Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР

Бик җентекләп укып чыктым мин Солтан Шәмсинең "Казан угларьГнын 7, 8, 9 номерларында дөнья күргән “Күк капусы ачылса" дигән фәнни хезмәтен Уку барышында аным ачыла барып Галәм киңлеге уч төбендәгедәй төсмерләнде. Рәхмәт шундый тирән әсәрләр белән безнең ише авыл агайларын Хакыйки гыйлем юлына аяк бастырганыгыз өчен. Авылда чакта ук мин кайдадыр чын гыйлемнең иң югары баскычында торучы кеше барлыгын сиземли идем. Шуларны эзләптер инде Туфан ага Миңнуллинга, Фәнис иптәш Яруллинга хат юллаганым да булды Казанга килгәч. Равил Фәйзуллин әйткәндәй "көндез фонарь тотып Бауман урамында кешеләрнең йөзләрен яктыртып" йөргән беренче кеше дә мин идем Күп кенә академиклар, язучылар белән кул бирешеп сөйләшергә дә насыйп итте Ходай. Ләкин күңел дәфтәремә Зөлфәт Хәкимнән башка исем язылып куелмаган Үземнен мәкаләләремне чыгарган басмаларга гына язылу гадәте бар миндә. Июль аенда нигәдер (?) “Казан утлары” журналын киосктан сатып алдым. Күзгә бер якты йөз чалынды. Солтан Шәмси икән, һәм шунда ук авторның “Рухи күтәрелеш юлына аяк баскан кешеләргә кирәкле материалларны Тәрбиячеләребез үзләре китереп бирә .” дигән юлларны укып киткәч журналны ни өчен сатып алганлыгыма төшендем. Мин үзем фәрештәләр дип аталган ниндидер илаһи көч булышлыгында яшәгәнемне тоемласам да, "татар тотып карамыйча ышанмый” дигән принциптан чыгып, аларны һәрвакыт күз алдыма китерергә тырышып карадым. Ирешелгән мәгълүматләр аша аларны канатлы бала формасында да, кояш нуры итеп тә күрмәкче булдым. Илаһиебезнен “Казан утлары”н кулыма китереп тоттыруы минем икеләнеп торган фикерләремне куәтләү йөзеннән булган икән Бу әсәр мине Коръән тәгълиматларыннан тагын да өскәрәк күтәреп дөньяга янача карарга ярдәм итте. Назынфжан ХӘМИТОВ, Казан. Хөрмәтле "Казан утлары"! Мине бу хатны язарга нәрсә этәрде соң? 2004 елгы “Казан утлары" журналының 3 нче санында басылып чыккан “Япон татары" повестен укыдым мин. Ул, белгәнегезчә, безнең Салагыш авылы турында язылган. Әллә үзем Әгерже районы Салагыш авылында туып-үскәнгәме, бу әсәр миңа бик авыр тәэсир итте Аны бик күпләр укыгандыр. Салагышлылар да укымый калмагандыр. Белмим, кем ничек кабул иткәндер, ләкин мин бу әсәрне укыганнан соң, үземне ниндидер бушлыкта кебек хис иттем. Күңелдә бик авыр тойгылар калды Нәрсәгә нигезләнеп язылды икән "Япон татары" повесте'7 Анда язылганнарны дәлилли торган фактлар каян алынды икән автор тарафыннан'7 Шулай ук начар микәнни сон безнең авыл, аның кешеләре'7 Вахит ага Имамов мине гафу итсен, ләкин мин аның белән килешеп бетмим. Авылда мәчет төзелгән, ачылган елларда мин Салагышта яши идем әле. Мәчет ачылу тантанасында мин дә катнаштым. Анда “япон татары" Таминдар әфәнде үзе килмәгән иде Ә повестьта “хаҗи мәчетне күргәч, йөрәгенә ябышып" егылды диелә. Безнең авыл мәчетен мин бер дә ямьсез димәс идем. Ул клуб каршында түгел, авыл ургасындарак ____________________________________________________ үзәк урамда иман нуры сибеп тора. 1992 нче елда ук ачылган булса да. бүрәнәләре бүген дә өр-яңа бураныкы кебек, сап-сары. тип-тигез. Манарасы' да кыек түгел, бик матур, ерактан сәлам биреп тора. Дөрестән дә, Таминдар әфәнде мәчет төзетергә дип җибәргән акча бик күп булган Ләкин ул акча турыдан-туры Салагышка түгел, Алабугага күчкән һәм. акчаны үзвакытында ук ала алмаганлыктан, аның бәһасе төшкән Ул сумманы күчү белән үк ала алган булсалар, мәчет төзергә генә түгел, авылга юл салдырырга да җиткән бульш иде. дип сөйләделәр авылда. Алабугадан акчаны күчерү артыннан йөргән кеше хәзер инде мәрхүм, шуңа күрә мин сезгә үзем белгәнне генә әйтә алам Мәчет ачылу тантанасына килгән кешеләрне дә бик ямьсез тасвирлаган автор Анда дуңгызлар ияртеп чыккан исерекләрнең булганын хәтерләмим мин Бәлки, бүгенге татар авылларындагы әшәкелек, эчкечелекне күрсәтергә теләгәндер Вахит ага. Чынлап га. хәзер татар авылында да дуңгыз асрау, эчүчелек баткагына кереп чуму күренешләре бар. Моны берничек тә кире кагып булмый. Шулай булса да, иманым камил, татар булган кеше мәчет ачылу тантанасына исерек хатдә чыкмас Әдәбиятта "гротеск” бар инде, язылганнар беркадәр "күпертелгәндер” Ничек кенә булмасын, бу әсәр миндә начар фикер калдырды. Гафу итегез, ләкин аны бик күп кешеләр укыгандыр, аларда безнең авыл турында нинди тәэсир туганын чамаларга була. Минем бер хезмәттәшем дә миннән "Шул повестьта язылганнар дөресмени'*” дип сорады Әллә авылдан читтә яшәгәнгәме, үз туган авылыңны бер дә начар итеп күрсәтәсе килми икән Андый ук начар түгел ул безнең Салагыш. Ярый, хагымиы тәмамлыйм Ачуланмагыз, бу сүзләрне сезгә җиткерми кала атмадым Хатымны Вахит агага укытырсыз дип ышанып катам. Әгәр теләсә, ул мина җавап язсын. Мин түземсезлек белән аннан хат көтәм