Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМПЬЮТЕР

Безнең оешмага компьютер алдылар. Зур гына сандыкка охшаган нәрсәкәй икән ул. Үзе. фокусчы сыман, авызыннан тишкәләнтән кәгазь тасмалар чыгара. Үзе. күрдегезме, абзагыз ничек җитез эшли, дигәндәй, яшькелг лампочка күзен кыскалап куя. Чыннан да. өлгер икән шул. Үзенең шундый «уңган» ярдәмчесе табылганга баш бухгалтерның сөенече йөзенә бәреп чыккан Күзләре компьютер лампочкасыннан да болайрак елтырый. Иллә дә яхшы иттек әле моны алып, диде ул гомер буе чүт төймәләрен тарта-тарта сөялләнгән бармакларын уыштырып — Белмәгәне юк. җаныемның! Теләсә нинди мәсьәләне чишә. Аласыны да. бирәсене дә секунд эчендә санап ташлый. Хәтта ки. әлиминт-мазарны да тотып калырга онытмый, хи-хи! Бу хикмәтле машинаны көйләүче инженер да. кулларын чүпрәк кисәгенә сөрткәләп, сүзгә кушылды: Мәсьәлә чишү генәме соң? — Теләсә нинди сорауга җавап бирә ала бу могҗиза... Кит әле. булмас ла! -диде бүлек башлыгы Жабиц. ышанмаган булып Соң. ышанмасагыз. сораулар биреп карагыз, -диде инженер бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. Шунда безнең хезмәткәрләрдән иң тыйнак-тартынучан дип саналган Бабская барыбызны да уздырып: Биш бишең ничә була?—дип сорады. Ә компьютер уйлап та тормастан: «Егерме биш» дигән җавапны төкереп кенә чыгарды. - Туктале. минем сорауга җавап биреп карасын.—диде бүлек башлыгы Жабиц Йәле. 456 ньг 381 гә тапкырлагач, нинди сан килеп чыга, ә? Инженер компьютер түбәсендәге ярыкка сораулы тасманы төшереп җибәрде. Җавап янә дөп-дөрес булып чыкты: 173736. Жабипның да бирешәсе килмәде Кулындагы шпаргалкасына карап алганнан соң. мәсьәләнең таг ын да катлаулырагын бирде: Әгәренки 1247 не 6532 гә тапкырласаң? Компьютер бу мәсьәләне дә. тиен чикләвек ваткан кебек, бик ансат чиште. Бүлеккә алынган яңа урындыкларның бәһасе күпме, җыештыручы апаның хезмәт хакы ничә тәңкә, узган айда пар казаны астына күпме күмер ягылган — барысын да бәйнә-бәйнә төпчендек. Ул исә һич төртелми-нитмн төгәл җаваплар бирә барды. Бу тимер шайтан командировка чыгымнарының шешеннән артып киткәнлеген дә. бүлектәге хезмәткәрләрнең кирәгеннән күбрәк икәнен дә белә булып чыкты Җитмәсә, бөтен кимчелегебезне күзгә бәреп әйтә Безгә шактый ук «эссе» булып та китте. Гуманлы түгел бу. безне эшсез калдырмакчы! диде арадан берәү Тагын бер сорау бирергә мөмкинмс?—Бу янә теге Бабская тавышы иде Мондый тырышлыгың өчен нәрсә бирәләр соң сиңа9 — дип. ул компьютерның күзенә чекерәеп карады. Мондый сораулар бирергә ярамый, дип каршы төште инженер Кәнк- рит түгел бу. План үтәлеше белән кызыксынсагыз, тагын бер хәл иде. Пан Жабиц бу юлы Бабскаяны яклауны кирәк тапты: План үтәлешен Мәнди анасы да әйтә ала. Сораганга жавап бирсен! Компьютер дәшмәде. Бу хәл безне кыюландырып җибәрде. Ә нинди яңалыклар ишеттең? дип сорады кемдер Акыллы машинабыз авызына су капты. Шуннан файдаланып, аны яңадан- яңа сораулар белән күмдек Белмәсән. белмим, дияргә кирәк! Нәрсә чыгымчылаган буласын9 — Бәлки, син без ишетмәгән мәзәкләрне беләсеңдер, ә9 Сөйләп җибәр! Ә сәркатип кызыбызны кичә өенә кем озатып куйды? Ә-ә. белмисеңме! Шул-шул менә Компьютер чыгымчылавын дәвам итте. Ул безнең бүлектәге хәл-әхвәлләр белән таныш түгел шул әле Белмәссең, киләчәктә, бәлки, бу сорауларыбызга да чатнатып жавап бирер бу тимер шайтан. Әмма ләкин бу юлы теше үтмәде Без «Кеше акылын алыштыра алырдай машина буламыни ул!»- диешеп, җиңүчеләр буларак, зур канәгатьләнү тойгысы белән таралыштык.

Полякчадан Шамил МАННАНОВ тәрҗемәсе