Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

70— МӘГАРИҖ (БАСКЫЧ БУЙЛАП) СҮРӘСЕ (Мәгариҗ сүрәсе 44 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Мәгариҗ—баскычлар буйлап өскә менү, дәрәҗәгә күтәрелү мәгънәләрен эченә ала.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Берәүсе хәтәр җәза килүен (юри генә) сораган булды. (2) Кяферләр өстенә төшә чәк (бу газапны) беркем дә кире кайтара алмый. (3) Ул (газап) бөтен дәрәҗәләргә ия Раббы тарафыннан булачак. (4) Фәрештәләр дә. рух та (Җәбраил дә) дәрәҗә баскычлары буйлап, озынлыгы илле мең ел булган араны бер көндә менеп җитәрләр. (5) Шуңа күрә, син (Мөхәммәд. кяферләрнең җәберләренә) сокланырлык сабырлык белән түз. чыда. (6) (Кяферләр) моны (Кыямәтне), хәзер генә килмәс, ул әле ерак, диделәр. 7. Без аны якын итеп күрәбез. (8) Ул көнне Күк йөзе эрегән бакыр төсенә керер. (9) Ул көнне таулар тетелгән йон кебек булачак. (10) һичбер кеше икенчесенең хәлен белмәс (сорашмас). (11) Алар берберләрен күрер (ләкин хәл-әхвәл сорашу булмас). Ул көнне гөнаһкяр җәзадан котылыр өчен угылларын. (12) хатынын, ага-энесен. (13) үзенә торырга куыш һәм ашарга ризык биргән нәсел-нәсәбен. (14) Җир йөзендә кем бар-барысын да корбан итәргә хәзер булыр. (Бары тик үзе генә котылсын.) (15) Ләкин—ни файда! Җәһәннәм— (кяферләр очен махсус хәзерләнгән) тәмуг уты (16) аны (гөнаһлы кешене) башыннан аягына кадәр ялмап алыр. (17) Ул (коточкыч Я1чкын хәтәр кодрәт илә иманнан. Хактан) качканнарны үзенә тартып-чакырып торыр. (18) (Башчык, мач) җыеп, йозакта бикләп тотканнарны (тәмуг ялкыны) үзенә суырыр. (19) Хактыр ки. кеше хөсетле һәм тәкатьсез итеп, һәм сабырсыз, түземсез итеп ярал- тылган зат (20) Башына бала (малсыз калу, хасталык) килсә, ярдәм сорап акыра башлый. (21) Ана байлык килсә, саранлана. 22,23. һәрдаим намазда Аллаһка сәҗдә итүчеләр андый түгел. (24) Малларының мәгълүм бер өлеше (25) соранучы һәм сорамаучы мохтаҗларга тиеш, дип гамәл кылганнар (хәер<адәка. зәкят биргәннәр). (26) хисап һәм җәза көненең киләчәгенә инанганнар. (27) Аллаһнын (җәзасыннан) курыккан. (28)— хактыр ки. Раббының газабыннан беркем дә читтә калмас (беркем дә. мин-мөселман. миңа Ачлай җәза бирмәс, дип курыкмыйча гына яшәргә тиеш түгел): (29) гыйффәтләрен саклаган кызлар: (30) үз хатыннарына, җарияләренә якынлык кылганнар гаепләнмәс. (31)Әммаболардан тыш (башка никахсыз хатыннар, чит-ят кызлар) артыннан йөрүчеләрне Без хәттин ашканнар (хәләлдән харамга к}’чкәннәр) рәтенә куячакбыз. (32) Әманәт саклаганнар, антка тугры булганнар. (33) дөрес шаһитлек кылганнар. (34) дөрес итеп намаз укыганнар. (35) барысы да (шәрәф вә гыйззәт алып) җәннәт бакчаларында йөрер. 36. (Ий. Мөхәммәд) ни булган аларга (кяферләргә. мөшрикләргә. монафикычаргар Акылдан язганнармы? (37) Алар өерелешеп, уңнан да. сул тарафтан да синең яныңа ыргыла. (38) Алар шулай итеп, җәннәт бакчаларына керергә ашкынамы? (39) Өмет ләре бушка! Алар үзләренең нинди токымнан (балчыктан) ясалганын бик яхшы белә. (40) Юк! (Эш ачар уйлаганча булмас.) Көнчыгыш-көнбатыш (бөтен галәм) хуҗасының исеме белән ант итеп әйтәмен ки: (41) әлбәттә. Без алар урынына үзләреннән дә яхшырак халыкны китереп куярга кодрәтлебез: бу эштә Бездән алга чыга алырлык куәт юк (42) (Ий. Мөхәммәд) хәзер син инде аларны ташла. Вәгъдә ителгән көнгә (Кыямәчпкә) чаклы гөнаһ эчендәтиптерә-уйный торсыннар. (43) Ул көнне алар күзләрен шакмакландырып, бер ноктага текәп, каберләреннән кубарылып чыгар да. шашып йөгерә башлар. (44) Соңра хурлыктан карашлары аска текәлер, алар рисвай булыр. Менә бу көн аларга (күптән, фани дөньяда ук) вәгъдә ителгән Мәхшәрдер. 71— НУХ (НУХ) СҮРӘСЕ (Нух сүрәсе 28 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Сүрә хәзрәти Нух пәйгамбәребез исемен йөртә.) Бием илл әһи р-рах мән и р-рахим. I.—Башларына хәтәр җәза килмәс борын, үз халкынны кисәтеп-куркытып куй.— дип. Нухны үз кавеменә күндердек. (2, 3, 4) Нух (халкына) әйтте: —Әй. кардәшләрем, сез шик тотмагыз.—диде—Мин сезне: Аллаһка буйсыныгыз. Аңа каршы баш күтәрүдән сакланыгыз, (сөйләгәннәремә ышанып) миңа иярегез. Аллаһ гөнаһларыгызның бер өлешен генә булса да ярлыкасын һәм сезне билгеләнгән вакытка чаклы яшәтсен, дип ачык рәвештә кисәтүче бер кешемен Мәгълүмдер ки. Аллаһ вәгъдә иткән (Кыямәт әҗере) күпкә кичектерелмәс. Их. сез (Кыямәтнең нинди икәнен) белсә идегез! (Бервакытта да гөнаһ кылмас идегез.) (5) Ахырда Нух әйтте: -Шунысы хак. Раббым. мин халкымны кич-көндез иманга чакырдым. (6) Ләкин минем чакыруым аларны Синнән тагын да ераклаштырды. (7) Чыннан да. (яманга килегез) Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар,дип күпме генә өндәсәм дә. бармаклары белән колакларын томалап, чапаннары белән башларын каплап, аяк терәп каршы торалар, тәкәббер рәвештә азгынлыкларын дәвам итәләр. (8) Шуннан соң мин аларны катырак тавыш белән чакырырга тотындым. (9) Янә дә мин алар белән ачыктан- ачык та. аулакта да кат-кат сөйләштем, вәгазь укыдым (10) Шуннан әйттем: Аллаһ- тан ярлыкау сорагыз. Аллаһ-мәрхәмәтле ярлыкаучы, дидем (11) (Яманлыктан баш тартсагыз) Аллаһ өстегезгә мул яңгыр яудырыр, дидем (12) Сезнең малларыгызны, угылларыгызны арттырыр, сезгә бакчалар (җимеш бостаннары), чишмәләр бирер, дидем. (13) Нишләп соң сез Аллаһны кирәгенчә олыламыйсыз? (14) Гәрчә. Ул сезне үсешнең төрле-төрле шәкелләрендә яралтты. (Балчыктан Адәмне, аннан Һауваны. аннан аналыкта яралгыны, тууны, үсүне, картаюны, әҗәлне бар итте). (15) Күрмисезмени. Аллаһ җиде күкне бер-берсенә яраклаштырып ясады. (16) Анда Ай нур чәчә. Кояш та кандил кебек яктырта. (17) Аллаһ сезне туфрактан шытып чыккан үсемлек кебек итеп үстерде. (18) Ахырда ул сезне тагын туфрак эченә кертәчәк. (19) Аллаһ Җирне сезнең өчен түшәк-ястык кебек итеп кабартты. 20. Җир өстендәге юллардан рәхәтләнеп йөрсеннәр дип. (21) Нух әйтте: —Йа. Раббым. шунысы хак. алар миңа дошман булды. Маллары, балалары белән алар яманлыктан башка нәрсә китерми торганнарга иярделәр. (22) Болары да мәкерле хәйләләр кора башлады. (23) (Нух халкы бер&рсенө әйтте): -Аң булыгыз! Табына торган сыннарны ташламагыз. Вәд. Суваг. Йәгус. Йагук һәм Нәсерләрдән ваз кичмәгез—диделәр. (24) Шулай итеп, алар байтак кешеләрне юлдан яздырды. (Йа. Раббым) син ул залимнәргә адашудан башка һичнәрсә арттырып бирмә. 25. Шушы гөнаһлары аркасында алар суга батырылды. Ахырда утка атылдылар. Аллаһтан башка һичбер ярдәмче табалмадылар. (26) Нух болай диде: —Йа. Раббым. йорт тотучы кяферләрнең берсен дә Җир йөзендә калдырма. (27) Әгәр дә син аларны калдырсаң, алар бәндәләрне юлдан яздырыр һәм алар яман кяферләрдән башка бала тудырмаслар (28) Йа. Раббым. минем үземне, анамны, атамны, иман китереп, өемә кергән кешеләрне, мөэмин ирләрне, мөэминә хатын- кызларны. зинһар, ярлыка. Явыз залимнәргә җәзадан башка нәрсә арттырма. 72— ҖЕН (ҖЕН) СҮРӘСЕ (Җен сүрәсе 28 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Бәгъзе бер җеннәрнең дә Коръән тыңлаганнан соң. иман китереп, мөселман булганнары турындагы сүрә.) Бием илләһ и р-рах мән и р-рахи м. I. (Ий. Мөхөммәд) әйт син: —Җеннәр кавеменең бер төркеме (мин Коръән укыганда) тыңлап, иман китергән икән. Бу турыда мин вәхий аша белдем-диген. Җен кавеменнән булганнарның бер төркеме бопай дигән: —Чыннан да. без тутры юлга өнди торган, гадәттән тыш гүзәл Коръән сүзләрен тыңладык (2) һәм иман китердек. Моннан сон без Раббыбызга тиң затлар эзләмибез. (3) Хактыр ки. Раббыбызның бөеклеге һәр бөеклектән дә боек. Аның хатыны да. баласы да юк (4) Хактыр ки. ахмак бер наданыбыз (Иблис) Аллаһ хакында хәттин ашкан уйдырмалар, ялган сөйләп йөри иде. (5) Гәрчә, без—кешеләр дә, җеннәр дә Аллаһ турында ялган түгеп, дөресен сөйли, дип уйлый идек. (6) Шунысы да чынбарлык. кайбер кешеләр, кайбер җеннәргә ияреп, үзләренең азгынлыкларын арттыра иде. (7) Алар да сезнең кебек үк. Аллаһның кабат терелтәсене ышанмый иде. (8) Хактыр ки. без (җеннәр) Күккә менәргә (Аллаһ белен фәрештәләрнең сөйләшкәнен тыңзарга) тырышып карадык Ләкин Күкнең хәтәр сакчылар-каравылчылар белән һәм атыла торган утлы йолдызлар белән тулганлыгын күрдек. (9) Яшеренеп тыңлар өчен без (Күкнең) унай почмакларына постык. Ләкин тыңларга теләгәнне анда ут чыбыркысы сагалап тора икән. (10) Хактыр ки. без аңламый калдык: җирдәге кешеләргә зыян-зәхмәт китерер өчен шулай максат ителгәнме, әллә Раббы аларга игелек кылырга телиме9 Белгән юк. (11) Хакыйкатән. безнең арада игелекле булганнар да бар. гөнаһлыларыбыз да юк түгел. Без төрле-төрле юллар белән киттек (12) Без шуны да аңладык. Җирдә булсак та. Күккә менсәк тә. без Аллаһны бичара хәлгә калдырып, җиңә алмаячакбыз. (13) Хактыр ки. без (Коръәнне) тыңлап, иман китердек. Аллаһка иман китергән зат әҗердән дә мәхрүм калмас, нахакка рәнҗетелмәс тә. (14) Чынлыкта. кайсыбыз мөселман булды, кайсыбыз юлдан язды. Тугры юлны эзләп тапканнар- мөселман булыр. (15) Гаделсез зал имнәр җәһәннәм кисәве булыр. («Җеннәр» дип әкиятләрдәге һәм кешезорнең күз алдына китерә торган «койрыклы җеннәр» күз алдында тотылмый Мәүлане Али нөсхәсендә «җеннәр» дип атала торган халык шр— кешеләр турында сөйләнә Бу «җеннәр» астрологлар, фикерләре белән Күккә менеп, сихер вә ырымнары белән халыкны алдаучы кавем икәнлеге әйтелә.) 16. Әгәр дә алар тугры юлдан чыкмаенча барса, әлбәттә, аларга Без мул итеп яңгыр яудырыр идек. (17) Шулай итеп. Без аларны сынап карар идек. Раббыны зикер итүдән баш тарткан кешене Аллаһ хәтәр газапка тартыр. 18. Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны Шуңа күрә, сез Аллаһка тиң дип. һичбер башка затка табынмагыз. (19) Хакыйкать. Аллаһның колы (Мөхәммод) Раббы га гыйбадәт кылыр өчен калыкканда (Коръән тыңлар өчен килгән җеннәр) араларыннан җил үтмәслек булып, тыгыз урнашты. 20. Әйт син: -Мин бары тик Раббыма дога кыламын Аңа һичбер тиңдәш тотмам.-диген. (21) Әйт син: -Хактыр ки. мин сезнен өчен зарар да. файда да эшләр дәрәҗәдәге зат түгелмен- диген. (22) Әйт син: —Хактыр ки. (Көферлек кылсам) мине Аллаһның җәзасыннан берәү дә коткара алмас. Аллаһтан башка сыеныр зат мин табалмам,-диген. (23)-Минем кулымнан килгән эш—Аллаһның хөкемнәрен сезгә ирештерү. Аллаһка. Пәйгамбәргә каршы баш күгәргән кеше, һичшиксез, җәһәннәм угына лаек булыр, ул анда мәңгегә калачак. 24. Ниһаять, алар вәгъдә ителгән җәзаны күргәч, кемнең ярдәмчеләре аз. кемнеке күп икәнен белер. 25. Әйт син: —Вәгъдә ителгән газапның якынмы, аллә Раббы аны озак вакытка кичектергәнме икәнен мин белмим,—диген—(26) Яшерен серләрне бары тик Ул гына белә, һәм Аллаһ яшерен серләрнең ачкычын беркемгә дә бирми (27) Үзенә аеруча якын Пәйгамбәреннән башка. Ул (Пәйгамбәрнең) алдына да. артына да күзәтүчеләр (сакчылар) куелган. (28) Шулай итеп, аларның (пәйгамбәрләрнең) Раббы күндергән әмерләрне дөп-дөрес итеп җиткерәме икәнлекләрен барлар өчен. Аллаһ Пәйгамбәр янында булганнарның барысын да гыйлеме белән уратып алган вә һәрберсенең санын берәмләп теркәгән. 73— МҮЗӘММИЛ (ЯБЫНГАН) СҮРӘСЕ (Мүзәммил сүрәсе 20 аятыпән тора. Мәккәдә иңгән. Кайбер аятьләре Мәдинәдә иңгән Мүзәммил—капланган, бөркәвеч ябынган, баштанаяк төренгән, дигән мәгънәдәге сүз.) Бием илләһир-рах мән ир-рахим. 1. Ий. бөркәвеч ябынган (Мөхөммәд)'. (2)Төннен бер шешендә йоклама, намаз укы. (3) Төннең яртысы яки аннан азрак вакытында гыйбадәт кыл. (4) Яки төннең яртысыннан күбрәк вакытында Коръәнне ашыкмыйча, ачык итеп укы (5) Хактыр ки. Без сиңа әһәмияте гаять зур. сүз (Китап) йөкләрбез. 6. Төнлә тору (Коръән уку)—савап мәсьәләсендә гаять тәэсирледер, сүзләрнең куәтен арттыра. (7) Чөнки көндезен синең мәшәкатьләрен күп була. (8) Раббыңнын исемен әйтергә онытма Бөтен барлыгын белән Ана юнәл (9) Ул-Көнчыгышның да. Көнбатышның да Раббысыдыр. Аннан башка Аллаһ дип әйтерлек кодрәт иясе юк. Шулай булгач, бары тик Аллаһ химаясенә күчегез. (10) Аларнын (мөшрикләрнен) сүзләрен сабыр тыңла, һәм алардан бик әйбәтләп кенә аерыл. (11) Байлык эчендә йөзүче һәм хак динне ялган әйтүчеләрне Минем хөкемемә калдыр, һәм аларга бераз вакыт бир. (12) Безнең янда алар өчен богаулар һәм ут бар. (13) Бугазларыннан үтмәс ризык вә хәтәр җәза да бар. (14) Ул көнне Җир йөзендәге таулар тетрәр. Таулар агып китә торган ком кебек булыр. 15. Фиргавенгә бер пәйгамбәр күндергән кебек, сезгә дә нәкъ шулай, кылмышларыгызга шаһитлек кылачак бер Пәйгамбәр күндергән идек (16) Әмма Фиргавен ул пәйгамбәргә каршы чыкты. Без дә аны авыр, читен рәвештә җәзаладык. 17. Көфер итсәгез, балаларыгызнын чәчен агартырлык дәрәҗәдәге хәтәр көндәге җәзалардан ничек котыла алырсыз икән? (18) Ул дәһшәттән хәтта Күк йөзе ярылачак. Аллаһның вәгъдәсе максатына ирешәчәк. (19) Менә бу аңлаткан нәрсәләребез—үгет, гыйбрәттер. Теләгән кеше Раббыга алып баручы тугры юлны тотар. 20. (Ий. Мөхәммәд) хактыр ки. синең белән бергә булган кешеләрнең, аз дигәндә, төннең өчтән икесен, кайчакларда яртысын, кайчакларда өчтән берен йокламыйча намаз укыганнарын Раббы белә. Төн һәм көн вакытларын Аллаһ билгели. Ул сезнең төн вакытларын чамалап бетермәгәнегезне белә, шуңа күрә. Ул тәүбәләрегезне кабул итә. Коръәннең үзегезгә җиңел булган өлешләрен укыгыз. Арагызда хаста кешеләр дә. Аллаһ бирәчәк ризыкны эзләп, сәфәр чыкканнар да бар һәм Аллаһ юлында сугышып йөрүчеләр дә бар. Аллаһ аларнын барысын да белә. Алар да (шартларына күрә) Коръәннең үзләренә к$лай өлешләрен генә укысын Намазны дөрес укыгыз. Зәкятне биреп барыгыз вә Аллаһ әҗер бирсен дип. алдан ук игелек кылыгыз. Кылган игелегегез сезнең өчен тагын да хәерлерәк әҗер булачак. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Шик юк. Аллаһ-ярлыкаучы. чиксез мәрхәмәтле. 74— МҮДӘССИР (БӨРКӘНГӘН) СҮРӘСЕ (Мүдәссир сүрәсе 56 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Мүдәссир-каплаулы. уранган, бөркәнгән, дигән мәгънәләрдәге сүз.) Бием илл әһ и ррах мән и р-рах и м. I. Ий. бөркәнеп йөрүче (Рәсүлем)'. (2) Аягыңа бас һәм халыкларны үгетлә. (3) Вә Раббыңны олыла (4) Киемеңне пөхтә тот (5) Нәҗеслектән вә яманлыктан ваз кич (6) Кылган игелегең өчен артык хак таләп итмә. (7) Раббыңнын ризалыгын аласың килсә, түз. сабыр ит. (8) Сур быргысына өрелгән көн (9) иң кыен көн булыр (10) Ул көн кяферләр өчен бик авыр булыр. II. Ялгызы гына яралтылган теге кеше белән икебезне бергә (хөкемебезгә) калдыр. (12) Мин аңа күп төрле мал биргән идем (13) Һәм үзе янында гына тора торган тәүфнкълы балалар бирдек. (14) Аңа тормышта киң мөмкинлекләр ачтык (15) Шулар өстенә дә малын арттырырга теләп, комсызлана башлады. (16) Юк инде, җитте! Ул үҗәт рәвештә аятьләребезгә каршы торды. (17) Мин аның өстенә тау хәтле (җәзасы) йөкләячәкмен (18) Чөнки ул мәкерле тозаклар уйлады һәм төгәл хисап белән тозак корып куйды. (19) Каһәр төшсен аңа! Ул мәкерләр корды. (20) Ахырда да. әче каһәр суккыры. мәкерләрен кора бирде, ничек кенә кора иде әле. (21) Аннан сон әтрафына бакты. (22) һәм кашларын җыерды. чырае җимерелде. (23) Аннан соң артына борылып, тәкәббер рәвештә: (24) -Бу-диде,—(АЪ/эьән) борынгылардан калган сихер галәмәтләреннән башка нәрсә түгел! (25) Хактыр ки. бу адәм уйлап чыгарган сүз генә. 26. Аны Сәкаргә (җәһәннәмгә) ташлаячакмын. (27) Син Сәкарнен ни икәнен беләсеңме? (28) Сәкар-ул шундый тәмуг-берни калдырмый бөтенләй яндырып бетерә торган, гәүдәне яңадан үз халенә кайтарып, тагын яндыра торган җәһәннәм. (29) Тиреләрне көйдерә. (30) Анда унтугыз фәрештә булыр. (31) Без янып торган утның сакчыларын бары тик фәрештәләрдән генә сайлап куйдык. Аларның санын да кяферләрне каушатыр өчен, шулай итеп, үзләренә китап бирелгән халык (Мөхәммөдкө. Коръәнгә) ышансын дип, иман китергәннәрнең иманы тагын да ныгысын өчен, үзләренә Китап бирелгән халык һәм мөэминнәр шиккә калмасыннар, дип. рухларында хасталык булганнар һәм кяферләр: —Аллаһ моның белән ни әйтергә тели?—дип баш ватсыннар өчен. Менә шулай итеп. Аллаһ тугры юлга басарга теләмәгәнне адаштырып, теләгәнне тугры юлга күндерер. Раббының күпме гаскәре барлыгын Аның Үзеннән башкасы белмәс Болар инсаннар өчен ап-ачык кисәтүләр булыр. 32. Хәер, (алар сабак алмастыр) Ай исеме белән. (33) узып бара торган төн. (34) атып килә торган таң исеме белән әйтәмен ки. (35) (Сокар) ул хәтәр кисәтүләремнең берсе генә. (36) Кешеләрне куркытыр (гөнаһ кылудан тыяр) өчен. (37) игелек кылуда алга киткәннәр өчен дә. игелек кылудан тәмам артта калганнар өчен дә кисәтү, хәтәр афәтләрнең берсе Сәкар булыр. (38) һәр җан иясе үзенең гамәлләренә (гөнаһларына) бәйләнгән. (39) (Гамәл дәфтәре)ун яктан бирелгәннәрдән башка (40, 41, 42) Алар җәннәтләрдә булыр, һәм җәһәннәмгә кергән танышларыннан гөнаһкярларның хәлен сораштырырлар. —Сез ничек итеп Сәкаргә килеп эләктегез?—дип. (43) Гөнаһлылар әйтер: —Без намаз укымадык. (44) Фәкыйрьләрне ашатмадык. (45) Көфер сөйләгәннәр арасында без дә көфер сөйләдек. (46) Кыямәт көнен ялган, уйдырма,—дидек. (47) Ниһаять, безне үлем килеп якалады. 48. Шәфәгать итәргә (якларга) теләгәннәрнең шәфәгате (яклавы) аларга һичбер файда бирмәс. (49) Ни өчен соң алар гыйбрәт алудан (ялганны хактан аерырга өйрәнүдән) качалар9 (50, 51) Әйтерсең лә. алар арысланнан качып баручы кыргый ишәк өере. (52) Әлбәттә, аларның һәрберсе үзләренә генә Китап иңдерелгәнне тели. (53) Булмас! Иң аянычы, алар Ахирәт көнендә булачак җәзалардан курыкмый. (Шуңа к)ро дә. алар һич тә вөҗдан газабы кичермөенчә җинаять кыла.) (54) (Нишләмәк кирәк— уз ихтыярлары) Коръән—ул вәгазьләр-кисәтүләр Китабы. (55) Теләгән кеше аннан үгет-сабак алыр. (56) Аллаһ ихтыярыннан башка берәүдә Коръәннән сабак ала алмас. Аллаһның җәзасыннан коткару да Аллаһ ихтыярында. Ярлыкаучы да Аллаһ кына.