Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Вәсимә Хәйруллина Хәйруллина (Талипова) Вәсимә Лотфулла кызы 1943 елда Сарман районының Чураш авылында туа. 60 еллар башында Минзәлә педогогия училищесын тәмамлагач, Казан педогогия институтында укуын дәвам итә һәм аннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алып чыга. Күңелендә яшьтән үк шигырь уты йөрткән Вәсимә ханым гомеренең кырыклап елын укытучылык хезмәтенә багышлаган, үз туган төбәгендә укытып балалар тәрбияләгән. Ул—туган ягына береккән кеше, яшәгән, эшләгән җире дә туган Сарман ягы: Чураш, Карашай-Саклау... Вәсимә Хәйруллинанын беренче шигырьләре район газеталарында 60 елларда ук басыла башлый. Әмма шагыйрә буларак кин җәмәгатьчелеккә танылуы соңгы ун еллыкка туры килә. 1992 елда анын беренче китабы—“Тәгәрмәчле яңгыр”—Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Аннан Казан һәм Чаллы басмаханәләрендә бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары дөнья күрә: “Чәчәкле төш”, “Көмеш балдак", “Тормыш бакчасы”, “Чәчәк саен бер кояш”, “Син бик кирәкле кеше”, “Табышмаклы букча”. Язучылар берлегенә тәкъдимнамә язган тәҗрибәле шагыйрьләр В. Хәйруллина иҗатын югары бәялиләр. “Аңа дидактика, укытучыларга хас үгетнәсихәт ят, ул образлы шигырь ярдәмендә укучы күңеленә тәэсир итә белә” (И. Юзеев). “Шагыйрә-мөгаллимә. Әйе, татарда шундый шагыйрьләр бар, алар олы шигърияткә мәктәп аша, балалар күңеле аша киләләр. Рафаил Газизов. Моҗәһит Әхмәтҗанов, Фәйрүзә Исмәгыйлевалар төркемендә Вәсимә Хәйруллина дигән каләм иясе дә үз кеше хәзер” (Г. Гыйльманов). “Ул укытучы булып эшләгән елларында шигырьләр язган, аларны үз дәресләрендә мәктәп программасына өстәмә материал сыйфатында балалар тәрбияләүдә файдаланган Шигырьләре дөньяны танып белү буенча да, тәрбия ягыннан да әһәмиятлеләр” (Р. Корбан). 2003 елнын сентябрь аенда Кабул итү коллегиясенең карары нигезендә, Татарстан Язучыларынын идарә утырышында Хәйруллина Вәсимә Лотфулла кызы Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.