Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЙТИМ ӘЛЕ ЯРЫП ТУРЫДАН

Мин бәхетле бүген Күңел күген яңа танышның Болыт баскан—көне караңгы. Үзем генә белгән юл белән Гамәл кылдым—болыт таралды,— Мин бәхетле бүген, бәхетле! Сиздермәдем якыннарыма Бәгыремне телгән ярамны. Үтеп барган чакта урамнан Елмаеп бер сабый карады,— Мин бәхетле бүген, бәхетле! Күрсәтмичә генә Елый иде Әнкәй, күз яшьләрен Безгә күрсәтмичә нигәдер. Балаларда кансыз ил-дәүләткә Нәфрәт уянмасын дигәндер. Керә алмасам оҗмахка Әйтсәләр дә: “Бәндәкәйләр Хатадан ха ли түгел”, Нигәдер еш эчем поша, Нигәдер сызлый күңел. Фәрит ГАБДЕРӘХИМ (1933) - Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән дистәдән артык китап авторы Һаман хаталанам—димәк, Бата барам гөнаһка. Китәрбез: фани дөньяга Килгәнбез тик кунакка. Гөнаһсыз килә китәсем, Мин генә торып калмам... Керә алмасам оҗмахка, Әнкәмне күрә алмам!.. Безне күралмаучыларга Эзоп теле торып торсын әле, Әйтим әле ярып турыдан. Күпме ялган, күпме гайбәт сүзләр Таратасыз татар турында. Имеш, татар—“ышанычсыз кавем": Сер чиштеңме—шундук әләкләр; Төп башына бик тиз утыртачак, Имеш, татар зерә хәйләкәр. ...Сезнекеләр, әлбәт, фәрештәләр, Иң явызы—татар түрәсе. Кышын кинәт яңгыр ява калса, Кемнән булсын—бездән күрәсез. Иртән башны төзәтергә акча Булмаса да, татар гаепле. Тышкы гариплек ул гаеп түгел. Иң яманы -эчке гариплек. Сез -бербөтеи, безгә каршы бердәм, Әйләнгәнсез бер җан, бер тәнгә. Фараз итик әле: калмаган ди Хәтта сыңар татар иртәгә. Бердәмлектән сезнең җилләр исәр. Мәхшәр кубар. Шуны белегез: Без булмасак, бик тиз бетәчәксез, Берегезне суеп берегез. "Дошманыгыз" берләштерә сезне, Рәхмәт әйтегез сез татарга. Күралмаска түгел, кирәк аны Күз карасы кебек сакларга! Таллар Каеннарны, имәннәрне Давыл Төбе-тамыры белән актарган. Ай, афәрин! Таллар исән! Таллар Охшаганнар икән татарга... 7. .к. у. Ташлар иде... Җир сөрергә вакыт тимәгәндер: ИЛ артыннан илләр яулады. Ләх исерек килеш шул илләрнең Мамык түшәгендә аунады. Мантымасмы бераз, бөтәймәсме. Шушы гадәтләрен ташласа?! Ташлар иде... Ә шуннан соң кояш Көнбатыштан чыга башласа?! Оялмыйлар Замана ычкынган чылбырдан. Бәндәләр чыкканнар чыгырдан. Мин-минлек. Көйдергеч карашлар. Үтереш. Кычкырыш-талашлар. Сандугач, бернигә карамый. Төзәтә, яңарта оясын. II сайрый, данлап үз оясын. Җырларын һич тыңлап туймассың. Бәндәләр чыкканнар чыгырдан. Ник берсе кошчыктан оялсын... Туу да, улү дэ Иблис биетә заманны. Көйли фәкать үз көен. Туу да, үлү дә бүген Тормый сукыр бер тиен. Йомры баш Бер йомры баш әйтте бүген, Миннәндер ннде көлеп: —Бөтен халык бай булачак, Фәкыйрьләр беткәч... үлеп. Хәер сорап Кызыл әләм... Кызыл сүзләр... Хәтта Бәгырьләр дә тора кансырап. Пьедесталдан кулын сузган Берәү Мал сорапмы, әллә җан сорап?! ...Төсләр бүген буталышып беткән. Әләмнәр дә инде тузганнар. Берәү түгел, меңнәр, хәер сорап, Почмак саен кулын сузганнар. Карт дәһли Гайрәтле иде, тәвәккәл иде... Аллагамы? Буламы соң инде, Хакимнәргә генә башын иде, “Тәмугь та юк. оҗмах та юк!”—диде. Карт дәһринең дэрт-фәрманы киткән, Соңгы мизгел инде килеп җиткән. Нидер сөйли... Иреннәре кипкән... Ни сөйләсен—оҗмах өмет итә. Килгәне юк Күңелемдә бәйрәм, чын дусларым Утырсалар бизәп түремне. Дуслар килә. Тик туларның берсе Күптән инде, күптән күренми. Ничә тапкыр туры килде аның Бәгырь яраларын бәйләргә... Елдан артык инде килгәне юк, Тарымаган, димәк, бәлагә. Нольләр ‘‘Берләр” безгә “ноль" дип кенә карый. Гарьлегеннән ятып үлмәле. Э бит миллионнарның шул нольләрсез Миллион булганнары юк әле. Элекке Туп тибен уйный малайлар. Чак-чак кушылып китмим. Ә кушылсам - гаепмени?! Элекке малай бит мин! Чибәр кызлар очраганда Чак-чак ияреп китмим. Э иярсәм гаепмени?! Элекке егет бит мин! ...Белмәдем битлек кигәнен, Җирбнткә башым идем. Куркам—әйтерләр шикелле: "Ә злек кеше иде...” Гомер көзе Үтте язлар, үтте җәйләр, Коз җиткән шул, көз инде. Сандугачсыз, гол-чәчзксез Көзгә, җаным, түз инде. Бакчамдагы алмаларның Соңгылары өзелде. Эч пошыргыч яңгыр ява, Җанда кара көә инде. Беркайчан да кабат килмәс. Кабатланмас бу көзем. Үпкәләмим мин аңарга: Мин үзем көз, мин үзем. - Юк бүтән әйтер сүзем!