Логотип Казан Утлары
Роман

ҮКСЕЗЛӘР

аяз белән Лениза язылышканнан сон озак та үтмәде. Ленизанын абыйсына майор дәрәжәсе бирелүе, аны Түбән Камага күчерүләре турында беленде Анда бишьеллыкның зур төзелеше башланган, шуңа анда ниндидер идарә оештырганнар, ди. Нефть-химия комбинаты салалар икән. Абый кеше Шаязны гаражына алып керде Ул түгәрәк, ягымлы, матур йөзле, киң җилкәле. Анардан ниндидер ышанычлылык, төплелек сизелеп тора иде. Лениза әйтүенчә, ул тыштан мәһабәт, эчтән бик кырыс икән Шулай икәнлеге аның тәгасн сөйләшүеннән дә тоела ише. Менә. диде. “Москвич"ны сезгә калдырам. Пока доверенностъ белән Аннан күз күрер Син һәр эшкә җаваплы карый торганга охшагансың, таянырга була Бу машинаның төзеклегенә гарантия инде Ризамы'’ —Ә үзегезгә?—диде Шаяз, бу кешенең кинәт юмартлануына ышана алмыйча. Әллә шаярта, әллә сынар өчен әйтә —Анда минем персональ машина —Лениза каермадымы?—Шаяз һаман мона ышанып җитмәвен шул сүзләр артына яшерде — Без туганнар,—диде абый кеше, кырыслыгын бер дә сиздермичә - Проето шундый җай чыкты. Саклап Йөртсәк, машина әйбәт але Бары уноч мен ара үткән —Ул машинанын арткы ишеген ачты да. тәрәзәсе кырыендагы кнопкасына басып, кире ябып куйды Шаязнын машинага кы зыкканлыгы кыяфәтенә чыккан иде Һәр ир-атнын чынлы машина инде Ләкин Шаяз хыялының канатлары күптән сындырылган, тапталган иде Ул хыялын машинага хәтле очыртып менгерә алмый иде —Әллә алырга йөрәгең җитмиме?—Абый кеше хәерхаһ төстә хормәт белән кеткелдәде. —Безнең семьяга кушылдың—исәп-хисаптан котылдың, дигәндәй —Ленизанын бирнәсе шикелле була инде бу. ә?—Шаяз югалып калмас очен генә шулай әйтте Әрсезлегем сизелмәсен дип. тыныч кына кст-кет көлеп торды Ул үзе тир түгеп тапмаган әйбергә бер дә кызыкмый Бушка килгән нәрсәдән тайчыма Иң шүрләгәне—бүтәннәргә бурычлы булып калу иде. Бурычлы булу—кал булу инде ул .[нанмы /янны Ю смия —Курыкма,—диде абый кеше, Шаязнын кыюсызлыгын сизеп —Машина төртеп, мине үз кубызларына "папанскийга” биетерләр дип шикләнәсен. бугай. Әйе, хатын-кыз каршында сынган чакларын булыр. Хатын-кыз усалланды. Аларда права күбрәк. Лениза минем сенел горур, чибәрлеге белән дә һавалы. Үзенчә булырга ярата. Сигезне бетергәч, әнигә буйсынырга теләмичә, өйне ташлап чыгып китте Эшкә керде, кеше почмагында яшәде Кичкедә укыды. Ир-ат: “Лениза, син гүзәл, кояш кебек нур чәчеп торасын”,—ди-ди аны үсендерде Бу шәһәргә күчеп килеп тә семьяга кайтмады. Горурлыгына зыян килә, имеш. Үзе эшләп, үзе юллап фатир алды. Чибәрлеге дә роль уйнады булса кирәк. Башта начальнигы белән дус кына булдылар. Ләкин гайбәт зур көчкә ия бит. Араларыннан кара мәче узды.. Абый кеше Ленизаның элек эшләгән жирендә начальник белән булган мажарасын өстән-өстән шудырып сөйләп алды. Аннары Шаязга төбәлеп „ —Син Ленизаны каты тот,—диде, көчле йодрыгын төйнәп — Йомшаклыгыңны сизә күрмәсен. Башына менеп атланыр... Холкы үзгәреп тора. Кайчак бик акыллы була, ә икенче вакытта—жил баш —Ул үз туганы турында бик үк яхшы булмаган сүзләр ычкындыруына уңайсызлангандай, машинанын арт тәгәрмәчләренә аягы белән типкәләп алды. —Сез инде моны безне кайгыртып әйтәсез,—диде Шаяз, абыйга ярыйсы килгән шикелле. —Именно! Молодец, аңладын!—Абый кешенен тавышында шатлык сизелде. Ул, Шаязнын учына жиз алкалы ачкычлар салды, машинага доверенностьны бирергә дә онытмады. Шаязнын җилкәсенә кулы белән җинелчә шапылдатып алды да, гаражлар арасындагы сукмактан китеп барды Шаяз гараж ишеге төбендә уйланып басып торды. Кинәт шундый хат килеп чыгуына ул әзер түгел иде. Соны ничек булыр икән?—дигән уйлары миендә бөтерелде. Шайтан, яхшылыкны да тыныч кабул итеп булмый Ярар, алда күз күрер тагын, ди-ди, үзен тынычландырырга тырышты. Гаражны бикләде дә өйгә керде. Ишекне ачуга, каршысына Лениза очып килде, кулларын чәбәкли-чәбәкли —Абый безгә машина бирә! “Москвич”ын безгә калдыра!—дип. кычкырды. Шаяз, кулын алга сузып, ана учын ачып күрсәтте —Менә!—диде. Лениза чыдап кала алмады, жиз алкалы бер ачкычны алып күзтәренә китереп карады, аннары Шаязнын учына кире куйды. —Сина бирнә итеп бирде, син бирнәле кәләш!—дип шаяртты Шаяз Лениза тузган чәчле башын кыегайтып, аңа сынап карап тора башлады —Абый белән нәрсә турында сөйләштегез, ә? —Юк, берни турында да түгел,—диде Шаяз, һаман шукланасы китеп. —Абый минем гайбәтне саткандыр әле? Ул туган дип тормый Каты кылана. __ —Юк. юк,—диде Шаяз, бу хакта сүзне озайтасы килмичә. Ленизанын йөзе яктырды. Кәефе күтәрелде. Ул чытлыкланып иркәләнергә тотынды. Шаяз исә чишенде, юынды. Әзер өстәлгә утырдылар. Ашадылар, чәй эчтеләр. Лениза үзенен элекке гозерен тезә башлады: —Кайчан Әлмәткә күчеп киләсен? Синнән башка мин бер көн дә чыдап тора алмыйм Ну, калын тиреле аю кебек син, Шаяз. Нигә бер сүз дә әйтмисен? Бик акыл иясе булып тынлап утырасын? —Лениза.—диде Шаяз,—белеп торасын бит. әти бик каты авырып ята. Чәчү ин кызган вакытта ничек эшне ташлый аласын? Әйдә, үзен безгә килеп яшәп кара булмаса Көн дә иртән машина белән эшенә илтеп куярмын. Алып кайтырмын. Ничек уйлыйсын? Ана жавап итеп, Лениза борынын гына җыерып куйды. Шаяз стенадагы сәгатькә күз төшереп алгач, кузгалды. “Москвич" белән тизрәк авылга кайтып күренәсе килә иде. “Юк,—дип Лениза торып басты һәм ике беләге белән Шаязнын муеныннан кочып алды —Мине яратмыйча җибәрмим... “Ну, кызый,—ди Шаяз, башын як-якка чайкап. Ана ничек карыша аласын инде? Шушы тикле ак гүзәл кулларда таш та йомшарыр Шәһәрдә коммуналь йортларга газ колонкалары кую бара иде Болар йортына куеп та киткәннәр икән Лениза тиз генә душ кереп чыкты Иненә озын йөнтәс халат кына элеп, чәчләрен бигуди кәтүкләренә чорныи-чорныи йокы бүлмәсенә атлады Карават кырыена утырганда чабуы ачылып матур йомры ботлары күренеп торды Шаязнын әллә кай төшләре кайнарланып, кызыша башлады Лениза карватка менеп чалкан ятты —Син мине бүген озаграк яратырга тиеш,— диде, челтер-челтер көлеп —Артыкка китсә бал да ачы була башлый —Шаяз ла шаяруны кабул игеп шулай диде —Яратудан туя алмыйм —Нәрсә татлы, шул зарарлы, диләр —Шаязнын шаяруы йөзенә чыкты — Әнә шикәр дә татлы Күпме кеше шикәрне күп кулланудан сырхаулый — Ну. чагыштырдын! Ярату бөтенләй башка Бераз яратышкач. Лениза татлы ынгырашып алды һәм күзләре йомылган килеш мәрткә киткән кебек тынсыз ятты. Ике-өч минуттан күзләрен ачты Тагы сөйләшә башладылар. —Мин.—дип пышылдады Лениза, халат чабуларын аяклары белән кысакыса,—мине яратканны гына ярата алам Яратмаган агачына кош та оя ясамый. —Хатын үзе яратмаса. ир аны ничек яраттыра алсын? Коч белән яраттырып буламыни? —Көч белән түгел, ә яратып яраттырырга кирәк. Хатыннын яратуы ирләрдән юра Ярату бит икс яклы — Ленизанын тавышы өйрәтү тонында иде. Ул иренә ярату ликбезс уздыра иде сыман —Ягъни, уртак?—дип куйды Шаяз. юри акларга тырышкандай Чөнки болар барсы да уен. яшьлек шуклануы булып тоела —Ике як га үзен яраттыра белергә тиеш? Шулаймы? — Шулай да. шулай да түгел.—диде Лениза, чыннан шаяруга күчеп Үзен яраттырасы килеп. Шаязны кочаклый, тарткалый башлады —Тукта, аңлатып бетер әле,—диде Шаяз. хатыннын ак кулларын муеныннан ала-ала. —Менә мин гыйшык тотып сина бардым Әйе бит ’—Ленизанын күзләре озын керфекләре астында елык-елык килеп алды —Бу әле тышкы ярату Рухи гына. Рухи гыйшык күпкә бармый, бетә Рухины "физик" ярату алыштыра. Ягъни син мине "физик" ярату белән үзсннекс итәргә тиеш! — Юк. җир упсын. анлап җитмим.—диде Шаяз. Ленизанын күнелен төшермәс өчен елмаеп -Хатын-кыз катлаулы зат!—Ленизанын тавышында горурлык сизелде - Гормыш бит хатын-кызлардан башланган Хәзерге дөньядагы барча кешеләр хатын-кыз күкрәген имеп үскәннәр —Анысы шулай.—дип каршы төшәргә җөрьәт итте Шаяз.—әмма ләкин гормыш хатын-кызлардан түгел, ир-атлардан—Адәм атабыздан башланган кадерлем Ә Һаува анабыз анын кабыргасыннан яратылган, ди бит изге Китап. Шуна да ир-ат үз "кабыргасыннан" башка яши алмын бит инде Лениза бәхәсләшеп тормады Динне белмәгән башы белән ничек бәхәсләшәсен Нибары — Бабайлар сүзен сөйлисен.—дип. томса йөзен һәм ярату белән өретелгән күзләрен Шаязга юнәлтте Эшенә соңарасын, бар. диде, ике кулы белән анын күкрәгеннән этеп Шаяз ике кулы белән Ленизаны кочаклап алды күкрәгенең гыгы з катылыгын бар тәне белән тойды. Озак кына тәмләп үпте Минске булдыңмы?-диде шаярып —Синеке, синеке!—диде Лениза, тора башлап Шая з таркау хисләр, чуазган уйлар белән китте Лени заны акламассың бүген болай. иртәгә гегеләй Абыйсы каты тот дигән иде лә бит . ничек ана каты буласын “Катылык дигәктә бездә юк икте Ярар, бала тапкач, семья арбасына җигелгәч, басылыр әле " Утыз-кырык минутта кайтып житге. Авылга кермәде, мастерскойга да сугылмады, туры чәчүчеләр янына элдерде Аларнын эшләгәне һавага күтәрелгән тузан болытыннан шәйләнә иде. Корылык болай уктыр дип белмәгән иде, үз күзләре белән күргәч, эченә пошаман йөгерде. Барча нәрсәләрне оныттырды. Туфрак кибеп өлгергән Бөртекне тирәнрәк күмдерәләр дә бит, янгыр яумаса эш харап. Рәис безне судка тарттырыр, үзе читтә калыр. Вәзыйх та, мин дә тапланган биографияле кешеләр. Әх, сыек селитра сибеп чыксан иде, ләкин безнен андый агрегатлар юк Сон нишләргә9 Вәзыйх та бик борчыладыр. Кыр станында куна-төнә ята.. Юлга якын гына бер агрегат чәчүдән туктаган иде. Шаязны күреп, тракторчы йөгереп килеп житте. Ул бик ачу белән бүртенгән Нәрсә булды9 Тракторчы Имай шунда мина иске трактор бирдең, дип Шаязны аты-юлы белән тиргәп ташлады. Шаяз эндәшмәде. Әйдә, ачуын чыгарып бетерсен. Имай әллә ничә катлы итеп сүгенеп, эчен бушаткач, нәрсә ватылганын әйтте. “Муфта сцеплениедә” май кимегән һәм бер деталь кырылган..." Шаязнын машина багажнигы буш түгел иде. Ул таннан торып, Иван Мөхәммәтович ярдәмендә байтак дефицит детальләр юнәтте Иван Мөхәммәтович берәр кешегә хилафлык кылса, соныннан ана яхшылык эшли. Начарлыгын төзәтә. Бу эшне һич тайпылышсыз башкара. Әҗәтне артыгы белән кире кайтара. Монда да шулай эшләде. “Селхозтехника”га үзе барып, арт ишектән генә җибәрелә торган запчастьләрне алып бирде дә, кыр станына юнәлде. Анда Вәзыйх чәчкечләргә симәнә, ашлама салуны оештырып, барлап йөри иде. —Янгыр яумаса, мин беттем, парин,—дип уфтанды ул. Һәм стандагы йорт күләгәсенә чүгәләде. Кырынмаган иде. Ике көн кырдан кайтканы юк икән Шаяз аның янына чүгәләде. Вәзыйх сумкасындагы барометр приборына карап тора башлады. Шаяз күз кырыен шунда юнәлтте. —Кара, кара, угы түбәнгә шуыша түгелме сон монын9—Шаяз шатлангандай тавышын көр чыгарды, иптәшенең кәефен күтәрергә теләгәндәй.—Шуышамы, әллә... —Сизелмәслек кенә шуыша шикелле, шайтан алгыры!—дип куйды Вәзыйх, үртәлүле төстә. —Ярый, паникага бирелмик әле... —Теге янгыр теләнчесе дигән кош бар бит әле. Урманда һаман анын авазы: чик, чик, чик... Ул янгыр тамчысыннан башка су эчми икән Шуна һәрвакыт яңгыр теләп аваз сала... Шуның шикелле без дә янгыр теләнчесе булып беттек инде. —Авыл кешесе шул инде: җир кимерә, күккә карап тилмерә,—диде Шаяз. авыр сулап. —Солычаны бетерәм дип чәчүне сонарту ике теләйле,—дип зарын түкте Вәзыйх.—Иә пан, йә пропал! Юк, болай ярамый! Нигә без генә башны балта астына куябыз? Начальниклар кушканча чәчәргә, и бетте!—Анын чыраена үртәлү, гаҗизләнү, эчтән сызлану галәмәте чыкты —Әйтмәсән дә. Ел елга туры килсә, ни әйтер идең. Һәр ел үзенчә... —Һаман каршылыкка бару да ахмаклык инде,—Вәзыйх җиргә төкереп куйды. —Әмма барасын, бармыйча булдыра алмыйсың. — Без дураклар Табигать шулай яраткан Әһе-һе-һе!—Вәзыйх тагы сумкасындагы барометрга күз төшереп алды — Иртә чәчү һәр яктан әйбәт тә бит, шул каһәр солыча булмаса. .—Ул тәмам кайгыга баткан иде Шаяз анын "Москвич”ны күрүен теләгән иде. Бәлки әз генә мактанып аласы килгәндер. Юк, карамады, дикъкать итмәде. Ул арада нәрсәседер ватылган тракторчы килеп җитте. Багажниктан кирәкле детальне эзләп алдылар Майлы запчастьны газетага төреп трактор янына киттеләр Ул идарәгә эңгер-меңгер вакытында кайтып керде. Анда Ирек кенә иде, ана карчыга кебек ташланды. —Кайда тырай тибеп йөрисен?—диде, күзләрен усал елтыратып,—Ике агрегат туктап калган? —Ул хәзер идарәдә көч ала башлады, чөнки барысыннан иртә тора, эшкә булдыклы. Колхозны рәистән ныграк кайгыртучан булып бара. Шаяз анын каты бәрелүенә ачуланмады Ирек эш өчен борчыла иде. —Әлмәттән запчасть алып кайттым, ике тракторны да худка җибәрдем — Шулай дисән генә. —Ул каты бәрелүен кире алырга теләгәндәй елмайды, күзендә ачу очкыннары сүрелгән иде Ишек төбендә торган “Москвич”нын рәиснеке түгел икәнен тәрәзәдән күрде дә. шуна башы белән ымлап: —Бу кемнеке тагы?—дип. кызыксынуыннан тыелып кала алмады Шаяз сүзсез генә, минеке дигәнне аңлатып, күкрәгенә учын куеп алды Көнләшеп, бер-бер этлек эшләмәгәе дип. Иреккә дөресен әйтмәскә булды Анын чыраеннан беленде, ул Шаязга ышанмады —Горком списать иткәнне сатты,—диде Шаяз. датилләргә тырышып Ирекнен ирен кырыйларында ышанмау елмаюы яктырды —Йә шыттырма, алар частныйга сатмыйлар Колхозга биргәннәр инде алайса —Танышында кинаяле куаныч чагылып китте —Юк. лично үз акчамны түләдем. Әлбәттә, кыйбат түгел —Шаяз бик җитди кыяфәт белән ышандырырлык итеп әйтте Ирек башын як-якка селкеп торды, йөзендә соры күләгәләрнен күченеп әле бер. әле икенче битенә күчүе анын эчендә фикер көрәше барганлыгын сиздерә иде Ничек инде ышанычсызлык пичәте белән йөри торганнарга очсыэга машина тиклем машина саталар? Әллә барыш үзгәрә башладымы, авызын корт чаккыры? Шаяз бик нык арыган, хәтта әнисе белән сөйләшергә дә хале калмаган иде Кухняда ашап-эчте дә бүлмәсенә кереп ауды Ә янәшә якта әтисе белән теге ташбаш Фәтри дигән бәндә сөйләшаләр, бәхәсләшаләр Әти аны нигәдер кумый Фәбри әтине утыртуда катнашкан Гаебен ярлыкатырга йөриме әллә? Бал алып килә. Кесәсендә шешә була —Ул чактагы хәлләрне үзен дә бсләсен,—дип сөйләнә Фәтри. үзен чаклы тойган тавыш белән —Тикшерүче бугазга ябыша ул синен дустын, син аны якларга тиеш!—ди. Чын дуслар берсе өчен берсе тора белә Бергә ашап-эчеп утырганда ул тайпылышлы фикерләр ычкындыра идеме' Шундый сорау куя Мин әитәм, андый фикерләрен ишеткәнем булмады, дим Алдыйсын'— дип кычкыра сорау алучы. Димәк, син дустыңны сагасын. Дөресен әйтмичә, дуегынны батырасын. Анын гаебен арттырасын гына, ди Менә шулай мәче-тычкан белән уйнаган кебек минем белән уйный тикшерүче Аларда бит бер гаепсезгә—нульдән сине төрмәгә утырта торган хәйлә механизмы эшләнгән. Ул механизм шул тикле камилләшкән Ана каршы беркем дә чыдый алмый Жанны какшата торган сүзләр белән һөҗүм илә власть сине ашата-эчертә, укыта, яраткан зшенне эшләргә ирек бирә Ә син шул властька төкерәсең Әйе. әйе. битенә төкерәсең Менә синен үз ипләшен зурында дөресен сөйләмәвен сине хөрмәт иткән властька гокерү ул' Димәк, син ватаныңны яратмыйсын? Ватан—ана дибез Ягъни син газиз анаңны да санламыйсын... Әнә шундый намусны айкый торган сүзләр белән җанына тукына. Аләм баласының явызлыкка фантазиясе бик зур Тәрәккый иткән Мисал: без бер кешенен әшәкелек кылганын ишетсәк, шунда ук иоз процентка ышанабыз. Ни өчен? Чөнки үзебездә явызлык күп Ә кешенен яхшылыгы турында әйтсәләр, без ана ышанмыйбыз. Ни өчен? Чөнки күнс.лсбездә яхшылык бик әз Яхшылык бездә күбәя алмый, ник дисән. бсрәрсенә яхшылык итсен, үз башына тукмак төшә Ит изгелек—көг явызлык, ди бит халык. Тикшерүче һөҗүмен дәвам итә Шамкин фәлән җирдә фәлән дип әйттеме?—ди. Мин әитәм юк. дим Ул нәтиҗә ясый димәк, әйткән, ди Мимем сине яклау ышыклау позициясендә юрганымны сиз,» лә. бары», ым да кирегә юнәлдерә. Тагы әллә ниләр китереп чыгара. Тәмам башны бутап бетерә Һаман мине тизәк итеп калдыра Шундый хәлдә иптәшенне сатканыңны үзен дә сизми каласын —Юк, Фәтри, мин сине гаепләмим,—дип гыжылдый Шаязның әтисе. Теге һаман сөйли. —Синең мине гаепләргә, бәлки, хакың бардыр? Син—минем йөрәгемдәтөзәлмәс яра. Нигә безне бер-беребезгә дошман ясадылар9 Монардан кемгә нифайда9 Менә шул нәрсәне анламыйм, Закир. Бер-бсрсе белән ихлас дусныдошманлашырга мәжбүр итте. Юк, моны аек акыл кабул күрә алмый... — Кем гаепле, кем гаепсез икәнне аерып булмый, менә бәхетсезлекшунда,—дип куйды әтисе. Шаязнын ага кеше белән мөнәсәбәте юк диярлек. Алар сөйләшмиләр. Закир абый улымнын дәрәжәсенә, эшенә хилафлык китерә күрмим дип шулай эшли.#Чөнки белә, моны испкә алып торучылар бар. —Без ничек яшәдек?—дип, Фәтри сүзен дәвам итте.—Ялганны чын диписбатларга күпме көч сарыф иттек. Ялганлыйсын да, дөрес ялганладым микән дип куркасың. Дөрес ялганламаган булсам, нинди жәза бирерләр икән дип төн йокыларын кача. Гомер буе шулай. Ялганга җайлаша алмыйча газап чигәсен. — Шөкер, ул көннәр үтте, Фәтри!—диде Закир — Кешеләр иркенсулыйлар. Тоясынмы, ил нинди адымнар белән алга китте. Партиядә батыр йөрәкле чын кешеләр бар икән. Шуларга рәхмәт! —Гаделлек барыбер өскә калкып чыга. Майть якасына! Әйдә, тот, шунын өчен! 7 И дарәгә Лотфуллин керсә, тавыш чыкмый калмый. Эчүдән туктагач, бик эшлеклеләнеп китте ул. Эчкәне өчен аны партиядән чыгарганнар иде. Ләкин горкомда карарны расламаганнар. Ул безнен кеше дип яклап калдырганнар. Шуны кайтарырга теләпме, бик эшем кешесе булып йөри. Ул җыелышта сайравын ишетсәң, анардан аек, анардан эшлекле адәм юк дип уйларсың. Рәис, бухгалтер кәгазьләренә ышанып җитмичә, үзе чут салып тикшереп утыра иде. Лотфуллин аңа бәйләнергә тотынды. —Нишләп мина чөгендерне шул тикле күп куйдыгыз, ә? Үзем булмагач, ә? Үзе юкнын. күзе юк, дидегезме? —Туй үткәч дөмбергә,—дип, Вил Садриевич башын күтәрде.—Кыштан укбүленде бит. —Мина алай күп тиеш түгел. Һәрвакыт авыр башы мина. —Ул синен болын жир, чөгендерне кабырга басуга чәчеп булмаганын беләсен бит. Әллә юри ачу чыгарасын килә инде?—Рәис дикъкатен үз эшенәюнәлтеп, счет төймәләрен чарт-чорт итеп сал галап куйды. —Аны ничек эшкәртеп бетерим мин, ә? Шунда хикмәт . —Ул авызындагысигаретын иреннәренең бер кырыеннан икенче кырыена күчерде. Ябалакныкыдай керфексез күзләре зураеп киткәндәй булды. —Алайса, гариза яз,—диде Вил Садриевич. кискен генә.—Баш тарт.. —Синен инде миннән котыласың килә, беләм. беләм! Әмма чамала, үзеңне тәгәрәтеп куймасыннар, һе!—Лотфуллин канәгать төстә, ияген бер якка кыегайтып чөеп алды. —Һи—и,—диде Вил Садриевич, шатлыклы тавыш белән,—шушы үгезкамытыннан бушатсалар, мен рәхмәт әйтер идем. Лотфуллин. син горкомга минем остән жалоба яз: бу ат тарта алмый башлады, алыштырыгыз, диген. Сыйлармын үзеңне шунын өчен. —Йә, сүз паносы ясама, Вил Садриевич,—диде теге, күзләренкыскапап.—Күпме кешеләрне аударып ирешкән постыннан тиз аерылаалмассын. Юк! Нигә без бүрәнә аша бүре сугыштырабыз. Димәк, бакча кисү чарасын кулланырга мөмкин. Беркөн партактивта үзәктән килгән вәкил әйтте: бөек максат һәртөрле чараны да аклый, диде... —Жылы урынны ташлыйсын килми, ә!—дип, Вил Садриевич көлеп җибәрде Лотфуллин дә көлде, тик көлгәндә папиросы идәнгә төшеп китте —Чукынган татар син. Вил Садриевич,—диде Лотфуллин. рәисне яраткан тавыш белән Ул коридорга таба борылып, партком бүлмәсенә атлады Ишекгә бик йончылган кыяфәтле, начар гына киенгән бер хатын күренде Ул кыюсыз, чигә чәчләрен ашыга-ашыга яулыгына җайлый-ждйлыи рәис каршына килеп басты —Утыр. Сәрдә апа.—диде Вил Садриевич. хәерхаһ төстә.—Ни йомыш? — Беләсен. Вилдан туган,—дип. бераз каушаган тигезсез тавыш белән тезеп китте —Ирем әчә, балаларнын ашарына бетте —Ул оялудан бөрешеп калды, учын учка алып, кулын күкрәк турына кысты — Ирен нефтедә иде.—диде рәис, рәсми тонда —Эчкәнгә аннан сөргәннәр Тагы колхозга кайтып егылды Инде нишләргә? Син фермада бозау карыйсын. Эшенне мактап торалар Молодец! —Әдәс тә хәзер каравылда эшләп иори —Беләм Нигә һаман акылга килә азмый ул? —Аптыраш инде. Эчкәненә үкенеп, гарьләнеп жылый кайчак —Ярар, менә икс центнер бодай —Ул. бер бит кәгазьгә язып, хатынга сузды. — Рәхмәг. Вилдан туган,-диде хатын, оялчанлыгын җинә алмыйча — Безнекен, дим, дәваларга җибәреп булмасмы, ә? Үлә бит инде, дүрт база'* —Телиме сон? — Һи-и, теләмиме сон Үзе дә эчүеннән гарык ләбаса' Махмыр вакытларында үлемнән чүт кенә кала. — Моны авыл Советы, район комитеты оештыра Свердловскига җибәрәләр. Алты кешелек исемлекне районга тапшырдык. Анда Әдәс тә бар. — И. рәхмәт тошкере,—диде хатын, чыгарга чигенә-чигенә—Тизрәк булсыннар иде . Тегесе чыгуга кыяфәтеннән үк авыр тормышлы икәне беленеп торган икенче хатын күренде Җыерчыклы, карасу чандыр чырайлы Өшәнгән гәүдәле, тик күзләре кашсыз мәнгае астында тере нокталар шикелле көйриләр. —Безнен сыерны чирлегә чыгарганнар иде.—дип. ояла-ояла аваз салды ул —Балалар ризыхсыз калды Фермадан балаларга сөт арттыра алмассызмы' — И-и. апа. фермада сөт бик чутлы шул,—дип. Вил йөзенә чын үкенү- жәлләү чыгарды —Бер литр сөт кимесә, бюрога чакыралар М-м. әнә аерткан сөт алыгыз, пожалыста. ә? Кон саен ун литр Катыкка тук булырсыз ә?—Ул. хатыннын йөзендә ризалык, канәгатьлек яктысы шәйләп, ярты биткә рөхсәт язуы язып хатынга сузды. Тышта тарантас килеп туктады Аннан Вәзыйх белән Варис төште. Варис җилкәсенә капчык күтәргән иде —Тагы ватылдымы'.'—дип каршылады аларны рәис Варис ватылган детальне күтәргән дип белде —Күз тимәсен, барсы да сәгать кебек зшли.—диде Вәзыйх. тузанланган кепкасын башыннан алып кага-кага —Ай яктысында төнлә дә чәчтеләр Шаяз шунда калды —Хуп1— диде рәис, канәгать төскә кереп. Варис остаз өстенә капчыгын куйды Кырыйларын кайтара-кайтара ачты Анда өч соры йөнтәс йомгак кыймылдап ята. Энекәй генәм. бүре балалары' Яктыдан качарга игеп башларын яшерәләр Күзләре елзыр-елтыр көйри. Тук. ирәм күреназәр Кешеләр өстәл янына җыелдылар Вариска сорау белән төбәлделәр — Узган коз зәггтә шәйләдем мин аларны,—дип башлады ул Быел тагы күзгә чалындылар. Азалы-аналы Биш мунча Я1ына элдерәләр Әһә. мин әйтәм. оялары Еланлык ярындадыр Имән таяк алдым да киттем Ешкынлык, чытырман җирдән текә яр астына тар сукмак төшә Карыйм актарылган агач төбендә шушы йөнтәсләр әүмәкләшә Аяк тавышына эчкә кереп постылар. Гаякнын кәкре башы белән тартып чыгардым да- капчыкка! Ярдан тырматып мендем, як-якны күзәтәм. Фу, чурт, йөз метрлар ары агачлар арасында ике соры юан "түмәрләр'’ утырган Боларнын атааналары! Шүрләп кала яздым. Куркуымны җинәр. тегеләрне куркытыр өчен кычкыра, таяк белән куакларга сугарга тотындым. Ташланмагайлары дим Юк. кымшанмадылар да... —Нәкъ безнен татарлар кебек икән,—дип көлде кайсыдыр.— Аларнын балаларын чит-ятлар тартып алып китә. Кыл да кыймылдатырга куркып калалар... Ана кушылып көлделәр дә бетерделәр. Ата, бала мәсьәләсе, бигрәк тә милли вәзгыять нечкә, куркыныч тема иде. -Варис, сиңа колхоздан бер сарык тиеш!—Вил Садриевичнын кәефе килгән чак, чөнки чәчү эшләре жайлы гына тәмамлануга таба бара. Алдынгы механизаторга берни жәл түгел. Бигрәк тә Варис кебек риясыз ике кешелек эшләүчегә. Варис, елмаеп, рәхмәт әйтте. Ревком Мөхетдинов аны бухгалтериягә алып кереп китте. Бу эшкә протокол язылырга, имзалар куелырга тиешле. Варис бу жәнлекләрне бүген үк Әлмәткә зооүзәккә илтергә Мөхетдинов белән килеште. Барсы да киткәч, эчке уйларыннан рәиснен чырае сытылды, кашлары йөнтәс күбәләк кортын хәтерләтеп маңгаенда бөгелгәләде. —Бу Лотфуллин белән нишләргә инде?—диде ул, гаҗизләнгән төстә — һаман канга тоз сала.—Ул амбар кенәгәсендәге графадан карады да чут сала башлады. Ә Вәзыйх: “Нигә бу хакта минем фикерне беләсе килә икән9 "—дип уйлады. Бая әйткәләшкәндә Лотфуллин ана: —Үзеңне урыныннан өшкетмәсеннәр, һе—диде. Бу исә рәиснен йөрәгенә барып тигән булырга тиеш. Герой исеме алырга омтылганда ул урыны өчен бик куркып тора иде. Вәзыйх бер сүз дә әйтмәгәч, рәис үзе сүзне ялгады: —Безне “ежовый руковицада” тоту өчен район аны яклый, ә? —Ихтимал,—дип куйды Вәзыйх.—Аны өлкән брат ярата. Теге елларда органнарда эшләгән, ди. Рәис ана ачуланып карады. Вәзыйхның сөйләү тоны ана ошамады, авырткан чуанына тигән кебек булды. Бу мәсьәләдә үзенен дә гөнаһсыз булмавын шәйләргә мөмкин иде. —Сина органнарда эшләгән һәр кешенен кулы пычранган күренә, ахры,—диде нәфрәтле күзләрен алартып,—Үзен укыган кеше, механизмны белмисен. Аппараттагы кеше шестерня. Тешләре белән икенче шестерня тешләренә тоташкан. Ул өченчегә. . бергә генә әйләнә алалар. Арадан бер шестерня әйләнми торса шунда ук порошок булып уала Кайсы шестерняны гаепли аласың? Һе! Халык арасында сөйлиләр: Вил белән Таһия идарә тирәсендәге яшь белгечләрне рәис урынына исәп тотмыймы дип бик нык тикшерәләр, ди Вәзыйхны да бик озак сынадылар. Карьерага омтыламы, юкмы? Таһия психологик якны күзәтә. Алар Вәзыйхның эшләрен күрмәмешкә салындылар. Чәчү җирләренә туфрак бонитеты буенча план-картография эшләүне, агролабораторияне худка жибәрү кебек хезмәтләрен чутка алмадылар. Эшенә битарафлык сизеп тору бик авыр ул. Әмма Вәзыйх рәнҗетелүгә күнеккән инде, исе китмәде. Бераздан аның карьерага кызыкмый, рәис урынына омтылмавын чамалагач, хезмәтләрен телгә ала башладылар. Вил район газетасына мактап мәкалә чыгарттырды Әмма ихлас булмаган икән. Теге чакта Вәзыйхны эштән алгач. Вил Садриевич бу хат белән шунда ук килеште. Эче беленде Вәзыйх кебек грамоталы, эшчән, булдыклы кешенең ерактарак булуы хәерле ана. Герой исеме алырга комачау итүе юк түгел. Әнә шулай карьерист кеше үзе тирәсеннән булдыклыларны читләштерә Бернигә дәгъвасы булмаган хөрәсәннәрне үзе тирәсенә ияләштерә. Райкомда, Авыл хуҗалыгы идарәсендә, колхоз, сельпо идарәләрендә дә шундый вәзгыять... Эш мәнфәгате күз алдында тотылмый. Ә менә ни кызыл Зәйнагов һәм чуар йөрәкле Үтәгәнев Вәзыйхның эштән алынуы белән килешмәделәр. Чөнки эш интересын алга сөрәләр иде. Ә Вилдә бары карьера кайгысы пына. Нигә бүләкләр вәгъдә итеп кешене боталар икән? Вәзыйхнын районла күргәне бар, бүләк дип маньякка әйләнгән затларны очратасын. Рәис Шаязны да күп сынады. Анын карьера эшләргә омтылышы сизелә иде. Эшчән, төгәл. Һәркемнән иртә торып эшкә тотына. Ләкин анын минуслары бар холкы йомшаграк, кешене жахти Өстәвенә биографиясендә дә чатаклык бар... Юк, дип Шаязнын үзенә конләш була алмавын ачыклады рәис. Аны эш аты итеп файдалануны ният итте Һаман вәгъдә ителеп торган Хезмәт Герое исемен эләктерер өчен Вил Садриевич колхоз ләмкәсен жене өзелерлек булып тарта бирде Тизрәк бирсеннәр иде инде Нигә сузып, желеген суыралар9 Ул ихлас күнел белән тырыша бит. Колхоз күп кенә күрсәткечләр буенча өченче урында бара Вәзыйх рәиснен кыяфәтенә карагач, аны жаътәп куйды һәм беркатлыланып — Вил Садриевич. берәр чатаклык килеп чыкса, мина гына сылта?— диде. Аһ. ялгыш рак ычкындырды ВәзыИх. Ә гамәлдә рәис һаман шулай эшли, Вәзыйхны, Шаязны. Варисны гаепләп калдыра Моны белмиләр дип йөргәндер инде Менә рәиснсн шул астыртын эшен Вәзыйх уйламастан фаш итте кебек Рәиснсн йөзенә кара сызыклар типте, бик каты тетеп атар төсле гоела иде, борын яфраклары селкенә, өске ирене борынына таба күтәрелеп дерелди башлады. Ләкин яшен яшьнәми калды, ишек ачылып, анда Сәрия гәүдәсе алга сузылды. —Вил Садриевич, Авыл хуҗалыгы идарәсеннән, срочно телефонга!— диде ул бусагадан атламыйча. —Сәрия, без икебез дә монда юк. кыр станында!—Вил Садриевичнын чырае җитдиләнде, мәшәкатьләргә кайтты. —Һаман ялганлыйм. Вил Садриевич?!—Сәриянен йөзе чытылды —Дипломатиягә өйрән!—Рәис кулын селтәде. Сәрия ишекне япты. Кемнеңдер аяк тавышы ишетелде Ветсанитар Мотыик икән Ул ишектән үк: —Теге сыерның,—диде,—ите әйбәт чыкты Механизаторларга бүлеп өләшергә кирәк Иртәгә бозыла башлар? Алар сөйләшкән арада Вәзыйх тизрәк ишек ягына атлады Вил Садриевич белән Үтәгәнов коридорда очрашты. Эшләр турында сөйләшә-кинәшә, болдыр аша баскычтан төштеләр Үтәгәнов каршыдагы кибеткә юнәлде Рәис гагы нинди эшләр онытыла икән дип уйланып торганда, анын янына Чамай килеп басты (Исеме Сәмикь булса ла аны шулай агач йөртәләр). Әле иртә булуга карамастан, ул кызмача иде инде Вилнең беләгеннән тотып алды. Эре гәүдәле, зур башлы, үжәт маңгайлы бу кешедән болай гына котылыйм димә Чамай кыстарга тотынды — Вил Садриевич. телисенме, әйдә, коньяк белән сыйлыйм уэенне? Без күпме дошманлашып беттек ләбаса. Мировойга берне, ә? Юк. чын күнелдән. сине хөрмәт иткәнгә генә ..—Ул Вилнең беләген һич ычкындырасы түгел иде. —Хөрмәт итмисен, ялганлама, Чамай,—диде Вил. кырыс кына —Ни җомга, ни шимбә, көпә-көндез, эш өстендә сәрхушләнеп йөрисен. Колхозчыларны котыртып. Кешеләрне тәртнпссзлсккә өндәгән шикелле Юк. бернине дә котыртмыйм Мин премия алдым, сигез мен. бер кварталга. Шуңа күрә сине махсус коньяк белән сыйламакчы идем. Чөнки син мине колхоздан җибәрмәс өчен кан гартыштын Шулай бит? Тик мин барыбер киттем Менә хәзер помбур итеп күгәрделәр —Кулы куен кесәсенә тыгылды, аннан катыргы гышлы кечкенә книжкә чыгарды ла Вилгә сузды Вил катыргыны ачып, укырга тотынды Юри озак укый иде. Вакытны СУЗ.». анарчы бу зәхмәттән котылу сылтавы табылмасмы, йә булмаса берәрсе килеп чыкмасмы дип уйлый Чамай усал кеше, анын белән әчелешле булырга һич ярамый Үч алуы бар Болай да ул Внлгә эчендә үч йөртә булыр Шунын өчен йонын унай якка сыпыр.» торган мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. Вил озак укыды, книжкәнс иясенә сузып —Молодец, булдыргансың,—диде елмаеп.—Син алтын куллы бит, шуңа колхоздан җибәрергә теләмәдем дә.—Ул Чамайга салам кыстыра һәм йөзенә карап чамалый, салам кыстыру бата үзенә. Әнә хәзер ирен кырыйларында горурлык сызыклары пәйда булды. — Күпме киртәләр куйдын миңа каршы, районда барысы да синен алда биеп торалар иде бит. Әмма алар да ярдәм итә алмады Синекеннән көчлерәк куллар бар икән, шулаймы, Вил Садриевич! Хикмәт кулда гына түгел, теге заманнар үтте. Ә син һаман теге заман гадәтләрен куасын Син калдын, Вил Садриевич, ә поездын китте. Утыра алмадың, ә? Нигә эндәшмисен, гаепле кеше кебек. —Хәзер сезнен заман, хак әйтәсен, Чамай, хак,—дип, Вил аның сүзен жөпләргә мәжбүр булды. Сөйләшкәндә шулай бара инде Гәптәшен жаена ятсан хәерле. Бу сүзләр генә, эш түгел. Биредә теләсә ничек сөйләшергә мөмкин. Тик ике араны кискенләштерүдән качарга кирәк. Сүз-мүз өчен нигә кеше белән конфликтка керергә9 Ахмаклар гына бер сүз өчен чәчрәп чыгалар. Сүз сөйләнә дә бетә ул. Ә исерек кеше белән сөйләнә торган сүз—жил тек җил. Тот аннары җил коерыгын. —Әйе, хикмәт заман гамәлләрендә. Вил Садриевич. Минем сина һич тә ачуым юк. ышанасынмы? Эчтә ачу-үч саклап йөртә торганнардан түгел мин. Гәрчә үчләнергә нигезем булса да. Син бит минем братны утыртгын —Мин түгел, суд утыртты,—дип, ипләп кенә бүлдерде Вил. —Дөрес, суд утыртты,—ди-ди. Чамай йодрыгын авызына китереп ютәлләп алды —Ләкин алып калырга синен бер сүзен җитә иде. —Мин жәмәгатьчелек түгел, ул сүзне жәмәгатьчелек әйтсә генә... —Вил Садриевич,—дип бүлдерде Чамай —Ул сүзне әйтергә әле сон түгел, братны порукага алырга була. Закон бар, ә? —Жәмәгатьчелек эшне кузгатсын, мин каршы түгел,—диде Вил, ничек тә ышандырырлык тавыш белән. Әмма Чамайнын йөзендә ышанмаучылык чалымнары тагы да куергандай булды. —Син минем белән уйнама, Вил Садриевич,—дип куйды ул. кулын селтәп Вил эчтән чынлап та Чамайнын тәкъдименә каршы түгел иде Чамайлар эшчән, уңган кешеләр. Аларда ялкаулык, ялагайлык юк. —Мин ихластан әйттем, ышану-ышанмау синен эш! Ярый, мин ашыгам. Чамай, минем синеке кебек ял көнем юк,—дип. Вил алга таба карап алды — Аннары житди мәсьәлә турында кызмача көе сөйләшмиләр... —Менә монысы дөрес, Вил Садриевич,—дип, хуплап алды Чамай — Мин теге авыл гадәте кыюлык өчен генә бераз төшергән идем. Ә коньяк белән сыйларга теләвем чын, ихлас! Әйдә, вакытын булса, ә? Бүген бет Корбан бәйрәме икән... — Вакытым булса да, бармаганны син беләсең бит,—дип, кимсенгән тавыш белән әйтеп куйды Вил—Син акыллы егет, шуны чамаларга тиеш иден... —Вил Садриевич, зинһар гаеп итмә.—диде, өтәләнә башлаган Чамай. Братын порукага алу мәсьәләсендә Вил аны үзенен кире тормавына ышандырган иде. Фаяз кайтканда кухняда кайнана, Рабига һәм колхоз бухгалтеры Сәрия чәй эчеп утыралар иде. Ул тиз генә үз ягында өстен алыштырды да. утынлыкка чыкты. Түмәрләр байтак иде, шуларны яргаларга тотынды. Сәрияне ире ташлап киткән иде. Ирәчтән ерак түгел Акчишмәдә кибетче булып эшли. Сәрия бөтен булганы белән ирен үзенә кире кайтарырга йөри Ире бүтәннәр аша ишеттергән, Сәриянең үзенә дә әйткән: син бака кебек салкын, бер назын юк, дигән, имеш. Салкын булганга баласы булмаган, имеш Ни өчен аерылыштыгыз дип кызыксыналар икән иреннән. Ул бер генә җавап әйтә икән, безнен фазалар туры килми, дип Хатын-кыз һәм Сәрия үзе дә баш вата: нәрсә икән сон ул фазалар туры килмәү9 Безнен кайнана грамоталы, аңлата икән: менә ике проводканы бергә китереп ялгыйсын, әгәр фазалар туры килмәсә. лампочка янмый. Ир белән хатын арасы ла шулай Фазалары туры килмәсә. ярату кабынмый Яратх кабынмагач, бергә йоклау хайваннарныкы шикелле генә була, ди Сәрия шул мәсьәләдә Казаннан килгән профессор хатынга күренгән Ул әйткән, имеш иренә син һәр кон яна бул Кичәгедән үзгә бул Чисталыкны әйтмим дә. ирен белән йоклау алдыннан кайнар суга утырып ал Чөнки ирләр һәр кон яна нәрсә телиләр, аларга һәр кон яна булсын Менә фермада эшләп, сыер савып эт булып арып кайта хатын-кыз Ничек ул иренә яна була алсын? Ул тузган башмак кебек була инде Тузган башмакны аяк сизми, диләр ирләр, дип Сәрия профессорга сөйләгән Профессор уйланып калган Әгәр иренне үзеннән биздерәсен килмәсә. эштә нинди арыган булсан да. үзенне янартырга әмәл тап Бары шул гына Ялгыз каз кебек ялгыз каңгырасын килмәсә. кызыкасм. дигән профессор Кайнана хатын-кызны “янарту"нын кайбер серләрен белә, имеш Профессордан кинәш. әмәлләр ишетеп кайткан Сәрия белән кайнана яккан мунчада бик озак юыналар, нәрсәдер эшлиләр Башта Рабиганы яшь кычыткан суында тоталар Аны кайтарып куйгач, ике ахирәт үзләре генә калып, мунча пәриләренә әйләнәләр Кайнана янарту серләрен кызы алдында кулланырга уңайсызлана, ахрысы1 Чыннан да Сәрия кайнана мунчасына йөри башлагач, янарып. “свежий "танып бара шикелле Дикъкать иткәндә, күзгә күренеп яшәргәнлеген шәйләргә мөмкин Кызы Рабиганы шулай терелтсен, яшәртсен иде ул. Әмма кайнана кызыннан өмет өзгән шикелле Сәрия иренен сельпога товар алырга килөсен алдан белә Ул конне эшкә бәйрәмчә киенеп килә. Биек үкчәле шпилькалы туфлиен, тар кара юбкасын һәм изүе кайтарулы ачык ак кофтасын кия Зәнгәр төстәге юка кашнесын муенына сала Жилфер-җилфер генә йөри Ул көнне Сәрия елмаеп кына тора, ниндидер күзгә күренмәс канатларда оча Юк сәбәпне бар итеп урам аша гына булган сельпога керә Ул холкы-фигылс белән кырыс кына, бигрәк тә ир-ат халкына каты Ә бу конне Сәрия йомшаклана Ушлырак ирләр шунардан файланалар Ниндидер четерекле кәгазьләргә кул куйдырырга киләләр Сәриянсн бүген кәефе күтәренке, юк-барга бәйләнеп тормый, имзасын селти Юк. ул башын жуймый. Бухгалтер һәрчак аек акыл белән эш итә. Шулай да бүген Сәрия белән уртак тел габып була. Ирен бер күреп калыр өчен дә ул сельпога чаба Бервакыт ирен үзенә алып кайткан, дип тә авыз чайкадылар Имеш. Сәрия шул качкан иренә әйгә икән мине Казаннан килгән профессор хатын дәвалады, манипуляцияләр ясады Шул процедураларны алгач, карады һәм әйтте син хәзер кызлыгына кире кайткансың, диде Чын-чын' Ышанасынмы, син хәзер гыйффәтле кыз кебек, диде Ышанасынмы, ышанмасан менә сынап кара Шул сүзләрне ишетүгә ире тиз-тиз чыгып сызган, ди Ссльподагыларга “Сәрия әллә бераз нитә-ычкына башлаганмы, гузга язмаган нәрсәләр сөйләнә”. —дип әйткән “Ул сине бик ярата бит. беткәнче бирелеп ярага, ул яратудан ычкынырсың да шул".—дигәннәр ана Ир башын чайкаган да бүтән сүз әйтмәгән Вәзыйх башта көзге бодай басуын каралы Ала-кола җирләре шактый, көз уңайсыз килде. Егерме оченчс октябрьдә кар яуды Аннары кинәт җылытты Кар җепшекләнде, эреде, ләкин эреп бетмәде "Соры ботка" булып торды Көтмәгәндә салкын куырды "Соры багка" бозга әйләнде һәм уҗымны җирдән аерды Гамыры җирдә булмаса. үсенте бетә Уйдык уйдык каралар шул афәт галәмәте Бозып, янадан чәчәрлек тә түгел, күпме җир буш ягачак Әһ-һе-һе1 Күк рәхимле лә. кайвакыт рәхимсез дә ул Күпме коч түгеп җирне йомшартасын, ашлыйсын, зур өметләр белән буразнага бөртек сибәсен Бар карап торганын, яшәвең шул бөртекләрдә Күккә күэенне төбәп янгыр коизсен Ге юк телисен, Аллага ышансан-ышанмасан ла. Аллага ялварасын О күк миһербансыз, бер тамчы янгыр төшерми Хет ятып җир кимер, юк' Күк адәм зарын ишетми, ачы күз яшен күрми. Адәм баласы күпме мактанса да, янгыр яуса—иген була, яңгыр яумаса—иген юк. Ә бит күп тә кирәкми югыйсә, үз вакытында ике мәртәбә коеп кына яуган янгыр булса—шул җитә. Руслар әйтә: .Два дождя, два грома, и не нужно агронома”,—диләр. Бездә корылык ике елга бер булып тора. Моны исәпкә алып бетермиләр. Бишьеллык планнарда унышны һаман арттырып язалар. Күк исә синен планыңа төкерә, янгыр яудырмый. Сон нишләргә кирәк? Корылыкка чыдам иген сортлары булдырырга. Канадада корылыкта да ярыйсы уныш бирә торган сортлар бар, ди. Бездә яна иген сортлары чыгару утыз-кырык елга артта калган. Яңа сорт бодай, арыш, башка культуралар бары генетик ысул белән генә чыгарыла. Ә бездә генетик галимнәрне тар-мар иткәннәр Лысенко шикелле үзешчән галимнәрнең сүзе өскә чыккан. Институтка кергәч, занятиеләр башланганчы Вәзыйхларны Мәскәу янындагы Ленинские горы хуҗалыгына экскурсиягә алып бардылар. Биредә Лысенконың тәҗрибә участоклары икән. Очы-кырые күренмәгән пыяла белән төрелгән теплицалар. Анда ниндидер кечкенә машиналар, кешеләр эшли. Селекционерлар, дип аңлатты экскурсовод. Шушы тикле зур хуҗалыкны җитәкләү өчен бик башлы кеше булырга кирәктер. Ә Лысенконы самоучка, диләр. Самоучка-академик була микәнни? Аны Сталин күтәргән, имеш. 1935 елда колхозчылар съезды була. Докладчы сөйли, яна сорт ашлык- бөртек чыгару өчен ун-унике ел вакыт кирәк, бу бик нәзберек, авыр хезмәт, ди Президиумда утыручы агроном Лысенко кычкыра: "Мин яна сортны биш елда чыгарам",—ди. Сталин моны ишетә һәм әйтә: "Браво. товариш Лысенко!" һәм бетте. Лысенконы шунда ук Мәскәүгә алалар. Зур тәҗрибә станциясенә баш итеп куялар. Лысенкога дан китергән "Пукс” ("Путь к социализму”) дигән гибрид үсемлекне күрсәттеләр. Шундый гибрид: өстәге сабакларында кечкенәкечкенә томат-помидорлар үсә, ә тамырларында бәрәнге бүлбеләре. Томатны өзеп кайсынадыр бирделәр, ул тешләп карады. . Бу вегетатив метод белән чыгарылган гибрид-үсемлек. Ягъни күзәнәккә физик ялгау аша барлыкка китерелгән. Мичурин тәгълиматын иҗади үстерү дип бәяләнә икән Ашлык бөртеге яна сортын да вегетатив юл белән чыгару мөмкин микәнни? Моны күз алдына китереп булмый. Әмма академик Лысенко шул методны алга сөрә, ди. Генетиканы тулысы белән инкарь итә, аны буржуаз фән дип карый... Зал шикелле зур кабинетка алып керделәр. Стена буена урындыклар тезелгән. Түрдә гөмбәзле ике зур тумбалы өстәл артында таза инле, зур башлы, тәбәнәк маңгайлы, зур кылыч борынлы кеше утыра. Лысенко шушы икән Өстендә капчыклана башлаган пиджәк, яшькелт күлмәгенә галстук таккан. Ләкин гаҗәп бер нәрсә күзгә ташланды, пиджәгенен терсәкләренә ямау салынган иде Кат-кат күзлим, чын ямау. Монарчы Мао Цзеэдун ямаулы чалбар киеп йөри икән дип ишеткән бар иде. Әллә бу коммунистларның яна модасымы, ходавәндә? Ул башын күтәрде, керүчеләргә кинаяле елмаю белән карап торды. Ана сорау бирделәр Менә вегетатив метод белән чыгарган гибрид-үсемлекләрне күрдек, ә бу ысулны хайваннар дөньясында ничек кулланырга.’ Лысенконың күзләре сүрәнләнде, сорауны ул үзен төп башына утыртырга теләп бирелгән дип кабул итте. —Әйдә, бәхәсләшәбез?—дип куйды ул горгылдап. Тамагында рак, имеш —Ләкин бүген срочно эш. Икенче вакытта инде. —Шуны әйтүе булды, түрдәге ишектән әллә ничә кеше килеп керделәр һәм академикны чолгап алдылар... —Соңыннан беленгәнчә, конкрет бәхәстән ул хәйләләп кача торган булган Ә генетик галимнәрне тар-мар итүе белән фәнгә, илгә бик зур зыян ясаган. Бу очракта ирекне кысу икмәксез калуга китерә Генетик галимнәр ел коры килгәндә уныш бирә торган яна сортлар чыгарган булырлар иде. Ирек һәм икмәк, бер-берсенә бәйләнгән шул. Демократия булган илләрдә икмәк тә бар. Сугыштан сонгы елларда ачлык шул тикле фаҗигале булмас иде. Гади халык егерме еллап ипи күрмәде Ялгыш идеология аркасында бер кеше илгә күпме зыян китерде Бары Татарстан нефтен сата башлагач кына, чит илдән ашлык алу очен валюта булды Нефть аркасында гына ничә еллар икмәккә тиендек. Моны халыкка белгертмәделәр Халык үзебез үстергән ашлык дип белде. Үзебезне генә түгел, демократик ил дигән союзникларны да туйдырырга кирәк иде Вәзыйх чәчүчеләр яныннан тиз китте Монда—Шаяз. ул булганда тыныч йокларга мөмкин. Кинәт көн суытып җибәрде, җил төньяктан исә икән “Әллә кар яварга исәпли инде",—дип куИды Шаяз, плащлы инен кыймылдаткалап. Ул арада вагоннан Лениза килеп чыкты Ул сырган куртка һәм джинсы чалбардан иде —Ә-ә, иртәгә шимбә кон ләбаса. Мин кырда булырга, учакта пешкән аш ашарга яратам,—дип көлде ул. Вәзыйх исә: "Монын авырга узып маташкан чагыдыр”,—дип уйлады. Андый вакытта хатыннар, үзләре дә бслмәстөн, төрле капризларга биреләләр. Ул авылга кайтып кергәндә күз бәйләнгән иде. Урамда кул арбасы тарткан ике хатын очрады Вәзыйх аларны таныды Арбада картаеп бетәшкән Мәсәппиха карчык иде. Аны бер малаеннан икенчесенә алмаш-тилмәш йөртәләр. Өч малае авылнын оч төбәгенә төпләнгән. Әмма карчык бер улына да сыймый Чират белән генә тоталар. Ә малайлар нефтьтә эшли Таза тормышлмлар Шифер белән япкан алты почмаклы йорт Кайнар су белән җылытыла торган казан куелган. Мунча, абзар-кура Малны күп асрыйлар. Машина үз кулларында. Тик бер әниләренә генә урын юк Нәрсәдән бу? Элек бит крәегиян тормышы чагыштырмаслык авыр булган Аягы—чабатадан, башы нужадан чыкма1ан Әмма ата-андны күпсенү ише әхлаксызлыклар булмаган. Киленнәре башка авылдан, бик усал, гуҗлар ди. Өи җиһазы, келәм, холодильник һәм башка әйберләр туплау буенча үзара ярышалар. Күзләренә ак-кара күренми, ди. Өйдә Рөмисә аны ачу белән каршылады — Ну, сволочь син. Вәзыйх,—дип кычкырды —Бүген мунча якканны белден биг, белдең Акча алдынмы? —Җир упсын, истән чыккан, Рәмисө Акча да булмады!’ —Акча булса, бүген унай көнем иде. Уф, синен белән мөмкин түгел! —Әле суынмагандыр, әйдә. —Акча булмады дисен бит? —Унай көнен бетмәгән бит әле’ —Юк. кәефемне жимерден! Сволочь син!—Рәмисө пыр-пыр килде дә караватына менеп ятты. Вәзыйх бер сү* кайтармады Гаилә низагында ин отышлы нәрсә дәшмәү икәнен үзләштергән иде инде Чишенде дә ашамый - эчми генә диванына сузылды. Хатын белән бозылышу жанга авыр, күнелне гел тырнап-талкып тора Вәзыйх Рәмисә белән килешеп яшәү әмәлен эзләде, әмма таба алмалы Хатынында ялган горурлык бик көчле. Вәзыйхта ла җитәрлек Монлый холык начар тормышта үскән кешеләрдә була. Бер өйлә бер-беренә ышкылып йөргәндә эндәшмичә, сөйләшмичә, бер-беренә арка белән тору бәгырьне сава. Менә ничә кон инде алар сөйләшмиләр. Өйдә әллә нинди яный торган шомлы гынлык хөкем сөрә. Вәзыйх эштән кангала диванына сузыла. Әмма озак йоклый алмый Әйләнә-тулгана Диван пружиналары шыгырдаганга уңайсызлана Рәмисәнсн дә караваты тавыш чыгаргалап куя Нишләргә? Ник кешеләр бер-берсенә булган ачу, үпкә сызыгын үтә алмый газапланалар? Нәрсә гота, мин-минлекме, кирелекме* Иртән идарәдә Вәзыйхка сәер эш куштылар. Хикмәт шунда кичә төнлә Чияле буендагы умарталыкны басканнар, ли. Биш умартаны машинага төяп алып киткәннәр Ревком кешесе буларак, шул чэпэны урынла тикшерергә кирәк Умартачы Әгъзам астыртын кеше. Кемнәр беләкдер сүз берләшеп кыек юлга озатмады микән дигән чыш-пыш шикләр лә иори Ревком Мохегдинов районда киңәшмәдә икән Югыйсә, бу анын эше Вәзыйх ишек төбендәге җигүле тарантаска утырып, дилбегәне кулына алуга, әллә каян теге тиле Атаян килеп чыкты “Кая барыш? Мине дә ал әле”,—дип, тарантас читәненә тотынды. Умарталыкка дисән, тагылачак. Әллә инде кая барасымны белгән, йөзе кара? Вәзыйх тиз өлгерде: —Эх. парин, Әлмәткә сручны чакырдылар!—диде, йөзенә кайгы чыгарып. Атаян кулын өметсез селтәде дә калды. Ни акыллы, ни дурак, диләр аны. Сәер эшләрен сөйлиләр. Авылга нефтьчеләр, юл салучылар, машиналар килеп тулган елларда крестьянның гомерлек юлдашы чабата кинәт юкка чыккан Кешеләр ботинка кигәннәр Атаян исә үзләренен урам коймасына чабата элеп куйган, кырыена: "Сау бул. чабата!”—дигән язу кадаклаган. Ә Вил Садриевич беренче тапкыр килгәндә идарә ишек төбендә Атаян очраган да: —Нишләп синең авызын зур, әллә син кеше ашаучымы?—дип әйткән. Вил Садриевич, шомарган таш, ачуланмаган, көлгән дә бетергән. Бераздан колхоз милкенә ягылуда тотылган өч-дүрт кешене рәис арестовать иттергәч. “Әллә син кеше ашаучымы” дигән сүзләрне халык исенә төшергән. Дөрес сүзне диванадан ишетерсен, ди. Умарталыкка Рәмисәне дә алып барырга кирәк. Юлда сөйләшерләр, аңлашырлар. Ахмак мин-минлек киртәсен үтәргә сәбәп булыр. Өй бусагасын атлауга, теге почмакта тегү машинасында утыручы хатынына дәште: —Рәмисә. безне ахириен Мәвия умарталыкка кунакка чакырды?—дип ничек тә җитди, ышандырырлык итеп әйтергә тырышты. Рәмисә борылып карады, йөзенә икеләнүле елмаю чыкты. Иренен шаяртканын сизгәндәй булды, шулай да күнеле йомшады шикелле. — Шыттырмыйсынмы?—диде йөзен күтәреп һәм шаяру кабул итәргә әзер кыяфәткә кереп. —Карета ишек төбендә! Киен дә чык!—Вәзыйх, ара җайлана башлаганга куанып, тарантас төбенә салырга иске юрган шаламасын култыгына кыстырып тышка атылды. Рәмисә кешелеккә киенгән. Аксыл-соры костюм-юбка, модалы зәңгәрсу болонья плащ, аягында лаклы туфлиләр. Ул юрган почмагы белән аякларын торгәләп утырды. Дилбегәне тотып Вәзыйх анын кырына урнашты Зур юлга чыгуга җирән ат элдереп алып китте. Үкличәне узгач, юл такыр басу межасыннан барды. Ат ыргылып-ыргылып юырта, юл сикәлтәле. Рәмисә иренен беләгенә тотынды. Юбкасы сыдырылып капрон кигән аякларынын матур аклыгы күзне кытыклап ала иде” —И-и, Рәмисә. синен аякларын бик аппетитлы икән?—диде Вәзыйх. шаян тавыш белән кеткелдәп. —Ә-ә. аякларым гынамыни?—Рәмисә дә көлеп җибәрде. Вәзыйх атны тыя төште, дилбегәне ике куллап тартты. —Юк, син болай да күз яндырырлык анысы... —Ник аякларга ирләрнен исләре китә'1 —Белмим. Кеше хатыны булсаң, тагы да матур булыр иден? — И. чукынган адәм,—Рәмисә җилкәсе белән Вәзыйхнын иңенә төртеп алды Үзе тыенкы гына көлде. Шулай арадагы боз эри башлагандай тоелды. Алда урман күренде. Ул каралы-яшелле төскә кергән. Каен, усаклар яфрак ярган, ә имән белән юкәләр кара булып утыралар. Юлдан ерак түгел түбә җирдә факел янып тора иде. Ялкыны зур кызыл флагны хәтерләтеп җил уңаена әле болай, әле як-якка сөрлегә, шомлы кыштырдау авазы ниндидер дәһшәт тудыра. Жанны куркуга охшаш хис били. Дини карчыклар факелны җир астыннан тәмуг уты чыгып яна дип ышаналар. Догаларын укый-укый ашыгып китәләр. Юл ике урман арасына килеп керде. Ачыклыкта сөзәк кенә тау Анда сарык көтүе таралган. Юл буенда траншеяга салырга әзерләнгән самовар юанлыгы торбалар ята. Озынлыклары егерме метрлап булыр Кинәт көтүче этенен чиный-чиный ыргылганы күзгә чалынды Вәзыйх атны туктатты. Кызык бит. Икенче мигелдә саргылт-кызыл йомгак шикелле нәрсәнең әле болай, әле тегеләй зигзаг ясап сикергәләп чыкканын күрделәр Бу төлке икән. Эт чиныи-чиныи шуны куа иде Менә эт тегене куып житә. эләктерә дигәндә, төлке торба эченә кереп китмәсенме. Эт килгән кызуга торба эченә башын тыкты, ләкин гәүдәсе сыймагач, елый-шыншыи кире чигенеп чыкты. Көтүче килеп житте Башын селкеп торды да. техтәнде, битен жяргә терәп, торба эчен күзәтә башлады. Ары башын томала да. тимерчыбык белән тартып аларсын, дип кычкырды Вәзыйх. Эт чиный-чиный бөтерелә, хуҗасына карый. Көтүче торып басты: —Күренми ул анда,—дип кулын селтәде. Шул матдә эт томырылып алга ыргылды. Торбанын ары башында сары йомгак тәгәрәгәне күзгә чазынып калды. Кәгүче Әх!—дигән ымлык белән ухылдап шунда чапты Татке дә. эт тә күздән югалдылар. Агачлар арасында төлкене бер эт тә тота алмый инде Вәзыйх дилбегәне тартты. Умартатыкка тиз барып житге.зәр Зур гына аланда әллә ничә рәт тезелеп киткән оялары Ничектер әкияти курчак шәһәрне хәтерләтеп тора иде алар Умартатык ое янында брезент түбәле "ГАЗ-66" тора. Милиция килергә дә өлгергән Вәзыйх атын тукталып маташканда өйдән ике сержант чыкты, һәм, машиналарына утырып, китеп тә бардылар Ул арада: — И-и. Рәмисә Салаховна. сезне дә кузгаттылармыни?—ди-ди. Мәвия пәйда булды Умартачы Әгъзәм хатыны мәктәптә җыештыручы. Рәмисә белән серләре килешә Анарда әллә ни кайгыру сизелми. Шулай да күз кырыйлары кызарган, керфекләре дә укмашлы Милиция алдында елагандыр, ахры Өйгә керделәр Ак такта белән бүленгән бүлмәләр Ин түр бүлмәдә зур өстәл, анда коштабакта пешкән күкәй өеме, эмаль савытта кәрәзле бат кисәкләре елтырый. Милицияне сыйларга әзерләгәннәр булса кирәк Ләкин алар табынга утырмаганнар, күрәсен Рәмисәне Мәвия эчкәре атып кереп китте. Вәзыйх ана иярә иде. ян бүлмәдән Үтәгәнов килеп чыкты да анын җиненнән тотты Ул инде сәрхушләнгән иде. күзләрендә энатәр елтыравы күренә. Вәзыйх аны күрүгә шат иде. теге вакытта эштән атганда Үтәгәнов аны яклады. Бергә эшләгән дуслары, үз шкураларын саклап. Вәзыйхны тибәргәндә, Үтәгәнов аларга каршы чыкты Вәзыйхны аралап калды Вәзыйх Үтәгәновнын керделе-чыктылы холык-фигылен белсә лә, ул чактагы тәвәккәллеген онытмый —Сез минем “ангел-хранитель”—диде ул. анын кулын кайнар кысып Үтәгәнов ияген генә селкетеп куйды. Вәзыйхны дворга алып чыкты “Мин Әлмәтгә милиция белән бер ишек алдында,—диде ул Вәзыихнын сораулы карашын чамалап — Шуларга эләгеп килдем " Амбарлар янына атладылар Теге кырыйдагы амбарнын ишеге ачык иде. Бусагада кочагына чирекле зур шешә кыстырган Әгъзәм тора иде Сүрән генә исәнләштеләр Ишек гәбендәге эскәмия! ә утырдылар Әгъзәм чиреклене кочагыннан тошермәгән кое хәлне анлата башлады Карангыла утарга йок машинасы килеп кергәне ишетелде Фаралары яктыртмый. Мин чыгарга итеп, ишеккә бардым Этәм. ачылмый Тышкы яктан терәү салганнар икән. Тәрәзә капкачлары да тыштан ябылган иде Мин кычкырдым да кычкырдым Тегеләр биш умартаны төягәннәр дә шылганнар Иртән хатын килгәч кенә ишектән терәүне азып чыгарды Вәзыйх кыр сумкасыннан кәгазь-каләм алды да. тезенә катыргы куеп, акт яза башлады Ревизия өчен рәсми документсыз булмый Әгъзәм сөйләгәннәрне дә тәфсилләп теркәде —Стройбатн ы кыл ардыр. мөгаен,—диде Әгъзәм. нәтижә ясагандай итеп — Тайсуганнан Бишмунча аша Азнакай юлына асфальт тоташтыралар — Нигә ал ардан шикләнәсең'’ Машиналары “Урал” иде кебек Азарда гына. Еш кына үкличәләрдән сарыклар да югала. — Бүген булмаса. иртәгә тотачаклар,—диде Үтәгәнов. тәмәкесен бик тәмләп суыра-суыра —Ай-Һай!— дип, Әгьзәм башын як-якка чайкады. Мондый хәл узган елда да булган. Әллә Әгьзәм берәр ерактагы шофер белән сүз берләшеп эш итәме дигән чыш-пыш сүзләр йөри иде. Умартачының бик ышанычлы төстә баш чайкавы ничектер шул шикләрне хәтергә китерде. Ләкин Вәзыйх моны кычкырып әйтмәс. Кешегә нигезсез бәла салудан курка ул... Вәзыйх акт язып бетерде дә, Үтәгәновтан, Әгьзәмнән кул куйдырды. Аннары үз имзасын селтәде. Төп эш эшләнгәнгә канәгать булып, өйгә керделәр. Өстәл артында Рәмисә белән Мәвия сыйланып утыралар иде инде Авызлары авызда. Әгьзәм стаканнарга көрән төстәге эчемлек салып чыкты. Эчемлек кырку-зәһәр иде. Коньяк диярсен. Чынлап та ут кайнарлыгы белән аякларга төште, аннан кулларга, башка менде. Рәмисә исә: ике аягымнын берсен дә тоймыйм, нәрсә эчерттегез?—дип, шырык-шырык килеп алды. Әгьзәм тагы берне салып эчергәч, бөтен тәнгә рәхәтлек тулды. Баш миендә әллә нинди акыллы уйлар кузгалып, телдән ычкынырга сорыйлар иде... Вәзыйхлар кайтып китте. Үтәгәнов калды. Ачы бал пары тәэсирендә Вәзыйх үзенең “Семеновод” тикшеренү-тәжрибә совхозына күчәсе килү хыялын әйтте. Анда перспектива, аспирантура, диссертация, диде. Хатыны Рәмисә, аны тыңлагач, тирән итеп көрсенде: —И, Вәзыйх,—диде,—сине беренче имтиханда ук кисәчәкләр бит Неужели үзеңнен статусыңны әзрәк чамаламыйсын?.. Вәзыйх бер сүз дә әйтә алмады. Шул кичне мунча кереп чыккач, Рәмисәнең кәефе тагы да күтәрелде. Икесе хозурланып чәй эчеп утырганда, ашыкмыйча салмак кына тәфсилләп, ул үзенең үткәнен сөйләп алды. Тирән итеп уфтанганда уенчык туптай йомры күкрәкләре бер менеп, бер төшеп тибрәнделәр. —Әни мине кечкенәдән үк яратмаган,—дип сөйләп китте ул.—Мин бишектә чакта башыма мендәр каплаган да, үзе лапаска чыгып киткән. Янәсе, ашыгыч эш белән. Очраклы гына күрше хатыны килеп кергән, мендәр астында гырылдаган аваз ишеткән. Мендәрне читкә эткән, минем зәңгәрләнеп килгән борын, авызымны шәйләгән. Соңгы сулышымны алып ятам икән... Әти сугышка киткәндә әни еламады. Кара коелып йөрде. Бүтән хатыннаркүз яше койдылар, әнинең күзләрендә чык та булмады. Озатканның икенчекөнендә әнинен йөзе яктырган, ниндидер эчке канәгатьләнү белән нурланыптора иде Күп тә үтмәде, әтинен үле хәбәре килде. Мин почтада идем. Бүлмәрәшәткәсенә тотынып басып торам. Теге яктан почтальон апа мина кара пичәтлекәгазь суза. Авыз эченнән мыгырдый: әтиен сугышта үлгән, ди Мин әле берниаңышмыйм. Башым буталды. Кабатлап сораштым. Апа төшендерергә итепсөйләнде. Мин кәгазьне тотып өйгә чаптым... Өйдә беркем дә юк. Әни мәктәпкитапханәсендә эшли. Барырга курыктым. Бу кәгазь ялгыш түгелме дигән уйкилде башыма һәм мин тагы авыл Советына чаптым, кәгазьне почтальонгасуздым. И, бала, бала, ди-ди уфтанды хат алучы апа. Әниең кулына бирерменШулчак бер кулы яраланып кайткан кеше бүлмәгә туп итеп килеп керде. Улярыйсы ук салмыш иде. Кызып, кычкырып сөйләнә. Сүз арасында: ’ —Ризак мәрхүм булган икән,—диде —Авыр туфрагы җиңел булсын инде.Мин армиядә чакта минем кызга өйләнгән. Әмма—язмыш. Банат хәзер минеке,һдерино майть. Шулай мактанды да чыгып китте Мине күз кырыена элмәде. БуШәкер исемле кеше икән. Бер-ике атна үтте микән, теге: Банат минеке! дигән кеше безгә килеп ™ибашлады. Әнинен шатлануын күрсәң Артта сөйләнделәр: “Бәлки Ризак исәндерүлмәгәвдер. Андый хәлләр булып тора Банат бигрәк оятсыз кыланды инде!Страм! Мәет өстенә ягырга Шәкернен ничек намусы барды Бу кешедән мин курка идем. Щуна ана кырын торам, бүре кебек ачул1 карый идем. Табында утырганда әни минем җилкәмне бора нитә кыры: утырасын, бу синен яна этиең, ишетәсеңме, син аңа "әти” дип'дәш наме>- ди-ди сабак бирә. Мин, борылып, ана туры карый алмыйм Тамагымна берни үтми башлый Табыннан ач көе торып китәм Шәкер какча битле, зур шөкәтсез борынлы, зур авыхлы. озын буйлы адәм Өрәге бик каты анын Эчкә баткан күзләре синен эченә үтәрдәй итеп, сине капшап карыйлар Ул колхозда амбарчы булып эшли Акмаса да тама дигәндәй, табында бортек ризыгы күренгәли Йә катлама, йә борчак күмәче Элек бәрәнгсгә дә тиенми идек —Шәкер-әтиен булмаса, бу арыш катламасы төшенә дә кермәс иде,— ди-ди. әни ашаган саен тукый. Ашаган сыныгын белән башка суккан кебек итә. Мина бер дә рәт калмады Биш классны көчкә-көчкә өчкә тәмамладым Шәһәрдән әтинен туганы кайткан иде Минем хатләрне күреп, гажәпкә калды. Сине теге китаптагы усал үги ана кулындагы ятим кыз иткәннәр икән '.—дип. бик жәлләде Мин дә еладым. Ул мине үзе белән атып китте Алар I Малай тыкрыгында частныи квартирада яшиләр икән Анда тирән чокыр-ярлар. Чокыр буйларында колач юанлыгы юкә агачлары Жәй өчен бик күнелле җирләр Чокырны чыккач та. мәктәп бар икән Мин шунда өч ел рус мәктәбендә укыдым Бик русча укырга теләгән идем Теләгемә ирсшгсм Ләкин хәерченен атдына ипи куисан. аны карга алып китә, ди һич көтмәгәндә, япь-яшь килеш, әтинен туганы вафат булды Сугышта анын башы яраланган булган Мина эш эзли башладылар Күршедә генә үз йортлары белән югары катлам кешеләре—яһүдләр яши икән Ире институтта профессор, хатыны теш врачы Бер малайлары бар Ни укымый, ни эшләми Бик бай яшиләр Минем эш: базарга барып азык-төлек атып кайту һәм шулармы табынга әзерләү иде Чехов базары якын гына Бик тиз барып кайтам" Минем аш-суны яраттылар Мин иренмим, мичкә ягып, шулпалы өчпочмак пешереп өлгертәм Үзләре дә акча турында вакчыл түгелләр. Профессорның мине институтка кертергә нияте бар иде Кемнәр беләнлер сөйләшүләр алып барды шикелле Шул елларда Израиль дәүләте төзелде. Бер кичне яһүдиләр җыелып шул вакыйганы бәйрәм иттеләр Кочаклашалар да елыйлар: терәгебез булды, без хәзер юкка чыкмыйбыз, ди-ди сөйләнәләр. Кешеләрдә милли хиснсн нинди тирән һәм фаҗигале булуын шунда күрдем Ләкин әти-әнисе эшкә киткәч, теге эшлексез егет мина бик хәтәр бәйләнә иде. Аңардан качып чыгып китәм Шунсыз мөмкин түгел Ике кулымны бергә китереп гота да чишендерә башлый Профессор эштән кайтканда мин каршына килеп басам: менә улыгыз мина бәйләнә. Владимир Лазаревич, дим. өйдә бер минут тынгылык бирми, өстемне салдыра, нишләргә? Менә әбәд әзерләргә комачаулады Кич белән хуҗалар кинәш кордылар Хужабикә мина шунда ук жаи чыгып торганын әйтте Дус хатыны өй караучы таба алмассынмы дип үтенгән икән. Яна хуҗаларым Гоголь белән Зур Кызыл урамы кисешкән почмак йортта яшиләр икән Өч бүлмә, барча унаилыклары бар Үзләре бары өч кеше Хуҗа кеше таза, нык гәүдәле, кабактай »ур шәп-шәрә башлы, калын иренле, эре тешле, юаш кыяфәтле. Ул Нур Вафа дигән күренекле шагыйрь, имеш Хатыны чегәнне хәтерләткән карасу озынча йозле. зур авызлы, сузан буйлы Ирина Моисеевна Анын яһүди булуы әллә каян беленеп тора иде. Ул мине беренче күрүдә үк ошатты булса кирәк, ачылып сөйләшә башлады Иң беренче эш итеп мине өченче кечерәк бүлмәгә алып керде Анда стена буенда ике карават тора. Түрдәгесендә бер җыерчык битле, тиле-милерәк карашлы, башына ак яулык бәйләгән карчык утыра иле. Ул безгә башын да бормады, үзалдына мәрткә киткән сыман бөрешеп тын гына тора Ирина Моисеевна коридорга чыккач аңлатты Минем төп эшем менә шушы карчыкны карау икән "Бу карчык иремнең әнисе, бераз аны тегеләйрәк, әле яна гына "сары йорттан" чыкты Ангы-мииге вакытлары була, ычкынып китә. Хаҗәтен үти алмый Кайчак өйдән чыгып югала Шәһәр бетереп эзләргә гуры килә "—диде ул мина Хужабикә шактый кырыс, нервылы икән Кайчак кинәт шырпыдай кабынып китә торган өянәге бар. Андый чакта иренә дә кычкыра, яман сүзләр белән тетеп ташлый Миңа да, карчыкка да эләгә. Әмма үзе болай әйбәт, вакчыл түгел. Ул Нур абыйны иртән ашагач-эчкәч үз бүлмәсенә кертә, өстәл артына утырта да өстеннән бикләп ала Шулай итеп эшләтмәсәң, берни язмый ул, ялкау, ди. Кич белән эше турында отчет сорый Үзе бер авыз сүз татарча белми. Нур абый аны теләсә ничек '‘утырта’' ала, билгеле. Өйдә үзара русча гына сөйләшергә, шундый тәртип куелган. Әмма Иринанын татарларны өнәмәвен белгертәсе килми. Мина карчык белән татарча сөйләшергә рөхсәт итә. Өй караучыны башта ук татарка булсын дип куя. Билгеле нәрсә, эчке яратмау һәрчак тышкы “ярату" бизәкләренә төренгән була. Карчык бик еш матавык чыгарып тора. Каи арададыр серванттан хрусталь рюмканы эләктереп ала һәм мендәр астына яшерә. Яисә матрац арасына куеп вата. Иринага зур эш булгандай, тавыш кубарырга житә кала Нур абыйга очып куна: бар, әнә анаң тагы кофемолканы урлаган, тоткасын сындырган дип чәр-чәр килә. Нур абый нишләргә белми. Кофемолканы карчык кулыннан тартып ала. Аны жинелчә төрткәли-төрткәли караватына китереп яткыра. Ирина мина каеш тоттыра. Тәртип бозып, тынламый башласа, карчыкны каеш белән сыптырырга куша. Врачларнын рекомендациясе шулай, ди. Мондый авыруларга бердәнбер килешә торган "дару" каеш белән сугу икән. Әмма карчык мине күпме генә газапламасын, бер тапкыр да сугарга кулым бармады. Әмма өйдә кайчак иркенлек булып ала. Эш шунда, Ирина еш кына Мәскәүгә китә. Үзе Мәскәүнеке икән ул. Анда әти-әнисе. зур квартиралары бар, ди. Кызлары шунда музыка мәктәбендә укый икән. Ирина китүгә Нур абыйнын кыяфәтенә шатлык нурлары тибеп чыга. Без туйганчы татарча сөйләшәбез. Нур абый кайчак матур бер яна көйгә җырлап та җибәрә. Минем сүзләргә композитор яна көй чыгарган, дип аңлата ул. Мин Нур абыйны нигәдер җәлли идем. Юаш, намуслы кешегә нинди явыз хатын туры килгән бит! Мөгаен, ялгышкандыр. Мәкерле кызлар башта биреләләр дә, авырга уздым, дип, егетне үзләренә өйләнергә мәҗбүр итәләр икән. Нинди кешене эләктергән бит әжәткана! Хәлләр китереп кыскач, Нур абый да бу усалдан котыла алмагандыр шул. Партиядән өрдерүләре бар. Аннары бөтен биографияңә кара ягыла. Нур абыйнын мина дикъкате ничектер үзгәрәк була башлады. Үзе аска гына карап йөрсә дә, күз кырые минем арттан иярә иде. Аркам белән карашын тойган кебек буләм. Әрсезләнеп алга чыгып торган күкрәкләрем астан гына анын карашы тиеп узганын сизми калмыйлар. Ара-тирә сүз алышканда йомшак мөгамәләле була бара. Ир-атнын үзеннән күпкә яшь туташка күзе януы, бәлки, анын ихтыярыннан тыш та буладыр. Бернинди исәп-хисапсыз, бернинди өмет-нигезсез. Биредә өметләнергә тамчы да шанс юк. Чөнки җирлеге юк, киләчәге бары һәлакәт кенә. Үзе теләп кем һаләкәгкә барсын? Бер көнне Ирина Мәскәүгә китте. Өйгә кинәт җан кергәндәй булды Нур абый шатланып бүлмә-читлегеннән чыкты. Коридор буенча эре-эре атлап йөренә иде. Аны гүя алыштырып куйдылар. Хатыны барда мәче кебек шыпырт кына, йомыкый гына сөйләшә торган кеше ерткычтан котылгандай башын күтәреп, күкрәген киерә. Таш астыннан чыккандай билен яза, турая, кулларын як-якка чайкый. Күзләрендә, чыраенда күтәренке дәрт очкыннары биешә. Нур абый, кулы белән ымлап, мине үз бүлмәсенә чакырды. Ул үзенен эш өстәлендәге култыксалы урындыгына утырды. Мин өстәл башындагы урынга чөмәштем. Халаттан гына идем, ачылган тезләремне тиз-тиз япкан штем Нур абый башын неп утыра, унга чумган иде Менә ул башын күгәрә төшеп, урындыгы белән мина таба борылды, учын тамагына куеп алдьт Муен төене селкенә иде. Ниндидер бик әһәмиятле нәрсә әйтергә жыенгаи шикелле ничектер уңайсызлана. Шома битләренә беленер-беленмәс алсу тасмалар ясалган. 3 "Рәмисә. зинһар мине шашкан кешегә санама.—дип. төерле тавыш белән башлады ул. Тамагын кыргалады да дәвам итте —Син бик гүзәл кыз Яшьлеген белән матур, болай да гажәп вәсвәсәле! Сине беренче күрүдә үк әллә нишләп киттем Барча тойгыларым ургылып ташыган кебек булды Уйларым, хисләрем сина төбәлде Ходавәндә. нәрсә бу. дим. үземә эчтән'* Бу хәлгә ышанып җитмим Өч-дүрт көн ангы-минге йөргәннән сон. сине өзелеп яратуымны аңладым Юк. мин сине ышандырырга теләмим. Мин яратунын ни икәнен белми идем. Яшьлегемдә дә белмәдем Менә хәзер анын нәрсә икәнен аңладым Ни хәл итәсен. аек аным әйтә, бу һаләкәткә китерә торган ярату, ди Мона худ бирергә ярамый Әйе, әйе, Рәмисә. бу төш кенә, ниндидер татлы төш. Төш булып калсын! —Ул кинәт кузгалды, кулларын сузып, мине үзенә тартып алды. Кочагына кысып, битләремнән, ачылган күкрәкләремнән үбәргә тотынды Шашып, үзен белештерми үбә иде Мин дә исемне жуйган кебек булдым Халат чабуларым ычкынып, ботларым ачылды Әмма Нур абыйнын куллары аякларыма орынмады Зиһенем эшли, ир-ат якынлык кылырга омтылмый икән, димәк, чынлап ярата. Ярату ихлас икән, якынлык кылу истә булмый, диләр. Андый хис биләп алганда да. ир-ат. чын күнелдән ярата икән, үзен тыеп калырлык көч таба аладыр, мөгаен Югыйсә, мин ул гыйфрит кочагыннан ычкынып, бүлмәдән атылып чыга алыр (исмме икән, белмим Мин тоне буе йоклый алмадым Нәрсә бу? Ирина Моисеевна сизә калса, мине урамга куып чыгарачак. Ин ачы хәл шунда. Нур абый мине яклый алмаячак. Ул хатыныннан куян бүредән курыккан кебек курка Бел. әгәр мине тынламасан, тиешле жиргә барып әйтәчәкмен, дип котын ала ул анын... Ике-өч көн качып-посып йөрдем Нур абый да исен жыярга өлгергән иде. ахрысы. Бу “подпольный" сөюнен беленүе ихтималын күз алдына китерә булыр. Бүлмәсендә ах-ух килеп йөренгәне колакка чалына иде Ул бер көнне бик житди. уйчан чырай белән ишектә күренде һәм мине үзе янына алып керде. Машинкасы өстәленә утырган иде Эчендәге хисләр давылы бераз тына төшкән шикелле Тик соры ягымлы күзләре генә очкынланып янганы беленә "Их, Рәмисә,—дип. тонык тавыш белән кереште ул.—Минем шашынуны чынга алма! Мина хисләрен уяна күрмәсен, яме* Сннен бәхетен алда. Вакыты житәр Шуны әйтергә телим. Рәмисә. сине күргәч, миндә илһам вулкан булып кузгалды. Бер атна эчендә бер җыентык булырлык шигырьләр м >1.1 11.111 Нинди ичл.к югпм.тм Пф..н фикер ю әийср ыр Укыйм ла аптырыйм, неужели болар минем каләмнән төште икән, дим Әмма безнен мөнәсәбәт үзгәрмәсен, минем хакта син юкларны фантазияләп алданма! Бу хәл ике арада гына калсын бер истәлек булып тамыр җибәрмәсен берүк1 Мин кызарып, ияк кактым Ул дәвам итте — Күпме көчләр сарыф итеп төзегән тормышны жимерү мәгънәсез эш Алданырга ярамый Мин алай артык талантлы булмасам да. төшеп калганнардан түгел Менә СССР Верховный Советы депутаты иттеләр Мине руслар бик ярата Язалар: "Нур Вафа большой друг русского народа дип Ни өчен? Беләсенме. татар шагыйрьләре, азучыларында милли шаукым булгалый Жаннарын милли корт кимерә Ә мин башкачарак уйлыйм Алармы тәнкыйть иткалим. Эшемне бәялиләр Депутат итү алар гамәле Менә бу шигырьләрне ин яхшы рус шагыйрьләре тәрҗемә итәчәк. Сталин премиясенә үткәрергә вәгъдә итәләр. Бар гамәлләр руслар кулында бит1 ә күпме өйрәнсә дә, каи минутта югалып кала икән Ләкин шунда ук үзен кулга алды —Кем кушсын, што сез, әллә мине тегеләй Мин эшебез әйбәт барсын очен генә! Үзегез дә күреп торасыз ич!—Ирек авызын ерып елмайды, гөнаһсызга рәнҗетелгән кыяфәткә керде —Син мине килмешәк дип чиг күрәсеңдер инде,—диде Вәзыйх, шулай ук рәнҗешле төстә —Беләм, бүтәннәрнең чит сөяк игүен тән тиресе белән тоеп йөрим — Юк, Вәзыйх,—диде Шаяз ныклы итеп,—Сине якын итазәр. яраталар Син бу мәсьәләдә хаклы түгел! —Ярар, килешәм,—диде Вәзыйх. кинәт үзгәргәндәй булды —Нигә эчтәге рәнҗешләрне чыгарабыз әле? Калсын, бетсен, шулай бит!? —Берни эшләмәгәннәр генә кычкырышмый анысы —диде Ирек, һаман үзенен позициясен бирәсе килмичә —Менә әйткәләштек, анлаштык. күңелгә әйбәт булып китте, ә. Шаяз’ —Син, Ирек, властьны безгә арттырып кулланма!—дип Шаяз, тагы кирегә сукалаган кебек итте Ирек ти з генә бер шешә белән стаканнар азып чыкты "Әйдә, мировойга салабыз!”—ди-ди өтәләнде Егетләрне юмаларга, мактарга кереште Шаяз мин моторда, дип баш тартты Вәзыйх сәбәбен әйтмичә генә кулы белән кире тибәреп Юк. юк. диде Ирек стакан, шешдзәре белән өйгә кереп китте. Аларнын Ирек белән якынаерга күңелләре тартмый иде. Моны ачык билгертергә ярамый Ирек аларга барыбер этлекләр эшләячәк Күп сынап белгән хәлдә, бу кеше белән якын бәйләнешкә керү куркыта иде Ирек дус булган булып тар тупикка китереп кыстыра да. үзе котыла, сине шунда калдыра. Анардан читгәрәк йөрү хәерле Шая з кайтырга мотоциклын кабыза башлады Вәзыйх та ана утыру исәбе белән әйберләрен алырга өйгә керде В.зрззс белән Яшә хатыннары белән мактанышалар иде Аларнын хатыннары алмашынган Һәрберсе хәзерге хатынын купайтып күрсәтә 70. 1САМ — Минем хатын назга бик бай, һәрчак яна!—Варис баш бармагын КЛМАЛОЙ тырпайтып күрсәтә. Яшәне үкендермәкче буламы инде. — Юк. наз ягыннан минем хатынга җитми,—ди Яшә авыз суларын китерерлек итеп.—Һәрвакыт свежий, җиләк инде, җиләк! —Назы булмаган хатын белән ирләр ничек тора икән, ә? —Назы юк салкын хатын белән яшәү—җәза инде ул, зиндан белән бер... —Әй, кырчыннар,—дип сүзгә кушыла апа.—Наз дигән буласыз, исерек башлар! Көне буе эшләгән хатында нинди наз булсын! Хатыннарны эшләтмәгез, шул чак назга тиенерсез! Шиңгән кишерләр! Аны тыңлаучылар көлештеләр. Ирек тагы Даянны һәм яшь механизаторларны сыйлый иде. Карасана, дип уйлады Вәзыйх, колхозчынын тормышы җитеш була башладымы, әнә байларча наз турында фикер йөртәләр. Вәзыйх, тиз-тиз чыгып, мотоциклның артына атланды. Шаяз әле генә булып узган Ирек белән чәкәләшеп алу турында уйлап кайта. Ирекне ул күптән белә. Хулиган иде. Мәктәптә укыганда кибеттән сәгать урлап тотылды. Аны ФЗӨгә җибәрделәр. Шуннан—армиягә. Әллә җайлы урынга эләккән, армиядә дәрәҗәсе күтәрелә башлады. Баткан җирдән калкып чыккандай булды. Әти-әнисенә командованиедән бер-бер артлы герблы кәгазьгә баскан "благодарность"лар килеп торды. Ике рәхмәт колхоз исеменә дә килде. Ниндидер генерал имзалаган, диделәр. Кайту белән Ирекне ин авыр участокка—фермага фуражир итеп куйдылар. Ә фураж янында урлау, сату, эчү һәм сатылу бик хәтәр иде. Урлаучыны тотар хат юк—“круговая порука” Ирек шунда үткен булуын күрсәтә. Караклык “чылбырларын" өзгәли. Бу эшкә милицияне дә катнаштыра. Бер-ике атаманның коерыгына басалар. Урлау бетә, Ирекнең булдыклылыгын танымый мөмкин түгел... “Хезмәт батырлыгы" медаленә лаек булуы да бик хаклы... Ә бит менә Вәзыйх та ихлас күңел белән бирелеп эшли. Ул килгәч, агролаборатория йорты төзеде. Иген кырларының туфрак картасын эшләде. Әмма бүләкләүләр исемлегенең берсенә дә аны кертмәделәр... Астан гына ишетелде: аның фамилиясен районда сызалар, имеш... Мине инде әйткән дә юк... Авыл башына җиткәч, Шаяз матаен туктатты да Вәзыйхны төшерде. Үзе Әлмәткә элдерде. Әйе, миңа гаиләмә, Әлмәткә күчәргә кирәк, дип. Шаяз уйлануын дәвам итте. Болай аеры-чаеры яшәп җан тыныч түгел. Ни өчендер Лениза күчүгә салкын мөнәсәбәттә Элек кайчан күчәсең, дип тыкырдата иде. Хәзер кинәт кенә кирегә борылды. Язмышны ашыктырырга ярамый, диде Ни ята бу канун артында? Ул үзенең элемтәләрен эшкә җиксә, Тельман абыйсын шуңа тартса, мине бер матавыксыз күчерерләр иде Юк, бер дә борчылмыйлар. Нәрсәдер итәктән тота шикелле. Шаяз һаман әйтә: “Сиңа ялгыз гына салкын түшәктә яту күңелсез түгелмени?" "Юк,—ди Лениза, нурлы елмаеп,—мин ялгыз түгел, әнә малаемны кара, ияге> борыны, маңгае нәкъ синеке!..” “Мин җан ялгызлыгы турында әйтәм ,—ди Шаяз. "Жаным синең белән тулы, башкага анда урын юк Анлыйм. синен күңелеңне кайчак шик кимерә. Мине бер алдадылар. Шуна һәр ир-атка җирәнү белән карыйм. Син үлемнән коткармасаң, белмим, мин нишләр идем! Неужели мине сиңа хыянәт иттерә алырлар?"— Ленизаның аксыл кабартма битләрендә матур алсулыклар бии иде “Булмас димә, дөнья бу",—дип куйды Шаяз, уенын-чынын бергә кушып. “Өч-дүрт көн саен очрашабыз,—диде Лениза, үзенекен каерып,—бик җиткән, бербереңнән туймас өчен әйбәт. Әнә кемнәрдер көн саен кушылып бер-берсен күрәлмәү хәленә җитәләр"... Шулай да Шаяз күңелендә дәгъвалы хисләр кузгала. Моңарчы ул хәлләргә, кешеләргә буйсынып кына көн күрде. Хәзер исә хезмәтен бәялиләр, үзенең дә абруе үскәннән-үсә бара. Башны күтәребрәк йөрергә дә вакыттыр Әтисе гаебе белән ана төшкән авырлыклар бөтенләй бетмәсэ дә, инде нык кимеде. Ул аны сизми дә. Идарәдә аның белән санлашалар.. Шул жаилармын барсына нисбәтән рәвештә горурлыгы, мин-минлеге баш калкыта Мин беркемнән дә ким түгел... Ул үпкәсе шешеп больницада ятканда мәскәүле бер профессор белән бүлмәдәш булган иде Ул Шаязга күп нәрсәләр анлатгы. Адәм бал асылын мин-минлеге, торулыгы булмаса, ул кеше түгел. Ул бары кол гына. Ул һәр хәлгә, нәрсәгә буйсына гына белә Ул, шәхес буларак, үзе юк. башкалар ихтыяры белән генә яши. Алар кушканны гына башкара. Профессор инглиз китапларын күп укый иде Ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында да баИтак сүз куертты Рухи ярату, ягъни акыл белән ярату бар һәм тән белән ярату бар Ирләр күбрәк тән белән яраталар Ин хәтәр, көчле ярату шул. Аны акыл көче белән жинеп булмый Тән үзенекен итә. Ә хатыннар рухи ярату белән көчлеләр Хатын сине тәне белән яратса, ул төгәл синеке. Үземнеке дип ышана аласын. Әгәр тәне белән яратмаса, ул әле синеке түгел Бүтән бсрәүнен анарда тән яратуы уятуы мөмкин Шайтан алгыры, дип Шаязнын уйлары дәвам итте Ниндидер бәйрәмдә Шаязларда мәжлестә утырганда Рәмисәнен башына китте һәм ул кисәк кенә әйтеп ташлады: Вәзыйх, син мине үзеннске итә алганын юк әле.— диде Вәзыйхнын сәрхүшлеге шактый иде, ул башын як-якка чайкап елмаеп кына куйды. Лениза мәгънәле күхзәрс белән Шаязга карады Шаязул чакта аны-моны анлап бетмәде Ана барсы да сонрак барып җитә Әйе, менә хәзер үзенен хәле җанын борчый Лениза аны тәне белән түгел, акылы, рухы белән генә ярата шикелле. Мона мин гаеплеме'’ Теге мәжлестә Рәмисә Вәзыйхны гаепләгән кебек әйткән иде. Аларнын гаилә хәлләрендә һаман аңлашылмаулар, үпкәләшүләр булып тора Сәбәбен ачык кына әйтмиләр Ә бездә әле шөкер, алдагысын белеп булмый Әллә мин Ленизаны үземнеке игә алмаганга үзе янына күчүне сузамы"’ Әгәр ул беткәнче минеке булса, минем сүз белән санлашыр, минем теләк ана әмер кебек булыр иде Юк бит! Лениза мина, шактый тыенкы хисләрне дә ашыктырырга ярамый, безнен алда озын гомер, ди... Мин Ленизаны тән белән дә, ан белән дә яратам кебек. Бала өчен дә яратам, димәк Шаяз барып җитеп, тимер гаражга мотоциклын урнаштыра башлады Юк, бүген күчү турында Лениза белән ныклап сөйләшәм Нигә мин гидай шикелле алак-шалак йөрергә тиеш’ Мин монда чакта авылда бер-бер күңелсезлек эшләп куйган булалар Гаиләдән алган шатлыгыма салкын су сибәләр Ул гараж ишеген ябып маташа иде. кинәт анын хлдында эшләпәдән- плащтан киенгән ике адәм пәйда булды Берсе озын, берсе шактый тәбәнәк Икесе дә серле елмаялар. Озыны, куен кесәсеннән чыгарып, кызыл кенәгә күрсәтте. Аны ачып Шаязнын борынына китереп терәде. Янәсе, фамилияне укы, Шаяз каушаган иде. берни аера алмады, күз алды әлже-мөяже килеп алды. Ул бу адәмнәрнең кайсы ведомстводан икәнлекләрен шәйләде Йөрәге дөп-дөп күкрәк читлеген сукканын тойды Нинди гаебем бар икән, дигән уй жанын кимерә иде Баш миендә ниндидер “счетчик" гаеп саналырдай эшләрен жиз иләктән үткәрә Шаяз гараж ишеген калтыранган куллары белән бикләде дә йозе белән тегеләргә борылды —Шамкин. без сине беләбез, син честныи кеше.-диде Озын, ягымлы эшлекле тавыш белән, килешле йөзе берни дә белгерми иле —Син безгә ярдәм итәргә гиеш. Бу сүзләр Шаязнын колагыннан баш миенә менделәр, эшкәртелә башладылар Нинди ярдәм? Әһә. әһә. болай булгач, минем гаеп юк икән, дип нәтижә чыгарды баш. Ничек, ни белән шул тикле кодрәтле оешмага булыша алам? Юк. базар нәрсәдер шантажлыйлар түгелме ’ Нәрсә дип җавап бирергә’ Уйлар тәмам буталып бетте Жеп очы чуалды —Ничек ярдәм итә алыйм мин?—Шаязнын тавышы мыгырданып чыкты Ул каушавын жинеп. элеккеге хәленә кайтырга кирәклеген тоя Үзенен бу халәтеннән оялып кызара иде... Ә Озын сөйли, аңлата Ул Шаязнын беләгеннән тотып сөйлн-сөйли алга атлады Алда өчәүләп йортлар 7 2 .арасыннан урамга чыктылар. Бик эшлекле өчәү әнгәмә корып баралар шикелле иде. —Безнен белән хезмәттәшлек итү һәр гражданинның ижтимагый бурычы!—диде Озын.—Аңлашыла торгандыр? —Колхозда көн-төн эшләү ижтимагый түгелмени?—Шаязнын башы шундый фикер эшләп чыгарды. Шул сүзләр теленнән ычкынгач, Шаяз үзе сискәнеп китте Болай әйтергә ярый микән сон? Ул Озынның соргылт йөзенә күз төшереп аллы. Ниндидер ышанычсызлык, борчылу сизелә Тәбәнәгенең дә чыраенда каушауга тартым нәрсә бар кебек... —Ул башка хәл,—диде юан тавышлы Тәбәнәк.—Син ватанны, совет властен яратасынмы9 Әллә юкмы? —Мона кире жавап була алмый инде —Шаяз үз сүзләрен колагы ишеткәч кенә нәрсә әйткәнен абайлады. Юк, болай башы бик начар эшләми шикелле Мәгънәгә ялгана. —Шулай булгач, син ватанга һәртөрле булышлык итәргә бурычлы?- дип. Тәбәнәк, Шаязны кыса бара —Бурычлымы, юкмы? —Бурычлы, бурычлы,—диде Шаяз, теләмичәрәк. Эчтән аңа уе әйтә: боларнын һәр тәкъдимен килешмәсән дә жөпләп торырга кирәк, ди. —Безнен белән хезмәттәшлек итсән, барча эшләрен унышлы барачак!- диде Озын, хәерхаһ тавыш белән.—Дәрәжәгә дә тиз ирешәчәксең! —Ә минем данныйларым рядовойлык кына!—Шаяз каушавын җинә бара шикелле иде. Шулай да тавышында шуклык сизелде. —Анысы мөһим түгел,—диде Тәбәнәк, мичкәдән чыккан тавыш белән горгылдап.—Постка җигелгәч, тартасын аны. Ул да Шаяз интересын кайгырткан төстә сөйли иде. Шаяз ни әйтергә белми барды. Алар, шәһәрнен Техник йорты яныннан үтеп, мәйданны аркылы чыктылар һәм иске Әлмәткә аска таба атладылар. Монда әле агач йортлар сүтелмәгән, барысы да элеккечә иде. Биек рәшәткә белән коймаланган бүрәнә йорт янында туктадылар. Тәбәнәк шунда калитка келәсен чыртлатып ачты. Эчкә уздылар. Сүзсез генә өйгә керделәр. Эскәтерсез кәжүнни өстәл, кара калай белән тышланган галан мич. Тар гына ике тәрәзә. Өстәлнең як-ягындагы урындыкларга урнаштылар. —Йә, хезмәттәшлек итәргә телисенме, ә?—Озын һаман Шаязны кайгыртып сөйли төсле,—Без мәжбүр итмибез. Үз мәнфәгатеңне кара. —Аңламыйм, мин нишләргә тиеш сон?—Шаязнын сүзләре гаҗиз-гозерле чыкты. —Ризамы, юкмы, шуны әйт?—Тәбәнәк горгылдады. Сүз әйткәндә анын ияк асты казныкы кебек кабара иде. —Белмичә, ничек әйтим. Сез мине, бәлки, җинаять эшенә этәрәсездер,— диде Шаяз. бик житди итеп.—Авыз пешкәне бар... Тегеләр, бер-берсенә карашып, нәрсәдер аңлашалар иде. Берничә минут шулай торганнан сон, Озын сөйләп китте: —Эш болай,—диде,—Надыйров синен дустын. Менә аны зур постка күтәрмәкче булалар. Ләкин анын карашлары нинди, эчендә ниләр йөртә, шул хакта мәгълүматлар кирәк. Аңлашыламы9 Менә син бу мәсьәләдә безгә, икенче төрле әйткәндә, Ватанга ярдәм итә аласын? —Нинди мәгълүмат сорала сон? —Надыйровнын хәзерге сәясәткә, тормышка карашы ничек? Политбюро әгъзаларына мөнәсәбәте? Русларга ничек карый9—Озынның төсе тәмам әллә кайчангы иптәшләрчә иде. Болар йомшак жәеп катыга утыртырга остарып беткәннәр икән, дип эчке уе аваз салды Шаязнын. Нишләргә? Ничек котылырга бу имансызлардан? Юк, котылып, булмаячак! Сон ни әмәл кылырга? Тәбегә эләккән тычкан булдым чистый. Шайкада да башта кечкенә генә эшләр йөклиләр, ди. Аннары катлаулы эшкә тарталар Шунын белән артын пычрангач, гаебен койрык булып тагылгач, теләсә нинди әшәке эшләргә кушалар. Бер пычрангач, үтәми кала азмыйсын. Үтәмәсән, каты җәза бирелә.. Нишләп инде Надыйровнын карашлары аларга билгеле булмасын? Аның үзенә генә аерым карашы булуы мөмкинмени? Без барыбыз да бердәй уй йөртүче, эш. хезмәт белән мәшгуль кешеләр — Налыйровнын аерым карашын тойганым юк,—диде Шаяз. бик тыныч һәм эшлекле рәвештә. — Юк. син ул әйткән җөмләләрне истә калдырып, безгә житкер'— Тәбәнәкнең тамак асты куык булып кабарып куйды —Бигайбә, анысы миннән булмый' —Ни өчен? —Үзен белән бергә эшли торган иптәшеңне сату була түгелме сон?— Шаязнын тавышында эчке нервылану сизелде. — Юк. ана ярдәм итү була!—Озыннын йөзенә катгыйлык чыкты Өстат аша Шаязга таба башын сузды —Димәк, дустына ярдәм итәргә теләмисен9 Анын сүзләреннән Шаиз үзен кысуларын ныграк тойды. Әйбәт сүзләрне начар эшләр эшләтүгә ничек жягәләр, ә? Кешене артында атәклә дә. ул анын очен ярдәм була, имеш? Налыйровны жинаятьче итеп күрәләр шикелле9 Әтисе кайчандыр әйткән сүз кылт итеп хәтеренә килде: сәяси шикле профессор бер хәчтерүш уголовниктан түбән саната Тынлык озакка китте, ә Шаяз куелган сорауга җавап таба атмый изаланды. Тирәнгә китеп буталырмын, дигән үз-үзен саклау инстинкты аны тота иде Ул башын аска игән килеш, бу эшне күтәрә атмавын йөзенә чыгарып, тынып калды —Хәзергә житеп торыр,—дип. Озын урыныннан торды һәм Шаязга китәргә мөмкин дигән ым ясады Шаяз авыр гына урыныннан кузгалды, саубуллашып башын какты һәм тизрәк ишеккә омтылды Урамга чыккач, уф. уф. ди-ди озын-озын сулады. Тегендә тыны кысылган булган икән Тәмам өнне алдылар юньсезләр! Яхшыга омтылган теләкләргә балта чаптылар. Гаилә белән очрашу очен тупланган шатлыкны бетерделәр Ниятләрне, ихлас планнарны юкка чыгардылар Хәзер нинди йөз белән өйгә кайтып керергә Минем эчемдәге йөземә чыга Лениза кыяфәтемнән нәрсәдер сизенер һәм отчет сорый башлар Шаязнын ин яратмаганы— отчет бирү Чөнки бер дә шыттыра белми Ничек булган—шулай гына Чырайны ничек бер хәвефсез очрашу шатлыгына тутырырга9 Нормаль халгә кайтканчы урамда йөрергәме?.. Шаяз башын күтәреп офыкка күз төшерде Кояш таулар артына киткән икән инде Буйдан буйга сыек кан алсулыгындагы озын пәрдә элеп куелган шикелле иде Шаяз. кыяфәтен, йөзен-битен нурлы, ягымлы итәргә көйләп урамда йөрде Үзегг тәмам көйләнгән дип уйлагач кына, өйгә керде Ясалма елмайды, ясалма шатлану чаткыларын йөзенә чыгарды Лениза да шатланды, аны- моны хәстәрләп, тыз-быз чапты. Шаяз чишенеп, юынып баланы кочагына алды. Аны күтәреп бүлмәдән бүлмәгә йөрде Баладан кояшта җәйрәгән алма үләнле чирәм исе килә иде Жанга нинди якын ул. аннан да кадерле берни дә юк! Әби өчпочмаклар пешергән икән (Бу төбәктә аны тәкә дип атыйлар Формасы да бүтәнчәрәк ) Ашагач-эчкәч, әби өчпочмаклар һәм баланы ;злып күрше йорттагы ялгыз кызына кереп китте Шаяз шуктанган. көлгән булды Эчен таракан кырый торуын сиздермәскә гырышты Башка вакытта урынга ятуга Шаяз хатынынын ак челтәр зинарын ботларыннан шудырып төшерә иде дә. уттай кайнар кочак зченә тизрәк чума иде Мона хатын күнегеп беткән Иренен шул хәрәкәтеннән Лениза күп нәрсәләр искәрә: димәк, мине сагынган, мина тугрылыклы булган “ужым'га кермәгән Шуннан җаны тынычлана. Яратудан күнеленә килә башлаган шикләр томандай таралып бетә Үзе дә иренен хисләрен канәгатьләндерү очегг тойгыларны юмарт бирә Ләкин бүген алай булмады. Лениза көтеп ятса да, Шаяз теге хәрәкәтне ясамады Үге болай кочаклады, кысты, иркәләде Ләкин шуннан узмады Нигәдер авыр авыр сулыш алып, борсаланды Бу хәлен анллтты 1>ер ерт лач механизатор белән я кага-яка килдек.-диде—Шул эт адәм барча кәефемне җимерде Түбәнсетә торган сүзләр әйтте Баш механик урынына гәмгысын сузып яши икән Әйдә, булсын, мина ни Ул икенче якка борылып ятты. Байтак вакыт йокылы-уяулы ятканнан соң, ул ниндидер эчке дулкын кагуыннан уянып китте. Башы сафланган, тән арулары беткән, ниндидер җинеллек кергән. Чуалган уйлары да бер киләпкә сарылган шикелле иде. Кичә булган хәлләр исенә килде. Шул мәлдә хәтерендә гүя лампочка кабынды, яктырып китте. Тукта, теге адәмнәрне күргәне бар бит? Әйе. әйе, төгәл күргәне бар. Хәтере ялгышмый.. Теләсә нинди дефицит запчасть "кара базар"да бар, билгеле, алтын бәясе. Бүтән җирдән һич табар хәл юк. Нишләргә? Кытлык хәйләгә этәрә. Шаяз да шулай итте. Ленизаның "дәһшәтле власть ' документы бар. Ә склад мөдире ул властьтан бик шүрли иде. Шаяз белән Лениза шул “дәһшәтле" кенәгәне склад мөдиренең күзенә терәделәр. Теге коелып төште. Арткы ишеккә алып чыкты да бик дефицит запчастьларны алып бирде. Ян ишек шыгырдаганга Шаяз борылып карады, анда шушы ике бәндә ярыктан гына күзләрен тасрайтып күзәтәләр иде. Шаяз карашыннан кинәт башларын эчкә яшерделәр. Бер тапкыр шулай булды, ике. өч тапкыр... Шаяз сизде: ул тегеләрнең икмәген каерып ала икән. Чөнки Озын белән Тәбәнәк "кара базар" әһелләре. Төп кәсепләре дефицит запчасть. Бу хәлне ничек үчсез үткәрергә мөмкин. "Кара базар". Аларнын тормыш чыганагы. Чыганак өчен адәмнәр кан коешалар. Ә болар әнә нинди үтемле чара тапканнар! Мин беркатлы ахмак, ничек башта ук берни чамалый алмадым. Алар бит бик ышанычсыз сөйләшәләр иде. Сөйләү тоныннан нәрсәдер сизәргә булгандыр. Һаман да шул курку, шайтан алгыры! Алар кабат очрасалар нишләргә? Юк, сүз кушарга ярамый. Танымамышка. белмәмешкә салынырга Гаҗәп, орган кешеләре булган булып, ничек эз яшерәләр, ә? Һич уйламассың. Әйтәм җирле бик шым гына кыланалар... Болар бик тирән оялаган шайка булырга тиеш. Әгәр бер-бер хәл килеп чыкса, орган кешеләренә сылтарга нинди шома ысул Ай-һай-һай! Адәм баласы эшләмичә яшәр өчен ниләр генә кыланмый. Исен- акылың китәр! Кем белгән, бәлки алар чыннан да "өч хәреф "тә хезмәттәдер. Андыйлар нинди генә һөнәр ияләре арасында буталып йөрми хәзер... 15 В әзыйх. Шаяздан төшеп калгач, ындыр артлап кына Нурмый картка сугылырга булды. Кыштан ук ул аңа тарантас эшләргә заказ биргән иде Авылда, кырда җигеп йөрергә. Материалларын: тугымнарын, бүкәнлекләрен кайсын кайдан юнәтеп китергән иде. Ләкин карт еш сырхаулау сәбәпле эш озакка сузылды. Бик кирәк чакта җигеп чыгарга тарантас юк. Нурмый карт үзенә бер төрле зат. Туры сүзле, эчендәге—тышында. Салып алса, кешенең артында гына әйтелә торган нәрсәләрне йөзенә чәпи дә куя. Шуңа күрә аны өнәмиләр. Вил Садриевич та аның фамилиясе турына зәңгәр "птичка куя. Күрсә, йөзе җыерыла. Берәр дөрес сүз ишеттергән, ахрысы? Әллә сәбәп Нурмыйнын биографиясендәме? Ул Микулин дигән рус боярында ялчы булып эшләгән. Рус мәктәбендә укыган. 1914 елгы дөнья сугышында ике тапкыр "Георгиевский крест"ка лаек булган. Шунын өчен совет чорында аны читләткәннәр. Грамоталы булгач, баштагы чорда авыл советында эшләгән. Ләкин холкы белән анда да ярамаган. Ул ялганны бер дә күтәрә алмый, икейөзле-монафыйк була белми. Шул сәбәпле төшеп калган. Салгаларга яратуы да комачау иткәндер, билгеле. Властьларга ялагайлана белми, аларның гаделсез эшләрен күрә һәм тиешсез җирдә тәнкыйть сүзләре дә ычкындыра. Чит элемент итү өчен шул да җитә. Гаиләсенең тар-мар килүе дә очраклы булмаса кирәк. Нурмый уйсыз кеше түгел. Идарәгә килә торган "Известия" газетасын алып укыштыра. Вәзыйх белән сөйләшеп утырганда Столыпин турында да белмәгән нәрсәләр әйтте. Тарихта бу шәхес ин әшәке реакционер итеп күрсәтелә. Юк. хәл бөтенләй башкача, ди Нурмый. Столыпин Россияне ач үлемнән коткарды. Крестьяннарны яңа җирләр үзләштерергә, хуторларга күмәргә мәжбүр итте һәм шул чаралар аркасында иген-тарудан зур уныш алуга иреште. Аны революционерлар яратмады Шулар анын башына житте дә. Әгәр Столыпин исән калса, революция, бәлки, булмаган да булыр иде. имеш... Вәзыих анын сөйләгәннәренә ышанып та җитми, болай итагать йөзеннән генә тынлап утыра. Үзе күпне белә дип уйлый эчтән генә, ә үзе авылда ин ярлымын берсе Өе тәмам искереп, яртылаш жиргә сенгән Матчасына терәүләр куелган. Тәрәзә аслары сипләнгән булган, алары бәсәреп черегән Өй эчендә зур мичтән һәм сәкедән башка берни юк. Маи башында Бөгелмәдән суган сатып эчеп кайта да елый-елыи: — Мин дә яшим—эт тә яши!—дип. күкрәгенә суга-суга зарын түгә Ике крест өчен ай саен 12 сум алып торырга тиеш идем. Атнын бәясе биш сум вакытта Иблискә хезмәт итә алмаган өчен шушы хәлгә калдырдылар Антихристлар!. —ди-ди, каргана икән. Вәзыйх арткы капкадан ихатага керде Бәйдәге Муйнак аны таныды, коерыгын болгый-болгый каршылады Вәзыих ана. нихәл?—дигән кебек ияк какты һәм лапаска узды Бәрәч, тарантас әзер дип әйтерлек икән ич' Тәгәрмәчләр шинланган. кыршау, втулкаланып. тимер күчәрләргә кигертеп куелган Тезмә үрәчәләр арт һәм ал күчәр-мендәрләренә тишеп кертеп тоташтырылган Алар остенә читән дә менгереп куелган Хәзер җик тә кит Ләкин бу сүз үлчәме өчен шулай әсбапланган. Монын эше күп ате Нурмын үзенә тиешле эшне башкарып чыккан диярлек. Хәзер эш—тимерчегә Читәнгә тимер тасма белән кайма тотып чыгарга, үрәчә-тезмазәртә беркетергә, икс якка тимер күзәрмә куярга кирәк әле...Вәзыих гәгәрмәчләрнен оста һәм матур ипләнешенә сокланып торды да өйгә юнәлде Картка рәхмәт әйтергә кирәк Монын колхоз бәясе—шалкан бәясе инде, шушы тикле мастерлыкка оят Берәүгә дә әйтмичә генә үземнән бср-икс центнер бодай бирермен Ләкин өйнен алгы ягында туктап калды Эчтә бик кычкырып дога укыйлар иде Вәзыйх шунда гына исенә гөшерле Нурмыйнын хазе авыр дигәннәр иде Авыл мулласы Галскәй ана ясин чыга түгелме! Әшһәде әннә, үлем бар, үлемнән сон терелү бар Әшһәде раббил галәмин. Шул мәл Нурмый телгә килде —Галекәй. ясинынны чыкмыйчарак тор әле!—диде ул. көчсез аермачык тавыш белән. —Ә-ә, ярый. ярый, укунын зыяны юк. Терел генә!—дип. Галекәй укудан туктамады, тик пышылдап кына догасын дәвам изге. —Терелмәсәм. фытырга бирергә шымытырым да юк.—диде Нурмын - Сиңа бурычлы булып китәсем килми Юкса, кыямәт көнендә кулын якамда булыр Ясиныңны туктатып тор! —Ясин догасы белән мин Газранлне куам бит. Нурмый Ярын, ярын мин нәфсехур түгел, якаңа ябышмам Нишлисен бит. кордаш, без колхозда барыбыз да трудәтнәгә-бушка эшләп гомер уздырдык Каян килсен безгә байлык?! Шулчак өйалды ишегендә авыл фельдшеры—Дамира күренде Ул Нурмый га укол салырга килә икән. Вәзыйхка чыгып китүдән башка чара калмады. Ул. тимерче Малик картка килеп, тарантасны Нурмыйдан бирегә күчерергә һәм тимер генталар белән читәнен каймаларга сөйләште Маликка кирәкле металл-материал китерелгән иле Аннан мәктәпкә габа адымлады Рәмисә бүген авырган килеш эшенә киткән иде. Хәле ничек икән'* Ишегалдында Фая зны очратты Фаязнын авызында папирос, чырае сытылган, бизенгән кыяфәтле. -Нихәл?-диде Вәзыйх кул биреп —Этсмски,—диде Фаяз, кул селтәп Вәзыйх: . . . —Таты анонимка язганнар диме'—дип. Фаязга текәлде Фая» бер күген кысып кыек карап дәшми торды Вәзыйхка серне чишәргә бу га, анардан ычкынмый Фая г шулайрлк уйлады һәм тәмәкесен төкереп ташлаш да пышылдап кына әЙзте: —Вил Садриевич биш сарык түшкәсен район башлыкларына җибәргән, ди... Вәзыйх: —Без идарәдә берни белмибез, ә кешеләр каян күрәләр, ә? Гаҗәп!- диде ул башын як-якка чайкап.—Кайда пес иткәненә чаклы исәпкә алып торалар! —Кем язганын почерктан белдем.—диде Фаяз.—Ләкин Вил Садриевичка әйтмим!.. —Әйтмә, дөрес!—диде Вәзыйх һәм мәктәпкә кереп китте. Рәмисә, калын шәл ябынып, укытучылар бүлмәсенең бер почмагында дәфтәр тикшереп утыра иде. Вәзыйх ана яна чыккан "Цитрамон” дигән дару эчерде. Тегенен кәефе бердән күтәрелеп китте. Мәктәптән чыккач, медпунктка сугылды. Фельдшердан Нурмыйнын хәлен белеште “Кризис үтте,—диде сестра.—Пениииллин уколы бик килеште, бераздан аякка басар”... Фаязнын кергәнен аяк тавышыннан танып, теге яктан Рабиганың көчсез ыңгырашканы ишетелде: —Фаяз, тышка чыгарга кысталдым! Әни кая сон?—хатын шундый булуына иреннән ояла, читенсенә. Аны гел әнисе тышка йөртә иде Әнисе каядыр чыгып югалган, ахрысы... Фаяз пинжәген салып чөйгә элде дә, аерым бүлеп алынган якка мич аралыгы буенча чыкты. Рабига караватына утырган, йөрми торган аякларын идәнгә төшергән. Фаяз, чүгәләп, аркасын ана куйды. Рабига анын муенына ике куллап ябышты, аяклары өстерәлеп диярлек бара. Фаяз, селкенеп, аркасын ныграк кочтырды, өскәрәк күтәрде. Бәдрәфкә алып барып, анда махсус ясалган урындыкка утыртты. Комганын янына куйды. Лапаска чыгып, утын әрдәнәләрен өйде. Ярылмый калган ботаклы түмәрләрне ярып маташты. Аннары Рабиганы арка кочтырып алып керде һәм кухнядагы озын өстәлнең икенче башына үз урынына утыртты. Кайнана кайтып керде дэ плитәгә ягып җибәрде. Аш-суны җылытырга куйды. Рабига тузган чәчләрен рәтләштерде. Ябык, саргылт чыра кебек кулларын алга сузды. Әнисе бер савыт белән җылы су китерде, сабын тоттырды Рабига кулын-битен юып алды. Тәрәзә буендагы сәләмә сөлгегә битләрен сөрттерде Алдына тәрилкә белән аш китерелде. Кайнана үзенә дә аш салып, өстәлгә утырды. Фаяз, табада калган бәрәңгене җылытып, шуны капкалый, бер дә тамагына үтми шикелле. —Нигә шул тикле шапырдатып ашыйсын?—Кайнана чыраен чалшайтып. Фаязга шырпыланды.—Кара, ничек менгерә, берәр мәткә тирәсендә чуалгандыр әле?—Кайнана Фаязны пәри урынына күрә иде Көченнән килсә, кандала сыткан кебек итеп бетерер иде. Эче тулы зәһәр Шул зәһәрлегеннән кузна борынынын яфраклары шәмәхәләнеп тора. —Әни. житте инде сина!—дип кычкырып салды Рабига —Кешене бетерәсең бит! —Көченнән килсә, ул миңа кояш йөзе күрсәтмәс иде,—диде Фаяз, тыштан тыныч булырга тырышып. Шулай да эчке ачуын тешен кысып тыйганда яңакларында “кабыргалар” беленеп китте. —Әни, нигә син бар ачуынны Фаяздан аласын, ә9—Рабиганың тавышы юмалаган шикелле иде. —Мин сине кайгыртам. Рабига.—диде кайнана, ничектер үзенен хаклы булмавын тойган төстә. Нихәтле ачулы булмасын, кызынын сүзләре аны сабырландыра иде Син. әни, Фаязга шырпы кадаудан әллә рәхәт табасын инде?—диде Рабига, тегенең ачуын китерүдән курка-курка.—Шуны онытасын, без Фаяз иждевениесендә яшибез. Ә закон буенча ул безне тәрбияләргә бурычлы түгел. Документлары бар. үзендә беләсең. Ул намус-әхлаклы булганга безне ташламый. Яхшылыгы аркасында гына. ’ —һе, ничек бурычлы булмасын!—диде кайнана. бүртенүдән анын кабартма янаклары күперде —Син Фаязга барганда янып торган кыз илен' —Фаязнын Iаебе юк. әни'—Рабига бик тыныч сөйләнә иде —Ул булмаса. бүтән булыр иде, барыбер шушы хәлгә калыр идем Бәләкәй чакта карамагансың, салкын тигергәнсең Кызынын бу сүзләрен кайнана ишетмәмешкә салынгандай итте Ул һаман Фаязга һожүм итәргә көйләнгән. Эчендә ачу ташудан авызына капкан ризыгы идәнгә төшеп китте —Узган ел сыерны нишләтте7—диде, муен тамырларын кабартып —Ул сыерлар берсе лә чирле булмаганнар, ди. Раионнын ит заданиесе тулмаганга чирле ясаганнаМ