Логотип Казан Утлары
Эротик поэма

ӨЧ ҮБЕШҮ

1. Кичке үбешү

Сәнең җаның бәнем
корбаным улсын,
Кулың ястык,
сачең юрганым улсын!
Г.Кандалый.

Алар икәү генә калды
авыл читендәге өйдә…
Җир шары әйләнә бирде
күнегелгән җайлы көйгә.

Кайдадыр көн, кайдадыр төн,
ә кайдадыр таң беленә…
Кайдадыр туй… Кайда кайгы —
кемдер үлә, кемдер бөлә…

Кайдадыр бөек ишектән
чыгып килә яңа кеше.
Мильон хатынның үзәген
шакый гына ире төше…

Ә биредә өй эченә
тула гына әле эңгер.
Эңгер сөюнең йөгәнен
салдыра ул, дигән кемдер.

Һәм ул кемдер бик хаклыдыр:
ир һәм хатынны биләде
сөюдәге азатлыкка
ирешеп карау теләге.

Әллә кайдан килде бер өн:
тик сөюдә генә кеше
дөнья гаменнән котыла,
ялган әхлак бавын чишеп!

Сөю үлемдәй ләззәтле,
ул яшәү кебек газаплы…
Тик йөгәнсез гашыйкларга
килә илаһи азатлык!..

…Сагынычлы җылы сүзен
әйтәм генә дигән иде,
ирнең дәртле ирененә
хатын иреннәре тиде —

утка ялкын, суга дулкын,
балга колмак тигән кебек…
Түшәм ботаклары күрде
үбешү касәсе төбен…

Энҗе эзләүчеләр сыман,
чоңгылларга чумды телләр.
Алар ни тойганны белсә,
һәркем тел булырга теләр…

Чоңгылдан чыгам дигәндә,
телне ала тешләр кысып.
Нәкъ шул чакта аңа иңә
иң татлы сүз яралгысы:

ләззәткә чыдаша алмый
дулаган сүз, котырган сүз,
шагыйрьләр теленә күчеп,
җырга әйләнә торган сүз…

Ялгыз өйдә ике гашыйк
бер-берсенең кочагына
сеңделәр дә эләктеләр
дәртләренең ут чагына.

Эределәр дә чүктеләр,
авып киттеләр идәнгә,
сүзсез генә уфтандылар
катлы-катлы киенгәнгә.

Хатынның түш төймәләрен
ирнең елгыр бармаклары
эһ иткәнче үк чиштеләр,
сихерчедәй кармаланып.

Хатынның кайнар куллары,
әйтерсең лә ялгыш кына,
әллә нәрсә эзләделәр
ирнең тар бил каешында…

Буйлары буйлап дулкыннар
йөгереште, тынды, шашты…
Ә идәннең такталары
шундый итеп ыңгырашты —

тәрәз төбендәге гөлләр
бер-беренә үрелделәр,
аң югалтып, караваттан
авып төште ап-ак мендәр.

Хәтта кояш кире керде,
яман эштер, диеп уйлап…
Хатынның төз аяклары
йөгерә иде түшәм буйлап…

Гашыйкларның дәртле хисе
ярларыннан тулып ташты…
Ә идәннең такталары
кеше булып ыңгырашты,

бу мәҗүси тән биешен
үз өстендә тоя-тоя…
Көнләшүгә чыдамыйча,
чыгып качты өйдән кояш.

Идәннең аһы-уһына
кушылды хатын да, ир дә.
Бу мизгелдә фәкать бәхет
хөкем сөрә иде Җирдә…

Бәхет тәхеткә күтәрде
ике түземсез кешене…
Кичке шәфәкътә үбешү —
тәвәккәлләр үбешүе!
* * *
Такта идән… Йомшак келәм…
Ике гәүдә җәйрәп ятты.
Яман күздән саклап, кояш
өсләренә эңгер япты.

Ялгыз өйдә ни булганын
бер генә кем дә күрмәде.
Караңгыда ишетелде:
— Чишенеп тә өлгермәдек…

— Карават та менә генә.
Без оныттык аның барын…
— Тилекәем, бердәнберем,
түземле бул моннан ары.

Мин дә бит сине сагындым,
яңгыр көткән бакча кебек,
ачып йөрәгемә баксаң,
яргалана язды кибеп…

— Мин инде сүнгән күз идем,
санаулы иде минутым,
син дәртемә тын өрдең дә
дөрләттең яшь чаклар утын.

Син мине җәннәткә керттең…
— Соң, ачкычы синдә иде…
— Һәм мин анда аңым җуйдым,
ләззәтнең төбенә тиеп.

Анда тәнсез идем, ахры,
җан гына тик, җан гына тик!
Сиңа мәдхия җырладым
бар җәннәтне яңгыратып…

— Юк, кадерлем, син ялгышма,
тәнле идең… Тәнле идең.
Син фәрештә түгел ласа,
шагыйрь идең, тәмле идең.

Мәдхияне мин җырладым
мәхәббәткә, назлы ярым,
син ишеттең генә аны,
һәм кушылдың гына бары…

Тукта әле… Чәй куйдым бит,
чәйнегем бит утта күптән…

Хатын аш ягына чыкты.
Чәйнектә су кайнап беткән,
комсызланып гөжләп тора:
тизрәк су салыгыз, тизрәк —
юкса, идәндә аунаган
ир кебек төшәрмен изрәп!..

Һәм чәйнеккә салынды су —
әйдә, кайна ташып-ташып!
…Хатын кендеге өстендә
ирнең учлары тоташты,
ефәк эчке күлмәк буйлап
өскә таба шуыштылар…

Ә хатын, аркасы белән
ирнең йөрәк чаңын тыңлап,
торды тын да алалмыйча,
беравыкка өнсез калды,
һәм ир аның ике Аен
кайнар учларына салды.

Бармаклары капшап тапты
Айларның биек үрләрен…
Тетрәп куйды шунда хатын,
күзләре берни күрмәде,

колаклары ишетмәде,
чак-чак ачылды авызы…
— Мин сүнеп тә өлгермәдем,
ә син яңадан кабыздың…

Үз учлары белән хатын
тотып алды ир учларын,
пышылдады башын борып:
— Кыс очларын, кыс очларын…

Ир үтәде… Хатын иргә
аркасы белән сыенып,
аның иреннәрен тапты.
Комачаумыни кыенлык?!.

Иреннәр, җилемнәр кебек,
беркетте ике кешене.
Аһ бу кичке үбешүләр —
түземсезләр үбешүе!

Аһ бу кичке үбешүләр!
Тәннең аңсыз чагыдыр ул —
мәхәббәтнең ләүкәсенә
менми генә чабынудыр…

2. Төнге үбешү
Иляһи, ошбу матурга
Насыйб ит бергә ятырга,
Үбеп агызны татырга…
Г.Кандалый

Авыл читендәге өйдә
түшәк түши гүзәл хатын.
Хатын-кыз җәйгән ак япма —
һәрбер ирнең яшәү хакы.

Әйтерсең лә ул—ак кәгазь…
Дулап илһамлана хыял —
җанын рәссам итә дә ир,
җәннәт багы ясап куя

чишмәләре, күләгәле
җылы аланнары белән,
баш өстендә бәллүр гөмбәз,
аяк асты хәтфә келәм—

ят та ауна теләгәнчә,
йә теләгәнеңне аунат!
Ике дөньяның берсендә
табалмассың мондый аулак.

…Әйтерсең лә ул ак япма —
бер шагыйрьнең дәфтәр бите,
һәм ул аңа шигырь яза,
һәм дә яза шундый итеп —

үзе яза, үзе елый,
үзе елый һәм ялвара:
йа Ходаем, сөю җибәр —
гомер зая узып бара,

тау елгасы кебек сөю!—
Агызсын ул бәрә-суга,
шашкын судан ялкын керсен
минем йөрәк ярасына,

янгын кабынсын аңарга,
янсын да әйләнсен гөлгә —
судан ялкын алган йөрәк
гөлгә әверелә белә!..

Ул гөлне алышмас идем
алмазларга һәм алтынга,
бирер идем сөйгәненә
ак түшәк җәйгән хатынга…

Ә авылда, ялгыз өйдә
түшәк түши гүзәл хатын.
Бу күренеш, бу вакыйга
һәрбер иргә шундый якын,

ул моны үз гомерендә
мең күргән һәм мең оныткан…
Тик истә зөфаф төнендә
эзләгәне бер тамчы таң…

Хатынның һәр хәрәкәтен
карап торды ир шаккатып…
Арыслан күк ташланырга
омтылса да вакыт-вакыт,

үзен тыярга көч тапты,
сынса да түзәр тәкате…
Ул көтте төнге үбешү
бирәчәк бәхет сәгатен.

Ә ул сәгать якын иде…
Һәм менә килеп тә җитте,
дип уйларга өлгермәде,
тәрәзәгә кемдер чиртте.

Борылсалар-карасалар
сискәндергеч шул тавышка —
ирнең балачак күршесе
күзләре белән ябышкан

тәрәзә пыяласына,
елмая һәм нидер ымлый.
Ир уфтана, чырай сыта…
— Нишлисең, кертмичә булмый…

*
Күрше шактый салмыш иде —
сүзне учлап чәчә генә:
— Хатынга әллә ни булды —
һич кундырмый чәчәгенә…

Тиздән, малай, бер ай була,
ничек, дим, түзәргә кирәк,
әнә, мәйтәм, ботакларын
җиргә керткән хәтта тирәк.

Мин инде бер ай авырлы,
дигән була, ну булса соң!
Мин ач, ә ул бирми тора
пешергән майлы сумсасын —

башларым әйләнеп китә
ул яныма килгән чакта…
Ярый ла аеры йоклыйбыз —
ул түр якта, мин почмакта.

Китап шулай куша, вырач —
түзә күр, ди, бер-ике ай,
дүрт кыз таптым, бу юлыга
алып кайтам, ди, бер малай…

Малай хакына түзәмен.
Ә үзеңнең малай бармы?
— Бик тугарылып сөйлисең,
разве, күрше, алай ярый—

хатын-кыздан яхшы түгел,
тәлинкәне алмаштырыйк…
— Була, була, агай-эне,
кергәчтен дә берүк сорыйм
дигән идем: бу хатының
элеккесеме, яңамы?
Элеккесе сары иде,
әллә шунсы буянганмы?

— Сүз ул хакта бармый, күрше,
авыл ничек яшәп ята?
— Ничек яшәсен ди авыл,
ул тиз караңгыга бата,

күп өйләрдә телевизор
җимерелгән. Кем төзәтсен?
Мачтыр үзәктә һәм килми,
барып аңа кем сүз әйтсен?!.

Халык нишли? Ятып йоклый…
Дер селкенә юрган асты —
түзсен генә имән диван,
түзсен генә мамык ястык!

Минем, күрше, әфсен укып,
өйләрнең һәр бүрәнәсен
пыяла итәсем килә —
ну гыйбрәткә өйрәнәсең,

эчтәге хәлләрне күреп,
патамушты һәрбер өйдә
бөдрә чәчле җылы бүрек
кидертелә таза чөйгә…

Икәү бергә карар идек
шаклар катып, таңнар калып.
Хәзер бездә дә китапча
ду китерә инде халык.

Төрле-төрле брошюра
алып кайталар каладан…
Сөешү дигән һөнәрдә
булганбыз без чеп-чи надан.

Мин дә күрдем рәсемнәрен.
Адәмнәр тәмам шашканнар —
әкәмәт әмәлләр белән
әллә ничек тоташканнар…

— Синең, күрше, патефоның
гел бер көйне әйләндерә…
— Ач әтәч төшенә, малай,
тавык белән тары керә…

— Кибетләрдә нәрсәләр бар?
Шулар турында да тыңлап
китик инде—беләсең ич,
без авылда сирәк кунак,

әллә нигә бер кайтабыз,
менә көзләр җиткәч кенә…
— Әнкәң өч ай өй саклады,
син кайттың ул киткәч кенә.

Серле кайттың… Ә чәчең чал…
Ә күзләрең майлы-майлы —
күрәсең, әле һаман да
дәртең көчле, каның кайный.

Карале, онытып торам —
авыл гадәте буенча,
мунчага әйтергә кердем,
сезне көтеп тора мунча.

Без инде эссесен алдык
хатын белән… Әйтсәм әйтим —
хатыным була торып та
мин мунчада калдым «ятим».

Ә хатыным минем шәпле,
дүрт бала тапкан бу диеп,
билләһи, беркем дә әйтмәс,
һич тә туеп булмый сөеп.

Ләүкәгә менгәнен күрсәң!..
Ник мин рәссам түгел икән?
Шул кыяфәт аны күрсә,
Урманче да һуштан китә…

Түзалмадым… Миңа шунда
әллә нәрсә генә булды —
кулым белән ялгыш кына
чәчәгенә барып кундым.

Күбәләк шикелле генә…
Дәртем кызуында пешеп…
Күрәсеңме, кул күгәргән,
бу—себерке сабы эше…

Бер чиләк салкын су белән
кызган дәртемне шиңдердем,
чыгып яртыны эчтем дә,
менә, яныгызга кердем…

*
Күршеләре чыгып китте.
Кабат ялгыз ике гашыйк.
Алар өчен бик шәп булды
төнге үбешүләр башы.

Тәмам курыкканнар иде
күрше белән җил керер, дип,
хиснең инде дөрләп киткән
утын өреп сүндерер, дип…

Баксаң, киресенчә булды.
Җил утны дөрләтте генә,
ир-егетнең һәр төшенә
ялкынны үрләтте генә.

Хатынның җаны кайнады —
чәчрәп очты тамчылары,
күзләренә төн иңдерде,
йөзләренә таң чыгарды.

Аңа әллә эссе иде,
әллә суык иде аңа—
Үзе эчтән чартлап яна,
үзе тыштан калтырана.

— Кадерлем минем, тәтием,
бу дөньяда син бердәнбер,
яктылык җанны җәберли,
сүндер утны, тизрәк сүндер…

Һәм ут сүнде ялгыз өйдә.
Тышта, шәмәхә гөмбәздә
тик көмеш Ай янып калды…
Салкын нурлары тәрәздә

кызыксынучан күз булып
ялтырады шактый озак,
керфекләрен чаршау аша
ак түшәккә суза-суза.

Ә түшәктә… Йа Ходаем,
матур сүзләр алыйм кайдан?
иң азартлы уен кыры
булып калган ап-ак мәйдан.

Адәм һәм Хавага гына
тәтегәндер мондый ышык!
Гашыйклар янбаш ятканнар
сыенышып, уралышып…

Хатын бармаклары ирнең
һәр төк чәчен барлап йөри…
Мөгез арасын кашыткан
үгезмени, ир мөгери.

Күзләре йомык… Ә үзе
ярым төштә, ярым өндә.
Аңа берни кирәк түгел—
ул татлы дулкын иркендә

изрәп ята онытылып,
бәхет йөзен күрмәк булып,
ләкин аны урап ала
әллә нинди кайнар болыт,

җанның кайсы төшендәдер
күтәрелеп һәм куерып,
тәннең һәр күзәнәгенә
күндәм булырга боерып.

Һәм ир күндәм… Хатынның ул
буйсына һәр сыйпавына…
Менә аның иреннәре
сутлы ут булып кабына,

куллары шуышып төшә
хатынның бил үзәненә,
аннары иң йомры, йомшак
калкулыкларына менә,

таеп төшә түбәнгәрәк,
тез асларын ала тотып…
Калтыранып куйды хатын.
Әллә шунда микән коты?!

Чәчләреннән чолгап-чорнап,
хатын тартты ирнең башын…
Үбешү аша тоташты
исерешкән ике гашыйк—

иреннәр ирен эчтеләр,
эчкән кебек өр-яңа бал —
йоттылар да туймадылар,
ябырылдылар яңадан.

Ниһаять талып калдылар…
Тешләр тиеп китте тешкә.
Ал арны каерып ачып,
телләр керештеләр эшкә.

Чәбәкләшеп, назланышып,
алар иң татлы куышта
йөределәр пешкәк кебек,
күбәләктәй куыштылар,

тәмле итеп тешләнделәр,
юри генә, иркәләшеп,
җандагы барлык куәтне
тәннең үзәгенә дәшеп.

Һәм иреннәр аерылышты…
Һәм өзелде тел дә телдән…
Ирнең кайнар иреннәре,
әйтерсең лә әкәм-төкәм,

хатынның гәүдәсе буйлап
шуыштылар үбә-үбә.
Менә битләр. Менә ияк.
Менә муен… Аннан түбән —

иңбашлары, умрау сөяк,
көрән очлы ике курган —
күзгә ләззәт, учларга наз,
йөрәккә дәрт сала торган.

Иреннәр кысып алдылар
бер курганның көрән очын…
Әлләни түләргә әзер
хатын-кызлар моның өчен,

чөнки курганның тамыры
тән үзәге белән тоташ…
Мондый ләззәткә түзалмый,
хатын була күпме туташ!..

Бу хатын да чыдамады —
сөлек кебек боргаланды,
тыштан каз тәне чыгарды,
эчтән янартаудай янды.

Көрән очка тел кагылгач,
Аһ итте ул, җуйды аңын…
Ә ирене пышылдады:
— Бердәнберем, тагын, тагын…

Ә дөньяны яңа сауган
сөт хуш исе күмгән иде.
Һәм бу хуш ис ир-егетнең
үзәгенә барып тиде—

горурлыгы, көч-куәте,
матурлыгы, батырлыгы
укмашкан изге үзәккә,
кузгатып җаны орлыгын.

Кабат ачылды җәннәтнең
шаһзадә көткән капкасы.
Ир-егеткә, Ходай кушып,
анда керү булды насыйп…

Бер җылылык анда ирнең
бөтен тәнен кысып алды
һәм түрендә дулкынланган
ләззәт диңгезенә салды.

Дулкын арты дулкын үтте
киерелгән тәне буйлап,
сыйпап башын, һәр тамыры
белән кети-кети уйнап.

Кайчагында муеныннан
алды аны буып-буып…
Кайчагында кайнар таулар
арасында йөртте куып.

Кайчагында каерылып
бөгеп карарга тырышты.
Кайчагында янбашларын
уттай итә язды ышкып.

Ә җәннәткә керә алмый
калган ике игез туган
капкага һөҗүм иттеләр,
гөрзи белән суга-суга…

Кайчагында бөтен тәнне
йотмак булды эчке кочак…
Җәннәт уты, җәннәт суы
тоташтылар бугай шулчак—

Тоташты ике рәхәтлек—
гөл тамыры, язгы болыт,
ике сусау, ике шәраб
кушылдылар ләззәт булып.

Тетрәнде барлык тарафлар,
җан дулкыны акты дулап…
Талгын тавыш пышылдады:
— Бәхет менә шушы була!..

Ирнең хәтта хупларга да
калмаган иде әмәле;
инде җилфердәми иде
дәрт-дәрман дигән әләме,

ялкынланмас чагы иде
куз эченә иңгән утның…
Аһ бу бөек хәлсезлекнең
Алла биргән бер минуты!

Синең хакка туа кеше,
яши сине татыр өчен,
фәкать сиңа тапшырырга
әзер һәрчак соңгы көчен.

Синнән авыз итәргә дип
эзләп таба мильон чара.
Синең хакка мең газапка,
бер үлемгә хәтта бара.

Колың булып, хәлдән таеп
җәйрәп яткан чакта кеше—
ул падишаһ, император,
ул чиксез көч, Алла ише…

Ир кымшанды… Әкрен генә,
хәтта күзен ачып тормый,
хатынның иреннәреннән
ирне белән куәт сорый,

тәне басса да сусынын,
җаны әле туймый калган…
Аһ илаһи бу комсызлык!
Аһ мәҗүси бөек ялган!

Бер йөрәктә бергә кайнап,
шулар безне көчле итә.
Ирне хатынга тартмаса,
яшәүнең мәгънәсе бетә…

Сөю сусыны басылмас
эчелеп бетсә дә күле!
Ә басылса—шул мизгелдә
сөю үле, кеше үле…

Әкрен генә, хәтта күзен
ачып та тормастан, хатын
иреннәрен үбеп ирнең
кабат айгыр итте атын…

Атланды да, ап-ак ятак
кыры буйлап җилде генә,
ләззәт угын җиткергәнче
үзәгенә, җелегенә…

Таулар аша үткән чакта
егылмас өчен ялгышып,
иреннәре белән ирнең
иреннәренә ябышты.

Үзәннәрдә киерелде,
күккә төбәде ияген.
Дөньяны йотарлык булып
киңәйде оча сөяге.

Үзәгендә рәхәтлекнең
шартлагачтын янартавы,
яралы коштай тартышып,
ак түшәккә төште авып…

Шул мизгелдә аны кабат
татлы, җылы бизгәк тотты…
Аһ бу бөек хәлсезлекнең
Ходай биргән бер минуты!—

Гомер буена сузылса
Түзәр микән кеше, нишләр?!
Аһ бу төнге йөгәнсезлек!
Аһ бу төнге үбешүләр!—

Чакыруга чыдый алмый
Күкләрнең Җиргә төшүе!
Аһ бу төнге үбешүләр—
илаһилар үбешүе!

Аһ бу төнге үбешүләр!
Җанның тәнсез чагыдыр ул —
мәхәббәтнең ләүкәсендә
ташка ятып чабынудыр…

3. Иртәнге үбешү

Әгәр калсам сине ал май,
Ки куйныңа керә алмай,
Ботыңны ботыма салмай,—
Фида җаным сиңа, җаный!
Г.Кандалый

Гашыйкларның битләренә
таңның якты нуры ятты.
Хисле бу нур иң әүвәле
күз керфекләрен уятты.

Ачылды ирнең күзләре…
Дөнья әллә нинди, яңа.
Иске түшәм дә сокланып
карап тора кебек аңа.

Сокланмаслык та түгел бит
дәртенә аның, көченә —
җайдак булып, йә аргамак,
ләззәт давылы эчендә

төне буе бәйге тотты
һәм яулады бөек бүләк —
хатын тәненең рәхмәте
алды аның аңын биләп.

Моңардан да олы бүләк
ир-ат өчен бармы тагын?!
Йа Ходаем, еш кабатла
гомерләрнең шундый чагын.

Төннән таңга, таңнан көнгә
сеңгән иде ләззәттәме…
Һәм күрәсе килде ирнең
аңа рәхмәт әйткән тәнне.

Учлар, иреннәр күзенә
төне буе бәхет тиде.
Инде маңгай күзләрен дә
бер сыйлыйсы килгән иде.

Өсләрендәге япманы
ир шунда ук тибеп атты,
сылу гәүдәне күрде дә
ничәнче кат шаклар катты.

Югыйсә ул инде күпне
күргән һәм татыган кеше!
Ай-Һай вәсвәсәле иде
ул гәүдәнең һәрбер төше—

кагыл һәм үп, үп һәм иснә,
диеп азындырып тора,
күз нурлары гына түгел,
бөтен әгъзалар котыра.

Телнең кагыласы килә
алсу колак йомшагына —
бәрхет сыман бу җимешне
бер татыган мең сагына.

Ике күкрәк арасына
сыенасы килә битнең,
чөнки төнге кагылуы
хәтереннән һаман китми.

Кендегенең упкынына
омтыла күк бөтен гәүдә —
кендеккә батып үлүдән
баш тартмас Җирдә берәү дә.

Бөдрә әрәмә эчендә
килә адашып каласы —
шунда җәннәт капкасына
юлыга адәм баласы…

Күзнең болай капшавына
түзмәде хатын, түзмәде —
ир тәне дөньясы буйлап
үзе гиздерде күзләрен.

Күз нурлары ир-егетнең
яңагына кагылдылар,
рәхәтләнеп тарандылар
аның каты камылында.

Күкрәгенең даласына
иртәнге тынычлык кунган.
Уянмаган иде әле
көмешләнеп килгән кылган.

Түбәндәрәк—алтын үзән,
уртасында—тирән кое,
кое тирәсе—камышлык,
авып үскән, ләкин куе.

Ә астарак, бөдрә ятак
уртасында (әллә сынган)
бакыр ачкыч аунап ята,
ачкыч—җәннәт капкасыннан.

Әллә нишләп китте хатын,
тартышты бөтен үзәге.
Пышылдады:
— Миндә җәннәт,
синдә җәннәтнең бизәге…

Капланды ирнең өстенә…
Кипкән иреннәре белән
эчте ул ирнең иренен,
рәхәтлектән үлә-үлә,

күкрәгеннән ирексездән
чыккан өнне тыя-тыя…
Һәм шунда хатын астында
күтәрелде кайнар кыя—

яшәешкә куелачак
бөек һәйкәл пьедесталы!
Андый һәйкәлне бар дөнья
кабул итәчәк таң калып…

Хатынны сурәтле уйлар
чөйделәр зәңгәр күкләргә.
Кичекмәстән тотынды ул
хыялын үзе үтәргә—

авып төште ак ятакка,
менгерде аунатып ирне…
Тетрәттеләр караватны,
өйне, авылны һәм Җирне…

Ватылмады Җирдә берни,
кимемәде бернәрсә дә —
ике тәндә янартаулар
ургып атып җибәрсә дә.

Рәхәтлек силе акса да
тирән ярларыннан ташып,
беркайчан да булмаганча
тыныч иде ике гашыйк.

Беркайчан да булмаганча
азат иде алар, азат —
ике дөньяның чигендә
тукталып калган гали зат.

Бу—үлем дә, бу—яшәү дә
түгел иде, ә яңа бер,
өченче халәткә күчеп,
вакыт эчә иде гомер.

Беркайчан да булмаганча
сыенышып, сөенешеп,
төгәлләделәр дөньяда
иң илаһи булган эшне.

Ә уйласаң, мөмкин иде
җан көюе, бит пешүе!..
Аһ, иртәнге үбешүләр—
куәтлеләр үбешүе!

Аһ, иртәнге үбешүләр!
Аңның иләс чагыдыр ул—
мәхәббәтнең ләүкәсендә
себеркесез чабынудыр…

…Колак йомшакларын үбеп,
пышылдады хатынга ир:
— Синнән генә бала телим,
зинһар, кадерлем, табып бир!

Пышылдады хатын:
— Бәгърем, үптең дә мине эреттең —
үзәгемә кояш керде,
төерләнде һәм… беректе!

Хәзердән үк инде сизәм:
төзәлде язмыш хатасы —
син бүгеннән тәнемдәге
җанлы кояшчык атасы…

Син бары минеке генә!..
Беркемгә дә сине бирмәм —
хәтта бөек Үлемгә дә…
Без анда да икәү бергә…

*
Җир шары кояш тирәли
әйләнгәндә җайлы көйгә,
менә нинди хәлләр булды
авыл читендәге өйдә.

Һәр авылда, һәр шәһәрдә
алар һәрчак була тора…
Ләкин кешенең аңында
яши мәңгелек бер сорау:

бу—гөнаһмы, бу—савапмы?
һәм җаны бар һәрбер кеше
бердәнбер хак җавап бирә:
— Сөешү—мәңгелек эше!

Башка, хәтта, бөек эштә
сула гомер гөлчәчәге,
фәкать сөешүдә генә
кешелекнең киләчәге.

Сөешүсез узган гомер —
җанны теләчәк үкенеч!
Әй җанлылар, үбешегез
төнлә, иртән, көндез һәм кич!

Онытмагыз, үбешү ул —
Сөю Алласының ашы!
Ходай табындашы була
үбешкәндә ике гашыйк!..