Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Флүс Латыйфига 50 яшь

Флүс Латыйфи (Латыйпов Флүс Фатыйх улы) 1943 елнын 3 июнендә Татарстанның Мөслим районы үзәгендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң. Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә, икенче курстан армия хезмәтенә алына Аннары Казан дәүләт университетын тәмамлый Флүс Латыйфи әдәби иҗат белән бала чагыннан ук шөгыльләнә. Аннары инде хикәяләре һәм очерклары республика гәзит-журналларын- да даими басылып килә. Хикәяләр һәм лирик повестьтан торган «Кырагай» исемле беренче җыентыгы 1988 елда дөнья күрә. Шул ук елны «Вөҗданыңнан сора» дигән китабы да басылып чыга Очерклар һәм публицистик мәкаләләрне туплаган бу җыентык өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының X Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. 1992 елда Ф Латыйфиның повесть һәм хикәяләре тупланган «Ак-карага тимәскә» исемле күләмле җыентыгы да укучыларга барып иреште. Ләкин прозаик буларак киң танылуны ана «Хыянәт» романы китерде. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән соңгы 17 елындагы вакыйгаларны тасвирлаган бу әсәр 1991 елны «Казан утлары» журналында дөнья күрде Быел бу роман аерым китап булып басылып чыгачак. Хәзерге вакытта Ф. Латыйфи «Татарстан хәбәрләре» гәзитендә әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Ул — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм «Казан утлары» журналы юбилярны туган көне белән котлыйлар һәм иҗат укышлары телиләр