Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Дискуссия: "Безнең заман герое"

ЯҢА ЗАМАНА, ЯҢА ГЕРОЙЛАР “Бар булган гомеремне ил бәхетенә багышладым, кешелекнен якты киләчәге очен көрәшеп яшәдем" дип горурланучы картлар әйләнә-тирәбездә але бүген дә очраштыра Болар—сонгы оптимистлар, элеккеге совет бакчасында җитешеп, инде көзге кыраулар төшсә дә, әле куырылырг а өлгермәгән сонгы җимешләр Мин азарга сокланып та, кызганып та карыйм Хәлләренә керәсе иде аларнын Ул гына да түгел, үзем дә шундыйларның бер вәкиле түгел микән, дигән тыйнаксызрак бер уй да үтеп китге күңелдән Һәм шул катламнын бер әдәбият сөючесе дип исәпләп сүз аласы иттем. Бу очракта сүз дигәнебез журнал битләрендә бара торган кызыклы әнгәмөгә катнашуга кайтып калыр ахрысы Әлеге катламны күп михнәтләр кичергән, алданган, адаштырылган буын— мескеннәр, бәхетсезләр, дип күрсәтергә яраталар Татар әдибе бу паралокснын искиткеч төгәл атамасын да тапты—“Бәхетсезләр бәхете” (Ф Садриев) Хәзер инде ничек кенә сайрасан да. дөресендә, гомере буе иленә, ватанына хезмәт иткән буынның бүгенге көндә хәерчелек халәтенә төшерелгәнлеген танымый мөмкин түгел Алар бүген һәм рухи, һәм җисми яктан фажига кичерәләр Шушы шартларда да Кеше булып кала алган бу Хикмәтне, ягъни Феноменны ясауга, рәсми вәзгыятьтән тыш, заманында классик реалистик әдәбият һәм совет әдәбияты нык булышканнар иде Чыннан да, Гоголь. Пушкин. Чехов. Горький. Тукай. Әмирхан Камаллар әсәрләре белән рухланып: “Кеше—горур яңгырый бу исем” дигән олы төшенчәне үзләренең яшәү девизы иткәннәр аз булдылармыни” Әйе, совет вәзгыяте классик реалистик әдәбиятнын кешелекле, ягъни гуманистик карашларын яклап чыкты, дөрес, болар янына аскетлык, гражданлык, дәүләтенә күндәм генә баш иеп яшәү идеяләре дә бик мулдан өстәлде һәм озакламый, болар бөтенесе кагылгысыз-үзгәрешссз норма-кагыйдә дәрәҗәсенә җиткерелде Реаль тормышнын үзе белән һич тә тәнгал килә алмаган, рәсми идеология коралына әверелдерелгән әдәбият арасындагы аерма, ераклык җәмгыятьтәге яна үзгәрешләр заманында да кимемәде, юкка чыкмады һәм. ниһаять, егерменче гасыр ахырында теге упкыннын коточкыч икәнлеген гойгаи әдип башка жырлар җырлый башлады, элеккеге хакимият һәм цензура басымыннан котылганлыгын төшенгәч, ил. халык, җәмгыять белән бергәләп үткән юлны, анын этапларын һәм геройларын каһәрләргә тәнкыйтьләргә, көйдерергә кереште Сүз унаенда. татар әдәбиятында, бигрәк тә прозасында, бу эшнен бүген дә бик теләп башкарылуын әйтергә кирәк Заманалар нык үзгәрде ил байлыгын тудырган асыл затларга (болар рәтеннән совет чоры шчс. юрс. крестьяннары, хсзмагкәряәрснсн бнк күбесен күрсәтеп булыр Нае) дивидентлар тәтемәде, булганнары да. алар өметләнгәнчә, гаделлек кануннары буенча улларына -балаларына, онык-оныкчыкларына күчмәде Тормыш мәйданында елгыр эшкуарлар, җитез җилкуарлар, моннан да. тегеннән дә умыра белүчеләр ат уйната башлады, терсәк сугышы белән барын да хал итеп була торган замана килде Әлбәттә, бу соңгыларына идеаллар да. геройлар да кирәк түгел Наданнар һәм умырып яшәүчеләр тантанасына карап, жүнле адәмнәр өчен ахырзаман житге бугай дигән шомлы уйлар да күңелгә керә башлады. Тик. барыбер, каһарманнар, кумирлар. ягъни миллионнар табынырдай шәхесләр, күңелләрне сокландыргыч йолдызлар да кирәк бит! Акыллы, менә дигән яшьләребез үсеп килә Аларны ниләр кызыксындыра? Виртуаль кино, телевидение, музыка сәнгатенең яна техник җайланмалары, электрон чараларның искиткеч алга китеше һәм күптөрлелеге, интернет һ. б лар яшьләр күнелен көннән-көн күбрәк били бара Дөресен әйткәндә, матур әдәбият китаплары укып утырырга аларнын вакытлары да. теләкләре дә юк. Ә татар әдәбиятының, аеруча прозасынын. үзенен могтәбәр салмаклыгы белән әкрен генә яшәп яткан көне. Саллы-саллы романнар калын журналларның бер саныннан икенчесенә күчәләр. Карт авторлар, иң зур өлеше инде узган гасырда калган гомерләрен искә төшереп, моңаялар, алардан бераз яшьрәкләре, ягъни тоталитар режим галәмәтләрен татырга-сиземләргә өлгереп кенә калганнары, җыела башлаган ачуларын күптән тәхет-кәнәфиләреннән тәгәрәп төшеп, исемнәре тарих буразналарында аунап ятучы элеккеге түрәләргә юнәлдерәләр, заманында колхоз хәрәкәтендә башлап йөрүчеләрне кансыз җәлладлар итеп күрсәтәләр Социалистик реализм әдәбиятында сурәтләү фокусы райком, колхоз, завод җитәкчеләрен күтәрүгә, мактауга юнәлтелгән булса, хәзер ул тарих тәгәрмәче астында калып, изелеп йолкынса да. турая алган, якыннары, балалары хакына дип тормышның ин кырыс, ин рәхимсез шартларына җайлаша белгән, шунда да кешелек сыйфатларын саклап кала алган затларга күчерелә. Монысы да әдәбият функциясе— ул изелгән-рәнҗетелгәннәргә миһербанлылык, шәфкать, теләктәшлекне яклаучы Мәгълүм ки. унтугызынчы гасырда искиткеч камил, шул ук вакытта гади һәм һәркемгә аңлаешлы әдәби чаралар ярдәмендә Н. В Гоголь. Ф. М Достоевский тарафыннан укучыга җиткерелгән бу караш рус әдәбиятын дөньядагы ин алдынгы әдәбиятлар дәрәҗәсенә күтәргән иде Шушы урында без төп мәсьәләгә—әдәбияттагы заман герое мәсьәләсенә якынрак килә алабыз Кем сон ул бүгенге заманның герое? Һәм, гомумән, әдәбият-сәнгатьтә генә түгел, хәзерге тормышта андый геройлар бармы сон? Әллә алар тарихыбызны героика белән бәйләп караган чорларыбызда югалып калдылармы9 Әлбәттә, эзләгәндә аларны тарихтан бүген дә табып була. Тик табу белән генә дә эш бетми бит Тапкан очракта да. аны әдәби чаралар ярдәмендә укучыга якынайтырга, аны "үзенеке" иттерергә кирәк. Ә рус әдәбиятының Көмеш гасыры дәрәҗәсендә торырдай әсәрләр ижат итерлек, кин демократик карашлы, үткен һәм оста каләмле акыл ияләребез, әдипләребез кайда? Әллә безгә: "Кая безгә аларны куып җитү' 9 дип һаман да кул кушырып, гасырларга сузылган тыйнаклык рәвешебез белән горурланып утырыргамы? Күрәсез, яңа якларына орынган саен, мәсьәлә җитдиләшә генә бара. Шулай да күңелебезне төшерергә, артык боекланырга кирәкмәс кебек. Милли әдәбиятыбызда да кыю авторлар, үз-үзләренә таләпчәнлекне беркадәр арттыра төшкәндә һәм аларны күрсәтә һәм яклый белгәндә, зур биеклекләр яуларлык гаярь егетләребез бар Мәсәлән, әле генә илле яшен тутырган Вахит Имамов “Тозлы яра" исемле романы белән укучыга зур яналык китерде Әсәрдәге геройлар—тормыштагы катлаулы борылыш чоры кешеләре, ә төп геройның прототибы—Әмир Нәгыймов—авторнын үз бабасы һәм. ана карата унай мөнәсәбәт үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк. Әмма әдипнен төп максаты шәҗәрә барлау яисә узган гомерләрне искә төшереп, күңелләрне кузгатып алу түгел. Герой, барыннан да бигрәк, өр-яна иҗтимагый яссылыкта, реаль тормышчанлыгында һәм тарихи җирлектә ачыла. Вахит Имамов бер үк дәрәҗәдә әдәбиятчы да. тарихчы да Анын художестволы иҗаты да халкыбызнын тарихын дөрес яктыртуга нигезләнә, һәм. әйтергә кирәк, болар барысы да хакыйкатьне, гаделлекне табу һәм раслау максатында башкарыла Әмирҗаннар фаҗигасенең бер башлангычы—андыйларнын гел кешелекле булып калырга тырышуларында. Алар бу дөньяда һәр нәрсә кешеләрне кайгыртуга юнәлгән, башкаларга җил-яңгыр тидермәслек итеп, кушканны карусыз үтәп, тәртипле, итагатьле, намуслы яшәеш кенә була ала. дигән карашка инанып, күнегеп беткәннәр Әмма көчләү һәм буйсындырылуга корылган системанын Әмир Нәгыймов кебекләрнең уйларында, карашларында һәм. гомумән, гади халык язмышында эше юк. Ул алар белән исәпләшеп тә тормый. Система жәмгыятьнен "бәхетле киләчәгенә' таба миллионнарны мәҗбүр итеп алып бара Әмир дә шушы "изге эшне" башкаручылар рәтенә басып, авылдашларын "якты киләчәк"кә юнәлдерергә тиеш була. Тик ул якташларынын бүгенге яшәеше, бүгенге хәлләре хакында да уйламый, борчылмый, кайгыртмый булдыра алмый. Ә система бүтән карашта, янәсе, бәхетле ерак киләчәккә фәкать бүгенге корбаннар бәрабәренә генә барып була. Әнә шулай, бу әсәрдә кешелекнең бүгенгесе белән киләчәге үзара каршылыкка керәләр Герой каршына да альтернатива, ягъни сайлап алу мәсьәләсе килеп баса. Нәкъ әкияттәге юл чаты кебек: хакимиятне тынласан, авылдашларын кыерсытыла, авылдашларыңны кайгыртсан. үзеңне хакимият җәзалый. Фажига котылгысыз—ул сина ике яктан да яный—чөнки тоталитарлык җәмгыятендә ике нәрсә—кешечә яшәү омтылышы һәм хакимият максатлары бер яссылыкта һич тә тыныша алмыйлар "Тозлы яра романында шушы хакыйкать эзлекле тәртиптә һәм ышандырып күрсәтелә, исбат ителә. Әмир Нәгыймовлар—кешелексез режимның телсез корбаннары—алар икс тегермән ташы арасындагы бөртек яисә тимерче сандалы белән чүкече астында калган бер жисем шикеллеләр Әнә шундыйларны—язмыш ике яктан китереп кыскач, җәберләнеп, газиз гомерләре вакытсыз өзелгәннәрне дә, ягъни шуларның образларын заман геройлары дип санарга мөмкинме? Безнен карашыбызча, алар—явызлыкка, тираниянен нык уйланылган машинасы, системасы белән көрәшкә күтәрелердәй хәлдә булмасалар да. үзләре шул тираниянен винтикларына әверелдерелгән бу карусы з шәһитләр—дәһшәтле һәм канты егерменче гасырның ин фаҗигале геройлары һәм алар дөньяда хакимлеккә дәгъва иткән илләрдә мснәрләп кенә түгел, миллионлап исәпләнәләр Шушы мәгънәдә, без язучы Вахит Имамовнын Әмирен зур гомумиләштерү көченә ия булган тирән мәгънатс типик герой дип бәяли алабы з. Ачы язмышлардан сабак алып, кешелек дөньясы ялгышларны кабатламаска тиеш иде дә бит... Әмма Әмма "Аяныч нәрсә бар тарих кабатлана диләр Йөрәккә шом сала торган сүзләр бу Әйе Бүген татар әдибе үзенсн төп бурычларының берсе игеп халкыбыз, аерым кешеләр кичергән гыйбрәтле хәлләр хакында язуны саный. Бу—анын намус эше. бурычы Бар курыкканым—тарихнын кабатланырга сәләтле булуы Татарга кабатланган тарих, югалткан дәүләтчелеген дә, ирек кояшын да алып килмәс шул инде, бәла-казалар гына оеп китерер кебек " Әлеге юлларны ‘ Саташып аткан тан" романынын авторы Факил Сафин язган Өч өлештән торган бу зур әсәр—әдипнен ун елга сузылган эзләнүләре нәтиҗәсе Эше барышында ул шактый каршылыклы уй-хисләр өермәсе эчендә дә калгалаган икән: "Аңларлармы мине укучылар? Без тиз онытырга күнектерелгән халык бит Хәтерсез халык—хәтәр халык, хәтерсез кавем—мескен кавем “Ул елларны кат-кат искә гошерү ник кирәк?"— дип чәчрәп чыгучылар да бул галап тора" дип яза ул Әмма халык язмышындагы фажига беркайчан да искерми шул. Автор “үткәннәрне искә төшереп, киләчәкне искәртеп куярлык" (Туфан Миңнуллин сүзләре) яхшы әсәрен уңышлы гына тәмамлап чыга алган Моңда да яшьтән инкыйлап өермәсе үзенә ияртеп киткән, шул чор идеяләре белән адарынып, яна тормыш төзибез, бар халыкны бәхетле тормышка чыгарабыз" дип ялкынланып- янып йөргән Әхмәтсафа Дәүләтъяров. инкыйлап үзе үк барлыкка китергән репрессия тегермәне астында калып уала, һәлак була. Мәгълүм ки. совет чорында, бигрәк гә шәхес культы хокем сөргән елларда кеше хокукларының бозылуы яисә бөтенләй юкка чыгуы турында узып киткән гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларында бик күп язылды Варлам Шаламов. Анатолий Рыбаков. Василий Гроссман. Александр Солженицын һ 6 ш әсәрләренең Тәүбә" кинофильмының тәнкыйди рухы милли әдәбиятка да күчеп. “Тайгак кичү" (Ибраһим Салахов). "Афәт" (Гурий Таалин). "Каргышлы этаплар" (Рәфкать Кәрамн). "Иәгез, бер дога” (Аяг Гыйлажсв) кебек әсәрләр аша күңелләрне тетрәндереп, айкап узган иде. Ринат Мохәммәднсвнен “Сират күпере" романында исә әлеге тема күренекле тарихи итеме—Мирсәет Солтангалиевнен фаҗигале көрәше рәвешендә документаль җирлектә яктыртылды Инде егерме беренче гасырга кергәндә, шушы типтарак эшләнгән тагын бер әсәр _ Факил Сафиннын “Саташып аткан тан" романы барлыкка килде Бу әсәр композицион төзелешенең җентекләп уйланылган төзеклеге, үзәккә куелган характернын документаль тормышчанлыгы һәм сюжстынын фажигалелеге белән дә күңелне жәлсн игә Гомеренең ин соңгы минутларына кадәр гаделлекнең җиңәчәгенә өметен һәм кешелек сыйфатларын җуймаган алы шәхес—Әхмәтсафа Дәүләтьяровка аеруча ж.ылы теләктәшлек мөнәсәбәте бнк ачык сизелеп тора Татарстанның халык комиссарлары советы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән бу олы татның язмышын сурәтләгәндә әдип үзенен сәнгатьчә уйлап чыгару сәләтенә дә, тарихи фактларның дөреслегенә дә бер үк дәрәҗәдә таянып эш итә Болар янына укучы күңеленә тәэсир итүнен эмоциональ чараларын зәвык һәм чама хисен үлчәп-исәпләп бирелүен дә кушкач, романнын укучыларнын күпчелеге тарафыннан җылы кабул ителәчәгенә шик калмый. Бер яктан халыкның тормыш-яшәү дәрәҗәсе, шәхеснең җәмгыятьтәге урыны һәм икенче яктан иҗтимагый тәртипләренең гаделсезлегеннән разый булмау егерменче йөз башы татар әдәбиятында, прогрессив язучылар иҗатында ачык чагылган иде. Бу конфликт шәхес һәм социаль тирәлек, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләргә дә күчте. Йөз елдан сон әлеге көрәш янадан кабатлана Әмма башка күләмнәрдә, башка масштабларда Тик фарс халәтенә генә төшмәскә иде Интеллигенциянең бу могтәбәр вәкиленә караш-мөнәсәбәт бүген Пушкиннар, Толстойлар, Горькийлар, Фадеевлар, Такташлар, Жәлилләр заманындагыдан бик кайтыш—анын үз авторитеты-абруе да бик әлләкем түгел Хәзерге этапта югарыда санап үткәннәргә тиңләшерлек асыл затлар барлыкка да килә алмый торганнардыр, чөнки җәмгыять укымышлыларга һәм талантлыларга зур ихтыяҗ да, кирәксенү дә тоймый Монысы инде җәмгыятьнең чирле икәнлеген раслаучы шактый шомлы дәлил. Элеккеге Россиядә капитализм, һәм бераз сонрак, социализм шартларында хөкемдарлар әдәбият-сәнгать чараларының халыкка тәэсир итү көченен зур булуын яхшы аңлаганнар: әдип-художникларны ничек тә үз якларына тартырга, үз идеологияләренә хезмәт иттерергә тырышканнар Бүген исә иҗатчылар хезмәтенә салкын мөнәсәбәт, битарафлылык иҗатчыларны һәртөрле дотацияләрдән, дәүләт ярдәменнән мәхрүм итү—зур һәм төзәтә алмаслык хата. Бүгенге художник, әлбәттә, хакимият басымыннан азат—ул анын кулына карап түгел, ә халыкка, укучыларына, тамашачыларына карап иҗат итә Димәк, ин алгы планга халык ихтыяҗлары, халык таләпләре мәсьәләсе килеп баса. Монда халыкнын югары зәвыклы булуы да бик әһәмиятле—һәм моңа омтылу әдәбият-сәнгать әһелләренең изге бурычларының берсе дип элек-электән саналып килде. Ә гамәлдә без нәрсә күрәбез0 Бүген ил күләмендә әдәбият-сәнгать белән алыш-биреше булмаган, әмма шуна охшатылган, якынайтылган бик күп төрле чаралар аша (“сары" матбугат, суррогат “әдәбият”, шоу-кичәләр) укучыны, тамашачыны зәвыгыннан яздыру өчен бик күп эшләнә Ягъни халыкны зәвыксыхпандыру сәясәте үткәрелә—электрон каналлар аша ана сугыш, үтереш, суеш, авыз-борын җимерү, көчләү, әхлаксызлык, тотнаксызлык, порнография күренешләрен күпләп күрсәтеп, боларнын барысы да гадәти хәл дип кабул итүгә күнектерәләр. Ә зәвыксызлар өчен чын әдәбият, югары сәнгать дигән нәрсәләрнең бөтенләй кирәге дә калмый Тик бер генә таләпләре бар аларнын авторларга: безне башка дөньяга алып китегез, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән арындырыгыз, уйлатмагыз, көлдерегез дә ял иттерегез Һәм авторларыбыз шуларга бик тә ярарга тырышалар Шулай булгач, кем кем артыннан бара сон? Кем кемне тәрбияли1 Инде саннары азаюга йөз тоткан югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итүчеләргә килсәк, алар бүген тәрбия фронтының иң соңгы позицияләрен саклап, чигенүче солдатлар кебек арьергард сугышлары алып барырга гына дучар ителгәннәр Күрәбез ки, монысының элеккеге гуманистик әдәбиятка хас булганча, алгы сызыкка басып, яхшылык, гаделлек өчен көрәшкә чакыру яисә көрәшү идеаллары белән әлләни уртаклыгы юк. Бүген безне ике генә нәрсә борчый канлы тарих янадан кабатланмасын да, милләт инкыйразын ничек тә кичектерәсе иде Ә сез геройлар дисез!? Юк, бүген без, әдәбиятчылар, алегә, ышыккарак барып, яраларны ялаштырып, ямаштырып ятучылар хәлеңдә. “ Яраларны ямаштырып ята идем далада ” (X. Туфан) “Кайт!” дип язган хатлар да юлга чыкмаган әле Шулай да актык өметләребезне өзеп үк бетермәскә иде. Тагын шул прозабызга әйләнеп кайтыйк. Бу өлкәдә бик тә эзлекле эшләп, нәкъ үз сүзен әйтергә теләүче һәм әйтә дә белүче әдипләребез алай да бар әле Язучы Тәлгат Галиуллин яшәешебезнең кайсы якка табан кыйшаюын, көнкүреш нормалары-тәртипләренен кай тарафларга авышуын, шуларның эчке механизмын бөтен нечкәлекләрендә тоя һәм бу турыда гыйбрәтле, мавыктыргыч, тәэсирле итеп яза да белә. Ул әле генә криминаль дөньянын күп серләрен ачкан трилогиясен тәмамлады ("Тәүбә”. "Элмәк". “Төнге юллар”) Адәм баласы якты дөньяга җинаятьче булып тумый. Әмма әйләнә-тирәбездә аны бозык, тайгак юлга азып керердәй күренешләр тулып ята. Башка шартларда кеше булып китәрдәйләр дә жинаятъ җәтмәләренә уралып, йә кешелек сыйфатларын югалтып бетерәләр, яисә үзләрен якты дөньядан мәхрүм итәләр. Бу әсәрләрдә дә адәм баласы чыга алмаслык капкыннар тозагында каза Җинаятьчелек даирәсенен серләрен, тәртипләрен яхшы белеп, күпләрне үз көенә биетеп, азарнын көчле һәм зәгыйфь якларыннан оста файдаланучы Сәет Сакманов та киллер пулясыннан дөнья куя Кыек, төнге юлларда йөрүчеләрнең һәммәсе дә. иртәме-соңмы хәйләкәр исәп- планнары чәлпәрәмә килгәч, ярык тагарак алдында утырып калалар Мәңгелек табигатьнсн мәһабәт бөеклелеге каршында кешеләрнең алдашуга корылган ыгы- зыгылары мәгънәсез, кирәксез һәм буш булып тоела: “Сирәк болытлар аша шадра күренгән ай җир базаларынын кыланышларына исс-акылы китеп, күктә йөзүен дәвам итә. Айга ни. ул—мәңгелек, ә нәзберек күбәләктәй адәм балаларына гомер бер генә бирелә, азгынланып, явызланып, гөнаһлы пычракка батып, шул кыска тормышларын матур итеп уздыра да белмиләр Адәм телен белсә, ай кинәшләрсн бирер иде дә. нурга коендырудан үзгә һөнәре юк шул аның". Башлыча реаль, рациональ һәм төгәл тасвир тарафдары Тазгат Галиуллиннын зур әдәби хезмәте анын әнә шундый лирик-фәлсәфи, хәтта кайберәүләр әйтмешли, экзистенциаль рухына тиешле нокта куючы аккорд белән тәмамлана Шулай итеп, бу трилог иядә адәм баласынын барыр юлларындагы тагын бер тупигы ягыш, килеп терәлгән, чыга алмаслык почмагы күрсәтелә Әлбәзтә, һәр даирә, һәр төркемнең һәр катламнын үз каһарманнары яисә шуңа дәгъва итүчеләре була. Әдәбият дөньясында андыйларны да заман геройлары дип атарга момкинмс икән сон? Заманасы шундый булгач, момкиндер. мөгаен. Тик әле без караган очракта мондый персонажларга мөрәҗәгать итү герой проблемасын чишәргә омтылудан бигрәк, нигездә иҗтимагый яшәеш халәтен, заман сурәтен, төсмерләрен, билгеләрен ачу. күрсәтү функциясен башкара булса кирәк Анысы да бик кирәкле әйбер Ни өчендер, Тәлгат Галиуллин әсәрләре белән танышканда үзем шәхсән сәеррәк, унайсызрак тойгылар эчендә калгалыйм Бу икейөзлелек. аллашу згоистлык күренешләреннән туеп бетәм. китапны бер якка ыргытып, тизрәк яктырак. сафрак дөньяга чыгып китәсе килә башлый Юк шул Котылып булмый Китап битләрендә генә түгел, чынбарлыкта да шулай икән бит Кая таба тәгәри бу җәмгыять' Тазгат Галиуллиннын әсәре әнә шул бозыклыкны, череклекне күзләребезгә төртеп күрсәтеп кисәтүе белән дә әһәмиятле Бу авторның ижат мөмкинлекләре һич тә детектив, маҗаралы, криминаль романнар кысаларына гына сыймаганлыгы яхшы билгеле Тема, жанр кысаларының мәйданның тарлыгын язучы үзе дә тоя Менә шузга күрә дә әсәрдә урыны-урыны белән сүз уйнатуга корылган гаҗәеп эпизодлар, лирик яисә фәлсәфи гомумиләштерүләр, юморга бай гыйбарәләр балкып ала. Әмма әдип күнелснә дә хуш килгән мондый мизгелләрдә ул озак юанып тора алмый, жанр таләпләренә буйсынып, янадан детективлык сукмакларына кереп китәргә мәжбүр буза Мәкаләбезнең бу төшендә без тирән фикерле һәм сәләтле прозаигыбызның амплуасы маҗаралылык белән генә чикләнмәвенә ишарә ясарга һәм алга таба анын таланты прозаның башка өлкәләрендә дә тиз арада ачылачагына өметебез һәм ышанычыбыз зур икәнлеген лә искәртеп үтәргә теләдек Мәгълүм ки. галәмдә кеше яралганнан бирле анын жаны. анын күнелс дигән мәйданда бер яктан залым, явы нык һәм икенче яктан яхшылык, игелеклелек арасында аяусыз көрәш бара Бу мәңгелек бәхәс, мәңгелек бәрелеш азе Чыннын. әле Ялганнын вакытлыча җиңүенә китерә Көрәш сүнми дә. туктамый ла Тик Тукайлар заманында да. безгә мәгълүм чорларда да Ялганнын күбрәк тантана итүен күреп, күңелләр әрни Бу хәл хәзерге әдипләр күнслен дә сыната Шагыйрьләр драматурглар турында әйтеп тә торасы юк (алар турында башкалар язарлар әлс). Прозаикларыбы з да гаделсезлек күренешләренә һич тә битараф түгелләр Миргазинн Юныс. Зәки Зөйнуллин. Айдар Хазим. Рабит Батугза. Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамои, Факнл Сафин иҗатларында миллөтпәрвәр рухлы персонажлар байтак очрый Кеше күнелс өчен көрәш эпизодлары Мәдинә Маликәңа ("Алтын ятьмә ». Нәбирә Гыйматдинова ("Икебезгә дә авыр"). Зиннур Хөснияр (“Терсәк сугышы"). Азат Вергазов (“Йөрәк җыр сорый") кебек язучылар иҗатында да чагылып үтә. Исемлек тулы түгел. Болары—әлегә күземә ташланганнары гына. Теләк-дәгъваларыбыз да бар. Бәлки прозаик-әдипләргә инде замана сукмакларында адашып, тилмереп йөрүчеләрне сурәтләүдән арынып, көчле рухлы, яхшылыкка таба әйдәп баручы геройлар турында яза башларга вакыт килеп җиткәндер? Вәзгыятебезнең бүгенге халәтендә мескеннәрне кызганудан, адашканнарны яклаудан да бигрәк актив, көчле герой концепциясе кирәгрәк икәнлеген әдипләр үгтәре дә акларга тиешләр. Үз халәтебезгә сукранып, зарланып, "йоклаганбызмы, үлгәнбезме?” дип утырыр чаклар узган бит инде Укучы яхшы хәтерли торгандыр үз вакытында совет әдәбияты хезмәт каһарманнарына дан җырлау, ил. халык мәнфәгатьләренә багышланган хезмәтне олылау белән нык шөгыльләнде Хәзер ни өчендер бу тема иҗатчылар өчен кызыксызга әверелде, хәтта аны көн тәртибеннән бөтенләй төшерделәр үк шикелле Юк. ялгышканбыз—реалистик традицияләрдән көч һәм дәрман алып, әдәбиятта үз иҗат стилен, үз юнәлешен эзләүче әдипләрнең китапларына гына мөрәҗәгать итәсе икән. Камил Кәримов әсәрләре безне аеруча шатландырды—"Ком сәгате" һәм "Сакау күке" романнарыннан торган дилогиясен күздә тотабыз. Бу әсәрләрнең түрендә нәкъ менә үз профессияләренә чөкиббәннәр. тормышның бөтен матурлыгын, ямен фәкать үз һөнәрләрендә генә таба алучылар утыра. Болар— җир катламнарын тишеп, бораулап, артезиан коелары ясап, халыкка чиста, саф. тәмле су эчертүчеләр. Әдәби сүзнең, телнең, җөмлә, фразаларнын яңгырашына гаять сизгер Камил Кәримов теманың колачы, тормыш материалынын әһәмиятеннән тыш сүзнен ассоциатив күпмәгьнәлелеге. символ төсмерләренә байлыгы кебек мәсьәләләрне дә истән чыгармый. Суның чисталыгы, мөнәсәбәтләрнең гүзәллеге, әхлакый сафлык—бу янәшәлекләр әсәрнең идея-эстетик уйланышында һәм эшләнешендә нык сизелә, һәм автор, әсәр барышында әнә шул гүзәллек тойгысын даими һәм тигез саклый, бар бөтенлегендә һәм камиллегендә сурәтли алган. Әсәр үзәгендә торучы Фазыл образында заманыбыз героенын. дөресрәге, кешесенең бик күп характер билгеләре һәм сыйфатлары чагылып уза. Күпләр биредә үзләрен, үз хәлләрен, көнкүрешләрен дә танып алырлар, мөгаен. Таркалган гаиләләр, йорт-җирсез көн итүләр, эш урынында кагу-суккалаулар—әйтегез, боларны кемнәр кичермәгән дә. кемнәр башыннан узмаган мондый хәлләр?1 Халкыбызнын күркәм бер сыйфаты—аны эт типкесенә калдырсалар да. беркайчан да күнелен төшермәс, үз җаен үзс көйләп, ситуациянең ниндилегенә карамыйча, тормышның кайсы да булса, бер ягыннан ямь-тәм табып, һәрбер яна туган көнгә куанып яши бирер! Фазыл да шундыйлар токымыннан. Аның иң гүзәл сыйфатларының берсе—үз һөнәренә—артезианчылыкка бирелгәнлеге Кое бораулаучылардан калган тәгәрмәчле вагоны барында Фазыл югала торган кеше түгел Әкәм-төкәм кабырчыгын хәтерләтүче шушы оясында ул гомер буе рәхәтләнеп яши алыр төсле Ул биредә үзен хуҗаларча иркен һәм ирекле хис итә. Бу символик һәм шул ук вакытта тормышның үзеннән алынган сурәтне әдипнең унышлы бер табышы дип билгеләргә мөмкин булыр иде Әмма әсәр белән якыннанрак танышканда мондый мәгънәле бизәк-сурәтләргә шактый еш юлыга башлагач, татар прозасында кабатланмас яна бер стиль барлыкка килгәнен күреп сөенәсен. Камил Кәримов сюжет вакыйгалары артыннан куып, бар булганын рәткә тезеп, кабаланучылардан түгел. Ул һәр эпизод, һәр күренешнең, ситуацияләрнең оригиналь, кабатланмас сурәтен таушалмаган җөмләләр, ачык буяулар белән сурәтләргә ярата Әсәрләрендә кат-кат кайтып, әйләнеп укырлык сәхифәләр, сурәтле картиналар очрап тора Каиберәүләргә алда китереләчәк чагыштыруым бәлки артык купшы, бөек һәм пафослы булып тоелыр—әмма мин соклануымны яшерә алмыйм: безнен Камилебез дөнья һәм рус әдәбиятындагы күренекле сүз осталары Ярослав Гашек. Илья Ильяф. Евгений Петров. Юрий Олеша. Исаак Бабель. Андрей Платоновлар сызган юллардан атларга омтыла Бу. әлбәттә, әлеге авторыбыз шул шәхесләр дәрәҗәсенә инде күтәрелеп җитте, дигән сүз үк булмаса да. тәэсирле сурәт төзү алымнарында, җөмлә-фразаларнын рельефлы, калку, үтемле сурәтлелегсндә. нечкә, нәзакәтле юмор үрнәкләрендә ниндидер уртаклыкны сизми мөмкин түгел. Чыннан да. “һәр чагыштыру аксый" дигән акыллы гыйбарәне дә истән чыгарырга ярамый торгандыр, тик әдәбиятны аңлаучылар мәгълүм шартлылыкка да юл куючан булалар Ярый, алай булса, күз житмәс биеклекләрдән аз гына түбәнрәк төшкәндәй итик. Хәзер ике авторнын әсәрләреннән ике өзек китерәбез—игътибарлы укучы алар арасындагы бәйләнешне, якынлыкны бәлки үзе үк чамалар "Авыл кышка әзерләнде. Язгы сулар идән астына төшмәсен өчен өи тирәли казыла торган ерганакларны тирәнәйтеп, урам ягындагы багларны томалап, абзар коймасы белән кәрниз арасындагы ярыкларга абага тутырып, туфраксаларга балчык өстәп, яна өйләрдә икенче кат тәрәзәләр куеп, искеләрендә рам араларын сылап, халык үзеннән-үзе әкрен генә кышка кереп бара иде Өлкәннәрнен төрле ырымнарга карап, гел раштуа суыкларыннан гына торган кырыс кыш вәгъдә итүе елдан-ел кабатланса да, авыл әзерлек чараларын киметми, кар яуганчы ук итекләр бастыра, озын балтырлы йон оеклар бәйли, затлы шәлләр өчен Ырымбур кәҗәләреннән таралган мамык зрли". Һәм тагын бер өзек: “Кышнын беренче ае терлекләрне тинтерәтә торган салкын җилләре, явымсыз- чәчемссз кырыс болытлары белән крестьянны тәмам аптыратып узганнан сон. январь башыннан кинәт карлы-буранлы. сулышка жинел һәм күзнен явын ала торган йомшак кыш керде. Чана юллары тәмам утырды, кешеләр барасы җирләренә гамьсез чыгып китә башладылар" Тормышнын рәтен белеп, халык тәҗрибәсен үз акылына кушып көн итүче татар крсстиәненсн холкы-карашыннан язылган мондый охшаш сурәт-картиналардан замандашыбыз Камил Кәримовнын кем традицияләренә табынуын, яки. һич булмаса, кем эзеннән атларга тырышуын тиз шәйләп була торгандыр Өэекләрнсн беренчесе—анын үзенен "Сакау күке" әсәреннән алынган булса, икенчесе мәшһүр әдип Фатих Хоснинен “Утызынчы ел” романыннан китерелде Әлбәттә, биредә сүз турыдан-туры иярү яисә бср-бсрсннс кабатлау хакында бармый. Шулай ук, охшашлыкны аерым алымнар, язу үзенчәлекләренә генә дә кайтарып булмый торгандыр Мәсьәләмен үзәге—геройлар сайланышында, хәтта милли геройнын характерында дисән дә була. Кайча(ынла беркат лылык кебек тоелган гадилек, эш-хезмәт дип жан ату. башкалар мәнфәгатен дә. үземнекен дә истән чыгармау, булдыра алганча, ил-көн каршында абруй саклап, гаилә иминлеге. тигезлеге дип тырышкан булу—мондый сыйфатлар бу икс язучынын төп геройларын бер-беренә шактый якынлаштыра. Һәм. әлбәттә, китерелгән текстлардан күренгәнчә, бигрәк тә хуҗалык мәсьәләләрендә алдан хәстәрлек, габигать-ананын җаеннан торып, анысынын капризларына да көйләнеп. Нужа бабаймын теләсә нинди кискен кыланышлиры каршында да югалып калмыйча, бары үзен дөрес дип тапкан сәясәтенә тугрылык саклау—күркәмлекләреннән бигрәк, халкыбызны гасырлар аша исән- имин үтәргә ярдәм иткән һәм бүгенге көнгә китереп житкертән. аны саклап калган сыйфатлар иде Әмма мондый рухи ныклыкка һәм гармониягә һәркем ирешә алмый шул Шул исәптән Фатих Хөсни һәм Камил Кәримов әсәрләрендәге конкрет геройларда Тормыш, язмыш дигәннәрен гел алар уйлаганча гына бармый һәртөрле язылган һәм язылмаган тәртипләр, әйләнә-тирәдәге хәлләрнең тискәре йогынтысы, я змыш маҗаралары алармы төрлечә талкый, тукмый һәм ахыр чиктә адәм батасы ялгыша, егыла, сызза Азмы-күпме булган өметләр, идеалларын, сызган планнар һәм тормышындагы тигезлек, гармония юкка чыга Мондый фаҗигаләр хакында язарга да әдипләрнсн тулы хокуклары бар Әнә шул рәвешчә, без фараз иткән уртаклыкны, икс чорнын икс әдибенем иҗатларында шактый ачык итеп күреп була икән Үлара уртаклыкны Фатих Хоснинен дә. Камил Кәримовнын да реалистик детальләргә үтә дә игътибарлы мөнәсәбәтләрендә, халкыбызның тел җәүһәрләрен, байлыгын кадерли, хөрмәтли белүләрендә, җанлы юмор, җор күңеллелекме яшәү көнкүрешнең җанлы өлеше итеп санауларында да табарга мөмкин Шөкер, шушында без татар реалистик прозасының бер юнәлеше генә булса да. ышанычлы кулларга күчеп баруын күреп, сөенә алабыз. Ә инде проза диңгезебезнең башка топкегләрендә«с казанышларны— I алимжан Ибраһимов. Шәриф Камал, Фатих Әмирхан. Әмирхан Еники. Рафлил Тохфәту.глин. Әхсән Баянов. Мөхәммәт Мәһдисв. Айдар Хәлим кебек мөхтәрәм әдиаләрнен стильләре рухындагы гүзәл әсәрләрне дә кадерләп, үз матурлыкларынла өйрәнергә, бәяләргә, ал арны милләтебез рәвсшс-яшәешенә чит-ят булган һәртөрле агымнар белән буташтырмыйча, шулар халәтенә төшермичә, әрәм-шәрәм илен бетермәскә иде Безнен инануыбызча, татар әдәбиятының, аерым алганда, әле генә тәмамланган гасырның икенче яртысында ирешелгән казанышлары тарихта үз урыны, үз вакыты булган ирреалистик импрессионизм, экспресионизм. экзистенциализм, неореализм кебек агымнар белән бәйләнмәгәннәр, ә милли реалистик күренешләр җирлегендә үсеп чыкканнар. Дөнья әдәбиятыңдагы саташу, сызлану, эшсезлектән һәм үз-үзенне кая куярга белмичә, гел илаһи серлелеккә омтылып, тормышнын үз хакыйкатеннән һәм реальлегеннән ваз кичкән хыялый геройлар җиргә береккән татар укучысын бүгенге көндә кызыксындыра да. шатландыра да алмыйлар Ничек кенә булмасын, реалистик нигезендәге әдәбият заман укучысы өчен якынрак булып кала бирә, һәм бу әдәбиятнын да үз яналыклары, үз ачышлары, үз табышлары бар. тик аларнын исемнәрен, атамаларын, категорияләрен әллә каян читтән түгел, ә милли әдәбиятсәнгатьнен үз җирлегеннән табасы иде. Шулай ук бу урында мөгьтәбәр әдәбият белгечләренең кайбер хезмәтләрендә авангардизм әсәрләрен әдәбиятнын гел гүзәл казанышлары рәвешендә тәкъдим итү. күңелдә, ким дигәндә, гаҗәпләнү һәм сәерсенү уята. Шунын белән бергә, бүгенге заманда әдәбиятыбызда модернистик рухтагы әсәрләр туа алмый, дисәк, без дә хаклы булмас идек Заманалар болганган чакларда адәм баласы авырлыктан, михнәтләрдән котылу, чыгу юллары эзләп, мистикага, илаһилык, сихерчелек галәмәтләренә килеп сыена, газиз җанын тынычландырырлык кайбер факторларны шулардан эзләп тапмакчы була. Мәсәлән, язучы Зөлфәт Хәким "Гөнаһ" дип исемләнгән романында “зур җинаять кылдым, дустымнын һәм гаепсез кешенең үлемнәренә сәбәпче булдым”, дип гомер буе гасабиле, үкенечле уйлар эчендә интеккән героеның эчке халәтен, күңел тыпырчынуларын дөнья әдәбиятында кин таралган экзистенциализм дип йөртелүче агымга хас алымнар,—кабатланучан эчке монологлар, кайтып-кайтып искә төшерүләр, сюжетның үзенчәлекле корылышы ярдәмендә уңышлы хәл иткән. Шул ук авторның "Курку” исемле повесте да шушы тезисны раслап тора. Язучы Әхәт Гаффар да күп еллар дәвамында модернизм юнәлешендә кызыклы эзләнүләр алып бара. Анын “Язлар моңы” драмасы. “Олы юлның тузаны". ' Бодай бөртеге һәм тегермән ташы”. “Богау” романнары, хикәяләре һаман да ирреалистик әдәбиятның нечкә төсмерләрен аңлый һәм анлата-анализлый белүче әдәбият белгечләренең игътибарын көтә. Андый белгечләр бездә бар. Мәсәлән, әле күптән түгел генә шушы юнәлештә актив эшләүче галимәләребездән Дания Заһидуллина мистика һәм мифология элементлары катнаштырып язылган бер әсәргә—Галимҗан Гыйльмановнын "Албастылар" исемле яна повестена—журнал битләрендә шактый әтрафлы, кызыклы анализ ясаган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, модернизм күренешләрен бәяләүгә, яна модага санап кына, анын асылына, философиясенә төшенеп җитмичә, алынырга ашыкмаска кирәк. Моны әнә шундый, сәләтле, вәкаләтле белгечләр генә эшли ала. Гомумән, тышкы бизәкләр, очраклы детальләр, элементлар буенча гына һәртөрле агымнарнын әдәби процесстагы әһәмиятен, урынын объектив бәяләү, билгеләү мөмкин түгел Мәсәлән. Марат Әмирхановнын “Тояк эзе" исемле яна романында төп героинын саташулы һәм юрасан юш килә торган төшләре бирелгән икән—бу факт үзе генә әлеге роман авторының реалистик прозадан читләшүе хакында сөйләми. Бу— очраклы бер бизәк кенә. Ягъни стиль, метод, агым кебек катлаулы категорияләргә әсәрнең яисә әсәрләрнең барлык параметрларын искә алып, комплекслы анализ ярдәмендә генә якынлашып һәм аларга дөрес бәя биреп була икән. Шулай да бүген безне тикшеренү—өйрәнүнең юнәлешләре, ракурсларыннан да бигрәк, әдәби процесска илтифатсызлык, битарафлык борчый Нәтиҗәдә бик күп ижади ачышларны, аларнын кыйммәтен, әһәмиятен әдәби җәмәгатьчелек һәм китап сөючеләр белмичә-сизмичә дә калалар. Ә үзебез яңалыклар көткән булабыз Заманалар үзгәрә-үзгәрә ди торгач, үзебезнең холык-фигыльләребез дә алышынып, үзгәреп, бозылып бетте бугай инде, һәр туар көн бер-бер яңалык китермәсә, нәрсәдер җитмәгәндәй. Ходай бирмеш көн бушка узып киткән сыман тоела Ә бит дөресендә, өстәп-өстәп өелгән үзгәрешләр, яңалыклар тормышыбызга да. күңелебезгә дә гел шатлыклар, бәхетләр өстәп кенә тормый,—киресенчә, үзебезгә калганда, түгәрәк дип санап йөргән дөнъяларыбызнын бу үзгәрешләрдән әле бер чите, әле икенчесе кителеп төшкәнлеген күреп, уфтанырга гына кала Әдәбият дигән өлкәдә дә хәлләр шундыйрак. Монда да яңалыкка кытлык юк Заманаларыбызның рухы шундый—хәзерге укучы сенсацияләр, табышмаклы сюжет. мистик сурәтләр, үтә жетс бизәкләр ярата ул. дигән булып ижат итүче каләм әһелләре күбәя бара Һәр заманмын уз чире дигәндәй, бу хакыйкатьне юкка чыгарып та. андыйлар белән кирәкмәс бәхәскә кереп тә булмас ахыры Тик шулай да күнел элеккеге әдәбиятны, салмак, талгын агышлы, ихлас әсәрләрне, итагатьле, тыйнак һәм шау-шусыз яшәү гадәтләренә күнеккән геройларны сагына икән Бәхетебезгә күрә, әле мондый әдәбият күренешләренең дә бетеп житмәгәнлеген ачыкладык. Мәсәлән, язучы Әмиржан Мотагтапов—әнә шул классик типтагы реалистик проза тарафлары Кайберәүләргә бу исем бәлки бигүк таныш та түгелдер Автор үзе Актанышта яшәп ижат итә Беренче хикәяләре дистә еллар элек пәйда булып. "Казан утлары". "Аргамак" журналларында дөнья күрсаләр дә. ничектер, әдәби жәмәгатьчелек күзеннән читтәрәк торып калганнар иде. Ә инде гасыр бусагасыннан Әмиржан Моталлапов хәйран ук саллы әдәби багаж белән килеп керде. Соңгы өч ел эчендә генә дә ул "Без—Актанышлылар" дигән очерклар китабын һәм “Үзеннске—үзәктә". "Яшьлегем кайтавазы" исемле повесть җыентыкларын бүләк итте Әмиржан Моталлапов—жир кешесе, авыл кешесе Геройлары да гадиләр, гадәтиләр Андыйларны ул туган якларында—гүзәл Актаныш. Агыйдсл буйларында очраткандыр, бәлки табигать төбәгенең гүзәллеге, жанлы шигърияте дә шушы прозага сеңгәндер Әсәрләр белән танышканда шул кешеләрнең олпат сабырлыкларын да. хис-куәтләрсн, шашкын йөрәк хисләрен, вакытында тыеп, тыйнак һәм мәгърур булып кала белгән гали затларнын олылыгын, мәкле мәгънәлелскләрсн дә тоясын Аларлан үз күнелснә дә яшәү шатлыгы иңгәндәй була тормыш юлларын узганда җаваплылык, анын мизгелләренең кадерен-кыйммәтен белү, башкаларны да хөрмәт итү. кайгырту кирәклеге хакында да уйлана башлыйсын Әдип үзенең геройларын артык катлаулы, маҗаралы хәлләргә куймый да сыман, әмма аларнын тормышларындагы, язмыш сукмакларындагы мизгелләргә кдрасан. күңелдә байтак кына гыйбрәтле уй-фикерләр. нәтиҗәләр туа Бу хәлиткеч мизгелләргә геройлар бөтен узган гомерләре тәҗрибәсе, сабаклары аша килаләр икән. "Яшьлегем кайтавазы" дигән повестьта карт профессор Ниязнын поезд вагоны купссында үткәргән берничә көне һәм шунда яшьлеге елларынын шаһитс. злеккеге студенты Нурия белән очрашуы икссснсн дә алдагы язмышларын бәхетле якка борып, хәл итеп куя Сәләтле, хезмәт сөючән. яхшы күнелле бу затларга язмыш гел елмаеп кына тормаган: гаилә бәхетләре дә тулы булмаган, ә хәзер инде бөтенләй ялгыз, ярдәмчесез калганнар Шулай да инде өметләрне өзеп, картлык халәтенә аяк басып, инде гомерләрне булганынча түгәрәкләп, йомгаклап куярга дип торганда Язмыш дигән нәрсә үземе, әллә авторның геройларына теләктәшлеге бик кочлегә күрәме, тегеләр, сыңарлыктан котылып. Зодушка әкиятсндәгсчә. кинәт кенә башлы- күзле булалар да куялар Мондый могҗизага ни әйтәсең’ Бер карасан. әлбәттә, җитмеш яшьлек галимнең һәм илледәге проводница ханымнын шулай бср-берсен тиз аңлап кавышулары әллөки гаҗәпләндерми дә Тик шулай да бу төштә төп хикмәт автормын иждди карашлары яисә, тагын да зуррак итеп әйтсәк кре.икы белән бәйләнгән сыман Бәхеткә лаеклылар бәхетле булсыннар, яхшы кешеләрне бәхет кошы чзггләтеп үтмәсен Әйе. тормыш көзләренең дә отышлары була. Бүген зур һәм әһәмиятле темалар бар Киләчәгебез өчен борчылучы әдипләр өчем ни зур тема—ул, әлбәттә, балалар һәм яшьләр күнелс Заманында, бер акыл иясе ата-аналарга карап, болай дип язган "балаларыбызны, сабыйларыбызны артыграк сосп. бозабыз бугай, дип хафаланмагыз—сез алармы алда ниләр көткәнлеген белмисез бит дигән. Шушы гаять тә тирән мәгънәле сүзләр язучы Рәшит Бәшәр әсәрләрен кулыма алгач, искә төште Ни кызганыч, гаять тә үзенчәлекле стиль иясе, балалар дөньясын үз матурлыгында ача белүче б> адипнен иҗаты әдәбият галим-голәмәләре кермәгән өлкә булып кала бирә Әле лә ярый, укучыларына игелекле, әдәбият әһелләрен пропагандалауда үтә эшлекле Мәйдан журналы бер рәгкә тезеп. Рәшитнең 8 повсстын бастырып чыгарды "Ачык капка "Миләш". "Яшел поезд '. "Акбалык". Иртәгә дә яшисе бар". Бер өйдә җиде кеше". Минем әтиемне сугышта үтерделәр' Адашкан кош тавышы Шушы тупланма белән танышып чыккач, шактый катламы һәм каршылыклы уйлар осрмәсс астында калдым ин беренчесе-ничек сон мона кадәр бу кызыклы да кайчагында калкерәк тә һәм шулар янында \к тетрәндергеч, авыр фаҗигале хәлләрне дә сыйдырган иҗат деньясыннан нәмәгълүм булып йөрдем икән'’ Хәер. монысына жавапны шактый тиз таптым—ул, укымышлы булып саналсак та. бетмәс- төкәнмәс наданлыгыбызда һәм. гел үзебез, дип кенә йөреп, яныбызда гына күкрәп үсеп килүче бай иҗат үсентеләрен, шулардан мәгърур күтәрелгән ижат биеклекләрен, киңлекләрен күрмичә, санламыйча, битараф калуыбызда Монысын кимчелегем дип үз өстемә генә алсам да. әйләнә-тирәмдә дә "мин беләмлек дәгъвасы ун-унбиш склад" икәнлеген күргәч. Рәшит Бәшәр кебек талантларның җәмәгатьчелек игътибарыннан бер читтә, күләгәдә калып килүе бигүк гаҗәпләндерми дә башлый Әдәби күренешләргә бәя биргәндә һаман да элеккеге идолларга табыну өстенлек итә. Күңелсезрәк уй-хисләрне кайчак башкалары алмаштыра—болары чын әдәби хәзинә белән танышканда гына була торган ләззәт, шатлык һәм канәгатьлек хисе Рәшит Бәшәрнен иҗат дәрьясына чумгач, хатирәләр, истәлекләр янарды. яшьлегем, балачагым елларына, элеккеге дусларым янына кайткандай булдым. Гәрчә үземнен дөньяга күзләрем бераз башкарак чорда ачылса да.. Ә Рәшит Бәшәр күбрәк узган гасырнын илленче, алтмышынчы, җитмешенче елларындагы татар авыллары күренешләрен, кешеләрен сурәтләргә ярата. Әмма бу күренешләрне гомумкешелек проблемалары яктылыгында ачарга тырыша. Рәшит Бәшәр язмаларыннан тагын шул аңлашыла: ул әдәбият дигән олы кыйтганы тагын да вакларга, төрле өлешләргә, кисәкләргә, темаларга, жанрларга бүлгәләп, аннары үз кишәрлеге яныннан, үз ызаныннан гына атларга теләми— әдәбият аның өчен үзеңне Кеше, Шагыйрь һәм Рәссам икәнлегеңне белдерү, раслау чарасы. Әмма бу әдип, иң беренче нәүбәттә—балалар язучысы. Ул балалар дөньясын искиткеч яхшы белә—анын әдиплек таланты, әйткәнебезчә, нәкъ шушы сфера- тирәлектә калку ачылып килә. Әмма иртәгә Рәшит Бәшәр башка өлкәләргә күчеп, мәсәлән, олылар тормышынын җитди, әхлакый, фәлсәфи мәсьәләләрен чын художникларча күтәреп чыга икән, моңа гажәпләңмәскә дә була—чөнки бу ижатнын нигезенә гаять зур көч салынганлыгы сизелеп тора. Һәм ул ин изге максатларга юнәлдерелгән: мөнәсәбәтләрдә гаделлек, яхшылык, аңлаша, килешә белү, табигыйлек элек-электән халкыбызда яшәп килгән сыйфатларны торгызу, җәмгыятьтә көннән-көн ныграк тарала баручы икейөзлелек, явызлык, рәхимсезлек күренешләреннән арыну Әйе. "әдәбиятта герой проблемасы" дигән зур мәсьәләгә заманның һәм жанлы әдәби хәрәкәтнең агышын, йөрәк тибешен, зур һәм кечкенә борылышларын, уныш- ачышларын, табыш-югалтуларын искә алмыйча кагылырга мөмкин түгел икән. Тик зур казанышлар турында сөйләшергә иртәрәк әле. Бүгенге хәлләребез, эшләребез Габдулла Тукай әйткән замандагы кебегрәк: Бара милләт зәгыйфь, абныр-абышиас. Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. ...Сатучылык итә бездә мөхәррир. Әдип исме аңар таглыр-тагылмас. Мәкаләбез рухына якынрак туры килә төшсен, дип "милләт", "мөхәррир" кебек атамаларның мәгънәләрен бүтәнчәрәк—киңәйтебрәк яисә тарайтыбрак аңлаткан булып кыланасы да юк.Әле шагыйрьдән дә туры, үткен һәм күзенә карап дөреслекне әйтүче тумаган. Шулай шул: әгәр дә милләт үзе салмак атлый икән, анын әдәбияты-сәнгате дә шуннан артыгын тизләнә алмый Ә артыгына әдипләр үзләре дә дәгъва итмәсәләр. өмет тулы күзләребезне кемгә төбәргә кала?