Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘНДӘ САЛЫНГАН КҮПЕР

 

XVIII XIX йөзләрдә татар .муллалары казакъ-кыргызлар арасында Тарихта ак таплар була алмый Бу җәһәттән Казан басып алынган 1552 елдан 1917 елга кадәрге дәвердә татар мөселман җәмгыятьләренең. Мөселман диния нәзарәтенең, вакыф биләмәләренең, суфилык хәрәкәтенең һәм башка шундый бик күп нәрсәләрнең тарихын эзлекле рәвештә жентекләп өйрәнәсе бар әле Шуна күрә дә мин бу хезмәтемдә дүрт гасырлык чорны яктыртуны максат итеп куймадым, ә фәкать XVIII XIX йөзләрдә Казагыстан белән Кыргызстан далаларында гомер кичергән күчмә халыклар арасында ислам динен ныгытуда татар муллалары башкар!ан игелекле эшкә тукталмакчы булам Сүз дә юк. татар милләтеннән булган дин әһелләре бу төбәкләрнең мәдәни, дипломатик һәм сәяси тарихында жуелмаслык тирән эз калдырган Мәгълүм ки. Урта Идел буе татарларының казакъ далалары һәм Урта Азия халыклары белән багланышы, ерак дәверләрнең дәвамы булып. XVIII йөздә яка бер баскычка күтәрелә. Хәтта. Урта Идел өчен иң канлы елларда, урыс илбасарлары золымлык кылган заманда да. татар мөселман зыялылары Хәрәзсмдәге һәм Мәварөэннәһердә! е мөселман үзәкләре белән элемтәне өзми Аннан да епаккарак күз төшерсәк, татар-болгар дәүләтенең Урта Аэия һәм. бигрәк тә. Хәрәзсм белән сәүдә мөнәсәбәтләре X йөзләргә үк барып тоташа 1552 һәм 1556 елларда Казан белән Хаҗитархан (Әстерхан) ханлыклары басып алынганнан соң, татарның аерым укымышлы-зыялылары Русиягә хезмәт итүгә күчә. XVI -XVII йөзләрдә татар гаскәриләре һәм тылмачлары башкорт җирләрен Русиягә кушуда һәм Ссберне буйсындыруда шактый күпләп катнаша Ә Руси я империясенең Урта Азия халыклары белән элемтәсе тагын да көчәйгән XVIII XIX гасырларда татарларның бу төбәктәге йогынтысы да үсә төшә Шул ук вакыпа урыс хакимияте вәкилләре Урта Азия мәдәни, икьтисадый һәм сәяси мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен татарлардан файдалана һәм. хәтта, күпмедер дәрәҗәдә аларга бәйле була Әмма шунысын да онытырга ярамый, әлеге татарлар башлыча сәүдәгәрләр, дин әһелләре һәм аксөякләр. Урга Азиядә яшәүчеләрнең күбесе кебек, бер үк телдә диярлек сөйләшсәләр дә һәм бер үк динне тотсалар да. аларның сәяси мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары җирле халыкныкы белән һич кенә до тәңгәл килми Димәк ки. XIX йөз урталарына кадәр диярлек урыс хакимияте белән татар зыялылары үзара һәр нке якка да файдалы нп йергә Екатерина II нен мөселман динен яклауга һәм киңәйтүгә йөз тоткан сәясәтен тормышка ашыра башлаганчы ук казакъ далаларында татарларның дини йогынтысы һәм катнашы шактый сизелә 1774 елда алман сәяхәтчесе Георги казакъ далаларында йөреп кайта. Ул җирле халыкнын ислам динен өйрәнергә теләге сизелсә дә. аны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләрнең җитешмәве, мәктәп-мәдрәсәләрнең бөтенләй диярлек булмавы турында яза .Алай гына да түгел, казакьлар апасында мулла вазифасын үтәүче бнк аз санлы кешеләр до асылда Идел буе татарлары була Алар «Мулдәкәлек» белән бергә мөгаллимлек итәләр, язу-сызу эшләре алып баралар яисә казакъ байларында вәзир-киңошче хезмәтен үтиләр Мәсәлән. Кече җоздә Нургали исемле ханның язу-сызу эшләрен, урыс телен дә әйбәт белүче татар кешесе алып баруын Георги әйтеп уза (Асфен гимров С. Д. Прошлое Казахстана « источниках и материи tax. Алма-Ата. 1935 196 197 6.) Казакъ бай-түрәләрснә хезмәткә ялланган күп кенә шундый муллаларның исемнәре XVIII йөздәге дипломатия миләре беркетмәләрендә теркәлеп калган Аларның казакъ даирәсендә абруйлары, йогынтылары зур булуы бәхәссез Бу чорларда казакъ хан-түраләренең күпчелеге, урыс телен әйтеп тә тормастан. төрки телләрдә дә укый-яза белми Шума күрә дө урыс дипломатиясе кәгазьләрен укуда һәм тәрҗемә итүдә, аларга җавап җибәрүдә татар муллалары гайрәт күрсәтә Мәсәлән, 1741 елда Нургалинен атасы Әбелхәер хан Оренбургтагы чик буе комиссиясе белән Әлмөхәммәт исемле татар мулласы ярдәмендә хат алыша (Казахско-русские отношения в XVI—XVIII веках. Алма-Ата. 1961. 189 6J.1748 елда Иомагыл мулла Гуляев исемле урыс илчесенә һәм тылмачына Әбелхәер ханның үтерелүе турында хәбәр итә (шунда ук. 425 6.). Урга җөз ханы Аблай,— монысы чын-чынлап бәйсез казакъ ханы була,- Монасыйп Мамбетов исемле мишәр кешесен үзенә кәгазь эшләрен алып баручы итеп билгели (шунда ук. 622 6.). М Мамбетов 1768 елда ук Оренбургка барып, Аблайның кытай белән мөнәсәбәте хакында суд хезмәткәрләренә мәгълүматлар бирә (Сулейменов Р. Б., Моисеев В. А. Из истории Казахстана XVIII века. Алма-Ата 1988. 101 6.). Аблай шулай ук Яһүд Усманов атлы мишар мулласын үзендә шундый вазифа башкаручы кеше итеп тота. 1776 һәм 1779 елларда бу мулла урыс хәкимнәренә Аблайның кыргызларга һөжүм итәргә ниятләвен җиткерә (шунда ук. 123. 131 6.). 1759 елда Аблай хан татар мулласы Азаматны урыс хакимнәре белән эш йөртүче йомышчысы итеп файдалана (Казахские-русские отношения... 602 б ). 1762 елда Нургали ханга анын Русиягә тугрылыгы турындагы антын татар эш башкаручысы Габбас укый (шунда ук. 639 б.). XVIII йөздә татар мөселман дине оешмаларына патша хөкүмәтенең мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә 1740 елдан башлап әлеге дини оешмаларның йогынтысын көчәйтү максаты белән бик күп чаралар халыкка игълан ителә. Бу чараларның эшлекле нәтижәсе буларак, 1788 елда Оренбургта Мөселман диния нәзарәтенә нигез салына 1745 елда Оренбургтан ерак түгел Каргалы авылында татар сәүдәгәрләре колониясе оеша, соңыннан ул Сәгыйть бистәсе буларак таныла. Бу бистәдә яшәүчеләргә рәсми рәвештә дин тоту иреге тәэмин ителә, мәчет салырга рөхсәт бирелә (Климович Л. Ислам в царской России М . 1936. 19 б.). 1773 елда Екатерина II Русия ватандарларының теләсә нинди дин тоту иреген тану турында фәрман игълан итә, шуннан соң ун ел узуга Оренбургта мөфтият. ягъни татар рәсми дини идарәсе төзелә. Бу чорда патша хөкүмәтенең казакъларга карата үткәргән дини сәясәте ачык Мәсәлән, 1785 елда әби патша Уфа губернаторына указ тапшыра. Бу фәрМан белән ул аңа казакълар арасында исламны тарату һәм аларны укыту максаты белән бу якларга Казан татарларын муллалар итеп җибәрү вазифасын йөкли Бер елдан соң Екатерина патша Уфа һәм Себер губернаторы Барон Игельстронга казакъ далаларында мөселман мәктәпләре һәм мәчетләре салдыртырга. казакъча дәреслекләр чыгартырга, казакъ авылларына татар муллаларын җибәрергә әмер бирә. Әби патша шулай ук казакълар өчен дәүләт исәбенә Коръән чыгарырга куша ^Климович Л. Ислам 20—21 бб ) һәм 1797 елда бу китап 3600 данә басылып та чыга 1785 елга Оренбург, Троицк һәм Верхнеуральск шәһәрләрендә әби патша тарафыннан салдыртылган мәчетләр эшли башлый, алар шулай ук башка урыннарда да төзелә 1782 елда оештырылган мөфтияткә Оренбург Мөселман диния нәзарәте статусы бирелә һәм ул алты елдан Уфага күчерелә Ул Русиянең Европа өлешендә һәм Себердә яшәүче мөселманнарны, Русиягә буйсынган Кече һәм Урта жөз казакъларын үз канаты астына ала. Казакълар арасына жибәрү өчен муллалар әзерләү, аларга тиешле таныклык бирү, дини китаплар белән тәэмин итү — болар һәммәсе диния нәзарәтенең вазифасына керә. Алай гына да түгел, бу муллаларга казакъ дини оешмасының үзәген булдыру максаты куела. Күчмә ыругларда мөгаллимлек кылган һәм руханилык хезмәтен башкарган әлеге татар укымышчыларын гадәттә указлы «урыс муллалары» дип атап йөртәләр Казакъ мохитында искиткеч югары абруйлы, ханнарның иң ышанычлы эшләрен башкаручы мондый муллалар, әлбәттә, күп булмаган. Бу хакта Эчке Урда әгъзасы, урыс гыйлеменә ия хаҗи Мөхәммәтсалих Бабаҗанов та язып калдырган Ул мондый муллаларның 1801 елга чаклы бик аз булуы турында әйтә. Үлгән кеше! ә ясин чыгару өчен аларны хәтта 150 чакрымнардан алып кайта торган булганнар. Муллаларның җитешмәве XIX йөз башында Русиянең бер өлешенә әйләнгән Эчке Урда өчен чын-чынлап бәлага әверелә. Аның ханы Җиһангир бу хакта озак баш вата. Үз кешеләрен укыту өчен Әстерхан. Уфа, Казан һәм Оренбургтан татар муллаларын китертеп яллый (Бабаҗанов X. X.— С. Заметка киргиза о киргизах Северная пчела. 1861. № 4 13 б.) Муллалар авылларда мәктәпмәд- рәсәләргә җитәкчелек итә. туган, өйләнгән һәм үлгән кешеләрне теркәп баралар Шулай ук Урданың үзәгендәге Хан сарае мәктәбе мөгаллимнәрен дә нигездә муллалар тәшкил итә. Бу мәктәптә алтмыш шәкерт, дин сабагы өйрәнү белән бергә, урыс теленнән дә дәрес ала. Әлеге муллалар салым түләүдән һәм тән жәзасыннан азат ителә (шунда ук). Эчке Урдада дәүләт хезмәтен асылда татарлар алып бара Мәсәлән. С. 3. Зиманов «XVIII йөзнен ахырында һәм XIX йөзнен беренче яртысында Казагыстаянын сәяси төзелеше» исемле китабында татар муллаларын дини «катлам» буларак тасвирлый Чыннан да. Җиһангир хан Оренбург мөфтие кызына өйләнә Мәдрәсә һәм мәктәпләр төзү эшенә нигез сала, күн кенә милләттәшләрен Казан һәм Оренбург мәдрәсәләренә укырга жибәрә Урда муллаларнын эшенә күзәтчелек игүне үз өстенә ала. Әйтик, хан сарае мәчете ахуны башка барлык мәчет һәм мәдрәсәләр, алардагы муллалар эшен тикшереп барлап тора Турыдаи-туры хан җитәкчелегендә'комиссия төзелеп, ул муллалардан имтихан ала һәм аларга таныклык бирә Шул рәвешчә. XIX йөз урталарына кадәр һәр казакъ ыруы мөстәкыйль мулласын булдыруга ирешә Аларнын һәркансына хан таныклыгы тапшырылган, дип яза С 3. Зиманов. Кыскасы. Җиһангир хан хакимлек иткән чорда һәр*25 тирмәгә бер мәктәп һәм бер мәдрәсә туры ки тә Ьабажаиов X. X.— С. Заметка 14 6.) Эчке Урда эшләрендә татарлар катнашуының төп нәтиҗәләреннән берсе шунда ки: Җиһангир хан гадәти казакъ хөкемен шәригать хөкеме белән алмаштыруны кулай күрә. Шулай итеп, аерым бер ыру кешеләренә генә чикләнмәгән хокуктан файдалану мөмкинлегенә юл ябыла, аларнын башкаларга йогынтысы кими төшә. Әлбәттә, бу хәл эзсез генә узмый Чыннан да. бик күп байларда ул ачу тудыра һәм алар үз балаларын урыс мәктәбенә җибәрәләр. Кырым сугышыннан соң патша хөкүмәтенең татар дини оешмаларына мөнәсәбәте кискен үзгәрә. Дошманлык хисләре ачыктан-ачык белдерелә яна мәчетләр салу тыела. Эчке Урдада, казакъларның үтенече буенча, татар мәдрәсәләрендә урыс теле дә укытыла башлый (Тажибаев Т. Т. Школы Внутренней (Букеевской) Орды во второй половине XIX века Труды ПИЛЕ АН КазССР 1961 127—128 66.). 1892 елда, мәсәлән. Эчке Урдада эшләгән укытучыларның барысы да диярлек татар муллалары була Алар уку йортларында ла күпчелек тәшкил итә һәм хәтта хөкүмәт оештырган урыс-казакъ мәктәпләрендә дә белем бирәләр Шуны да әйтергә кирәк, барлык уку-укыту эшләре урысча яки казакъча түгел, бәлкем татарча алып барыла (шунда ук. 129 131 бб) Кече җөзгә килгәндә исә. Чукан Вәлиханов, һәр авылда диярлек татар мулласы яки шәкерте укыта, дип яза Әлбәттә, алар арасында Урта Азиядән чыккан муллалар да була гВәлиханов Ч. Ч. Әсоризр җыентыгы Aina-Ama 1961 1964 I том 520 6.) Билгеле, ул мулла һәм шәкертләрнең барысы да гисшле таләпләргә җавап биреп бетерми Моны исә Оренбург мөфтиятендә ришвәтчелекнең киң таралуы белән аңлатырга кирәк, ди ул . XIX йөздә казакъ даласының сәяси тормышында да татар муллалары актив катнаша Тулаем алганда, гадәти казакъ хокеме кулланылмаган урыннарда му т- лалар. хөкүмәт күрсәтмәләрен үзләренчә аңлаталар 1850 елларда Оренбургта Русия хакимияте вәкилләре Бохара һәм Хива муллалары килен йорт «ите өчен, казакъ авылларына, хәтта өчәр сум штраф салалар (Терентьев М. А. Ртеич и Англин в Средней А зии. СПб 1875. 349 б ) Татар муллалары дипломатия эшләрендә дә файдаланыла Екатерина II идарә иткән чорга чаклы ук ике татар мулласы Олы җөз ханы Сөек Аблаевка Россиягә буйсыну турында киңәш биргәннәре өчен император тарафыннан а пын медаль белән бүләкләнә < Джамт ерчннов Б. Очерки политической истории Киргизии XIX века. Фрунзе. 1966 29 б.) Бу чорларда кыргыз мохитын да татар муллаларыннан башка күзаллавы кыен Мәсәлән, мулла Галим Яһүдин 1847 елда манап Жангай Карабежовка киңәшче һәм >ш кәгазьләрен алып баручы булып урнаша ■ шунда гк 1Г 118 о Икенче бер татар мулласы Галим Якубовнын Русия хакимияте белән кайбер кыргыз даирәләре арасында арадашчы булуы мәгълүм ( Лунин Б. В. Взаимосвязи киргизского народа с народами России. Средней Азии и Казахстана Фрунзе. /9Л.' 78 6.) Шул заманның барлык язма чыганаклары да диярлек Казагысган белән Кыргызстанда эш йөрткән татар муллаларына дошманлык хисе белән сутары i ган Бу авюрлар арасында дошманлык хисен ачыктан-ачык шьлан итүче мөга ен. Чукан Вәлихановтыр Ул турыдан-туры, татар муллалары һәм шәкерт тәре казакълар арасында «фанатизм» учагы кабыздылар, дип яга Вә-тчаиов Ч Ч. Осорыр . 519 б) Ул указлы муллаларны Русия дәүләтенә тугры бу тмауда гаепли һәм казакъларны Уфа мөфтиятснә буйсынудан азат игәргә оу як гарда татар дин әһелләре санын бнк нык чикләргә чакыра (шунда ук. 526 528 о Ч. Вәлиханов белән чагыштырганда, Бабажанов ислам диненә шул тиклем үк дошман түгел, әмма ул да Эчке Урдада эш йөрткән татар муллаларын тәнкыйть утында шактый биетә. Бабажанов аларны, казакъларга белем бирүдә киртә булып торалар, ислам дине белән бергә халыкка ырым-хорафатларын да сеңдерәләр, дип гаепли (Бабажанов X. М.-С. Заметка. 13 б.). XIX йөз ахырында казакъларга татар тәрбиясе шундый нык йогынты ясый ки, бу казакъ укымышлылары арасында татарга каршы ризасызлык хисләре уята. Алар казакъларның татарлашуыннан курка. Чыннан да, татар мәдрәсәләрендә генә түгел, урыс-казакъ мәктәпләрендә дә казакъ теле өйрәтелми. Казакъ балалары өчен Оренбург чик буе комиссиясе тарафыннан 1850 елда оештырылган мәктәп казакъ арасына татар мәдәниятенең ничек үтеп керүенә ачык мисал була ала. Бу мәктәпнең беренче инспекторы да, укытучылары һәм, хәтта, аш пешерүчеләре дә татар кешеләре була Дин сабагын татар ахуны укыта, белем бирү фәкать татар телендә генә алып барыла. Әле алай гынамы, дип хәбәр итә Н X. Ильминский, казакълар арасында татар йогынтысын киметү турындагы рәсми күрсәтмәләр дә шушы ук телдә язылган ('Ильминский Н. X. Воспоминания об И А. Алтынсарине. Казань. 1891. 160 б.) Ахыр чиктә Ильминский һәм урыс миссионерлары ярдәмендә казакъ педагогы Ибраһим Алтынсарин беренче милли мәктәбенә нигез сала. Ләкин шунысы кызык, хәтта, бу мәктәптә дә бик күп татар укытучылары (башлыча, керәшеннәр) белем бирә Ибраһим Алтынсарин казакъ телен чит тел сүзләреннән (аларны «татаризм- нар» дип атый), аеруча татар һәм Бохара муллалары тарафыннан кулланышка кертелгән гарәп һәм фарсы сүзләреннән чистарту өчен тырыша. Ул ислам дине байрагы астында гыйлем алучы казакъларның үз телләреннән акрынлап татар һәм гарәп телләре файдасына ваз кичүе нәрсәгә китерәсен яхшы аңлый, казакъ аксөякләренең «татарлашуы» котылгысыз һәм мондый шартларда казакъ ханнары яклаган татар муллаларының йогынтысы артканнан-арта барачак, дигән нәтижә ясый Бу галим татар һәм Бохара муллалары кулланган китапларның татар телендә язылган булуын да өнәми һәм бу дәреслекләрне далага кертмәс өчен көч түгә (Алтынсарин И. Сайланча әсәрләр Алма-Ата. 1957. 316. 325—327. 370—373 6.). f Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: татар үкымышлыларынын. бигрәк тә*днн әһелләренең узган гасырларда казакъ-кыргыз даласында алып барган игелекле, бәрәкәтле хезмәте бәхәссез. Мәгърифәт таратуда бер халыкның икенче халыкка ярдәм кулы сузуы, ике арада күпер салуы да дип аңларга кирәк моны.

Урысчадан Госман САДӘ тәрҗемәсе.