Логотип Казан Утлары
Шигърият

Утызынчы август

 

 

Әле сине өстән өркетәләр, Тарткалыйлар сине әле астан. Татар халкы дигән җисемеңне Саклап кала кнлден. Татарстан! Ут һәм кылыч белән куркытканнар: Көл буласын яки кол буласың... Шул чакта да югалтмаган халкым Догасын һәм якты кынбыласын. Дүрт гасырлык тарнх катламнарын Вагып-ярын чыкты байрагыбыз! Яшь барстай япь-яшь Ватанымның Мускуллары инде, ай-һай, тыгыз. Рәсәй белән мөнәсәбәтләрне Тигез итеп корыр чакларыбыз. Берәүне дә рәнҗетерлек түгел Мәртәбәле, горур хакларыбыз! Без әйтәбез: дәүләтчелек диеп, Алар әйтә: милләтчелек диеп. Очты инде тарих чүплегенә Сөйләшүләр йодрык-фәлән төеп. Сөембикә манарасы сыман. Илемҗирем аягүрә баскан. Йөрәгемдә бүген җыр тирбәлә: Яшә, сөеклебез Татарстан!