Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР ҺӘМ ХЕЗМӘТ КЕШЕЛӘРЕ ҖЫРЧЫСЫ ЯЗУЧЫ РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 80

РЛ Р афаил Төхфәтуллиннын 2 томлык "Сайланма әсәрләр”енә язган кереш мәкаләсендә тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фарваз Миннуллин: Төрлесе-төрле якка карабрак. Арчадан дүрт олы юл чыгып китә. Шуларнын төньякка сузылганы буйлап егерме чакрымнар җир киткәч. Яна Иябаш исемле авылга барып керәсен. Танылган язучыбыз Рафаил Төхфәтуллин туган авыл бу,— дип язып чыккан иде. —Иябашнын күршесендә генә—Тукай-Кырлан Аннан ерак та түгел Ташкичү, Кишет. Кышкарлар Мәшһүр Казан арты бу!" Әйе. Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин “әнә шул мәшһүр Казан артында" — Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Яна Иябаш авылында 1924 елның 1 гыйнваренда укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Яна Кенәр мәктәбенең IX классын тәмамлагач, Донбасска китеп. Горловка шәһәрендә ФЗӨ мәктәбендә укый, аннары берникадәр вакыт шахтада забойшик булып эшли. 1941 елнын Октябренда эвакуация белән туган якларына кайта һәм X класста укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта, кыска сроклы курсларга йөреп, тракторчы профессиясен үзләштерә 1941 елнын августында Р Төхфәтуллин армиягә алына һәм. алты аи чамасы хәрби училищеда хәзерлек курсы үткәннән сон. фронтка җибәрелә Башта— пулеметчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында, ул Брянск, Орша һәм Рига янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. 1945 елнын январенда армия хезмәтеннән азат ителеп, Р Төхфәтуллин туган авылына әйләнеп кайга Шул вакыттан алып 1957 елнын көзенә кадәр ул Яна Кенәрдә чыга торган “Кызыл юл" район газетасында җаваплы секретарь булып эшли. 1957—1989 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1959 елнын июненнән ул—профессиональ язучылык хезмәтендә. Р Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби ижат белән кызыксына башлый 1948 елда “Кызыл Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасында “Сабантуйлар” исемле беренче хикәясе басылып чыга. Хикәяләре гупланган беренче җыентыгы ("Таныш гөрелте") 1954 елда дөнья күрә Шул вакыттан бирле узган дәвер эчендә берничә пьеса, җиде повесть, йөздән артык хикәя һәм очерк иҗат итә. Тагар һәм рус телләрендә өч дистәгә якын китап бастырып чыгара Язучының күпчелек әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан сонгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул кырыс чорга хас реаль чынбарлык һәм кеше язмышлары тасвирлана, хезмәткә, җиргә, яшәү шартларына мөнәсәбәттә авыл кешеләренең тормышчан, тулы канлы образлары, кызыклы, үзенчәлекле характерлары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба Әдипнең авыл темасын яктырткан күп кенә хикәяләре (“Жәяүле челләдә". 1954. "Елга аръягындагы йорт . 1956: "Күләгә”, 1955 һ б.) һәм бигрәк тә “Авылдашым Нәби" (1957). "Йолдызым (1962), “Тамчылар ни сөйли (1964) кебек повестьлары 50-60 еллар татар прозасынын алга таба үсүен, камилләшүен күрсәткән, тормыш материалларын сәнгатьчә анализлауда яна төсмерләр, сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәрләр буларак бәяләнә. 1959 елда Р. Төхфәтуллин нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күчеп килә Нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучынын иҗади офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, анын әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә Бу яктан ул Г. Бәширов, Ф Хөсниләр буынын А Гыйләжев, М Мәһдиеаләр буыны белән бәйяләп торучы әдип буларак гәүдәләнгән Рус теленнән тыш. Р. Төхфәтуллиннын аерым әсәрләре күмәк җыентыкларда казакъ, үзбәк, каракалпак, чуаш, башкорт телләрендә. “Җиләкле аланнар повесте чит илләр өчен чыгарыла торган “Советская литература" журналының 1974 елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла Р Төхфәтуллин 1994 елның 18 июлендә Әлмәт шәһәрендә вафат булды.