Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР

Хатлардан юллар Хөрмәтле редакция! Мин “Казан утлары" журналын гомерем буе укып килүчеләрдән. Әле кечкенә чагымда бабам Рәхимҗан мәҗбүр итеп укыта, шуны укып бетермичә урамга уйнарга да чыгармый торган иде. Тора-бара күнектем, журнал аерылгысыз юлдашыма, дустыма, киңәшчемә әверелде. Хәзер менә шул бабамны сагынып искә алам. Шулай итеп ул миндә туган телебезгә, әдәбиятка, татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә ярату уяткан икән. Без монда. Оренбург өлкәсендә, акрын гына урыслашып барабыз бугай Тел югала бара, йолаларны, гореф-гадәтләребезне оныта башладык. Хәтта картлар да урамда сөйләшкәндә яртылаш урысча гына "ебәрәләр" Дөрес, хәзер “ТНВ-Татарстан яна гасыр телевидение тапшыруларын карыйбыз каравын Җиде ел буе шуның өчен тырыштык, миллионнарча сум акчалар түктек. Иң сәере шунда, ул “ТНВ"да чыгыш ясаучылар татарча безгә караганда да начаррак сөйләшәләр. Татарның башкаласында яшәп тә шундый дәрәҗәгә төшеп була микәнни0 ' Сезнең журнал да андый хаталардан хали түгел. Әле менә “Казан утларьГның 2003 елгы 6 нчы санын укып утырам Розалина ханым Нуруллинанын "Томаннарга еллар күмелде" дигән язмасында телгә алынган кешеләр юк- юк та урыс сүзләре кушып сөйләшәләр. Тормышта, бәлки, шулайдыр да бит . Ә безнен саф, чиста татар сөйләмен ишетәсе килә. Без. ерактагы укучыларыгыз, сезнең аркада гына аз булса да татар булып яшибез ләбаса. Җибәрмәгез әле андый тел-стиль хаталарын. Телебезнең саф чишмәсен Сез сакламасагыз, кем саклар Ихтирам белән Госман САФИН. Оренбург өлкәсе. Богырыслан шәһәре. Кадерле “Казан утлары"! Мин бик күп татар балалары кебек үк озак еллар читтә йөргән кеше. Кайларда гына яшәргә туры килмәде Өч ел Владивостокта, өч ел Калининградта, ике ел Архангельскида һәм егерме җиде ел Магадан шәһәрендә гомер кичердем. Кайда гына булсам да, үземнән татар җырларын, бигрәк тә Илһам Шакиров җырлары язылган пластинкаларны калдырмадым. “Казан утлары" журналын алдырырга тырыштым Алар минем өчен изге ядкарьләр, туган җир җылысы кебек иде. Без татарлардан диңгезчеләр аз түгел. Менә безнен гаиләдән генә дә дүрт туганның өчесе диңгезчеләр. Мин Кубада да булдым, экваторны берничә тапкыр кичеп үтәргә туры килде. Канадада. Даниядә, башка бик күп илләрдә булдым. Охотск диңгезендә сигезәр ай бер дә ярга чыкмый ятарга туры килгән чаклар булды. Әйтәсе килгәнем шул. туган илләрне, туган телне, күнелгә якын газиз моннарны сагынганда Илһам Шакиров. Габдулла Рәхимкулов пластинкалары җанымны, рухымны сихәтли иде. Журнал сәхифәләре аша туганнарым белән аралашам иде кебек. Кызганыч. Габдулла абый юк инде. Аллага шөкер, әле Илһам Шакиров бар Мин бүгенге заман эстрадасының шырдый-бырдый җырларын бик үк кабул итеп бетерә алмыйм Татар моны дигәндә иң әүвәл колагымда Илһам Шакировнын тылсымлы аһәкнәре яңгырый башлый. Ана журналыгыз аша минем иксез- чиксез рәхмәтләремне, ихтирамымны җиткерсәгез иде. Халкыбызның шундый олы талантларын исән чакларында ук кадерләргә, хөрмәтләргә кирәк. Журнал битләрендә андый якты шәхесләр турында очерк-язмалар ешрак күренсә начар булмас иде. Сезгә исәнлек-саулык теләп Равнль Ульяновск өлкәсе, Парау авылы. “Казан утларьГның 2003 елгы 3 нче санындагы “Әткәй белән сөйләшү"не укып чыккач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Шундый шәп. хисле вә тәэсирле язма өчен рәхмәтемне авторына да җиткерәсем килде Хөрмәтле Нанс Гамбәр туган! Сезнен ул язмагызны укыганда кире балачагыма әйләнеп кайткандай булдым. Үземнен дә шулай нарат үсентеләре утыртып йөргән, посадка арасында печән чапкан вакытлар бар иде. Шулхәтле җанлы итеп язгансыз, күз алдымнан кино кадрлары сыман яшьлегем еллары гына түгел, бөтен гомер юлым узгандай булды. Аталарны искә алырга, олылый белергә өйрәтә торган язма килеп чыккан. Ата кадерен белү бик үк җитеп бетми кебек хәзер. Ихлас рәхмәт Сезгә. Минем бер юанычым бар. күңелемә якын шигырьләргә көйләр чыгарам. Язмагыз азагындагы әткәгез турындагы шигырьне дә "көйле” итәсем килде. Минем ноталарым артык катлаулы түгел, әз генә өйрәнә башлаган теләсә кем аңларлык. Рәхмәт йөзеннән истәлегем булсын! Туганнарыгызга да күрсәтерсез, бәлки. Изге теләкләрдә калучы Мәсгут ИСХАКОВ Әгерҗе районы Мин ' Казан утларьГн инде 55 нче еллардан бирле алдырып килөм Әле тагын "Ватаным Татарстан". "Татарстан яшьләре”, "Мәдәни җомга” гәзнтләренә, "Идел” журналына да язылам. Башка кешеләр ничектер, ә мин бу басмаларның бер саны 100 сум булса да алдырачакмын. Үземчә һәр укыган әсәргә 6-7 билге куям Башта шигырьләргә күз төшерәм, аннан тәнкыйть мәкаләләренә. Аннан сон гына күләмле чәчмә әсәрләргә күчәм Дөресен әйтим, күңел төшенке чакта шигырь укысан җанга рәхәт булып китә Күңел чистарынып, сафланып кала. Әллә нур иңә инде. Үземчә шулай дип уйлыйм Бер куплет әйбәт шигырь үзе бер поэмага тора ул. Мина хәзер 64 яшь. Үз яшемнән мина һәрчак ун яшькә кимрәк бирәләр. Андыйларга мин "Картаясыгыз килмәсә, шигырь укыгыз", дип җавап бирөм. Шигырьләрдән генә торган журнал чыгарып булмыймы икән? Юкса, монда шигырь китапларын, гомумән, татар китапларын габуы кыенрак Тагын Татар язучыларынын зурайтылган рәсемнәрен кайдан алдырып була икән? Аларнм китапханә диварына тезеп куйсаң, үзе бер әдәби галерея булыр иде Аларны мин үзем түләп алырга да риза Ялгышмасам, андый рәсемнәрне соңгы елларда чыгарганнары юк кебек. Ә безгә. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә андый рәсемнәр бик тә, бик та кирәк Бәхетле булыгыз! Эшләрегездә уңышлар теләп Рәфикъ ХӘЛИЛОВ. Пермь өлкәсе. Түбән Сөн авылы Бу юлларны күз яшьләрем аша язам. Үзем мин Башкортстанга караган Дүртөнле районындагы Биектау авылыннан Армиядән кайткач, 1953 елда вербовка буенча Новокузнецк шәһәренә киттем 1993 елга хәтле күтәрү кранында эшләдем, аннан сон ун ел дворник булдым, ягъни урам себердем Металлургия комбинатында кырык ел эшләп, хезмәт ветераны дигән исем дә бирмәделәр Чөнки тел шома булмады, шулай булгач, кирәкле "агым"га эләкмәдем. Хәер, анысы чукынып китсен, кирәге дә юк Иң аянычы, гомер үтеп бара. Ә үкенечләремнең чиге-чамасы юк Бүгенге көндә мин япа-ялгызым 1954 елда язмышымны урыс хатыны белән бәйләгән идем. Ике кыз бала булды, татарча белмиләр Милләтләре урыс Оныклар да, аларнын балалары да урыс халкына кушылдылар Мин берүзем татар булып калдым Хатын үлде Ике кызымның икесе дә ирләре белән аерылып, урыс фамилиясендә калдылар Оялалар Нәбиева булырга. Ул гынамы. Светлана Геннадьевна булып йөриләр Әнгамовна түгел Менә шундый эшләр Мин бүген үземне милләтебезне саткан хаин итеп саныйм Совет чорында бөтен татар халкы шулай таралып бетте шул. Заманы шундый иде Безнең Новокузнецкида гына да минем язмышны кабатлаган кешеләр буа буарлык Гомерем азагында милләттәшләремә үкенечле васыятемне җиткерәсем килә милләтегезгә хыянәт итмәгез, өйләнмәгез чит кавем кызларына, кияүгә чыкмагыз Сатмагыз халкыбызны Гомер азагында үкенерсез, соң булыр Бу хатны язгач, күңелгә бераз җиңел булып китте Әнгам НӘБИКВ. Кемерово өлкәсе. Новокузнецк шәһәре