Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

ТӘКЪДИР КАРШЫНДА

...Хөсәен тиз генә сикереп торды да тавыш ишетелгән якка китте. Озак та үтмәде, шул җиргә якынаеп, тавыш иясенең ыңгырашуын апачык ишетә башлады. Ул инде төрле сугышларда йөри-йөри чыныгып беткәнгә, андыймондый тозак, хәйлә-фәләннәрдән курыкмый иде. Ерак та бармыйча, ул бөек бер фаҗига каршында катып калды. Ике урман арасында кискә кебек кире суңга яткан ике кулсыз, ике аяксыз хәлдә чия кан эчендә бер кеше! Хөсәен тиз генә аның янына йөгереп барып аны күтәрергә уйлады. Ләкин бөтен җире кан вә туфраклар белән болганып беткәнгә, тотар җире юк иде. Шулай ук аның, киеменә карап, кайсы як гаскәре идекен дә танып әйтерлек түгел иде. Хөсәен куллары белән аның яраларын тоткалап бакты да: — Син маҗармы, алманмы, урысмы?- дип сорады. — Мин дә синең кебек үк урыс гаскәреннән булам. Бүген иртәнге һөҗүмдә, туп ядрәсе төшеп, менә шундый хәлгә килдем. Зинаһар, мине. Алла ризасы өчен, тиз генә ат. әрнүемә чыдар хәлем юк. -дип ул абауларга тотынды, газапланып чыраен сытты