Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Сөббух Рәфыйковның тууына 80 ел

Сөббух Рәфыйков заманында шәхес' культы шаукымыннан җәбер күргән, гомеренең ижади яктай иң уңдырышлы булырга тиешле ун елын сөргендә уздырган язучыларыбызның берсе Аны Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкарганда. 1937 елда кулга алалар Бу вакыг га ул. хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының гел-әдәбияг бүлегендә укый торган була. Шулай итеп, язмыш кушуы буенча, яшь язучы 1937 елның октябреннән 1957 елның августына кадәр төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда Сталин лагерьларында газап чигә Сөббух Һади улы Рәфыйков тумышы белән Сарман районыннан Ул 1913 елның 15 июлендә Нәркәй авылында гуа. 1925 1930 елларда башта Чаллыда һәм Алабугада тугыз еллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йоргына әзерлек курсларында укый 1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика «Колхоз гәзнте» редакциясендә әдәби хезмәткәр. Сарман районында чыга торган «Комбайн» гәзитендә җаваплы редактор урынбасары, республика комсомол гәзигс «Кызыл яшьләр» редакциясендә бүлек мөдире һәм Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир 1957 елда сөргеннән әйләнеп кайтканнан сон. Сөббух Рәфыйков шактый гомер «Социалистик Татарстан» гәзитснен башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958 1961). аннары штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли. Әйткәнебезчә, С Рәфыйков кулына каләмне яшьли ала 1931 1937 еллар арасында аның шигырь һәм шкәяләре тупланган «Үсү җырлары». «Соңгы талпыну». «Үсмерчак» исемле мәҗмугалары дөнья күрә 1957 елда «Ак төннәр» дигән шигъри китабы нәшер ителә Сөббух Рәфыйковка язучы бу тарак танылу алып килгән әсәре «Беренче яз» романы 1958 елда нҗаг ителә Биредә әдип 1920 1930 елларда татар авылында барган социаль үзгәрешләрне шул заманга хас реаль күренешләр, жанлы образлар аша чагылдыра Бу роман укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан югары бәяләнә «Авыл иртәсе» романында исә язучы әлеге теманы дәвам игә. вакыт ягыннан безнен көннәргә якынайта Ул гомеренең соңгы елларында Зәй гидроэлектростанциясе төзелешендә «иләүчеләр турында «Тын елга буенда» исемле яңа роман иҗат итте Бу әсәр башта «Казан утлары» журналында (1971 ел. 2 6 саннар) дөнья күрде, аннары Татарстан китап нәшриятында нәшер ителде Кызгангач ки. бу китабын автор үзе күреп сөенә алмады, ул 1971 елның 21 ноябрендә вафат булды Соббух Рәфыйков 1965 елдан бирле Язучылар берлеге әгъзасы иде