Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭҢГЕР ЯЗМАЛАРЫННАН

На т’рги> нкшноч кайне чуэыки поэзия стоит " Ссмеи Липкин Юктан бар булган бәндәләр җитди төс белән, көлмичә, сәер уеннар уйныйлар, хикмәт асылын белмичә: Бу дөньяның тәү ташында шигьриит басын тора, беркатлы җыр күлмәгендә, серле йөзен яшереп, хикмәтле уен кора. Сүзлән башланган бу дөнья, һәм бетәчәк сүз белән... Исрафил сурын өргәндә шәфкать белмәс йөз белән... Бии йолдыз алдында йолдыз, бнн ярсу агымда кондыз, бии төнге учакта ут. бнн храмда пәйгамбәр Дауыт. Елый канаты сынган кош, елый ана бәби бишеге буш. елый табан астында каты таш. елый аулакта алданган туташ. Елый яшь килен сагына йорт-илен. Елый кыз бала яшьлеген картлар ала. Елый нр-егет сөйгәне ятка кала. Шамил АНАК < 1928) иииыйрь. тнрҗсч,»чг. гягщ>. Лмико/п. р\г клюрпи,» лннья кург.ш книн.ыр ( Г.ип ч1А/хы/)һ1 ч,и\пм' 'Еяроп»уртасыннанретэргяж' "Гыйная габын һ 6 ) ангоры Няшкорттиая яши Зәңгәр канатлы, кичке изгелекле яктылык! Кабердән карагандай карап калам артыннан. Бәлкн. бу—иң соңгы кичем, рәхмәт сиңа гүр картыннан. Рәхмәт сиңа—һәр йотым, син биргән тере суың өчен, рәхмәт-икмәгең, тозың өчен, рәхмәт—эссе маңгаема баскан кулың җиләслеге өчен, талгын искән җилеңнең җиңел иләслеге өчен, рәхмәт—тын авазларың догадай укылган өчен, рәхмәт—элпә күлмәгең җилдән, яңгырдан тукылган өчен... Я то знал. что чюбая росинка—слеза " А. Тарковский. Колак салып, кырда үләннәрне тыңладым, һәм үләннәр скрипка кылы кебек чынлады, могҗиза күргәндәй табигатьне күзләдем, җырлаганда үлән арасында нәни чикерткә, аваз белән төснең тәңгәллеген эзләдем. Белдем шуны: һәрбер чык бөртеге—күз яше. күбәләкнең канатында җәйгор җемелди; дүрт якны да күрә энә бурының челтәр күзе— һәм барсында яши пәйгамбәрнең утлы сүзе. Хакыйкать сүзендә күрдем чынлыкның үзен, ялган, хәйләләрнең ачтым чын йөзен, ләкин күреп, белеп кирәгеннән дә артык, бәлки күргән, ишеткәнмендер ярым-ярты. Аның каравы, кимсетмәдем туган җирне, таптап сындырып рәнҗетмәдем үләннәрне, авыр сүз белән искә алмадым үлгәннәрне. Кабул итеп җирнең икмәген, җирнең суын, тигез карадым агачына, кошларына, җирдә яшәгәнемдә, җирдә эшләгәнемдә иңнәремә ятты элпә күк гөмбәзе һәм йолдызлар коелды ачык учларыма. Эссе көндә су коенган сусылу, су асты патшасының иркә балдызы, хыялланып утыра таш өстендә яп-ялангач. япа ялгызы. Нн гамьнәре бар аның, ник ул моңсу, җир егетен киләме әллә сөясе? Агач артына качып, күзли аны чат мөгезле урман иясе. Ә сусылу сары чәчен тарый, елык-елык итә алтын тарагы... Яңа заманнарны хәтерләтеп, самолеттай оча су өстендә энә карагы. Авылда Телем монда гамәлдә әле. Сүзләр килә борыннан тамгалы кыя ташлардан һәм бабайлар җырыннан. Сүзләр кануны катгый - буйсынмыйлар беркемгә: сүзләр киләләр, китәләр бу тик алар иркендә. Курыкмагыз. тел ул үлми. Бар шундый тын урыннар анда яши әле һаман иң борышы ырыннар.' Уйлый идем элегрәк: баскычлар илтә диеп йолдызлы үргә. Ялгышканмын илтә икән алар ай-кояшсыз карашы гүргә. Аңлашылмый миңа бу каршылык: янәш тора биеккә түбән. Әйе. аңлау кыен түбәнлекне, йолдызларга тигәндә түбәң. Икесе дә бер үк тар баскычта үлемсезлек белән ят үлем. Кем соң белә, бәлки, нсмем калыр илдә, бәлки җилдә очар ак көлем? Фатиха бирегез, сез. бөекләр, аяк басам соңгы баскычка кулым сузам, куркып һәм тартынып, үлемсезлек серен ачар ачкычка. Чынлап кына баксаң, гомер ахырында шул ачыла: без үзебез хакында ярты сүз дә язмаганбыз икән. Иң дөресе, үзебезнең чын йөзне күрсәтергә базмаганбыз икән. һәм безгә без булып күренгән нәрсә без түгел, нибары шәүлә икән. Инде беләм: аргамаклар көткәнче әкрен генә үз җаеңа җәяүлә икән!