Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ БУЫНГА МАЯК УЛ

Узган гасырнын 70-80 елларында, мәктәпләрдә пионер-комсомол оешмалары гөрләп торганда балалар язучысы Роза Хафизованын берсеннән-берсе мавыктыргыч әсәрләре дөнья күрде Китапның бик кадерле вакытлары иде ул. “Тантаналы вәгъдә". "Кашкарыйлар озын гомерле", “Курай-малай мажараларьГн малайлар-кызлар кулданкулга йөртеп укыдылар, дәресләрдә фикерләр алыштылар Балаларның эчке дөньясын тоемлап, нәкъ менә алар укый торган әсәр ижат итүчеләр ул елларда да, бүген дә бармак белән санарлык кына. Аларнын берсе, шиксез, Роза Хафизова. “Ялкын" журналының баш редакторы Роза Хафизованын повесть-хикәяләрендә. маҗаралы әкиятләрендә төгәл бер максат ярылып ята. Ул да булса—яшь буынны дөрес, матур итеп тәрбияләү "Кирлемән" кебек кире образлар аша да, Тал-Сылу һәм Кураймалай кебек унай геройлар ярдәме белән дә Роза ханым шушы игелекле максатына тугрылыклы кала алды. 1929 елның 6 февралендә Бөгелмә шәһәрендә туган Роза Сәет кызы Хафизова мәктәпне тәмамлагач. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951—52 елларны Ерак Себердәге Тобол шәһәрендә мәктәптә укытучы булып эшләргә дә туры килә ана. Хәер, булачак язучы өчен бу елларнын файдасы һичшиксез тигәндер, югыйсә балалар тормышының үзәгендә кайнамый гына шундый гүзәл әсәрләр ижат итеп булыр идемени ул?! Р Хафизованын шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре"), "Сталин байрагы" (Чистай өлкә газетасы). "Төзелештә" (ул чорда Казандагы күп тиражлы газета) әдәби хезмәткәр. Партия тарихы институтында фәнни хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1962 елда ул “Ялкын" журналына баш редактор итеп билгеләнә һәм шушы җаваплы постта 1986 елга кадәр эшли. Ул елларда Роза ханым белән эшләүчеләр аны хөрмәт белән искә алалар Әйткән сүзен вакытында, төгәл үтәүче, эшен җиренә җиткереп башкаручы һәм бүтәннәрдән дә шуны таләп итүче кырыс җитәкче буларак хәтерлиләр аны Уйлап карасаң, безнең әдәбиятыбыз гаҗәеп дәрәҗәдә бай бит! Бүтән милләтләр көнләшерлек дәрәҗәдә бай. Татар әдәбиятын бер генә тематика, бер генә жанр да читләп узмаган. Әйтик, лирика жанрынын үз осталары булса, детектив яисә фантастик әсәрләр арасында да дөнья әдәбияты югарылыгында торырдайлары бар Бүтәннәр белән чагыштыру нисбәтеннән балалар әдәбиятына да күз салсак, биредә дә горурланырлык әкият-хикәяләребез. геройларыбыз байтак. Ләкин чагыштыра башласаң, күнелне әрнү, кимсенү тойгысы биләп ала икән шул. Әйтик, ни өчен инглизләрнең Гарри Потгерларын. русларнын Белмәмешләрсн бөтен дөнья белә дә. ни өчен безнең Шәвәлиләр, Кирлемәннәр дөньяга таныла алмый9 Шул ук Курай малайны алыйк. Әлеге мавыктыргыч әкият-повесть буенча менә дигән мультфильм яисә балалар өчен кинофильм эшләп булыр иде Роза Хафизованын әсәрләре бүген дә популяр. Анын әкиятләрен, хикәяләрен, шигырьләрен татарлар гына түгел, башка телләрдә дә яратып укыйлар (Роза ханымның берничә китабы башка телләргә дә тәрҗемә ителгән).