Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тышлыктагы сурәтләр

КАЗАН ПАТШАБИКӘСЕ СӨЕМБИКӘ Журнал тышлыгының беренче битенә игътибар белән күз салыгыз әле. кадерле укучы. Дөнья әдәбияты һәм сәнгате тарихына Янарыш чоры дип кереп калган күтәрелеш, француз романтизмы чалымнарын гажәеп дәрәжәдә оста синтепаштырып ясалган бу рәсемдә Казан дәүләте тарихында аерым урын тоткан мәгърур ханбикәбез Сөембикә сурәтләнгән Киндергә майлы буяу белән ясалган портреттан безгә данлы хөкемдарыбыз — дәүләт кадәр дәүләт белән идарә итә белүче кырыс һәм тотнаклы, бер үк вакытта монлы вә гүзәл, һәр чалымында рухи көч сизелеп торган, матурлыкны гаять нечкә тоемлаучы сөйкемле ханбикәбез карап тора. Ауропа вә Азиядәге мәмләкәтләрне дер селкетеп торган госманлы төрек солтаны. Польша һәм Литва корольләре, урыс кенәзләре һәм эреле-ваклы башка дәүләтләр хөкемдарлары белән бертигез дәрәжәдә. тарихи чордагы үз урыныңны белеп сөйләшү-анлашу өчен нәкъ менә шушындый көчле һәм затлы шәхес булырга кирәк булгандыр да. Рәссам ерак чорлардан безгә әле һаман аваз салучы, тарихи хәтеребездә өзлексез яңарып торучы Казан патшабикәсенең әнә шундый якты образын тәкъдим итә. Бер караш ташлаудан ук күнел түрендә уелып калырлык бу рәсемнең авторы кем? Анын тагын нинди хезмәтләре бар? Нишләп без аны моңа кадәр белмәгәнбез? Табигый рәвештә күнел төбендә шундый сораулар жанлана. Ә ана жавапны ераклардан эзләргә туры килә. Рәсемнен авторы - милләттәшебез. Казакъстаннын атказанган сәнгать эшлсклесе. Казакьстан Фәннәр Академиясе академигы, сынлы сәнгатьтә үз йөзен һәм алымнарын тудырган, күп төрле жанрларда бер үк дәрәжәдә уңышлы һәм оста эшләүче танылган рәссам Камил Муллашев. Камил Вәлиәхмәт улы Муллашев 1944 елнын 27 октябрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян вилаятендәге Әремче шәһәрендә дөньяга килә. Кытайдагы сәяси чуалышлар нәтижәсендә кайчандыр монда килеп төпләнгән татар халкына да яшәү кыенлашканнан-кыенлаша бара һәм 1963 елда Муллашевлар гаиләсе Казакьстанга күчеп кайта Камил 1967 елда Алма-Атада сәнгать училищесын тәмамлый, аннан сон Мәскәүдә В. И. Суриков исемендәге дәүләт сәнгать институтында. СССРнын халык рәссамы Таир Салахов остаханәсендә белем ала. Камил Муллашевнын барлык ижаты тормышка кайнар мәхәббәт белән сугарылган. Мин бар эшне дә яратып эшлим", ди ул. Һәм шушы сүзләрдә рәссамның яшәештәге һәм иҗаттагы анык позициясе ачык күзаллана да инде К Муллашев сәнгатьтә үзенә бөек һәм житди максатлар куеп эшли, ул заманыбызның һәм чал тарихның тирән катламнарын бер үк дәрәжәдә колачлый белә торган сирәк сәнгатькәрләрдән. Әле 1980 елда ук ул "Яшьлек". "Җир һәм заман триптихлары өчен Франция Сәнгать Академиясенең көмеш медаленә лаек була Туксанынчы елларда К. Муллашев сынлы сәнгатьтә авангард даирәсенә үтеп керә, үзенә хас максимализм белән төрки бабаларыбызнын яшәеш катламына ыргыла, аларнын мәжүси инануларын сынландыра. Төрки антик дөньяны сурәтләү аны котылгысыз рәвештә бу цивилизациянең дәвамы булган казакъ-татар даирәсенә алып килә. Бер-бер артлы бу галәмнең символы булып кабул ителерлек “Кыпчак кызы - Ауразия”, Назарбаев портреты Сөембикә-ханбикә" шедеврлары туа. Бу чорда “Әтием". "Әнием" портретлары сыман әсәрләрдән башланган татар тематикасы рәссам иҗатында киң дәрья булып, ашкынып ташый башлый: "Идел агымнарында". “Казан тәхете тирәли'. “Киленчәкләр", "Рәссамның алиһәләре". “Җиткән кызлар серләшүе" һ. б. Дөньякүләм абруйлы Камил Муллашев ижаты да Б. Урманче. Ч. Әхмәров мирасы кебек үк татар мәдәниятенен алтын хәзинәсен тәшкил итә.