Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

Гөлсем Мөхәммәдеваньш тууына 90 ел

Тәрҗемәче һәмкүп кенә әсәрләр авторы Голсем Мохәммәдева (Өммегөлсем Даул кызы Мохәммәдева) 1903 елның 19 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә туа Татар һәм урыс мәктәпләрендә укып, урта белем ала 1919 елда үзе Әстерханда балалар укыта башлый. 1922 елда Әстерхан медицина институтыннан Казан университетының шундый ук факультетына укырга күчә. Бер үк вакытта Татарстан Халык Комиссарлары Советында гәржемәче булып га эшли Шул чакта ул татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов белән таныша һәм 1923 елныц җәендә алар гаилә корып җибәрәләр. 1927 елда Татарстан хөкүмәте Г Ибраһимовны Кырымга дәваланырга җибәргәч, аның белән бергә Ялта шәһәренә китә. Кырымда яшәгән елларында (1927 32. 1934 41) Г Мөхәммәдева техникумда укыта. Ялта сәнгать музеенда. Симферополь Архив идарәсендә. фәнни институт га. Кырым Язучылар союзында һәм «Кызыл Кырым» газетасы редакциясендә эшли Бөек Ваган сугышы башлангач, ул эвакуация гашкыны белән Үзбәкстаннын Самарканд шәһәренә күчерелә. 1944 елда медицина институтын тәмамлый. 1958 елга кадәрле шифаханәдә врач булып, аннары фәнни институтта гыйльми хезмәткәр Вазыйфаларын үти 1956 елда диссертация яклап, биолог ия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Егерменче елларда Г Мохәммәдева сәяси брошюралар гәржемә игә. Шулай ук Г Ибраһимовнын «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле зур тарихи хезмәтен урысчага тәрҗемә кылып, китап итеп бастыра Утызынчы һәм суг ыштан соңгы елларда кырым татар язучыларынын һәм халык иҗаты әсәрләрен урысчага тәрҗемәли Г. Ибраһимов турында «Зур тормыш» исемле истәлек китабы һәм«Яшьлек көннәре». «Эзләнүләр». «Олы юл» дигән документаль әсәрләр яза. Г. Мохәммәдева 1977 елдан бирле Казанда яшәп иҗат итте