Логотип Казан Утлары
Публицистика

Баш мөхәррир сүзе

ЙӘ, НИШЛИБЕЗ, ГАЗИЗ КАЛӘМЕМ?
Йомшак кар явып үткән. Тирә-юнь ап-ак. шундый тын. чиста, пакь Өстәвенә, сихри яктырып ак каеннар тезелеп киткән Бу аклыкны күңелләргә генә күчерәсе! Авыл өемнен тәрәзәсеннән караганда әнә шундый идиллик манзара Яшәешнең шушы мәлендә. Табигатьнең җанлы бер күзәнәге буларак, аклык эчендә рәхәтләнәсе, талгын гына тибрәнәсе, хәтта эреп югаласы килә Аннарысы янәдән тереләсен. сабый бала күзләре белән тирәюньгә карыйсын. Ә Дөнья шундый гүзәл. Яшәү—шундый бәхет' Тик баштагы уйлар гына менә.. Янә берәү үз-үзсн (камикадзе диләрме әле’’) шартлаткан Соңгы чиккә җитеп, якты Кояш белән хушлашкан Кемдер аны тсррорист-бандит ди. кемдер шәһитпатриот саный Вәгъдәләр ярминкәсе—сайлаулар үтте Алда—яналары Атарга киткән чыгымнарны фәкыйрьләргә тотсан. тормыш бераз яхшырыр иде Нәни улымнын иртән балалар бакчасына барасы килми, киреләнә, күрәсен. шәхес иреге" кысыладыр Ә халыкларныкы'' Нишләптер Страсбург мәхкәмәсе искә төште Рәссам Әхсән Фәтхстдиновнен альбомын Шүрәлеләрнең үзләренә дә күрсәтәсе иде. нишләрләр икән9 Котыплар ел саен әкренләп җылына бара, имеш Нух пәйгамбәр көймәләре кирәк булмагае Сәйдәшнен бик матур һәйкатен күрдем. Төштә. Ә чыны Высоцкийныкы булып чыкты (Хәер, бу арада, хәтта бер ай эчендә тагын һәйкәлләр куелды әле "Бакыр бабай"—Державин торгызылды. Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт бюсты куелды. Кремль эчендә татар-рус осталары истәлегенә сыннар калыкты Афәрин, хәрәбәләр түгел, сыннар калка, тынычлык-иминлек. хәтерлелек билгесе бит') Борынгы Багдадны янәдән утка тотканнар (моннан мен еллар элек безнен якларга ислам динен юллаган шәһәр') Бу Америка дигәннәре кайчак теләсә кемне тукмап китә торган яшь. таза, кансыз урам бандитын хәтерләтә Казаныбызның мен еллыгы да җитеп килә. Ә бәйрәмгә кадәр башкарасы эшләр бихисап икән!.. Тышта ап-ак кар Өстәлешә ап-ак кәгазь. Кеше гомеренең сабый чагы кебек чип-чиста. Йә. синен ярдәм белән. Каләмем, ниләр төшәр икән бу ак кәгазьгә. Хәер, каләм изгегә тартыр, диләрме әле. вөҗданы булган әдип җанмын кешеләр күңеленә ниләр түгәсе мәгълүм инде. Гуманист булу, халкыннын асыл сыйфатларын үстерешеп, гомумкешелеккә хезмәт итү. киләчәк буыннар язмышы өчен җаваплылык тою. үз чорыннын һәм халкыннын игелекле баласы булу Мөмкин эшме бу'.' Әләбиятнын алтын гасырлары үтте түгелме? Үзен алыштырырлык роботлар ясаган, алай гына түгел, клонлаштырып, теләгән жан иясен укмаштырыр сәләткә ия XXI гасыр затлары өчен эмоциональ әдәби сүз. образлы сурәт кирәкме ’ Жәмгыятьтә әдәбиятка ихтыяҗ бармы? Ак кәгазьдәге язу буразналарын без дөрес сөрәбезме. Каләмем? Моннан йөз еллар элек тикмәгә генә әйтмәгәндер бит шагыйрь " шигырь бүтән дә. дөньяны әйләндерә торган чыгыр бүтән'" Гомумән, гуманлы әхлак хасмы бу заманга? Чыннан да. Акча кодрәте белән Дөнья чыгырын әйләндерүче идарә көчләр (алары да күктән төшмәгән, шул бер камырдан әвәләнгән адәмнәр ләбаса!) Кешелек дөньясы моңарчы ту дырган хикмәтле китаплардан, аларда тупланган акылдан гыйбарәт-сабак алсалар, ахырзаман галәмәтләренә охшаш вәхшилекләр, сугышлар, геноцидлар, янау-талаулар. җәбер-золымнар, ашкынып коралланулар шаһ ите булыр идекме? Әй. наив жан! дияр кемдер,—“Каргалар шигырь укыса, күгәрчен булыр иде!" Шулай да. оптимист буласы килә Эчке тоемым белән әдәбиятыбызның киләчәгенә омег белән карыйм, анын үзенә йөкләнгән тарихи миссиясен югалтмаячагына ышанам. Олбәттә. нинди генә көчле әдәбият булмасын, ул барыбер замана басымына дучар. Тамыры булмаган әдәбият юкка да чыгарга мөмкин Зур традицияләргә. бай мираска ия булганнары тиз генә югала алмый. Элегрәк Җир шарынын алтыдан бере дип исәпләнгән кинлекләрдә әдәбиятыбыз ин борынгылардан исәпләнә Китап рухы—безнен генналарда. Әдәби сүз культурасы бүген дә югары дип исәплим мин Әйтик, "әдәбият әнкәсе” саналган шигъриятебез дөньядагы теләсә кайсы халык шигърияте белән ярышырлык хәлдә. Проза яки драматургия жанрларында да югары сәнгать әсәрләре җитәрлек Киләчәк турында уйланганда, ин кирәк төп сорау туа: бармы бездә бүген талантлы язучылар9 Ижади учаклар дөрлиме9 Аңлашыла торган табигый сорау. Кистереп, “бар!” дип әйтер идем Шөкер, әдәбиятыбызның горурлыгы санатырлык дистәләгән менә дигән язучылар, шагыйрьләр, драматурглар бар (Дөрес, гасыр алышынган елларда байтак мөгьтәбәр әдипләребезне югалттык. Ә Еники, Г Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Ахунов, А. Гыйләжев. Т. Әйди, 111 Хөсәенов, Г Афзал Атар белән тулы бер чор, кабатланмас дөнья китте! һәрчак сагындырачак шәхесләр!) Исемнәр атау гаять четерекле, үпкә-сапкага сәбәп хәл булса да, әйтелгән сүземә дәлил итеп, бүген исән-имин иҗат итүче кайбер каләмдәшләрем турыңда искәртеп китәм. Туфан Миңнуллин. Ул—бүгенге көннен ин абруйлы аксакалларның берсе. Хезмәте зур. иманы нык, холкы гаярь, дәрәжәсе югары Ә Нурихан Фәттах9 Үткән әдәбиятыбызда мондый тарихчы әдип булдымы икән әле9 Илдар Юзеев Берничә буын шигырь сөючеләрнең Такташ кебек кумиры булып кара әле! Без Фәнис Яруллинлы әдәбият дип горурланып әйтә алабыз. Хезмәте белән кеше рухының бөеклеген раслаган язучы ул Айдар Хәлим. Мондый публицист белән теләсә кайсы әдәбият горурланыр иде. Кирәксә шигырьне, кирәксә прозаны коеп куя Күп кырлы ижзты белән поэзия, җыр, төрле музыкаль жанрлар, гомумән сәнгатьнең байтак төрләрен үстерүгә зур өлеш керткән Ренат Харис Диңгезен, күген инләп чын ир-егет булып яшәгән, тематик яктан әдәбиятыбызны баеткан Миргазиян Юныс Ижатлары белән үз шигъри дөньяларын тудырган, шул дөньяга байтак укучыларын кертә алган, шәхес буларак та үзләре үк бер кызыклы дөнья булган олуг шагыйрьләр РобертӘхмәтжанов, Лена Шагыйрьжзн, Мөдәррис Әгьдәмов... Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе сүзләре үзләренә табигый ябышып торган, халык арасында популяр каләмдәшләребез Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим Иҗаты һәм эшчәнлеге әлегә тулы бәяләнеп җитмәгән, эпик кинлекләрдә тирән сөрә алырлык фәлсәфи шагыйрь, матбугат хадиме Зиннур Мансуров Кабатланмас стиле, юмор- сарказмм белән алыштыргысыз Марсель Галиев. .. Тәнкыйтьтә дә, прозада ат уйнатучы олпат галим Тәлгат Галиуллин Үзләренең публицистикасы белән күпләргә үрнәк булырлык Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла. Ә бит алар ин әүвәл кызыклы шагыйрьләр. Икенчесе, өстәвенә менә дигән прозаик та... Шул ук буын вәкиле—Зиннур Хөснияр. Потенциаль мөмкинлеге зур булган прозаик, нәшер эшләрен заманча оештыручы уңган мөхәррир Соңгы елларда әдәбиятта феномен саналырлык Мөслим егетләре төркемен кая куясын Флүс Латыйфи, Зөлфәт, Фоат Садриев, Харрас Әюпов, Факил Сафин, Наис Гамбәр Русча язып та, татар мәнфәгатен кайгыртып яшәүче язучыларыбыз—Рафаэль Мостафин. Рауль Мирхәйдәров, Равиль Бохараев, Локман Закиров Ир-атлар да көнләшерлек иҗат итүче Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова, Флера Гыйззәтуллина, Клара Булатова Бөтен яктан да ил агасы саналырлык, татар тарихы буенча энциклопедик гыйлемгә ия Миркасыйм Госманов. Милләтебезнең уникаль шәхесе Рабит Батулла, Зәки Зәйнуллин Яшьрәкләрдән— Рамис Аймәт, Луиза Янсуар Берничә исем белән чикләнермен дигән идем дә, өч дистәдән артык якын исем саналган Иҗатлары зур булган каләмдәшләребез, шөкер, байтак. Исемлекне тагын дәвам итәргә була. Әйтик, халык шагыйрьләре, халык язучылары исәбенә дә Югарыда искә алып киткән каләмдәшләр үзләре дә бик төрле, бик катмарлы халык. Арада карашлары, холыклары, ижат алымнары буенча берсе белән берсе сыеша алмый торганнары бар Нишлисен, ижат мәйданы шулай булырга тиештәдер. Шул төрлелек белән кызыклы һәм көчледер дә әле без. Безгә бергә, бердәм булмый ярамый. Төрекләрдәге мәгълүм сүзне, үзебезчәләтеп болай дибез: татарнын татардан башка дусты юк Димәк, әле базда дары бар! Ә укучылар бармы сон? Дары юешләнеп эштән чыкмасын өчен шарт—коры урын, ышык-ныгытма. Учак дөрләсен өчен утын, анын өчен урман кирәк. Язучы өчен Укучы кирәк. Алдында торган килеш, сырхау тәнеңә ризык үтмәсә, Галиябану кебек сылу булып үсеп тә, ярын табылмаса, бөек җыр туып та, аны башкаручы булмаса9 Сер түгел, ни кызганыч, татар китабын укучылар кими бара (Дөрес, юлын табып, авыруга укол ясаган шикелле, кешеләр күңеленә вакытында “китап вирусы” сала алсаң, күпләр файдасын күреп, рухи савыгып, рәхмәтләрен әйтәчәкләр) Моннан ун еллар элек тикмәгә генә мондый юллар язылмагандыр. Кичәрләр дип, озак еллар күпер салдым. Эш беткәндә карап баксам—елгам кипкән Нур чәчәм дип, гомер буе җырлар яздым. Томнар чыккач карыйм укыр ждннар беткән! Ни очен? Чөнки, үз дәүләтен юк. Телебез, декларатив рәвештә дәүләт теле саналса да, асылда, ул үз функциясен үтәми. Телнен иясе—халык, хуҗасы—дәүләт Нинди имля-графикада язасын да бүтәннәр хәл иткәч, чамалап була Өстәвенә, йотылу, ассимиляцияләшү процессына интеграция, глобальләштерү кебек замана хикмәтләре килеп кушыла Социалогик анализлар ни күрсәтәдер, белмим, минемчә, элек караңгы дип саналган Россия империясендә—Себердә. Идел буе төбәкләрендә, Азиядә—татарча сөйләүчеләр күбрәк булган Тел булгач, нигез- тамыр булган, шаулап тормаса да, рухи шытымнар булган Ә хәзер"1 Авыр сорау тугач, кәгазь буйлап йөгерек кенә барган Каләм, арган ат кебек, тукталып кала Мин дә урынымнан торып, йөренеп алам. Тәннәр язылып китә Янәдән, тыштагы идиллик күренешкә карап торам. Гажәп: көч кереп, уй яктырып китә! Миллилекне билгели торган кайбер сыйфатлар югалып барса да. гомумән, җир йөзендә татар кимемәде дип уйлыйм. Бетә торган милләт түгел бу' Күбрәк сәясәт уенына корылган, дөрес үк булмаган жан-исәп алу буенча да хәйранга чыга але ул' Татарны тикмәгә генә яһүдләр белән ярыштырып тиңләмиләр шул Я Һүдләр дигәннән, гыйбрәт-сабак алырлык охшашлыклар да бар бит Һәр икәве дөнья буйлап сибелгән, байтагы телен җуя баруга дучар ителгән, гасырлар буе геноцид кичергән һәм шул яһүдләр, бер көн җыелып (әле бик ерак тарихта түгел, моннан 60-70 ел элек кенә), дәүләт кордылар, югалган дип әйтерлек алфавитларын торгызып, телләрен яңарттылар, бөтен дөньядан җыйган малларын милли байлык итә алдылар Бу, могаен, гомумтарихта чыгарма хәлдер Ә начар чыгарма мени' Гажәп үзенчәлекле тарихи катаклизмнар кичергән татарның, чыгармалымы, чыгармасызмы, нигә үз юлы булмаска тиеш ди әле Милли идеягә, югары үзаңга, олы максатка, бердәм хәрәкәткә ия чакта булмастай нәрсә юк ул! Әлбәттә, ин мөһиме—үзаң. Үткән гасырның совет дәверендә (кайбер халыкларның тәррәкыятен таныган хәлдә) үзаны үсешенә ин нык киртә куелган халык, мөгаен, татар булгандыр Чын мәгънәсендә торгынлык (бу сүз безгә бик туры килә) чоры Шөкер, соңгы дистә елларда үзаң терелеп, милли инарыш башланды "Безнен милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән сорауга анык жавап табылды, ул уянган! Дәлилләрме? Уяну халәте булмаса, төрле кыйтгаларда яшәүче милләттәшләребез уртак мәсьәләләр турында фикерләшергә берничә мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессына җыела алырлар идеме? Меңнәрчә мәчетләрнең манаралары кораб-ракетадай күккә төбәлер идеме'' Милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә уртак бәйрәм—Сабантуйлар гөрләп үтә алыр идеме? Соңлап булса да, Урал буйларында (соңрак Башкортстан дип йөртелгән төбәк) яшәүче татарларга игътибар артыр идеме (ә бит бу төбәктә татарның бик зур потенциалы)? Республика көне оештырылыр идеме? Туган тел бәйрәмнәре (халык бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрергә иде бу бәйрәмне Латышлардагы ' Жыр бәйрәме" кебек) үтәр идеме? Әйе, халык булып киләчәктә сакланып калу юнатешендә җәмгыятьнең төрле катламнары арасында билгеле бер уңай аңлашу бар. Зур нәрсә бу Җитәкчелек белән халыкның берлеге нәтиҗәсендә 90 нчы етларда кайбер биеклекләр яулаңды да Шул нисбәттә, пропорциональ каршылык га җитәрлек Хәтта артыгы белән Шовинистик даирәләр (күрелмәгән хат: матбугатта һәм радио-телевнаениедә кайбер партия вәкилләренең ачыктан-ачык расистик, фашистик рухтагы чыгышлары сш булып тора хәзер) Россиядә, рустан тыш, милли факторны бөтенләй үк юк нтмәк- челәр Алда бераз әйтелгәнчә, бу мәсьәлә дөнья күләмендә җитди төс алды Әйтик Америка бөтен җир шарын үзенчә әйләндермәкче Синең телен, рухын, тарихын кирәкме ана (әнә Иракны нишләттеләр' Кеше хокукларын яклау кирәкме1 Юк. нефть кирәк! Бай Америкага тагын да күбрәк байлык кирәк') Бөтен дөнья халкын идентификацияләп, компьютер белеме (дөресрәге, үзләренә кирәк информация җыеп) биреп, алардан интер-космополит көч—робот-коллар ясап, җиһангир булу, дөнья белән идарә итү кирәк. Һәр кеше код—"шөреп" исәбендә булгач, аларны автоматик рәвештә юк итү технологиясен эшләү дә жинеләя бит' Менә кайларга кереп киттең бит але, газиз Каләмем' Сүз башы гадирәк— әдәбият хәлләре турыңда иле бит Башы шулай иле дә. ә дәвамы, төбе әнә нәрсәләргә килеп чыкты Милләт язмышы, балаларыбыз язмышы, тел язмышы Бу хат табигый да. Әйтик, тел—минем эш коралым, ахыр чиктә, яшәү чыганагым, язмышым Тел—милләтне билгеләүче ин төп компонент. Ягез. туган телләреннән башка французны, немецны яки японны күз алдына китереп буламы!* Юк. билгеле. Бу канун җирдәге бөтен халыкларга да кагыла бит! Ә телнен бакчасы—мәгълүм хакыйкать—ул—Әдәбият Кайчандыр дәүләтен югалткан, әмма янарышка өметләнгән халыклар өчен бу бакча—әдәбият аеруча әһәмияткә ия. Ана дәүләти институтлар башкарырга тиеш булган кайбер идеологик вазифалар да йөкләнә. Әйтик, бездә дәүләтчелекне тою хисе дүрт-биш гасыр буе югалмаган икән, ин әүвәл, без Сүзгә, язуга, әдәбиятка бурычлы (Дин факторын да исәпләми мөмкин түгел Әитик. телне, әхлакны саклауда анын роле ифрат зур. Соңгы вакытларда мөселманнарның да кайберләре Коръәнне дә русча укып өйрәнүләре генә сәеррәк). Бәс. шулай булгач, әдәбиятны саклау, турыдан-туры милләтне саклау булып чыга түгелме сон’’ Бер шагыйрь әйтмешли, “ул шулайдыр әле. уйласаң!" Чыннан да шулай. Әгәр Әдәби Сүз бетсә, милли сәнгатьнең бүтән төрләре дә юкка чыга. Иң әүвәл. театр бетә, музыка, рәсем һәм башка сәнгатьләр дә табигый сүлен югалтып космополитик дәрьяда эри. югала Менә шулай, газиз Каләмем! Син кодрәтле дә. хәвефле дә. көч тә бирәсең, исәп-хәсрәткә дә батырасын. Ил теленнән сүз җыеп, арган чакларын да буладыр.. Язучынын эш нәтиҗәсе—китап. Китап—әдәбиятның таҗы, язучының йөз аклыгы. Бездә гомер-гомердән Китап Сүзе дигән төшенчә яшәп килә. Китап сүзе, ягъни кануни сүз. Коръәннең бер сурәсендә "кыямәт көнендә һәр халык үз китабы белән кубарылыр” дип тә әйтелгән бит әле' Без үскәндә һәр җәмәгать урынында, үткән гасыр термины белән әйтсәк, һәр "кызыл почмак”та "Китап—белем чишмәсе” дигән шигарь-язулар эленеп торыр, яше-карты шул өндәмәгә тугрылыклы булырга тырыша иде. Кызганыч, идеяләр, идеаллар үзгәрә-үзгәрә. акчага табыну иманга әверелә барган заманда, хәлләр нык үзгәрде Елында түгел, гомерендә бер генә татар язучысының китабын да укымаган (хәтта тәрҗемәдә дә!) бәндәләр ишәйде (шунысы көлке: шундыйларның кайбер активистлары татар зыялыларына нинди алфавитта язарга өйрәтеп маташа!). Татар мәктәбен бетереп, татар мохитендә яшәп, бүгенге әдәбияттан бөтенләй бихәбәр эреле-ваклы түрәләр ничаклы! Бер генә данә "Казан утларьГн алмаган татар авыллары бар (Сүз унаеннан әйтеп узыйк. Кама аръягы. Тау ягы районнарында әдәби журналлар, шул исәптән, безнен журнал да начар тарала Нәтиҗәсе хәзер үк күренеп тора: бу якларда яшь әдәби талантлар күренми диярлек. Димәк, җирле түрәләр, мәгариф һәм мәдәният җитәкчеләре тарафыннан әдәбиятыбызга мөнәсәбәт шуның кадәрле генә). Хәтта әдәбиятнын, бигрәк тә бүгенге әдәбиятнын көзгесе булган журналыбызны кулына да алмаган татар теле һәм әдәбияты "укытучылары" бар. Әйе. "юк"тан да яманрак әнә шундый бар"лар да җитәрлек шул. Вәзгыятькә фаҗигаи төсмер бирергә теләмим. Сүз тәмен тоючылар, китап кадерен белүчеләр, әдәбиятның тәрбияви ролен тирән аңлаучылар да байтак. Шигырь юлларын ташка, агачка чокып уючы ир-егетләребез, сүз энҗеләрен кулъяулыкларга, сөлгеләргә чигүче кызларыбызда яши арабызда. Шөкер, туган телдә бишек җырларын көйләп, сабыйларын юаткан аналарыбыз бар. Дәүләткүләм бәяләргә лаек яна әсәрләребез бар. Әмма... Әгәр без бердәм булып. Әдәбиятны (китапны) милләтне саклауда һәм үстерүдә ин төп чыганакларның берсе дип саныйбыз икән, вәзгыятьне һич кенә дә үз агымына куя азмыйбыз. Планета коммуникаль бәйләнеш ягыннан "кечерәеп" һәм "ачыгаеп” калганда (кирәксә, космостан авылдагы өеннен морҗасын да күрәләр бүген!), халыкара аралашу тәртипләре, алда әйтелгәнчә, аз санлы яки державага ия булмаган халыклар өчен торган саен кырысрак, рәхимсезрәк төс ала бантлады. Без Гаяз Исхакыи юраган инкыйраз рас киләме, юкмы дип яки “унга карасан да юк. сулга карасаң да юк" җырын шыншып. тез кочаклап, оеп утыра алмыйбыз Максатчан актив хәрәкәт кирәк (жан башына туган телдә чыккан китап исәбе бездә алдынгы илләрдәгенекеннән шактый түбән икәнен дә онытмыйк!). Күрәсең, милли китап үсешен тәэмин итәрлек дәүләти махсус Программа булдыру зарурдыр (әйтик, тузган торакны бетерү кебек нәтиҗәле Программа) Китап чыгару, китап тарату, гомумән наширлек эше сәясәтен үз кулында тоткан махсус координацион Үзәк кирәклеге үзен бик нык сиздерә (Дәүләт структураларында эшне белеп алып баручы милли рухлы җитәкче кадрлар җитенкерәми әле. Совет заманындагы кайбер эш алымнарының тәҗрибәсен өйрәнү дә һич комачау итмәс иде бүген). Әлеге Үзәк (ничек дип аталуына карамастан) реаль ихтыяҗны өйрәнеп (элек нәшриятның тематик планнары буенча җирле оешмалардан реаль заказлар җыйнала иде. тираж комиссияләре эшли иде), мөмкинлекләрдән чыгып, халык соравын ихтыяҗларын үтәү, тиешенчә тәэмин итү вазифаларын да башкарыр иде. ЙЙЙГтатаЕ кита^ы—газаплы, авыр язмышлы, данлы тарих. Башлангычы да (XVIII гасыр башында басмаханәләр ачырга рөхсәт алгандагы кимсетелүле хәлләр турында мәшһүр галимебез Ә Кәриму.хзин тәфсилләп язып калдырды), бүгенгесе дә Язучы, һәм башка сәнгаткярь дә. үз эшенен киләчәккә кирәклеген тоймаса. эшли алмый, ижат итә алмый Әдәбият-мәдәният өлкәсендә хат итәсе мәсьәләләр күтәрелгәч, гадәттә, "базар" дигән сүз калкып чыга Базар мөнәсәбәтләре хәзер, барысын да шул хәл итә. базар шартларында яшәргә өйрәнегез, диләр Элек тә булган ул базар Бар һәм булачак Исәпләшми булмый: яшәешнен матди бер "чыгыры ' инде ул. Әмма базарга иман кирәкми. Базар ансыз да яши Ә кешегә—кирәк, кешегә күп нәрсә кирәк. Жанлы сүзе лә. ягымлы көе дә. күнел байлыгы да Байлык димәктән. узган гасыр башында да булган ул башларыбыз. Булган төрлесе, булган мәгьрифәтлеләре. булган "каралары "Ак" башлардан хәтер булып мәдрәсәләр, мәчетләр, китапханәләр калган Ә фәкать мал өчен генә яшәгәннәренең исемнәре дә нәмәгълүм диярлек. Тирәнтен уйлап баксан. татарнын төп байлыгы фәкать рухи мирас кына Җырлар, көшләр, китаплар Безгә мирас булып калган рух байлыгын тудыручыларны кемнәр ничек кенә санаса да, барыбер, исемнәр бер тирәдә булыр Алар—Тукай. Исхакый. Сәйдәш. Жиһанов. Урманче Хәер, империя шартларында бүтән байлыкнын, матди милли байлыкнын дип әйтүем, булуы ла мөмкин түгел бугай (әнә Мәскәүдә Әсәду.глаев йортын татарлар һаман үзенеке итеп бетерә алмыйлар әле). Ә бүгенге, зур хосусый байлыкларга ия яшь байларыбызга килсәк, алар турында ниндидер фикер, бигрәк тә унаен. әйтергә иртәрәк әле. Күбесендә—“кыргый базар" шаукымында гади халыкнын "күзен буып", алдап-йолдап җыйналган байлык. Капитал туплауның да үз кануни традицияләре, үзенә генә хас этик кысалары, әйтер идем, үз культурасы бар Киресенчә икән, димәк исраф итү культурасы да юк дигән сүз Хәрам кергән малнын, гадәттә, бәрәкәтс булмый, тиз әрәм-шәрәм ителә яки “этләргә" кала Бу хакта сүз куертып та тормас идек тә. юк шул. китап чыгару өчен дә чыгымнар, байтак чыгымнар кирәк. Ярый да хәзергә дәүләт өлешчә булыша, ә бер көн килеп, андый мөмкинлек бетсә, яки “бик өстән" бетертгсрелсә? Ирексездән. меценатлык мәрхәмәтенә омст тотачаксың. Ә бармы сон ул бездә меценатлык’’ Меценатлык дәрәҗәсенә күтәрелер өчен, малтабар кеше үзе дә күкеле белән күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь, музыкант, рәссам, артист булырга, һәрхәлдә, рух дөньясын, сәнгатьне тоярга, аңларга тиеш Кайда сез. бүгенге Рәмиеаләр. Хөсәеновләр, Кәримовләр, Юнысовлар. Акчуриннар? Сәнгать әсәре—кем өчендер товар. Әйе. бер караганда товар да Оста тарафыннан бердәнбер данәдә ясалган (язылган) бәһәле товар Китап рәвешендә меннәрчә гираж белән чыгарылганнары чыннан да товар Шул ук вакытта, ул товар да түгел. Бөек әсәр бәясез ул! Уй-кичерешләрне, шатлык-кайгыларны үлчәр берәмлек юк. Ике хәзинә бар дөньяда саклагыз' Каберстан анын берсе Гел гөлдә булсын' Китапханә икенчесе Күнелдә булсын! Базар бодай да калыр Бүгенге көштә гомерен язучылык эшенә, әдәбиятка багышларга алынган кеше фидакарь зат ул. Әшәкелек күзгә кереп торган заманда якты шигырь язу—үзе бер батырлык. (Дорес. кайбер спектакльләрдә, аерым әсәрләрдә— анлапмы-юкмы — шагыйрьне ниндидер зәгыйфьрәк зат. наив. беркатлы итеп күрсәтүчеләр дә очрый Күрәсең, андый иҗатчылар чын шагыйрьне белмиләр.) Үзен зур миссиягә әзерләгән кеше генә чын язучы була ала. Кемнәрнеңдер күллегеннән караганда, яшәештәге рейтингы зур булмаса да. бай һәм тук яшәмәсә дә. шушы хаос, имансыз заманда халык күңеленең елъязмачысы, алай гына да түгел халык рухынын байракчысы булырга омтылу пәйгамбәрләр! ә хас сыйфат Тарихи ждваплылыкны. авыр миссияне кемнәрдер алырга тиештер бит' Кемнәр сон алар? Жирле хакимият түрәләреннән берөрссме? Депутатмы? Банкирмы’ Шикләнәм Газиз Каләмем! Хискә бирелебрәк салулап китмәдеңме ’ Артык катгый сүнәр тезәсен түгелме? Халык рухынын байракчысы' Бик зур сүзләр бит Бәлки Хезмәтен язмышына әверелгәндә, сайлаган юлыңны идеаллаштыру да булырга мөмкиндер Әлбәттә, тарихи миссия кебек категорияләр белән сөйләгәндә Шәхес факторы алга баса Шәхес юк икән, әллә нинди юл. әллә нинди профессия сайла, һични барып чыкмас Шәхес бар икән, яшәеше тормыш үзәгендә булып, халыкнын ин мөкатдәс теләкләрен эшкә ашырып, киләчәк өчен бөек гамәлләр кыла икән, андый Шәхеснең байракчы саналуы гаҗәп түгел Әйтик. Минтимер Шаймиев сонгы дистә елларда татар халкынын байракчысы түгелмени! Жир шарының төрле почмакларында ул халык вәкиле, анын илчесе булып татарны танытмадымыни? Шулай. Вакыт галиҗәнабләре билгеле бер илнен, билгеле бер дәвернен символ ияләрен үзе сайлый. Яу-дауларны күргәннәр күп. Көрәш-шауда җиңгәннәр күп. Вакыт-Яу—ин-ин яманы! Җиңүчеләр сирәк аны Вакыт белән хезмәте тау ирләр генә алыша ала. Заман иелеп, жинүченең данлы исемен алып кала. Булды заманнар—теге яки бу халыкнын байрак-символы итеп бөек шагыйрьләр. язучылар, композиторлар, сынчылар, гомумән, сәнгать кешеләре саналды Итальян Данте. испан Сервантес, әзәри Физули. рус Пушкин, украин Шевченко кебек даһиләрне искә алып китик тә. үзебез яшәгән чорда иҗат иткән, үзләре белән беркадәр аралашырга да туры килгән бөек язучыларның кайберләрең барлап узыйк. Алар да шул когортадан'.. Дөнья алдында үз халыкларынын тулы вәкаләтле вәкилләре, илчеләре Кыргыз—Чынгыз Айтматов, авар—Расул Гамзатов, калмык- Давыт Көгелтинов. рус—Александр Солженицын, башкорт— Мостай Кәрим, казакъ—Олжас Сөләйманов Ә үзебезнен Тукай. Җәлил шул миссияне башкармадымы? Шөкер, маяк саналырлык үрнәкләр бар Булган һәм булачак алар. Шәхес кенә бул, үлемсез әсәрләр генә иҗат ит' Вакыт—Кояш астындагы тарихи урыныңны үзе билгеләр ул! Язучы исеме, язучылык хезмәте мона кадәр һәр халыкта да дәрәжәле саналды. Ерак гасырлардан бирле Ул шагыйрь дип аталамы, чәчән яки акынмы, халык аларны үз итте, хезмәтләреннән гыйбрәт-сабак алды, әйткәннәрен күнелендә йөртте, мирас-васыят итеп балаларына сөйләде Килешмәгән, хәтта дошман очракта да. хаким-хөкемдарлар санлашырга, исәпләшергә мәжбүр булды алар белән. Юкса, шагыйрьләрне хандай зурламаслар яки иленнән сөрмәсләр иде, төрмәләрдә черетмәсләр. асмаслар-кисмәсләр иде! Шулай да. Дөнья гел хәрәкәттә, гел әйләнештә Мәңгелек дип саналган аксиомалар да үзгәреш кичерә. Язучы дигән атамада да мәгънәви үзгәрешләр бар. Инглизләрдә \уп1ег (райтэ) сүзе, язучы дип тәрҗемә ителсә дә. мәгънә спекторы үзгәрәк Монысы бер хәл булса, үзебезнен халыкта да язучы сүзенә караш беркадәр үзгәрә башлады кебек. Сәбәпләре бар Мәгълүм гыйбарәне үзгәртебрәк әйтсәк, "килде бер көн. язучылар йөрер төркем-төркем" Дөресрәге, үзләрен язучы санаган графоманнар армиясе нык ишәйде. Андый төркемнен булуы гаҗәпләндерми дә. һәрчак булган алар (хәтта булырга тиешләрдәдер), ләкин, пәри башка җен башка дигәндәй, элек алар, гадәттә, үзешчән статусында иделәр. Көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда басылгалыйлар иде. әдәби мохитнен күренеш-фонын тәшкил итәләр иде. Ә хәзер кубесенен амбицияләре бөтенләй бүтән! Акча юнәтеп (өлгер, булган халык!), төрле басмаханәләрдә бер-бер артлы китапны чыгарып кына торалар! Калын итеп чыгаралар, яхшы кәгазьдә, матур бизәкле итеп Аннан Язучылар берлегенә керүне максат итеп куялар. Язучылык билеты чын язучы итә дип уйлыйлардыр инде (әнә. кесәсендә язучы билетын йортмәгән. оешмада рәсми әгъза булып тормаган Зөлфәт Хәкимнән Бөтендөнья татарлары Конгрессында барлык язучылар, гомумән, интеллегенция исеменнән чыгыш ясавын сорадылар һәм ул менә дигән нотык тотты). Өстәвенә бу "актив язучылар”нын күбесе ижат эшенә пенсиягә чыккач тотынган иптәшләр Әйдә, жаны теләгән елан ите ашаган, язсыннар рәхәтләнеп дияр иден дә Алай да булмый Халык алдында әдәбиятның дәрәҗәсе төшә, китапның абруе кими. "Кар башына кар җитә" дигән гыйбарә бар: шунын кебек, эшләр болай барса "китап башына "китап" җитә диярсең! Чүп үләне баскан басуны күргәнегез бардыр, кайда бодай анда, кайда сарут та билчән якын килеп карамасан белмәссең дә. ерактан һәммәсе ямь-яшел булып үсеп тора! Әдәби мохит, китап дөньясы чүпләнүнең икенче бер әшәке формасы да бар әле бездә. Ул—кеше өстеннән әләк, шикаять, донос язу Нинди генә негатив фактлар табылмый да канларга гына (министрлыкларга, прокуратураларга, төрле дәрәҗәдәге Президентларга ) язылмый алар! Дәүләт структураларында интеллектуаль өлкәдә аннан башка да бик аз сандагы җитәкче хезмәткәрләрнең күпме вакытын, күпме җегәрен ала ул "гаделлек сагында" торучы яла ягучылар' Мәхкәмәләргә дә тынгылык юк. процесс арты процесс Әлбәттә, әдип кеше, талантлы кеше шөгыльләнми моның белән Ул кирәген, күнелендәгесен. ярым- аноним шикаятьләр белән түгел, кешеләргә турыдан ярып әйтә Шикаятьчелек оелән әлеге дә баягы, көнләшү катыш амбициядән чирләүче, русча әйтсәк, околитературный контингент шөгыльләнә лә инде Бу чир, кызганыч, галим- голәмә арасында да җитәрлек икән Бер-берен хурлаган, хәтта дошманлашу дәрәҗәсендә ярсыган бәгъзе адәмнәрнең матбугатта (татарча гына җитми, күбрәк русча матбугатта "бугазлашалар", ишлерәк кеше укысын, татарнын үзара талашын күбрәк кеше белсен!) чыккан язмалары укшыта кайчак Кораб давыл-штормла бату хәлендә чайкалганда, кемнәрнеңдер каюташханәлә тиешенчә ашатмыйлар, компотка җимешне җитәрлек салмыйлар, дип. коры җир—материкка жалу язуы белән бер бу гамәлләр Күрәсен. рух-иман юлында, "кеше җаны өчен көрәш "тә. акыл-фикер бәрелешендә шәйтан вәсвәсәсе булмый калмыйдыр Иблис тә фәрештә санала түгелме сон'’ Бер яктан әлеге тискәре күренешләр бик аяныч булса, икенчедән, язу эшенең, ижат эшенен. күпләр өчен никадәр кызыктыргыч мөһим, никадәр җаваплы һәм дәрәҗәле миссия икәнен дә күрсәтә. Ширбәте булган чәчкә тирәсендә генә бал кортлары оча. шулай ук. чебен-черкие дә Ижат итү—илаһи халәт, кеше акылынын жинүлс тантанасы. Ижат—илһам дигән күңел дәрте белән бәйле рухани акт Шуна күрә, үтә индивидуаль, серле, тылсымлы шөгыль дә инде ул Галимнәр арасында бөекләрнең ижат лабораториясенен хикмәтләрен ачарга омтылучылар бар Әлбәттә, ижатнын кайбер тенденцияләрен, алымнарын, стиль рәвешен һ. б ачыкларга була. Әмма кош юлынын эзен тотып” булмаган кебек, иҗат процессының төбенә төшү дә момкин эш түгел. Еш кына автор үзе дә бер нәрсә турында язарга тотынып, башта уенда да булмаган ахзә нәрсәләргә килеп чыга... Хикмәт Шулай да. әдәбиятта сер булмаган тәртипләр, кагылгысыз традицияләр дә бар. Әдәбиятта ин элек әдәп булырга тиеш Әдәбият багына, гыйбадәтханәләргә кергән шикелле, чиста күнсл. изге уй белән керү мөһим Бу Бакчага кергәннәр нәрсә яхшы, нәрсә яман, нәрсә ярый, нәрсә тиеш түгел кебек сорауларга җавапларны алдан ук белеп керергә тиешләрдер Сүз—эстетик идеал, әдәби этика, профессионализм кебек төшенчатәр турында бара Хәзер, сүз иреге дип. теләсә нәрсә турында, теләсә ничек язгалаучылар барлыкка килде Әдәбият бүген генә яралмаган, үткән юлы анын әллә ничә мен еллар Татар әдәбиятының традицияләре дә. Аллага шөкер Укы. бел. гыйбрәт ал Әлбәттә, әйтелгәнчә, читтән яки өстән кушып, диктат белән иҗат итү момкин түгел. Өндәмә белән генә булса, совет чорында партиянең “әдәбият-сәнгатьне үстерү турында чыккан бихисап карарларыннан сон. әллә никадәр шедеврлар туар иде Ижатны стимуллаштырып була. Конкурслар, иждди ярышлар, фестивальләр, премияләр Әдәби хәрәкәтне идарә итү (элек без ышанганча) мөмкин үк булмаса да, булган әдәби байлыкны анализлап, орлыгын кибәктән аерып, халыкка аңлатып, яшь талантларга булышып була. Бар әдәби җәмәгатьчелек, бар иҗади оешма, бар әдәби профильдәге журналлар Бу өлкәдә һәммәбезгә дә эш җитәрлек Бу корылтайлар, семинарлар, утырышлар кебек компания рәвешендә генә түгел, әдәбиятта үз жаваплылыгын тойган һәркем өчен көндәлек даими эш булырга тиеш Алдымдагы кәгаземнең байтак битләре шыплап тулды Ә тәрәз алдымдагы күренеш һаман шул ап-ак килеш Дөньяда Яна ел икән бит’ Күпләр шунын хозурында Күңелем белән үзем борын заманнардагы ерак бабаларым көтеп алган яңа ел —Нәүрүз ягында. Яна елның яз булуы табигый Шәрык илләрендә ул шулай да Яз. чыннан да. яна фасыл булып, янарыш циклын башлый Жиргә орлык чәчелә, кошлар кайта, табигать уянып, яшелләнә, күңелләргә яна дәрт өстәлә, омет-ышаныч арта Зәмһәрир кыш уртасында, суыклар, бураннар котырган көннәрдә, менә апай, пәрәмәч1 дигәндәй, менә сина. Яна ел' Вакытны болай сындыру мизгелен, шартлы рәвештә, биле өзелергә җиткән кыска Коннен тулыша башлау вакыты дип аңлатсаң гына инде Хәер, аны Раштуа. Христос тууы белән бәйлиләр, европалылар гадәтен Россиягә Петр патша керткән, диләр Шулайдыр Күбебез, бу хакта уйламый да инде Яна ел тек Яна ел Яшәгән дөньян. бөтен тирә-юнең гөрләп мәш килгәндә, бәлки, безгә дә бәйрәм рәвешен китереп, бераз ял итеп алырга ярыйдыр9 Шулай дип яздым да. тәрәзәдән күренгән тышкы аклыкка карап ашым, аннары янәдән алдымда яткан кәгазьләремә текахаем Йә. нишлибез, газиз Каләмем'* Жин сызганып эшлибез, дисенме? Әйдә, шулай булсын!