә дип! Без дә бит синең кебек җан иясе, яралган туфрагыбыз төрле булса да... Нәрсә! Безнең авызыбыз юкмыни? Йә булмаса җаныбыз юкмы9 Сиңа яраган әйбер ник дип әле безгә ярамаска тиеш. Син көн саен диярлек сәрхүш йөрисең — сиңа килешә! Ә безгә юкмыни?.. Туктале. түтәй, чыгыр-пытыр килмә әле чи утын кебек. Синең белән сөйләшмиләр бит! Монысы Имай тавышы иде. Шул сүзне генә көтеп торган диярсең. Сәрбиҗамал аның да авызын тиз япты: Ии-һи. бөтенләй вәлимәнҗегә алмый да торам икән син дә мондамыни, җанкисәккәем? Ә син корысын кайтарт утынның, ник кайтартмыйсың?' Нигә гел үзеңә генә ташыйсың? Кайчан түгәрәкләнә инде синең ул нәфсе дигән бирәнең? Безнең аракы бирә-бирә кеше яллатып кайтартканнан көлеп йөрү ансат анысы. Анысын аның кем дә булдыра. Анысына аның акыл кирәкми. Син менә үз гомереңдә бер генә мәртәбә булса да кешегә гүләүсез изгелек эшлән кара. Син бит бригадир кеше. Ә без гомер буе шул колхозга көч түккән бәндәләр түгелмени?! Колхозга кирәгебез беткәч, кадеребез дә киттемени инде? Ник безнең моң-зарны белешеп прсидәтелгә әйтмисең? Прсидәтел чит як кешесе, килгән кеше булса, син бит безнең авылныкы, кая кергән, кайдан чыкканны белеп торырга тиеш... Туктат әле. гүтәй. юкка тегермән ташы әйләндерүеңне. Монда башка мәсьәлә бит... Мәсьәләсе башка булса да. мәгънәсе бер аның... Я. ярар, егетләр, әйдәгез киттек, диде Гыйлемхан, мич араларын. өстәл асларын тагын бер кат карап чыккач, ни дә булса табылырына өмете өзелгән гавыш белән. Булмас монда болардан Ну. матриге. карагыз аны. бал куя күрмәгез. Сразы өч йөз тәңкә штраф. Аракы түгел, шырпы алырга да акчагыз җитмәс аннары Тегеләр артыннан ишек ябылуга, Сәрбиҗамал карчык кинәт кенә йомшарып киткән гавыш белән, бераз аклангандай: Мин сиңа сәвитләр кереп киткәнен күреп, яклашыйм дип кенә керүемне диде. Үпкәм бетмәгәнне әле . Тиз генә керәсе гү гелием Мина гына каты әйтәсең син Сәвитләргә, әнә, ни актан, ни карадан бер кәлимә сүз әйгә алмадың. Нишләп бетерисң мин булмасам Үзен дә инде, кая яшереп өлгердең соң шул арада теге шайтан суын'.’ Кая булсын, абзарга чыгарып түктем Ай аллам икән, йә раббым! Юләр белән тапма да. өләшмә дә димәсләр иде аны! Хараплар гына иткәнсең икән! Бурыч булмаса да бер хәлие. Кәҗә Сәпәе хатынын пичек бәхилләтербез соң болай булгач?! Башкаең эшләмәгәч, акыллылан сорарга да биз Син. алай башың иллә дә шәп эшли торган булгач, уйлап кара шул яхшы башың белән: акыллар сорап йөрсәм, түкмәгән булсам, сәвитләр тота иде бит. Харап була идек икәүләп Фләг бит синеке Үләсең инде, бичара, фләг тә фләг дин! Туктале. фләг дигәннән, фләген кая яшердең? Урыс ягындагы чүплеккә илтеп ташладым Моңарчы кабыныр-кабынмас торган Сәрбиҗамал .торг ләп кабынды Бу кадәр дә аңгыра булырсың икән, билләһи' Кем инде аракы бирә-бирә алган җан күек нәрсәне чүплеккә ил ген ташлый?! һи' Синең белән сүз алышкан мин юләр! Ник керәмдер шушыңа ” Кермәсәң! Бик җыладым ди Иртәгә үк алып кайтып бирермен «Гайнсгдинова» дигән фләгеңие хуҗасына, алай бик ачуымны кигереп торсаң.. Кайтарып бир, бир Шунда берочтан абзарыңдагы фураж оннарын да күрсә герсең1 Сәрбиҗамал карчык гагын бусарыпып. тузына-тузына чыгып китте Ул дц балмалы, ишеталлынпан тагын аның баягыдан да битәррәк йомшара башлаган тавышы ишетелде: Карале, чыгале. сиңа әйтәм. Монда Питкеңүлеп ята түгелме соң? Шәрифәпеп йөрәге жу игеп китге Йөгереп чыкса, чыннан да ишегалды уртасында бөгеп буена сузылып Питкс яга Башы бер якка уңайсыз салынып төшкән иде Түзмәде Шәри<|ы. такмаклый-такмаклый еларга тотынды: Ии-и газиз бер ходаем, ниләргә дип аерасын мине иң газиз, җаным кебек күргән малымнан Монысы бигрәкләр лә әйбәт не биг. малкаем Ишегалдында гәүдәм күренүгә, мәэлдәп ул йөгереп килеп җитәр ите. малкаем, яныма Адәм акыллары бар иде инде менә, әүлияләр кебек иде Көтүдән гуп-туры өйгә кайтырые малкаем, тегеләре аңгыраеп торган арада капканы танавы белән генә иеп ачын ки леп керерме, ишегалдына ямыгәр кереп китәрме Үзе сөйләнә, үзе янына тезләнеп, һаман саен катырак елый-елый Пигкесепсң хәрәкәтсез башыннан сыйпый Ул ара га булмады Пнгке кинәт кенә күзен ач гы. башын коч-хәл күгәрен, кызганыч гавыш белән мәэлдәп аллы да тагын күзен йомды Шәрифә’ Tiinieir ни гә икәнен an ran өлгергәнче, ахирәтенең аһ-зарым бер читтән генә кү гәгеп торучы Сәрбиҗамал сүз башлады Әтгәгепәсе. менә сиңа кирәк булса, ахыр заман димә инде син моны Үлмәгән бит бу синең У гмәгән бу' Үлмәгән ди сиңа, бар! Үлмәгән мал шушындый була ш микәнни?! Үлгән булгач, үлгән ин ге Шәрифә карчык гагын ачыргаланып еларга тотынды Тхкга ге. с .тамале! Әйт әле. балынны кая түктем дидең ә ле бая’ Берсенберсе утыша-узыша дигәндәй, абзар тченә. Шәрифә карчык ачы багны түккән почмакка йөгерешеп керде гәр дә. күз алларында ачылып киткән манзарадан шаккатып, баскан урыннарында тораташтай катып калдылар. Җирдә Шәрифә карчыкның унлап тавыгы тәгәрәшеп ята, араларында алпан-тилпән атлап, бер авып, бер торып әтәч йөри. Бераз арырак ике сарык егылган. Бал түккән урында өелеп калган чүпрә абзар почмагының кара җире чыгарлык итеп яланып алынган иде... Эшнең нидә икәненә үз күзләре белән күреп төшенгән ике карчык эчләрен тота-тота, бер-берсенә төрткәли-төрт кәли, тәгәрәшеп көлергө тотындылар... Бер-берсенә ачулары ничек тиз кабарган булса, көлке белән шулай ук бик тиз генә чыгып та беткән иде күрәсең, бераздан алар чөкердән», чөкердәшә, булары чыгып юрган самавыр артында икәүләп чәй эчеп утыралар иде инде... Авылга кичке караңгылык иңеп килгән бер мәлдә, иске-москы ыргыта торган чүплек базы ягыннан ике кеше кузгалды. Аларның берсе аркасына капчык аскан, икенчесе янәшәдән атлый. Бераз баргач, капчык янәшәсендәгесенең аркасына күчте. Шулай алмаш-тилмәш күтәрә-күтәрә. бакча артлатып кына кайтып җиттеләр дә. ул ара да булмады. Шәрифә карчыкның тәбәнәк өендә ялт итеп ут кабынды Ике карчык төн йокламый, нормалап бирелгән шикәр комнарын бергә кушып. Сәрбн- җамал карчык фләгесе белән Шәрифә карчыкның мич башына бал ачытырга куйдылар. Чөнки кичә бригадир Имай үзенә печән алып кайтканда КамАЗ машинасы белән бәрдереп Сәрбиҗамал карчыкның капка баганасын аударды. Мөхлискә әйтеп караганнар иде дә, ул. мөртәт, өзми- куймый ачы бал сорый. Акчага якын да килми...