Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИСКУССИЯ: «БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ»

XX гасыр азагында һәм XXI гасыр башында кешелек дөньясының һәм икътисади, һәм рухи тормышында гаять тирән үзгәрешләр барлыкка килде. Элеккеге СССР җирлегендә—без яшәгән җәмгыятьтә—алар аеруча кискен һәм үзенчәлекле чагылыш тапты. Күп дистә еллар буе яшәешебезнең асылын тәшкил иткән икътисади тотрыклылык бетү белән бергә, әхлак критерийлары да сизелерлек какшады, сәяси ориентирлар үзгәрде. Моңарчы халыкның «уртак малы» саналган мөлкәт таланды, таратылды, бүленде; ясалма интернационализм кысаларына куып кертелгән, әмма асылда канә- гатьләндерелмәгән милли ихтыяҗлар милләтара мөнәсәбәтләрнең киеренкеләнүенә китерде, хәтта гражданнар сугышы учаклары хасил булды, яңа буыннарны тәрбияләүдә иҗтимагый идеаллар алышынды... Шул ук вакытта, җәмгыятьтә демократия чалымнары да үсеш ала башлады: сүз һәм вөҗдан иреге, ил-дәүләтләр арасындагы «тимер чаршау»нын алып ташлануы, шәхси инициативага өстенлек бирелү әнә шундый уңай күренешләрдән саналырга хаклы. Менә шушындый катлаулы, байтак язмышларны ботарлап ташлаган, хәтта катаклизмнарга кадәр барып җиткән җәмгыятьтә әдәбиятның, аныграк әйткәндә, матур әдәбиятның роле кимеде түгелме? «Әдәбият—тормыш көзгесе» дигән шигарьне өлге итеп алган күбебез өчен табигый борчылудыр бу. Моңа кадәр без әдәбиятны кеше аңын формалаштыруда ин төп факторларның берсе дип инанып килдек. Хәзерге вәзгыятьтә бу чыннан да шулаймы? Гомумән, әдәбиятның үзендә нинди процесслар бара? Сораулар күп. Без, бу очракта, әдәбият, тәрбия чарасы буларак, үз миссиясен югалтмаган дигән фикердә торып, мәсьәләнең бер ягына игътибарны юнәлтмәкче булабыз. —Бүгенге татар әдәбиятының (соңгы 20 еллар) каһарманнары кемнәр? —Аларда яшьләр күңелен яуларлык нинди сыйфатлар бар? —Язучыларның бу каһарманнар образын ачып салуда уңышлы һәм кимчелекле яклары нидән гыйбарәт? Гомумән, ихтирамга лаек олы язмышлы шәхесләр тиешле дәрәҗәдә чагылыш табамы? Әлбәттә, сорауларнын формулировкаларын теге яки бу төсмердә үзгәртебрәк тә куярга мөмкиндер, әмма сөйләшү-әнгәмәгә чакыруның мәгънәсе бер: бүгенге татар әдәбиятында «безнен заман герое». Әдәбиятыбызның бөтен жанрларын да иңләргә тиешле бу сөйләшүдә язучылар, тәнкыйтьчеләр һәм, гомумән, әдәбият белән кызыксынган киң катлам укучылар актив катнашырлар дип өметләнәбез. Фикер алышу 2004 ел дәвамында барачак Бу санда дискуссиягә килгән беренче язма тәкъдим ителә.