Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мөхәммәт Садрига 80 яшь

«Бәхет турында җырялар язган. «Сайра, сандугач» дип эндәшеп, аның моңында «безнең илдән матур ил юк» дип тәкърарлау ишеткән шагыйребез, хезмәт һәм сугыш ветераны Мөхәммәт ага Садрига май аенда 80 яшь тулды. Бәхет төшенчәсеннән башка, чыннан да шагыйрь гомерен күзаллап булмыйдыр. Әйе. бала чагыннан ук ятим калып, авырлыкта үскән, әмма «бөек бишьеллыклар» чорында «ударник эшче»дән ударник шагыйрь»гә әверелгән — Такташ чыгышларын тыңлаган, турыдан-туры X. Туфан һәм М Җәлилләр ярдәмендә әдәбиятка килгән егет бәхетле бу шыймы? Каһәрле Сталин диктатурасы елларыннан да. сугышлардан да исән-сау калып. «Мин Берлинны алдым!» дип горурлык кичергән — орден-медальләр тагып илгә кайткан кеше бәхетсез була аламы? Сугыштан соңгы авыр елларны, авыл тормышын матур дип ышанып, ихлас-садә әсәрләр язу. катлаулы, болгавыр чорларда илһам таба алу да бәхеттер, бәлки? Хәер, бу чор әсәрләренә карата галимуәнаб вакыт үзенең сүзен катгый итеп әйтсә дә, чараң юк... РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Почет билгесе» ордены кавалеры М. Садри бүгенге үзгәрешләр яктылыгында да үткән яшьлеге, «яшәсен дә яшәсен, дип. бөкресе чыккан», алданган, бүген инде уз урынын яшьрәкләргә эстафета иткән уз буыны турында да сыкранып язмый. Ул— һаман да үзен солдат, сабыр ир һәм шагыйрь итеп тоя Мондый егетлек үзе ук бәхет түгелме? Укучы- ларыбызга бу санда тәкьди и ителә торган юбилей шигырьләре дә шу t хакта сөйли, безнеңчә.