Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син сугышны оныт, диләр

«Безгә каршы монда бик күп татарлар сугошш. Алар акылларыннан язган кешеләр һәм мин татарны төшемдә күрергә дә куркам...» (Немец гаскәрие Рудольф) Вольфганның Сталинградтан Германиягә язган хатыннан ) Син сугышны оныт, диләр. Ул күптән үткән, диләр. Ул җирләрдә иген үскән. Булган да беткән, диләр... Юк. онытмыйк кан-яшь койган Ул елларның һичберсен; Тик үлгәннәр сөйли алмый Күргәннең бөтенесен. Дон янды. Днепр. Висла. Янды Мәскәү елгасы.. Ут диңгезе игте фашист Басып алган дөньясын. Җирнең асты өскә килде Җәһәннәм итте фашист. Мин сезне җиңел җиңәм дип. Иделгә җитте фашист Үз телен шәп белгән тагар Урысча да өйрәнде (Ә фашистлар лыгырдавын Тыңларга да җирәнде): Ни шагу назад! дип. татар Әйтте урыс дустына. Вместе насмерть стоим! дип. Басты хәтәр постына Шундый боерыклар ишетте Фройт ia. ут эчендә: Утлы яшен егәрлеге Булды татар көчендә Бу батырлыкны тарихчы Чын исме белән атар Янса янды, үлсә үлде. Чигенү белмәде татар Ут капкан кайнар Иделнең Ярында пеште фашист; Иделле татар үченнән. Миллионлы дуслык көченнән Кәкрәеп төште фашист Әйе. атакада татар Йә яшен, йә ут булды Ул фашистның котын алып. Канын коеп юк булды. Ә ярасын бәй тән алгач. У I тагын басты сафка: Канга кан! Без яшь гомерне Бирмәбез арзан хакка (. ин сугышны оныт гиләр. Булган да беткән, диләр. Мондый сүзне яман атлы Надан йә дошман сөйләр. Күңел уйлый, хәтерли... Күңел уйлый, күңел йөри. Оча әллә кайларга... Аякларым гына менә Теләмиләр атларга.— Җитәр инде, диләр алар, Күп чаптың чит-ятларга. Иделдән үттең Днепр. Одерга, Дунайларга. . Чибәр кызлар сине үпте. Булмадың син кайларда?! Җиңү яулап Ватаныңа, Үткәч ут өермәсен. Нечкә билләрне кочаклап, Синме ул биемәдең?! Яшь чакта көчле идем шул. Кайда да сынатмадым, Иделдәге татар данын Дунайда да акладым. Өйгә кайтыр алларыннан Сугышчылар ялында Штрауска биедек без. Төшебезгә дә кермәгән Император* залында. Өйгә кайткач, Идел-йортта Ачтан егылып үлмәскә, «Биетте» безне Сталин Ачлы-туклы хезмәттә. «Яшәсен!» дип эшләгәнбез, «Яшәсен!» дип янган без, «Яшәсен!» дип бөкре чыккан. Хәлдән тайган, арган без. Ә кемнәр яшәгән икән Безнең «яшәсен»нәргә? И раббем! Мәскәү яшәгән Безне санап юләргә... И әрәмгә үткән яшьлек. Мин сине күзалладым. Мәгънәсез бу «карт-аю»дан Яшь акты, түзәлмадым. ' Вена шәһәрендәге Австрия монархиясенен император сарае (Хофбург) 1945 елда, вакытлыча совет офицерлары йорты иде. 1993. Ә шулаен мин шулай да Әйтим шушы уңайда: Ба г тал абзыйча «кабергә Чират» тормыйм хәзергә: Тая-тая карт аягым. Тотып таем-таягым. Тышта саф җиңел һава дип. Йөрәккә дә зур дәва дип. Хатынкызлар артына. Басам сөт чиратына... 1992 Пегасым, ак канатым И Пегасым, Пе1 асым син Илаһи акбүз атым! Алмагач чәчәк атканда. Кошлар дәртле сайрашканда. Бер серләшик, канатым. Син ачтың тоягың белән Изге илһам чишмәсен. Ул мәңгегә дәвам итсен. Буыннан-буынга китсен. Рух чишмәсе кипмәсен Минем дә илһам канатым Син бит, кадерле Пегас; Әллә ач. ятим үскәнгә. Яшьлек солдатта үткәнгә. Җырлатт ың бугай бик аз. Хисләрем кәгазь бигенә Төште күз яшем тулып. Күп жырмоным ил сагында Каплы сугыш учагында Яндылар солдат булып. Сихри чишмәдән дәрт алып. Илһамым, акбүз агым. Илем өчен янып-көеп. Казан һәм Иделне сөеп Җырладым, ак канатым. Зур теләгем шул. канатым Тәнем көл булсын җирдә. Җаным синнән һич калмасын. Ул былбыл булып сайрасын. Ят саен гуган илдә! Мәңгелек син. и Пегасым. Илһамым, акбүз атым. Алмагач чәчәк атканда. Кошлар дәртле сайрашканда Кочам сине, канатым! 1993.