Логотип Казан Утлары
Хикәя

СИРАТ КҮПЕРЕ

Алар исән калды Иптәшләренең жансыз гәүдәләре аша кан сеңгән ком өстендә төрле кыяфәт-рәвсштә катып калган дошман каршына атладылар Сулар һавалары, туар таниары, үтәр юллары, киләчәкләре, ахыр чиктә— тормышлары шулар кулында иде Алар исән калды. Югыйсә, кулларында корал, коралларында дары бар иде. Югыйсә беләләр иде әфган сугышчылары кулына әсир төшүгә караганда үлемең мен артык! Белсәләр дә. үлемне тугел, әсирлекне сайладылар.. Чөнки әсирлек ул барыбер тормыш иде Чөнки һәр жанда калтырый-калтырый булса да өмет уты яна Гомер юллары Әфганстан дигән чит-ят илдә килеп кушылган жиде малай-егет. җиде ананын йорәк парәсе, бәгырь жимеше—өзелеп-өзелеп яшәргә тели иде Аларны, ашатмый-эчертми. бер тәүлек буе карангы базда—зинданда тоттылар. Сорау алучы да, хәлләрен белүче дә булмады Гүя бу дөньяда барлыкларын бөтенләй онытканнар иде Бары икенче көнне генә баз капкачы ачылды, чыгарга боерык бирелде Караңгыдан күтәрелгән әсирләр, кояштан, анын илаһи якты, кайнар нурларыннан курыккандай, куллары белән күзләрен капладылар Яктылык шул кадәр күп. шул кадәрле дә көчле, күзләрне сукырайтырлык иде Аннары аларны каядыр алып киттеләр ...Баралар. Алда-баштанаяк коралланган, яшькелт-соры киемле әфглнлы. артта да икәү Әфганлыларны бер-берсеннән аерыл та булмый Киемнәре дә, йөзләре дә бер Хәер, бәлки совет солдатлары—шуравилар да аларга барысы да бер төсле булып күренәдер Әмма шул жиде бөртек яугирнен язмышы бүген нәкъ менә алар кулында Баралар. Кайнар комда тирән-тирән аяк эзләре кала Күп тә үтми, җир өстеннән тәгәрәгән тере комлы елгыр жил ул эзләрне ялап юкка да чыгара Биек, гәпсез күктә әфган кояшы йөзә Ул кайнар һәм рәхимсез Анын эссе нурлары сөякләргә үтеп керә, утлы телләре белән хәлсез тәннәрне ялын Коточкыч м.се Эшерсен, күмә күренмәс ШИЫВ РЮИН9Н баралар Чылбырдай тезелгән жиде әсир, аларны озата баручы әфган Рәмзия ГАБД1-'1ХАКОВА ишыйра. пргшак ■* >.•/* Л «V шигырн / руы әсирләр йөрәгендәге менәсүнәм. менәсүнәм дип калтыранган 88. өмет угын кабат уятып, тергезеп, дөрләтеп жибәрде. Алар елмаешын, “болай булгач яшибез" дигән сыман, бер-берсенә карап, төртешеп алдылар. Тик шул чакта һич көтелмәгән хәл килеп чыкты. Колакларны ярып мылтык тавышы яңгырады. Әле генә кулларын күккә күгәреп, жинү тантанасын бәйрәм иткән егет кинәт гөрселдәп җиргә ауды. Рәнжү, нәфрәт тулы биш пар күз Михаилның гомерен өзгән дошманга төбәлде: "Ни өчен? Ни өчен?!" —Ул хәрәмләште. Сират күперен үрмәләп чыкмыйлар! Басмадан егылып, упкынга очуга караганда, дошман пулясыннан һәлак булу күпкә артык, әлбәттә. Әмма теге ярда түгел! Түгел! Бу гаделсезлек. Бу коточкыч рәхимсезлек! Ләкин бу сугыш Ә сугышта бары бер гаделлек бар: илбасарларга үлем! Корал белән килгәнне беркайда да ипи-тоз белән каршыламыйлар. Һәлак булган Саша да, Михаил да, бер-берсенә сыенып баскан, әлегә исән биш әсир дә бу илдә чакырылмаган кунак. Кем өчен, ни өчен япь-яшь гомерләрен харап итәргә тиеш алар? Бу коточкыч үлемнен бәһасе ни? Ватан тынычлыгымы? Әмма СССР дигән биниһая зур дәүләт тыныч кына яшәп ята, анда бомбалар шартламый, кеше гомерләре өзелми. Йөзләгән, меңләгән солдатлар илне чик буенда гына түгел, Германия, Венгрия. Монголия һәм тагын әллә ничә илдә хезмәт итә-итә, саклый. Хәерчедән хәерче Әфганстангамы сон бөек дәүләткә каршы күсәк күгәрергә?! Үзләренә тимәсәләр, СССРнын дөньяда бар икәнен дә онытырга әзерләр югыйсә. Бу сугыш үзе мәгънәсез булган кебек, анда өзелгән гомерләр дә беркирәксез, мәгънәсез корбан. Шуна күрә, Саша белән Михаилның үлеме дә үтә аяныч, ифрат үкенечле иде. Әмма, нинди генә булмасын, бу—сугыш. Монда прокурор һәм адвокатлар, шаһитлар һәм хөкемдарлар юк. Кемнең кулында корал—шул прокурор да, судья да. Ничек тели—шулай хөкем чыгара. Үлемнен бәясе билгесез булса да. тормышныкына ул куелган. Тормыш бәясе—иман китерү. Кыйбатмы бу хак, арзанмы? Рамил моны белми. Башкалар да белми Чират кемдә? Хәер, барыбер түгелмени?! Берничә минут кояшны артыграк күрүдән, берничә мизгел артыграк сулаудан ни үзгәрә, ни отасын?! Ин соңгы корбанның газаплары беренчеләрнекеннән ни-нәрсәсе белән аерыла? Бәлки ул ин бәхетсезедер? Чөнки ул ялгызлыкта үләчәк, ана теләктәшлек белдереп, “хуш” дип озатып калучы да булмаячак Кем чираты9 Палачның кыска юан бармагы кем күкрәгенә килеп кадалыр? Әгәрдә бу сират күпере гөнаһлыларны үткәрми икән, Рамил һичшиксез упкынга очачак. Аның гөнаһы зур, мондый гөнаһны бернинди сират күпере дә күтәрә алмаячак. Әгәр Алла чынлап та бар икән, ул Рамилгә ике адым ясарга да ирек бирмәячәк. Армиягә озатканда әбисе аңа нидер язылган кәгазь бите биргән иде. —Улым, бу иң саваплы, ин кирәкле дога. Яныннан калдырма, укы, өйрән. Бу дога сине саклар, югалта күрмә, дия-дия, аны Рамилнең куртка кесәсенә тыкты. Егетнең башы-күзе әйләнгән, кичәге бәйрәмнән соң айный алмый газапланган чагы иде. Ярылырдай булып башы авыртты, шуна күрә хушлашуының да рәте-чираты булмады, юл буе укшып-косып барды, әбисенең догалы язуы турында бөтенләй онытты. Аннары Йә Алла Рамил анын белән белмичә, әлбәттә. Кәгазь, тек кәгазь. Алды да сөртте Соңыннан әбисеннән хат алгач кына ("мин биргән доганы онытмадыңмы улым, укып йөрисеңме?" дип сорап язган иде ул) исенә төште төшүен, әмма инде сон, догалы кәгазь Татвоенкомат бәдрәфендә калган иде. Хәер, Рамил ул чакта моңа бик борчылмады да. Бәла-казалардан догалар гына коткара алса, барсы да шулай итәр, дога пышылдап кына йөрер, дөньяда бернинди проблема да булмас иде, дип уйлады ул. Кем белә бит, бәлки тормыш ачкычы нәкъ менә шул язуда булгандыр?! Рамилнең башы әйләнеп китте, күзләрен чытырдатып йомды. Уттай кайнар башында һаман бер уй әйләнеп йөрде: "Нәрсә ул иман? Нәрсә ул иман китерү’" И. әбисе янында булса икән! Ул белә, ул оныгына ярдәм итә ала. Әбием! Бәгырькәем, ярдәм ит мина! Минем яшисем килә, коткар мине! Шул чак кемдер ана төртеп куйды. Рамил сискәнеп күзләрен ачты. Анын каршында ут карашлы, кара сакаллы кеше тора. Күмердәй күзләре үтәли тишеп карый Димәк, Рамилнен чираты —Иман китер! Аяклар мамыкка әйләнгән, йөрәк гүя тибүдән туктаган. Упкын кырыена килеп баскач, егет анын тирәнлегеннән коты очып, калтыранып куйды. Ул инде яртылаш үлек иде. Курку тулы, өметсез карашын каршы ярга тобәп беренче адымын атлады, әмма шундук кире чигенергә мәжбүр булды. Чөнки тар басмага йомшак кына басып анын каршысына ак күлмәкле, ак яулыклы бер карчык килә иде! Гүя атламый, ә йөзә Рамилнен бөтен тәне чымырдап китте, ул тораташ катып калды: анын каршына нурлы йөзләрен балкытып әбисе килә иде! Егет анын эчкә баткан кечкенә төймә күзләрен, тешләре булмаганлыктан кечерәеп, җыерылып, уймак очы кадәр генә калган иренсез авызын, уңянагында калкып торган борчак хәтле минен— барысын- барысын ап-ачык күрде. “Әби. сак бул, егыла күрмә”.—дип әйтергә теләде Рамил. Тик тавышы чыкмады. Хәер, әйтүнен кирәге дә юк, чонки карчык бик ышанычлы адымнар белән, бернидән курыкмый-шикләнмичә атлый, әйтерсен. тип-тигез. коп- коры жирдән килә Менә ул Рамил каршына ук килеп басты, йомшак, әмма боздай салкын куллары белән анын янагын сыпырып алды һәм әкрен генә пышылдады: —Дә иләһә илләллаһү Мохәммәдүр-расүлүллаһ,—дип әйт, улым! —Әби — Иман китер!—Бу тавыш әбисенскенә охшамаган, куе, тупас иде. Рамил айнып китте Әбисе кайда? Әле генә монда иде ич! Күрде ич. ишетте ич ул аны! Тукта, ни диде әбисе'' —Лә иләһә илләллаһү, Мохәммәдүр-расүлүллаһ —дип пышылдады егет кипкән иреннәрен коч-хәл белән тибрәтеп —Лә иләһә илләлаһү Мохәммәдүр-расүлүллаһ!—дип кычкырды түренә өмет кунган йөрәк. Егетнең хәлсез тәненә гүя кайдандыр коч инде, үлеп барган җанына гүя яна канатлар үсеп чыкты Нигәдер бу серле сүзләрне кат-кат кабатлыйсы, бар дөньяга яшыратасы килде —Лә иләһә илләллаһү Мохәммәдүр-расүлүллаһ!'! Әле генә күзләреннән нәфрәг утлары чәчкән мөжәһитнен карашы җылынып китте, упкын кырында басып торган солдатны иннәреннән кочып “Мөселман! Мөселман!"—дип кычкырды һәм ана үзенен сулы шешәсен сузды. Иптәшләре авызыннан чыккан анлаешсыз. әмма ниндидер илаһи көчкә, серле кодрәткә ия булган сүзләрнең котылу алып килүен аңлап алган дүрт урыс малае, вата-сындыра. тырыша-тырмаша: —Лә Иләһә илләллаһү Мохәммәдүр-расүлүллаһ,— дип кабатладылар Анар исән калды. Вәгъдә ителгән ирек бирелмәсәдә, алты ел гомерләре хурлыклы әсирлектә үтсә дә, исән калдылар. Тормыш—һәр кешегә бары бер генә тапкыр бирелә торган ин зур бүләк һәм анын хакы артык кыйммәт шул! Тилмереп көткән ирек 1990 елда гына килде "Туган җиргә әйләнеп кайта алсам, әбием каршына тезләнеп гафу үтенер, рәхмәт әйтер идем”,— дип хыялланган иде Рамил. Һәр намаздан сон озак итеп әбисенен исәнлегенә дога кылыр иде Кайтты Тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган буш йорт каршы алды аны Тезләнде Әбисе каршына түгел, анын кабере каршында тезләнде Тезләнде дә. кабер өегендәгс ташка карап өнсез калды. Яшыеелт-соры ташка нәкъ менә шул кон. Рамил иман китергән көн чокып яшлган иде