Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘРИМЕВЛАР ЯЗМЫШЫ

Мондый хәлне, мондый фаҗигане хәтта иҗтимагый -сәяси фикернең бөек шәхесләргә бай тарихында да очратуы бик кыен! Бер кеше гомерендә генә дә бу гаилә әгъзалары Русия вә бөтен дөньяны тетрәткән вакыйгаларның үзәгендә калалар һәм тарихта тирән эз калдыралар. Сүз. барыннан да элек, агай-энеле өч туган Фатыйх. Гариф һәм Камил Кә- римевлйр турында бара. Хәер, бу урында аларнын әти-әни- ләрен искә алып узу да кирәктер. Ни дисәң дә. ничә еллар дәвамында без бабаларыбызнын чынчынлап нәсел җебен әйтергә оялып килдек ләбаса. Күптән түгел генә -Казан утлары» журналында бер каләмдәшебез Фатыйх Кәримине җир кешесе, игенче токымыннан дип язып чыгуын ничек аңлатырга мөмкин соң? Нигә соң без х.пер дә дөреслекне әйтүдән оялабыз Татар халкының күренекле галиме Ибраһим Нуруллин әйтмешли, күз дә йоммый һаман да -миф» тудыруны дәвам итәбез. Бәлкем, моңа гаҗәпләнергә кирәк тә түгелдер. Тарихны бозып күрсәтү бүген генә тумаган лабаса. Без хөрмәт иткән күпме галимнәр Тукай белән Насыйрины да «ата атеистлар» дип расларга маташтылар Әйе. әйе. менә бу кешеләргә игътибар итегез әле Бүгенге рәсемдә— Әлмәт төбәгеннән Миңлебай авылы мәчете имамы Гыйльман ахун Кәрими гаять зур гыйлем иясе, Шнһаб Мәр- җанинсн иң ярагкан шәкертләреннән берсе булган кеше. Ахун Кәрими шул чорның бөек хатынкызы. шәрекъ дөньясында Гөлнар ханым исеме белән танылган, көнчыгыш халыклары гореф-гадәтен искиткеч әйбәт белгән, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен христиан хатын-кызлары арасыннан беренче булып Төрки- янен «шәфәкать» ордены белән бүләкләнгән Ольга Лебедева белән як ыштан таныша һәм аның йогынтысы белән Оренбур каласына күчеп килә. Туры- дантуры үз Вазыйфасын үтәү белән бергә, ул жиң сызганып нәширлек эше белән шөгыльләнә Бу эштә аңа Шакир һәм Закир Рәмисвләр матди ярдәм кулы сузалар Әмма 1902 елның июнендә Гыйльман ахунның гомере фаҗигале төстә өзелә аны яшен атып үтерә. Бу хәл исә ахунны шундый эш белән шөгыльләнгән өчен алла сукты дигән уйдырмалар тууга сәбәп була. Хәер, тиз арада гайбәткә юл ябыла Ахунның хатыны. бик нык ихтыяр көченә ия булган Мәгъсүмә абыстай үзенең абыйсы—атаклы галим, дин белгече һәм әдип Риза Фәхретлннсвка мөрәҗәгать итә. Үз чиратында ул. Рәмиевләр белән бергә. Гыйльман а.хуннын үлеменә һич кенә дә нәширлек эше сәбәп булмавын аңлатып бирә Гыйльман ахунның балаларының язмыугы да төрлечә языла. Фатыйх Кәрими хакында бездә дә. чит илләрдә дә күп язмалар сакланып калын- ган. Мәсәлән, аның хакында Мөхәммәт Гайнуллин белән Тамурбәк Дәү- ләтшнн кызыклы мәгълүматлар китерәләр Гайнуллип әлеге шәхес хакында ачыктан-ачык. ул ахун му лла гаиләсендә туган, дип яза Бу үзе үк М галимнең һәр эшкә намус белән каравы турында сөйли Әмма шунысы аянычлы, күренекле әдип, галим һәм журналист Фа:ыйх Карими д» 1937 елда бик күн татар зыялыларының ачы язмышына дучар була һәм анын гомере канлы террор Зарафыннан өзелә Әлеге фоторәсемгә ул 1898 елда. Стамбул каласына килгәч тошкән Ә бу фоторәсемдә исә шушы атаклы гаиләнең калган әгъзалары тасвирлана. Алдаг ы рөпә утыралар Гасыймө Каримова һәм анын ире таны нан журналист, нашир Тимерша Соловьев. басып торалар сулда танылган юрист һәм милли хәрәкәт Hu.icK.iece Камил Карими Ул 1949 елда Казанда үлә Гәрчә репрессия җиле аны читләп узса да. «халык дошманнары- булган туганнары турында гомере буена анын исен» төшереп торалар Камил белән янәшәдә Гариф Кәримн басып тора Берничә ел элек кенә бу кеше хакында матбугат битләрендә язып чыгу мөмкин эш түгел иде Шуна да. анын турында киңрәк сөйләрбез Бер лиг.эн IKOHOMHCI. оештыручы Гариф Кәримн рськ) лоция алды елларында ук үзенең җәмгыятькә кыю карашы белән кңн 1.1НЫТ4 Асра га ул Гаяз Ис- хакый үткәргән фикерләрне хуп күрә Үте бер юна фнркада ди әгъза булып тормага да. aiаклы публицист Бари БдгТ&Л язып калдырганча, «кыргый фиркасы I» ди! ав дан казана «Идел-Урал» идеясе көчәйгән һәм үз эшен «милли мәжлес>- һәм «милли нда- рә- > аркылы уздырган бер вакытта, премьер Садрн Максу ди белән берлектә. Гариф Карими да бу хөкүмәтнең иң күренекле эшлеклелвренндн берсе буларак таныла. Финанс ведомствосы башлыгы игеп Шәйхулла Алкнн сайлана Шул чорның күренекле жәмә!агь эшлсклсләре Сәлимгәрәй Җантурин. Латыйф Яушев. Гали Кормай. Гобәйдулла Буби, Зәйнетдин А1афуров һәм Гариф Кәрнми коллегиягә әгъза булып керәләр Гарифның язмышы да әлеге хөкүмәтнең драматик язмышыннан аерылгысыз Ул да шушы хөкүмәт вәкилләре белән чит ялга'ктпә- рг ә мәҗбүр була Егерменче еллар ахырында ул чит илләрдә большевизм! а каршы көрәш үзәкләреннән саналган «Идел-Урал» комитетында Гаяз Исха- кыйнын чын-чынлап урынбасары була Г Исхакый Ерак көнчыгышка озак вакытка сәяхәткә киткәндә. Гариф Карими асылда үзе генә «Яңа милли юл» журналын нәшер итә Бу журнал горле юллар белен, оигрәк тә Польша һәм Алмання илчелекләре аркылы, совет иленә үтеп керә, власть ияләрендә шактый зур шик вә шобһә тудыра Анда күнчелек мәкаләдер Г Карими кулы белән язы.пан. Ләкин ул аларны журналга Осман бай дигән төрек исеме аегында бирә Бер үк вакытта якташыбыз Европаның байтак илләрендә идел-урал- чылар эшен җитәкли 1934 елда татар мөһажирият җәмәгатьчелеге кайгылы вакыйга турында ишетә: Гариф Кәрими үз-үзенә кул сала. Төркиядә моңарчы беркем дә аның серле үлемен тикшермәгән. Ләкин бу иң әүвәле ОГПУ һәм аның агентлары эше дигән сүзләр дә йөри. Әлбәттә, хәзер аның сәяси үтерүме, әллә үз-үзе- нө кул салу гынамы икәнен әйтү кыен Шул ук вакытта якын елларда гына разведка архивына үтеп кереп булыр дип тә әйтеп булмый Ләкин чит илләрдәге сәяси дошманнарны юк итү алымнары тәгаен аныкланганлыктан. Гариф Кәриминең серле үлемендә ОГПУ кулы уйнамаган дип инкарь итәргә иртәрәк әле. Чөнки совет разведкасының чит илләрдә ниләр кылганлыгын хәзер ачыктан-ачык язалар. Шулай ук Гаяз Исхакый янында да шымчыларның күпләп йөргәне билгеле, һәрхәлдә, Гариф Кәрими эшчәнлегс совет органнарын һич тынычлыкта калдырмаган Монысы инде бәхәссез. . Ә хәзер, кадерле укучылар, бу рәсемнәрдәге кешеләрнең йөзенә дикъкать белән тагын бер күз төшерегез әле Аларнын һәркайсы киләчәккә ышаныч белән карый Гыйльман ахун ла. аның уллары да үзләренең фажиг але язмышлары хакында уйларына да китермә- гәннәрдер.. Фоторәсемнәр матбугатта беренче тапкыр басыла. Б