Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

(Шиг ^Пә 1 игърия т Ф ә й р ү з ә И с м ә г ы й л е в а ЯШӘҮ ДИГӘН ЯКТЫ АЛАН Бокалдагы затлы шәрабне Сузарсың кулыма сак кына. Бармак очларыңдагы наздан Башларым әйләнер чак кына. Иреннәрем синең күзләрне Иркәләп үпкәндә сак кына, Бәрелер дә кайнар сулышлар, Бүлмәләр әйләнер чак кына. Төн пәрдәсен ябын иңнәргә, Сыенганда сиңа сак кына, Кабатланмас татлы хисләрдән Бу дөнья чайкалыр чак кына. Бу сөюнең сихри вальсына Җиребез әйләнер сак кына. Икәү генә калып дөньяда Онытылыйк әле чак кына. Әллә ниләр булды миңа, белмим — Син гаеплә мине, ачулан: Синең рухын иңгән дөньямда Көзге чәчәк булып ачылам. Беләм, таҗларымны кояр карлар, Гөнаһлы күңелне тиргәрләр. Ә бүгенгә рәхмәт: миңа сине Газаплы сөюне биргәннәр. Алда — диңгез, соңгы сөю бу, Сак кына чайкала җилкәннәр. Иләсләнеп шушы халәттән, Фәрештәләр бии җилкәмдә! Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛЕВА-шагыйрә. <Җанымда яз рәсеме» исемле китап ангоры Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Азнакай районында яши Сүнәр хисләр, янар-янар да... Бу көзләр дә бик тиз узачак. Тик күңелдә калыр мәңгегә Көзге чәчәк булган гүзәл чак. Мәңгелек ишеге катында Фәрештәләр мине акларлар. Язык түгел ул ярату, дип. Күкләрем каршында якларлар... Көйле генә бармый шул бу тормыш: Әбе килсә, җәбе юк аның. Бәгырьләрне теләр мизгел бар — Кайчагында яме юк аның. Ярый әле җанда дога бар. Юар өчен күздә яшьләр бар. Юа-юа кара төсләрне. Башкайларда ап-ак чәчләр бар. Алдагысын Алла белә. Әбием сүзләре Язмышым рәсемен ясадым Бай төсләрен алын хыялның. Алдагы көннең һәр мизгелен Иң ачык төсләргә буядым. Куйдым да тәрәзә төбемә Тынычлап йөрдем мин. Ә рәсем Чыланган яңгырга... Җил белән Ачылып киткән дә тәрәзем. Буяулар томанлы кушылган. Тапланган ап-ачык рәсемем. ...Шуннан соң ясамас булдым мин Туачак көннәрнең рәсемен... Эбкәм. минем чибәр буласым килә! Борыным тегеләй, күзем— болай... Эй. кызым, тышкысы нигә аның. Эчкәеңне матур итсен Ходай! Пычагымамыни сннең "эчең”? Аны инде. йә. әйтче, кем күрә?! ...Дәшми әбкәм. Уйларына чумган да. Тасмалап, тузган чәчемне үрә... ...Тузган уйларны үргән икән ул— Эбкәм сүзләре гел терәк булды. ...Эчке матурлыкларны тояр өчен Шушы яшькә җитү кирәк булды!.. Яшьләр иҗаты Л е н а р Ш ә е х ов ҖАНДА—БЕР ЧӘЧӘК... Мәктәптә укучы яшь иҗатчылар белән озак еллар эшләүче буларак, миңа шунысы билгеле шигырь язучыларның 90 процентыннан артыгы — кызлар Бигрәк тә соңгы елларда' Ниһаять. Гамил Афзалны тудырган Актаныш районыннан бер егет шигъриятнең ишеген кыюсыз гына шакыды Такталачыкта туып. Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаган оялчан бу егетнең шигырьләрен балалар матбугатында чыгарганнан соң. мин аны Казанга университетка укырга чакырдым Ленар Шәехов хәзер татар филологиясе факультетының 2 курс студенты, тел-әдәбият түгәрәгенең үзәгендә кайный Балалар өчен шигырьләр китабын әзерләп, нәшриятка тапшырды, лирик һәм сатирик шигырьләре дә матбугатта күренә килде Беренче кат "Казан утлары" журналына тәкъдим итеп, ышанып. Ленарга кыюлык, усу һәм хәерле юл телим. Илдар ЮЗЕЕВ. Сине күргән саен җанла Бер шигырь бөреләнә. Тамчы гына булган шатлык Зурая, эреләнә. Җилкәмнән тау төшеп китә, Каурыйдай җиңеләям. Кысыла бөтен көченә. Тартыла күңел җәям. Шул чагында кош шикелле. Эх. бер очасы килә. Сөю тулы яшьләремә Нидер кушасы килә... ...Сине күргән саен җанда Бер чәчәк бәреп чыга. Гөлчәчәкләргә төренеп. Шигырь ияреп чыга. Сала теле Кала теле түгелсең син— Сала теле, И бүленмәс һәм сер бирмәс Ана телем! ...Сабыйларың урыс теле Кочагында. Кара бөркет үз нотыгын Куша монда. Ялгыз калган Робинзондай Бүген хәлең. Кая синең горурлыгың һәм мөнбәрең?.. Кая синең күкрәк киереп Йөргән чагың?.. Кая синең төркилегең?.. Кая чаңың?.. ...*‘Әннә”, -диеп ачылмаса Сабый теле. Киләчәктә кем аңлар соң. Телем, сине?.. Әтиең дэ, әниең дә Зарыгып көткән. Ябалак карга ияреп, Төшкәнсең күктән. Күзләреңнән әллә инде Йолдызлар үпкән. Алсу битләреңә гүя Ай нурын сөрткән. Саф кыш ихлас күңелеңә Аклыгын түккән... Хыял гөленә уралып Йөрдең син күптән... Ак карларны уйнатучы Тормыш-җил икән. Күңелгә кунды ап-ак кар— Ул кар снн икән... Сары сагышлар сарыды— Саргаеп үләм, ахры... Исемең — гамьнән йолучы Бердәнбер сүрәм, ахры... Төн саен ачып керәсең Ак төшләремнең келәсен... Снн якын-тирәдә, Мин күрше бүлмәдә. Арада ялгызы Йөрәгем тирбәлә. Халәт Интегергә килгәнмендер жиргә. Җәфа чигәр өчен туганмындыр. Урмандагы сары сагыш төргән Каеннарга, бәлкем, туганмындыр... Кайрыларым минем кнртек-кнртек. Яралардан саркый сөю каны. Беренче кар яугач, сөртеп алыр, Суык назлар иркәләрләр аны. Тамырымда кайгы үзе ята. Еламсырлык кунган иңнәремә. Башны куям, йөрәгемне ачам Көзнең шаян моңсу жилләренә. Күңелемдә минем әллә нәрсә, Сары яфрак белән тулган сыман. Урмандагы тирән уйга чумган Гамьле каен миңа туган сыман.