Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

САБА ХИКМӘТЛӘРЕ

Йә Сәйдәш, йә Тукай...

Н инди генә кушамат такмыйлар адәм баласына. “Кушамат" үзе дә кушма сүз— ат кушу, димәк Саба кешеләренә бик борынгыдан ^кушылганнар алар Мәсәлән: Каләм Каш Сабиры, Төлке Гарифы. Акыллы Йосыфы һ.б Кушаматлар бүген дә тагылып тора Тукай чатында көне буе узган-барган транспортны күзәткәне өчен юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Рушанга “Тукай" кушаматы чәпәгәннәр Бик килешеп тора ана бөек шагыйребез исеме. Аннары Рушан үзе дә шигьри жанлы Мулланур Әхмәтсафин (псевдонимы Нурсаф) малае бит әле. Мулланур абыйга минем үземнен дә гомерлек эчке бер ихтирамым бар Илленче еллардан бирле, ягъни ярты гасыр буе яза ул шигьри сәйләннәрне. Иҗатка фатиханы Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Газиз Нөбиуллин кебек шәхесләрдән (алар Сабага килгәч, билгеле) алган Шулай итеп, Рушанга "Тукай” кушаматы бирелүдә бернинди хилафлык юктыр, дип уйлыйм Шушы Тукай белән бәйле бер вакыйганы "Истә тотарга кирәк” дип, күңелгә салып куйган идем. Әлеге дә баягы, КВН вакытында район эчке эшләр бүлеге белән "Сабагазстрой" филиалы командалары ярыша —Мин ГАИга эшкә керәм әле,—дигән була бәйгедә катнашучы берәү. —Исемең ничек?—дип сорый “Сабагазстрой” филиалы командасы капитаны —Әлфәрит. —Сине эшкә алмаячаклар ГАИда эшләү өчен йә Сәйдәш (ЮХИДИ хезмәткәре Сәйдәш Латыйпов күздә тотыла), йө Тукай булырга кирәк Якут туй С абанын кемнәре генә юк. Академиклары, Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, язучылары, композиторлары, артистлары, режиссерлары, хәтта зәңгәр экран йолдызлары, курчак уйнатучылары да бар Наилә Ногманова егерме елга якын “Татарстан" телевидениесе экраны аша җылылык, сафлык, гүзәллек бөркеде. Хәзер ул Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында телевидение теле дәресләре алып бара Мөлаем, чибәр дикторны бөтен Татарстан халкы әле дә хәтерли Мин. шәхсән үзем, аларны кырык елга якын бсләм. Төп чыгышы Ядегәр авылыннан булган Ренат Ногманов белән алтмышынчы елларда комсомол туйлары ясап, бөтен бистәне шаулатканнар иде Анарчы, Ренат белән Наилә, курчак театрында эшләп кайткан булганнар. Кыскасы. Ренат Миңнулла улы күренекле артист та, режиссер да, җитәкче дә, эшмәкәр дә. Алар мине олы вакыйгага— Наилә ханым белән бергә гомер итә башлауларына кырык ел тулу тантанасына чакырдылар Саба сандугачы Рисәнә Мостафина. редакциянең мәңгелек шоферы Фиргать -өчебез район делегациясе ясап бардык Искиткеч шәп үтте якташларымның Якут туйлары (кырык ел бергә яшәү шулай дип атала бит). Чакыру билетлары да бик матур эшләнгән иде. Район хакимияте аппараты җитәкчесе Расих Сабиров кечкенәдән үк рус мәктәбендә укыганлыктан, кайбер татар сүзләренең нечкәлекләрен сиземләп бетерми иде. Ул өстәлдәге чакыру билетына күзен чәбәкәйләндереп бик озак карап торды да: —Болар башта Якутиядә яшәгәннәрмени?—дип сорап куйды. Рәхмәт яугыры Н инди генә җыелышларга йөрмәдек инде без. СССР таркалды, җәмгыять үзгәрде, әмма ул семинар-киңәшмәләр, утырышлар кимемәде. 2003 елда, ай саен диярлек, кайсы да булса җирле үзидарә Советы утырышына барып, һәр учреждениедә сарыф ителгән газның, электр энергиясенең күпме тотылганын анализлап, җитәкчесенең хисабын тыңладык. Экономия булса—сөендек, артык ягылса—көендек... Шундый утырышка—Иштуган бистәсенә дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге хуҗасы, Татарстан Республикасының атказанган табибы Мәгъсүм Гаффаровны җибәргәннәр. Югарыда язылган төп көн тәртипләре төгәлләнгәннән соң, утырыштагылар чираттагы мәсьәләгә—газета-журналларга язылу проблемаларына күчәләр. Шул минутларда баш вәкил Мәгъсүм Мансур улы район газетасының исемен онытып җибәрә бит. —“Колхоз байрагьГна, юк ла инде “Җинү байрагьГна, алай да түгел, карале, тел очында гына тора, әйтеп булмый, үләме әллә каһәре! Бар бит инде, ни, редакторы, ни, ишәккә арты белән атланып йөри торган. Үзегез дә беләсез бит инде... Язылыгыз инде шуның гәҗитенә,—дип, бурыч куйган, рәхмәт яугыры. Пижамалы таракан М әгъсүм Гаффаров белән бәйле тагын бер хәл. Сабалылар аны якын итеп “Максим” диләр. 2002 елның чәчәкле җәендә аның язмышы иллене сукты Ярты гасырлык юбилей—ир-егетнең тормышта 5:0 белән җиңүе бит ул. Мин дә ин изге теләкләремне җиткергәннән соң: “Мәгъсүм—летун түгел, бер кәнәфидә иң озак утыручы җитәкчеләр арасында икенче урынны тота”,—дигән булдым. —Беренчесе үзеңме?—диештеләр төрле яктан, мине бик шәп белгән якташларым. Аннары сүз үзеннән-үзе икенче темага—җәй көне халыкны туңкайта торган колорадо конгызына күчте. —Ул пижамалы тараканнан окончательно котылдым мин,—дидем горур кыяфәт белән. —Ничек итеп?—ди, Мәгъсүм, гаҗәпләнүен яшермичә. —Бәрәңге утыртмадым. Тишегенең эченә... К айбер вакытта миннән: “Иҗат кешесе башкалардан нәрсәсе белән аерыла ул?”— дип сорыйлар. —Әгәр дә каләм тибрәтүче “Лифт ватылды” дигән ия белән хәбәрдән генә торган җөмләне “Лифтны паралич сукты” дип язса, бу иҗат әһеле була инде, димен Аңлашылып җитмәсә, тагын бер җөмлә белән ныгытам фикеремне. Мәсәлән, гади кеше: “Сандугачлар алмагачка оя ясый”,—дип җөмләне тәмамлый. Ә безнең халыкныкы бер чиреккә арта инде: “Сандугачлар оя ясый алма агачы ботагының тишегенең эченә”,—дип тасвирлый. Җиңү яулау җиңел түгел С аба ягы үзенең көмешчеләре, итек басу, кап сугу, хәтта аш-су осталары белән дә дан тоткан. Олы Кибәхужа авылында туып-үскән Юныс Әхмәтжанов исә дистәләгән мактаулы исемгә, хәтта Ленин орденына лаек булган кеше. Бөек аш-су остасы, повар иде Юныс ага. Ул Мәскәүдәге Олимпиадада спортчыларны да сыйлады, Германиядәге Лейпциг ярминкәсендә, милли ашларыбызны тәкъдим итте. Якташыбызның “Татар ашлары" китабы халык кулыннан төшмәде Остазның эшен мәңгеләштереп, ризык тәмен белүче чын гурманның төрле елларда чыккан унөч китабы берләштерелеп, фотосурәтләр белән нәшер ителде. Гаилә хәле турында да берничә жөмлә. 1948 елда Юныс абый, мехкомбинат клубында, тегүче кыз Зәйтүнә белән таныша. Дүрт елдан соң гаилә корып, угыз ике ел буе пар күгәрченнәрдәй яшәп калалар Уллары Фоат Казан технология университетында спортзал директоры, тренер Кызлары Фәридә әтиләре юлыннан китә, “Бәхетле” ширкәтенең кондитер цехы начальнигы, кулинарларның төбәкара ассоциациясе (МАК) әгъзасы, Мәскәүдә узган кондитерларның Россия бәйгесе лауреаты, Франция кулинарлар академиясе дипломанты. Юныс ага районда үткәрелгән зур чараларга кайтып, ярдәм кулын суза иде Гомумән, ул туган ягынын ватанпәрвәре булды. Шуны раслау өчен бер хәлне искә төшерик әле. Элек Казан телевидениесе районнар арасында телеконкурслар оештыра иде. Безгә 1974 елнын ноябрендә арчалылар белән көрәшергә насыйп булды. Көрәш киеренке булды, әлбәттә. Ике районнан колхоз рәисләре, агрономнар, икътисадчылар, инженерлар, механизаторлар, шоферлар, милли көрәш осталары, сыер савучылар ярышты Алдан урыннарга барып төшерелгән сюжетлар күрсәтелеп бәяләнде. Ике терлекче токмач кисәргә дә тиеш иде Токмач сыйфатлы да, күләмле дә булырга тиеш иде. Жюрида Юныс ага Әхмәтжанов бар Аның: “Саба кызы уң яктагы пычакны алсын",—дигән серле вә яшерен сүзе чыбыксыз телефон аша килеп иреште. Безнең пычак артык үткен булган, токмачны гына түгел, кызыбызның бармагын да шәп кисте ул. Телевизор экранында токмач өсгенә кып-кызыл кан сузылганын күреп, тамашачы “аһ" итте. Кыскасы, без, сабалылар, байтак конкурста өстенлек яуладык һәм 52:49 исәбе белән жиңдек. Кан коеп алган җиңү иде ул. Үзе юк К ышкы айларда тавыкларыбыз ялкаулыкка чыкты Казанга киткәндә хәләлем өч-дүрт дистә йомырка сатып алырга кушкан иде. Ул көнне, ничектер, иртәрәк кайтылды Шофер Фиргатькә әйберләрне өйгә илтергә кушып, үзем редакциягә кереп калдым. Фиргать китеп озак вакыт үтмәгән, Мөскәүдән Кадим дус шылтыратып, мине сораган. —Йомыркалары кайтты, үзе күренми әле,—дигән хәләлем, аны-моны уйламыйча Сыер хәле А прель аенда "Бокер"дә Фәйзерахмановлар гаиләсе белән бергә туры килдек. Хаҗи Ибраһим улын күреп беләдернек инде. Саба лесхозының баш инженеры. Лубян урман техникумын тәмамлап, яшь белгеч өчен барлык баскычларны үткән шәхес. Тумышы белән Арча районының Носы авылыннан Хаҗи әфәнде ишле балалы Фәйзерахмановлар гаиләсенең төпчеге (олы абыйсы Җәүдәт Казан авыл хуҗалыгы академиясе ректоры). Әтисе вафаг булганда карында калган була Хажнебы т Хаҗиның хәләле Сабабаш авылы кызы Әлфия икән Укытучы Кыскасы, югары культуралы гаилә. —Әйтә кайтсак, чәйне сөтләп эчәр идек,—дип кунды гаилә башлыгы Белмим шул,—диде Әлфиясе,- сыерыбыз бит ни. декрег ялына чыта "Галстуклы" кунаклар У т күршеләр. Элек, шырпы юкта, учагын сүнсә бер-береңә ут алырга, яки кич утырырга керә торган күршене шулай атаганнар Хәзер андый күршеләр юк диярлек Ә менә ахирәт дуслар бар әле. Югары Утар балалар йорты интернаты директоры. Россия Федерациясенең атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре, районыбызның “Алтын йөрәкле кеше' исеменә лаек булган подполковник Имаметдин Гәрәев. озак еллар район эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшләде. Отставкага киткәннән соң ул салым инспекциясен җитәкләүче Раушан Әхмәдуллин, Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рөстәм Хисмәтуллов, “Саба ремонт-төзелеш участогы" җитәкчесе Ринат Сөнгатов белән күптәнге сыналган, аерылмас чын дуслар иде Бәхәскә кергән очракта, берберенә юл куялар, җыен юк-барны “чәйнәп" утырмыйлар, "замана шайтаны" белән мавыкмыйлар һәм әлбәттә, иркенләп мунча чабынырга да каршы килмиләр. Берсендә, дөрестән дә бик озак торалар болар мунчада. —Гөлнара. бар хәлләрен белеп кайт әле. кунаклар һушларыннан язып егылмадылар микән?—ди өстәл әзерләп йөргән иманлы Гәрәевич Тәрәзәгә пленкада кадакланган була ахры. Эчтәге хәлләрне бик ачык күреп бетерә алмаган Гөлнара кайткач болай ди: —Кунаклар исән-сау. Ләүкәгә тезелешеп утырганнар. Нигәдер “галстукларын" гына салмаганнар... Б иналар, бүлмәләр генә түгел машиналар да туза, яңа маркалары чыга тора. Элек җитәкчеләр нигездә “ГА3-69”ларда йөрделәр. Алар санаулы гына булганлыктан, һәр машинаның дәүләт номерын яттан белә идек Өр-яңа “УАЗ"икка утырып 1972 елда Татарстан Югары Советы Рәисе Салих Гыйлемхан улы Батыев килде. Ул “Искра" колхозына СССРның 50 еллыгы уңаеннан Истәлек Билгесе ордены тапшырды, һәркем исе китеп карады яна “люфковой"ны Тиздән колхоз рәисе Миннехан Нигьмәтҗановка да нәкъ шундый машина кайтты. Әмма утырып йөрергә насыйп булмады рәискә, аны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп күчергәннәр иде инде. Яңа машина башта “Авангард" колхозында баш агроном, аннары КПСС райкомының оештыру бүлеге инструкторы булып эшләп, соңыннан шушы хуҗалыкка рәис итеп тәкъдим ителгән Габдәлмәннәф Әхтәмовка бик кулай килде. Батыевка рәхмәт укый-укый шактый еллар йөрделәр ул машинада. Ә менә тәүге ике генә ишекле "Нива" райбашкарма рәисе Габделхак Мәүлә улына кайтты. Озак тотмады. Иске Җөри авыл Советы рәисенә күчереп куйды ул аны. Арткы ишеге булмагач, ошатмаган: —Сырттан йөриләр.—дип әйткән ди. әзер "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясен җитәкләүче Фоат Әхмәтшин заманында ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайланган кеше. Аннары байтак еллар буе район эчке эшләр бүлеге начальнигының урынбасары булып та эшләде. Спортта актив катнаша. Татарча көрәш буенча хөкемдарлык та итә. Ризык әзерләргә кулы ятып тора. Армиядә аш-су остасы булган Бигрәк тә шашлама пешерергә ярата. Бала чакта тормышның әчесен-төчесен күп күрә ул. Тугыз айлык вакытта кайнап торган самовыр суына пешеп, үлем газаплары кичерә. Ике кулынын да чәнти бармаклары учына таба бөгелеп, гомергә катып кала Ул үзе шаяртырга бик ярата. Шуңа күрә мин дә күрешкәндә шаяртып алам —Район җитәкчеләре арасында бармаклары үзенә кәкре бердәнбер кеше син,— дигән булам.