Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗАП ҺӘМ ӨМЕТ

Шәһәр-авылларыбызда. ниһаять, яман чорда җимерелгән мәчетләр кабаттан торгызыла башлады. Халык үз иманына кайта. Оҗмахтай туган авылым — Мөслим төбәгенең Яңа Сәет авылында әле генә тергезелгән мәчетнең Ае мондагы гаҗәеп табигатькә нур өстәгәндәй булды. Аны ачу тантанасына мөхтәрәм мөфтиебез Тәлгать Таҗетдиннең Уфадан үзе килеп фатиха бирүе, мәчет ачылыр көннәр алдыннан вафат булып куйган Яңа Сәет мулласы —әткәм Госманның каберенә могътәбәр картларны алып барып Коръән укуы онытылмас бер хатирә булып калды. Без үз тарихыбызга, газиздән дә газиз нәсел тамырларыбызга орына башладык бугай. Уфада яшәүче якташыбыз, гаять тә үзенчәлекле рәссам Р. Кадыйровның «Орыну» дигән рәсемен караганда җанымда кош уянып, канатларын тылпырдаткандай булып куйды. «Казан утлары» бүген шул рәсемнең үзәк өлешен фрагментын гына тәкъдим итә. Әмма бу рәсемгә күз төшереп кенә калмасагыз иде. Үз гомерендә ат урынына җигелеп эшләүдән башканы белмәгән, барып Ходайга ялварырдай мәчете дә калмаган әбинең кулларына җентекләбрәк карагыз. Оныгы аның шул мең газаплы учларына үзенең нәни кулларын салган. Күзләре күккә карый... Әбинең хәсрәтле һәм өметле күзләре оныгына текәлгән. «Ходай бар ул. балам! Дөреслекнең урыны—биектә!» дип васыять әйтә сыман бу Әби— Ана». Безнең буын аналары әйтелмәгән васыятьләрен үзләре белән алып киттеләр. Алар нинди генә якты сүзләр әйтсә дә анламастай. ишетмәстәй буынга әверелеп җиттек шул... Шаять, ишетә дә, аңлый да башлар яңа буыннар. Әнә бит рәсемдәге мәчетнең тәрәзәсендә зәңгәр ут яна. салават күпере өмет белән балкый. Озак елларга сузылган олы газапка өметнең, иманның орынуы бу. Уйлы кеше бу рәсемгә битараф калмас