Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЗМЫШЫҢА ЯЗЫЛСАМЫ?

Алмазия урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады Анын да башка кызлар һәм егетләр кебек университет баскычларыннан менеп йөрисе, корәп-көрәп белем аласы килде Анын да башка бик күпләр кебек әти-әни акчасына ваемсыз гына итеп яшисе, дөнья күреп йөрисе килде Тик язмышына язылмагач—булмый икән Аяз көнне—бар. болыт көнне—юк авыру әнисен ялгыз калдырып ерак шәһәргә китүдән, ләззәтле, заманча тормыш ззләүдән тыелып, кинәште. сөйләште дә кыяр-кыймас кына атлап, үзен укытып чыгарган мәктәбенә килде —Хәлеңне беләбез. Кыямова Укырга чынлап та китмәсән. үзебездә эшл эрсен Бездә быел пионерлар саны артты, үзләренә бер вожатый кирәк булачак,—диде директор, кызнын тел төбен тиз аңлап —Билгеле, еннен кебекләрне алга таба да укытасы иде дә бит!.. Ә син акыллы хәл иткәнссн.—дип өстәде ул бераздан — Ялгыз әниеңне ташлап китмәвен—хуплауга лаек' Алмазияга да, әнисе Тутыя апаш да авыл халкы әнә шулай бик мәрхәмәтле Китек күңелле ятим гаилә булгангамы, әллә аналы-кызлы икссенен дә бик кешелекле булуларын искә алыпмы—иске яраларын кузгатып Йөрәкләрен телгәләгәннәре юк Тик кеше күзгә төртеп әйтмәсә дә. Тутыяның бәгыренә таш булып утырган ул яра туктаусыз әрни, туктаусыз эчтән ашый иде Сугыштан соңгы еллар Әтисе Ватанны сакларга киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады Әнисе, озак та тормый, авыр елларнын корбаны бутлы Ш\ тай итеп, әти белән өнисенә бердәнбер бала булып яшәгән Тутыя нигезләрендә япа-ялгызы торып калды Кон кичкә авышкан Тутыя эштән кайтты да инешкә төшеп чиләкләренә су алды Бер тамчысын да түкмичә йөгереп кенә кайтып килгәндә, капкалары янында көтеп торучы абыстайга күзе төште И-и. кызым Тутыя, мөлдерәмә тулы чиләкләренә тап булдым, юлым унар, иншалла,—дип башлады ул үэенен сүзен —Хәтерем ялгышмаса. төпчегем белән Көз Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА шагыйрә, н/чшик, " Мизгел". Янгыржнп“Танчы/ы ", “Уйлы еллар“ һ б китаплар авторы Татарстанның атказанган сәнгать зопекксг К;Ш!Ш н н ш бергә туган идегез кебек. Быел сина да егерме җиде тула торгандыр,—диде ул сүзне үзенә кирәк якка борырга тырышып. —Дорес, абыстай, хәтерегез ялгышмый Олыгаябыз,—диде Тутыя, абыстайның йомышын аңламыйча гына Кунак, үзалдына сөйләнгән кебегрәк итеп, сүзен дәвам итте. —Болай юньле бәндәгә охшап тора торуын Туганнарымны сугышта югалттым, үзем Уралдан, ди. Синең дә гомерен ялгыз үтә, мин әйтәм Уйлап-уйлап карадык та. абзан белән сине кул күрдек. Әллә Тутыя кызым, очрашып, сөйләшеп карыйсызмы1 —Кем белән очрашырга9—диде Тутыя, курка калып —Бәй сон, сине яучылап килдем ласа,—диде абыстай. —Алай олы эш белән йөргәч, әйдә, өйгә керик,—диде Тутыя. Тиз генә самавыр тергезде. Абыстай кызнын югалып калуын тиз сизенде һәм: —Курыккан эш хәерле була ул, кем—Тутыя Барыбыз да шулай кыенсынып кергән инде егет куенына Бер җирдә туктап оя корыр идем, ди. Болай, хәлле генә күренә үзе Чәй эчәрсез, абыстай, күчтәнәч дип, йомшак конфетлар алган. Бер тартма бөртекле тәмле чәе белән яулыгы да бар Ә кич белән йөзлекләр арасыннан көчкә бер егерме бишлек табып абзанны кибеткә җибәрде. —Мина кешенең акчасы кирәкми, абыстай Тормыш көтәрлек, дөньямны үзенеке кебек итеп тотарлык иптәш кирәк,—диде Тутыя, кистереп кенә. —Мин дә акчасын санамыйм. Мул куллы булырга охшый дип әйтергә теләвем генә,—диде абыстай Аннан йон унаена сыпырырга тырышып: —Тормышын Аллага шөкер инде, кадерен белгән кешегә,—дип өстәде. —Кешесе кеше төсле булса, бер әйберем дә жәл түгел,—диде кыз. йомшый төшеп. Ул үзен кайгыртып килгән авылнын мәртәбәле карчыгына төксерәк эндәштем ахры дип, бераз борчылып та куйган иде. Сүзне чәй янында дәвам иттеләр. —Кавын түгел, эчен ярып карап булмый. Әмма сугышта һәлак булган улым белән кайчандыр бергә поездда барганнар икән. Шунын буенча эзләп килгән “Улыгыз мировой иде!—ди. Абыстай күзләрен сөртеп алды. —Адресын бирде, кунакка чакырды”,—ди. —Сезнең балаларның начар аты чыкканы юк инде, абыстай. —Малайны искә алгач, үзебезгә дә якын булып китте шул. Абзан белән кинәштек тә, еракка җибәрмик җиләк кебек Тутыя барыңда дип, сина тукталдык. —Маңгаеңда,—дип пышылдауга күчте абыстай. —Ун кашы өстеңдә пәйгамбәр суккан мөһере дә бар Андыйларны бик бәхетле, судан да коры чыгучан була диләр бит. Тутыя монысына артык әһәмият бирмәде. Әмма. "Нәселе ниндирәк нәсел икән соң, абыстай? Бер туганы да калмый кырылып бетмәгәндер бит?”—дип басым ясап сорады. —Төпчендем инде мин дә, кат-кат сорадым. Тамырыбыз корыды, бер мин исән калдым ди Аллага тапшырып үзен күреп, сөйләшеп карыйсынмы әллә9 Насыйбын шул булса, белмәссең —Сезгә килеп төшкәч, яман кеше түгелдер шәт,—диде Тутыя, сүзне йомгаклагандай итеп. Икенче көнне Тутыя белән Урал ягыннан килгән мөһерле Хәкимгә мулла никах укыды Ә инде тагын бер айдан кияү кеше суд каршына басты. Абыстай күргән йөзлекләр—барысы да урланган чемоданнан табылган акчалар булып чыкты Гомерендә андый эшләрне күз алдына да китерә алмаган Тутыя, хурлануыннан жир тишегенә кереп китәрдәй булды Ничек тә бу яман эшне авылдашларына сиздермәскә тырышты Җилен тутырган сыерын сатып ире урлаган акчаларны түләде Атналар, айлар үтте. Тутыя көне-сәгате белән авырга узып кыз бала тапты. —Алмазия, дип исемлибез,—диде ата кеше. —Бик матур исем, мин риза.—диде Тутыя Ләкин чамадан тыш холыксыз Хәкимне бала мәхәббәте генә дә үзгәртә алмады. Ул һаман тузынып хатынын кыйнады, ташлап китү белән янады Ниһаять, көннәрнең бер кичендә алар өендә ут кабынмады —Кичә көн буе фермадагы сыерларын кеше сауды. Сорамыйча китеп барганы юк иде, баласы авырыймы әллә9—диде бригадир, аларнын капка төбендә атын туктатып. —Ишекләрендә йозак. Маллары да кычкырып ята. Әйтми-сөйләми кая китәрләр9 —дип элеп алды күршеләре —Үзебез генә ниятләргә куркып тора идек, ни булса-шул, дип, нәни тәрәзә өлгесен алып, өй эченә колак салдылар. Өйдә ниндидер быдыртаган тавыш ишетелде, тынды, тагын ишетелгәндәй булды. Нидер бар монда дип. ишекнең күгәнен җайлап кына суырып, эчкә уздылар һәм аһ иттеләр. Өйнен асты-өскә килгән. Бөгәрләнеп идәндә ятучы Тутыя анлаешсыз сүзләр белән нидер әйтә, саташа, тагын акын югалта. Җәрәхәтләреннән күп кенә кан аккан Ә бала сандык өстендәге мендәр-ястыклар арасыннан табылды Бәхетенә, сабыйнын сулыш алырга авызы ла. борыны да ачык калган иде Ләкин ул бик нык курыккан булса кирәк. Елаудан, озак бастырылып торудан тәмам хәлсезләнгән Тутыя аны на килгәнче төрле кеше төрлечә уйлады Кайсылары Хәким үзе Тутыяны шушы хәлгә төшереп, кыйнап чыгып качкандыр.—диделәр Кайсылары: элек акчасын урлаган кешеләр килеп, оясын туздырып. Хәкимне алып китеп берәр җирдә ботарлап ыргытканнардыр,—дип фикер йөртте Тутыя исә бер атнадан сон гына аңына килде. Ә ир. әйтерсең, зреп югалды. Аны эзләү дә. тикшертү турында да беркем уйлап карамады Яна килгән табиб белән Алмазия бөтенләй уйламаганча очраштылар. Алмазия укучыларын урманга экскурсиягә алып барган иде Сары урман шундый гүзәл! Аяк баскан саен төрле исемдәге яфраклар пырхылдап көлгән, үзара нидер сөйләшкән кебек кыштырдап куялар —Алмазия Хәкимовна. бу чаган яфрагы бит. әйеме9 — Монысы сөян агачыныкы —Дорес таныдыгыз, балалар,—ди укытучы —Әйдәгез, агачларын да табыгыз але Укучылар чәчелеп китеп агач төпләренә басалар — Монда жиде чаган бар икән —Сигез диген, менә тагын берәү —Сөяннәр өчәү генә —Әнә, әнә тагын бер сөян агачы. —Булдырдыгыз!—дип мактый укытучылары -Дөрес таптыгыз Балалар тагын урман буйлап сибеләләр —Алмазия Хәкимовна. менә монда чебен гөмбәләре кукыраеп утыра —Карагыз әле, нинди зур абага! Алмазия Хәкимовна. абага, чынлап та. чәчәк атамы ул? -Ә син язучы Гадел Кутуйнын "Рөстәм маҗаралары’ дигән әсәрен укымадыңмыни? —Класс белән укыдык бит. апа. -Рөстәм өйләреннән чыгып китеп, җиде гон уртасында абага чәчәген ашый да күренмәс кешегә әйләнә —Ай-яй-яй. сез ничек күп беләсез икән!—дип бүлдерде аларны кулына таяк тотып урман эченнән килеп чыккан абый Аны шунда ук ганып алдылар Табиб абый, табиб абый. Исемс-Алмаз. дин пышылдашты алар бер-бсрсенә —Исәнмесез.—диде егет, килеп житәр-җнтмәс. Алмазиягә баш кагып — Исәнмесез' —Алмаз Хәкимулла улы Хәкззмов -Алмазия Хәкимовна Кыямова -Фамилиядә үзгәреш булмаса. туган балалары днирзә лә мөмкин буласы икән дип шаяртты табиб егет. Сүз шузша өзелде Балалар да көтелмәгәндә пәйда булган кунакка карап тынып калдылар —Канлы үлән эзләп йөрим.-дип телгә килде Алмаз -Дөрес, дару үләннәренең күбесен җыю вакыты узды узуын. Тик табып булса, канлы үләнне бераз әзерләп куярга идс исәп Авылыгыздагы авыруларны белешкәч, кемгәдер кирәк булачагын акладым Соңгы җомлә Алмазиянең телен ачты —Безнен авылның авыруларын ссз каян белештегез — Шәфкаг». туташыгыз—аяк.лы справочник Мина кадәр "доктор булып торган бзтт тәҗрибәсе /и» зур. дндс Алмаз, бераз шаяртып га. мактап га -Алмаз Хакимулловнч. безнен очрашуыбыз уйлама!анчарак килеп чыкты Әниебез белен без сезне оебезы чакырып сипләшербез дзпән идек әле -О без бирелә күрешмәдек, лип үйлагы з Сезнен кебек матур кыз.зар чакыргазиа җнр читенә барырга да риза. диде ул кыю гына -Әйтеп бетермәдегез шикелле кемегез авырый? —Әнием —Чире нәрсәдән гыйбарәт инде? —Кан килә анык,—диде ул, балалар ишетмәсен тагын дигәндәй, як-ягына каранып. —Кайдан? Алмазиянең кыенсынганын күреп —Авырудан оялырга кирәкми, туташ “Чирен яшергән—үлгән”, диләр, шулай бит?—дип өстәде. —Олы йомышын үти торган җирдән —Димәк, кан үләнен мин сезгә эзлим икән. Аннан, тагын да җанланып китеп, балаларга үзе “хужа” булды. —Балалар, сезгә урман ныграк таныш. Берәрегез канлы үләнне таныймы? Бармы ул сезнең урманда? Кайсылары "белмибез”, кайсылары, “минем күргәнем юк”, диде. Ә бер кыз: —Бар, абый, бар Мин таныйм аны,—дип кулын күтәрә-күтәрә алга чыкты - Бәби тугач әбием белән жыеп алып кайттык Бәбиебезнең тиресе бозылган иде Канлы үләнне салып югач төзәлде. Тик сарысы бик чыга икән анын. әнинен өр- яна ак ләгәнен сап-сары итте,—дип такмаклады кыз. —Ә сез аны каян җыйдыгыз? —Әнә теге урман авызыннан Шунда күп ул. —Әйдәгез, барып карыйк. Мәгълүмат биргән кыз алдан йөгерде һәм әллә каян: —Менә, менә ул канлы үлән,—дип оран салды. Икенче көнне Алмаз Алмазияларга үзе килде. Авырунын үпкәсен, йөрәген тынлап карады. Әле эченә, әле аркасына яткырып бавыр турысына басып, бөер турысына суккалап кайтавазын тынлады Күзен, телен тикшерде. Аннан сон Тутыянын кайчаннан бу чир белән интегә башлавын, нәрсәләр белән дәвалануын, каннын кайчан тукталып торуын бәйнә-бәйнә сораштырды. Әмма Тутыянын теле берне сөйли, башы икенче нәрсә уйлый иде. Ул Алмаз өйләренә килеп керүгә үк имәнеп китте Кул чукларын, ияк тирәләрен, хәтта кешегә бераз яны белән утыруын ук— үзе белән ике ел чамасы яшәп, үлем хәленә төшереп кыйнап чыгып киткән Хәкимгә ошатты. —Улым, син кайсы авылдан?—диде ул, кызы әзерләгән чәй янына түг әрәкләнеп утыргач. —Ыкнын теге ягыннан, апа. —Башкорт егетемени? —Башкортстан татары. —Ниме сон. әти-әниен бармы? —Әнием бар. Ә Әти?.. Исән диләр аны да, әмма безнең белән тормый. —Әтиеңне күреп беләсеңме соң, улым? —Әнием, безгә анысы нигә кирәк инде?—диде Алмазия, әнисенең артык күп сораулар бирүен яхшысынмыйча. —Юк, белмим,—дип әңгәмәне дәвам итте Алмаз. Алмазияга бөтенләй дә илтифат итмичә. —Үскәч тә эзләп тапмадыңмы? —Әнием рөхсәт итмәде. Әниемне җәберләп яшәгән ул. Ахыр чиктә кыйнап, әйберләрен урлап чыгып качкан Ләкин бу сүзләр авылда сөйләп йөрү өчен түгел, Тутыя апа Ни дисәң дә, сезнең авылга дәвалаучы булып килдем бит мин Кешеләрне гарипләндерүче кансыз Хәкимулла малае булып түгел,—диде. Аннан, артыгын сөйләп ташладым, ахры, дип үкенгәндәй итеп өстәде,—әнием әйбәт кеше минем! "Канатсыз фәрештә” дип кенә йөртәләр. Бөтен тирә-юнь халкын дәвалап тора сөлек сала.—Алмаз, бөтенләй икенче тонга күчеп, көлемсерәп, балачак хатирәләре белән баетып, сүзен дәвам итте. —Алар бит. сөлекләрне әйтәм, ике-өч елдан артык яшәми Көлдә, тозда тәгәрәтә-тәгәрәтә костырып җәфалагангадыр инде Ә костырмас илен, алты айсыз карыннары ачмый, капмыйлар Ярдәм өмет итеп килүче кеше күп Нишләргә'’ Әнинен күзе бездә. Букчага тәмле әйберләр салып, егерме чакрым ераклыгындагы сөлекле күлгә җибәрә. Ә ул күлнен матурлыгын күрсәң—өстенә көмеш тәңкәләр сипкәннәрмени? Болай да күрергә барырсын! Сөлекләр әнә шундый бик чиста суда гына яши икән Каерысын юынып ап-ак сөян агачларын батырып куябыз суга, кайчагында ике-өч сөлек тә ябешми Ис яратмыйлар Кулларны тагын бер кат комлап юып. таякларны тагын бер кат комлап ышкып батырасын да куна каласын. Иртән торуына ярый ла таягыңны сырып алсалар?.. Әй, зарлану түгел инде бу. сүз уңаенда искә төшерү генә,—ди Алмаз, елмаеп —Медицина институтында укыганда чин ул сылуларның серләрен тагын да күбрәк белдем Жир йөзендә дүрт йөз төре бар икән аларнын Бездә шуларнын кан суыра торган ике генә төре яши Хәзер алары да Кызыл китапка кертелгән Шуна күрә соңгы вакытта биофабрикаларда үрчетә башладылар —Алмаз, әллә син сөлек тә саласыңмы'1 Әллә сөлекләрен дә бармы0—диде аны кызыксынып тынлап утырган Алмазия —Әлегә юк. Әмма сала башларга уйлыйм Су хәрәкәттә чагында: яз, жәй, көз айларында салырга кирәк аларны Теләсәң үзеңне дә өйрәтермен,—диде Алмаз —Ә мин куркам —Нәрсәдән0 Сөлекләрдәнме, кешеләрдәнме9 —Сөлекләрдән лә. Кешеләрнен авыртмаган җирен тешләтсән? — Беренчедән, Алмаэиякәй. алар авырткан җирне үзләре эхләп таба Икенчедән, сөлекләр бик матур жан ияләре Аркалары буйлы, дулкынлы, өстәвенә, яшь кызларны бик яраталар Ә менә тәмәке тарта, тирли торган ирләрне тешлиселәре килми Ә бер тешләсәме, сәгатьләр буе җибәрми—китабынны ал да рәхәтләнеп укып тик утыр. Кагылганны-борчыганны да өнәмиләр, үзләре егылып төшкәнче сабыр гына көтәргә кирәк. Авыруны да урыныннан кузгатмау хәерле.—диде Алмаз, елмаеп—бөтен сере менә шул! Сөлек салу—безнен буыннан-буынга килгән һөнәребез ул, Алмазия Әниемнең әнисе дә. әбисе дә сөлек салганнар Кешеләрне бик күп чирләрдән дәвалаганнар. Менә мин лә алар ягына тартканмын, ахрысы —Бала икс якка да охшый шул. Ата канын да әллә кая куеп булмый,—дип көрсенде Тутыя, һаман үз уйларыннан арына алмыйча А|мазия әнисенең сүзләреннән тагын кыенсынды Алмаз исә: — Шулай, Тулыя апа, туры эчәкне мин әйткәнчә канлы үлән төнәтмәсе белән юдырасыз, нәтиҗәсен мина җиткереп торасыз Ашыгыч кирәк булсам—чакырасыз Китим Бик озак утырдым, бик күп сөйләдем дә,—дип саубуллашып чыгып китте Әлеге очрашуны Тутыя ханым үзенчә анализлап, үзенчә нәтиҗә чыгарса да. Алмазиягә шикләрен белдерергә ашыкмады Бары тик айлар үтеп, кызынып Алмазга кияүгә чыгу ниятен ишеткәч кенә башын тотып уйга калды —Кызым,—диде ул, ипләп кенә, — Алмазнын маңгаенда мин күргән шикелле булдым, әллә берәр чүп кенә ябешкән иде микән? —Ничек күрден икән, әнием9 Ул аны чәче белән гел каплап йөртә бит Тутыя бу сорауны тагын бер кат тикшереп карамакчы булып, юри генә биргән иде Алмазиянең ждвабын ишеткәч, бөтен шикләренә нокта куйды Эченнән генә шул, шул Хәким малае бит бу'—дип кабатлады Кызынын язмышы өчен үзәге өзелде "Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап га. минем аркада укырга китә алмады Инде хәзер тагын минем гаебем аркасында үз туганына кияүгә чыгарга җыена Тәүбә, тәүбә—авызымнан җил алсын!"—дип хафалы уйларга чумлы һәм кинәт — Кызым, мина Алмазнын әнисе янына барып кайтырга кирәк Шыпырт кына, хәтта Алмазга да бергертмичә,—диде —Нишләп инде, әнием ’ Йола буенча Алмазнын әнисе үзе мине сорап килергә тиеш бит,—дип гаҗәпләнде Апмазия —Сәер сәфәр булса булыр, барыйм әле, ерак ара түгел Сорасалар, жинги сырхаулап тора икән, хәлен белешергә китте, диярссн.-диде ул катгый карарга килеп. Киткәнче кызына сер чишүне иртәрәк дип санады "Бик яратышалар шикелле, үземнен генә тешем үтмәс, ә көндәшем белән бергәләп үгетләсәк, шәт иншалла, җиңәрбез",-дип фикер йөртте Әмма Язмышына язылсамы? Нәкъ шул кичтә, ике ана—балаларының мөһерле Хәкимнән икәнлеген төгәл ачыклап, сөйләшеп утырган кичтә, бер ата балалары Алмаз белән Алмазия зофаф киченә керделәр