Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ИҖАТ ЙОРТЫ АЧЫЛДЫ “Васильево" шифаханәсе территориясендә әдәбият-сәнгать әһелләре өчен күптән көтелгән ижат йортын ачу тантанасы булды. ‘‘Бу—әһәмиятле вакыйга,—диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тантанада катнашучылар алдында ясаган чыгышында —Ижат кешесенә игътибар бик кирәк. Мин алдан ук белеп торам, бу бинанын һәр карышы байтак ижат мизгелләрен үзенә сеңдереп калыр әле Еллар узу белән мондагы һәр нәрсә аерым бер кыйммәткә ия булыр Ижат йортын ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимул- лин. Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, В. Качалов исемендәге рус драма театрының баш режиссеры Александр Славутский һ б.лар ижат әһелләренә карата шундый кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Президентка һәм Татарстан хөкүмәтенә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Ике катлы мәһабәт бинада ижат берлекләре әгъзалары өчен барлык уңайлы шартлары булган унике бүлмә бар Аларнын дүртесе язучылар өчен тәгаенләнә. Юллама хакының зур өлешен хөкүмәт күтәрәчәк. Ижат йортын ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вә- лиева. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин. мәдәният министры Илдус Тарханов, ижат берлекләре рәисләре, әдәбият-сәнгать әһелләре катнашты. ВӘКАЛӘТЛЕ ВӘКИЛЛӘР КИҢӘШТЕ 17 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдәге вәкаләтле вәкилләренең киңәшмәсе узды Кинәшмәдә Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе. ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры Т Акулов. ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Р Хәкимов. ТР Президентының хуҗалык эшләре белән идарә итүчесе Ж Сали- хов. ТР Премьер-министры урынбасары—ТР икътисад һәм сәнәгать министры А Пахо- мов. Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгының Ватандашлар белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары С Николаев. Мәскәү хөкүмәтенең халыкара элемтәләр департаментының чит илдәге ватандашлары быз белән эшләү бүлеге начальнигы Ю Каплун. шулай ук ТР Дәүләт Советы. ТР Мәдәният. Мәгариф министрлыклары вәкилләре, төрле ведомство, оешма җитәкчеләре катнашты Вәкилләрнең 2003 елда башкарган эш- чәнлеге. нигездә, уңай бәяләнде Әһәмиятле вакыйгалардан үткән елда Казанга ЮНЕСКОнын генераль директоры Коитиро Мацуура. 30 илнең дипломатик вәкилләр җитәкчеләренең килүе. Казан оешуына 1000 ел тулуны ЮНЕСКОнын юбилей даталары исемлегенә кертүе булды. Татарстанда Россия Федерациясенең кайбер субъектлары көннәре үтте Шулай ук мөһим вакыйга— Татарстан Республикасы һәм Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы 2003-2005 елларда халыкара һәм тышкы икътисади багланышларны тормышка ашыру буенча протоколга кул куйды Федерация субъекты һәм Россиянен тышкы-сәяси ведомство арасында мондый документ беренче тапкыр төзелде. диде Ж Салихов. Т Акулов билгеләп үткәнчә. РФ Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласы Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтүне Россиядә генә түгел, ә бөтендөнья күләм бәйрәм икәнен әйтте. Бүген Татарстан Республикасының Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдәге вәкаләтле вәкилләре алдында торган мөһим бурычларның берсе—төбәкләрдә Казаннын 1000 еллыгын пропагандалау. ана багышланган төрле чаралар үткәрү Утырышта дөньянын төрле почмагында яшәүче татарларны дәреслекләр белән тәэмин итү. татар теле укытучыларының белемен күгәрү һәм янадан әзерләү, туган телдәге басмаларга, вакытлы матбугатка язылу мәсьәләсе турында да сүз барды УФАДАГЫ МӨҺИМ ҖЫЕН 25 февраль көнне Уфада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы булып үтте Татар конгрессы оешканнан бирле бу анын Башкортстан башкаласындагы тәүге күчмә утырышы иде. Шуна да аны Татарстан ягыннан ярдәмгә һәм теләктәшлеккә мохтаҗ булган Башкортстан татарлары зарыгып көткән иде Уфадагы бу мөһим чарага Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары, күренекле галим Дамир Исхаков, БТК әгъзасы. Россиядәге милли-мәдәни мохтәриятләр эшчәнлеге координаторы Римзил Вәлиев. БТК башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев, Татарстанның Башкортстандагы сәүдә-икътисадый вәкиллеге җитәкчесе, БТК башкарма комитеты әгъзасы, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов, Татарстан Сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министрлыгы вәкиле Айдар Абдрахманов һәм БТК башкарма комитеты рәисенең матбугат секретаре Гөлназ Шәйхи килде Чиләбе, Пермь һәм Төмән өлкәләрендәге татар милли оешмалары вәкилләренең дә ерак араларны якын итеп килүе бу җыенның географиясен тагын да киңәйтте. Башкортстан ягыннан күчмә утырышка республиканың барлык татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм милли хәрәкәтнең актив әгъзалары, шулай ук дәүләт оешмаларының дәрәҗәле вәкилләре чакырылган иде Мөһим сөйләшүнең көн тәртибенә бер генә тема—“Башкортстан татарларының милли- мәдәни үсеше проблемалары турында" мәсьәлә кертелгән Әмма киң колачлы бу тема, фикер алышулар барышында күптармаклыга әйләнде һәм ул Башкортстан татарларын борчыган күпсанлы мәсьәләләрне уз эченә алды. Күчмә утырышны БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачты һәм алып барды. Зур доклад белән дә ул чыгыш ясады Р Закиров бер ел ярым элек эшли башлаган Бөтендөнья татар конгрессының яңа башкарма комитеты башкарган эшләргә һәм төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны борчыган проблемаларга тәфсилләп тукталды Аннан соң утырышта Татарстанның Башкортстандагы сәүдө-икътисади вәкиллеге җитәкчесе Рамил Бигнов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында, нигездә, Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү мәсьәләсенә, аны хәл итү юлларына тукталды Рамил әфәнденең фикерләре ачык һәм төпле иде "Башкортстанда яшәүче татарлар үз теленә дәүләт теле статусы алмыйча тынычлана алмаячак,— дип белдерде ул. —Президент Мортаза Рәхимов сайлаулар алдыннан биргән вәгъдәсен сүздә генә калдырмыйча, аны чынга ашыру өчен үзенең хакимият мөмкинлекләрен эшкә кушарга бурычлы" Сөйләшүдә катнашучылар бигрәк тә Башкортстан татар кошрсссы башкарма комитеты рәисе урынбасары, күренекле профессор Радик Сибәгатовның чытышын зур хөрмәт белән кабул итте Аның ни өчен Башкортстандагы татар теленә дә, башкорт һәм урыс телләре белән бер- рәттән, дәүләт теле статусы бирелергә тиешлеген тәгаен саннар һәм дәлилләр белән ныгытып сөйләве һәркемне ышандырырлык иде Утырышта алга таба чыгыш ясаучылар да Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә тагар милли-мәдәни ихтыяжларын канәгатьләнде рү тәңгәлендәге көнүзәк проблемаларга тукталды һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышында катнашучылар ил Президенты Владимир Путинга Башкортстанда татар теленә статус бирү мәсьәләсендә хат әзерләде һәм кабул итте. Биредә шулай ук, күчмә утырышта яңгыраган бихисап файдалы тәкъдимнәрне исәпкә алып, аерым резолюция кабул итү турында да килешенде. ЯЗУЧЫЛАР РАЙОННАРДА Быел Татарстан Язучылар берлеге төзелүгә 70 ел тула. Юбилей мөнәсәбәте белән республикабызда күптөрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Шул уңайдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Фоат Галимул- лин җитәкчелегендә бертөркем язучылар һәм сәнгать әһелләре Кукмара, Балтач. Арча. Би- ектау, Яшел Үзән, Кайбыч. Тәтеш. Буа районнарында булып, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында күпсанлы очрашулар үткәрде. Республикабызда Татар әдәбияте көннәре кысаларында әлеге очрашуларда Әхсән Баян. Мөсәгыйть Хәбибул- лин, Мәдинә Малнкова. Резеда Вәлиева. Эльмира Шәрифуллина. Шаһинур Мостафин, Хәбир Ибраһим. Галимҗан Гыйльманов, Ри- фә Рахман, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Газинур Морат, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Рабига Сибгатулли- на. Рамил Миндияр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм музыкант Фәрит Хатипов катнашты ШАГЫЙРЬНЕ ИЛ ОНЫТМЫЙ 15 февральдә Мәскәүдә МусаЖәлилне искә алу кичәсе үткәрелде Ул һәр елны 15 февральдә Татар мәдәният үзәгеңдә—“Асадулласв йортьГнда уздырыла Әлеге үзәктә сугышка кадәр Муса Жәлил, башка тагар язучылары, җырчы, композиторлар еш булган Кичәдә җырчылар, герой-шатыйрьнен тормышын һәм ижатын, моннан 60 ел элек немец төрмәсе Плетиснзседа җәзалап үтерелгән көрәштәшләренең язмышын нечкәләп белгән профессор Габделхак Әхтәмҗан һәм шагыйрь-тәржемәче Вил Глннсв чыгыш ясадылар Шулай ук язучы Әхмәт Саттар, профессор Әгьдәс Борһанов. Рифат Әбднев, журналист Әхмәт Галимов һәм башкалар да Муса Жәлил турында сөйләделәр Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең шигырьләре. анын сүзләренә язылган җырлар яңгырады Искә алу кичәсендә М Жалилнсн кызы Чулпан да катнашты Кичәдә катнашучылар Татар мәдәният үзәгенә Муса Жәлил исеме бирүне сорап тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә килештеләр. ФАКИЛ САФИН КИЧӘСЕ Чаллыла “Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фа кил Сафиннын 50 яшьлек юбилее узды. Аны тәбрикләргә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин. Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. “Казан утлары" журналынын баш мөхәррире. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллнн. Татарстан язучыларынын әдәбият фонды идарәсе рәисе Гәрәй Рәхим, депутат-язучылар Туфан Миннуллин. Разил Вәлиев. мәдәният министры урынбасары Илфак Ибраһимов. Башкортстаннын халык шагыйре Марат Кә- римов. шагыйрь һәм прозаик Марат Кәби- ров һәм башка төбәкләрдән әдипләр килде Мөхәррирне шәһәр хакимияте исеменнән Чаллы мэры Илдар Халиков котлады Роберт Миннуллин Татарстан Президенты Указы белән хәзерге татар әдәбияты өлкәсендә һәм матбугатны үстерүдәге казанышлары өчен Сафин Факил Миннемөхәммәг улына “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелүе хакында хәбәр итте Дәүләт Советының Фәрит Мөхәм- мәтшин кул куйган котлавын тапшырды Тамаша залында юбилярның якташлары да күп җыелган иде Туган як кешеләренең уй-теләкләрен Мөслим районы хакимияте башлыгы Р Хәбипов ирештерде Кичәдә Чаллы шәһәр театры артистлары башкаруында Факил Сафиннын әсәрләре буенча әдәби-музыкаль композиция яңгырады. ҖЫРЧЫ ИСЕМЕНДӘГЕ ФЕСТИВАЛЬ Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Түбән Новгород татарларының Казан шәһәрендәге “Якташлар" жәмгыяте, “Казан" милли мәдәният үзәге һәм “Татарстан” журналы редакциясе быслнын алрель-декабрь айларында Рәшит Ваһапов исемендәге татар жыры фестивален гамәлгә кую турында карар кабул итте. Фестиваль мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповнын халкыбызның рухи-мәдәни тормышында тоткан урынын, милләт булып сакланып калуыбызда анын бәяләп бетергесез ролен истә тотып, мон иясенең мирасын барлау. пропагандалау, исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән һәм татар халкының милли бердәмлеген ныгыту, милли жыр сәнгатен камилләштерү максатыннан оештырыла. Фестиваль чаралары Татарстанда гына түгел. ә татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә узачак Фестиваль кысаларында жырчынын якташы. "Татарстан" журналының баш мөхәррире Рифат Фәттаховнын “Рәшит Ваһапов'' дигән китабын тәкъдир итү. жырчынын язмаларыннан төзелгән аудио һәм компакт- диск чыгару. “Рәшит Ваһапов һәм татар жыры сәнгате” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла Фестивальнең гала-концерты декабрь аенда Казан шәһәрендә узачак. ОНЫТЫЛМАС КӨЙЛӘР ИЯСЕ Мәшһүр композитор Фәрит Яруллиннын 90 елчыгы республикабызда киң билгеләп үтелде Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге дә бу датаны игътибарсыз калдырмады Яруллиннар уфалылар өчен үз. якын исем Үткән гасырның егерменче елларында. Фәритнен әтисе, күренекле музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсе белән Уфада яшәгән булган Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика милли китапханәсенең музыка залында Фәрит Яруллиннын юбилее уңаеннан ике чара булып үтте. Бу көнне биредә журналистлар өчен матбугат очрашуы да оештырылды Анда Фәрит Яруллинны якыннан белгән кешеләр дә катнашты Күренекле балетмейстер. милләттәшебез Һашим Моста- евнын композиторыбыз турындагы истәлекләре аеруча кызыклы иде Ә инде Уфадагы чараларга Фәрит Яруллиннын бертуган энесе, күренекле композитор һәм мөгаллим Мирсәет Яруллиннын да килүе уфалылар өчен сөенечле вакыйга булды. ШӘРИФ КАМАЛ МУЗЕЕНДА 25 февральдә Ш. Камал музеенда әдипнең 120 еллыгына багышланган кичә үтте Анда Шәриф Камалның "Акчарлаклар" спектакленнән өзекләрне Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова һәм Россиянен атказанган. Татарстанның халык артисты Наил Әюпов башкарды. “Хаҗи әфәнде өйләнә" спектакленнән өзекләрне К Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрыннан Россиянен атказанган. Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов, Татарстанның халык артисты Ренат Мифтахов уйнады. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов язучының новеллаларын укыды. Татарстанның халык артисткасы Нажия Теркулова заманында Ш Камал яраткан җырларны хәтердә яңартты. Кичәне музей җитәкчесе, шагыйрь Рәмие Аймәг алып барды Биредә катнашучылар “Матурлык тугаңда" дигән күргәзмәне карадылар Анда Татарстан Милли музее фондында сакланган архив материаллар, кулъязмалар куелган иде. 26 февральдә музейда Ш Камал һәм Г Кутуй дуслыгына багышланган "Еллар һәм язмышлар" дигән кичә узды. ЯШЬ АВТОРЛАР ИГЪТИБАРЫНА Татарстан Язучылар берлеге һәм “Идел" яшьләр үзәге инде бишенче ел яшь каләм тибрәтүчеләр арасында “Иделем акчарлагы" дигән конкурс оештырып килә. Конкурста катнашу өчен проза, поэзия, драма жанрларында язылган әсәрләр 2004 елның 1 августына кадәр кабул ителә Анда 14- 30 яшьләрдәге авторлар катнаша ала. Авторларның әсәрләре компьютерда яисә машин- када басылган хәлдә булырга тиеш Ижатлары у най бәя алган сәләтле яшьләр шушы елнын октябрь аенда Казанга чакырылып. "Чишмәкәй" лагеренда танылган язучылар үткәрәчәк остаханәләрдә катнашу хокукы ала Әсәрләрне хат белән "Идел- яшьләр үзәгенә юлларга кирәк Адресы: 420107. Казан. Свердлов урамы, 12 нче йорт Телефон 64-32-77. ИҖАТ КИЧӘСЕ Чаллы шәһәренен "Шатлык" яшьләр үзәгендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, галим Әнвәр Шәриповнын иҗат кичәсе булып узды Кичәдә анын хезмәттәшләре, студентлар. укытучылар, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр катнашты Әдәби җәмәгатьчелек Әнвәр Шәриповны Г. Утыз Имәни. Кол Шәриф иҗатларын, гомумән, урта гасырлар татар поэзиясен өйрәнүче галим буларак белә Кичә Чаллы педагогия институтынын "Асылъяр" җыр ансамбле тарафыннан М. Имашсвнын Ә Шәрипов сүзләренә иҗат иткән “Сабантуйлы Татарстаным' җырын башкару белән башланып китте Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе В Имамов. "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Ф Сафин, Чаллы пединститутының фәнни эшләр буенча проректоры И Сафуанов. шагыйрьләр Р Бө- шәр, Ф Жамалетдинова. Р Мөхияр һ б. Әнвәр Шәриповнын фәнни хезмәтләре, әдәби ижаты турында сөйләделәр Кичәдә композитор Р. Зариповнын Ә. Шәрипов сүзләренә иҗат иткән ' Әнкәй хатлары". “Соңлап килгән мәхәббәтем". "Аксыл томан ", “Ютазы". "Сабантуй батыры". И Закировнын "Ага сулар" һәм башка җырлар ингырады. МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ КҮРГӘЗМӘСЕ "Казан" милли мәдәният үэәгенен сәнгать галереясында танылган Уфа рәссамы Рәсим Насыйбуялиннын шәхси күргәзмәсе эшли. Р Насыйбуллин Уфа дәүләт сәнгать институтынын сәнгать бүлеген тәмамлый. 1985 елдан Уфа дәүләт нефть һәм техника университетының архитектура кафедрасында рәсем дәресен укыта. Башкортстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Р Насыйбуллин республика, зона, төбәк һәм Бетенрос- сия күргәзмәләрендә актив катнашып килә. Авторнын әсәрләре М Нестеров исемендәге сәнгать. Башкорт дәүләт археология музейларында. Уфа сәнгать галереясында, кайберләре Англия. Израиль һәм Төркия дәүләтләре шәхси галереяларында урын алган. Р Насыйбуллин—күпкырлы рәссам, анын иҗатында реализм һәм авангардлык традицияләре үзара бәйләнгән “ТАТАР КИТАБЫ” КИБЕТЕ Башкалабызда “Татар китабы" дигән яңа кибет ачылды Ул Татарстан китап нәшрияте. "Мәгариф". "Яңалиф ". "Хәтер". "Райнур". Мәс- кәүнен "Инсан" һәм башка нәшриятларда басылып чыккан татар китапларын сату белән шөгыльләнәчәк. Биредә әдәби әсәрләр, балалар әдәбияты, сүзлекләр, дәреслекләр, ме тодик әсбаплар. Казаннын 1000 еллыгына багышланган китаплар. Коръәннен төрле басмалары. шулай ук җыр сөючеләргә аудиокассеталар сатып алу мөмкинлеге дә бар Кибетнен адресы Бауман урамы. 29/11 нче йорт . “Нур-маркет" (җир асты галереясе)