Логотип Казан Утлары
Шигърият

КУЛЬТУРАЛЫ КАТЛАМ

Мин таяндым сиңа Бер өн килде миңа чәчәннәрдән— Әйткән сүзе мәңге яшәрләрдән. Ераклардан килде, Әллә каян: Миңа таян!— диде,— Миңа таян! Ул җан белән иңде, һәм кан белән Актарылды минем бала чакта,— Әллә каян килеп алып китте Әллә кая алып барачаклар. Күзләремнән тамды яшем генә, Ул ургылып керде яшьлегемә... Аянычым, Таянычым булды— Аның белән бергә Яшим менә! Ул төш кенә булып килгән иде, Инде хәзер менә өнем булды, Көнем булды, Янә төнем булды,— Югыйсә бит килде әллә каян: —Миңа таян!— диде. —Миңа таян! Мөдәррис ӘГЪЛӘМ (1946)—шагыйрь; "Киләчәккә кайтг/’, "Мин әйттем”. "Кт тамырын кистем” һ. б. китаплар авт/цм. Г. Тукай исемендәге Дәцләт премияп .гауреаты. Казанда яши. Мин таяндым... (Ә Ул әйләнгән бит Кемнәрнеңдер һөнәр, шөгыленә!..) Мин таяндым аңа: Барыбер дә Рәхмәтлемен татар шигыренә! ...Әйләнмәсәм дә бик әллә кемгә— Мин таяндым Ул чакырган өнгә. Каен җиләге Табигатьнең үз теләге, дисәм, Аңарда да Ходай теләге— Аның теләгеннән яратылып Пәйда булган Каен җиләге. ...Дөнья мине тегермәндә тартты, Нечкә иләгендә иләде. Үз вакыты белән өр-яңадан Каршы алды Каен җиләге. Әнкәм кулы белән вакыт мине Биләүләргә салып биләде. Мин үрмәләп киттем. Көтеп торган Алсуланып Каен җиләге. Китеп барыр көннәрем дә җитә, “Бик ашыкма, диләр, син әле?!” Бик тә беләм. Каен җиләге мин. Тик вакытлы Каен җиләге. Килер язлар. Канат җәер җәйләр. Кабатланачакмын мин әле Туган телем барда—мин бит анда. Шул аланда— Сез җыячак Каен җиләге. Нәҗми көлүе Наҗар ага Нәҗми истәлегенә Юк, ул көлми иде, әйтерсең лә Кояш нурларында чарланып, Дөнья матурлыгын бергә җыеп Өскә төшә иде шарлавык. ...Әле ярый җәйгор икәнлеген Үзе исән чакта аңладык. Аның көлүе гаҗәп шигырь иде, Беркайчан да арып-талмадык. Тәгәрәшеп көлдек шул арбада. Беркайда да төшеп калмадык. Дөнья кадәр иркен дөнья булган, Төшеп булмый. Хәзер аңладык. Шигърияттә Казан сөлгеседәй Җилфердәде—чите чалмалык. Без көрәштек уртак милләт өчен, Бер-беребезгә аяк чалмадык. Кирәкләр дә, төбәкләр дә төрле. Тик бер мәсләк—шуны аңладык. Аның көлүе көлү генә түгел, Хасил була иде шарлавык. “Татар теле” шигыренә карап Атладык без— Бардык, Армадык... Туфан киткәч, ул—кыйблабыз булган, Бара-бара шуны аңладык. 6. .к. у . М2 Дәрт кузгатыр өчен хәмер эчтек, Шәраб эчтек, әмма “салмадык”. БИК еш кына, БИК күп мәсьәләдә Аек булып кала алмадык. Әмма барган. Алган юлыбызның Хаклы икәнлеген аңладык. Кичер. Хода! Кайчак, бик акыллы Сүзләреңә колак салмадык. Уйлап китсәң уйлар уелып китә, Уелып китә, таңга калмалык... Инде килеп... Үлеменең дә бары... үлеменнән Көлү икәнлеген аңладык... ...Бу ил мәнфәгате Кая бара? Барыбер дә аңлый алмадык... Яшә! Кайчак шулай кирәк була: Сүнмә дә ки. янма да! “Мин хаклы!”— дип. үз-үзеңне Күпме генә алдама, Алланыкы Аллада ул, Алланыкы Аллада. Баш иярлек. Бил бөгәрлек. Тез чүгәрлек хәлдә дә Ходай биргән бу җаныңны Ыргытма да. бәрмә дә— Бәндәнеке бәндәдә ул, Бәндәнеке бәндәдә. Кул салырлык чаклар була, Син ул хакта уйлама— Үз-үзеңне таптама да һәм югары куйма да... Дөньяныкы дөньяда ул, Дөньяныкы дөньяда. "Ялан тәпи йөгер!”— диеп Күрәмсең, үлән дәшә. Язын, җәен үзе дәшә, Ә көзен бәхилләшә. Алла, бәндә, дөнья сине Яшәргә генә дәшә— Яшә! Яшә! Дөньяви мәхәббәт (баллада) ӘЛЛӘ табигать үземе. ӘЛЛӘ ЯЗМЫШ кушты: Бер-беренә гашыйк булды Каен белән пычкы. Каен зифа, гүзәл иде, Булмагандыр ише! Ут кебек ялтырый иде Пычкының да теше. Затлы иде, дәртле иде, Сылу иде каен... Калтыранып куя иде Пычкы күргән саен. Пычкының да баш әйләнгән. Күздә төтен иде..., Ике кулы күккә ашкан, Тешләр үткен иде. Менә кинәт чынга ашты Аның өметләре— Ике кулына тотынды Кияү егетләре. Өсләренә авар булды Зифа буйлы каен. Аңын җуйды, пычкы теше Ялтыраган саен. Ахыры кая барганын .Аңлап та бетмәде— Пычкыны сайрата иде Кияү егетләре. Аккан кебек йөрәк мае Зөфаф кичәсендә. Акты каен... тик белмәде Тәмуг кичәсен дә. Турап ярдылар, яктылар, Төтен булып очты... ...Үтте вакыт... инде ята Металломда пычкы.

Культуралы катлам

Тарихи чынбарлыкка бит Югыйсә бер атлам, һәммәсен дә каплап тора Культуралы катлам. Ачканын ачык капкадыр, Тора кырык капкан— Сине саклап тора бары Культуралы катлам. Дөнья кыса, вакыт кыса Кыса төрле яктан— Җылы биреп сулый эчтә Культуралы катлам. Болгар чорын. Казан чорын Актарып ал астан— Күрсәт ачып: яткан качып Культуралы катлам. Мең гасырлык тарих синең Күз алдына баскан,— Ә ул бары актарылган Культуралы катлам. Шигырь кебек шәхесләрнең Эшен беләм яттан: Алар—килер гасырларга Культуралы катлам... Ярты юлда Бөтенесе ярты юлда. Эшләнәчәк яңа эшләрем. Өзелделәр татлы йокыларым. Йокыдан да татлы төшләрем. Бөтенесе калды ярты юлда. Тотынуга кулдан эш төшә. Ярты юлда калган хәтта кояш. Тау артына төшеп китмичә. Бөтенесе калды ярты юлда, Кырык эшем тора тезелеп... ...Күз алдыма килдең. Бу җырым да Ярты юлда кала өзелеп. Вакыт-дала Җил Вакыт ул (Р Ф ) Сәҗдә китеп дога кылганнар да, Баш китәрлек эшләр кылганнар... Вакыт—дала, һәрберсенең, әнә. Баш очында шаулый кылганнар. Кабер ташлары да куелмаган, һәммәсенә берәр кылган бар... Вакыт—дала. Безгә дә бер бөртек Калды микән?! ...Эшләр—кылган—бар. Тарихи чынбарлыкка бит Югыйсә бер атлам, һәммәсен дә каплап тора Культуралы катлам. Ачканын ачык капкадыр, Тора кырык капкан— Сине саклап тора бары Культуралы катлам. Дөнья кыса, вакыт кыса Кыса төрле яктан— Җылы биреп сулый эчтә