Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Фәридә Ситдикова Ситдикова Фәридә Биҗан кызы 1959 елда Казанда университет укытучылары гаиләсендә туа. Әнисе— күренекле тел галиме, профессор Флера Сафиуллина. Фәридә Ситдикова күпкырлы белем иясе башта ул Казан университетында гамәли математика һәм кибернетика буенча белем алып. инженер-программист булып эшли, соңрак Казан педагогия институтының чит телләр факультетын инглиз теле буенча белгеч булып тәмамлый. "Физика " башлангычын "лирика " җиңеп. Фәридә филология, әдәбият дөньясына кереп китә Хәзерге вакытта аның төп иҗади шөгыле—тәрҗемә эше Ул бүгенге язучыларыбызның байтак әсәрләрен (Т Галиуллин— "Тәүбә". Ф Латыйфи. Р Якуш—"Тамга Н Гыйматдинова "Хикәяләр " һ б.) татарчадан русчага тәрҗемә иткән кеше Аерым тәрҗемә китапларыннан тыш. Идел . "Чаян " кебек журналларда аның күпсанлы тәрҗемәләре дөнья күрде Татарстан китап нәшриятында чыккан "Татарские народные сказки " китабының рус телендә чыгуында аның да өлеше зур Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр остаханясе тәкъдиме һәм Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (тэкъдимнамә бирүчеләр—В Корчагин. Р Кожевникова. С. Малышев) шушы елның февраль аенда Фәридә Ситдикова Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде Аяз Хәсәнов Хәсәнов Аяз Гэрэфетдин улы 1960 азда Красноярск крае Агинский районының Симонова авылында (язучы Гәрәф Хәсәновның сөргендә яшәгән җире) туа .Аяз башта Казанның 96нчы урта мәктәбен. 1983 елда Культура институтын тәмамлый Яшь белгеч берничә ел Культура министрлыгы каршындагы фәнни-методик үзәктә эиеш. соңрак төрле газета-журнагзирда ("Известия Татарстана "газетасында корреспондент. "Татарстан " журналында баш мөхәррир урынбасары) хезмәт итә 1998 аздан ул— "Татар-информ " агентлыгының баш мөхәррире Аяз Хәсәнов иҗат эше базэн мәктәп анарыннан бирле актив шөгыльләнә 1978 елны Татарстан китап нәшриятында "Белая вода исемле беренче китабы чыкканда аңа 18 яшь була Ул М. Пришвин. В Бианки. Г Хәсәнов традиңиязәрен дәвам итеп "Табигатьнең җанын " аңзарга тырышып иҗат итүче язучы Соңгы азларда А Хәсәновның "Легенды нехоженных троп Где живут песные тайны ". "Зәңгәр азан ". "Занимательная биология дигән китапзары дөнья күрде. 2004 азның февразендә .Аяз Хәсәнов Татарстан Язучылар берзегенә (тәкы)иинамә бирүчазәр—К Миңлебаев. М Зарецкий. Н А.хунова) әгъза итеп кабул ителде