Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАНӘЛӘР

 

Манә — манәне ачар, Манә белмәгән качар. Кил. бер манә әйтим мин, Манә күңлеңне ачар Кыя кыяга багыр. Кыядан силләр агыр Борма мыек булганда. Сакаллыга кем барыр! Бакчаларда нармыдыр1 . Сөтнен агы кармыдыр9 Ярым, синен кальбеңдә Мина урын бармыдыр9 Күзләрегез күмерме. Кичкән көннәр гомерме9 . Бер мәктүпчек язмыйсыз. Йөрәгегез тимерме9 Канәфер алачаксын. Саргаеп сулачаксың Анаң белән сөйләштем: Минеке булачаксың! Ай туар Аестаннан, Көн туар Көнесганнан. Минем җаным карбыз тели Яр үстергән бостаннан Шау урман томан булса. Кулымда лимон булса. Син мине егьлатмас идең. Эчендә иман булса! Йөзе) емдә ике каш. Берсе алма*, берсе таш. Сөйгән кызым сорасагыз. Камыш буй ул, каләм каш. Шәфзалы1 агачлары. Төрле чәчәк башлары. Тартылган жәягә охшаш Минем ярнын кашлары Кыя төбен ут’ басты. Алтыннарым тут4 басты Килермен дидең, килмәдең. Йөрәкне кайгы басты. Кыядан үрләр идем. Сызгырсаң, дүнәр идем. Утта калдым кайгыңнан, Өф! дисәң, сүнәр идем Я гьмә кордым байгышка. Килмәсен дип арышка Миннән башка яр сөйсәң. Эчем гулыр карзызпка. ' Нармыдыр I ранагмадыр 1 Шәфталы персик ’ Уз үлән . 4 Туз IVTI4K МӘ1 ЬНӘССН !■' Шул тауларда бер кош бар, Канатында көмеш бар. Киткән ярым килмәде. Әлбәт, монда бер эш бар! Кара казан эчендә Пешергәнсең ашыңны. Уйнатма, кыз. кашыңны. Атаң кисәр башыңны! Аймысың. йолдызмысың, Киленмесең. кызмысың? Мин бу төн киләчәкмен. Өеңдә ялгызмысың? Ай түгелмен, йолдызмын. Килен түгел, мин кызмын. Төнлә килмә ялгызың, Көндез өйдә ялгызмын Армут далда' салланыр, Саллангачтып балланыр Егет күпме багыр булсын. Кыз каршында ялварыр! Бакчаларда гиздердең. Кемлегеңне сиздердең. Мин сине сөяр идем, Син үзеңнән биздердең. Бер далда ике алма. Берен ал. берен алма Җаным, Газраил баба. Малым ал, ярым алма! Күктә йолдыз йөз алтмыш. Кашларың каләм чатмыш8 9 . Бар галәмне туфрактан, Сине — нурдан яратмыш! Су өстендә фонарем. Янармын да, сүнәрмен Яр капкасын какканда, Егъласам да, көләрмен. Китәм дисең, җаным, кит. Китсәң, мине алып кит Әгәр алып китмәсәң. Утка мине ягып кит! Диңгез томансыз булмас. Егет парәсез’ булмас. Яры гүзәл егетнең Башы бәласез булмас. 8 Армут далда—груша агачында, ботакта 9 Чатмыш — сызылган. ’ Парәсез—акчасыз. Кыш көне кар татлыдыр. Җәй көне нар татлыдыр. Кардан, нардан да бигрәк. Валлаһи, яр татлыдыр' Таштан былбыл үтәрме. Чүлдә дә гөл бетәрме Җандай күреп сөймәсән. «Сөям» дию җигәрме’' Бакчаларда сат булмас. Кышлар үтми, яз булмас Күршедән кыз сөйгәннең Йөрәгендә яг' булмас! Бакчаларда гөл булыр. Сайрарга былбыл булыр Сөйгән ярын алмаган Яна-яна, көл булыр' Кулыңдагы сәгатең Уртасыннан бүленсен Миннән гайре яр сөйсәң. Елан булып күренсен! Дам2 өстендә бер гүзәл. Дамны тирәли гизәр. Кулында бер кызыл гө г. Үзе гөленнән гүзәл Күктә очкан когиларнын Канатлары кайрылмас. Картлар сүзе бик гуг ьры Тырнак иттән айрылмас Куллары көмеш кебек. Бераз огнемет кебек Сөеклем килде, KHI ге. Әйтерсең бер гот кебек Бакча тарлыктан еглар. Айва нар өчен елар Бүген туган балалар Я рең яр өчен елар Сөюем алай т үгел, Алз ындыр, калай түгел, Морадка җитмәк өчен. Кәгүе кулай гүгел. Мендем чия лалына. Ботаклары салына Мин ярымны бирмәмен Бәген дөнья ма гына' 1 Яг май 1 Дам дамба Иркемне пычакладым. Өемне чәчәкләдем. Ярым искә төшкәндә. Ястыгым кочакладым. Капкалары калындыр, Күршеләре залимдер. Анасы ни дисә дисен. Кызы минем малымдыр. Тәрәз төбең гөл булсын. Эче тулы су булсын. Әгәр мине алдасаң, Гөлләрең корып сулсын. Бер йөзегем бар минем, Бармагыма тар минем. Үлү бар, аерылу юк,— Шундый кальбем бар минем. Меним дисәм, атым юк, Алыйм дисәм, рәтем юк. Ал битеңә чебен кунган... Чебен кадәр бәхтем юк! Кил карлыгач, карлыгач. Канатларың жәеп ач. Алачак булсаң син мине, Ятка бирмә — алып кач! Кашларың уйды мине, Күзләрең суйды мине. Орды үтералмады, Тик яралады мине. Башыңдагы такыяң, Борма-борма кыегы. Мин күргәндә бик яшь иде. Инде үскән мыегы! Ат алсаң, налына* бак, Аннан соң ялына бак... Ярыннан айрылганның Бер көнлек хәленә бак. Алма дисәм, нар икән, Боз дигәнем — кар икән. Күз алдымнан хыял кичте, Хыял түгел, яр икән! Диңгез өстендә каек, Чыгың дуслар, багаек. Эчендә ярыбыз булса. Ал яулыклар болгаек. . Ай туар, ат атланыр. Бу эшкә кем шатланыр. 1 Налына - дагасына. Минем хәсрәт-зарымнан һавалар болытланыр. Күземнең карасына. Гөл чәчтем арасына Сөюем сихәт булсын Йөрәгең ярасына ЧЫҢНАР Чың турындагы - чыңнар Чын дигәне нидер ул? Килештерсәң. Чыңнан чикмән тегәрмен, ирештерсәң! Картка, яшькә чынламак түгел гаеп. Бераз бәет әйтәем. күнлек табып Ачы җавап бирсәң дә. һич моңаймам. Мин гел чыңлап яшәгән чын нугаймән Шайтанга чарык кидер! гем, калсын данга. Чыңчы икәнең белим, чык мәйданга Чың белмәгән җыеннан иргә качар. Шулай байгыш үз серен үзе ачар. Әүвәл яшьләр чын әйтеп, гаң аттырган. Үзләренә дус-иш шулай api гырган Чыңлаганда аклыңны җыеп чыңла. Сүзләреңнең мәгънәсен белеп чынла Чыңчымын дип, чи: якка алып качма. Чәчкәләп, үз сереңне үзең ачма Чың әйткәннең авызы бер данәдер. Аны ишеткән колак мең данәдер. Кар яуганда, һәрбер җир бияз’ була. Берәүләргә чың нәкъ тә пияз* була! Туй җыйнында чыңлашмак бик кирәктер. Чыңның кайнар чишмәсе гик йөрәк гер Чын бслмәсәң. чигенер җир тапмассың. Әгәр белсәң, үбәр яр син тапмассын! Чыңнарга килгәнмен, чынлаячакмын. Йә елагын, йә елап кайтачакмын. Шайтан мендем, җен җиктем, гаскәр кичгем’. Унике чувал чынымның берен чинпем 1 Бияз ак 1 Пияз сугам ’ Кичтем киттем, үт гем Мур кыргыры, чал аты алып качты, Унике чувал чыңым юлга сачты. Ай туса, ахшам була, көн туса, саба, Чын әйтешик дисәң, жил, я мәрхаба! Чың белмәсәң, чык монда, өйрәтермен, Чыңнан озын жеп ясап, терәтермен! Туйдан-туйга менгәнем бер җирәнчек1 . Чыңнап чыңчы тумый, яңа өйрәнчек. Өннән чыккан еландай укталасыз. Чың белмәгән яшьләрдәй, тукталасыз. Безгә иләшкән сау калмас, телен тешләр. Чың белмәгән егетләр бүген нишләр? Чыңчы егет икәнсең, чык, мин күрим. Акылыңны үлчәп бер, чөйгә элим! Чыңчы хатын булсаң син, әйдә, күрим, Чыңыңа җавап сорсаң, әйтеп бирим. Менгән атым кан-жирән, тимгелле-күк. Чыңчылар белән чыңнаган көнем күп. Ачы алма, татлы армут ашамыйм. Алтмыш чувал чыңым бар. тик башламыйм! Җаваплы чыңнар 1 Егет: - Әйдәгез, кызлар, чыңлыйк, чың гөрләсен, Дошман күзе биш булсын, пәрдәләнсен. К ы з: — Мин ризамын сүзеңә, әйткәнеңә. Татлы бәлзәм булыйм дәрт-куәтеңә. Егет - Кара айгыр иярләп, койыңнан2 кичтем. Төшемдә синең кулыңнан ширбәт эчтем. Кыз: Кара айгырың өстендә койымнан кичтең. Ширбәт эчми, кулымнан гыйшык эчтең. Егет:— Бер күрүдә, мин сине җандай сөйдем. Чибәрем, сине кайгыртып, яндым-көйдем. К ы з: — Ятсам, ястык чылатам, торсам—яулык, Морадыңа җитәрсең, телә саулык! 2 Егет. — Мона. сәлам-аләйкум өегезгә. Ат атланып, ерактан килдем сезгә. К ы з. — Мәгаләйкүм әс-сәлам, аһ. бер данәм. Атың кайда бәйлим, кадерле лаләм? Егет: — Кадерлеңнең чәчәге — майның гөле. Син булгансың бакчамның ямь, былбылы. ' Җирәнчек — җирән атчык мәгънәсендә. 1 Коныннан — авылыңнан Кыз: Асылда мин һәвәсмен кызыл гөлгә. Син карлыгач, мин былбыл, очыйк бергә. Егет: Кафтаныңны кем кисте, билен уймый. Көн дә сине күрсәм дә күзем туймый. К ы з Пәнжәрәмнен1 пәрдәсен жил күтәрер. Син күтәрми, күңелем кем күтәрер? Егет Биш пароход, биш көймә, ялгыз каек. Син Ай булсаң, мин Йолдыз — кавышаек! 3 Егет:- Мин бу якка килдем, йөрәгем янып. Кайсы талга кунаем. канат язып? Кыз: Мәгаләйкум әс-сәлам. ди икәнләр. Чыинап сәлам биргәннәр—кем икәнләр? Егет: Каракчура койыбыз. Күл өязе Белмим чыңның исен дә. күңелем язы К ы з: Актыр койның тавыгы, күктер казы. Белмим ятлар теләген, мин бай кызы Егет: Суда күрдем сурәтең, юдым ярмам. Күләгәңә газизмен. үзеңә зармән К ы з Ул биш бирсә, мин алты, ун бирсә унбиш. Мин бер жавап биралмыйм. атамнан белеш Егет: Чыдамым чыгырдан чыкты, сорап белешим. Әгәр риза булмаса. ул чак нишлим9 К ы з: Чыдамлык пылавы майлы, туймас карын. һәркем үзс белә үзенең зарын Егет: Соратканда, бирмәде анаң, бабаң. Инде миңа булмасаң. хәлләр яман К ы з: Мин касә ясадым ал чаганнан. Егет булсаң, ал да кач карчыгадан. Егет: Ал кадифә ясыйм көн ачылганнан. Чык мин алыйм да качыйм карчыгаңнан! Төрле чыңнар 1 Аһ дигәнче яныңда мин булырмын. Битең сыйпап, күзеңне йомдырырмын Алтынлы фәс башыннан авып тора. Кыз дәверен читәннән уңып тора Дошманнарым сәй.мәсә. инде сөйми. Айдан якты йолдызым өчен көнли. Ил авызын илле ыштан да япмас. Якыннардан кем генә серен сатмас. Сөйли бирсен сөйләгән, тыя алмыйм. Син бит минем каршымда туган аем. • Пәнжәрәмнен тәрәзәмнең Суда күреп, күләгәдә алдандым. Күләгәң дә газиздер, сиңа зармын. Димче юллап, бирсә атаң, алырмын, Җаның сөйгән җирләргә өй салырмын. Тәрәзәңнең пәрдәсе ак сатиннан. Якма мине утка, аер ялкыннан. Сукбай дигән имансыз билен буар. Хәйләкәр күп белер, сусыз юар. Акыл синдә — аккан су. фикер — дәрья Күренмисең, килмисең, ни булды, йә? Акыл алтмыш, беләсең, фикер җитмеш, Ал кушаклы кулымнан бер кош китмеш. Туйда давыл дулаттык һәм дә зурна. Табыннарны бизәде майлы бурма'. Давыл, даре, дөмбәләк һәм киманә, Тирә-якка таралды чың вә манә. Өй алдымда миләүшә, нәркис, нанә. Син анаңа төпчек, мин дә--бер данә. Ялган дөнья кайгысы йөзне сарган. Авыр башы үлчәүнең безгә ауган. 2 Йә бисмилла, йә алла, чыгыйк юлга, Бер-ике сүз бар әйтәсем, син тыңла. Син әйткәнче, мин әйтәм, тыңла элек, Яр буеннан су ага таудан килеп Кулдагысы сау булсын, дөньяң уңсын, Хозыр Ильяс йортыңда дога кылсын. Алла, дигән ач калмас, айва тешләр. Ике йөрәк бер булса, дошман нишләр? Әйт ә бирсәм күп була, итем сабыр, Мин үлгәнне җир тоймас, алмас кабер. Бик ерактан килгәнсең, кунак егет, Тормыш дустың булырмын, булма җебек! Әйдә, кызлар, чың әйтик, булмасын соң. Өскә яумас ут — битәр үлгәннән соң. Кара мыек, чал калпак көлемсери, Безне лаек күрмиме — күр. ни сөйли?! 1 Бурма — кырым татар милли ашы. Габбас Хафизов яшь кеше түгел. Гомумән, сонгы елларда Татарстан Язучылар берлегенә, әдәби консультация билегенә кулъязмалар. яшьләрдән бигрәк. КүбрӘК ОЛКӘННӘрДӘН КИЛӘ. Га тар әдәбияты мәйданында мондый хәл килеп чыгуга горле сәбәпләр бар. Шу тарный берсе барыбызга да мәгълүм: бешен яшьләр тутаи телләп нык читләштеләр, моны без яшәт ән чор, безнен тормышка туры килгән тарихи шартлар тудырды. Ә тутан тел аркылы белем, тәрбия алып калтан кырык яшьлекләр. илле яшьтәгеләр һәм аннан да олкәнрәкләр — татар теленә тугрылыклы хәлдә яшәгәннәр, әдәбиятыбы з белән кы зыксынт аштар. үзләре дә ижат итәргә омтылганнар икән. Араларында монарчы фәкать әнкә гел сферасының тараюы, «автоном» республикабыз ярлылыгы, нәшрият мәйданыбыз тарлыгы һәм башка моһим сәбәпләр аркасында тына зур әдәби мәйлаша чытып жнтә алмаганнары, әмма күңелләрендә (сүн термин.» саклап!) һаман милли мои. әдәби, шигъри матурлык уты йоргүчеләре дә бар. Габбас Хафизовны мин шундыйлардан саныйм. Ул Апае районының Әжем авылында ит енче т анләсеидә т ут аи. Шуннан хәрби хезмәткә алынтан. Хәрби хезмәттән соң да итенче эшенә тугрылыклы булып калтан -авылына кайткан һәм ижат газабын ла тимерлеккә үзенә юлдаш иткән.