Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫР ЮГАЛТУЛАР

шактыИ рәхимсез булып чыкты каләмдәшләребез бер-бер артлы Мәңгелек Портка китеп тора Шунысы аяныч—бик ешаеп китте бу озату-хушлашулар Яна елнын беренче көннәрендә үк хезмәттәшебез, язучы Кояш ханым Тнмбнкованы җирләдек Бу хакта журналыбызда хушлашу сүзе дә язып чыккан идек Югалту кичерешләре сүрелергә дә өлгермәде, унбнш-егерме көн эчендә янә өч женаза Авыр югалтуларга дучар итеп башланды бу Кәбисә елы Әдхәт Синугыл 14 январьда күренекле шагыйрь, тәржемәче Әдхәт Синугыл Ятучылар йорты бинасында йөрәк өянәгеннән кинәттән жан тәслим кылды Ул 1935 елнын 15 мартында Башкортстаннын Эстәрлебаш районы Куганакбаш авылында туган 1959-64 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Дипломлы белгеч буларак, Пермь өлкәсенең Барда. Татарстанның Сарман районнарында укытучы, туган ягында мәктәп директоры булып эшли Аннан дистә елга якын Татарстан китап нәшриятында редактор. Татар дәүләт филармониясендә әдәби бүлек модире Вазыйфаларын башкара. Ә Синугыл-Куганаклы гомеренең 30 лап елы Үзбәкстан һәм Кырым белән бәйле Ташкентта ул "Йолдыз" журналы редакциясендә, кино сәнгате тармагында һәм кайбер башка оешмаларда эшли. 1983-85 елларда Әдхәт Мөкәрим улы Мәскәуләге Югары әдәби курсларда укый. 10 ел дәвамында ул "Ватаным Татарстан" газетасынын. “Татар-Информ" агентлыгының һәм "Азатлык" радиосының Урта Азиядәге үз хәбәрчесе Вазыйфаларын башкарды Анын ижтимагый-сәяси. милли-мәләни. тарихи темаларга язылган мәкаләләре, публицистик чыгышлары бик күпләр өчен яхшы таныш. Ә С и нугыл - Куганаклы нын шигъри әсәрләре матбугатта 40 ел дәвамында даими басылып килде Ул ' Чалгы жыры ". Жыр төбәген сагынып ". "Көньяк голләрс", " Ник елыйсын, курчагым?". " Ефәк кәрваннар". "Иман гасыры" һ. б. шигырь китаплары авторы. Шагыйрьнең кырымтатар телендә " Яшьлек һәйкәле". “Каракаш" исемле китаплары да донья күрде Ул татар шигъриятендә робагый һәм фәрд жанрларын җанландырып җибәрүгә зур өлеш кертте. Әдхәт Мөкәрим улы тәржемә өлкәсендә дә озак еллар буе нәтижәле эшләп килгән татар шагыйрьләренең берсе 1982 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булган шагыйрь. Татарстанның һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе дә иде Рахмай Хисмәтуллин 27 январь көнне аяусыз үлем тагын бер каләмдәшебезне— Рахмай Хисмәтуллинны арабыздан алып китте Быелнын сентябрь аенда аңа 70 яшь тулган булыр иде. Рахматулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1934 елнын 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы. Әнәк авылында туып үсә 1952 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлагач. Казан дәүләт университетында белем ала Аннары Питрәч һәм Азнакай район газеталарында. Казан телевидениесендә әдәби хезмәткәр, редактор булып эшли. Кама буенда нефть-химия комплексы төзелә башлагач. 1966-1981 еллар арасында Түбән Кама шәһәрендә экономист. Социалистик Татарстан" газетасынын үз хәбәрчесе, укытучы, инженер, халык театрында режиссер Вазыйфаларын башкара. 1982 елдан "Нефтехим" берләшмәсе хезмәткәре була. Ул “Җидегән чишмә” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсен оештырып җибәрә. Акын 20 елга якын гомере шунда кайнап уза 1984 елны ана Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә, ә 1988 елда ул җитәкләгән "‘Җидегән чишмә” ижат берләшмәсе М Җәлил исемендәге республика бүләгенә лаек була. Сонрак. 1993 елда Р Хисмәтуллиннын нәкъ шул чорны яктырткан "Кыйбла җиле" исемле китабы дөнья күрә, һәм әдип Г Исхакый премиясе белән бүләкләнә Р. Хисмәтуллиннын ижгимагый эшчәнлеге әдәби иҗат белән үрелеп бара Ул талантлы публицист, очеркист иде Очерклар, публицистик язмалар, хикәяләр тупланган дистәгә якын китаплар (“Салават күпере", “Күкрәү авазлары”, “Сусау”, "Үземне таптым" һ. б.) авторы Күпкырлы талант иясе буларак, Р. Хисмәтуллин шулай ук тумыштан шагыйрь дә иде Анын "Дөньяга көлеп чык”, "Яшенле тау”, “Ак догалар" исемле шигырь китаплары бар Мәрхүмнең җәсәде туган авылында җирләнде Барлас Камалов 5 февральдә татын бер кайгылы хәбәр: күренекле прозаик һәм публицист Барлас Камалов вафат Барлас Хәмит улы Камалов 1930 елнын 17 январенда Татарстаннын Чистай каласында мөгаллимнәр гаиләсендә туа. Анын балачагы һәм мәктәп еллары Буа районы Янтуган, Исәк, Күл-Черкен авылларында уза. Урта белемне Буадагы М Вахитов исемендәге урта мәктәптә ала Аннары Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында укый Сонрак шул ук институтның аспирантурасын тәмамлый 1956-1959 елларда Б Камалов Буа район газетасында эшли, ә 1959-1962 елларда "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире 1962-1966 елларда ул "Социалистик Татарстан” (хәзерге "Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә әдәбият - сәнгать бүлеге мөдире, аннары "Чаян” журналында, Татарстан радиосында төрле җаваплы вазыйфалар башкара. Алтмышынчы еллар ахырыннан башлап ул гомеренең сонгы көннәренә кадәр фәкать әдәби ижат эше белән генә шөгыльләнде Барлас Камалов үзен проза жанрында ин нәтиҗәле эшләүче язучыларның берсе итеп танытты Анын беренче хикәясе (“Күңел газабы”) "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре”) газетасында 1953 елда, ә “Гомер иткәндә" дип исемләнгән беренче китабы 1959 елда басылып чыга. Ярты гасырдан артык дәвам иткән ижат гомерендә язучы дистәләгән китаплар чыгарды Алар арасында—"Яшьлек эзләре”. "Күнел кыңгыраулары", "Үр менгәндә", “Урамнар кинәя”, "Күршеләр", "Канатлы кырмыска”. "Ялыкмаслар". Сарсаз кызы Сария”, “Өметен өзелмәсен" һ.б. Б Камаловның байтак әсәрләре ин әүвәл безнең журналда дөнья күрде Бер ел гына элек анын соңгы хикәяләреннән берсе "Соңгы көннәрдә" исемлесен бастырып чыгарган идек Б Камаловнын иҗатта төп кыйбласы—бүгенге тормышнын кайнар эзләреннән барып, чынбарлыкны сурәтләү булды. Ул, әдип буларак, үзе яшәгән заманга аеруча сизгер карашы, әсәрләрендә заманнын актуаль мәсьәләләрен вакытында кузгатырга, күтәрергә омгылуы— оперативлыгы белән аерылып торды Әдәбиятыбызны үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен Барлас Хәмит улы Качаловка Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде. 6 февральдә Казаннын Язучылар йортында мәрхүм белән саубуллашу булды