Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ДУМАГА ҮТКӘН ДЕПУТАТЛАР Мәгълүм булганча, Татарстанда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар халыкнын зур активлыгы белән үтте Анда барлык сайлаучыларның 77,25 проценты (Россия буенча—57,7 %) катнашты Быел үз эшен башлап җибәргән IV чакырылыш Дәүләт Думасы составына Татарстаннан кемнәр үтте һәм атар Думада нинди вазифалар башкара сон? Бер мандатлы округлардан сайланган депутатлар— Марат Мәһдиев, Ринат Гобәйдуллин, Олег Морозов, Альберт Салихов, Айрат Хәйрул- лин Партияләр исемлеге буенча үткән депутатлар—Юрнй Нәжмиев. Әнвәр Мөхәммәт- закиров, Михаил Рокицкий, Анбяр Карме- ев, Ильдар Гыйльметдинов, Виктор Ельиов, Александр КОЗЛОВСКИЙ Алар арасыннан О Морозов Дәүләт Думасы рәисе урынбасары итеп сайланды Ю Нәжмиев—мәгариф һәм фән буенча комитет рәисе урынбасары, Р. Го- бәйдуллин—бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе урынбасары, А Салихов—жирле үзидарә буенча комитет рәисе урынбасары, А Козловский—халыкара эшләр буенча рәис урынбасары, М Рокицкий—сәламәтлек саклау, шулай ук, мандат һәм депутат этикасы буенча комитет рәисе урынбасары, И Гыйльметдинов физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары итеп расландылар Башка депутатлар Дәүләт Думасында төрле комитет (М Мәһдиев—Федерация һәм региональ сәясәт, А Кармесв—мәгълүмат сәясәте, В Ельиов—промышленность һәм төзү эшләре, Ә. Мөхәммәтзакиров—экономик сәясәт. эшмәкәрлек һәм туризм) әгъзалары сыйфатында эшләячәкләр Дума депутатлары арасында тагын бер якташыбыз бар: ул—Фәридә Гайнуллина. Үткән чакырылыштан аермалы буларак, бу юлы ул депутат булып Саратовтан сайланды, хәзерге Думада хезмәт һәм социаль сәясәт комитетында әгъза һәм тавыш бирүне контрольдә тоту буенча жаваплы координатор Шунысын да искәртеп узыйк: Дәүләт Думасына сайланган депутатларның күпчелеге “Бердәм Россия" партиясе вәкилләре. МАТБАГАЧЫЛАРНЫ КОТЛАУ "Татмедиа" агентлыгында Россия басмаларынын үз хәбәрчеләрен һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен Россия Матбугаты көненә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе булды. Журналистларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мохәммәтшнн котлады. Ул аларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймисв котлавын җиткерде "Демократияләштерү Россиядә дә, Татарстанда да тормышның барлык өлкәләренә кагылды Ул гаммәви мәгълүмат чараларын да читләтеп узмады— күп кенә хосусый басмалар барлыкка килде. Алар да тормышыбызны янартуга өлеш кертә Республика үз журналистлары белән горурлана,— диде Ф Мохәммәтшнн Ул журналистларның РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясенә житди өлеш кертүен билгеләп узды. —Сәяси имтихан уңышлы тапшырылды. Гаммәви мәгълүмат чараларына карата бернинди дә гаепләү булмады, журналистлар югары һөнәри осталык күрсәтте,— диде Ф Мөхәммәтшин —Россия Федерациясе Президенты һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар игълан ителде. Бу—бик әһәмиятле сәяси кампания, аны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Кайчакларда хакимиятнең журналистларга, журналистларның хакимияткә үпкәләвенә карамастан, журналистларның Татарстан парламентын формалаштыруга һәм Россия Федерациясенең лаеклы лидерын сайлауга ярдәм итәчәгенә минем бернинди дә шигем юк Күпчелекнең генә түгел, үз фикере булган аз санлы кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен алга сөрүче кешеләрнен депутат булып сайлануы әһәмиятле Башкача әйткәндә. парламентта җәмгыятебезнең барлык катлаулары урын алырга тиеш’’ Аннары журналистларны "Татмедиа” агентлыгы генераль директоры Марат Мора- тов тәбрик итте ХАЛЫК ХОКУКЛАРЫ ҺӘМ СӘЯСИ ӘДӘПЛЕЛЕК Казанда. Татарстан журналистлар йортында Татар ПЕН-үзәге оештырган конференция әнә шулай аталган иде Әлеге жысн узган ел азагында "Мәгариф" нәшрияте тарафыннан чыгарылган "Татар юлы: халык хокуклары һәм сәяси әдәплелек” дигән китапны тәкъдир итү рәвешендә үтте. Бу басмада урыс һәм инглиз телләрендә мәкаләләр һәм рәсми материаллар тупланган, аларда Россия Федерациясендәге демократия һәм сүз иреге, милләтләрнең тигез хокуклыгы һәм федерализм сәяси әдәплелек күзлегеннән чыгып бәяләнә Конференциядә рус ПЕН-үзәге президенты Ашрей Битов, Халыкара ПЕН-клубның башкарма комитеты әгъзасы Александр Ткаченко. Россия гуманитар университеты профессоры Әгьдәс Борһанов. Мәскәудәгс Татар ПЕН-үзәге вәкиле, юстиция кинәшчесе Борис Пантелеев катнашты. Эшлекле мәжлесне ачу вакытында Татар ПЕН-үзәге президенты Туфан Миннуллин дөньядагы 134 илнен әдипләрен берләштерүче Бөтендөнья язучылар ассоциациясе— Халыкара ПЕН-клубнын роле, язучыларнын бу оешмасында тулы канлы тормыш алып бару зарурлыгы турында сөйләде. Андрей Битов үз чыгышында болай диде; 'Заманыбызның төп казанышы—сүз иреге, аны әле бездән бөтенләй үк алып бетермәделәр Ләкин безнең күпмилләтле мәдәниятебезне. бернинди үзенчәлекләрне дә исәпкә алмыйча, бер гомуми асфальт белән каплап куярга җыеналар дигән тәэсир туа Бөтен кеше өчен бер үк төрле булган дөреслектән куркырга кирәк. Ин мөһиме—дөреслек агрессив булмаска тиеш." Александр Ткаченко үз чыгышында безнең илдәге кануннарның үтәлмәве, ә бәлки хакимият башында утыручыларның үз мәнфәгатьләрендә генә файдалануына тукталды: "Россиянең хәзерге Президенты болай ди "Әйе. сүз иреге булырга тиеш, ләкин " Нәкъ менә шул "ләкин" булмаска тиеш та инде",— диде ул. Борис Пантелеевның доклады “Халыкара һәм россия шартларында сәяси әдәпле- лекнен хокукый механизмы" дип атала иде Ул 2003 елда Россиядә чыккан китаплар арасында милли мәсьәләләрне тәкъдир ителгән китаптагыча җитди яктырткан башка басманың булмавын әйтеп китте. Әгьдәс Борһанов фикеренчә, милләтне һәм аның мәдәниятен саклап калу өчен, халыкка аягында нык басып торган урта сыйныф булдырырга кирәк. Конференциядә шулай ук Разил Вәлисв. Фәндәс Сафиуллин. Римзил Вәлиев. Мөсә- гыйт Хәбибуллин һ б. чыгыш ясады Җыенда катнашучылар мондый нәтиҗәгә килде: 'сәяси әдәплелек" термины—сәяси, иҗтимагый. фәлсәфи, әхлакый даирәләрдә генә түгел. көндәлек тормышыбызда, әхлакый мөнәсәбәтләребездә дә булган критерийлар һәм стандартларның тулы бер системасы; кеше- нен дәүләти-сәяси статусы югарырак булган саен, аның әдәплелек һәм түземлелек дәрәҗәсе дә югарырак булырга тиеш Конференция РФ Мәгариф министрлыгының Татарстан мәктәпләре һәм гимназияләрендә татар теле укытуны кыскарту буенча күргән чараларын кискен тәнкыйтьләде Икенче көнне язучылар Андрей Битов һәм Александр Ткаченко Казанның әдәби җәмәгатьчелеге белән очрашты. ТАТАР ҖЫРЫН-ХАЛЫКАРА ДӘРӘҖӘГӘ 9-11 январьда Казанның "Пирамида" мәдәни күнел ачу комплексында—“Татар җы ры—2003" IV Халыкара татар җыры фестивале узды Быел фестиваль мәркәзебез чикләреннән чыгып, халыкара статуска лаек булды Татар җыры бәйрәменә махсус кунаклар сыйфатында Ринат Ибраһимов (Мәскәү). Идрис Гази- ев (Башкортеган). Зөлфия Камалова (Австралия) чакырылган иде Фестивальнең сәхнәдә куелышы белән Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театрынын баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелек итте Жюри фестиваль лауреатларын ел дәвамында сайлап алган, сайлауда әһәмиятле шартларнын берсе булып башкаручыларнын СӘ дисклары, аудио һәм видео-кассеталары сатылу рейтингы торган Фестивальнең беренче көнендә лауреатлар үзләренең яна җырларын башкарды Ә 10 январьда исә. “Алтын Барс" премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу көнне фестиваль тамашачылары арасында ТР Президенты Минтнмер Шәимиев. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миннуллин һәм башкалар бар иде "Алтын Барс ' сыннары Салават Фәтхетдиновка. Зәйнәп Фәрхетди- новага, Хәния Фәрхигә. Айдар Галимовка. Гүзәл Уразовага, Ләйсән Гыймаевага. "Фәридә—Алсу" дуэтына. Айфара" төркеменә. Габделфәт Сафинга. Мәликәгә һәм башка популяр башкаручыларга тапшырылды Җырларның композиторлары һәм авторлары дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде Фестивальдә катнашкан өчен "Азатлык" радиосы Казан бүлекчәсенең махсус премиясенә татар җырларын \Үог1с1 тияс стилендә башкаручы Австралиядән Зөлфия Камалова лаек булды "Татар жыры—2003" фестиваленең галаконцерты 11 январь көнне Яна гасыр" спут- ник телеканалында туры эфирда трансляцияләнде. ТӨРКИ ХАТЫН-КЫЗЛАР ҖЫЕНЫ Анкарада төрки дөнья хатын-кызларының 11 Дуслык һәм кардәшлек корылтае үткәрелде Төрки дөнья хатын-кызлары җәмгыяте тарафыннан оештырылган корылтайда Төркия. Әзәрбайҗан. Үзбәкстан. Казакъстан. Кыр- гызетан. Төньяк Кипр-Төрек җөмһүрияте. Төркмәнстан. Кырым. Гагауз. Гыйрак. Болгария. Румыния, Косово, Македония. Алма- ния. АКШ. Татарстан. Башкортстан. Чувашс- тан. Кабардин-Балкар. Тыва, Алтай. Хакас- сия. Дагьстан һ б. илләрдән-төбәкләрдән (жәмгысе—32 ил) рәсми вәкилләр, хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, язучылар, журналистлар. сәнгатькярләр. галимнәр катнашты Башкортстаннан профессор Фирдәвес Хисаметдннова. Гөлнур Гөлсарина. Римма Сөләйманова. халык вәкиле Гүзәл Садыйко- ва. Чувашстаннан Рәисә Сәрби. Кырымнын Милли Мәжлес рәисе Мостафа Җәмилев- нен хатыны Сафинар Жәмиоглу. профессор Зарема Нагаева һ б катнашкан корылтайда Татарстаннан язучы Фәүзия Бәирәмова. та нылган татар жырчысы Гөлзадә Сафиулли- на. журнал».стлар Әлмира Әдиятуллина. Фн- лисә Хәкимова һәм Наилә Хормәтова вәкиллек итте Корылтай эшендә шулай ук Себер якларыннан татар журналистлары Сания Мирхалиева һәм Төмәннән Гөлсинә Ния- зова катнашты Хатын-кыз иҗтимагый оешмаларына караган һәм төрки хатын-кызларын борчыган башка мәсьәләләр лә корылтайда каралды Корылтай кысаларында төрки дөнья хатын- кьшары вәкилләре Ататөрск мавзолее урнашкан Аныткаберне зыярәт итте Төрек парламенты Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә очрашулар үткәрде Татар ханымнары исә, корылтайдагы чаралардан тыш. Төркнядә яшәүче күренекле тагар зыялылары—Бөтендөнья татар лигасынын беренче һәм бүгенге рәисләре—язучы һәм журналист Гали ага Акыш һәм танылган жәмәгать эшлеклеее. Идел- Урал төбәгендә төзелгән Милләт Мәжлесенен рәисе Садри Максудинын оныгы, язучы һәм мөхәррир, фәннәр докторы Гөнүл ханым Пултар белән дә очрашып сөйләште Төркия башкаласында белем алучы кайбер татар талибәләре дә катнашкан бу очрашуда милләттәшләребез татар халкын кызыксындырган һәм борчыган мәсьәләләр турында фикерләр белән уртаклашты. төрек илендә яшәүче татар лидерлары үз теләкләрен җиткерде. КАЗАН ҮРНӘК КҮРСӘТӘ Казан хакимияте күпмилләтле башлангыч мәктәп ачу турында карар кабул итте Анда грузин, азәрбайҗан, әрмән, чуваш һ б. телләр укытылачак. Шәһәрдә торле милләт балалары өчен якшәмбе мәктәбе эшләп килә иде инде Белгечләр әйтүенчә, алеге уку йортында белем бирү системасы мактанырлык түгел Ярты ел саен класс яна укучылар белән тулылана Шунлыктан мөгаллимнәргә үткән теманы кабатларга туры килә Якшәмбе мәктәбендә дәресләр атнага бер тапкыр гына оештырыла Күпмилләтле башлангыч мәктәп яна уку елында ачылырга тиеш. Ул шәһәр үзәгендә урнашыр дип көтелә. ЯЗУЧЫЛАР ИДАРӘСЕНДӘ Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда ижат оешмасының әдәби ел йомгакларына багышланган жыелышын уздыру мәсьәләсе каралды Ул 18 мартка билгеләнде Билгеле булганча, узган ел башында Чуваш республикасында Татар әдәбияты көннәре уздырылган иде Быел исә безгә чуваш каләмдәшләребезнен килүе көтелә 23-25 мартта Татарстанда Чуваш әдәбияты көннәре уздырылачак. Идарә шушы очрашуларга әзерлек мәсьәләләрен дә карады Проза әсәрләре, аеруча хикәя ижат итү өлкәсендәге казанышларны билгеләү өчен Татарстан Язучылар берлеге халык язучысы Фа тих Хөсни исемендәге бүләк булдырган иде. Быел ана сонгы еллардагы ижали укышлары өчен Камил Кәримов лаек булды Идарә утырышында Галиәхмәт Шаһи (Чаллы) һәм Ринат Батталов (Ижау) Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителделәр ЯЗУЧЫЛАР ХИСАП ТОТА Татарстан Язучылар берлегенен Чаллы бүлегендә хисап-сайлау җыелышы булды Анда доклад белән бүлекнен жаваплы сәркатибе. прозаик Вахит Имамов чыгыш ясады Фикер алышуларда язучылар Фа кил Сафин. Әнвәр Шәрипов. Мансур Сафин. Мирһади Ра- зов һ б катнашты Бүлек җитәкчелегенең эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде Анын җитәкчесе итеп кабат Вахит Имамов сайланды. Жыслыш эшендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары: Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Гәрәй Рәхим. Шаһинур Мостафин; Татарстан мәдәният министры урынбасары, шагыйрь Илфак Ибраһимов, шагыйрә Шәмсия Жиһан- гирова. Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары Фәйрүзә Мостафина катнашты СЕБЕР ҮЗЕБЕЗНЕКЕ Январь аенда бертөркем каләм әһелләре— шагыйрь Шәүкәт Гаделша. Татарстан китап нәшриятенен нәфис әдәбият редакциясе мөдире Рафис Корбан һәм "Мәдәни жомга" газетасының баш мөхәррир урынбасары Газинур Морат составындагы делегация Төмән өлкәсендә булып кайтты Алар анда "Яңарыш" газетасы редакциясе каршында күптән лүгел генә оештырылган "Әдәби Төмән" ижат берләшмәсе чакыруы буенча барган иде Өлкә татарларының “Яңарыш” гәзите (мөхәррире Азат Сәгыйтов) 1990 елдан бирле чыгып килә һәм өлкә бюджетыннан фи- нанслана Биредә шулай ук татарча теле-ра- диотапшырулар да даими рәвештә алып барыла. Төмән китап нәшриятенда махсус татар редакциясе булдырылган, һәм анда хәзерге көнгә җирле авторларнын 40лап китабы дөнья күргән Алар арасында Якуб Зән- киев, Булат Сөләйманов. Ханисә Алишина. Изил Гарифуллин кебек, Татарстан укучыларына да яхшы таныш язучы, галимнәрнең китаплары бар. “Әдәби Төмән”нен чираттагы утырышына да ЗОлап жирлс автор килгән иде Казан кунаклары шулай ук Ямбай. Кырын күл. Талдымхан. Каскара кебек татар авылларында булды, мәчет-мәдрәсәләрдә. мәктәп-му- зейларда милләттәшләребез белән очрашулар үткәрде Кырынкүл мәктәбеңдәге очрашуда Төмән өлкә Думасы рәисе урынбасары Геннадий Корспанов һәм Төмән шәһәр Думасы депутаты Ришат Жиһаншин да катнашты Һәр очрашуда милләттәшләребез Төмән белән Казан арасындагы злемтәләрне, әдәби. мәдәни багланышларны тагын да ныгыту зарурлыгы турында әйтте. Себер татарларының мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүдә Казан татарларының элек-электән мөһим роль уйнавын искәртте КАМАЛ ТЕАТРЫНДА КАМАЛ ТУРЫНДА Үз исемен Норткән Татар дәүләт академия театрында (төп театрыбыз инде 65 ел Галиөсгар Камал исемен йөртә) драматург Галиәсгар Камалның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә булып үтте Г Камал—классик драматург, татар театр сәнгатенә нигез салучы шәхесләрнен берсе Заманында Г Камал турында Г Тукай болай диген "Татар Островскис Милләтебезнең моңарчы беркемгә дә күренмәгән почмакларын кояш кебек якты итеп сәхнәдә күрсәтергә аның көченнән килә' Кичә драматург Г Камалның иҗатын халыкка янә бер искә тошерү. анын әһәмиятен яна буыннарга төшендерү акциясе булды. Залны тутырып утырган тамашачылар алдында күренекле язучылар, сәнгать белгечләре, артистлар чыгыш ясады Без үзебезнен театрны милли драматургия әсәрләре белән тәэмин итеп торабыз, бездән алда яшәгән, юл сатып калдырган боекләребезнен эшен дәвам итәбез Монда без үткәннәребезне хөрмәт итәргә өйрәнеп, аларга баш ияргә җыелдык. Мин театрыбызның киләчәге тагын да яхшырак буласына ышанам”.— диде Туфан Миңнуллин Кичәдә, шулай ук. Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов һ. б чыгыш ясады Кичәдә Г Камалның "Банкрот". "Беренче театр . "Бәхетсез егет" пьесалары буенча эшләнгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. ОПЕРА ОСТАСЫН ХӨРМӘТЛӘП С. Сәидәшсв исемендәге Зур концерт залында татар опера сәнгатенең күренекле вәкиле Нияз Дауговнын тууына 90 ел тулу уңаеннан. Н Жиһановнын "Алтынчәч" операсы арияләреннән оештырылган концерт булды Атаклы опера җырчысы, режиссер, талантлы педагог, җәмәгать эшлсклесе. Россиянен халык артисты. Татарстанның Г. Тукай исемендәге премиясе лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Нияз Дау- тов татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, күренекле җырчылар тәрбияләгән шәхес Ул сәхнәдә баш партияләрне башкаручы сыйфатында ике меңнән артык чыгыш ясый Россиянен күп кенә театрлары сәхнәләрендә 50дән артык опера куя "Сильва" музыкаль фильмындагы роле ана Бөтенсоюз күләмендә зур танылу китерә. МӘХӘББӘТ ЙОЛДЫЗЛЫГЫНДА Республика яшүсмерләр китапханәсендә "Мәхәббәт галактикасы" әдәбн-музыкаль фестиваленең йомгаклау туры узды. Анда Татарстаннан 50гә якын автор-башкаручы һәм шагыйрь катнашты. "Мәхәббәт галактикасы" шигърият һәм автор җырлары фестивале республика, күрше төбәк шагыйрьләрен һәм прозаикларын башкалабызга инде 7 нче тапкыр җыя Санлап алу туры узган елның ноябрендә башланган иде Анда 200дән артык сәләтле яшүсмер катнашты, аларнын ин кечкенәсе Михаил Урецкийга нибары 13 яшь Фестивальнең финалы Изге Валентин көнендә Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк. Йомгаклау концертында 14 ин сәләтле яшүсмер "Шигърият". "Автор җырлары" һәм "Проза” төрләрендә көч сынашачак. Тамашачылар да яратып өлгергән башкаручылары өчен тавыш бирә ала Шул ук көнне мәхәббәт темасына багышланган фоторәсемнәр һәм графика бәйгесе үткәреләсе Жюри әгъзалары арасында республикабызның танылган язучылары, әдәби берләшмәләр җитәкчеләре һәм үткән фестиваль лауреатлары бар Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак Ә ин яхшы әсәрләрне аерым җыентык итеп һәм матбугатта бастырып чыгару күздә тотыла. КОТЛЫЙБЫЗ! Хәзерге татар әдәбияты өлкәсендәге һәм республикада матбугат системасын үстерүдәге казанышлары өчен "МәйданЧаллы” журналы баш мөхәррире Сафин Факил Минне- мөхэммәт улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде Татар әдәбиятын һәм журналистикасын үстерүдәге казанышлары, чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән багланышлар урнаштыру һәм ныгытудагы актив эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының якын һәм ерак чит ил татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Гыйсметдинов Дамир Мипсэгыйрь улы Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде Сынлы сәнгать өлкәсендәге олы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәссам И.машев Рәшит Фатыйх улына "Татарстан Республикасының халык рәссамы" дигән мактаулы исем бирелде