Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘКТӘБЕНЕҢ КЫЙБЛАСЫ

Татар мәктәбенең киләчәге, аны яңарту, үзгәртү турында күп сөйләнелә. I азета-журиал битләрендә зур-зур бәхәс -сөйләшүләр булып үтте. Бер үк вакытта республикабызда күпләп гатар гимназияләре, мәктәпләре ачу хәрәкәте бара. Аларның саны инде йөзләр белән генә исәпләнмидер Бигрәк тә районнарда, авылларда урыс мәктәбе итен үзгәртелгәннәре хаклы рәвештә кире үз кыйбласына кайта Күңелне сөендерә торган күренеш бл Милли кадрларга һәр өлкәдә, һәр адымда кытлык кичергән бүгенге чорда бигрәк тә. Чөнки һәр милләт үз мәктәбен ачканда үзенең телсн-тарихын. гореф-гадәтләрен, традицияләрен белгән, үз милләтенә хезмәт итәрлек акыллы, зыялы кешеләр әзерләп чыгаруны күз алдында тота. Башкарып чыга алырмы татар мәктәп-гимназияларс бу эшне юкмы милләтнең киләчәге шуңа бәйләш ән Сүземне дәвам иткәнче, бер кызыклы мисал китереп үтәсе килә. Мина быел Казан дәүләт университетына яшьләрне кабул итү нагим- энәләре белән танышырга туры килде. Кабул ителүчеләрнең 45,97 проценты татар милләтеннән, ләкин шуларның 3 проценты гына татар мәктәбен тәмамлаган һәм язма эшне туган телендә эшләргә теләк белдергән. Саннарга мөрәм$әгатъ итик. Абитуриентлардан 3418 гариза кергән, шулар арасында татар мәктәбен тәмамлаучылар —114 (3,3 процент.) Университетка кабул итү планы—1148 кеше, ә татар мәктәбен тәмамлан 33 бала (3 процент) укырга кергән. Аларны 13 факультетка бүлеп карагач (әлбәттә, бу мәгълүматларга татар филологиясе, тарихы һәм канчыгыш телләр факультетына килүчеләр керми), бик кызганыч нәтиэ^әләр күзәтелә. Мәсәлән, география факультетына татар мәктәбеннән 1 абитуриент килгән, ләкин үтә алмаган. Мехматка унвч кешедән очесе кергән, химфакка дүрт кешедән берсе дә конкурстан үтмәгән, хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетына бишнең берсе дә керә алмаган, тарих факультетына уникедән икесе кергән һ. 6. Әлбәттә, бу урында миңа каршы төшүчеләр булырга мөмкин. Татар мәктәпләре әле яңарак кына ачыла башлады, .парны тәмамлан югары уку йортына керүчеләр ун-унбиш елдан соң күп булачак, янәсе. Шулай, ул ун-унбиш ел үткәнче хасил булачак бушлыкны исәпкә алмадык га ди Ләкин бүтен ачы.ла торгам татар мәктәп-1 гимназияләре, аларда укыту рәвеше, әзерлек дәрәҗәсе мондый оптимистик фаразларга юл калдырмый Мәктәпнең абруен иң элек аңа укырга килүчеләр билгели Җәмәгатьчелек фикере лакмус кәгазе кебек: яхшы белем бирә, тигән даны чыктымы, ата-анйлар баласын нәкъ шул мәктәпкә бирергә тырыша башлый Моның өчен махсус үгет- нәсихәт тә кирәк түгел. Мәктәпне тәмамлап чыккан балаларның ВУЗга керү- кермәү проценты теләсә нинди яхшы рекламадан да тирәнрәк тәэсир ясый Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең. фән. адөбнжт-сәнгать өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең балалары-оиыклары бүтен да дәрәҗәле махсус иш лиз, немец, француз телләренең берсен тнроктен өйрәнә торган мәктәпләрдә укыйлар I нмназияләрдә андый лар бармак белән генә санарлык Биредә күбесенчә ата-аналары шәһәргә яңа килеп урнашкан балалар белем ала. Ә мондый г лилекләр. аларның балалары үзТ I ШЗГШдегЖА ләрена генә хас үзенчәлекләргә ия катлам тәшкил итә. Ниләдә аралашу теле булып күп очракта татар теле тора. Ләкин бу балалар, мәктәп тәмамлагач, нигездә ВУЗларга китмиләр. Балалары үсеп җитүгә аларның ата-аналары әле тормышларын көйләп, матди якны ныгытып өлгермәгән була. Алар акча күп төшә торган урыннарга урнашырга тырышалар. Бу балалар өчен рухи як. милләт язмышы түгел, ә кешечә яшәү шартларына ия булу беренче планга чыга. Биредә тагын бер нәтиҗә ясала, баласының яхшы белем алуын теләгән ата-ана балаларын гимназиягә китерергә бик ашыгып тормый икән, димәк, бу уку йортлары аларны кайсы ягы беләндер канәгатьләндерми дигән сүз. Бу турыда тәфсилләп сөйләп, мин һич кенә дә татар гимназияләре ачуга каршы төшмим, киресенчә, укытуның бу формасы киләчәктә үсәргә, ныгырга, камилләшергә таеш дип саныйм. Урыс мәктәпләре җирлегендә татар мәктәпләре түгел, ә гимназияләр ачу үзенең дөреслеген раслады инде. Әгәр бу уку йортлары татар мәктәбе буларак кына эшли башласа, аларга балалар җыю бик авырлык беләи барган булыр иде. Аннары, татар мәктәп-гимназияләренең урыс мәктәпләреннән тагын бер өстен ягы бар: алар баланы үзенчәлекле милли мохитка алып керү мөмкинлеге тудыра. Шул мохитта бала укү-өйрәнү аша гына түгел, хәтта бер-берсе белән аралашу аркылы да туган халкы, аның тарихы-тамыры', гореф-гадәтләре турында хәбәрдар була. Милләттәшләре арасында булу урыс мәктәпләрендә еш кына үзен икенче сортлы итеп сизгән УКУЧЫНЫ «тигезләр арасында тигез» шартларга куя. Биредә бала үзенә дуслар, аралашу даирәсе таба, бермилләтле коллективта үзен зур халыкның бер вәкиле итеп тоя башлый. Көн саен татар сөйләмен ишетү, туган телендә сөйләшү ул телгә күнектерә, яратгыра. акрынлап татар әдәбиятына якынайта, татарча фикерләүгә китерә. Болар нсә үз чиратында яшь алмашны татар рухы белән сугара, халкының шатлык- кайгыларына битараф булмаган шәхес формалаштыруга өлеш кертә. ’ Гимназияләрдә татар мәдәнияте белән якыннан таныштыру өчен дә зур мөмкинлекләр бар. Бу уку йортлары татар галимнәре, язучылары, рәссамнары, композиторлары. җырчылары белән тыгыз бәйләнештә торалар, һәрвакыт аларның ярдәмен, рухи таянычын тоеп яшиләр. Мондый бәйләнеш баланың эчке дөньясы формалашкан вакытта аеруча әһәмиятле: бай күңелле, кызыклы шәхесләр белән аралашу укучының тормышка карашын киңәйтә, фикерләвен үстерә, һәрнәрсәгә үз бәясен булдырырга, үз җанын аңларга өйрәтә. Милли музыка, театр сәнгате, музей-күргәзмәләргә йөрү халкыңа мәхәббәт, аның казанышлары белән горурлану хисләре уятуга ярдәм итә. Музыка, сәнгать төрләре буенча түгәрәкләрдә дә туры- дан-туры татар мәдәниятенә йөз тотып эшләргә була. Дөрес, бу мөмкинлекләрнең күбесе укытучының теләгенә бәйле булып кала. Шунысы да билгеле, гимназия дип үзгәртү генә мәктәп базасында оештырылган әлеге уку йортларын мәктәптән яхшы мәгънәсендә асра алмады. Моның объектив сәбәпләре һәркемгә мәгълүм: программа-дәреслекләр юк, аерым фәннәрдән дәрес саны арттыруны укытучыларның күбесе рациональ файдаланмый. Укытучыны гаепләп тә булмый, ул галим дә, методист та түгел. Аның төп бурычы -әзер материал ярдәмендә балаларга белем һәм күнекмәләр бирү Шуннан башкасына укытучының мөмкинлекләре, көче, бигрәк тә вакыты җитмәскә мөмкин. Бу ике эшне бик сирәк укытучылар гына бергә кушып алып бара алалар. Шулай икән, гимназия укытучысына бүген үк махсус әзерләнгән ярдәмлекләр, дөреслекләр, программалар кирәк. Ә инде аларны тиз өлгертерлек кешеләребезнең аз булуы -монысы тагын шул ук милли кадрлар мәсьәләсе. Шулай ук гимназиягә укытучылар җыю. фәннәрне татарча укыту мәсьәләсе дә бүген көн тәртибендә тора. Гимназия үзенең беренчел мәгънәсендә шушы дәрәҗәдәге уку йорты таләпләренә җавап бирә торган кадрлар белән тәэмин ителгән булса гына, максатка ярашлы эшли ала. Гимназия шулай ук иҗади эшләүче укытучыларга да ирек бирмәде. Программадан читкә китеп булмый, чөнки һәрвакыт тикшереп торалар. Гимназиянең үзенең ниндидер укыту юлларын эзләү мөмкинлеге юк. Беренчедән, унберенче сыйныфка кадәр 300—800 бала җыелган уку йортында тәҗрибәләр үткәрү бик авыр. Ләкин бу саналган сәбәпләр, җдтешсезлекләр — һәр күчеш чорына хас кимчелекләр, арынырга мөмкин булган кимчелекләр. Ин төп җитешсеххек, бөтен авырлыкларның чишмә башы — татар мәктәбенең кыйбласы, үзенә генә хас юнәлеше юклык. Шул юнәлеш булмадымы— аның үз йөзе, үз асыл мәгънәсе дә юк дигән сүз. Ул урыс мәктәбенең күчермәсе генә булып кала. Әлбәттә, мондый мәктәптә бала татарча сөйләшә, фәннәрне татарча укый. Ләкин уку-укыту, тәрбия эшенең эчтәлеге ике тамчы су кебек, урыс мәк- тәпләренекенә охшаш булып чыга. Чөнки аерым фәннәр буенча програм- малар-дөреслекләр урыс мәктәпләренекеннән тәрҗемә итеп яки аларга якынайтып төзелгән. Мондый уртаклык егерменче-утызынчы еллардан ук башлана. Кешеләрне режим теләгән рәвештә бердәм калыпка салып тәрбияләү өчен, революциядән соц бердәм мәктәпләр системасы тозелә. укып дәүләт күрсәткән юнәлештә алып барыла башлый. Дөрес, мәктәп һәрвакыт тормыш, дәүләт һәм сәясәт белән күпмедер күләмдә бәйләнештә була, ләкин 1917 елга кадәр ул үэснец мөстәкыйльлеген дә саклый. Революциядән соңгы үзгәрешләр мәктәпне дәүләт идеологиясенә сукырларча буйсынырга мәҗбүр итә. Бердәм мәктәп төзү милли сәясәт һәм халыкларны бер телле совет кешесе ясау „идеясенең бер чагылышы була Моныц өчен өстән фәрман белән берторле уку планнары, программалары эшләтелә. Милли педагогик әдәбият «җиз иләк» аша уздырыла, аның бик аз өлешен генә кулланырга рөхсәт ителә. Бу Хәрәкәтнең тарихына тукталу «бердәм мәктәп»нец юнәлешен ачута ярдәм итәр. Совет власте урнашуның беренче көннәреннән үк мәгариф өлкәсендә мәктәпне социалистик үзгәртеп кору, изүче сыйныфларны юк итү- коралына әверелдерү бурычы куела. Гәрбия эше хезмәт тәрбиясенә кайтып кала. Бер үт вакытта уку- укыту эшендә, үткәннең рухи мирасыннан баш тарпан, яңа пролетар аңны үстерерлек җирлек әзерләү башлана. 1923 елдан башлан комплекслы программалар кертелә. Аларныц төп үзенчәлеге укытуны партия сәясәте, илне революцион үзгәртеп кору белән бәйләү була. Ботсн предметлар партия мәнфәгатьләреннән чыгып укытыла, аларга коммунистик идея юнәлеше бирелә. Мәктәп өчен иң мөһим өйрәнү объекты итеп ҖӘМ1ЫЯП. һәм табигать билгеләнә. Педагогика нигезенә җитештерүче көчләр, җәмгыять һәм сыйнфый көрәш теориясен өйрәнү. хезмәт тәрбиясе. В II Ленннныц тормышы һәм революцион эшчәнлегс мисалында тәрбияләү кебек бурычлар ята Яңа коммунистик буын тәрбияләү хәрәкәте әнә шу лай башлана. Балаларны кеше ту рында түгел ә үз сыйныфы, иҗтимагый күренешләр прында уйларга өйрәтү, шәхеснең роле кечерәю, коллектив хисе, атеистик караш тә|»бияләү... 1927 елныц язында Казанда татар теле һәм әдәбияты укшучыларының беренче Бөтенсоюз конференциясе уздырыла. Гөп доклады «Совет мәктәбенең гөп бурычы коммунистик гәрбия бирү һәм коммунизм гизүчеләр әзерләү». .диелә. Via таба мәктәп шушы бурычны үтәү өчен барысын да эшли. Үткәннең рухи мирасыннан баш тарту мәктәпкә дә тирән үтеп керә. Утызынчы елларның вульгар социоло!лары мәктәпне дәүләт идеологиясен сеңдерүнең бер чарасы итеп карыйлар I ас ырлар тәҗрибәсенә «бур- жуаз» дигән ярлык тагыла. Шушы чорда башланган урыслаштыру сәясәтенең яңа дулкыны соңрак милли мәктәпне тәмам күмеп кип» Утызынчы-кырыгынчы гусарның кешелексез каты җдбер-эолымы .та мәктәпне читлснсп үтми Сталин культы шәхесне дәүләт машинасының шөребенә әйләндерә, ә бу «эш» мәктәптән, балалар бакчасыннан ук башлана. Революция».» кадәрге татар тормышы гел кара бүяхлардан, кешенең кешене эксплуатацияләвеннән, халыкның изүчеләргә нәфрәтеннән, «надан-ацгыра» муллалар. «әхлаксыз» байлар көчләвеннән торган итеп күрсәтелә Гәрбия эше. нигездә, совет чынбарлытына дан җырлау, бәхетле балачак өчен коммунистлар партиясенә рәхмәт хисләре белән сугарыла. Мәктәп алган әлеге юнәлеш сиксәненче еллар лхырыиач» түгелмн-ч.тчелммчә килеп жцте llu аянычы ........ ................ .... " сиапаи Мсыну мәктәптә гуманитар предметлар дшн-ясына тына түгел. хәтта төгәл фәннәргә ' Шулай итеп, революциядән соц төзелгән «бердәм мәктәп- тулысы белән дәүләт таләпләрен.» җавап бирүче, рәсми ндеолшнятә дан җырлаучыга әверел». > л дәүләт кә кирәк күләмдә генә белем бирә башлый, хәтта тәрбия эшен дә гаилә җилкәсеннән алып, үзенекенә күчерә һәм коллективта, билгеле бер стандарт буенча, дәүләт машинасын ныгытучылар әзерли. Мәктәпнең төп юнәлеше, кыйбласы—берсүзсез буйсынучы төссез масса тәрбияләүгә кайтып кала. Җәмгыятьтә 1985 елда башланган үзгәртеп кору процессы, тормыш үзе куйган таләпләр мәктәпкә дә кагылмыйча калмый. Без бүген белем бирү системасының бу таләпләрдән нык артта калуын аңлыйбыз. Ләкин мәгариф реформаларга иң авыр кушыла торган олкә. Хәтта 1991 елгы август фетнәсе алып килгән үзгәрешләр дә мәктәпне дәүләт тарафыннан көчләп тагылган кыйбласыннан яздырмады. Дөрес, бу хәлләргә, тормышыбызда барган үзгәрешләргә аерым уку йортлары күз йомып кала алмады. Кайберләре, «дөньяныкын белеп булмый» дип. көтеп тору позициясенә басты. Кайсылары элекке юНәлешнс, «кызыл» линейкаларны, совет халкы һәм тугай партиягә дан җырлауны дәвам итә. Балаларда икейөзлелек тәрбияләүнең моннан да шәбрәк тагын нинди ысулы бар икән. Ә күп кенә мәктәпләрдә бу урын, элекке кыйбла урыны, буш. Монысы инде тагын да куркынычрак. Ул урынны тутырырга теләүчеләр мәктәп стенасын атлап чыгуга ук көтеп тора. Әйе, бу фикерләр, мәктәпне үзгәртүдә юнәлеш эзләү яңалык түгел, диючеләр булыр. Чыннан да, яңалык түгел. Инде берничә ел мәгариф эшен өйрәнәбез. Төрек, американ, инглиз, гарәп мәктәпләре белән танышабыз, журналларда чит ил педагоглары белән әңгәмәләр басыла. Яңа төр мәктәпләр саны арта. Төрек лицейлары, ишлиз колледжлары Укыту предметларын һәм сәгать санын үзгәртү, яңа алымнар кертү.. Ләкин мәктәп һаман канәгатьләндерми. Бигрәк тә милли мәктәп төзү идеясе һавада асылынып тора бирә. Чөнки бер халыкка белем бирү эшен шул халыкның тормыш шартлары, табигый сәләтләре, тарихы һәм традицияләре белән бәйләп оештырырга кирәк Милли мәктәп чит тарих һәм чит тәҗрибә нигезендә тумый, чөнки у л тәҗрибә билгеле бер урында, билгеле бер вакытта, мохитта эшләнгән, шул дөнья таләпләренә һәм рухына туры китереп корылган. Шул халыкның эчке дөньясына хас сыйфатларны туплаган, шул милләтнең рухи халәтеннән үсеп чыккан. Димәк, милли мәктәп, эшли торган, файда китерә торган җанлы милли мәктәп төзү өчен үз халкыңның психологиясен, тарихын, хәзерге тормыш хәлен һәм җәмгыятьне өйрәнү зарур. «Бердәм мәктәп» биргән нәтиҗәләр дә гыйбрәтле. Мәктәпнең педагогик бурычларын сәясәт белән үрү. яшәп килүче идеологиягә яраклашу аяныч хәлләргә китерде. Димәк, укуукыту һәм тәрбия эшен, әхлакны һәм мәктәп программаларын дәүләткә хезмәтче итеп кую мәктәгг өчен үлемгә тиң. Мәгариф өлкәсендәге бүгенге кризис та шуның бер дәлиле. Шулай итеп, бер мәктәпкә яңа тормыш сулышы өрергә, яңа идеаллар кертергә кирәк, дигән фикергә килеп җиттек. Ул сулыш, ул идеалларны билгеләү өчен милли мәктәп тарихына мөрәҗәгать итеп карыйк. Революциягә кадәр татарларның бик яхшы эшләп килә торган, үзенчәлекле белем бирү системасы була. Безнең мәктәпләребез тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Мәктәпмәдрәсәләр, кагыйдә буларак, мәчетләр каршында эшли. Алар хисабына түгел, бәлки мәхәллә җыйган акчага, төрле бүләк рәвешендә килгән байлыкка I бүгенгечә әйтсәк, спонсорлар ярдәмендә) яши Димәк, мондый мәктәп матди яктан дәүләткә бәйсез була. Күп уку йортларында математика, физика, химия, география, тарих, фәлсәфә, мантыйк, психология кебек предметлар укытыла. Татарлар арасында грамоталылык югары була, «һәр ата баласын тизрәк укытырг а бирергә тырыша» (А*. Сперанский Казан татарлары. Казан, 1914. 28 6.1. Уку йортларыннан муллалар гына түгел, галимнәр, язучылар, журналистлар, укытучылар да чыга. Мәктәп тарихыбыз ерак гасырларга барып тоташа, дигән идек. Белем бирү ислам дине белән тыгыз бәйләнештә бөреләнә, нигезләнә башлый. Ислам дине кабул итә торган әхлак таләпләрен, кануннарын өйрәтү, хак мөселман тәрбияләү оеткысы мәктәпнең милли йөзен билгеләүче беренче бурыч булып тора. Жәмгыять- нең әхлакый принципларына берсүзсез буйсыну уку йортына шулай ук ислам дине аша үтеп керә. Милли мәктәгг, үсешенең беренче адымнарыннан ук, төп бурычы итеп Кеше тәрбияләүне аерып чыгара. Дини схоластика белән янәшә кеше рухын, кеше җанын, эчке дөньясын камилләштерергә омтылу яши. Остаз, мөгаллим кешенең максаты билгеле бер күләмдә белем һәм мәгълүмат бирү генә түгел, бәлки үзенең дөньяга карашы, яшәешне кабул итүе аша шәкертләрен тәрбияләү дә була. Bv турыда методик тәкъдимнәр, фәнни-педагогик хезмәтләр ашланып калмаган. Ләкин XIII XVIII йөзләрдә язылган китапларда Кол Галинең «Кыйссая Йосыф»ы. Мохмүд бине Галинең «Нәһҗел-фәрадис»с. Рабгузинең «Кыйссасел-әнбия»се. «Нә- сихәтес-г алихин», «Кисекбаш китабы» һ. б. тәрбия, әхлак. фәлсәфә, белем бирүгә караган фикерләр бар. I XVIII йөз ахыры XIX йоз мәктәпкә үзгәрешләр алып ‘килә Мәктәп-мәд- рәсәләрдә укыту тәртибенә яңалыклар кертергә омтылыш сизелә XIX гасыр уртасында бик күп проектлар языла. Гыйлем аша дөньяны үзгәртү өчен уку йортларында фәнни мәгьлүматларга нигезләнгән уку китапларын булдыру кирәк. Татар милли мәктәбе өчен, гарәп, төрек, урыс дәреслекләрен өйрәнеп, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, махсус төзелгән уку китапларын кертү ихтыяры туа Шундый дәреслекләрнең берсе —К. Насыйриның I860 елда басылып чыккан «Ьуш вакыт» китабы Лның төп максаты балаларга дөнья, табигать турында беренчел мәгълүмат бирү, фәнни төшенчәләрне балаларча гади, җиңел тел белән аңлатып күрсәтү. Үз вакытында зур уңыш казанган бу китап бер төркем энциклопедик, ягъни тормыш-яшөеш турында мәгълүмат туплаган дәреслекләр төзелүгә башлангыч була. Мәсәлән, 1872 елда В Радлов «Буш вакьгт»ка охшаш-лы «Белек» исемле уку китабы төзеп бастыра. Анда астрономия, биология, география, зоология, ботаника, минерология кебек фәннәрдән белем нигезләре туплана. Безнең өчен шунысы әһәмиятле: танып-белү характерындагы материал белән янәшә, әлеге китапларда әхлак төшенчәләре турында сүз алып барыла, бч турыда кызыклы хикәятләр бирелә. XIX гасыр ахырында шлам дине идеологиясенең үз эчендә дини-реформатор- лык агымы барлыкка килә. Аның тарафдарларын җәдитчеләр дин йөртә башлыйлар. Бу вакытпы чын мәгънәсендә эзләнү чоры дип атарга мөмкин Әкренләп мәктәп-модрәсәләрдә укыту рәвеше үзгәрә. Ләкин алар башлангыч юнәлештә баруны дәвам итәләр. Уку-укыту һәм тәрбия эшендә төп игътибар Кеше, Шәхес тәрбияләүгә бирелә. Гуманитар предметлар әдәбият, тел, фәлсәфә, әхлак, әхлак теориясе һ. б. буенча дәреслекләр билгече бер шәхес идеалын күз алдына бастыра, шул идеал сыйфатларын һәр балада булдыру очегг хезмәт итә. Дәресчек-хрестоматияләр белән танышу әлеге идеалга хас сыйфат чарны тулырак күзалларга ярдәм итә. Укымышлы, игелекле, киң күңелле, ярдәмчел, тырыш, юмарт, олыны олылый, кечене кече итә, ата-ана хакын хаклый, дөресен сөйли, намуслы, җәнаплы Бу сыйфатлар дәрестән дәрескә, дәреслектән дәреслеккә, предметтан-предметка күчеп өйрәнелә, Мисаллар өстендә ныгытыла. .Моңа дин дөресләренең дә күп әчеше кешедә шундый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән булуын өстик. Гомумән, гуманитар фәннәрнең күбесе дини китаплардан. Коръәннән үсеп чыга да инде. Бу юнәлеш төгәл фәннәр укытуда да әйдәп барудан туктамый. Математика, химия, геометрия, физика, астрономия һ. б. өлкәләрдә татар мцктәп-м.»дрәч мәрхәмәтче ярдәмче л, белемле, намуслы, игелекле, милләтен яратучы һ б шундый сыйфатларга ия Кеше. Шәхес тәрбияләү . lopcc егерменче елларда тозелә башлап, бүгенге көнгәчә яшәп килүче «бердом» моктоп ю үз бурычларының берсе тттеп кеше гарби,лоүис «у, Локин җомга,- сыйныф нкты,«ларын үзенеке,шоп «м п» гор.............................. ..... коммунизм «ДГЖЧ1Ю бирелган шул юлла берни аллынла ла тукталып калмый юрганын Әкликлы гуманты 1Ш.Л.Ч даганда п.,|ха күз аллынла тотылуын ачы,рак күрудаү мак.агы бтлап бу урында тагын бер мисал китерт үтасе кил., .|ума,.уыуык кештер шохес буларак кыйммотт таный lopiaH гарнли үяттрешгоге спГтема Маратам гумапнтушыи »иа концепция,™ пролетар «к ..................................................................................................... ....птинимны формата, „тарлы Марксымның сыйнфый керши теориясе. агар да шуннан тышка социаль мәсьәләләрне хәл итеп булмый икән, күпчелек өчен азчылыкның Оуисынмавын революцион коч куллану юлы белән бастыруны аклый», дип яза Зур Совет Энциклопедиясе .Өченче басма, М., 1972. 7 том,' 444 -445 бб. I Биредә инде барысы да аңлашыла: кан коюны яклый торган системаныц гуманлы була алмавын, ә гуман- лылыкның коч куллануга корыла алмавын исбат итеп торуның кирәге юк. Шулай итеп, татар мәктәбенең үз кыйбласына, үз мәсләгенә әйләнеп кайтуы хәерле. Әлбәттә, ул нәкъ менә XX гасыр башында өзелеп калганча ук булмас, чөнки тормыш бер урында тормый, үсә-үзгәрә, мәктәптә укытыла торган предметларның да фәнни нигезе үсештә. Ләкин әхлак тәрбиясе. XX гасыр башында күзалланган сыйфатларга ия шәхес тәрбияләү идеясе искермәгән Шул идеягә нигезләнеп татар милли мәктәбен торгызу, тәҗрибә-традицияләрне файдалану мөмкин эш. Мәктәп ул бала тормышындагы билгеле бер вакыт аралыгы. Соңрак бүгенге укучыбыз җәмгыятьнең бер әгъзасына әвереләчәк, гомуми яшәештә үз урынын алачак, үз кылган гамәлләре өчен үзе җавап бирәчәк, дөнья нигезендә яткан Яхшылыкка үз өлешен кертәчәк. Яшәештә яхшылык юкка чыкмасын өчен җәмгыять мәктәптән бу юнәлештә күпне таләп итәргә хаклы. Хәзерге җәмгыятьнең әхлакый үсеш дәрәҗәсе-никадәр генә түбән булмасын, мәктәп һәрвакыт аның дәрәҗәсен күтәрү үзенә бәйле булуын, һәм күп очракта бары тик уку йортына гына бәйле булуын һәрчак истә тотарга тиеш. Бүген, базар мөнәсәбәтләренә күчеп барганда, җәмгыятебездә тискәре күренешләр чәчәк аткан бер чорда, әхлак тәрбиясен күтәреп чыгу сәер тоелырга да мөмкин. Ләкин аны күтәрмәү шул җәмгыятьнең тагын да түбән тәгәрәвенә китерер иде. ' Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Бүгенге уку-укытуның торышы, алдагы яшәү ихтыяҗлары өчен булмыйча, күп очракта мәктәпнең үзенә генә кирәк булуын күрсәтеп тора. Мәктәп программалары бик катлаулы, авыр, аның аерым өлешләре еш кына билгеләнгән күләмдә мәгълүматлар биреп бетерүне күздә тота Материалның катлаулылыгы үзләштерү өчен бирелгән вакыт белән тәңгәл килми. Укытучы белем бирүне башлыча тикшерү килгәндә һәм имтиханнарда укучы мөмкин кадәр күбрәк белүен күрсәтерлек итеп оештырырга мәҗбүр. Димәк, мәктәпнең бурыч-максатлары баланы яшәргә әзерләү белән ярашмый. Шуңа күрә уку йортлары алдына укучыны тормышка әзерләү бурычы кую мөһим. Ә бу бурычны үтәү идеалдан, тәрбияви юнәлештән башка момкин түгел. Гомуми белем бирү мәктәбе гыйлемле, акыллы кеше идеалына йөз тотса, мәктәпнең билгеле бер максаты булачак, бөгеп укытучылар да шуңа ирешү өстендә эшләячәкләр. Ләкин безнең «бердәм мәктәп»тә белем бирү идеясе дәүләт таләп иткән ихтыяҗларны үтәү белән бәйләнештә генә аңлашыла, дигән идек инде. Шуңа күрә әхлаклы, белемле кеше әзерләү идеалы тормышка аша алмый. Укучыны фәннәрнең нигезләре белән таныштыру әлегә максатка ирешүнең бер юлы гына икәнлеге игътибардан читтә кала. Ә бит мәктәпнең кыйбласын билгеләү милли үзенчәлекләрне, традицияләрне исәпкә алып башкарылырга тиеш. Бу мәсьәләләр татар мәктәбен генә түгел, башка милләтләрнең уку йортларын да борчый. Башка халыкларда да милли мәктәпнең мәсләген табу, аны үстерү юлларын эзләү бара. Бигрәк тә урыслар бу юнәлештә күп көч куя. /(ларда төрле- төрле тәрбияви максатларны күздә тоткан йөзләрчә шәхси мәктәп ачылды. Араларында табигатьне яратырга өйрәтү, сәнгатьне тирәнтен аңларга күнектерү, кешенең рухи дөньясын баету, тормыш күренешләренә фәлсәфи якын килергә ярдәм итүне максат итеп куйганнары да бар. Мондый юнәлеш алган уку йортлары башка милләт балаларының ата-аналары күңеленә дә хуш килә. Әгәр без, уз тарихыбыз-тамыры- бызны өйрәнеп, милли мәктәбебезне торгызу эшенә керешмәсәк. бераздан инде соң булуы бар. Бүгенге ата-аналар татар мәктәпгимназияләренең оешу процессын бик кызыксынып күзәгә. Ләкин заман таләпләренә җавап бирә, милли үзенчәлекләрне исәпкә ала торган татар мәктәбе бүген осшмаса, иртәгә инде анда укытырлык укытучылар да, укырлык укучылар да калмаска мөмкин. Шуңа күрә төрле формадагы милли уку йортлары -шәхси мәктәпләр дә, гимназияләр, колледжлар да ачылсын. Тик аларның үз йөзе, үз кыйбласы ачык булып күренеп торсын, үсәр юлы киң һәм якты булсын иде. Шул чакта гына милләтебезне җитәкләп алга барырдай кадрлар да булыр, татар да яшәр!