Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Галиәхмәт Шаһи Шаһиәхмәтов

Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы 1949 елны Татарстанның Арча районы Шура авылында туган. Үз авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ана туган якларын озак елларга калдырып китәргә туры килә. Башта Йошкар-Олада урта белем ала һәм технология техникумына укырга керә. Диплом алгач сәүдә системасында эшли. Яшьлек романтикасы Галиәхмәтне Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләренә, аннан комсомол путевкасы белән Оренбург өлкәсендәге Ирикла ГРЭСы төзелешенә азып килә. Анда дүрт ел эшләгәннән соң. Галиәхмәт туган якларына әйләнеп кайта, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. Университетта укыган елларда Арча районы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул елларда анын вакытлы матбугатта беренче шигырьләре басыла. 1982 елда Г. Шаһи Чаллы якларына юл тота. Башта Мөслим районы Баек авылында әдәбият укыта. 1984 елда Чаллы шәһәренә килеп урнаша һәм биш еллап мәктәптә эшли. Ләкин, сәламәтлеге какшау сәбәпле, яраткан һөнәрен ташларга гуры килә Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәрендә фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1997 елны Чаллы шәһәре нәшриятында "Кояшлы юл" исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул берничә китап авторы Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 28 январьда узган утырышында Галиәхмәт Шаһи Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Ринат Баттал Батталов Ринат Гыймазетдин улы 1948 елны Татарстанның Әгерҗе районы Ырыс авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларында була. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, соңрак Ижевск университетында югары белем ала. Хезмәт шөгыльләре — гракторист, почтальон, авыл советы секретаре, район газетасы хезмәткәре, инженер, профсоюз әһеле... Ринат Баттал шигырьләрне мәктәп елларында ук язса да, җитди иҗат белән шөгыльләнүе соңгы ун елга туры килә. Түбән Кама су саклаг ычы төзелеп, туган авылы су астында калу да аның күңелендә җәрәхәтле тәэсир ясаган, күрәсең. Ярсу һәм тыелгысыз хис шигырь юллары булып ташыган Бу хакта Р Батталга төкъдимнамә биргән якташы Мансур Вәлиев болан яза "Ринат белән без туып-үскән Иж буйлары, Әгерҗе яклары табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә бик кызыклы, ә авыллар күченү белән бәйле хәлләр иҗат кешесе өчен бик күп фаҗигале вакыйгалар да китереп чыгарды Ринат Батталнын "Агымсуда акчарлак" исемле китабында ул хис-тойгылар бик ачык чагыла" 2004 елның январенда Кабул итү Коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр Р Шәфи. М Вәлиев. Г Гомәр) Язучылар берлеге Идарәсе Ринат Гыймазетднн улы Батгаповны Татарстан Язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итте