Логотип Казан Утлары
Публицистика

Самат Шакирның тууына 80 ел

 

БОЗ КИЧҮ

Ижат кешесенен гомере, матур бизәкләргә таркалып, замандашлары күңелендә җете хатирәләр булып саклана. Ул бизәкләр айлар, көннәр, сәгатьләр һәм хәтта аерым мизгелләрдән тора. Заманында, Самат Шакирга ияреп, Татарстан авылларында йөргән идек. Иҗади сәяхәтләрдән буш кайтмыйсың—күрешәсең, өйрәнәсең, илһам аласын, таныласын... Җае чыкканда, салпы ягына салам кыстырырмын дип, Самат абыйның биографиясен алдан ук өйрәнеп куйдым. Кызыклы шәхес. Ул НЭП елларында туган. Ватан сугышының соңгы елларында Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән Арча педагогия училищесын тәмамлагач, аның хезмәт юлы әле мәктәптә, әле район газеталары редакциясендә алышынып тора. Холкы белән—укытучы, чынбарлыкта әдәби хезмәткәр, эчке дөньясы белән—шагыйрь, максаты белән— бар гомерен хәрби-патриотик темага багышлаган публицист. Элек, яшь буынны батырлык үрнәкләре рухында тәрбияләү дигән мактаулы традицияләр бар иде. Хәбәрсез югалган, исемнәре ялган тарих белән күмелгән, онытылган, сугышчан бүләкләрдән мәхрүм калган фронтовикларның батырлыгын исбат итеп документаль әсәрләр языла, яңа һәйкәлләр күтәрелә, митинглар, тантаналы кичәләр үткәрелә, урам исемнәре яңара. Рафаэль Мостафин, Шамил Рәкыйпов, Самат Шакир, Зәки Әхмәтҗанов, Шаһинур Мостафин кебек язучыларыбыз үз-үзләрен аямыйча сугыш батырлары эзеннән йөрде. Самат Шакирны язучы буларак күтәргән беренче әсәр—“Легенда егетләре”, дип әйтсәк, ялгышмабыз. Сталинград сугышларында һәлак булган өч егет: испан, рус һәм татар егетенең язмышына нигезләнеп язылган әлеге документаль повесть җитмешенче еллар уртасында төрле телләргә тәрҗемә ителеп дөнья күрде. Анын Советлар Союзы геройларына багышланган “һәйкәлләр итәгендә чәчәкләр” дигән повесте 1976 елда “Казан утлары” журналында да басылып чыккан иде. Ул батырларны бер-бер артлы эзләп таба тора. Гел юлда, гел эзләнүдә. Фашист тоткынлыгында көрәшеп, батырларча һәлак булган Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлекләрен һәм шигырьләрен эзләп табып, аерым китап итеп чыгаручы да Самат Шакир; егерме тугыз татар язучысының биографик белешмәсе тупланган “Алар сафта” җыентыгының автор-төзүчесе дә; Куйбышев, Братск, Красноярск, БАМ төзелешләренә. Чирәм җирләргә барып якташларыбызны зурлаучы да ул— язучы-документалист Самат Шакир... Сиксәненче елларда, СССРның Илбашы Л. И. Брежнев исеменнән истәлек- трилогия басылып таралгач, татар дөньясын бер исем сискәндерде—“Кече җир” китабында телгә алынган батыр Вәлиуллин кем ул һәм кайдан?! Төрки фамилиясеннән чамалап, мөгаен безнең милләт кешеседер дип, дүрт республика аякка басты. Самат Шакир үзе бу турыда тәфсилләп сөйли белә иде: “Әйтергә кирәк, мине партиянең өлкә комитетына чакырып алдылар. Кичекмәстән юлга чыгарга куштылар. Хөкүмәт мөһере сугылган командировка таныклыгын тоттырып, шуның белән берлектә, кара “Волга” ярты сәгать эчендә аэропортка илтеп куйды..." Самат абый, ияләнгән гадәтенчә, нәзәкатле итеп кенә борынын пыршылдатып куя, обком кушкан эшләрнен җитдилегенә инандыру өченгә серле паузалар ясый Чөнки партия бу җаваплы эшне нәкъ менә анарга—язучы Самат Шакирга ышанып тапшырган Ватан сугышының баталияләре тарихына “Кече җир" дип кереп калган Новороссийск шәһәренә дүрт милләтнең дүрт эзтабары килеп төшә "Әйтергә кирәк, “Кече җир”дәге Сәләхетдин Вәлиуллин Тәтеш районында туып-үскән татар егете булып чыкты, шуның белән берлектә, мин аның туганнарын эзләп таптым...” Самат Шакир бүгенгеләр күз алдына китерә алмастай самими, беркатлы һәм чиста күңелле юаш кеше иде. “Кече жир" турындагы сәяхәтнәмәсен ул Әлки якларында егерме дүрт җирдә сөйләде, һәм сөйләгән саен, Сәләхетдин Вәлиуллин исемен әйткәндә, шул сөенечне үз күңеле аша үткәреп, дулкынлана, каен яфрагы чаклы гына яшел кулъяулыгын дүрткә бөкләп, күз төпләрен корытып ала. Ул хәтта банкетлардан сон рәхмәт әйткән чакларда да үзенчә эчкерсез булып кала иде: “Искиткеч зур рәхмәт Сезгә! Әйтергә кирәк, безне әле беркайчан да бу хәтле сыйлаганнары югые..." Галимҗан Латыйпка рәхмәтнең бу рәвешчә әйтелүе охшап бетми. Урамга чыккач Самат Шакирны битәрли башлый: “Нәрсә дип җебеп төштең?! Беркайчан да бу хәтлек сыйламаганнарые, имеш Язучы халкын бөтен җирдә дә гел шулай хөрмәтлиләр икән дип уйласыннар өчен, рәхмәтне сабыр гына әйтергә кирәк ” “Ник, әйбәт сыйладылар ич инде, шуның белән берлектә "—дип, Самат Шакир тагын нидер өстәп акланмакчы була, ләкин Галимҗан Латыйп кырт бүлдерә: "Нормально! Нормально ” Кышкы сәфәрләрдә Әлкидән кайтыр өчен Чулман аша боз кичәсе бар Хәлбуки, ул елларда әле бүгенге күпер хыялда да юк. Декабрь ахыры булуга карамастан боз юка, тәрәзәдәй үтә күренмәле. Шомландырып торган кара-кучкыл агым өстеннән барасың Бу тәрәзәнең берәр өлгесе чатнап китсә—котылу юк дигән шөбһәдән гәүдәләр тагын да авырая Фәннур Сафин белән Риф Гатауллин, бер-берсеннән ун метрлап ара калдырып, алдан баралар. Син алдан атла, дип, ара калдырып барган Самат абый, үзе үк “эһ!" дигәнче мине куып җитте дә беләгемә килеп ябышты—котылам димә Икәүләшеп барырга рөхсәт итмиләр, боз ярылса батабыз, дип, аңлатып карыйм. Ә аның исе дә китми “Кире борылмам Без дуслар ич инде, батсак бергә батарбыз!" Чулман бозын без бик озак кичтек. Хәтәрне оныттырыр өчен ул гел сөйләнеп барды. “Мин Брежневка багышлап шигырь язган идем, әйтергә кирәк, Сара апаң Садыйкова аны көйгә салды. Кассетага күчереп җибәргән идек Үзенә Сиңа гына әйтөм инде: Брежневтан Рәхмәт хаты килде. Шуның белән берлектә, бу рәхмәтнең пенсиягә чыкканда ярдәме тияргә мөмкин диделәр...” Боз кичүеннән соң күп тә үтмәде Л. И. Брежнев гүр иясе булды. Ил халкы оер кайгырса—Самат абый биш кайгырды: ”Мин пенсиягә чыкканчы гына яшәмәде ичмасам". Әлкидән кайткач. Самат абый Язучылар йортына ешрак килә башлады. Килгәч тә: вакыт уздырыр өчен генә бүлмәдән бүлмәгә сугылып йөрмәде; утыздан артык китап авторы булса да иҗат йортларына путевкалар белешеп кермәде; акчага кинәнмәсә дә матди ярдәм сорап әдәби фонд директорын йөдәтмәде... Кулъязмаларын калдырыр, хәл-әхвәлләрне белешер дә оялып кына китеп барыр. Авырган чакларында аның шигырьләрен кызы Зөбәрҗәт китерә иде. Иңенә төшкән калын толымлы, зифа буйлы, хан кызыдай нурлы йөзле, ягымлы тавышлы кызы белән Самат абый һәрчак горурланды. Чынлап та. чибәрлеге, сөйкемлелеге һәм тәрбиялелеге белән Зөбәрҗәт шагыйрьләрнең күз явын ала иде. Аны күргәч. Самат Шакир иҗатына карата игътирамың тагын да ныграк арта иде. Арабыздан киткән шәхесләрне зар елап сагынасы урында мин аларнын берәр күңелле якларын истә калдырырга тырышам . Л. Брежневны Ю Андропов алыштырды. Самат Шакирның пенсиягә чыгар вакытлары бөтенләй якынайды. Бауман урамыннан икәүләшеп атлыйбыз. “Сиңа гына әйтәм инде, бер көнне санап утырдым, әйтергә кирәк, миндә йөз дә кырык ике мактау грамотасы җыелган. Пенсиягә бераз файдасы тимәс микән?" “Ул кадәресен белмим шул, Самат абый." “Әллә, минәйтәм. Андроповка багышлап та җыр язып карыйк микән?" “Син нәрсә, Самат абый. Андропов КГБдан килгән кеше бит ул. Дөрес аңламас, татарлар куштан икән, дияр!” “Шулай дисеңме?! Алайса Сара апаңа тизрәк шалтыратыйм әле. Ул аның көен чыгара башлаган иде бит инде..." Әдәбият юлы бозлы идел кичү кебек. Тайгак, шомлы, хәвефле, алдавыч, әмма мәртәбәле кичүне бик сирәкләр генә исән чыга ала. Кемдер егылып кала, кемнеңдер аяк астында боз чатный, кемнәребез Самат абый кебек сәер үлемгә дучар була да үзеннән соң җавапсыз сораулар гына өеп калдыра. Самат Шакирның архивында язучылар, генераллар, сугыш һәм хезмәт батырлары, җитәкчеләр белән төшкән фотолары бик күп. Ләкин мин журнал укучыларыбызга үз кулларым белән төшергән гап-гади бер фотоны тәкъдим итәргә телим...