Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Нур Гайсинның тууына 90 ел Нурулла Әхьяр улы Гайсин 1914 елнын 2 ноябрендә Уфа губернасының Әхмәт авылында туа. Жиде яшендә тулы ятим калган малай туганнары тәрбиясендә үсә. 1930 елда ул авыл мәктәбен тәмамлап. Уфага телеграфистлар курсына укырга керә. Аны тәмамлагач. Баймак районында телеграфист һәм Зилаир орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге модире булып эшли. 1933 елда Зөя (Свияжск) шәһәрендә төзелеш институты рабфагында укый. Шунда укыганда Н. Гайсин ижат эше белән шөгыльләнә башлый. Әдәбият дөньясына якынрак булу өчен. 1934 елда ул Казанга килә. Башта су юлы инженерлары әзерли торган институт рабфагында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының әзерлек курсларында укый Педагогия институтында укыган елларында яшь шагыйрьнең "Ватаным өчен", "Яшьлек таңы” исемле беренче шигырь жыентыклары басылып чыга. Институтны тәмамлагач, ул Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. Сугыштан сон Уфада чыга торган “Кызыл таң" газетасында әдәби хезмәткәр, соңрак Казан татар театр училищесында уку-укыту бүлеге модире һәм укытучы булып эшли. 1952-53 елларда ул яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елдан ул язучылык эше белән генә шөгыльләнә. Шагыйрь Нур Гайсин әдәбият сөючеләргә барлыгы ике дистәдән артык китабын бүләк итте. Алар: "Айлы кичтә". "Тайгада очрашу". "Җир чәчәктә". “Өмет тулы хыялым". “Минем туганнарым". “Таныш моң" һ. б китаплар. Нигездә ул балалар өчен язды: шигырьләр, пьесалар, хикәяләр, әкиятләр, мәсәлләр Алар арасында “Таза Мортаза" поэмасы, тәржемәи хәленә нигезләп язылган "Кызыл ыштанлы малай" исемле повесте бар Анын шигырьләре мәктәп дәреслекләренә кереп, ничә буын укучылар күңелендә калды . Нур Гайсинның яшьләргә багышланган "Давыллы көннәрдә". "Айсылунын мәхәббәте". “Ялгышу". "Югалган макет" кебек драма әсәрләре дә бар. Нур Гайсин 1995 елнын 1 декабрендә вафат булды.