Логотип Казан Утлары
Риваять

БОЛАН РИВАЯТЕ

Яшәр КӘМАЛ (1922)— торек әдәбиятының күренекле әдипләреннән берсе. Аның иҗаты боек Табигатькә, барлык җан ияләренә, бигрәк тә яклауга мохтаҗларга карата җылы мәрхәмәт, изгелек нуры белән сугарылган. Язуны хыял белән чынбарлыкны, торныш хакыйкате белән сәнгать дәреслеген оста аралаштыра. Ул Жирне боркет очкан биеклектән күрә белә, аның үткен карашына һәрбер үләне, һәр куагы, һәр тереклек иясе белән бергә дала киңлекләре, мәгърур таулар сыйган. « Тормыш ул— чрларыннан ташын. алга ыргылучы һәм үз агымАзм туктаусыз үзгәртеп торучы елга, әнә шушы торныш агымының бер генә үзгәрешен дә күздән ычкындырмау — язучы очен фарыз...»—ди Яшәр Кәмал үзе. Бүген журнал укучыларыбы зга тәкъдим ителә торган әсәре Яшәр Кәмал иҗаты белән генә түгел, то ре к әдәби чтындагы натур бер агым белән танышырга да ярдәм итәр дип уйлыйбыз. ӘЛИЛ, атына атлану белән, карт әнкәсе тезгененә килеп ябыша Йөрмәсәнә, балакаем, шул сунарына! Газаплама, зинһар. җанымны! Атаң шул ауга йөреп кенә хараплар булды, син дә шулай булмагаең. Алла тотар, балакаем, нәселебез корыр, бетәр. ги Хәлилнең күңелен икеләнү биләгәнне күреп, ана кеше тагын да ныграк үгетләргә керешә Ниемә кирәк инде сиңа шулчаклы болан? Аларның тиреләрен кая куеп бстсрмәкчс буласын? Бодай да үзеңне, атан шикелле үк. өнәп бетермиләр, көнләшәләр Болан башына җитү юнълсгә илтми, дигән борынгылар. Бәлагә тарырсың, балакаем, күңелем сизенә Егет, икеләнү хисеннән арыныр!а тырышып, ерактагы тауларга, ак болытларга, югарыда тулганучы кошларга кызыгып карап гора Әнкәсе тезгенне һәмишә җибюрми дә җибәрми Аптыратач-йөдәгәч. Хәлил ат өстеннән иелә дә, әнкәсенең чәчен сыйпап Җибәр инде тезгенне, югыйсә сонта кйлам. Дусларым көтә булыр.-ди. Берәү дә көтми сине, белеп торамын Бик барасың килә икән инде бар сон. Мәгәр ишетсен колагын ана боланнарның үзләренә дә, гитарный сабыйларына да тия күрмә Югыйсә афәт китерерсең өебезгә, ялгызак итәрсең сөйгән ярыңны Әнкәсе тезгенне жибәрүгә. Хәлил чаптырып китеп гә бара Тарыс тауларында өйләр берән-сәрән генә урнашкан Хәлилнең ярәшкәне Зәйнәпләр ое Гвкдәр авылының түбән очында Капка төнләрснЖурнат өчен бераз кыскартып тәрҗемә ителде Х дә үк карт чинар үсеп утыра. Ат тоягы тавышын ерактан ук ишетеп, чибәркәй сөенә-сөенә каршысына йөгерә, чинар ышыгыннан килеп чыга да сөйгәненең кочагына атыла торган иде. Бу юлы да нәкъ шулай каршылый Тик менә аерылган чагында бигрәкләр инде өздереп карый. Моңарчы болай караганы булмаганга, егет хафага кала. — Ни булды, сөеклем?—ди дә сылукайны кысып кочаклый. Гәрчә күзен алмаса да, сөеклесе бераз көттереп кенә телгә килә: — Хәлил бәгырем, бармасаңчы шул сунарыңа. Картлар әйтәләр бит, юньле кеше болан атамыни, диләр. Боланга кул күтәргән кешенең җаны рәхәт күрми, диләр. Шуннан кызның бугазына нидер бәялә, әмма ул үз-үзен кулга ала -Ниемә кирәктер инде ауга йөрүең? Әйтерсең лө ансыз яшәп булмый инде? Хәлил көлемсери генә. Менә хикмәт, әнкәсе дә, сөйгән яры да ай буена ауга җибәрмәскә маташалар. Кеше сүзенә карап, ауга бармаскамыни инде? Сөеклесе тәмам боегып кала: — Мине яратмавың шушыдыр инде, Хәлил. Ауны артыграк күрәсең ич,—ди. Сөйкемле күзләрендә яшь бөртекләре жемелди. Егете янә дә көлемсерәп куя. Ауга йөрүне шулай ук сөйгән ярыннан артыграк күрә микәнни? Моңарчы андый уйның башына килгәне булмады, ул фәкать үзенең ауга йөрми-нитми генә яши алмаганын яхшы белә. — Хәлил бәгырем, бигрәкләр начар төш күрдем бит әле... Кыз ике учы белән йөзен каплый да, хәлсезләнеп, җиргә сыгылып төшә. Хәлил аны күтәреп торгыза, ипләп кенә чинар төбенә утырта да атына сикереп менеп атлана. . Көннәрдән бер көнне Гөкдәр буйлап күрше Сарыҗалы авылының бае Караҗали узып бара. Хәлилнең ярәшкән кызы Зәйнәп шул чагында чишмәдән су алып тора икән. Шундый чибәр кызны бер күрүдә гашыйк була бай. Кыздан ул су эчертүен үтенә. Эчертә кыз. Бай эчә дә: — Суың тәмле икән, үзең әле тагын да татлыраксыңдыр, - дип теленә салына. w Өенә кайту белән, әлеге кызның кем икәнен белергә кеше җибәрә. Йомышчы ул кызның өч абыйсы барын да, Хәлилгә ярәшкәннәрен дә белеп кайта. Моны ишеткәч, Караҗалинең җен ачулары чыга. Абыйлары кулыннан тартып алуы авыр булмас иде, тик менә Хәлиленнән ничек котылырга? Шул очрашудан соң Али бай Гөкдәргә көн саен бара да анда кызның чишмәгә килгәнен көтеп ала, эчәренә су сорый. Зәйнәп хафага төшә. — Синең кем икәнеңне белмимен, тик миңа бәйләнмәвең хәерле булыр. Өч абыем, вәгъдәләшкән егетем берәүдән дә рәнҗеттермәсләр,— дип белдерә. Эчәренә су да бирми. Али бай чүмеч тоткан килеш ымсынып кала. Яман зәһәрләнеп: — Мин моны болай гына калдырмыйм әле. Ярәшкән егетеңнән сугып ала алмасам. исемем Али бай булмасын!— дип лаф ора. Өенә кайту белән, аттан төшүгә: - Хәзер үк Дүрмешне табып китерегез!—дип әмер бирә. Үзе таш кебек атылып өй түрендәге зур агач күләгәсенә барып утыра. Зәһәренә чыдый алмыйча, нишләргә дә белмичә, эскәмиядә шактый утыра. Ул арада Дүрмеш ага да килеп җитә. Баена сүз кушып карый—теге ишетми. Кабат-кабат әйтә торгач кына, башын күтәрә. — Ә-ә-ә, килдеңме?—ди. — Нигә кирәгем булды икән, дип торам әле. Булды шул. Четерекле бер эш чыгып тора бит әле, Дүрмеш ага. Син Гөкдәрдәге Хәсән мәрхүмнең улын беләсеңдер инде? Ничек булса да котыласы иде шу нардан. Берәр җаен тапсаңчы, Дүрмеш ага. Картлач уйланып тора-тора да: -— Бик ансат ич аның җае. дип куя — Ничегрәк итик икән соң? — Ул егет кече яшьтән сунарчылык белән һәвәсләнеп киткән Кө- нентөнен урманда болан атып йөри. Айлар буена кайтмыйча шунда ята. Сагалап торуы бик ансат. Урманга күмәсен икән, кем үтергәнен гомердә дә белмәячәкләр Караҗалиның йөзенә елмаю куна — Рәхмәт яусын. Дүрмеш ага Кинәшенне тотып карыйм әле. Кийларда нишләп йөргәнен күзәтергә берәрсен җибәрермен дә. нишләргә икәнен ахырдан карарбыз. ...Хәлил, гадәттә, дус-ишләре белән бергә тауга менә икән дә агын иреккә җибәрә икән. Гарәп тулпары уңга-сулга борылмыйча, өенә кайта да китә икән. Ул заманнарда Тарыс тауларында болан хәтсез күп йөри Гәрчә болан ату зур гөнаһка саналса да. болан итеннән берәү дә йөз чөерми, киресенчә әле. сарык яисә кәҗә итеннән артыграк күрә. Берәр егет ауга чыгып, буш кул белән кайтса, аның начар даны бөтен тирә-якка тарала, аңа кыз бирүче дә булмый. Ауга күп кеше йөри, тик инде берәве дә Хәлилдән уздыра алмый Ул бүтән бер генә шөгыльне дә бар дип тә белми. Әнкәсе, ярәшкән кызы, барча авылдашлары аның өчен ут йотып торалар. . Көннәрдән бер көнне Али байның йомышчысы кайтып 1өшә — Каракош кыясына Хәлил бүген ялгыз башы китеп барды. Хурҗинын дыңгычлап тутырган, озаклап ауда йөрергәдер исәбе Аның бит өчәр-дүртәр атна йөргән чаклары да була Каракош кыясы төбендә сагалап юрыйк та эшен бетерик Али байның шатлыгы эченә сыймый Ни әйттең иде дә бит . Атларга атланалар да юлга чыгалар. Ике көн дигәндә Каракош кыясына барып җитәләр. Манара кебек текә биек кыялар күккә ашкан, аста куе урман җәелеп киткән, анда болан көтүләре утлап йори Кызгы н таш кыяларның арасында аланнар яшәрен күренә Ак болытларга якын бөркетләр күкне тизә. Алар ояны да иң биек кыяларга коралар икән Али бай үз иярченнәренең берсеннән Гомәр. теге мөртәт бүтән юлдан китмәс микән соң? тип сорап куя. Башка җирлән ана юл юк Дүрмеш ага. син ничегрәк уйлыйсың? - Бүтән юл юк. Мин бит бу якларда утыз ел аут а йөрдем, аяк басмаган ташым калмагандыр Шушыннан узачак ул. шушыннан Көн дә кәгәләр моны, төн дә көтәләр Хәлил күренми дә күренми Али бай сабырсызлана башлый: Кая ки ген олакты икән инде? Юкка вакыт уздырмагаск, дип сөйләнә. Дүрмеш ага аны: Кайгырма юкка. Сунарчылар бит алар болан эзеннән озаклап йөрүчән. Теге хәчтерүш тә шунты тирәдә йөридер әле. дип юата Хәлил исә үзенә нинди афәт янаганын бс тми-абайламый Савырына шапылдатып суккач, аты өйгә элдертә Егет хурҗины белән мылтыгын кедр ботагына элә дә ылыс исләрен, бөтнек исләрен күкрәк тутырып сулый бераз башы әйләнеп киткәндәй була Шуннан ул агач төбенә, коры җиргә сузылып ята да өстенә болан тиресен ябына Йокысын туйдырмыйча ул ауга тотынуны хупламый Хәлилнең әле әнкәсен» биргән вәгъдәне моңарчы бозганы юк: нәниен иярткән боланны күргәндә мылтыгын иңеннән алмый Тан беленен килгәндә ул уянып китә, мылтыгы белән пистолетын барлап куя Андагыдай мылтык бу якларда беркемдә юк Шуны иңенә 6 «К. У 81 сала да Каракош ягына табан юллана. Хәвеф-хәтәрне уйламый да. күңелендә — фәкать боланнар да сөйгән Зәйнәбе. Җырламас җиреңнән җырларсың. Аның җырын ишетеп, Али бай: — Шым булыгыз! Хәзер килеп чыга,— дип пышылдый. Байның яраннары кайсы кая поса, бай үзе җиргә сеңәргә җитешә. Беравыктан ул: — Нишләптер күренми әле,—дип куя. — Бездән ерак әле ул. Тавышы куәтле, шуңа якында булып ишетелә. Әйләнеч юлдан килә шикелле. Иңгә-иң дигәндәй, тезелешеп яталар, һәркайсы чакманы тартырга әзер. Хәлилгә берсенең дә үче юк югын, тик менә байга ярарга тырышып, аның башына җитәргә тиешләр. Уйлап карасаң, хәтәр эш инде, хәтәр... Җыр якынайганнан-якыная бара, йә таш кыяларга бәрелә, йә җир өстенә җәелә. Күпме куаныч бит бу җырда — Кояш, таулар, жир-су, үләнчәчәк белән кавышу куанычы. Шик-шөбһәнең эзе дә юк бу җырда. Тау елгасыдай иркен, агыла да агыла... — Ачу китереп җырлаган була бит әле! Бик озак җырлый алмассың... Берзаман Али бай үзенең иярченнәренә: — Башы күренде!—дип пышылдый.— Әйбәтрәк күренгәч, һәммәгез дә атыгыз, йөрәгенә төзәгез. Әнә генә ич, күрәсезме? Кәкре агачны узгач та... Тау сукмагы уртасында үсеп утырган, иләмсез дәү еланга охшап кәкрәеп беткән олы, карт агачны әйләнеп узуга, тугыз-ун адым ясауга, Хәлилнең гомере өзеләчәк йөрәгенә әллә ничә ядрә кадалачак. Нәкъ әнә шул мизгелдә Хәлилнең аяк астына югарыдан бер таш килеп төшә. Егет башын күтәреп караса — биек кыя өстендә текә мөгезле болан икән ләбаса! Егет шул якка тайпыла, боланга әйләнгән сыман, тавыш-тынсыз гына, кызу-кызу таш кыяга менә башлый. Ә үзе мәһабәт гәүдәле боланнан күзен дә алмый. Тегенең качарга исәбе дә юк сыман, аучыны якын ук җибәрә. Менә гаҗәп! Янына килеп җитәргә дә күп калмый лабаса! Али бай исә. көтә-көтә көт булып, җирдән калкына. — Нәрсә, безне күрде микәнни? Али байның яраннары арасында дөнья күргән, бу тауларны яхшы белгән, хәтәр-шикле Мустан чавуш атлы бер бәндә дә була. Шул: — Монда нидер бар, ага. Үлемнән бер-нке адым коткарып калды үзен. Әҗәле җитмәгәндер. Язмышка каршы бару ярамас,—дигән фикер әйтә. Али бай: — Шаштың мәллә? Нинди язмыш ул тагын? Менә бу дивана, бүтән юл юк, дип башымны катырмаса, тегендәрәк сагалаган булыр идем. Чәнчелеп кенә китсен инде!— дип гайрәт чәчә. Дүрмеш карт: — Ачуланма инде, ага. Монда чынлап та башка юл юк. Кем белгән бит аның сукмактан читкә каерасын? — дип акланып маташа. Али бай: — Торыгыз! Артына төшәбез,- дип әмер бирә. ...Ул арада Хәлил боланга якын ук килә дә, мылтыгын иңеннән алып, төзи дә башлый. Чакмага басам гына дигәндә, болан түбәнгә томырыла. Аның яшен тизлеге белән күздән югалуына Хәлил аптырап кала. — Бигрәк сәер инде бу болан!— дип үзалдына сөйләнә. Болан артыннан аучы да аска томырыла Ул арада теге мөгезбай икенче кыяның башына менеп өлгергән булып чыга.. Аучыны шулай кызыктырып, юри ияртеп барган кебек, мөгезбай әллә кайларга ияртеп алып китә... . Үз чиратында Хәлил дә бит, яраннары белән бергә. Али байны әллә канларга ияртеп алып китә. Боларнын тәмам котлары алына. Малай- шалай артыннан чабу сиңа бер дә килешми, кызны яучылап алудан да яхшысы булмас дип. байны кайтырга күндерәләр Гәрчә бөтен авыл каршы торса, каһәрләсә дә. абыйлары Зәйнәпне байга бирү ягып каералар. Али бай әллә кайлардан киндерен, ефәген, бизәнү әйберләрен кайтартып, кызга бүләкләр җибәрә. Ярәшеп тә куялар. Ул арада Хәлилнең әнкәсе беләп сенелесе. елый-елый күзләре шешенеп беткән Зәйнәп егетне түземсезлек белән көтәләр. Хәлилнең киткәненә ике атнадан артык вакыт узды, ә ул кайтмый да кайтмый Шуннан авылның ун егете аны эзли чыгалар. Тау араларында сөрән салып ике көн йөриләр. Фәкать өченче көнне генә аучыны табалар Ерак-сракта бер мәгарәнең эченә болан түшкәләре тутырган, дивар буена чөйләр кагып, шунда тиреләрен кибәргә элгән. Дусларын күргәч, Хәлил: Килеп яхшы иттегез бит әле, югыйсә боларны ялгызым ничек алып кайтыр идем, ди. — Киткәнеңә байтак вакыт узды лабаса Артык озаклагач, эзли чыктык менә. Икс тәүлек эзләдек үзеңне. Бу чаклы ерак китәрсең дип уйламаган идек Хәлил: Мине бер болан алып килде бит, дип, теге сәер хәлне сөйләп бирә. Сихерләнгәндәй, үземне болан көтүлекләренә ияртеп алып килде ләбаса. Аучы аягы басмаган бу якларга! Боланнар кача да белмиләр Теләсәң иллене, теләсәң йөзне атып ал Хәлилнең ваемсызлыгына дуслары шаккаталар Башларында кайгылы уй: ярәшкән кызып ятлар сугып ала. инде ни хәл итәргә? Хәлил үзләренә: — Нишләп чырайларыгыз бик төксе әле? Берәр яман хәл-мазар булмагандыр бит? Минем габышка да куанмадыгыз. Әйдә, күгәрегез дә икешәрне. кип ек авылга. Болай күп атып кайта алганнары юк иде әлс берсенең дә Нигә куанмадыгыз әле’ Нигә эзләдегез әле? дип бәйләнә Егетләрнең берсе Анаң бик борчылды, артык озаклагач Картлар әйткәч, килмичә булдыра алмадык, дип җавап бирә Хәлил көлә генә: Килеп яхшы иттегез әлс Ялгызым һич алып кайта алмаган булыр идем. ди. Егетләр җилкәләренә икешәр-очәр түшкә салалар да кайтыр юлга чыгалар Алай да алып бегерә алмыйлар әле. Киек җанварлар тимәгәе дип, мәгарәнең авызына гаш өяләр Кайтып җиткәнче юньләп сөйләшмиләр. Нәрсә генә әйтсеннәр соң Хәлилгә? Өйгә кайтып җиткәч, нәрсә генә эшләр инде’ Дусларының күңелләрен күтәрергә теләп. Хәлил генә юл буе сайрап канга, күңелле җырлар җырлый Аның берни белмәве, кәефенең күтәренке булуы тегеләрне тагын да ныграк төшенкелеккә дучар и гә Авыл сунарчыны гномлы тынлык белән каршы ала. Хәлилнең коты алына Анын кайтуына беркем сөенми, очраган бере тизрәк өенә кереп яшеренү ягып карый Элекларе һәммә кеше сөенер иде. мәйданда анын хөрмәтенә бәйрәм итәрләр иле. Когы алынган, тәмам чыгырыннан чыккан егет мәйданга юнәлә. Анда бер генә җан иясе дә күренмәгәч, җилкәсендәге йөген чирәмгә ыргы га да өенә Йөгерә. Әнкәсе ишек гәбендә була, аны күргәч тә. өйгә кереп кигә. Нәрсә булды, әнкәй Мин югында анылыбына нинди афәг яоырылды? 6* Карт ана идәнгә сыгылып төшә, үксеп-үксеп еларга тотына. Хәлил аңардан берни әйттерә алмый. Шуннан соң сөеклесе янына ашыга. Зәйнәпнең агалары аны дәшми-тынмый гына каршылыйлар. Илгә нинди афәт килгәнен алардан да белә алмый. Иң якын дусты Дуран булып, ул да авыз ачып бер сүз әйтми. Өйлә вакытлары җиткәнче егет өйдән-өйгә атылып керә, әле берсеннән, әле икенчесеннән сорашып белмәк була. Нишләгәннәр икән соң аның авылдашлары? Әнкәсе дә, Зәйнәп тә, дуслары да ник берни әйтмиләр? Мәет чыккандагыдай, авыл тынып кала: ни сабыйларның елаганы, ни олыларның сөйләшкәне, ни кошларның сайраганы ишетелми. Шомлы тынлыкны бозарга фәкать картаеп, тәмам бөкшәеп беткән Солтанкәрә исемле карчык кына җөрьәт итә. Егетне үзе эзләп таба да: — Нәрсә, тилекәем. ниләр булганын миннән гайре сөйләп бирүче дә юкмыни үзеңә? Син тау араларында йөргән чакта монда синең Зәйнәбеңне кодалап өлгерделәр ләбаса. Күрше авылның Али бай дигән хәсисе, имештер, бер күрүдә гашыйк булган да яучылар җибәргән. Шуңа ярәштеләр инде менә...— дип тезеп китә. Хәлилнең авыз ачып берәр сүз әйтерлеге дә калмый. Кортка сөй- ләвен белә: — Мәргән, әллә инде тораташ булып катып калдың? Аптырама, берәр җаен табарбыз әле. Теге хәсис Зәйнәбеңне алып китмәгән бит әле. Син тот та дусларыңны монда алып кил. Әйтәсе сүзем бар үзләренә.—ди. Хәлилнең буйсынмый хәле юк. Озакламыйча авыл егетләре кортканың өенә җыелалар. Аның әмере белән өйдә учак тергезеп, болан ите кыздыралар. Әмма өстәл янына утырышкач, ник берсе ризыкка үрелсен. Солтанкәрә үзләренә: — Егетләр, әллә инде Хәлил атып алып кайткан боланнар итеннән авыз итәсегез дә килмиме? Ояттыр шул. Ичмасам атларыгызга атланыр илегез дә Зәйнәпләргә барып, агаларының йөзләренә төкерер идегез, Али бай китергән бүләкләрне, аның балдагын алыр идегез дә үзенә Сарыҗа- лыга илтеп, мөртәтнең аягы астына ташлар идегез,—ди. Хәлилнең җан дусты Дуранга карап:—Нәрсә, Дуран, куркып калырсыңмыни?—ди. Егет ни әйтерен тапмый. Алайса, Хәлил мәргән, әлеге эшне үзеңә башкарып чыгарга туры килә. Үзең тәвәккәл икәнсең, кыю икәнсең—бүтәннәр дә иярер. Шүрләп калсаң—яклаучы таба алмассың. Күреп торасың бит. Дуран булып Дуран да куркып калды. Яклаучың юк икән, ул чагында балдакны үзең илтеп, Караҗалиның танавына ыргытудан башка чара калмый. Шушы юлда җаныңны фида кылуыңда ихтимал. Әдәм мәсхәрәсенә калганчы — үлгәнең артык. Ул сантыйның кем икәнен йөзенә бәреп әйткәнең хәерле булыр. Солтанкәрәнең әйткән сүзләре Хәлилне дәртләндереп җибәрә. Шуннан ул тәвәккәл-нык басып өенә табан юллана. Аның артыннан тасраеп карап калган Дуран да урыныннан кузгала. Аңа ияреп бүтәннәр дә өйләренә ашыгалар. Икәве-өчәве генә урыннарыннан кузгалмый. Кортка аларга мәсхәрәле карашын ташлап: — Батыр егетләрем нишләптер ашыкмый бугай?—дип куя. Шуннан соң болары да кузгалышырга мәҗбүр булалар. Озакламыйча авыл мәйданы җайдаклар белән тула. Егетләр генә түгел, яше-карты, малай-шалай һәммәсе атка атлана. Мәргән ярәшкән кызының өенә табан юл тота. Зәйнәпнең абыйлары караңгы чырай белән чинар күләгәсендә утыралар икән. Алар Хәлилнең юлына аркылы төшмиләр. Зәйнәп үзе котлары алынып, күз яше түгеп өй эчендә утыра икән. Егет аның кулын учына ала. Кызның кулында никах балдагы, муенында муенса-мазар күренми. Егет кырыс кына: — Караҗалиның бүләкләре кайда?—дип сорап куя. Кыз шыпырт кына: - Тартмада, дип җавап кайтара Хәлил тартмадагы алтын-көметн бизәнү әйберләрен алып, кесәсенә шудыра. Бу вакытны Солтанкәрә дә килеп җитә, чинар күләгәсендә боегышып утырган өч туганга юлыгып: - Нәрсә бик җәелеп утырасыз әле? Ир-ат халкы барысы да атка атланды - Караҗалиг а никах балдагын илтә баралар Сез ни көтәсез монда? Куркак хатыннар кебек утырмагыз, атларыгызга атланыгыз! - дип җелекләренә үтә. Гуганнар бер-беренә карашып алалар да арандагы атларын чыгаралар Җайдаклар авылны чыкканчы карт-коры аларны хуплап: Йөрәкле икәнсез, егетләр' - Хатаны төзәтеп була әле, була! — Нык торыгыз! дип озатып кала Иң алдан Хәлил бара. Авылны чыгу белән, ул, атын ныграк куып, шактый алга китеп өлгерә. Аты җилдәй оча. Башкалар көчкә җитешәләр. Сарыҗалы авылына да Хәлил чаптырып барып керә: дошманы янына ялгыз башы якынаерга ярамаганын да уйлап тормый Тузан туздырып килүче дуслары еракта кала. Мәргән йортка җитеп атын туктата да — Али ага, монда чык әле! дип тавыш бирә. Шылт иткәннәре дә ишетелми. - Али ага! Али ага! Караҗали иренеп кенә: - Кем бар анда? Кирәгем булса, өйгә кер, өйдә сөйләшербез,- дип җавап кайтара. Юк, син үзен чык! Син безгә монда кирәк! Бу чаклы әрсезлеккә исе китеп, хуҗа болдырга чыгып баса Хәлил анын бүләкләре төрелгән төенчекне аягы астына ыргыта. Али ага, бу чүп-чарь1ң үзенә булсын! Анарга мохтаҗ кеше юк. Син илтеп бирюн кешеләр, безгә синен бүләкләрең кирәкми, дип әйтергә куштылар. Хуҗа сабыр гына төенчекне алып чишсә, анда ниләр ятканын күреп, чырае кара янып чыга, төенчектәге нәрсәләре болдырга коела Никах балдагы зыңлап идәнгә төшә дә почмакка тәгәрәп китә Шунда гына хуҗа, сантыйланып, анын каршысына килүченең Хәлил мәргән икәнен абайлап ала Күз ачып йомган арада мылтыгын да алып чыга Мондый хәлнең булу ихтималын алдан ук сизенгән егет исә атыннан сикереп төшә дә ой почмагына яшеренә. Ага, син мәкер ге ипкә югындың Үз өенең бусагвСИ төбендә бәдбәхетләр генә кан коя. Куркып качуым түгел, кем икәнеңне әйтеп бетерим, дин яшерендем Бәдбәхет икәнсең ләбаса? Хәзер инде атсан да ярый, дип. crei яшеренгән җиреннән ялт кына чыга да атына сикереп менеп атлана. Хуҗа аптырашта кала. Акылын җыеп, атып җибәргәндә, Хәлил инде ерак га була, ана ядрә тими кала. Караҗали ачуыннан шартларга җитешеп өенә керә дә кәнәфигә йозгүбән каплана. Шактый вакыт кыймылдамый да ятканнан сон: Мустан чавупг белән Дүрмешне. аннары тагын Гомер Дивананы кигерегез, диген әмере ишетелә Чакыргач, килми хәлләре юк. киләләр. Утырулары була. Мустан чавупг Әңгәмәгә Сөләйман аганы ла чакырттырасы иде. дигән теләк белдерә. Али бай каршы килми, картны алып килергә кеше җибәрә Хаҗины дәшми-тынмый гына көтәләр Әле ул килгәч тә. сүз алай тиз генә ялганып китми. Бер-беренә кырын карашып, төксе чырай белән утыра бирәләр. Сүзне хуҗа кеше үзе башлап җибәрә: - Сөләйман хаҗи, менә күрдеңме инде минем нинди хурлыкка төшкәнемне? Синең аркада шул көнгә калдым.—ди. Картлач моңа каршы: — Анда минем ни гаебем булсын? Хәлдән килгәннең һәммәсен эшләдем. Синең әмереңне үтәп, кызны вәгъдәләшеп кайттым. Инде хәзер, бөтен авыллары белән сиңа каршы күтәрелгәч, мине гаепләмәкче буласың. Алай ярамый бит,—ди. Караҗали зәһәр чәчүен белә: Мустан чавуш, синең киңәшне тотып, шушы көнгә төштем. Бөтенебезне хур итеп киттёләр ләбаса. Хәзер безнең авыл халкы нишләргә тиеш инде? Йә. әйтеп күрсәт, мөхтәрәм Мустан чавуш. Ник дәшмисең? Теге мәми авызны юлдан алып ташлыйсыбыз калган шул менә,— ди. Мустан чавушның уйланырлыгы бар шул: бу авылда килмешәк ләбаса; байның ачуын китерсәң, куып җибәрергә дә күп сорамас. Шулар- ны уйлагач, ул: — Хәлилне үтерүдән башка юл калмый икән шул. Анысын булдырабыз аның. Хәзер инде, намуссыз эш эшләдегез, дип бәйләнә дә алмаслар. Аллаһы тәгалә каршында да без гөнаһсыз. Теге юлы бит алай түгел иде әле. Гөнаһы безнең өскә төшәсе иде, дип тезеп китә. Хуҗа аның сүзен тыңлап бетерми: — Теге юлы җебеп калмасак, бүген бу хурлыкка төшмидер идек. Кыз да безнеке буладыр иде. Хәзер инде, Хәлилне үтерсәң, кем эше икәне билгеле була. Гөкдәргә нинди генә каза килсә дә. бездән күрәчәкләр. Ярар соң! Язганы булыр. Караҗалигә кыз бирмәүнең казасын күтәрсеннәр әле менә!—дип. яраннарына текәлә. Моннан соң Төкләрнең бер генә кешесе дә. мал-туары да безнең җиргә аяк басарга тиеш түгел. Инеш аркылы чыгып, ярыбызга аяк басу белән, атыгыз да үтерегез! Эш зурга китсә. Гомәр паша алдында җавабын үзем бирермен. Яраннары теләр-теләмәс кенә: — Баш өсте,— диләр. Фәкать Сөләйман хаҗи гына каршы әйтергә батырчылык итә: — Ага, бу эшең дөрес булып бетмәс. Кан койган өчен җәзасыз кала торган заманалар узды бит инде. Мондый карар кабул иткән өчен үзеңнең башыңа җитмәгәйләре, хөрмәтлем. Әллә син алар авылында груша җыючылар яши дип белдеңме? Алар бездән остарак аталар. Тагын шунысын да онытма: вәгъдәләшкән кызга син үзең кул суздың лабаса... Миңа калса, хөрмәтлем, ул кызга нәфесеңне сузмау хәерлерәк булыр. Ике авыл кешеләре ул кыз өчен бер-берен үтерә башлавы дөрес булырмы, шуны уйлап кара әле. Али бай ярсып урыныннан сикереп тора да картлачны иңсәсеннән эләктерә. — Күземә күренмә! Андый эшне белә торган затмыни син? Хәзер инде кыз мәсьәләсе хәл ителми, минем намусым хәл ителә. Әгәр дә мәгәр сүземнән кайтам икән, Гөкдәрнең ыштансыз малайлары да көләчәк бит үземнән. Караҗали, ярсып-гасабиланып, хаҗины бәргәләп чыгарып җибәрә. Айлы төн. Чишмә өстенә үзенең канатларын җәйгән карт чинардан караңгы күләгә төшә. Күләгәле җирдә су карасы күренә, бераз арырак киткәч, ай яктысына эләгә дә көмештәй ялтырап куя. Хәлил башын сөйгәненең күкрәгенә салган. Кыз оялчан гына: И-и. көттем дә инде үзеңне. Солтанкәрә әбкәй коткармаса, упкыннарга ташланасы идем бит. Көттем дә инде.. дип пышылдый.— Теләсәләр нишләсеннәр, дим, ярәшсәләр - ярәшсеннәр, дим. тик бүтән берәүгә дә яр булмыйм, дим. Күңелем сизгән иде кабат кавышасыбызны. Ярый әле, безнең авыл егетләрен бәреп егарлык, дөнья бәясе торырлык Солтанкәрә әбкәй бар. һәй. шул ауга йөрүләрен белән мине ялгыз калдырмасаң. колак сал. зинһар, бәгырькәем, тилмертмә син мине, вәйран итмә корып яткан оябызны! Ут йогып яшим ләбаса Бер мин генә түгел, әнисн да, Солганкәрә әбкәй дә, бүтәннәр дә дер калтырап яшиләр Тауга аяк та басмамын, дип. ант ит хәзер үк Хәлил ишетелерлек-ишетелмәслек итеп кенә: — Ант әгәр, китмим, дип куя Зәйнәп исә, тәмам гасабиланып • Белмәсәм иде мин сине, дип сөйләвендә була. Ауга йөрмим, дигән вәгъдәң бер атнадан артыкка бармый шул, сүзендә тора алмыйсын шул... Болан кычкырган тавышны ишетүгә, тәмам шашасың. Гыйшкына Хәлил: — Бу юлы ант иттем ләбаса. Әйттем бетте! Моннан ары ауга аяк та басасым юк. дип җавап кайтара Ә бер көнне Хәлил иртә таңнан бусагасы төбендә, баглам кылларын чиртеп, җырлап утыра. Чаттан Солтанкәрә әбинең килеп чыкканын күреп ала да җырлаудан туктап кала Карчык ана кырыс кына. Җырлавыңны бел. дип әмер итә Хәлил елмая да: Өйгә керер идең, әбкәй. ди Кереп тормыйм инде, газизем Нигә туктап калдың әле * Җырлар идең, дивана Ауга чыкмавыңа нибарысы ике көн үтте, син инде боланнарыңны сагынып жырлый да башладык. Кортканың сүзенә колак салып, ташласана шул ауга йөрүләреңне! Ют ыйсә кө1 тә тор бәлагә таруыңны. Әллә ниләр күрерсең әле менә. Хөвеф-хафалы шул кыланышыңнан арынмый юрый, җан тынычлыгы юк бит сиңа, дивана Хәлил: «Нишләп мина бәйләнә торгандыр инде9 » дип гарьләнә Карчыкның күздән югалуы була, яңадан багламын кулына ала Сунарчылар җыры агыла да агыла. Башка көйгә, күпме генә тырышмасын, күчә генә алмый да алмый. Кояш инде Ю! ары күтәрелә, таш кыялардан, агачлардан күләгәләр сузыла. Хәлил, багламын янына куеп, күзен йома да уйланып угыра Аның күңел күзенә урман-чытырманны ера-ера чабып 6apiai< болан көтүләре күренә Мангай күзен көч-хәл белән генә ачып, теләр-теләмәс кенә аягына торып баса да өйләре утырган калкулыктан ашыкмыйча гына үзәнгә төшә башлый Аның артыннан әнкәсе Хәлил! Күңелен бер дә урынында түгел бит. балакаем Атаң да шулай, мәрхүм, гомере буе тышы белмәде Тагын тауларга iаярга чамалап торасыңдыр әле. Дошманнарын дөнья гулы икәнен оныткан- сындыр шул Зинһар, ауга китмә, безне ятим итмә Кайтып, ичмасам, агачтан миңа кувшин белән киле-сап ясап бирер илен, төр те-төрле бизәкләр төшерер идең Туең булмый торып, зинһар, ташлама атап йортын. Ют ыйсә фат ихамны да ала алмассың' дип сөйләнеп кала Хәлил боегып кына аның сүзләрен тыңлап тора-тора да авыл мәйданы ятына кузгалып китә Бөтен күңеле үзен тау тарта тарта, ә колак төбеннән әнкәсе белән Зәйнәпнең аһ-зары, ялварулы тавышлары китми Авыл урамнарында очрат ан бозаулар аның күзенә болан бозаулары булып күренә, сөрмә тарткандай зур күзле җәйраннар булып күренә Борынына тау исләре килеп бәрелә. Күкрәге тулы моң да сагыш Иң сәере менә пидә әлеге сатыш дигәнең өстенә ишелеп төшәргә торган куаныч-шаглык белән аралаша Әле бер генә айлык, сыртлары елкылдап торган бозаулар бу чаклы охшаса да охшарлар икән җәйраннарга Тауда бит анда мәһабәт мөгезле, елгыр боланнар да утлап йөри Хәлил өенә әйләнеп кайта Сенелесенсң ихатада болан тиреләре киптереп маташуын күреп, шул тиреләрнең берсенә ипләп кенә утыра да нарат бүкәненнән кувшин уярга тотына. Мондый эшне инде әллә кайчаннан бирле эшләгәне юк. Кояш баеганчы шулай да кувшинның эшен бетереп, үзенең күңелендәге бөтен изге хисләрен бизәк итеп төшереп, әнкәсенә тапшыра. Карт ананың куанычтан түбәсе күккә тия. Икенче көнне Хәлил чинар агачыннан киле ясап, аны Сол танкәрәгә илтеп бирә — аны да сөендерә. Хәлилнең үзенә яңа шөгыль табуын күреп, авылдашлары куаналар. Хәзер инде егет көннәрен агач юынып-уеп уздыра торган булып китә. Сөйгәненә ул береннән-бере җиңелрәк кувшиннар да береннән-бере зифарак килеләр ясап китерә. Агачны ул, балчык кебек, әллә нишләтеп бетерә, искитәрлек бизәкләр төшерә. Аның эшләгән эшләрен күреп һәммә кеше дә соклана. Шуннан инде Хәлилнең мәргән дигән данына агачтан гаҗәеп матур вә камил иттереп төрле нәрсәләр ясый белүче даны да өстәлә. (...) Көннәрдән бер көнне, тәмам түземе төкәнеп, таң беленә башлау белән, Хәлил атына менеп атлана. Гадәтенчә, иң әүвәл Зәйнәпләр өенә юл ала. Тояк тавышы ишетеп, сөйгәне өйдән атылып чыга. — Бәгырькәем, антыңны шулай ук бозасынмыни? Солтанкәрәне үпкәләтәсең киләдер инде,—дип тә карый. Хәлил көлә генә: — Үпкәләвенә исең китмәсен. Бәлагә тарыр, дип аның коты алына. Ауга бер тапкыр барып кайтканнан дөнья җимерелмәс,—дип җавап бирә. Зәйнәп, күз яшенә буылып: — Барма инде, барма инде,—дип пышылдавын белә, өзеп сала. Егет аның чәчләрен назлап сыйпый. Аннары, сөеклесенең елаудан туктамаганын күреп, бетмәс моның балавыз сыгуы, дип, тәмам гайрәте чигә. Ул атын чаптырып китеп тә бара... Хәлилнең ауга чыгып киткәнен күреп, берәү Сарыҗалыга ашыга. Караҗали йортына барып җиткәч, атыннан сикереп төшә дә болдырга чыгып баскан хуҗага: — Сөенче бирәсез, ага! Сөенечле хәбәр китердем. Хәлил яңарак кына тауларга олакты. Артына төшү чүп тә тормый,—дип сайрарга тотына. Али бай: — Хәзер үк атлар иярләнгән булсын! Мустан чавушны да, башкаларны да чакырыгыз!—дип җикерепме-җйкерә Ул арада Зәйнәп, сөеклесенең аттан төшеп, җәяүләп кенә китә торган җиренә ничек итеп аның үзеннән элегрәк барып җитеп булыр икән, дип баш вата. Сукмактан да барып була булуын. Тик инде турырак юлны да сайлап була. Ул чагында боланнар да әйләнеп уза торган үзе текә, үзе шома таш кыяларга юлыгасың. Ошбу юлның хәтәрлеген белә торып, Хәлилдән элегрәк җитешү нияте белән, Зәйнәп әнә шушы юлны сайлый. Текәнең дә текәсе тау-таш өстеннән ул үрмәли дә үрмәли. Ара-тирә хәл алырга туктагандай була да яңадан алга ыргыла. Ничек тә элегрәк, һич югы сөеклесе белән бер үк вакытта барып җитәргә кирәк бит. Күңелкәе сизеп тора:-сөеклесен бу юлы авылга алып кайта алмаса, ул аны югалта — һәлакәткә дучар буласы көн кебек ачык. Ансыз яшәүдән ни мәгънә?! Таштан ташка үрмәли торгач, Зәйнәп бер мәлне, хәле бетеп, таш кыядан егылып та төшә. Әрнүдән һушын җуя. һушына килеп, күзен ачып җибәрсә — моның янында ук мәһабәт кенә болан баласы. Аның дымлы зур күзләрендә гаҗәпсенү чагыла. «Хәлилем янына бармаенча, монда изрәп ятуыма сәерсенә булыр».—дип уйлый да, бөтен әрнүләрен җиңеп, аягына торып баса. «Әнә теге кыяга менеп җитсәм, аннары инде түбәнгә төшүе рәхәт кенә була»,—дип үз-үзен юата. Шул чагында тау сулары аккан гөрләвекне күреп ала да. барлык көчкуәтен бергә җыеп, шунда ыргыла. Сусыз калган таш басмалар 88 буйлап барса, тизрәк җитешер сыман тоела Тырыша торгач, таш кы- янын түбәсенә үк менеп җитә. Хәле бетеп, исерек кешедәй чайкалса да. ял итеп алырга вакыт тими: аңа ашыкмыйча һич ярамый Менә Зәйнәп куе урман эченә килеп керә. Гомере буе урманнан коты алынып яшәгән кыз балага җитә кала. Куркуын басарга тырышып, ара-тирә: — Хәлил! Хәлил!—диеп тавыш бирә. Сөеклесенең ишетмәгәнен дә белә инде югыйсә, әмма кычкырудан туктамый. Куаклар кулын-аягын тырный, агач ботаклары күлмәген ерта. Өстәвенә үзенең адашканын да абайлап ала. Бу урманга бит ул Хозыр Ильяс көнендә* генә килгән иде. Бүген исә урманны танырлык та түгел: әйләнәтирәдә карт агачлар утыра, аларнын ботаклары бер-бере белән чәбәләнеп беткән, аралап үтәрлек тә түгел. Хәер, дөрес бара бугай ич әле! Тик менә Хәлил үзенең атын кайтарып җибәрә торган урынны ничек итеп табасы икән? Зәйнәп урман буйлап тәмам аптыраган килеш йөри дә йөри. Шулчак баягы болан бозавы кабат күзенә чалына. «Әллә артымнан йөри инде?» —дип уйлап, аның ягына йөгерә. Бозау исә. түмгәктән түмгәккә сиксрә-сикерә, Зәйнәпне тирән озын чокыр янына ияр ген алып килә. һич көтмәгәндә мылтык аткан тавышлар ишетеп, кыз чырыйлап: Хәлил! Хәлил! дип кычкырып җибәрә Шуннан сөеклесен күреп тә ала. Нәкъ шул чагында егет кыя ышыгына атылып кереп поса. Аны күбәүләп урагын алырга маташалар икән Берсе артына төшкән, мыштым гына якынлашып бара. Ядрә Хәлилнең башы турысыннан очып уза. Артына посканы мылтьпын күтәрә Янында ук лабаса. тидерми калмаячак. Зәйнәп илереп кычкырып җибәрә, икесенең арасына ташлана. Пуля кызның беләгенә гуры килә. Шунда гына Хәлил аның гавыцгын ялгыш ишетмәвенә төшенә. Югыйсә бит үз колагына үзе ышанмый азаплана. Шулай икән ич. сөеклесе җәйрәп ята икән ич. Беләгеннән кан саркый Кызны Караҗали да күреп ала, аңарга аткан кешене: - Нишләттең инде, мөртәт? Әллә күзең чыкканмы? дип. эт итеп сүгеп ташлый Хәлил сөйгәне янына агыла, аны җәһәт кенә күгәреп ала да таш кыяга ышыклана. Кыз аңына килгәч тә Хәлилем, ничек гә үзең котылу ягын кара Беләгем авыртмый да. Мылтыгыңны ал тизрәк, югыйсә башыңа җитүләре бар, ди Чыннан да шулай лабаса: Али байның яраннары, аптыраудан арынгач та, яңадан агарга тотыналар табышны ычкындырасылары килми Зәйнәпне геремеүлеме хәлендә кулга төшерергә исәпләре Каян ки ген чыккандыр, диген дә. Хәлилгә җибәргән ядрә ничек итеп аңа г игәндер, диген? _ м Хәлилнең алар белән агышын горырга уенда да юк Зәйнәпнең күлмәк җиңен ярын җибәрә дә. җәрәхәт тән ургылып кан акканны күргәч, тизрәк өстендәге күлмәген сыдырып сала да сөйгәненең беләген кысып кына бәйләп куя Ул арада тегеләр якын ук киләләр. Зәйнәп ыңгырашып: Бар. кач инде Бантыңа җитмәгәйләре, дип үзенекен тукый Хәлил исә: Җәрәхәтен тирәнгә үткән үтүен, мәгәр хәвефле түгел Кичек гә каныңны гукгагасы иде. ди Кач тизрәк, бәгырькәем. Килеп җитәләр бит инде. Миңа Оерни булмас, үзен качып котыл. Хәлил аның сүзенә колак та салмый Гайрәтләнеп, мылтыгына ябыша. Төн урталарына чаклы атышалар 1 X о з ы р ■ И а ь я с кон с җәйнең беренче көне. 6 маЙта туры килә Зәйнәп ыңгыраша да ыңгыраша, аның тавышы тауларга бәрелеп кайтаваз булып яңгырый. Егет, аңа табан иелеп: Сөеклем, ничек булса да ыңгырашмаска тырыш әле. Югыйсә алар бит безне күреп атмыйлар, тавышка аталар. Чак кына тынып торсаң, китеп котылабыз,—дип ялвара. Зәйнәп, тешен кысып: Тырышып карыйм соң. Хәзер торам да, китәбез алайса. Кабат ыңгырашсам, яулык белән авызымны томала,—ди. Гашыйклар посып яткан җирләреннән китеп баралар, дошманны ансат кына алдыйлар. Тегеләр әле шактый озак шунда ук атып яталар. Мәргән кызны аркасына салып бара. Зәйнәп тынын да чыгармаска тырыша, иреннәрен канатып бетерә. Мылтык тавышлары ераклашкач, Хәлил: — Котылдык болай булгач. Хәзер инде кычкырсаң да, берни эшләтә алмыйлар. Анда бит безнең барыр урыныбыз юк иде. Ә монда —килеп кенә карасыннар, берәм-берәм чүкеп кенә алам үзләрен.— ди. Гашыйклар авылга табан юлланалар. Караҗали тау-таш арасында куа баруның ни белән бетәсен чамалый, артларыннан бармаска акылы җитә. Зәйнәптән колак какмагаем, дип кенә хафалана. Хәер, үлмәгән булса, җәрәхәте ничек тә төзәлер. Аннары инде бу үҗәт мәргәннән ничек тә үзен чәлеп китү хәстәренә керешер Кояш чыкканда гашыйклар инде бөтенләй тыныч урынга кайтып җитәләр. Саф һавага ул арада чабыр исләре таралып өлгерә, һава зыңлап тора. Ипсезрәк кыймылдасаң яки ялгыш кычкырып җибәрсәң, һава тау бәллүредәй вак-вак кисәкләргә уалып китәрдер сыман тоела. Мәргән әледән-әле: ■— Бераз җиңеләймәдеме хәлең?—дип сораштыргалый тора. Шулайрак бугай. — Минем арттан нигә дип барган идең соң? Зәйнәп елмая гына, дәшми. Хәлил аңардан: — Кайсы юлны сайларбыз икән?—дип сораган була. Мин килгән юлдан кайтыйк соң, коры шарлавык юлыннан. Ул күрсәткән якка күз салсалар — бозавын иярткән болан йөри икән ләбаса. Мәргән җәһәт кенә мылтыгын күтәрә дә төзәми-нитми атып та җибәрә. Сөеклесе авыз ачарга да өлгерми кала. — Хәлил, атма!—дигәндә, ана болан чабып китеп бара, сабые гөрселдәп җиргә егыла. Аучы йөгереп кенә барып аны алып килә дә рәхәтләнеп көлә-көлә: — Күрче, сөеклем, Алидан да котылдык, табышлы да булдык,— ди. Сөеклесе елап җибәрә: — Хәлил бәгърем, тагы ниләр күрербез икән инде? Болары гына җитмәгән, яңа бәла эзлисең бугай.— ди. Егетнең гамендә дә юк. көлә генә. Бер беләгенә атып алган болан бозавын салган килеш, икенчесе белән Зәйнәпне күтәреп ала да шарлавык буйлап төшә башлый. Аның шул чаклы да куәтле һәм җитез булуына кыз сокланып туя алмый. Көн үзәгендә авылларына кайтып җитә язалар. Хәлил сөйгәненнән: — Бик әрнидер, ә?—дип сораша. — Сулык-сулык килә. — Беләсеңме, нишлибез’’ Әйдә кичне көтик. Бу хәлебездә кайтып керүе оят Гайбәтебез чыкмаска әйбәт булыр. Кичкә хәтле түзәрсеңдер бит9 Ә мин үзеңне болан итеннән шашлык куырып сыйлармын. Кыз каршы сүз әйтми. Гашыйклар кояш баегач кына авыл юлына чыга. Алар кайтып җиткәндә, караңгы төшкән була. Мыштым гына Зәйнәпләргә юлланалар. Әмма анда алар кайтканны бөтен авыл халкы җыелып көтә булып чыга. Ярәшкән егет белән кыз халыкны аралап узарга мәҗбүр була. Шулчагында Солтанкәрә Баһадирыбыз да кайтты бугай!—дип мәсхәрәле гавыш белән әйтеп куя Аныц кыюлыгын мактамый буламы сон! Тик бү юлы мәргәнебез болан урынына Зәйнәпне аткан бугай! Кыю да сон' Хәчтерүш! Эттән туган нәрсә! Моннан ары ауга йөрмим, дип үземә вәгъдә бирдең түгелме соң. Җитмәсә бит әле кыз баланы да ияртеп алып киткән һай дивана, вай дивана! Ә инде аучы кулында болан бозавын күргәч, кортка бөтенләй чыгырыннан чыга: — Йа раббем, бар икән күрәселәребез! Бу дивана сабый боланны аткан лабаса! дип илереп җибәрә. Хәлил бер горле дә җавап кайтармый. Кортка исә. бер дулап алганнан соң, тынычлана төшеп. Зәйнәп янына килә. Ни булды сиңа? Чыраең качкан лабаса - Беләгемне җәрәхәтләделәр — Кемнәр? — Теге кяферләр. Нәрсә дип бардың соң анда? Хәлилне үгетләү иде исәбем Бик әрнидер инде9 — Бик. Зәйнәпне өйгә кертеп яткызалар. Каткан чүпрәкне көч-хәл белән кубарып, җәрәхәтен әйбәтләп карыйлар Шунда Солтанкәрә - Сөбханалла! Бичаракайның сөяге чәрдәкләнгән икән ләбаса* Ишетсен колагың. Хәлил дивана! тип күтәрелеп бәрелә Хәзер үк су җылытыгыз Ярасын көйдереп алабыз Кулы күгәргәнче, шифалы үләннәр ябарбыз Югыйсә бизгәк тота башлар да. аннары инде коткара да алМабыз Ишетсен колагың, барысы да синең аркала бит. ишәк! Бичаракайны коткару нияте белән ниләр генә кылындырмыйлар. тик файдасы гына тими дә гими кызның хәле көннән-көн начарлана бара Шуннан тауның теге ягында бер табиб яшәгәне исләренә төшә Аны алырга берәрсен җибәрмәкче булалар. Староста Хәлил барсын, дип әмер дә биреп өлгерә Егет шундук атына менеп тә атлана Солтанкәрә кортка гына Әллә акылыннан яздыңмы9 Әллә табибны алып кайтырга авылда кеше беткәнме? дип кенә гыеп кала Үзем барырга тиешмен! Беркая да бармыйсың Авылдан чыгарта ярамый сиңа Хәлил атыннан төшәргә мәҗбүр була. Кортка ул арала Зәйнәпнен олы абыйсына: Хәзер үк атка атлан ла оч тизрәк Табиб килеп җитмәсә, үлеп китә бичарабыз Ашыгырга тырыш! дигән әмерен бир» Тарыс таулары итәкләрендәге авылларда яшәп килгән гадәт буенча. ярәшкән егет белән кыз бүтәннәр алдында сөйләшә алмыйлар Очрашуынкүрешүен дә төнлә белән, кеше күрмәгәндә генә чамалый ыр Кызнын өенә керергә базмыйча. Хәлил төн уртасына чаклы ихатала йөренә Вәгъдәсен бозып, ауга олакканы өчен үзенә әйтмәгән сүзне калдырмый Караҗалины да каргый, сөйгәнен саклый алмаганы өчен үзен дә тнрт и Шуннан ул. сөю көченә артык каршы тора алмыйча, өйгә кер.) Өй эчендә Солтанкәрә белән өч-дүрт карчык утыра икән Егет Әбкәй. Зәйнәпнең хәле ничегрәк соң’ дип сораша Күрмисеңмени? һушсыз ята. бичарам, көч-хәл безен сулу ала Хәле бер лә әйбәт т үгел инде, алай булгач Мәргән сөеклесенең аяк очына барып утыра, аның агарынган чыраеннан күзен ала алмый. Карчыклар аны-моны әйтмиләр. Мичтә утынның чытырдап янганы аермачык ишетелә. Кортка, егетне бераз тынычландыру нияте белән: Улым, син үзең дә кайтып, бераз черем итеп алыр идең. Зәйнәп әлегә йоклый, бернинди хәвеф-хәтәр юк сыман. Өйлә тирәләренә табиб та килеп төшәрдер. Аның кулы хәйран да шифалы, диләр бит. Син бар, ятып бераз ял итеп ал,—дигән киңәшен бирә. Егет карышмый. Күк гөмбәзендә йолдызлар җемелдәшә. Мәргән таңнар атканчы авыл урамнарын таптый. Колагына болан тавышлары ишетелгәндәй була. Нишләгәнен абайлап та җиткермичә, якындагы тау башына менә, тик үзе шундук борылып кайта. Гәрчә ауга йөрмичә яши алмаса да, моның нилектән шулай икәнен уйлап баш ватканы юк Хәер, ул берни уйламый булса кирәк. Таң атканда Хәлил үз өенә кайтып, капка төбендәге эскәмиягә чүмәшә. Гадәттә, ул монда кувшин юнып ясаганда яисә баглам кылларын чиерткәндә утыргалый иде. Әнә урам буйлап әнисе дә кайтып килә. — Әнкәй, Зәйнәпнең хәле ничегрәк икән? — Исенә килде шикелле. Синең диваналыгың аркасында бичара кыз бала дөньядан китә язды лабаса. Юк та инде үзеңдә акыл, юк та инде! Зәйнәпнең хәле җиңеләйгәнне ишеткәч. Хәлил түбәнгә йөгерә. Анда ул Солтанкәрәне күреп сораштыра: — Әбкәй, ничегрәк, бераз әйбәтләнә төшмәдеме хәле?—ди. Кортка: — Шулайрак сыман тоела. Әмма хәвеф-хәтәрдән тәмам арына алганы юк әлегә. Өйлә тирәләренә табиб килеп җитмәсә, хәле тагын начарланмагае. Өметләнеп көтәбез инде,—дип төшендереп бирә. Хәлил өйгә керә. Аны күрүгә, сөйгәненең йөзенә елмаю куна. — Хәзер менә абыең табибны алып кайтыр да, шуннан тернәкләнеп китәрсең...—ди егет. Көн үзәгендә Зәйнәпләрнең капка төпләренә ике җайдак килеп туктый. Аларның берсе авыруның абыйсы булса, икенчесе карт табиб. Аркасына аскан биштәренә авыруны сихәтләндерердәй төрле шифалы майлар салынган. Кызның җәрәхәтен җентекләп тикшерә дә хафага кала табиб: — Ансат кына дәвалап булмас, азынган ярасы. Кулын кисәргә туры килмәгәе әле,—ди. Хәлил алга чыга: — Мөхтәрәм картым! Кодрәтеңнән килгәнне эшли күрсәңче. Зәйнәпкә ул-бу булса, миңа да яшәүнең мәгънәсе бетә. Аны үлемнән коткаруың белән син бит икебезне дә коткарып каласың, ди Картның исемен дә, яшен дә сораган кеше юк, әмма үзенең шифалый алу кодрәтенә, аллага ышанган кебек, ышаналар Ул инде үз гомерендә моның кебек җәрәхәтләрне генә күргәләгән, нәрсә эшләргә икәнен яхшы чамалый. — Хәлдән килгәнне эшләрмен, көчемне кызганып тормам,—дип вәгъдә итә — Хәвефләнер чакны инде узгансыз, ди. Аннары ул елмаеп:—Ишетүемә караганда, син мәргән икәнсең. Улым, сөйгән ярыңны дәвалап аякка бастырган өчен син миңа болан атып алып кайтырсың. Килештекме?—дип тә өсти. - Килештек!—дип җавап бирә Хәлил. Карт табиб Гөкдәр авылында унбиш көн яши Моңарчы аның әле бу чаклы озак дәвалаганы булмый — нинди генә чирдән дә ике-өч көндә дәвалап кеше итә икән. Әмма үзе дәвалавының серен берәүгә дә чишми, кулының шифасы нидә икәнен беркемгә дә сөйләми, диләр Карт монда чакны ук Хәлил болан атып алып кайтырга күпме генә омтылмасын. Солтанкәрә аны беркая җибәрми. Андый чакта мәргән: 92 «Сиздермичә генә китсәм, берне генә атмыйм инде анысы, бөтен авылга ■җитәрлек алып кайтам. Хәзергә антны бозарга ярамавы гына аяк-күлны бәйли»,—дип үз-үзен юата. Август ахырына чаклы, Зәйнәп савыга-тернәкләнә башлаганчы. Хәлил төннәрен боланнарның чакыру авазларын ишетеп азаплана. Бигрәк якында ишетелә инде, авылга җигәргә, ахры, исәпләре. Күр инде ул оятсызларны! Егетләр ауга барудан туктагач, өй борынча йөрергә, ахры, исәпләре. Боланнар кычкырмыйдыр, дип уйларга егетнең зиһене җитми. Хәлил болай үзе болан тавышын кеше кычкырганнан аера алыр иде; тик менә кычкыручысы Мустан чавуш булыр дип. Каражали әмерен үтәп, үзен, Хәлилне, ауга чакырып, буйвол мөгезен авызына кабып, шушылай оста кычкырыр дип, аның башына да килми Якындагы таулардан таныш тавышларны ишетүе мәргәнгә җиңел булмый. Ара-тирә күңеленә шик тә төшә төшүен, мәгәр: «Болан булып нинди аучы болай бер урында кычкырып йөрсен икән?»- дип. шиген куып җибәрергә тырыша Туйга хәтле авылдан чыкмыйм, дип туган-тумачасына. Солтанкәрә әбкәйгә биргән антын бозмавы аңарга, чыннан ла. авырга килә Җитмәсә бит әле табибне дә, дус-ишне дә Зәйнәп савыккач болан ите белән сыйларга вәгьдә иткән иде. Аны шактый газаплаганнан сон. берзаман боланнар кычкырудан туктый, таулар тынып кала Сентябрьгә керү белән, туйга әзерләнә башлыйлар. Хәлилнең әнисе белән сенлесе, туган-тумачасы. Солтанкәрә һәм Дуран туй хәстәрләренә керешәләр. Кунакларны, ягъни дус-ишләрен алып карт табибнен килгәнен көтәләр. Бу төбәктә галәмәт зур туй булачагын белмәгән кеше калмый. Шуңа әллә кайлардан әллә нинди ашуглар, музыкантлар, җыр һәм бию осталары килеп төшә, һәммәсенең дә шатлыклы тантанада катнашасы килә Туй мәҗлесе дүрг-биш көнгә сузыла. Җырлыйлар да. бииләр дә. Туйда иң күңсллссе. иң нык дәртләнеп биючесе Хәлил үзе була. Туйның ахыргы көнендә ат ярышлары уза, атышлар уза. Туй барганда Хәлил бер генә мәртәбә дә болан кычкырганны ишетми. Каражали хәйлә кора: туй мәҗлесе үткәнче сабыр итеп, туйдан сон мәргәнне боланга кызыктырып тозакка төшермәкче була Менә Хәлилнең кыз янына керү минутлары җитә. Кияү егетләре аны ишеккә хәтле озаталар да. аркасына шаярт ып кына төрткәләп, кыз янына кертеп җибәрәләр. Зәйнәп аны зарыгып көтә Кияү кавышырга дин кәләше янына килгән бер мизгелдә гаулар ягыннан таныш чакыру авазын ишетеп ала Кияү кисәк кенә гуктап кала Боланнар аны чакыра Тавышлары колак төбендә чыңлап тора, һичбер төрле тынгы бирми Хәлилнең тәки гүземе төкәнә. Зәйнәп, озак йөрмәм, дип кенә әйтә дә атылып чыгып китә Мәргән тау башына югарырак менгән саен болан тавышлары тагын ераклаша бара. Авылдан чыкканына әле күпме генә, менә бераз өскәрәк менде исә. боланны агып алачак. Болан тавышлары кисәктән өзелә Шомлы тынлык урнаша Аннары гөрсслдәтсн мылтык аталар. Хәлил беләген нидер көйдереп алганын тоя. бер кырыйга сикерә, таш араларындагы ярыкка сыена Бер сәгать тә көтә кәләш, ике дә Кияү күренми лә күренми Шунда инде Зәйнәп Хәлилнең үтен ташлап ауга киткәнен ani.ui ала Чоландагы мылтыкның ДН юклыгын күрен, моңа гөгаен инана Шул чагында Зәйнәп гарьлегеннән, кияү түшәгенә у тыртай килеш, үкере- пләр елап җибәрә Күпме генә өметләнсә дә. кияү күренми дә күренми. Хәлил тавыш-тынын чыгармаска була. Таң атуга, дошманнары корган тозактан качып котылмакчы була. Сызылып таң беленә башлауга, елан җитезлеге белән таштан-ташка үрмәли. Беравыктан мәргән дошманнарының артларына төшә. Төзәп торып атьГп җибәрүе була — кайсыныңдыр ачыргаланып кычкырганы ишетелә. Мәргән янә ята. Бу юлы да ачы тавыш кабатлана. Шуннан инде урман тынып кала. Ул арада таң да ата. Кияү кайтмый да кайтмый. Кәләше ни дияр икән инде халыкка? Мине ташлап, ауга китте, димәссең ич инде. Гомерендә дә алай димәс Зәйнәп. Гореф-гадәт кушуынча, кияү егетләре ишек төбендә таңны каршылый; таң атуга, кияү алар янына чыгып, кәләшнең гыйффәтле булуын хәбәр итәргә тиеш. Тик менә ишек ачылмый да ачылмый. Кияү егетләренең берсе: — Бу Хәлилгә ни булды икән9 Чыкмый да чыкмый бит, дип куя. — Ул-бу булмагандыр лабаса? — Кереп карамыйбызмы соң? — Килешми бит. Йоклыйлардыр әле. Бимазаламыйк инде. Кояш югары күтәрелгәч, Хәлил качып яткан җиреннән шыпырт кына чыгып, тавышлар ишетелгән якка табан атлый. Таш кыяга сыенып кына күз салса — тегендә моның дошманнары боегышып ике мәет янында басып торалар, имеш. Мәргән бер мәетнең Караҗали икәнен танып ала да, сагаепнитеп тормаенча. тегеләр янына чыга, нәфрәт белән, мәсхәрәле көлемсерәп өсләрен карап тора да үз юлына китеп бара. Гөкдәренә җитә дигәндә Хәлил һич көтмәгәндә әле үзе күптән түгел бозавын атып үтергән боланны күреп ала. Егетне чыгырыннан чыгарырга әнә шул хәл җитә кала «Синең аркада бәла-каза күрәммени әле?!»—дип, мылтыгып кулына ала. Атып тигезү өчен бераз якынрак барырга ниятли. Ана болан таш кыяның кырыенда ук кымшанмыйча басып тора бирә. Мәргән, бу хәйләкәр боланның таштан ташка сикерү гадәтен белгәнгә күрә, бу юлы аңа качып китәргә ирек бирми. Болан гөрселдәп кыя кырыена барып төшә, бөтен гәүдәсе тартыша башлый. Кояш күтәрелгәнгә дә байтак инде. Солтанкәрә, хафаланып, кияүләрнең ишеген шакырга тотына: — Хәлил, дим! Торыгыз инде! Бу вакытка хәтле йоклап ятмагыз!— ди. Эчтән тавыш бирүче булмый. — Хәлил, дим! Ник дәшмисең? Зәйнәп, димен, кызым! Зәйнәптән дә җавап ала алмагач, кортка ишекне бәреп ача да эчкә керә, шунда ук шаклар катып кала: кияү түшәге кичтән җәелгән көе тора; аның бер читенә туй киеме кигән кәләш чүмәшкән; кияү үзе күренми. ’ — Сезгә ни булды? — Берни булмады. — Хәлил кайда соң? . — Белмим. — Синнән, кияү кайда, дип сорыйлар түгелме соң? — Китте ул... Кая китте? Нигә китте? — Мылтыгын алды да китте. — Ишек төбендә утыручы кияү егетләренә ник әйтмәдең? •— Хәлил бит. озакламам, дигән иде. Солтанкәрә үкереп елап җибәрә Мәргән әҗәл белән тартышып яткан болан янына ашыкмыйча гына килә дә бер аягын аның дерелдәгән сыртына куя. бугазын кисәргә дип пычак чыгара. Кулына пычак тотып корбаны өсгенә иелгән бер мизгелдә болан, актык көчен бергә туплап, аны тибеп очыра. Хәлил таш кыяның кырыена ук барып төшә. Ул аңына килергә өлгергәләгән- че, болан тоягы белән тагын өсти. Шуннан инде мәргәнебез таш кыядан түбәнгә тәгәри, шактый ук төшкәч, бәләкәй генә бер киртләчкә эләгеп, һуштан яза Ике-өч сәгатьтән генә ул аңына килә. Бөтен тәне җәрәхәтләнгән була, әрнүгә түзә алмыйча, Хәлил үкереп елый-елый, ташка тырмашып та карый, фәкать үзендә гәүдәсен кыймылдатырлык та көч таба алмый. Таш кыя буйлап алсу кан юлы сузыла Гөкдәргә атын чаптырып җайдак алып килгән: «Хәлил Караҗали белән аның Гомәр дигән кешесен үтергән», дигән хәбәр бөтен авыл халкын тетрәндерә Аннары хәбәрнең яңасы килә. «Караҗа.тиның башына җиткәннән соң Хәлил упкынга ташланган», дигән хәбәрне ят бер көтүче алып килә. Солтанкәрә авыл халкын тауга алып китә. Анда алар иң әүвәл Караҗали гәүдәсенә юлыгалар. Аннары таш кыяның кырыенда ук болан ятканын күреп алалар Шунда ук ниндидер ыңгырашкан тавышка колак салалар. Хәлилне көчхәл белән генә күреп алалар Авылдан озын аркан алып килеп, аның очын түбән төшерәләр, Хәлилгә: — Билеңә бәйлә арканны, тартып чыгарабыз! дип кычкыралар. Тик инде мәргәннең арканга сузылырлык та дәрманы калмаган була Бары тик: — Чыгарып маташмагыз, барыгыз, кайтып китегез, диеп кенә әйтә ала. Таш кыядан гүбәнгә төшәрдәй тәвәккәл егет табылмый. Шуннан инде авыр тынлыкны ярып Хәлилнең — Зәйнәпкә әйтегез, бәхетле булсын, дигән актыккы сүзләре яңгырап ишетелә. Сөйгәненең һәлакәткә дучар ителгәненә тәмам инанганнан соң Зәйнәп, авыз ачып бер генә сүз дә әйтмичә, упкынга ташлана. Шул заманнан бирле бу якларда таң алдыннан таш кыялар арасында моңзар агыла:

Истән чыгарып вәгьдә-антларым. Тау голларына ауга ашкындым Атылган оолан. синме карг алың'I Калам, туганнар, кыятауларда

Кайнар канымнан гри ак карлар. Мине жәлләпме елый кыялар ’ Ерактан карап уза боланнар Калам, туганнар, кыя-гауларда Ак келәтендә япь-яшь хатыным Кәгәдер мине озелеп сагынып Япандыр аңа калу тол булып. Калам, Рухымны момга урарсыз әле. Мине нсән дип уйларсыз әле. Ка лды, диярсез. кыя-тауларда Гашыйклар һәлакәткә дучар ителгән җирдә елның-елында, нәкъ шушы кенда, икс гел бергә чәчкә ача Берсе анын булса жете-кызыл. икенчесе булыр ачык-зәпгәр. Кояшның иртәнге нурлары назлап туялмый алеге чәчкәләрне Бср-бсрсенв башларын иеп. ике чәчкә мена-мена кавышалар сыман госла Мәгәр шжъ шул мизгелдә каяндыр мегезбнМолан агылып килеп чыга ла алеге чәчкәләрне гангап-нзен бетерә Елның-елында кабатлана шушы хәл.

Кыям МИҢЛЕБАЕВ тәрҗемасе.