Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЙГЕ ИШЕГАЛДЫ

 

Уфа каласында яшәүче татар рәссамы Зәйнулла Шәйхелислам кояш нурлары белән өртелгән, җылылык бөркеп торган рәсеменә әнә шундый гади генә исем биргән «Җәйге ишегалды». Сез ул рәсемне журнал тышлыгының беренче бигендә күрәсез Бу галилек бер исемдә генә дә түгел, безненчә, ә җисемдә дә. Чынлап га. Зәйнулла Шәйхелислам бик үзенчәлекле талантка ия рәссам-пейзажчы Урман-кырларны, тау-болыннарны, елга-күлләрне, гөлчәчәкле бакчаларны, кала-салаларнын гади генә урам-тыкрыкларын сурәтләүче, илһамнарын табигать белән кешелек дөньясының берлеген-бердәмлеген расларга омтылучы рәссамнар алар - пейзажчы рәссамнар Рәсем сәнгатенең кеше күңеленә иң якын шул игелекле жанрын үз иҗатының төп юнәлеше итеп сайлаган Зәйнулла Шәйхелисламның әсәрләре һәрвакыт ихлас күңеллән, җан җылысы салып, гаять бер илһамланулы җиңеллек белән эшләнгән булыр Ул әсәрләр, гадәттә, натурадан. ягъни табигать манзараларының берәр кыйпылчыгын, диикме, почмагын, диикме, - үз күзләре белән күреп-тоеп. иҗатчының йөрәге аша үткәреп язылган булыр Зәйнулла Шәйхелислам туган төбәгенә, туган туфрагына чиксез гашыйк рәссам Табигать күренешләренең тиз үзгәреп-алмашынып торучан кабатланмас мизгелләре рәссамның әсәрләреннән безнен күңелләргә дә күчә, алар безлә самими шигъри хис-тойгылар уята Безне. «Кара әле, бу кабатланмас манзаралар безгә бнк таныш, бик якын ләбаса! Көндәлек тормыш мәшәкатьләренә чумып, без аларны күреп кенә бетерә алмыйбыз икәи бит .«.— дигән сагышлы-соклаиулы уй телеп узадыр шикелле Әйдәгез, «Җәйге ишегалды»на кайтыйк әле Рәсемдә — иске Уфаның бер почмагы, гап- гади татар ишегалды Мондый ишегаллары безнен Казаныбызда да шактый очрый әле Байтагыбыз шундый чәчәкле-гөлле ишегалларында уйнап-тәгәрәп үскәнбездер дә. мөгаен Якты кояш нурлары искереп-тузып килә торган йортларны гына коендырып калмаган, ачык тәрәзәләр аша өй эченә дә үтеп кергән Кояш нурларына буйсынып, дигәндәй, тәрәзәләргә чәчәкле алмагач ботаклары ла үрелеп карый Алдагы шау яшел яфраклы куаклар, төрле-төрле гөлчәчәкләр дә шул шифалы нурлар астында иркәләнеп утыралар Әмма күңел нәрсәдер көтә, нәрсәнедер сизенә бу кояшлы-нурлы дөнья мснә-менә үзгәрер, көн сүрәнәер, күләгәләр озыная-сузая төшәрләр Әнә бит. шәйләнср-шәйләнмәс кенә сурәтләнгән татар әбисе, оныгын җитәкләп алган да. каядыр ашыга. Шул ике җан әби белән оныгы безнең күңелләрне айкый да ташлый Яшел чирәмле ишегалларын сагыну моңы, көчле җирсүгә әверелеп, саркый да сыктый. Кайда ул самими-саф татар ишегаллары хәзер9 Шунда бит инде табигатьнең җаннарны савыктыргыч шифасы, җылыякгы олуглыгы кешеләр мөнәсәбәтләренә күчә иде. Кешеләр бер-берләренә ихтнрамлы-ягымлы. олыны олы. кечене кече итеп хөрмәтли иде Шунда халыкның гореф- гадәтләре тамырлана, иманнарыбыз яңара иде түгелме соң? Игътибар итегез декоратив орнаменталь төс-буяуларда ниндидер әкияти серлелек тә бар сыман Ә зәңгәрсу күк йөзе чалт аяз Шул аяз зәңгәрлектән ишстелер-ишетелмәс кенә сагышлы татар җыры иңәдер төсле Ишегалдым - гөлбакча, Гөлбакчада гөлләрем; Юк гөлбакча илләремне Сагынмаган көннәрем Рәссам Зәйнулла Шәйхелислам (1938> Башкортстанның Караидел районы Татар Үреше авылында туып үскән Уфада сәнгать училищесында белем алган Аннары башы-аягы белән ижат эшенә чумган, бихисап күргәзмәләрдә үз әсәрләре белән катнашкан Соңгы елларда рәссам шартлы-декоратив сурәтләр аша ислам диненең асылына кагылышлы әсәрләр иҗат итә Анын «Иске м-эчет», «Фәрештәнең тууы». «Мөхәммәт пәйгамбәрнең төше» кебек әсәрләре шундыйлардан Халкыбызның иманын яңартырга ярдәм итәрдәй яналан-яңа асыл сәнгать әсәрләре нлһамландырса иде бу талантлы рәссамны'