Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Фәрит Яруллинның тууына 90 ел Татарның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның гыйнвар аенда Казанның Суконный бистәсендә дөньяга килә. Анын әтисе Заһидулла Яруллин—халык музыканты, беренче татар кыллы оркестрын оештыручы, композитор буларак, үзе дә байтак кына жыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр “Тукай маршы” авторы. Тәүге музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, шуңа өстәп махсус фортепьяно классында да белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга житәкчелек итә, яна ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара. 1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Г.И. Литинскийда белем ала, бу остазы анын дустына әверелә. Мәскәүдә уку елларында (1934—1939) егет чын мәгънәсендә һөнәрмәнд композиторлык осталыгына өйрәнә, үзе дә җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Ә зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм фортепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония ижат итә, “Зөлхәбирә" операсын язарга керешә. Әнә шулай үзен музыкаль әсәрләрнең төрле жанрларында сынап карау яшь композиторның иҗади үсешенә шифалы йогынты ясый. Ин мөһиме: анын көйләренә генә хас үзенчәлекле мон һәм чалымнар пәйда була. 1937—1938 елларда исә аның күңелендә Габдулла Тукайнын “Шүрәле" әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән очрашу, аралашу анын бу теләген тагын да ныгыта. Ниһаять, 1941 елнын жәендә автор “Шүрәле” балетының каралама нөсхәсен балетмейстер Л. В Якобсон- га тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала—сугыш башлана. “Шүрәле” авторы Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, башта Ульяновск пехота училищесына өч айлык хәрби өйрәнүләргә, аннары исә сугыш кырына җибәрәләр. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби- дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, бюрократик киртәләрне кичеп рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар Озак та үтми, аяусыз бәрелешләрнең берсендә ул һәлак була. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөргән сугышчы-композиторнын кабере исә фәкать кырык елдан сон гына ачыклана. Фәрит Яруллин—татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның "Шүрәле” балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Германия кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Татарнын мәшһүр композиторы Фәрит Яруллинның иҗаты һәм тормышы хакында язучы Рашат Низамиев “Ут һәм җыр” дип исемләнгән роман- хроника иҗат итте