Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

М инзаһит инде менә кайчаннан бирле бер утрау эчендә бөтерелә. Тирә-юнен томан каплаган кебек, зәңгәрсу элпә эленгән. Ул элпә вакыт-вакыт ачылып китә, элеп куйган кер кебек, селкенеп тора, ләкин беркая да күчми. Минзаһит, шушы аңлаешсыз элпәнен ачык урыннарыннан атлап, эш урынына ашыга. Аның эш урыны утрау уртасындагы биек тауның очында, әмма ул анда һич тә менеп җитә алмый. Утрау үзе дә каядыр йөзеп бара кебек. Аның тирә-юнендә нәрсәдер дулкынланып тора, җыерчыкланып кайный, күктә болыт урынында нәрсәләрдер йөзә. Аларны җентекләп карагач, Минзаһит байракларга охшата. Нишләп болай, бу нинди урын, биредә ул нишләп йөри?—Һич тә анлый алмый. Күрәсең, анын җитәкчелегендә нидер төзелә, кешеләр йөгерешә, диварлар салалар, балчык, измә, кирпеч ташыйлар Минзаһитнын үлеп эчәсе килә, ул һаман әлеге тау башына күтәрелмәкче була, ләкин анын юлын бүләләр, нидер сорыйлар, ул ашыгып тагын атлый, аны тагын туктаталар. Шул чак каршысына сакаллары күкрәгенә төшеп торган, зур гәүдәле бер адәм чыга, русча ана үзе артыннан барырга куша, Минзаһит карыша, теге кеше аны кулыннан тотып сөйри һәм таунын киртләнеп торган бер урынындагы тишегенә алып кереп китә. Куыш эченнән шактый баргач, теге адәм, кулына көрәк алып, аяк астындагы җирне казый башлый, аннан гарәп язулы ниндидер гипс һәм җиз плитәләр алып Минзаһитка тоттыра. Минзаһит ул плитәләрнен җиңеллегенә, җылылыгына хәйран кала. Казый торгач, теге кеше бербер артлы зур пергаментлар сөйрәп чыгара Аларда язылган гарәпчә сүрәләр, аятьләр монлы тавыш чыгара башлыйлар. Минзаһит аларга колагын якынайта, чыннан да һәр хәрефеннән, һәр сүзеннән йөрәкләргә үтеп керерлек мон ишетелә Минзаһит куркынып куышның үзләре кергән ягына күз сала. Анын авызыннан күк гөмбәзе, кешеләрнең үтеп-сүтеп йөрүе шәйләнә. Аларны күргәч, Минзаһитнын күнеле бераз тынычлана. Теге урыс аны плитә-пергаментларны тоткан килеш тагын эчкәрәк сөйри, Дәвамы Баиш 4 санда. атлаган саен куыш караңгылана бара. Теге монлы тавыш та ерагая. Инде кап-карангы булды дигәндә, алда бер шәүлә күренә, анардан сизелер- сизелмәс яктылык бөркелә. Минзаһит үзенен ялгыз калганлыгын, ә теге шәүләнен хатын-кыз икәнлеген күрә Озын чәчле бу хатын анын кулындагы пергаментларны, плитәләрне алырга тотына, ул нәрсәләр берәм-берәм югарыга очып китәләр. Шул чакта Минзаһит бу хатыннын ярым шәрә икәнлеген күрә, анын гәүдәсе шундый матур, сылу. —Арыдыңмы?—ди хатын ягымлы тавыш белән Минзаһит анын тавышынын таныш булуына хәйран кала, ләкин кемнеке икәнен белә алмый, йөзен дә ачык күрә алмый. —Су эчәсем килде,—ди Минзаһит. Хатын кычкырып көлеп җибәрә һәм Минзаһит аны аермачык күреп ала: бу бит Сөембикә! Ул каядыр йөгерә, Минзаһит анын артыннан ташлана, кычкырмакчы була—тавышы чыкмый. Ул арада Сөембикә, иртәнге томан кебек эреп, анын күз алдында юк була. Шул чак куышнын барлык җире көзгегә әверелгән, имеш. Минзаһит маңгаенда ниндидер тирән җыерчык барлыгын күреп хәйран кала. Көзгегә ныграк иелеп, җыерчыкны бетермәкче булып, ул кулы белән ышкый, әмма җыерчык тирәнәя генә бара. Ул аска карый, көзгедә үзенен йонлы сыйракларын күрә һәм куркып уянып китә. Бу тош көне буе Минзаһитнын күз алдына килеп, гел күнелен бимазалап торды Кичке якта ул Сөембикәне чакыртты Сөембикә кергәндә, инде эш сәгате төгәлләнгән иде Минзаһит кабул итү бүлмәсендә утыручы инструкторга беркемне дә кертмәскә кушты —Якынрак кил,—диде ул читкә утырган Сөембикәгә —Ярар шушыннан да. —Юк, ярамый. Каршыма утыр әле. Сөембикә аның сүзенә буйсынды Анын каршында элекке Арсланов түгел иде. Бизгәк белән авыргандай, бармаклары калтырый, күз төпләре күгелҗемләнеп тора, күз алмалары туктаусыз йөгерешәләр, алар эчтән көйрәгән төсле Минзаһит эш буенча ана берничә сорау бирде, институтта укуынын ничек баруы белән кызыксынды, битараф һәм болай гына алып барылган бу сойләшү вакытында Сөембикәне ул бик җентекләп күзәтте Ул элеккедән дә яшәргән, чибәрләнгән, бит очлары алланып тора, гүя бернинди кайгы-хәсрәте юк иде Менә алар бер тынга сүзсез калдылар —Йомышыгызны әйтсәгез, мин китәр идем,—диде Сөембикә, сәгатенә карап. —Ашыгасыңмы?—Сөембикә анын бу соравына җавап бирмәде. Минзаһит, аклангандай, төшенке генә тавыш белән сөйләп китте —Бүген бик киеренке кон булды. Иртәгә обкомнан сигез кешелек банда киләчәк Сөт кими Сплошной пресс кысылганнан-кысыла Кычкырыш-талаш, кемнәрдер куркыта, гаепли Син башкаларны куркытасын, рәнжетәсен Йә, нинди шатлык бар минем? Бүген төнлә уянып, шул турыда уйландым Караңгы туннель эчендәге кебек, бер яктылык бар икән Ул—син Сөембикә аның сүзләреннән каушап китте — Минзаһит Усманович Мин бит өзеп әйттем кебек: безнен мөнәсәбәтләр бетте Минзаһитнын йөзеннән ачу галәмәтенә охшаш күләгә йөгереп үтте — Шул кадәр мәрхәмәтсез булма, Сөембикә!—диде ул ялварулы тавыш белән —Син минем белән сөйләшеп булса да утыра аласындыр бит’ —Беренче секретарь чакыргач, нишләмәк кирәк —Беренче секретарь белән түгел! Минзаһит дигән кеше белән сөйләшеп утыра аласыңмы? Сөембикә башын аска иде, бер сүз дә дәшмәде —Аялыйм, урыны бу түгел. Тик очрашырга теләмисең ич хәзер. Син һаман да минем сүзләремнең никадәр җитди икәнлеген аңламыйсын — Минзаһит туктап калды, ул тын да алмын иде ахрысы, тавышы тагын да хәлсезләнебрәк чыкты —Мин аны үзем дә яна анлый башладым Аралар ерагайган саен, син мине ныграк тилмертәсен Сөембикә, башын күгәреп, ана гажәпләнүле караш ташлады. —Мин сезне берничек тә тилмертә алмыйм.. —Ничек кенә! Син тирәнгә үк тамыр жибәргәнсен Мин котыла азмыйм Хәзер төшләремдә газаплый башладын — Минзаһит, урыныннан торып. Сөембикәнен каршысына ук килеп иелде, хәтта аның сулышы Сөембикәнең битенә бәрелде —Син вампир түгелме? Жанны нидер суыра. Көннән-көн кимим, үземне югалта барам, ә эчемдә кайнар бушлык һаман арта бара. Минзаһит, бүлмәне әйләнеп чыгып, кабат үз урынына барып утырды. —Ник җавап бирмисен?—Анын тавышы кискен һәм ачулы яңгырады. —Турысын әйтер идем, ачуланырсыз... —Әйт, яшермә. —Вампир сез үзегез түгел микән?—диде Сөембикә, ана шикләнү, курку белән карап. -Мин?! -Әйе. —Нишләп? —Сез безнең гаиләне җимердегез, пыран-заран китердегез, икебезнең дә канны эчтегез.. Минзаһит галстугын рәтләп куйды, өстәлендәге әйберләрен күчерде, йөзенен кызыша башлавын тойды. Сүзләре ишетелер-ишетелмәс булып кына, бер-берсенә буйсынырга теләмәгәндәй, көттереп кенә чыктылар: —Әйе, мин аны Мәскәүдән кайтармый кала ала идем Син жинелден, дип мине котыртып тордылар. Тамчы тама-тама ташны тишә Әллә инде аларга кушылып үземне үзем дә вәсвәсәләдем. Ышан, мин моны теләмәгән идем . —Юк, сез баштук анын юлына аяк чалдыгыз!—Сөембикә үзенен ничек сикереп торуын сизми дә калды. Аның күзләре очкынланып яна, борын яфраклары еш-еш тирбәлә иде —Бер нәрсәне әйтимме. Минем сезнен белән яшерен очрашуларым ана бәйләнмәвегезне теләүдән генә иде. Язарына юл ачылсын, дидем Минзаһитнын күзләре коточкыч зурайдылар. Сөембикәнең әйткәннәре анын бәгыренә кадалды. Бу хурлыкны ир кеше буларак күтәрү мөмкин түгел иде. —Бары тик шуның өчен генәме?!—диде ул ямьсез тавыш белән. —Әйе,—диде Сөембикә һәм, аны үртәгәндәй, кабат өстәп куйды:— Шуның өчен генә! Минзаһитнын маңгай тамыры бүртеп чыкты: —Чыгып кит!—дип җикерде ул, үз-үзен белештермичә. Сөембикә кабаланып ишеккә атлады. Минзаһитнын күкрәге кысылып куйды, өстәл тартмасын ачып, валидол алырга уйлаганда, дежур инструктор килеп керде Беренченең чыраенын яшенле янгыр болытыдай каралганлыгын күреп, ул ник кергәнен оныткандай, сүзен әйтә алмыйча, бер урында таптанып, ык-мык итте. —Нәрсә бар?! —Ни Мәскәүдән ике иптәш, төзелеш оешмасыннан —Керсеннәр!—диде Минзаһит, ник алай дип әйткәнен үзе дә белмәстән. Бу вакытта анын беркемне дә кабул иткәне юк иде югыйсә. Ләкин нидер булды, югарыдан килгән билгесез көчкә буйсынгандай, авызыннан әлеге сүз ычкынды. Ул арада ишектә Мәскәү кунаклары үзләре дә күренделәр. Анын бик озын гәүдәлесе төптән кырып алынган ап-ак башы, кәгазьдәй ак озынча йөзе белән күнелгә әллә нинди шом салды. Анын салынкы кабаклары астыннан караучы эчкә баткан күзләре еланныкы төсле салкын иде. Икенчесе уртача юантык гәүдәле, кара-кучкыл йөзле, кара чәчле, Урта Азия халыкларын хәтерләтүче, күзләре уйнап тора торган ир-егет иде. Кунакларның берсе анын каршындагы өстәлнең ун ягына, икенчесе сул ягына утырды. —Тыңлыйм сезне,—диде Минзаһит. Озынының гипстай саргылт хәрәкәтсез иреннәре әз генә кыймылдап куйдылар һәм аларнын арасыннан тәндә бала йоннарын кабартырлык калын тавыш ишетелде: —Без сезнен улыгыз Рашаттан Ул җибәрде Арслановка бүлмә стеналары чайкалып киткәндәй булды. Бүген күргән төшендәге кебек, бу ике кеше белән бергә ул каядыр йөзеп киткәндәй булды. —Рашат?!—диде ул пышылдап. Ләкин керүчеләр бер сүз дә дәшмәделәр —Рашат исәнмени?! Озын башнын маскадай хәрәкәтсез йөзендә нидер селкенгәндәй булды: әллә ул елмаймакчы итте—Минзаһит аера алмады —Сезгә ничек кирәк сон? Әйтерсең лә Минзаһитнын өстенә тонналы таш бастырдылар Ул ни сулыш ала алмады, башыннан яшен тизлеге белән мен төрле уй узды —Нишләп үзе кайтмады?! Ул кайда?!—Минзаһит тамак ярып кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. —Ул әлегә кайта торган җирдә түгел. Озын баш көрәктәй ун кулын йодрыклап өстәлгә таянды, ә сул кулы белән йодрыгын каплагандай итте —Ул оттырды —Нәрсә оттырды? —Язмышын. Аклыйсызмы? — Шуннан?—диде Минзаһит тәмам хәлсехләнеп. —Аны коткару өчен дүрт мең сум акча кирәк,—диде әлеге кеше, эчкә баткан күзләренең керфеген дә селкетмичә. Минзаһит кинәт анын авыз кырыннан колак яфрагына кадәр сузылган тирән яра эзенә игътибар итте һәм төшендә үзенен маңгаендагы сырны сыпырып каравы келт итеп исенә төште. —Рашат берәр язу-мазар җибәргәндер бит? —Юк,—диде озын баш. —Мин сезгә ничек ышанырга тиеш? —Анысы инде сезнен эш. —Ярый, мин ышандым да ди. Әгәр минем ул кадәр акчам булмаса? —Ул чакта малаегызны югалтасыз Керүчеләр икесе дә урыннарыннан тордылар һәм ишеккә таба юнәлделәр. —Туктагыз әле!—диде Минзаһит.—Утырыгыз зинһар Тегеләр сүзсез генә килеп урыннарына утырдылар —Кайда соң ул хәзер? —Ул исән-сау,—диде теге кеше, яралы янагын кулы белән ышкып — Әгәр ике кон эчендә тиешле сумма түләнмәсә, сез инде аны бу дөньядан китте, дип уйлагыз. —Ә сез кемнәр? — Без аны коткарырга телибез. Рашат өчен бирелергә тиешле егерме меннен уналтысы бар Калган өлешен бирәсезме, юкмы? —Иртәгә килегез... Иртәнге сигездән соң. Тегеләр, бер-берсенә карашып, шактый вакыт сүзсез торгач, озыны —Ярый, без көтәбез. Тик шаярырга уйламагыз —Ул күкрәк кесәсеннән пистолет чыгарды —Кан күп булачак. Әгәр безне алсалар, җәзаның ин әшәкесен көтегез. Алар, аяк очларына гына баскандай, тавыш-тынсыз чыгып киттеләр Арсланов шактый вакыт коелып төшеп утырды Әлеге сөйләшүнең өндә булуына хәтта ышануы да кыен иде Милициягә әйтсән. аларны райкомга кергәндә үк эләктерәчәкләр. Ләкин бит монын азагы хәтәр Сораган сумманы һичшиксез бирергә кирәк иде Өенә катгый карарга килеп кайтса да. төне буе керфек тә какмады Мона кадәр ул партиядән дә көчле нәрсә юк. дин уйлый иде. Ныклабрак карасан. бар икән Икенче көнне иртәнге җидедә үк ул банк управляющиена шылтыратты, бүлмәсенә чакырды. Ул кергәч, саклык кенәгәсен биреп, дүрт мең сум акча алып килергә кушты. Сәгать тугызынчы ун минутта анын боерыгы үтәлеп, тиешле ордерны тутырып кул куйгач, дүрт мен сумны ул өстәл тартмасына атты. Берничә минуттан Мәскәү кунаклары да пәйда булды. Акчаны озынына биргәч, ул: —Коткаруыгызга ышанасызмы?—диде, аларнын күзләренә ялварулы караш ташлап. —Ышанмасак, килер идекмени? —Коткаргач, шылтыратсын. Миннән сәлам тапшырыгыз, —һичшиксез. Алар кичәге кебек тавышсыз гына чыгып киттеләр. Райкомның югары катыннан ашыга-ашыга төшеп, таксига кереп утырдылар. —Әйткән идемме мин сина?—диде озыны базык гәүдәлесенең инбашына төртеп. Аннары шоферга кычкырды:—Бөгелмәгә! Туп-туры аэропортка! 10 И рек повестен кыйммәтле бандероль итеп Әхмәткә салды. Инде берочтан театрга да шылтыратып алырга ниятләде. Пьесаның төзәтеп җибәрелгән вариантын укыганнармы-юкмы, фикерләре ничегрәк—белешәсе килә иде. Телеграф ягындагы кызлар аны ун-унбиш минутта театр белән тоташтырдылар. — Мин сезне котлыйм, Ирек Сабитов!—диде режиссер көр тавыш белән —Бик әйбәт эшләп чыккансын. Менә рольләр бүлеп утырам Озакламый репетицияләр башлыйбыз. Куанычтан Ирекнен тыны кысылды. Ул мондый җавапка әзер дә түгел иде, шуна күрә авыз эченнән: —Рәхмәт, рәхмәт инде сезгә,—дип мыгырданды. —Премьерага барып җитик әле... Бу хәбәрне Ирек бүген, бары бүген генә аракы белән билгеләп үтәргә булды. Ничәмә көннәр язып утыру аны тәмам алҗыткан иде.. Ул, кайтышлый саклык кассасына кереп, бераз акча алды. Кибетләргә кагылды. Айгөлгә бик матур кызыл башлык, шоколад, торт алды. Ул кайтып җиткәндә, ишек төбендә Миргаяз утыра иде. Повестьны җибәрүен, театрдан шатлыклы хәбәр ишетүен әйткәч, ул Ирекне котлап кулын кысты, хәтта кочаклап та алды —Бу шатлыкны юмый булмас бит инде,—диде ул, күзләрен майландырып һәм кесәсендәге яртының борынына чиертеп. —Әйдә, әйдә, керәбез, минем үземнен дә бар монда,—диде Ирек елмаеп. Өстәл янына утыргач кына, сызлангандай әйтеп куйды: —Их, Миргаяз, мин бит бу әйберне капканчы кызым янына барырмын дигән идем. Миргаяз көлемсерәп куйды: —Бездән анын исе килмәгән чак бармыни инде. Әйләнерсең әле. Кызы янына барасы Ирекнен күнелен гел бимазалап торса да, салып утыра торгач, бернинди дөнья кайгысы калмады. Миргаяз бүген нишләптер бик хисләнгән иде, анын күзе әледән-әле яшьләнә, ул, Иреккә күрсәтмәскә тырышып, башын читкә борып, жин очы белән күзләрен сөрткәләп ала. Ахырда Ирек түзмичә анардан: —Син бүген үзгәргәнсең, әллә бер-бер хәл булдымы?—дип сорады. Бер тын җавап бирми торганнан соң, Миргаяз очлы бугаз төенен хәтәр йөртеп, ике мәртәбә күз яшен йотып куйды һәм үтә дә сагышлы тавыш белән: —Мин бүген Үзбәкстаннан хат алдым,—диде. —Күнелсез хәбәр бармы? —Күнелсез хәбәр юк-югын. Әнкәй язган,—бу юлы аның күз яшьләре битеннән тәгәрәп төштеләр, ул борынын тарта-тарта, кулъяулыгы белән битләрен сөртте —Туганнар анда, әнкәй анда, ә мин монда. Йөрәгемә урын таоа алмыйм мин!..—Ул кинәт кычкырып җибәрде:—Нишләп без барыбыз да монда түгел?! Бу хакта Ирек күптән уйлана, әмма Миргаяздан сорарга кыймый иде Инде бу сорауны ул үзе биргәч, авырткан мәсьәләне кузгатмый кала алмады: —Нишләп анда күчтегез соң сез? —Бөтен фаҗига шунда. Әгәр сөйләсәм, син ышанмыйсын Әйдә, берне тотып куйыйк та сөйлим Эчеп куйганнан соң, Миргаяз акрын гына сүз башлады: —Минем әти мәктәп директоры булган. Шушында Болынкырда эшләгән. Заманында хәтта райком секретаре да итәргә маташканнар. Кемнең кем булуына карамастан, әти рәхимсез тәнкыйтьләгән, Ленин-Сталин әсәрләрен яттан белүе белән, аннан китергән өзекләре белән халыкны тан калдырган Гөнаһ шомлыгына каршы, дөньяга мин туганмын. Әни дә коммунист, ул да укытучы, ә менә әби белән бабай яшерен генә намаз укып, ураза тотып яшәгәннәр. Бер елны, колактан колакка күчеп, авылга сөннәтче карт килүе турында хәбәр тарала. Әби белән бабай күптәнге планнарын тормышка ашыралар. Әти белән әнинең мәктәптән кайтуына, мин үкереп утырам Өйдә кара тавыш куба. Ярар, тавыш чыга да бетә, ә кемдер моны райкомга тишә. Әтинен дошманнары эттән дә күп иде, ди әни. Кем белә, түрәләрнең кайберләре аның үз урыннарына үрләвеннән дә шөлләгәннәрдер. Бер сүз белән әйткәндә, әтине партиядән чыгаралар, әни белән бергә эштән куатар. Минем әби бик усал карчык иде. Райкомның беренче секретаре дус хатынының малае була, әбинең аңа үз күкрәк сөтен имезгән чаклары күп була. Шуна күрә ул секретарьның бүлмәсенә ажгырып килеп керә дә: —Салихҗан, сал әле ыштаныңны!—дип кычкырып җибәрә. Райком секретаре берни аңламыйча: —Син ни сөйлисен, Мөсәббихә әби?!—дип мыгырдана. —Сал булгач, сал ыштаныңны! —Туктале, Мөсәббихә әби, ник салыйм мин аны? —Менә хәзер карыйбыз: сөннәтлеме син, юкмы"7 —Соң син беләсең ич,—ди секретарь, кып-кызыл булып. —Шулай булгач, ни өчен минем оныгым сөннәтле булмаска тиеш? Китер партбилетыңны! Синең дә партиядә торырга хакың юк! Каушап калган секретарь нишләргә дә белмәгән, маңгаена бөрчек-борчек тир бәреп чыкты, дип сөйли торган иде әби. —Син сөннәтле, сиңа партиядә урын юк!—ди икән әби. моңа һаман очып кунып.—Әгәр болай буласыңны белсәм, күкрәк сөтемне имезмичә, сабый чагында ук ачка үтергән булыр идем!— ди Әти белән әнигә Болынкырда урын бетә. Алар Үзбәкстан ягына чыгып китәләр. Әби белән бабайның кабере монда. Йә, кем гаепле безнең менә шулай булуыбызга? Океан кадәр илдәге кешеләрнең ыштан төбенә кадәр керергә партиягә кем хокук биргән?! Кемдә власть—шунда көч. Партиянең власте булмаска тиеш. Көч ул кулланмаганда гына әйбәт, ә куллана башлагач, бернинди кешелек, намус, игелек калмый Мин моны төрмәдә андадым. Мин бик көчле идем, төрлечә мыскылларга, тезләндерергә маташтылар, ә мин баш бирмәдем. Тегеләр күп иде, ахырда алар мине төреп алып шундый итеп кыйнадылар—сынмаган бер генә сөягем дә калмады Миргаяз киткәч, Ирек ятып торырга булды һәм башын мендәренә терәгәнче үк йоклап та китте —Әти! Әти, дим. Каян килә бу тавыш'7 Ирек авырлык белән генә күз кабакларын күтәрде һәм янында басып торган кызын күрде Ул тормакчы булды, кургаштай авыр гәүдәсен күтәрә алмады Терсәкләренә таянып, кызына караган хәлдә: — Килдеңмени. Айгөлем?—диде. —Әйе, килдем —Айгөл шулай диде дә, еламас өчен иреннәрен тешләде Ирекнең күңелендә ана булган җылы хисләр кузгалды, шул ук вакытта ФОАТ САДРИЕВ 14 ___________________________________________________________ __ ___ __ __________________ үзенен мондый хәлдә ятуыннан, өстәлдәге шешәләрдән, өйнең тәртипсезлегеннән кызы алдында оят иде. Шактый тырыша торгач, ул торып утырды, кулларын сузып, кызын инбашыннан тотып, үзенә таба тарлы. Айгөл йомшак ябык куллары белән әтисен кочты. Анын ак матур колак яфракларына, муенына, чигәләренә, бераз тузгыбрак торучы сары чәчләренә нишләптер кызганып карады Ирек. Кызынын көрән төстәге пальто якасының бер җире сизелер-сизелмәс сүсәрә башлаган иде. Ул кулларын кызының аркасына куйды, бармаклары белән анын тәненен ябыклыгын тойды. Ирекнен күзенә яшь килде. Әйтерсен лә Айгөл бу дөнья тарафыннан рәнҗетелеп, шунын аркасында калак сөякләре чыгып тора һәм ул сөякләргә, әтисе якламаганлыктан. теләсә кем кагыладыр, аны кыерсыта аладыр кебек иде Айгөл тураеп басты да җитез генә өстәлне җыештыра башлады: буш шешәләрне мич алдына алып куйды, ашамлык калдыкларын кечкенә кулы белән сыпырып, чүп чиләгенә салды, рюмкаларны өстәл читенәрәк этте, шунда торган чүпрәкне юешләп, өстәлне сөртте, канат белән идәнне себерде. —Әти, чиләк бирсәң, идәнне юар идем,—диде ул, кабат анын янына килеп. —Кирәкми, кызым, үзем юармын. —Юыйм инде.. Ирек урыныннан торып дипломатын алды, аны урындыкка куеп ачты һәм Айгөлгә кызыл башлыкны кигерде. —Бүген үзем барырмын, дигән идем дә Ул аны җитәкләп көзге каршына алып килде. Айгөл елмаеп җибәрде. Бу башлыкны кигәч, ул зур роза чәчәге кебек алсу нур чәчеп тора иде. —Рәхмәт, әти,—диде ул, башлыгын ике кулы белән тотып тирәнрәк батыра-батыра. Ирек аның кулына шоколад тоттырды. Өстәлгә түгәрәк тортны алып куйды. —Торт белән чәй эчәсеңме, кызым? —Юк, эчеп кенә килдем,—диде Айгөл. —Ярый алайса, әниеңә алып кайтырсың.. Айгөл, шытырдата-шытырдата кәгазеннән сүтеп, шоколад сындырып капты, икенче урыныннан бер шакмак сындырып, Иреккә сузды. Алар икәүләшеп шоколад чәйнәргә керештеләр. Шоколадын йотып та бетермәстән, Айгөл күзләре белән кече якта нидер эзләргә кереште, аннары йөгереп барып, аралыктан эченә мунчала салынган чиләкне алып чыкты. —Әти, юыйм инде?—диде ул ялынып. Ирек бер сүз дә әйтмәде, казанның кунасын ачып, чиләккә җылы су салды һәм аны өйнең түренә илтеп куйды. Кызы пальтосын караватка ыргытты да, гел әнисенә охшатып, җиңнәрен сызганды, итәген алгы яклап бөрмәсенә кыстырды һәм идән юарга кереште. Өй алдына чыгып, Ирек икенче мунчала алып керде, җеп өзәрлек хәле булмаса да, тешен кысып, кызы янына килде, идәнгә тезләнеп, күптән буялган, инде кулшаклый ук башлаган саргылт сайгакларны мунчала белән ышкый башлады. Ул идәнне әллә мунчала белән ышкыды, әллә йөрәге белән ышкыды, әллә мунчала сыкты, әллә мунчала урынына йөрәген кысып сыкты. Ирек бераз айный төште, әмма кызынын ана ярдәм итәргә теләве, шушы нечкә генә беләкләре белән идән юуы аны бүтән төрле исертте... Эш беткәч, Айгөл шоколадын кесәсенә тыкты да җәһәт кенә пальтосын киеп тышка чыгып китте. Ул чыкканда, Айгөл капкага җитеп бара иде инде. —Кызым, кая ашыгасын?—диде Ирек аны туктатып.—Тортын кала бит. .Айгөл башын аска игән хәлдә, кулларын кая куярга белмичә, әле пальтосының итәген бөтерә, әле сәдәфен бер ычкындыра, бер эләктерә иде. —Кызым, ни булды? Айгөл дәшмичә шактый вакыт торды. Ул күзләрен еш-еш йома елап җиоәрмәс өчен иреннәрен кыскан иде. Менә ул акрын гына башын күтәрде, Иреккә рәнҗүле караш ташлап, зәгыйфь кенә тавыш белән: Әти, син ник бездән аерылдын?—диде. —Кем әйтә? —Үзем беләм Әти —ул мөлдерәп яшь белән тулган күзләрен туп- туры ана төбәде,—Син безне яратмыйсынмыни? Ирек аны кочаклап алды: —Яратам, кызым, яратам,—диде һәм анын битләреннән үпте, ирене белән кызының күз яшьләренең тозын тойды —Юк, яратмыйсын, әти,—Айгөл шулай диде дә анын кулларыннан ычкынды һәм капкадан чыгып йөгерде. Хәлсез аякларын авырлык белән сөйрәп. Ирек өйгә керде дә караватына ауды. Күпме йоклагандыр, өи алдында аяк тавышлары ишетеп, күзен ачты, әмма берни дә күрә алмады: караңгы төшкән иде инде. Ул үрелеп утны яндыруга, ишек ачылып китте һәм аннан Сөембикә килеп керде —Хәерле кич,—диде ул, әле өстәлдәге рюмкаларга, әле кече яктагы шешәләргә күз ташлап.—Син Айгөлне нишләттең? —Берни дә эшләтмәдем,—диде Ирек, Сөембикәнең ачулы йөзенә туптуры карарга тырышып —Бала елый да елый, берни сөйләшми, син ана нидер әйткәнсен. Ирек кулына ипи кисәге алды: —Ипи белән ант итәм: аны елатырлык бер нәрсә дә булмады. Сөембикә ишек янындагы урындыкка утырды —Ирек,—диде ул тетрәндергеч тавыш белән —Мин анладым анын ник елаганын —Ник?—диде Ирек, аңа исерек карашын төбәп —Сине шушындый хәлдә күргәнгә елый ул. Ул бит. әтием янына киләм. дип килгән, исерек күрергә түгел Юри генә үзеннен кыяфәтенә күз сал. Өендә тын алмалы түгел Бетәссн бит —Бәлки мин бетәргә тели торганмындыр Мин кемгә кирәк1 ’ —Син безгә кирәк,—диде Сөембикә, анын кулына кулын салып. Ләкин Ирек кискен хәрәкәт белән кулын тартып алды. —Үле тормыш алып барган кешегә кагылма! Сөембикә мөлдерәп яшь тулган күхпәре белән карады: —Әллә мине тере дип беләсенме син?..—диде һәм ишеккә табан кузгалды.—Хуш! —Сөембикә Гафу ит мине.—Ирек күзләрен йомып башын артка ташлады.—Бер генә әйбер үтенәм: бу тортны гына алып кит Мин аны бүген кич сезгә алып барасы идем —Ярый,—диде Сөембикә.—Бәлкем Айгөл тынычланыр Ул тортны алды да чыгып китте. Тыкрыкны узып, урамнын каршы ягына атлаганда, чак кына машина астына килеп кермәде Анын башындагы уйлар тәмам чуалган, зиһене таралган иде. Ул Ирекне ачуланырга да. кызганырга да белмәде. Менә хәзер яныннан чыккан кеше Ирек түгел кебек тоелды ана Шунын өчен жан аттымы Сөембикә0 Күз алдында Ирекнен кызарынып бүртенгән йөзе, ямьсез булып салынып торган күз кабаклары, өйдәге сасы ис, исерек тавышы—элекке хыялый дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды кебек Ирек райкомга килгәч, ничек сокланып йөргән иде ул ана. Әгәр дә шушы егет белән булсам, мин жир йөзендә ин бәхетле кеше булыр идем, дип үз-үзенә ничә мәртәбә кабатлады икән? Анын Зәнфирә белән йөргәнен белгәч тә, Сөембикә әлеге бәхетле уйларыннан һич тә чигенергә теләмәде Киресенчә, ул тарышыбрак, нечкәрәк юллар белән Ирекнең күнсл кылларына кагылырга, кирәксә дә-кирәкмәсә дә анын күзенә чатынып итәр торырга, араташырга тырышты. Өйләнешкәннән соң Сөембикә үзен анын каршында мең мәртәбә гөнаһлы итеп тойды һәм бу шулай да иде Шул гөнаһларын юк итәр өчен ул чәче белән жир генә себермәде. Иреккә аллага табынгандай табынды, аны районньгн г ына түгел, бөтен Татарстанның мәшһүр кешесе итеп күрәсе килде Ирек аның өчен фәрештә, пәйгамбәр, кул җитмәс илаһи зат иде. Болынкырда анын белән тин куярлык бер генә кеше дә тапмады ул Ирек анын өчен кояш кебек иде Ә менә ул хәзер гайрәте чигеп, тамак төбенә нидер тагылган хатдә караңгы урамнардан кызу-кызу атлаганда, үзенең бөтен тырышлыкларынын юкка булганлыгын аңлады Димәк, Ирек пәйгамбәр дә, фәрештә дә булмаган. Болынкыр халкы аңа бүген дә табына, һәр язмасын кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Тик болар Сөембикәгә тәэсир итми инде. Ул үзенен хыялы белән ашлама сибә-сибә үстергән үсемлектәй, Ирекне әллә нинди аллы-гөлле буяуларга буяп, илаһи биеклекләргә күтәргән, үзе тудырган шул ялган сынга үзе үк табынган, үз-үзен югалтып, аңа хезмәт иткән. Дөрес, анын ялгыш юлга баскан, күтәрә алмаслык гөнаһка баткан чаклары булмады түгел, ләкин бит аны моңа мәҗбүр иттеләр. Менә хәзер, шушы минутта Сөембикә ачынып, кылыч йөзенә баскандай, нечкә, үткен нәрсә каршында җавап табарга азаплана. Мәҗбүр ителергә тиеш идеме соң ул? Димәк,моның ниндидер җирлеге булган. Хыялы белән Ирекне күкләргә чөйсә дә, жаны белән, күңеленең кайсыдыр бер тирән почмагы белән ул үзенен ялган юлда икәнлеген сизенгән. Икенче төрле әйткәндә, Сөембикә бер нәрсәне аңлады: Ирекне ул беркайчан да яратмаган! Уртак гомер елгасы ага биргән, бала үскән, ниндидер эшләр эшләнгән, дуслар, туганнар җыелган. Бөтенесенең тамырлары аерып ала алмаслык булып береккән, чуалган, бер тыгыз йомгакка чорналган. Ләкин бит монын нигезеңдә Сөембикәнең ялгыш адымы, Ирекне яратам дип, үз- үзен алдавы яткан. Бу фикергә ул менә хәзер генә килмәде, икеләнүләре Ирек өйдән чыгып киткәч тә башланган иде. Дөрес, Сөембикә аны юксынды һәм юксына, әмма ул өзелеп яратудан туган сусау түгелдер, ялган тойгыдыр Сөембикә кызына күрсәтмичә төннәрен кайнар яшь түкте, ләкин бу яшьнәр сөю аркасында бәгырьне көйдереп чыккан яшьләр булмаган. Әгәр ул аны хыялындагы кебек чыннан да яраткан булса, йөрәге күтәрә алмас, яисә ул үзүзенә бер-бер нәрсә кылыр иде. Менә хәзер ул шуны аңлаган хәлдә караңгы урамнан атлый, ә уйлары яктырганнан-яктыра бара, ачык бер эзгә салына. "Юк, Ирек, яратмаганмын мин сине! Әмма мин барыбер гаепле, яратмаган килеш яратучыны уйнап, мин синең дә, үземнең дә бәхетемне җимергәнмен”, дип уйлады Сөембикә эчке тетрәнү белән. Киләчәктә үзләренең тормыш юлларынын беркайчан да кушылмаячагы менә хәзер барып җитте Сөембикәгә. Моңа кадәр әле ул күңелендә ниндидер шик йөртте, ниндидер өмет бар сыман иде. Шушыны тоеп, ул үз-үзенә һаман бер сорауны бирә килде: әгәр кушылсак, әгәр кабат торып китсәк? Нишләп сон бу сорауларга уңай җавап мине куандырмый, дип тагын аптырый иде ул. Бүген барысы да ачыкланды кебек. Ул кайтып кергәндә, Айгөл тынычланган, дәресләрен әзерләп утыра иде. Сөембикә аны торт белән чәй эчәргә чакырды, әмма Айгөл, эчәсем килми, дип йокларга ятты. Сөембикә барып утны сүндерде дә өстәл янында хәрәкәтсез утыра бирде. Әле бит анын Арсланов яныннан чыкканына да ничә генә сәгать вакыт узды. Ниләр генә кылсан да, бүген йокы булмаячак иде. Сөембикә киенеп тышка чыкты, болдыр култыксасына сөялгән килеш йолдызлы күккә карады. Иксез-чиксез җиһан куенында миллиардларча йолдызлар җем-жем итә, гүя сиңа күз кысалар Никадәр сер, никадәр чиксезлек, никадәр бернинди уй белән дә колачлый алмастай анлаешсызлык. Күңелдә дә чиксезлек, буталчыклык "Мәхәббәтне кешеләр уйлап чыгарган Алла кебек хыялда гына яши ул.” Тукта, бу сүзләрне кем әйткән иде соң әле? Мөнир абыйсымы, әллә Зөфәр Шәриповичмы? Икесе дә нык тырыштылар алар. Сөембикәне яшәргә өйрәтергә омтылдылар, күп нәрсәгә күзен ачтылар Әгәр Мөнир Кәбиров булмаса, Сөембикәнең язмышы бәлкем башкачарак та язылган булыр иде. Анардагы кешене буйсындыру сәләтенә каршы тору мөмкин түгел. Шомырттай кара күзләрендә әллә нинди көч бар, көтмәгәндә яшендәй ялтырап китсәләр, бөтенләй югалып каласын һәм анын кебек үк уйлый башлыйсың. Кәшифулла мәсхәрәләгән төнне Сөембикә якын кардәшләре Мөнир Кәбировка чапты. Авыл Советы председателе булып эшләүче Мөнир абыйсы анын аркасыннан сөйде дә: —Әйдә, уйлап карыйк әле, сеңлем,—дип йомшак кына сүз башлады — Син хәзер җитеп беткән кыз, быел урта мәктәп бетерәсең Шушы хәл халыкка ишетелсә, бөтенесе дә бармак төртеп сине мыскыл итәчәк —Мыскылласыннар! Мин аны барыбер төрмәдә черетәм!—дип ярсыды Сөембикә Мөнир Кәбиров, мең төрле дәлил китереп, аны һаман үзе теләгән якка бора барды: —Мондый хәлләр күпләр белән була. Оныт син аны. Ир-ат та ялгыша, хатын-кыз да. Мәнге шулай бара тормыш. Тик монын әмәле бер генә: оныту. —Мин оныта алмыйм, оныта алмыйм!—дип ярсый-ярсый елады Сөембикә. —Булдыра алмасан—онытма. Тик кычкырма!—диде ул ишетелеришетелмәс тавыш белән — Синен бит моны халыкка чәчүдән дәрәжән күтәрелми, егетләр күз алдында да үзенне пычратасын гына. Әүвәл тормышта үз урыныңны тап. Сөембикәнең бердәнбер хыялы башын авылдан кая да булса алып чыгып китү иде. "Зинһар ярдәм ит. Мөнир абыкаем, мәнге онытмам, гомерем буе рәхмәт укырмын, бу караңгылыктан гына коткар!" дип ялына иде ана Сөембикә. Шәвәлиев беренче мәртәбә төнлә кунакханәгә килгәч. Мөнир шыпырт кына: “Бу синен язмышынны хәл итә ала торган зур кеше. Авыз ачып калма",—диде. Ул барысын да анлады. Ирек яши торган якта зәңгәрсу ут булып йолдыз атылды, ул күз ачып йомган арада әллә Ык остенә, әллә анын аргы ягына төште. Кем икән ул? Ирек белән икесенен берсеме, әллә башка берәүме? Шушы минутларда аңа карап, кемнәр ниләр генә юрамыйдыр Зөфәр Шәрипович кебек зур дәрәҗәле кеше өстеннән үзенен хакимлек итә алуы Сөембикәне исертә иде. Ул җайлап телефоннан шылтырата, көйли, чөйли, очрашу эзли. Сөембикә тора-бара аны ялындыра башлады, рәхәтләнеп назланды, вакыт тапмаганга салынып, юри үртәде, очрашкач алдына тезләндерде, кирәксә табанын ялатты. Акрынлап райкомнын икенче секретаре анын кулында курчак ук булмаса да, шуңа охшаш хәлгә төште Әнисенен тәртипсез тормыш алып баруыннан, акчасызлыктан, бертөрлелектән гарык булган, бөтен дөньясына нәфрәт белән караган Сөембикә өчен икенче тормыш башланды. Шәвәлиев белән урнашкан яшерен мөнәсәбәт аны башкалардан өстен итеп тойдырды Әхнәфкә иргә чыгып, райкомол машинасында парлашып эре генә авылга кайтып йөргән Фәһимәдән дә ул үзен шул рәвешле югары кугәрде. Аның өчен бу олы сер. үзен башкалардан югары күтәрүче яшерен һәм ләззәтле уен иде. Тормышта башкалар белән ачыктан-ачык. бертигез басып торырлык урыны булмагач, ул яшерен юл сайларга, үзен күнеле белән булса да биеккәрәк күтәрергә мәҗбүр иде Ниһаять. Шәвәлиев кушуы буенча аны район үзәгенә эшкә алдылар, аннары җайлап кына ул аны райком китапханәсенә күчерде, культура училищесында укытты, аннары культура институтына керергә булышты Өйләнешеп яши башлагач. Сөембикә очрашулардан баш тартты "Мин ир хатыны, хыянәткә беркайчан да бармаячакмын", диде. Ана Шәв&тиев пичекләр генә ялвармады, чак-чак кына еламады, нинди генә сүзләр белән үгетләмәде, әмма Сөембикә кыядай нык иде Бервакыт өлкә комитетыннан комиссия килер алдыннан Арсланов кушуы буенча аларнын икесенә урман эчендәге иң караңгы авыл Кичүгә чыгып китәргә туры килде. Июнь башында була торган җәйге челлә иде бу. Ирекнен Казанга семинарга киткән чагы. Инде кояш баеганда, алар кайтырга чыктылар Ярты юлны узуга Шәвәлиев, машинаны юлдан читкә борып, әрәмә эченә кереп китте, анын иң куе урынына туктап, мәхәббәт сүзләре түгә, Сөембикәне коча, үбә башлады Алар төне буе машинада тарткалаштылар, ул ниләр генә кыланып караса да, әзерләгән ризыгын да, рюмкаларга салган аракысын да эчмәде, туктаусыз бер сүзне кабатлады: —Әйдәгез, кайтыйк! —Их син, юләр!—дип тиргәде Шәвәлиев аны шул чакта.—Мәхәббәт бит ул кешеләр уйлап чыгарган алла кебек хыялый бер нәрсә Тормышта кыска очрашулар гына бар, никах, гаилә дигән нәрсәләр ир өчен дә. хатын өчен 2. .К.У..М8 дә газаплы богау. Монын өчен кешеләрне гаепләргә дә кирәкми. Тормышнын агышы шундый! .. Таң атканда ул Сөембикәне көч белән буйсындыра башлады. Ул ничектер машина ишеген ачып жиргә сикерде һәм торып йөгерде. Билдән үлән ярып, куе томан эчендә шәйләнгән куаклар эченә чумды. Салкын чык анын итәкләрен биленә кадәр манма су итте, зәнгәр чәчәкле ситсы күлмәге тәненә ябышты. Аяк астындагы куе үләнгә инде егылам-инде егылам, дип йөгергәндә, ул бака яфраклары баскан тар гына юлга килеп чыкты. Сөембикә, юлнын кая барганын да белмәстән, йөгерә-атлый, үзенен уйлавынча, һаман читкәрәк каерды. Озак та үтмәде, артта машина тавышы ишетелде. Сөембикә тагын адымнарын кызулатты. Машина якынайганнан-якынайды, ул куркудан тагын юлдан борылып, үлән эченә кереп китте. Ниндидер каты сабакка аягы уралып барып капланды. Машинаның туктаганы, ишеге ачылганы^ ишетелде. Сөембикә тезләнеп башын күтәрүгә, йөрәге ярыла язды: юлда ак “Жигули” тора, ә аның янына өрлектәй ике адәм йөгереп килеп житкән иде. —Менә балыкның шәбе капты безгә!—диде берсе русча —Кил әле, матурым, бик туңгансың да, хәзер җылытабыз сине. Ул иелеп Сөембикәнең биленнән эләктерде һәм аны акрын гына өскә күтәрә башлады. Сарымсак, суган исләре белән буталган аракы исе аны чак кына укшытып җибәрмәде. Ул терсәге белән урысның күкрәгенә төртте, теге авыртудан кулларын ычкындырды. Кире бөкләп, Сөембикә үзе килгән якка—таллар арасына ташланды. —Давай поймаем, больно хорошая,—дип кычкырды аның артыннан урысларның кайсысыдыр. Сөембикә балтырган, атлык, шома көпшә, түндербаш сабаклары арасыннан язын кереп калган уйсу урыннардагы суларны ера-ера йөгерде дә йөгерде. Тыны кысылды, хәле бетте, әмма туктамады. Тегеләрнең машина кабызып, кычкырышып йөргәннәрен ишетте, ләкин куаклар арасыннан алар аны күздән яздырдылар. Күпме вакыт үткәндер, Сөембикәнең каршысына томан эченнән Шәвәлиев килеп чыкты. Сөембикә акырып елап анын муенына үзе ташланды. . Шул ук көнне кич Ирек Казаннан кайтты. Ул шактый салган иде. Айгөл йоклагач, Сөембикәне ул, сагындым дип, кочаклый, үбә башлады. Сөембикә ана ачуы килүдән бифәк үзеннән-үзе җирәнеп, тавыш чыгарды, син хәзер шушы исереклек юлына кереп баттың, сиңа аракыдан башка берни дә кирәкми, син берни дә яза да алмаячаксың, дип аны битәрләде. Сонгы сүзләре Ирекне чыгырыннан чыгарды. Алар бик озак кычкырыштылар. Ахырда Сөембикә, китәм, дип, синең белән тормыйм, дип әйберләрен җыя башлады. Ирек, әнә бара юлың, диде, мин синең кебекләрне унны табам, диде. Сөембикә бөтенесенә төкерде. Иреккә ул нинди генә хыяллар белән чыкмады, имеш тә аларнын тормышы ал да гөл булачак, анын бер-бер артлы пьесалары куелачак, китаплары чыгачак, алар һәр төрле мохтаҗлыктан котылачаклар. Әгәр теләсә, әнисен дә үзләре янына алып килерләр, алып килмәсәләр, йорт-кураны яңартырлар, машинага тиенерләр. Ләкин бу өметләрнең берсе дә акланмады, мона иренен йомшак, чигенүчән булуы сәбәпче икәнлеген ул аңлап бетергән иде инде.. Өч көн талашкач, ул әйберләрен чемоданына тутырды да, Айгөлне алып, өйдән чыгып китте. Туп-туры үзенең ахирәте Фәһимәләргә юл тотты. Алар ах-ух килделәр, юләрләнмә, диделәр, анын кебек кешене каян табасын, диделәр, бер кискән икмәк кире ябышмый, бер чатнаган чүлмәкнең эзе кала, диделәр. Ирек белән нинди сөйләшүләр булгандыр, кич караңгы төшкәч, ул Сөембикәне алырга килде. Әхнәфләр каршында, мин исерек идем, мин гаепле, гафу ит, дип ялынды, ялварды һәм, Айгөлне кулына алып, алар бергәләп өйгә кайттылар. Сөембикә яңадан, ничекләр генә элгәләшүләр- талашулар булса да, аерылып китү адымын ясамады, ләкин, менә хәзер билгеле булганча, Ирек белән торырга аны сөю дигән әйбер мәҗбүр итмәгән, ана гомер итәргә кеше кирәк булган, ләкин моны Сөембикә чын ярату дип уйлаган. Беренче көннәреннән үк гаебен юу өчен ул баш күтәрми эшкә чумды, Ирекнең оешмаганлыгын, йомшаклыгын анлап, анын турында да кайгыртты, утыр, яз, дип, язу өстәле янына әйдәкләде, иренен ана чыккандагы өметләрен акламаячагын, әнисенә дә ярдәм булмаячагын тәмам аңлагач, хыял-өметләрен үзе булдыра алганча тормышка ашыра башлады. Гаилә арбасы үзенең бер көен алды, ул тәгәрәде дә тәгәрәде, ана икесе дә күнектеләр, күрәсең, икесе дә башка төрле үзгәреш тә теләмәделәр. Елга үзенен агышы белән чүп-чарларны алып киткәндәй чокыр урыннарга ком салып, калку урыннарын ашап тирәнәйткән кебек, гомер елгасы үз көенә акты да акты. 11 К азаннан Нәфисәнен әнисе килгәнгә инде дүртенче көн китте. Ул аны һәрвакыттагыча куанып каршы алды, барлык көчен биреп, яраткан ризыкларын пешерде, кунак итте Әмма Хурлыжинан кәефсезләнгәннән-кәефсезләнә барды Монын сәбәбен алар сизәләр: әнисе килдеме, Мәле юньләп өйдә тормый. “Язгы чәчү чоры бит. әнкәй, йокы да, ял да юк ана бу вакытта”, дип акланмакчы булды Нәфисә. Әнисе дәшмәде, авыр сулап кына куйды Әллә әтисеннән күрмәкче, уллары Алмаз да менә оч көн инде юньләп өйдә күренми. Дәрестән сон йә консультация, йә түгәрәк дип, өйдән чыгып китә дә, карашы төшкәч кайтып ашап, тагын клубка ычкына. Бүген дә нәкъ шулай булды. Сәгать кичке тугызынчыларда кайтып, әштер-өштер капкалагач, ул тагын көзге каршысында киенә-төзәтенә башлады. Һәр көндәгечә, Нәфисә аны туктатмакчы булды Турысын гына әйткәндә, иреннән ала алмаган үчне ул малаеннан алырга кереште. —Кая барасын?—диде ул. Алмаз әнисенә күтәрелеп кенә карады да, киенүен дәвам итте. Күрәсең, көн саен кабатлана торган бу сорауга ул жавап бирергә теләмәде. —Мин җавап көтәм,—диде Нәфисә, анын янына ук килеп. —Соң, әни, беләсең лә инде: китапханәдән, клубтан әйләнәм. —Әйләнәсен!—диде Нәфисә мыскыллаулы тавыш белән —Кичә дә төнге бердә кайтгын. Шул гомер нишләп була? —Ык буенда кичке уен уйнадык. —Кичке уен уникенче яртыда ук бетте. Алмаз гаҗәпләнүдән башын чайкап куйды. —Син баш чайкама. Имтиханнарын борын төбендә, институтка керәсеңне дә онытма. —Мин бит үзем генә түгел, әни Бөтен классыбыз бергә. — Бергә түгел. Синең кем белән чуалганыңны беләм мин Әгәр шул Фәйзулла кызы белән араңны өзмәсән, монын азагы яхшы булып бетмәячәк. Алмазның йөзе генә түгел, муенына кадәр кызарып чыкты Калын кара кашлары сикерештеләр, ирене тартышып-тартышып куйды. —Торасың да шуна бәйләнәсең. Ни булган инде ана'’ —Мин мәктәптәге һәрберегезнен кем икәнен беләм. Укуынын рәте юк. әтисе алкаш, үзе артык кыю — Пар киләбез бит инде Син дә бит әтине очраган бер кешегә эчә дип сөйлисең. —Синең әле безне хөкем итәргә борын астың кипмәгән. Шулчак зал ягыннан Хурлыжинан чыгып сүзгә кушылды —Әгәр тынлый алсаң, улым, мин сиңа бер сүз әйтер идем. Сезнең сөйләшкәнегез кичә дә колагыма керде. Син ул кыз белән дус булып кына йөрим, дисен Менә шул дус дигән әйбер сагыз сыман бер-беренә ябыштырганны яшь чакта сизми дә каласын. Алмазның күзләрендә ярсулы очкыннар кабынып китте, ләкин ул аларны баса алды. Әллә нигә бер мәртәбә кунакка килгән әбисеннән ана карага күңелендәге бик үк әйбәт булмаган уйларын яшерергә кирәк иде — Безнең арада чыннан да дуслыктан башка бер әйбер дә юк,—диде ул акрын гына —Мин бит инде ул дуслыкны тора салып өзә азмыйм 2* -Үзем ярдәм итимме сон?—диде Нәфисә Бу юды Алмаз ачулы карашын яшерә алмады. Ул анык тавышына да бәреп чыкты. —Мин бит синнән ярдәм сорамадым, әни. ,яМ11, -Менә, менә-диде Нәфисә-Күрәсеңме, ничек сөйләшә. Атасына охшамаса, кыек китәр. Бу сүзләргә Алмаз дәртләп кабынды: —Ә мин кемгә охшарга тиеш?! Зәйнуллинга түгелдер лә. .. —Нәрсә?!—Нәфисәнен йөзе кара янып чыкты, сулышы кысылды.— Тагын бер мәртәбә кабатла әле, малай актыгы! —Ишеттең лә инде, ник кабатларга?—диде Алмаз, анын күзләренә туптуры карап. _ „ л —Бар, олак, Фәйзулланың исәре янына! Гел каитмасан да була. —Кайтмам да!—диде Алмаз һәм ишекне дөпелдәтеп ябып чыгып китте Нәфисә, кече якка кереп, күзләреннән яшьләрен сөртә башлады. —Кызым, чык әле,—дип чакырды аны Хурлыжинан.—Бу бала нинди Зәйнуллин турында сөйләде? —И, әни, минем турыда гайбәт сатарга бер сәбәп таптылар инде Мәктәбебезгә моннан өч ел элек Зәйнуллин дигән бер укытучы килде. Чибәр генә, яшь кенә. Химия укыта. Менә шул кеше мина үлеп гашыйк булды, артымнан күләгә сыман йөри. Анын безнен мәктәпкә килүе дә минем өчен булган икән. Август конференциясендә күреп калган. Яшәвенең мәгънәсе имеш тә миндә генә. Ул мине күгәреп йөртергә, табанымның туфрагы булырга әзер. Анын бу теләкләрен, өметләрен мин инде күптән кырт кистем, әгәр тагын шундый сүзләр сөйләсәгез, мин сезне Наратбаш мәктәбеннән генә түгел, районнан ук кудырам, дидем. Ул минем тирәмдә бөтерелүдән туктады, әмма укытучылар да, укучылар да анын ни дәрәҗәдә эчтән януын, мина яшерен рәвештә нинди мәхәббәтле караш ташлавын, минем һәр адымымны сөеп озатып калуын күреп, аңлап торалар. Аның шулай кылануларына мин дә шундый ук җавап бирә, дип уйлыйлар. Әгәр шулай уйламасалар, Алмаз бу сүзне әйтер идемени? Зәйнуллин инде әллә ычкынып та бара: район газетасында туктаусыз мәхәббәт шигырьләре бастыра. —Кияү бу хакта беләме соң?—дип сорады әнисе, аны тынлап бетергәч. —Ана баштук үзем сөйләдем. Ә ул кычкырып көлде. Шактый гына сүзсез уйланып утыргач, Хурлыҗинан болай диде: —Беркемнең дә өметен кисәргә ярамый, кызым. Кеше бит ул. Өмете белән яши бирсен. —Бу ни дигән сүз була инде, әни? —Ярамый дидем ич. —Әгәр минем арттан кайсы мәхәббәт җыры җырлап, кайсы елап йөрүчеләрнең барысын да син әйткәнчә калдыра килсәң, ни булыр иде? —Кызганыч, тормышның бик күп ләззәтен югалткансың, кызым. Бер әйберне анла. кисәргә кирәкми! —Син чын сөйлисенме, әни?! —Күпчелек хатын-кызлар ялгыш уй белән яшиләр. Син шуларнын берсе Артыннан йөрүчеләргә сөймәс сөякләр итеп түгел, тугандай якын кешеләрен итеп карарга, монын өчен горурланырга кирәк. Ул чакта кияү дә бераз көнләшер, сина игътибар беләнрәк карар, янында бөтерелер иде. Кем дисен әле? Зәйнуллинмы? —Исемен дә ишетәсем килми! Шунын аркасында күпме гайбәт таралды —Гайбәт ул, кызым, тормыш бакчасына төшкән иртәнге томан гына.— Әнисе Нәфисәгә таба иелде һәм пышылдап кына сүзен төгәлләп куйды:- Алла сакласын, дөнья ул... Белмәссең, гел шул кеше кирәк булып куяр. —Әни, син мине үпкәләтәсең —Бер нәрсәне исендә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. Калган биш миллиард кеше сина дус та, дошман да булырга мөмкин Анысы инде нинди ният белән яшәвеңә бәйле Ә томан күтәрелгәч, көн бик матур булучан ул... Алмаз төнге бердә дә. икедә дә, иртән яктыргач та кайтмады Нәфисәнен күнелен шомлы болыт каплап алды. Ул. иртәнге көтүен кугач. Ык буйларыннан урады, клуб янын әйләнде. Мэлс төнге чәчүдә дежурда иде. ул да күренмәде Нәфисә, дирекция каршына баргач, анын янына кермәкче булды, ләкин ул уеннан кайтты. Хурлыжинан да хафага төште: — Берәр юләрлек эшләп ташламасын, абзар-кураларны карап керденме9—диде Нәфисә атылып-бәрелеп ишек алдына чыгып китте, мунчадан башлап бөтен җирне жентекләп күздән үткәрде, йөрәге тасыр-тосыр килде. Мәктәпкә баргач, ул, туктаусыз коридорга чыгып. Алмазларның классына күз салды. Ләкин ул һаман күренмәде Ахырда сабыры бетеп. Фәйзулла кызы Рәсимәне чакырды, анардан пышылдап кына коридорда Алмаз турында сорады "Кичә ул клубка чыкмады, күренмәде", дигән сүзне ишеткәч. Нәфисәгә дөньянын асты өскә килгәндәй булды. Ул сәгать уннарга кадәр көч-хат белән түзде, туктаусыз әнисенә шылтыратып торды, Алмаз һаман кайтмады Ахырда укытасы дәресен ташлап, совхоз дирекциясенә йөгерде, ирен эзләп тапты һәм эшнен нәрсәдә икәнен анлатты. Мэлснын төне буе йокламаудан талчыккан, тузанга баткан йөзе ачулы кыяфәткә керде, ул Алмаз белән кичтән сөйләшкәннәрнен бөтенесен жентекләп сораштырды, аннары "ярар, үзем эзләп карармын”, дип машинасына утырып китеп барды. Мэлс Ь1к буйларын, болыннарны, әрәмәләрне урады, урман юлларынын керә-чыга ала торган урыннарын тикшерде, таныш-белешләренә барды, Болынкырда Иреккә кагылды. Баллы Төбәктә булып, әниләренен хәл-әхвәлен белеште, ә асылда: Алмаз анда түгелме икән, дип баруы иде. Сәгать өчләрдә Әхнәфләр турыннан үтешли, ул үз күзләренә үзе ышанмыйча, машинасын туктатты. Алмаз ал арны н капка төбендәге утыргычта ялгызы гына утыра иде. —Нишлисен монда?—дип кычкырды Мэлс. машинасынын ишеген дә япмыйча анын каршына килеп. Алмаз акрын гына торып басты, анын йөзе көл кебек агарган иде —Хәнифнен мәктәптән кайтуын котәм,—диде ул. —Син кайда булдын? —Хәнифләрдә кундым —Нишләп өйгә кайтмадың? Әниен белән безгә инфаркт ясыйсын килдеме? —Әни кайтма, диде ич. Көн саен, туктаусыз тирги —Әни кеше нишләсә дә хаклы.—диде Мэлс аның беләгеннән тотып — Ул тиргәргә дә тиеш, кыйнарга да мөмкин Әйдә, утыр машинага. Кайтып кереп ишектән күренүгә. Нәфисә кычкырып елап, аларнын каршына килде. —И. балакаем, син ник шулай кыланасын?! Без бит әллә ниләр уйлап бетердек, эзләмәгән җиребез калмады —Үзен кайтмаска куштын бит.—диде Алмаз, үпкәләвен сиздереп һәм бүлмәсенә кереп китте —Ашарга берәр нәрсә әзерлә әле. басуга китәсем бар,—диде Мэлс һәм. әбисенен нидер әйтергә җыенуын күреп, ишек алдына чыгып китте Анын белән баштан ук Мэлснын боткасы пешмәде Хурлыжинан карап торуга бик мөлаем йөзле, киң маңгайлы, мәһабәт гәүдәле хатын иде Ул гаҗәп тә чиста йори, бик затлы киенә, туктаусыз эшләпә алыштыра Симез үрдәктәй алпан-тилпән йөри. Нәфисәне алып кайткан көнне туйны атып баручы Фәхразый барлык кунаклар тәмам кызышып беткән бер матдә Мэлска: "Син Нәфисәнен әнисенә ни дип эндәшәчәксең: әби дипме, агтә әни дипме?"— дип сорады Мзлснын ждвабын көтеп, мәжлестәгеләр тып-тын калдылар —Тормышта ике әниле кешеләр була.—диде Мэлс —Берсе батаны тапкан ана. икенчесе аны баккан ана. Бсзнен очрак андый түгел. Әнә минем әнкәем утыра, ул берәү генә. Шуңа күрә, әби, син ачуланма, мин сине бик яратып, "әби", диярмен Мәжлес гөрләтеп кул чапты Ул чактагы кайнар хисләр инде еракта калдылар, әллә кайчан сүнделәр. Әгәр яраса, хәзер аңа Мэлс әби дә димәс. Хурлыжинан карчык, кына дияр иде. Чөнки әбисе аларнын тормышына уңай йогынты ясый торган кеше булып чыкмады. Ул үзе бик зур кеше, педагогия фәннәре кандидаты, иренә баш бирмәү аркасында, күптән аерылышканнар. Нәфисәне, сөйләвенә караганда, бик кадерләп үстергән, алиментны умырып алган. Башкалардан кызымны ким-хур итмим, дип тырышкан. Хәзер дә ул аны күз уңыннан ычкындырмый, гел шылтыратып, хат язып, килеп-китеп тора. Килсә дә, шылтыратса да, кызын һаман яшәргә өйрәтә, кияү кыерсытыр, дип уйлый, күрәсең. Хурлыжинан кунакка килсә, Нәфисә танымаслык булып үзгәрә, бөтен тормыш Мэлс теләгәнчә түгел, алар теләгәнчә ага башлый, алар хужага әверелә, әбисе туктаусыз вәгазь укый, ә Мэлснын һич тә тыңлыйсы килми. Шуны белсә дә, Хурлыжинан анын артыннан йөри, киявенең эш-гамәлләренә туктаусыз бәя куя, “алай түгел, болай кирәк”, дип өйрәтә. Әле өйләнешер алдыннан булган бер вакыйга Мэлснын һаман да хәтерендә саклана. Инде балдаклар^ сатып алдылар, туй киемнәре, һәр ике якка бүләкләр әзерләнде. Шулай әвәрә килгәндә, бер кичне Нәфисә: —Мин үз фамилиямдә калам,—дип ычкындырмасынмы. —Нәрсә?!—диде Мэлс үз колакларына үзе ышанмыйча. —Нигә? Фән кешеләре фамилиясе. Мин аны югалтырга теләмим,—диде Нәфисә. —Йә Сабитова буласын, йә мин сине белмим,—диде Мэлс. Ул чакта алар Нәфисә укыта торган авыл урамының зур өянкесе ышыгында торалар иде. Мэлс мотоциклына атланып кайтты да китте. Елап калган Нәфисә икенче көнне үк Баллы Төбәккә килде, “ялгышканмын”, диде, “әни шулай кушкан иде”, диде... Хурлыҗинанның бердәнбер өстенлеге мул яшәвендә булгандыр. Ул килгән саен кесәсенә калын бумажник тыгып килә, анын эчен кызы белән рәхәтләнеп туздыралар. Менә бусында да килгәненең икенче көнендә үк Нәфисәгә затлы итекләр, кара куртка сатып алганнар, Мэлс кич эштән кайтып бусагадан атлауга, икесе ике яктан ул әйберләрне күрсәтә башладылар. Нәфисә итекләрне аягына киде, курткасын да эләктерде, әбисе куртканың әле итәген, әле жинен тотып, сыпыра-сыпыра Мэлска күрсәтте: —Кияү, кара әле, чын кожа бит, чын кожа! “Кожасын кожа, кем соң монда хужа?” дияр идең дә, акчага Мэлс хуҗа түгел. Ә Нәфисәнең бу киемнәргә күзе урыныннан купкан, битләре алланып чыккан, бөтен җиреннән нур бөркелә. Чыннан да ул хатынына килешә, Нәфисә чибәрләнгән, тик Мэлс мактаудан тыела, чөнки ачуы килә. Хурлыжинан киткәч тә, әле бик озак анын йогынтысы астында Нәфисә өйдә хужа булып маташа, әле бусын, әле тегесен туктаусыз боера. Өйләнешеп яши башлагач та, ул гаилә дилбегәсен кулына алмакчы булды. Ләкин Мэлс аны бер генә мәртәбә кисәтте: “Әгәр баш буласың килсә, үзен яшә!”—диде. Зур нәрсәләрдә өстенлек ала алмагач, Нәфисә вак-төякләрдә гел аны бимазалап торды: “Суны чәчрәтеп юынма, ашаганда авызынны шопырдатма, ашка борыч сипмә—нервыңны бетерә, ипине күп кулланма—симертә, аягыңны кагып, чистартып кер, идәнгә дөп-дөп басма, йомшак йөр, кычкырып сөйләшмә, режим белән йокларга ятыйк, режим белән торыйк...” Санап бетермәле түгел. Мэлс моны күтәрә алмый, холыксызлана, ул әйткәннәрнең киресен эшли, яисә бөтенләй үтәми. “Бу сина мәктәп түгел, укучы балаларыңны шулай үз командаңа буйсындырырсың”,— ди. Бу сүзләрне хатыны күгәрә алмый, тавыш чыгара, елый, “син мине изәсең, кешелегемне калдырмадың, мин синен өчен беркем дә түгел, ихтыяҗларыңны үтәүче курчак кына”,—ди. “Шулай булгач, начармыни,—ди ачуы чыккан Мэлс.—Курчакка берни уйларга, баш ватарга кирәкми. Ул гел матур килеш, мәнге исән-сау тора”,—ди. Нәфисә тагын да ныграк ярсып китә, аннан котылу өчен Мэлс йә эшенә китә, яисә ятып гырлыйгырлый йоклаган булып кылана. Нәфисә тормышның чәлпәрәмә килүеннән зарлана, мескенләнә, үзен-үзе кызганудан рәхәтләнеп елый... Мэлс кергәндә өстәл әзерләнгән иде, өчәүләп табынга угырдылар Ул хатынының елаудан кызарып беткән күзләренә карап: ’ —Йә, ике педагог, кем хаклы?—диде. —Син, кияү, капыл безгә ябырылма әле,—диде әбисе, кызын яклауга күчеп —Әгәр ул синен барлык теләкләренә юл куюынны сизеп торса, әнисенә генә түгел, үзенә дә баш бирми башлар. — Нишләп алай булыр икән?—диде Мэлс, Хурлыжинанга астыртын елмаеп —Син бит әнә кызыңнын барлык теләкләрен үтәп торасын Бер дә бозылмый, көннән-көн әйбәтләнә бара. —Җитәр сина миннән көләргә,—диде Нәфисә, еларга әзерләнеп. —Һич тә көләргә уйлаганым юк,—диде Мэлс, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып —Дөресе шулай түгелмени? —Монда, кияү, Нәфисәне түгел, улыңның тәртибен тикшерергә кирәк. —Их, әби-и-и'—дип сузды Мэлс, чын күңелдән уфтанып —Сезнен дә су өстендә дулкын кебек чагыгыз булгандыр бит Анын өйдә бикләнеп ята торган вакыты түгел ләбаса. Минем чамалавымча, аллага шөкер, үз акылы үзендә. —Ә Фәйзулла кызы белән —дип Нәфисә сүз башлауга, Мэлс шундук анын авызын каплады: —Без барыбыз да кешеләр,—диде ул.—Кем белә, бәлкем Фәйзулла кызы безнең икебездән әйбәтрәктер —Әйбәт булса, бар, алып кайт, өйләндер малаеңны! Кызының сүзен Хурлыжинан куәтләп куйды: —Оясында ни булса, очканында шул инде ул, кияү. Мэлсның йөзенә ачу бәреп чыкты. —Әби, син кунакка килгәнсең икән, кунак кына бул әле,—Мэлснын әллә ничә еллар буе күңелен сызлаткан шеше тишелде дә китте —Без ничек тә үз балабызны үзебез тәрбияләрбез. Кызганыч, башка балаларын булмаган. Шунлыктан тупны гел безнең капкага гына тәгәрәтәсең. Әбисе авызына капкан ризыгын чәйнәр-чәйнәмәс килеш көч-хәл белән йотып җибәрде Анын башы калтырый башлады, монын иң нык дулкынлану, ин нык борчылу билгесе икәнлеген алар беләләр иде. —Мин сезне кайгыртып киләм — Хурлыжинаннын башы белән бергә калын иреннәре дерелдиләр, күз бәбәкләре дә атылып чыгардай булып киерелгәннәр иде. Ул тавышына буылып сөйли-сөйли урыныннан торды:— Бу минем соңгы килүем булыр. Рәхмәт, кияү Мин сина нинди начарлыклар кылганмындыр, белмим. Мин рәнҗеп кайтып китәм. Хурлыжинан ава башлаган кебек артка хәрәкәт ясады, ләкин аумады, кулы белән кухня шкафының киртенә ябышты —Әни. әни!—дип барып тотты аны Нәфисә —Ни карап торасын, булыш! Мэлс әбисен икенче кулыннан барып тотмакчы булган иде, ул аны шактый зур көч белән этеп җибәрде Шунда Хурлыжинаннын рәнҗетелгән кеше ролен уйнаганын аңлады —Кызым, плашымны китер, әйберләремне китер!—диде ул, аякларын аерып баскан хәлдә башын гына түгел, бөтен гәүдәсен, кулларын калтырата башлап. —Әни, дару эчмисеңме? Мә, валокордин кап,—дип бөтерелде анын янында Нәфисә —Кирәкми!—диде Хурлыжинан кызганыч гавыш белән —Әйберләремне әзерлә, мин китәм. —Кич җиткәч, кая барасын? Беркая да җибәрмим, син бит әле гагын бер атна торам, дигән идең. —Ялгыш әйткәнмен, кызым. Кияү иркен сулыш алсын, мин сездә— артык кеше. —Синен миңа рәнҗерлек сәбәбең юк бит, әби. —Син мине күрә алмыйсың. Мин килгәч, өйгә дә кайтмыйсын —Язгы чәчү вакытында өйдә ятсам, мин үзебезнең совхоз кешеләрен генә түгел, сезне дә ач калдырам Күрә алмау дигән сүзен дә дөрес түгел. Ә үпкәм бар. — Нинди үпкән бар синең әнигә? Ул бит фәрештә,—диде Нәфисә. әнисенең иңбашларыннан кочып. —Фәрештә икәнен мин белмәгән идем әле. Ләкин котырта торган фәрештә булмасын иде ул. „ , Мэлснын башка сүз көрәштерәсе килмәде, эшенә китеп барды. Нәфисә әнисен тынычландыра алмыйча сәгатьтән артык маташты, аны төрлечә көйләде-чөйләде, ләкин Хурлыжинан һаман үз сүзен бирмәде: —Әйберләремне җый, китәм,—диде. —Ни белән китәсең син, әни? —Машиналар йөреп тора, ялгыз карчыкны юлда калдырмаслар. —Төн заманында нишләмәкче буласын?—дип өзгәләнде ачуы кабара башлаган Нәфисә. —Вокзалда кунам. —Беркая да җибәрмим! Ят, тынычлан. Әгәр иртәгә китәм, дисәң, машина белән илтеп куярбыз. Хурлыҗинан калды. Мэлс шоферы аны иртүк Чаллы автовокзалына алып китте. Шулай итеп әби белән кияү хушлашмыйча аерылыштылар.. 12 И ртәгә авылга кайтып килергә кирәк иде. Әти-әниләренен хәлен белмәгәнгә егерме көннән артты бугай. Ирекнең соңгы вакытта акчасы кысылды. Айгөл дә авылда, алар янында иде. Иң элек ул керләнгән оекбашларын салып атты, әле чыгы кибеп бетәргә өлгермәгән бәпкә үләненә кайнар табаннары белән басты һәм, үләнне ерып, капкага таба атлады, артыннан кара-кучкыл булып эз калды. Ул аягын күтәрмичә, чангы белән йөргәндәге кебек, салкын чыклы үләнне ярып, аякларын шудыра-шудыра йөрде дә йөрде. Салкыннан табан аслары кымырҗыды, бармак араларын бала вакыттагы кебек үлән кытыклады. Өй түбәсендәге ояда, ана эндәшкәндәй, пар сыерчык туктаусыз сайрады да сайрады. Өйгә керәсе килми иде. Койма буенда яткан юан имән агачына басып, ул Ык ягына күз ташлады. Нинди яшеллек! Сизелер-сизелмәс өрфия аша яр буендагы талларның шәүләләренә кадәр күренә. Ык өсте җем-җем итеп кояшка күз кыса, бал кортлары быжылдый, тагын әллә нинди бөҗәкләр оча. Урам якта яшәүчеләрнең кайсыныңдыр ихатасыннан тавыклар кыткылдаган, әтәчләр кычкырган тавышлар ишетелә. Ык ярында үлән чемченүче кәҗәләр, яшь бозаулар күренә. Ирекнен бакчасыннан ерак түгел бер сарык ике бәтиен ияртеп үлән чемченә. Анын бәрәннәре сикерә-сикерә әниләре тирәсендә йөриләр, сөзешәләр. Менә зәңгәр күктә сарык бәтиләре төсле ике ак больгг бер-берсен сөзделәр дә акрын гына бергә кушылып эределәр һәм кояшка таба шуыштылар. Талгын җилдә ялтырап торучы җете яшел агач яфраклары тын гына лепердәшә, барлык җиһан яшәү кичерә, җанлана, чәчәккә күмелә, җимеш бирергә әзерләнә. Табигать, ашкынып биегән чибәр кызлардай, болын уртасында чабучы яшь колындай, якты кояш астында каядыр томырыла, җәй кыяфәтендә тирәюньгә җәелә, күз-колакларга, бөтен тәнгә инә, хуш исләре, җилләре, дәртләндергеч тавышлары белән җанга һәм канга тула... Ирек, юынып, кырынып, өс-башын алыштырып, кибеткә юл тотты. Башының авыртуына түзәрлек түгел иде. Ашыга-кабалана ике шешә сыра, ипи алып кайтты. Шешәнең берсен ачып, бик озаклап эчте, кичтән калган ике ярка салкын бәрәңгене тозга манчып, кара ипи белән теләмичә генә чәйнәп йотты. Анын ашарлык рәте юк иде. Шуннан сон күлмәкчән генә ишек алдына чыгып, ял итә-итә мунчага су ташыды, шабыр тиргә батты. Мунчаны ягып җибәргәндә, инде сәгать унбер тулып килә иде. Ул күңеленнән бер генә теләк теләде: аракы күтәреп килүче генә булмасын иде. Төштән сон мунча кереп хәл җыйгач, сумкасын тотып, тагын кибеткә чыгып китте. Әниләренә күчтәнәчкә конфет-прәннек, хәлвә, алма кебек нәрсәләр алды, аннары универмагның киемнәр бүлегендә бик озак йөреп, Айгөлгә ярардай зәнгәр йон кофта тапты. Анын бәхетенә ул көнне беркем дә кермәде. Иртән иртүк, әйберләрен җыеп, Баллы Төбәккә юл тотты. Әтисе белән әнисе аны гадәттәгечә куанып каршыладылар. Әнисе берөзлексез өстатгә ашарга әйбер ташыды, шул арада Ирек каршына туктап, анын чат чәчләрен сыпырды, яшьле күзләре белән кызганып карады. “И, улым!”—диюдән башка берни дә әйтә алмады. Шушы бер сүзгә барысы да сыйган иде. Ул соңгы вакытта нык кына тартылгань хәрәкәтләре салмакланып калган. Әтисенен эштән туктаганына ике ел. Йөрәк бетереп, нервы туздырып йөрисе дә калмагандыр ана, дип уйлады Ирек эченнән генә. Айгөл рәхәтләнеп йоклый иде. Кызының аксыл йөзен, алсу мендәргә таралган йомшак чәчләрен, одеал өстеннән чыккан ябык кулларын ул күзләре белән туйганчы иркәләде. Аннары зәңгәр кофтаны алып кереп, кызынын янәшәсенә сатды. Артына борылып караса, әтисе белән әнисе кече яктан аны күзәтеп торалар икән. —Бәгырьләрен өзеләдер инде, улым,—диде әнисе, елавын сиздермәскә тырышып борынын тарта-тарта—Безнен дә исебездән гел чыкмый балакаем. Анын сүзләрен ишетмәгәндәй, Ирек әтисенә: —Мина кичкә дежурга барасы, берәр эш эшләп китсәм, сезгә ярдәм булыр иде,—диде. —И-и-и, улым!—әтисе көлгәндәй итеп куйды —Ул эшләрне санап кына бетерерлекмени! Ихатада кыймылдап торучы булмагач, җыела икән ул. Мал өенен тәрәзә астындагы ике ниргәсе череп беткән. Беркөн төрткән идем, кулым тышка чыгып китте. Шуны рәтләп карасак инде Ирек эш киемнәрен киде дә, балта-пычкы алып, алар абзарга керделәр Ике почмакка ике бүкән тыгып куйганнан соң, черек ниргәләрне бәреп чыгардылар, дөресрәге, Ирек үзе эшләде, әтисе өйрәтеп торды Мал өенен озынлыгын үлчәп, бер ару гына имәнне кистеләр, аннары Ирек анын баш-башларын киртләде, өстенә бүрәнә утырырлык итеп, буеннан буена ырмау атып чыкты Аны бау белән сөйрәп кигереп, нигез ташы өстенә куйганда, анын киеменен коры жире калмаган иде инде. Көннең эсселеге, махмырлан сонгы хәлсезлек, күптәннән бернинди физик эш эшләмәү үзен нык сиздерде Битендәге, муенындагы тирләрен сөртеп, ул койма күләгәсенә килеп утырды, озын-озын итеп, шаулатып сулыш алды Шул вакыт утарга зәнгәр кофта кигән Айгөл йөгереп керде һәм әтисенә ташланды. Ирек кызын күкрәгенә кысты, йөрәге туктап калгандай булды. Аны битләреннән, колакларыннан, муеныннан үпте —Әти, син моны мина алып килденме?—диде Айгөл, кофтасына күрсәтеп. —Сиңа, кызым. Шулчак алар янына зур кызыл әтәч кукраеп килә башлады, өч-дүрт адымда туктап калды, башын кыйгайтгы да аларны карарга кереште —Синең кофтаңа кызыгып карый, урлап китмәсен тагын,—диде Ирек һәм алар әтисе белән кеткелдәп көлделәр. —Үз гомеремдә монын төсле усал әтәч күргәнем юк иде,—диде Хәйри — Әле дә кеше булып яралмаган. Кеше булса, бөтен дөньяны канга батырыр иде. Ул әтәчкә таба бер кизәк ыргытты, ләкин әтәч житез иде, үзенә туп- туры килгән кизәктән ул башын иеп кенә калды, урыныннан кымшанмады — Кызым, чукый күрмәсен, менә монын белән куркыт,—дип Хәйри Айголгә бер чыбык тоттырды Көндезгә эш төгәлләнде. Ниргәнен ачык калган җиренә арыш саламын балга белән чапкалап тутырдылар — Мин ана юеш сыер тизәге чабармын, цемент кебек тора ул,— диде Хәйри. Аннары ишек алдына чыгып, тагаракта җылынган су белән икесе дә бил тиңентен юындылар. Ирек башта, тагын берәр эш эшләп булыр, дип уйлаган иде, әмма керен ашагач, кынмшанырлык та хәле калмагайлыгын анлады. Авыл хәлләрен сораштырып. Айгөл белән уйнап бераз вакыт уздыргач, ул китәргә жыснды Әнисе анын сумкасына кечкенә миски белән сөт өсте, өч литрлы банка белән катык, карлыган вареньесы тыкты Айгол “китмә, китмә", дип бик ялынса да, эшкә барасым бар шул. кызым, дип. тагын кайтырмын әле, дип аны юатты. Алар капка төбендә әнисе белән Ирекне озатып калдылар. Олы юл чатына чыгып баскач, әтисе Ирекнен йөзенә текәлеп карап торды. —Улым,—диде ул әллә нинди сагышлы тавыш белән. Ьик таушалгансың „ _ .. -Их, әти,-диде Ирек өзгәләнеп.-Бөтенесе бергә җыйналды бит. Менә моңда,—ул йодрыгы белән күкрәгенә сугып алды.—Мин акланырга теләмим. Сезнен йөзегезгә кызыллык китермәс өчен мин барысын да эшләрмен, әти... —Ышанам, улым,—диде әтисе. Ул арада юл идарәсенең чуерташ ташучы машинасы килеп туктады. Әтисенә кул биреп, Ирек кабинага күтәрелде Кайтып өенә керү белән, ул караватка ауды, тыелгысыз рәвештә эчәсе килә, шуна чакырып, ниндидер көч бәгырьне суыра иде. Әгәр бер генә йотса да, аның бөтен җаны рәхәтләнәчәк, рухы газаплы тартышудан, тыелудан котылачак иде. Юк, газаплансын, тартышсын, мин беркая да барачак түгел, диде ул үз-үзенә һәм мендәренә капланып ук ятты. Шулчак капка ачылып ябылганы ишетелде, кемнәрдер сөйләшә иде. Ирек шундук аларнын Бәкер белән Миргаяз икәнлеген таныды. Ни гаҗәп, баягы уйлары, әтисе белән булган сөйләшү, ана биргән вәгъдәсе, көчле җил алып киткән төтен кебек эреде дә юк булды. Йөрәге еш-еш тибеп, аларнын керүен көтте. Менә алар ишек шакып эчкә үттеләр, Ирек торып утырды. —Әллә көпә-көндез йоклап ятасың инде?—диде Миргаяз, кул биреп исәнләшкәч. Аннары ул өстәлгә бик матур итеп эшләнгән, зур, шакмаклы шешә чыгарып утыртты. —Энекәш мина салган, күчтәнәч итеп, илле градус, инде без иртәнге якта да ике мәртәбә кагылып киткән идек. Башласак, сиңа авыз иттерми калырбыз, дип курыктык. —Минем бит бүген эшкә барасым бар, егетләр. —Авыз итеп кенә карарсың,—диде Бәкер. —Күчтәнәч бит. Алар шакмаклы шешәнең төбенә төшкәннәрен сизми дә калдылар. Кичкырын кояш сүрелгәндә, алар өчесе дә яшел чирәмгә чыгып утырдылар, Миргаяз гармунын дәртләнеп уйнады да уйнады, йөрәкләрне өзгеч мон Ык буенын яшел үзәннәренә, таллыкларына кереп, кош тавышларына кушылды һәм шунда эреп юкка чыкты. Ирек эшкә ярты сәгать соңарып барды. Инде караңгы төште, ул ишек алдына чыгып әрле-бирле йөрергә кереште. Гараж янында өч каен агачы уртасына ясалган кечкенә өстәл, утыргычлар бар иде. Анда шоферлар буш вакытларында тәмәке тарталар, гәп коралар, Ирек шунда барып утырды һәм бер генә минутка дип башын өстәлгә салды. Ул машина тавышына уянды, күзен фара яктысыннан кулы белән каплады. Әзрәк күз ияләнгәч, ул каршысында Гаскәров басып торганын күрде. Ул арада шоферы гараҗ капкасын бикләп куйды. —Ирек Хәйриевич,—диде Гаскәров кисәтүле тавыш белән.—Сәгать төнге ике икәнен беләсезме? Мин ашыгыч Казанга киттем, урынбасарга әйтерсез. Ирек хурлануыннан җир тишегенә кереп китәрлек булды. Ике көннән сон, ул эштән азат итүне сорап гариза язды. —Нишләп китәсез?—диде Гаскәров, аңа аптыраулы караш ташлап. —Сезгә авырлык салырга теләмим. Барысы өчен дә рәхмәт, Сәет Мөбәрәкович. Шул төндә анын район башкарма комитеты бинасында соңгы мәртәбә дежур торуы булды. 13 И юль башында Әхмәттән хат килеп төште. Ул Ирекне повесть буенча сөйләшергә Казанга чакырган иде. Димәк, басарлык булмаган. Нәрсәсе ошамаган—ул хакта Әхмәт ләм-мим бер сүз язмаган күрәсен алдан ук борчыйсы килмәгән. Ирек костюм-чалбарын үгүкләде, күлмәкләрен юып киптерде, ярты көн буе плащын чистартты, туфлиләрен ялтыратты. Бакчада инде кыярлары өлгереп килә, помидорлар да күренә, кәбестәләр, суган-укроплар, чөгендерләр матур булып күтәрелеп килә Ирек атарга батырып су сипте, ашлама кертте Бәрәңгеләрен күмсәләп чыккан иле. Берничә көн генә вакыт үтәчәген уйлап, Бәкер белән Миргаязга ике көнгә бер мәртәбә яшелчәләргә су сибәргә кушты. Кайткач сыйлармын, диде, әгәр корытсагыз, муеныгызны борырмын, дип тә өстәде. Әхмәткә күчтәнәчкә бер чиләк җир җиләге сатып алды, аны полиэтилен капчыкларга тутырып, портфеленә салды. Аэропортка барып, билет атып чыккач, ул самолет төшә торган урыннан әйләнде һәм үз-үзенә, җәй үтеп бара икән бит. дип куйды. Үләннәр инде яшеллекләрен югалтканнар, елмаеп-көлеп йөргән кешенен эчендә сиздермәс чир чыгып, йөзеннән нур китә башлаган кебек, атар да инде жәй белән хушлашырга әзерләнәләр иде, күрәсен. Аэропорт буендагы каеннарнын ате кайчан гына майлаган кебек елтырап торган яфракларын әллә тузан каплаган, әллә инде аларга сүл житми, әллә кояш күп кыздырудан хатсезләнгәннәр— барысы да төс җуйганнар. Ирек иелеп бер сарут сабагын өзеп алды, батәкәй чактагы кебек, анын буынын теше белән чәйнәде, суырып карады. Сарут сабагы инде катып өлгергән, ачкылт тәме юньләп сизелми дә Менә офыкта болытлар астыннан төшүче самолет күренде Үрдәк төсле чех самолеты әкрен генә килеп, аэропортка кунды һәм. бик каты мотор тавышы чыгара-чыгара, пассажирлар янына диярлек үк килеп туктады. Берничә минуттан алар һавага күтәрелделәр. Бу элекке АН-2 түгел иде, очуы бик тә рәхәт булды. Сәгать нәкъ унберенче яртыда Ирек Әхмәт утырган бүлмәнен ишеген шакыды. Анын, керегез, дигән тавышын ишетүгә, эчкә узды, шау-гөр килеп кочаклашып күрештеләр Ирекнен беркайчан да нәшриятта булганы юк иде, күңелендә аны ниндидер илаһи сарай итеп, редакторлар заманча җиһазланган зур бүлмәләрдә утыралардыр, дип күз алдына китерә иде. Әхмәтне ниндидер бер карангы чоланны хәтерләтүче тар гына бүлмәдә күрү аны сәерсендереп җибәрде. Ишек катында ук бер олы китап шкафы, уртада бер-берсенә терәп куелган ике өстәл, ул өстәлләр турында стенага ук терәлеп торучы ике урындык һәм шуларнын берсендә утыручы Әхмәт. Тәрәзә төбе тулы кәгазьләр, папкаларга төрелгән кулъязмалар, уртада сулы графин, кырлы стакан, трубкасы зәнгәр изолента белән уралган телефон, карандашлар салынган пластмасса стакан, кергән кешегә утыру очен күне шактый кыршылган диван. —Йә, ничек килеп җиттең?—диде Әхмәт, өстәл тартмасыннан Ирекнең повесте салынган папканы чыгарып куеп. —Сизми дә калдым, гел янәшәдә генә икәнбез, атна саен йөрешеп тормалы. —Синең янга бер кайтып килсән, ярар иде ул,—диде Әхмәт елмаеп. —Әйдә, китәбез. —Һәй. малай, казанга салган гавыкнын сикереп чыга алганын күргәнен бармы синең? Без дә шулай инде Пешкәнче кайныйбыз да кайныйбыз Син чишенеп утыр әле, тирләгәнсең. Ирек плащын салып элүгә, ул повестьны актаргалый башлады Ирек кулъязмасының битләре кызыл карандаш белән чуарланганлыгын, сорау, ондәү билгеләре куелганын күреп алды. —Әгәр мин нәшрият директоры булсам, синең бу повестьны бастыру очен барлык көчемне салыр идем,—дип башлап китте Әхмәт.—Сюжетны кызык кына коргансың, язганнарын беркемне дә кабатламый Син күгәргән проблемалар гаҗәп тә актуаль. Ләкин күп кенә урыннары бәхәс тудыра Иң беренчесе—синең муллыкка каршы корәш ачуын — Мин муллыкка каршы көрәш ачмыйм Мин нәфесне чикләү ягында —Аңлыйм, аңлыйм,—диде Әхмәт —Ул чикне билгеләп буламы сон9 Әгәр дә без бүген чыгарыла торган товарларның, техниканың, җиһазларның, салына торган корылмаларның торләрен киметергә чакырабыз икән, без кемгә кул күтәрәбез, кем бакчасына таш ыргытабы з ’ Беренчедән, бу партия куйган программага каршы килә. —Мин алай димәс идем,— дип тагын бүлдерде аны Ирек,—Ихтыяҗларны чикләү, акылга муафыйкларын гына үстерү кирәклеген партия үзе дә алга сөрә бит —Анысы шулай. Ләкин аскетларча түгел. Син халыкнын яхшы тормыш хәленә кизәнәсең. —Алай ук түгел бит инде, Әхмәт Фантастик әсәр бит бу, чит планетада бара. Әхмәт кычкырып көлеп җибәрде. —Йә инде, дустым, бөгештермә инде син! Андагы вакыйгаларның кайда барганын һәркем анлый. Җыйнап кына әйткәндә, повестьның идеясе начар түгел. Ләкин аны башкачарак яссылыкта, бүтәнчәрәк үстерергә кирәк. —Йомшартып юкка чыгарыргамы? —Белмим, көчәйтә алсаң, көчәйт. Тик бәйләнерлек булмасын. Алар Әхмәт белән ике сәгать буе бәхәсләштеләр, кызышып беттеләр. —Син бит бүгенге җәмгыятьне төбе-тамыры белән актарасың, яраксызга әйләндереп, сүтеп ташлыйсын,—дип очып-очып кунды ул Иреккә.—Һич югы син барысына да кагылма, икмәк тутырылган капчыкның бер почмагын тычкан тишкән төсле, бәлкем берсен генә сайлап алыргадыр. Тоташ кире кагып булмый, бер повесть моны күтәрә алмый. —Ә менә театрда минем пьесамны әзерлиләр,—диде Ирек, шулай ук сүрелә алмыйча,—Анда да шушыңа якын сюжет, нәкъ шушында күтәрелгән проблемалар. Куркып тормадылар. Быелгы сезонны шуның премьерасы белән ачабыз, ди режиссер. —Мин театрны белмим, мин үз эшем өчен үзем җавап бирәм. Ышан: бу хәлендә повестеңны хет Берләшкән Милләтләр Оешмасына алып бар— чыгара алмыйсың. Ялгыш әйтәм икән, Америкада шатланып чыгарырлар иде. Алар өчен бу атом бомбасыннан да көчлерәк корал булыр иде. —Димәк, безнең ил өчен ярамый? —Бик ярар иде дә —Әхмәт аның күзләренә карап торды —Ярамый шул. Бәлкем киләчәктә син күтәргән проблемаларны яктырткан меңләгән әсәрләр чыгар, ваклап-ваклап, аз-азлап. Ә болай берьюлы булмый. Аннары телен дә бер карап чыгасың бар. Синең язганнарың элек бик җанлы була иде. Ә бу повестенда, турысын әйткәнгә гафу ит, ниндидер шапшаклык сизелә. Әллә ашыккансың, әллә башка сәбәп. Мин ал арны кызыл карандаш белән күрсәтеп бардым. Бер эшләп чыгарга кирәк. Ул папканы бәйләп Иреккә бирде. Ирек урыныннан торды. —Мина кайтып китсәм дә ярый инде алайса? — Йөзенә үпкәләү билгеләре чыкты. Сиңа дөресен әйтмичә, алдап-йолдап, редакциядән редакциягә йөртергә мөмкиннәр. Андый хәлләр очрый моңда. —Рәхмәт,—диде Ирек, повестен портфельгә салып. —Аңлыйм, сина бу сүзләрне ишетүе авыр, башлаганда мин дә шулай идем. Кыйный торгач, күнегәсең аны. —Миңа бүген очаргадыр инде,—диде Ирек. —Ашыкмый тор. Повестеңны баш редакторга да укыттым. Ул иртәгә иртән сине кабул итә ала. Бүген өйдә юк. Аның белән сөйләшүнең зарары тимәс. —Ярый алайса,—диде Ирек, аның белән килешеп. Әхмәт аны нәшрият ашханәсенә алып кереп сыйлады, бүлмәсенә чыккач: -График буенча бүген типографиягә төшерәсе кулъязмам бар. Синен белән йөри алмыйм, диде. Казанны караштырып кайт. Бездә кунарбыз. —Комачауламаммы соң?—диде Ирек ихлас күңелдән. Квартира зур минем, диде Әхмәт көлеп.—Син теге вакытта килгәндәге бер бүлмәле түгел, икеледә яшибез. Әхмәтнең хатыны аларны бик ачык йөз белән каршы алды Квартирага кергәч, Ирек берни аңламый торды. Идәндә ике бала йөгереп йөри тагын ике-өч хатын-кыз күренә. Ул да булмады, бер ир чыгып Ирек белән күреште. ’ -Бусы минем энекәш була, Дамир исемле. Хатыны белән бездә торалар Әнә теге тешсез кыз—аларнын баласы. Ә менә бу ташбашы—минем иреннән аерылган кызымнын малае. Әхмәт ыштансыз малайны идәннән күтәреп алды да. битләреннән, бүксәсеннән чат-чот үбеп кире бастырды. Ул арада кызы чыгып, ишетелеришетелмәс гавыш белән генә исәнлек бирде, малаен, әйдә киендерим әле. дип алып кереп китте Залга узгач, юан гына, яшь кенә хатын белән исәнләште. —Бусы минем энекәшнен хәләл жефете Ирек бирегә кайтканына үкенеп куйды. Квартирада ятып йоклау түгел, басып торырлык та урын юк иде Ирек җиләкле пакетларны, бакчадан гына өзеп салган биш-алты кыярны өстәлгә куюга, теге тешсез кыз йөгереп килеп, кыярга үрелде. Бармагы белән тиюе булды, зур гына кыяр тәгәрәп килеп, анын нәкъ борынына төште, ул акырып елый башлады, өйдә тавыш- гауга купты. Алар бик тәмләп кыздырылган бәрәңге суктылар. Чәй эчкәннән сон. Әхмәт аны ваннага алып керде Борылгысыз булып әйбер тутырылган ванна бүлмәсенең бер почмагында тартмага охшаган шакмаклы нәрсә тора, анын өстенә клеенка җәелгән, шунда ниндидер язулы кәгазьләр, ручка ауный иде. —Минем язу өстәле шушы була,—диде Әхмәт көр тавыш белән — Шәпме? Теләсә нинди язучы көнләшерлек Берни эшләп булмый, малай. Әгәр башында фикерең, йорәгендә ялкын булса, монда да язып була. Менә кичә генә язган шигыремне укыйммы? Ул әлеге тартма өстендәге кәгазьләр арасыннан ин өстәгесен алды да укырга кереште. Ирек ванна читенә утырган килеш шигырьне тыңларга тырышса да. фикерен тугшыи алмады, анын нәкъ маңгай турында төрле үлчәмдәге колготкилар, ыштаннар, күкрәкчәләр, тагын әллә нәрсәләр асылынып тора, ун якта клизма савыты эленгән, каршыдагы купшакланган кечкенә көзгенең читендә теш пасталары, щеткалар, иннек-кершәнгә охшаган әйберләр, хушбуй шешәләре тыгызлап берсе өстенә икенчесе өелгән иде Нинди иркен, нинди иркенлек бу! Күз күреме җитми офыкка Күңелемдә бары якты уйлар. Хыялларым җитми очып та —Йә. ничек?—дип сорады Әхмәт, шигырьне укып бетергәч —Образлы, яхшы әйтелгән,—диде Ирек, алдашуы өчен кызарып —Күңел хөрлеге турында моннан да яхшырак әйтеп булмый торгандыр —Мин менә хәзер бер поэма язып ятам,—диде Әхмәт —Ул хакта хатын белән икебез генә беләбез. Турыдан-туры әйтелмәсә дә. Татарстанның бик олы бер җитәкчесе турында булачак ул. Аны укыган кеше ул икәнлеген төп-тогәл беләчәк. Ул поэмага заказны мина өлкә комитетыннан бирделәр Берүк беркемгә дә ычкындыра күрмә —Әхмәтнең йөзе әллә ничек җанланып, моңарчы күренмәгәнчә яктырып китте —Их. малай, шуны әйбәтләп кенә ерып чыксам, юньлерәк квартир да бирмәсләр микән? Мин бит сине күрсен дип махсус алып кайттым Әле бездә абыйның авылдан укырга килгән студент малае да тора. Ул бүген юк. кайтып китте Күңелем киң, урыным тар. — Поэмаң ни турында була сон инде ул?—дип сорады Ирек, ана аптыраулы караш ташлап. —Әлбәттә, син күтәргән проблемалар юк инде анда. Абзыйны әүлия кебек җитәкче итеп күрсәтергә кирәк Мин моңа рәхәттән түгел, михнәттән алындым Нәшриятка урнашуым да юкка түгел Директор белән баш редактор икс-өч елда ничек тә квартиралы итәбез, дип ышандыразар Мин. кон саен иртән уянгач. Аллаһы Тәгазәдән аларнын исәнлеген сорыйм —Син бит гомер буе Алланы сүгеп йөргән кеше.—диде Ирек көлемсерәп Әхмәт аның көлемсерәвенә елмаеп та җавап бирмәде, тагын да җитдиләнеп китте. —Сүксәм сүккәнмендер инде Алай-болай була калса, ярдәме тимәсме, дим инде. Бүгенге җитәкчеләр эштән китеп барса, бөтен хыялларымның пыран-заран килүе бар. Алар урынына мина квартира бирердәй кешеләр киләме, әллә юкмы... Әхмәт тагын дүрт-биш шигырь укыды, Ирек шигырьләрне дулкынланып тынлады, дустынын әдәби осталыгының үсүенә чын-чынлап куанды. Алар бик сон яттылар, шулай да Ирек әз генә дә йоклый алмады. Квартираның стеналары уттай кызган, ачык тәрәзәдән дә саф һава нишләптер керми иде Тәрәзәләр вак кына тишекле капрон челтәр белән капланган булсалар да, бүлмәгә үтеп кергән черкиләр нечкә тавышлары белән колак төбенә үк килеп “ми-и-и-ин!” дип сузалар, йокымсырап киткәндә генә уяталар иде. Икенче конне Ирек баш редакторга керде. Йөзеннән ару-талчыгу билгеләре бәреп торган бу кеше Ирекне кабул иткәч, сүз башлаганчы ук сәгатенә карап куйды: —Беләсезме,—диде ул.—Мин өлкә комитетына киңәшмәгә ашыгам, төп фикеремне генә әйтәм. Бәлкем сез күтәргән мәсьәләләрнең шактые белән мин дә килешәмдер. Тик без бер нәрсәне оныта алмыйбыз: партия политикасы һәм идеологиясе бар, ул нәрсәләргә каршы килеп булмый, иензура да якадан ала. Шушы күзлектән чыгып караганда, язучының гениаль әсәре дә дөнья күрә алмый. Әхмәт белән без озаклап сөйләштек, фикерләребез туры килә, шуна күрә аларны кабатлап тормыйм.—Ул сәгатенә карап куйды —Повестьның төп канвасын саклаган хәлдә, икенче яртысын кабат эшләргә кирәк. Анын яныннан Ирек күңеле төшеп, каршылыклы уйлар белән чыкты. Әхмәт аны тагын бер-ике көнгә калырга кыстады, Ирек ризалашмады. Аэропортка шылтыратып, бүгенге самолетка урыннар бар икәнен белгәч, Болынкырга очты. Берничә көннән Ирек Минзәләгә шалтыратты. Режиссерның тавышы бик борчулы ишетелде: —Сезнең әсәр буенча репитииияләрне туктаттылар бит әле. Ирек үзенен ничә көннәр буе яшәгән бәхетле дөньясының чайкалып куюын сизде. —Нәрсә булды? —Кемдер райкомга да, өлкә комитетына да безнең тормышка кара яга торган спектакль әзерләнә, дип хәбәр иткән. —Хәзер нишлибез инде? —Берни дә эшләп булмый,—диде режиссер тавышын акрынайтып.— Мин мәдәният министрлыгына барам әле. Тозәткәләп чыгарырга рөхсәт итсәләр, эшләп карарбыз. Ике-өч көн уйлана торгач, Ирек чигенергә булды. Әхмәтнең киңәшләрен тотып, повестьның кайбер кискен урыннарын алып атарга, мөмкин кадәр йомшартырга, шул корбаннар бәрабәренә булса да, аны дөньяга чыгарырга ниятләде. 14 Г ел көтмәгәндә бөтен районны шаулаткан хәл булды. Ике-өч көн саен сөт мәсьәләсендә әле колхоз-совхоз председательләрен, әле белгечләрне, әле ферма мөдирләрен җыеп, Арсланов берәм-берәм дип әйтерлек бастырып кыздыра, партиядән куу белән яный, тиешле күрсәтмәләр бирә, тик сөт кенә кимүен дәвам итә. Аның үзен дә әле өлкә комитетыннан, әле авыл хуҗалыгы министрлыгыннан туктаусыз быжгаклап торалар, олыраклары телгә алмаслык сүзләр белән сүгәләр, өлкә комитеты бюросы белән яныйлар иде. Ул көнне өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире бер инструктор белән килгән иде Ферма мөдирләреннән алып, барлык җитәкчеләрне район мәдәният йортына җыйдылар. Башта сөт җитештерүнең торышы турында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы чыгыш ясады, артта сөйрәлүче хужалыкларнын җитәкчеләрен трибунага чыгарып информация ясаттылар, “сөтне фәлән көнгә фәлән кадәр арттырачакмын”, дигән вәгъдәләрен алдылар. Соңгы көннәрдә “Авангард” бик нык артка тәгәрәгән иде. Арсланов аны әйтеп кенә, бик итәгатьле итеп кенә кисәтеп угә торган иде Ләкин өлкә комитеты бүлек мөдиренең алдына куйган кәгазьгә “Авангард" дип язганын, сорау һәм өндәү билгесе төшергәнен күргәч. Баггаловны трибунага чакырмыйча булдыра атмады. Батталов. аксак аягы белән тык-тык басып, залны аркылы үтте, чал чәчләрен сыпыра-сыпыра. трибуна артына басты —Без инде сезне. Гайсә Баттатович. һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куябыз Тик сонгы вакытта сөт белән артка тәгәрәвегез генә аңлашылмый Эш нәрсәдә?—диде Арсланов. кулындагы ручкасы белән өстәлгә шакылдатып. Батталов залга бер күз төшереп алды да, президиумга башын борып сөйли башлады: — Мин инде үзем сезнен янга килергә йөри идем, Минзаһит Усманович. Без малларга салам да. печән дә ташый алмыйбыз. —Техникагыз бар, ник ташымыйсыз?—дип бүлдерде аны Арсланов. —Партком секретаре сатты безне!—дип кычкырып жибәрде Батталов. Залдагы халык та, президиумдагылар да аптырашып киттеләр. —Әйе. сатты, бер генә эскерткә дә бара алмыйбыз. Кәк техника басуга таба кузгала, партком хәбәр итә дә, самолетлар килеп, эре калибрлы пулеметтан тракторларга пуля сиптерә башлыйлар Залда кемнәрдер көлеп жибәрде, аптыраулы пышылдау, сөйләшү тавышлары ишетелде, Батталовнын чырае ачулы иде —Гайсә Батталович.—диде Арсланов кып-кызыл булып —Без монда уйнарга җыелмадык. Нинди самолет сөйлисез сез? —Нинди самолет булсын, немен самолетлары! Урманлы тау артында көтеп кенә торалар да һөжүмгә ташланалар Маллар ач килеш акырып ята Әнә җавап бирсен ул хәзер сезнең каршыгызда Зал шаулый башлады, кемнәрдер көлештеләр, президиумдагылар сүзсез генә бер-берсенә караштылар. —Гайсә Батталович, сез авырыйсыз түгелме сон?—диде Арсланов, аптыраулы карашын ана төбәп —Мин сау-сәламәт, менә сез авырый торгансыздыр!—диде Батталов, аңа таба йодрыгын селтәп —Үзегезнең партком секретарен яклыйсыз Мин аптырагач үземнең ау мылтыгыннан атып карадым, ядрә белән немен самолетын бәреп төшереп буламыни? Залда берни аера алмаслык шау-шу купты. Инде күпләр эшнең нәрсәдә икәнен аңлаганнар иде. —Сезгә кайтырга мөмкин. Гайсә Батталович,—диде Арсланов. аннары больницаның баш врачы Әмировка карап —Иптәш Әмиров. Гайсә Батталовичны озатып куегыз,—диде —Киңәшмә бетмәгән килеш, мин беркая да китмим. Әмиров ни пычагыма миңа! Әллә ул немен самолетларын мәтәлдерә атамы0—Батталов шулай диде дә залга төшеп үз урынына барып утырды Арслановка тәнәфес игълан итүдән башка чара калмады Коридорга чыккач. Арсланов аны култыклап үз бүлмәсенә алып керде, утырырга кушты, аннары чыгып, Әмиров белән милиция начальнигы Хасбулатовны алып керергә чакырды Атарны күргәч. Батталов урыныннан сикереп торды һәм Арслановка мыскыллы караш ташлады —Сез нишләтергә уйлыйсыз мине?—диде ул калтыранган тавыш белән. —Бүгенгә ял итегез, Гайсә Батталович —Ә ник мин ял итәргә тиеш?! Әле кинәшмә бетмәде, сез үзегезнең партком секретаре сүзе белән миннән котылмакчы буласыз —Аннары ул ничектер тиз генә Арслановнын каршысына килеп басты —Ә-ә-ә! Сез бит бергә эш итәсез, сез минем колхозны таякка таяндыру очен немецлар белән берләшкәнсез! Арсланов ияге белән Хасбулатовка ишарәләде, тегесе шундук Батталовны килен кулыннан эләктерде, икенче ягыннан Әмиров култыклады Аны Арсланов бүлмәсеннән акырта-акырта алып чыгып киттеләр Гайсә Батгалович Казан психбольницасында бик озак дәваланды. Зиһене ачылган вакытларда, ул андагы авыруларны күреп, аптырашта калды. Китапларда, газеталарда язылганча, ул биредә бер генә Наполеонны да. Гитлерны да, Сталинны да очратмады. Аның урынына сизмәгәндә сиңа ерткыч кебек ташланучылар, шулар белән бергә башын аска иеп, үз язмышларын анлап, хәсрәткә баткан бәндәләр күп иде. Ул үзе кайсыдыр институтта профессор булып эшләүче кеше белән дуслашты. Кайчакларда алар көннәр буе сөйләшеп йөриләр, тормышның гаделсезлегеннән зарланалар, үзләрен шушында китереп япкан кешеләрне тиргиләр. Гайсә Батгалович үзен дәвалаучы врачка да, хәтта больницаның баш врачына да инде терелеп бетүен әйтеп, кайтарып җибәрүләрен сорады. Уфада яшәүче инженер малае да, берничә мәртәбә килеп, аны алып китәргә сөйләшеп карады. Башкаларны берничәшәр айга өйләренә кайтарып җибәрсәләр дә. ни сәбәпледер, аны кайтудан тыйдылар. Октябрь башларында, инде беренче кар күренгәч, ниһаять, аны малае Уфага алып китте. Андагы таныш врачлары аша ин югары түрәләр дәвалана торган больницада айга якын яткырды. Ул кайтып төшкәндә, инде беренче кар яткан иде. Райкомда аны куанып каршыладылар, күтәреп кенә алмадылар. “Син югында колхоз күзгә күренеп артка тәгәрәде,—диделәр.—Зинһар эшне үз кулына ал, “Авангард”ны үз урынына бастыр”,—диделәр. Батталов дәртләнеп эшкә кереште, фермаларны йөреп чыккач, салкын җил өреп торган тәрәзәләрне, тизәккә батып беткән торакларны һәм малларны күргәч, анын йөрәге чәнчешеп куйды. Ничек торакларны, малларны шушы хәлгә төшереп булуына баш җитми иде. Колхозның барлык белгечләрен җыеп, идарәнең киңәйтелгән утырышын уздырды, һәркемгә аерым эш участогы билгеләп, башкару срокларын куеп, һәрберсен кулыннан тотып диярлек эшкә кушты. Заманында тәүге мәртәбә хуҗалык җитәкчесе итеп сайлангач, ничек бер караңгыдан икенче караңгыга чапкан булса, шулай чапты. Аның болай йөрүләренә хатыны Разия бик борчыла, “синен яшь чагын түгел, авыруыңның кабат булу ихтималы бар”, дип куркыта. Кичләрен тизрәк өйгә кайтырга чакырып телефоннан шылтырата. Ләкин Гайсә аның сүзләренә буйсынмый, больницадан котылуына куанып, эшли дә эшли. Бервакыт колхоз-совхоз җитәкчеләрен Чаллы зонасына семинарга җыйдылар. Озак еллар председатель булып эшләгән, республикада танылган җитәкче буларак, ул райком секретарьлары, партия өлкә комитеты, министрлар советы вәкилләре катнашкан банкетка чакырылды. Банкет искиткеч мул табын янында матур-матур мәгънәле сүзләр әйтеп, шаулап-гөрләп барды. Менә бервакыт Гайсә Батгаловичка тост әйтергә сүз бирделәр. Шунда ул тагын ялгышты. —Без, иптәшләр, соңгы вакытта сизгерлегебезне югалттык,— дип башлап китте ул.—Менә минем каршыда утыра торган бу ике кешенең, әнә теге өстәлдәге пеләш башлы озын сары адәмнең немец шпионнары икәнен беләсезме? Банкетта утыручылар бердәм күтәрелеп көлә башладылар, аның сүзләрен барысы да шаярту дип аңладылар. —Мин сезгә өчесен генә күрсәттем, ә күпме алар биредә!—диде Гайсә Батгалович, ун кулының йодрыгын өстәлнең төрле ягына төртә-төртә юнәлтеп.—Мондый гамьсезлек белән без бөтен илне юкка чыгарачакбыз. Хәзер инде анын сөйләгәннәрен беркем дә тынламый, банкет залы тәртипсез тавышлардан чайкалып тора иде. Арсланов үзенең янәшәсендәге Казан вәкиленә нидер әйтте, берничә минуттан әзмәвердәй ике егет Батталовны култьпслап алып чыгып киттеләр. Үзенең “Волга" машинасына кертеп утырткач, ул тынычлана калды. Арсланов анын шофепына нидер әйтте дә эчкә кереп китте. Әйдә, кузгалдык, бу халык белән берни дә кырып булмый,—диде Гайсә Батгалович. Алар әйбәт кенә кайтып җиттеләр. Шоферы өйгә кадәр кертеп куйгач, Батталов үзенең үтә нык арыганлыгын сизде. Разия аны чишендереп урынына яткырды. Иртән сыерларны көтүгә кугач, Разия черем итеп алырга яткан иле Бервакыт коточкыч гөрселдәү тавышына ул чәчрәп сикереп торды Ул арада тагын гөрселдәү яңгырады. Борынына дары исе бәрелде, өйгә зәнгәрсу төтен таралды. Ул йөгереп зал ягына чыкты, ачык тәрәзәдән иренен ике көпшәле мылтыктан патрон чыгарып маташканын күрде —Гайса, нишлисен, акылыңа кил!—дип мылтыгына барып ябышты. —Тс-тс-ссс!—диде Гаисә. хатынынын авызын тотып.—Әнә койма артында немец разведчиклары яшеренеп тора, хәзер юк итәм мин ал арны. Шулай дип Гайса буш патроннар урынына яңаларын тыгарга әзерләнде. Разия анын кулыннан ул ике патронны тартып алды да урамга ташланды Гайса да мылтыгын тоткан килеш, кычкырып анын артыннан чыкты —Хатын, капкага барма, немецлар эләктерә! Разия урамга атылып чыкты, күршеләренә йөгереп керде. Аталы-уллы Мәхмүговларга хәлне аңлаткач, алар, киенеп тә тормыйча. Гайса янына йөгереп керделәр. Ул аларны башта якын китерми торды, мылтыгы белән селтәнде. "Фашистлар, канэчкечләр. мин сезгә барыбер бирелмим!” дип кычкырды Аны эләктереп бәйләделәр дә ашыгыч ярдәм чакырдылар. Бусында Гайсаны бер айдан кайтардылар Ана эшләү тыелган иде инде. Ул үзенен кылган гамәлләрен күпмедер дәрәҗәдә хәтерләп, авырганын анлады. Арсланов янында Нәжмиевне дә чакырып сөйләшеп утырганнан соң, ул эштән азат итүне сорап гариза язды. Колхозчыларның гомуми җыелышы бик тантаналы шартларда үтте Батталовка партия өлкә комитетының һәм Министрлар советының Мактау грамотасын, тагын әллә нәрсәләр, үзе йөргән "Волга” машинасын бүләк итеп бирделәр. Гайса ойдә, ихатада, бакчада кыймылдап, хатыны белән тыныч кына көннәр кичерә башлады. Кайчакларда акрын гына басулардан, фермалардан, мастерскойлардан урап кайтты, идарәгә кагылды. Ул бернигә дә борчылмады, нәкъ врачлар кушканча, берни белән кызыксынмады, күзе белән битараф карап кына йөрде Ләкин ана үз гомере буе күпме көчен гүккән. йокысыз төннәрен, сәламәтлеген биргән шушы басулар күргән саен һаман аңардан ерагая баралар кебек тоелды. Мен төрле газап белән, законны мен төрле юллар белән урап, акча һәм материал табып төзегән ферма, мастерской тораклары, мәктәп, культура йорты, кибетләр, коттеджлар, шулай ук анардан ятсыналар, аны хәтта танымыйлар кебек тоелды. Ләкин алар дәшми торган жансыз әйберләр, ә менә жднлы кешеләрнең баш кагып кына китүе, аны күргәч, чит урамга, йә булмаса кабалана-кабалана берәр тыкрыкка кереп китүләре. "Нихәл. Гайса Батгалович!" дип хәлен белешмәве аның бәгырен парә-парә телгәләде. Әллә сон минем чирем башымда гына түгел, кешеләргә йога торган микроблар рәвешендә бөтен тәнемә таралган микән '—дип үз-үзеннән сорады ул еш кына. Алар өчен тырышкан Гайсага кешеләрнең бодай битараф карарга хакы юк иде Мондый хатдән котылу өчен ул колхозның барлык белгечләрен, тармак җитәкчеләрен, үзе кирәк дип санаган гади кешеләрен, пенсионерларын җыеп, зур бер банкет үткәрергә уйлады. Бу хакта ин элек райкомга барып Арсланов белән киңәште —Сәламәтлегем әйбәт, чирем кабатланмый,—диде ул көр тавыш белән — Тик минем күңелне сезгә сөйләгән менә шул нәрсә кимерә.—диде ул әңгәмәнең ахырында —Халыкны җыеп, күзгә-күз карап, бер гөрләшеп утырасы иде Мин бит алтмыш яшемне дә район җитәкчелеге белән генә билгеләп үттем. Халыкнын йә шуна хәтере калгандыр Арсланов банкетка рөхсәт бирде. Өстәлен колхоз әзерләр, уздырыгыз, диде Колхоз идарәсенең икенче каттагы утырышлар залына йөз илле кеше сыешлы итеп урын әзерләделәр. Гайса үзе күрсәтмәләр генә бирде, анын урынына председатель булып калган Гобәев һәр төрле жиләк-жимешенә, виноград-хөрмәләренә кадәр үзе кайтартты, табынны үзе әзерләтте. менюны төзеп, кайсы ризыкны кайчан чыгарасын кисәтте. Төрле-төрле эчемлекләр, алар янына затлы рюмкалар куелды. Ул көнне Гайса белән Разия мунча кереп, өсләренә ин затлы киемнәрен киделәр. Киленнәре белән бергә өч яктан өч малай кайтып төште. Кичен билгеләнгән вакыттан шактый алда барысы да идарәгә җыелдылар 3. .к. У • М 5 34. Гобәев ике-өч баян алып килеп куйды. Күрсәтелгән вакытка беркем дә килмәде, ярты сәгать узгач, баш зоотехник күренде, нишләп үзең генә, дигәч, хатын чирли диде. Бригадир белән агрономнын да хатыннары авырган булып чыкты Баш бухгалтерларның, бажасы авырып. Бакалыга китеп барган, диделәр. “Бу нинди бөтен кеше чирли торган көн булды соң бу?" дип эченнән генә борчылды Гайса. Ул эченнән борчылса, малайлары әрле- бирле бәргәләнделәр. Билгеләгән вакыттан сәгать ярым узгач, утыз җиде кеше җыелды. Алар да колхозның төрле тармагында җитәкче булып эшләүчеләр яисә белгечләр иде. —Әйдә, башла,—диде Гайса Гобәевкә. Гобәев үзенчә мәҗлесне ачкан булып, Гайсаның хезмәтләрен берсен дә калдырмыйча санап чыкты. Аны ин матур сүзләр белән мактады, рюмкаларга шәраб, аракы салып, эчеп җибәрделәр. Аннары кем туры килә, шул басып сүз әйтте, сыек кына итеп кул чаптылар. Гайса аларнын бер генә сүзен дә ишетмәде, ул бу дөньядан каядыр еракка китеп бара иде. Соңыннан малайлары, хатыннары да сөйләде. Аш пешерүче пешекчеләрне дә чыгарып утырттылар, кемнәрдер җырлаган булып маташты. Бервакыт ялан кадәр залда унбиш-егермеләп кенә кеше утырып калды. —Димәк, кешеләрнең читләшүе хак, аларга хәзер мин кирәк түгел,—дип уйлады Гайса.—Кайчандыр ничәмә-ничә авылдан торган бу хуҗалыкта Гайса ихтыярыннан башка бер генә эш тә эшләнми иде. Ул бер зур оркестрның дирижеры кебек, таякчыгын тотып, селтәп кенә җибәрә һәм бөтен халык анын кушканыннан энә очы кадәр дә чигенмичә, эшкә тотына иде. Оркестрда утыручылар гомер буе Гайсаның күзенә карап тордылар, керфегенең селкенүеннән, сулыш алуыннан анын ни әйтергә теләгәнен аңладылар, һәр хәрәкәтенә булат кылычка караган кебек карап, сүзсез буйсындылар. Колхозның бу оркестры менә шулай ничәмә-ничә еллар буе өзлексез уйнады, анын тавышын районда гына түгел, Казаннарда. Мәскәүләрдә дә ишеттеләр. Председатель кабинетындагы мәңгелеккә алынган Кызыл байраклар, Мактау грамоталары, дипломнар—Гайса илһамландырган кешеләрнең хезмәт җимешләре. Ул, акрын гына торып, зал буйлап китте. Уйлана-уйлана тәрәзә каршына барды, аны ачып куйды, тыштан җәйге төннен хуш исле һавасы залга агылды. Гайса тагын бүлмә буйлап урап килде, тәрәзә каршына басып: —Мина да сүз бирегез әле,—диде. —Рәхим итегез, рәхим итегез,—диде Гобәев кабаланып. Гайса янына анын инженер малае килеп басты. —Улым, мин сүз әйтәм, утырып кына тында әле,—диде Гайса, ана кисәтүле караш ташлап. Ул түргә таба берничә адым атлады да туктап калды. —Менә, балалар, безгә бүген шушындыйрак мәҗлестә утырырга туры килде Үз гомеремдә минем төрле табыннарда булганым бар, тик мондыен беренче мәртәбә күрәм —Ул сулышы өзелеп туктап калды, калтыранган кулларын яшерер өчен биленә салды —Минем хезмәтемә шушыдыр бәя. И, җилкендем, и каударланып чаптык, басукайлардан кайтып кермәдек. Нәрсәдер төзедек, кемнәрнедер тиргәдек, үзебезне тиргәделәр, рәхмәт сүзләрен дә күп ишеттек. Мин эшләгән чорларны начарлык белән искә алмагыз, килүегез өчен рәхмәт Борчуым өчен кичерегез, болай буласын белсәм, сезне дә чакырып интектермәгән булыр идем. Мин сезгә бер нәрсә васыять итеп калдырырга телим: яшьлегегезне башкаларга бирмәгез! Яшьлегегез үзегездән аерган өчен сездән үч алачак. Яшь гомерне башкаларга бирү—ул изге шәҗәрә агачынын йөрәгендәге канын агызып читләргә эчерү, беркайчан да донор булмагыз! Бу гөнаһ өчен ул мәнге дәвалый алмаслык чир җибәрәчәк, яисә башкача җәзалаячак. Белеп торыгыз: бөтенесе дә бик тиз узачак! Сезгә мәнге бетмәс, очы-кырые күренмәс кебек тоелган тормыш юлының нибары ике адым озынлыкта икәнен аңларсыз, әмма сон булыр.—Гайса үрелеп рюмкасын алды. анын бите тирләп чыккан, кызарган һәм ялтырап тора иде ________ Әйдәгез, яшьлегебезне үзебезнеке итү, аны озаккарак сузу өчен эчик,—Аннары ул борылып, тәрәзә янында басып торган малаена дәште:—Улым, кил бире Малае өстәл янына килеп җитә алмады. Гайса тәрәзәгә атылды, ачып куелган рамнарга тотынып, тупсага тезләнде, чылтырап пыяла коелып төште. —Әти! Малае бер сикерүдә аны костюмыннан эләктереп алды һәм идәндәге пыяла ватыклары өстенә сөйрәп төшерде Табында утыручылар барысы да дәррәү сикереп тордылар —Улым, җибәр мине, зинһар җибәр!—дип илерде Гайса. Анын маңгаеннан кан ага, күлмәгенә, өр-яна күк костюм-чалбарына тама иде. Үзен сырып алган кешеләргә, ике ягыннан тоткан улларына ул ялварып карады, хырылдап акырды —Балаларым, җибәрегез!—диде —Әйтегез аларга: җибәрсеннәр мине! Мин бит берни дә сорамыйм Мина үләргә генә ирек бирегез! Ул сабый бала кебек кычкырып еларга тотынды, анын коточкыч йөзенә карагач, тәннәрдә бала йоннары кабарырлык иде Кинәт ул кычкыруыннан да, елавыннан да туктады һәм пыялаланган күзләрен тирә-юньгә йөртергә кереште. Гайса үзенә терәлә язып немецларның тезелеп торуын күрде, үрсәләнеп үзенен Калашников автоматын эзләде, әмма таба алмады, талпынып караса да, каты итеп тоткан куллар аны ычкындырмадылар “Барысы да бетте, җинелдем, үтерделәр",—дип уйлады ул эченнән һәм күзләрен йомды. Анын каршында искиткеч матур күл пәйда булды Күлнен өсте тып-тын, янәшәсендә зур ябалдашлы мәһабәт имән үсеп утыра Күл өстендә тезелешеп сап-сары бәпкәләр йөзә, әмма нишләптер аларнын әти-әниләре күренми Ул сары йомгаклар кызганыч итеп пипелдәшаләр. төрлесе-төрле якка йөзеп, әниләрен эзлиләр Иртән анын янына район үзәгеннән ике врач килеп төште Азар Батталов белән озаклап сөйләштеләр, күзләрен ачтырып карадылар, нишлибез, дигән мәгънәдә бер-берсенә карашып тордылар —Әйе, кичтән мин авырып алдым,—диде Гайса, кайсы төшләренең авырганын күрсәтергә теләгәндәй, ике кулы белән башын сыпыргалап — Барысы да үтте Зинһар Казанга гына җибәрмәгез. —Дәваланып чыксагыз, комачауламас иде —Егетләр, сүземә ышаныгыз: мин хәзер сау-сәламәт Әгәр кабат авырсам, сөйләшеп тә тормассыз —Анын күзләреннән яшь бәреп чыкты —Үтенеп сорыйм Шактый вакыт уйланып торгач, баш врач Әмиров Арслановка шылтыратты —Мин Гайса Батгалович яныннан әле. —Хәле ничек сон? —Ул сау-сәламәт, зиһене безнекеннән әйбәтрәк эшли Нишләтик9 —Катлауланулар булмаса ярый да. —Булмас, дип уйлыйбыз. —Ул чакта өендә калдырыгыз. Врачлар чыгып киткәч, Гайса җинел сулыш алды һәм тирән йокыга чумды. Өченче кисәк 1 Ө лкә комитетындагы киңәшмә шактый озак барды Аны йомгаклаганда, беренче секретарь Минзаһитны сискәндергән сүзләр әйтеп куйды "Кайбер райкомнарның беренчеләре,—диде ул — Үзләренә бирелгән штстьтан файдаланып, контрольне оныталар Соңгы вакытта халыктан жалобаларның артуы шул хакта сөйли Кайберәүләр машина белән уйныйлар, кайберләре үзләренә аппартамент төзергә кызыга, з* кайсыберләре кадрлар белән жонглерлык итә",—диде ул, залны авыр карашы белән капшый-капшыи. Озакка сузылган киңәшмә гаять арыткан булса, әлеге сүзләр киемгә сипкән кислота кебек акрын гына күңел тынычлыгын койдерәләр иде. Урамга чыккач, ул салкын декабрь һавасын күкрәк тутырып, рәхәтләнеп сулады. Инде сәгать ике тулып килә, эре кар ява һәм көчәйгәннән-көчәя баручы жил кар бөртекләрен тәртипсез бөтерә, буран чыгасын кисәтә иде. Ярты сәгатьтән карангы да төшә башлаячак. Минзаһит машинасына чыгып утырды да шоферына: —Гостиницага,—диде. Кинәшмәдә утырганда ук, аның планы әзер иде: Лира өйдә булса, бүген аңарда тукталып, күңелен бушатып, аңарда кунып кайтырга. Ул өйдә булмаса, башкаларына шылтыратырга була. Тик ана Лира кадерлерәк иде —Бүген кайтып тормабыз,—диде ул шоферына, “Татарстан гостиницасы алдына килеп туктагач —Машинаңны урнаштыр, иртәгә сигезләрдә кузгалырбыз. Минем бүлмәне беләсең,—диде. Керү белән Минзаһит телефоннан Лираның эш номерын җыйды. Ул урынында иде. —Минем синдә кунак буласым килгән иде,—диде ул, хәл-әхвәл сорашкач. —Рәхим ит,—диде Лира.—Бик тәмләп әзерләгән дерелдегем дә бар Алар иң элек Лираның эш урыныннан ерак булмаган ресторанда очрашырга булдылар. Минзаһит алданрак барды, иң карангы почмактан урын алып, ике кешегә ашарга заказ бирде, аракы китертте. Ресторанда әлегә кеше күп түгел, талгын гына музыка уйный. Буранлы урамнан кергәч, аракы эчә-эчә кәефләнеп утыру өчен бик тә унайлы иде. Лира нәкъ сәгать дүрттә килде. Алар хәл-әхвәл сорашып, ашап-эчтеләр, музыка астында башкаларга ияреп танцевать та иттеләр. —Кайтабызмы?—диде Лира, ниһаять. —Биш кенә минут утырыйк әле, киңәшмәдән бик арып чыктым,—диде Минзаһит.—Хәтта аракы да ала алмый. Шул чак анын күзе ресторанның ишегенә төште һәм ул урын эзләп башын як-якка боргалаучы Шәвәлиевне күреп алды. “Шайтан алгыры,— дип уйлады —Әллә соң арттан иөриме бу? Кинәшмәдә дә биш-алты урын аша гына утырды. Күрешкәч, беренче секретарь авырый, шунын урынына килдем, диде." Минзаһит Лиранын колагына иелде дә: —Әнә теге кешене күрәсеңме?—диде ишарәләп. —Әйе. Кем сон ул? —Бу миндә элек икенче секретарь иде.—Ул арада Шәвәлиев, әллә Арслановны күреп, әллә күрмичә, туп-туры алар ягына килә башлады — Син мине, мин сине белмибез,—дип пышылдады Минзаһит Лирага,—Бергә чыгу ярамас, мин үзем барырмын өенә. Ул арада Шәвәлиев алар янына килеп басты. —Юкка гына, дөнья тар, дип әйтмиләр, Минзаһит Усманович,—диде ул ихлас елмайган кыяфәт чыгарып. Аннары ике буш урыннын берсенә күрсәтеп:—Утырырга мөмкинме?—диде. —Мөмкин генә түгел, кирәк,—дип көлгәндәй итте Минзаһит. Ул арада официант та килеп җитте. Шәвәлиев ашарга заказ бирде, Минзаһитка борылып: —Очрашу хөрмәтенә берәрне тотарбыз бит?—дип сораулы караш ташлады. Минзаһит “ярар", дигән мәгънәдә баш какты. —Бу чибәр ханым сезнен кемегез дип белик?—диде Шәвәлиев. —Өстәлдәш кенә. Без таныш түгел,—диде Минзаһит. Ләкин Шәвәлиев барысын да аңлаган иде, өстәлдә бушаган ак аракы графины тора, ике рюмкага ак аракы салынган, һәртөрле салатлар тезелгән; “Оста кулын бозмый", дип уйлады ул эченнән генә Шәвәлиев икесенә аракы салганнан сон графинның авызын Лираның рюмкасы өстенә китерде: —Сезгә мөмкинме? —Юк, юк, рәхмәт,—диде Лира кызарып. Минем исемем Зөфәр, сезнеке ничек?—диде ул Лиранын соры күзләренә төбәлеп. Лира исемен әйтте һәм шундук Минзаһитнын кисәтуле карашын сизде. — Менә. Лира туташ, сезнен каршыгызда халык ихтирамына лаек кеше, зур шәхес Минзаһит Усманович утыра. Әгәр анын хөрмәтенә без бер рюмка тотмасак. алла үзе безнен чыраебызга төкерергә мөмкин.—дип ул Лиранын да рюмкасын тутырды. Ресторан мәйданчыгында танцы башланды, Шәвәлиев итәгатьле генә баш иеп. Лираны биергә чакырды Лира каушап китте, күз чите белән генә Минзаһитка карап алса да. ниндидер көч тәэсирендә аягүрә басты һәм Шәвәлиев белән биергә китте Минзаһитнын котырып ачуы чыкты "Бу һаман да гомер буе минем юлыма аркылы төшәчәк икән", дип ачынып уйлады ул. Лирага баш тартып, кайтып кына китәргә кирәк иде бит. Ул каш астыннан гына аларнын бер-берсенә сыланып бетеп танцы иткәннәрен. Шәвәлиевнен туктаусыз Лиранын колагына иелеп нидер сөйләвен. Лиранын туктаусыз матур итеп көлүен ачу белән күзәтеп утырды. Лира юри матур итеп көлде. "Иреннәреңне бөреп көлгән чагында өстатдәге озынча йомры борыч савытын, ай. авызкаена тишекле башы белән тыгып куярга!”—диде Минзаһит пышылдап. Ачуына чыдый алмагач, аракы эчеп куйды. Алар килеп утыргач, юри читкә карап. Лиранын аягына аягы белән кагылды бу—кайтып кит. дигән сүз иде Шәвәлиев Лира исәнлегенә аны мактап тост тәкъдим итте һәм алар өчесе дә тутырып эчеп куйдылар. Мондый очракларда була торган вак-төяк сүз китте, Шәвәлиев анекдот сөйләп алды. Минзаһит кабат Лиранын аягына кагылырга теләп аягын сузды, ләкин кагыла алмады, шуннан соң ул юри салфеткасын төшереп җибәрде һәм аны алу сылтавы белән өстәл астына күз атты: Шәвәлиевнен аягы Лиранын аягы өстендә иде “Ах, эт бүксәсе,—дип уйлады Минзаһит ачуыннан буылып —Мин бүген анын өчен дип калдым, күпме вакытымны югалттым Ә бу кәнтәй, әле Шәвәлиевнен килеп утыруына ярты сәгать вакыт узмаган, инде чыршы сагызы кебек аңа сыланды” Лиранын үзенеке генә түгеллеген Минзаһит абайлый иде. әмма күз алдында шулай кыланыр дип башына да китермәде Тагын танцыга чакырып музыка янгырады Шәвәлиев торып басып, бик нәзакатьле итеп башын иде һәм кулын сузды Инде анын кайтырга кузгалмаячагын анлаган Минзаһит та кинәт кенә торып басты һәм Лираны танцыга чакырып баш иде. Лира колеп җибәрде һәм күзләрен уйнатып, чытлыкланып әле Шәвәлиевкә. әле Минзаһитка карады — Гафу итегез,—диде ул маймылланып —Алдан кем чакырган, мин шунын белән чыгам Шәвәлиев аны култыклап ук алды Лира, артын килешле уйната-уйната. анын белән янәшә атлады Минзаһит бер ярты китертте, бокалына салып каплап куйды һәм аларнын икесен дә ашардай булып карап утырды Шәвәлиев белән Лира көлешә-көлешә өстәл янына килеп утырдылар, икесенен дә битләре алланган, күзләре очкынланган Шәвәлиевнен симез җәлпәк борынын чәнечке белән кадап алып, чытырдатып чәйнисе килде Минзаһитнын Шул ачуын басар өчен ул шатыр-шотыр китереп тавык боты чәйнәде. Минзаһит крыжовник ярата иде Лиранын ике яшел күзен чәнечке белән чокып алып чәенә саласы һәм тешләп суырасы килде Тик. шайтан алгыры, боларнын берсен дә эшләп булмый иде шул Лира Минзаһитнын ни дәрәҗәдә ачуы котырганын чамалады, кисәк кенә сикереп торып: —Гафу итегез, минем вакытым бетте.—дип чыгып китте Әмма төлкедәй хәйләкәр Лира, танцы вакытында сөйләшкәнчә. Шәвәлиев алып чыгып бирсен өчен ридикюлен юри урындыгында калдырган иде. Шәвәлиев өлгергәнче. Минзаһит ридикюльне эләктерде дә: —Бу хатынның башын тәмам бутагансын. әйберләренә кадәр оныта башлаган.—дип аның артыннан чыгып китте Лира пальтосын киеп кенә бетергән иде. Минзаһит ана ридикюлен сузды һәм култыгыннан эләктереп ишеккә таба тартты Тышка чыгу белән ачуына буылып: _ —Бар, олак, проститутка несчастная!—диде һәм анын яңагына чабып җибәрде —Яңадан күземә күренәсе булма! Минзаһит ярсып кереп китте. —Бирдегезме?—диде Шәвәлиев, мәкер белән елмаеп. —Бирдем, бирдем. Рәхмәт әйтеп алды. Әйдә, тотыйк әле. Сезнең тагын бер баскычка үсүегез өчен. Шөвалиев, иреннәрен мимыл-мимыл китереп, янагын чәйнәп куйгач, болай дип өстәде: —Мина үсәргә сез этәргеч бирәсез бит, өметләнәбез инде Үзенең икенче районга күчүендә Арсланов кулы уйнаганны ул аңлаган иде инде. Шуна күрә Минзаһит ана астан гына карап: —Ул этәргеч өчен сез үпкәләмисездер ич?—диде. —Юк кебек,—диде Шәвәлиев сагаеп. Минзаһит, барысын да тутырып әйтмәкче булып, Лира ачуын алырга теләсә дә, тыелды. Әгәр алар монда якага-яка килсәләр, ул кайткач Болынкырга шундый сортлы гайбәт орлыклары сибеп китәчәк иде ки, инде алар тоташ шытым биреп, бер генә Лира булып түгел, йөз Лира булып үсеп чыгачаклар. Юк, Шәвәлиев белән ызгышырга кирәкми иде. Үгез үлгән—уртага аерылган. Шуңа күрә ул чәчүгә әзерлек, терлекчелек белән кызыксынган булды, нинди кадрлар эшләвен сораштырды. Рестораннан алар бергә чыктылар. Шәвәлиев машинасы белән илтеп куярга теләсә дә, ул, һава сулыйм, дип баш тартты. Минзаһит акрын гына Казан урамыннан атлады. Биредәге җитәкчеләр рәхәт яшиләр, дип уйлады ул эченнән. Кара инде, бөтен җирне гирляндаларга күмгәннәр. Әле яңа елга ике атна вакыт бар, ничә мен киловатт ут яна торгандыр, боларга күпме чыгымнар тотыла торгандыр— алар өчен бу пүчтәк, алар моны бар дип тә белми. Ә син үзеңнең караңгы районында һәр тиененне санап иза чигәсең. Эре кар бөртекләре анын битләренә килеп бәрелде, затлы бүрегенә, тун якасына кундылар, алар шаярырга, Миңзаһитаын күнелен күтәрергә телиләр иде. Әмма анын сыңар төге дә селкенмәде, уйлары әллә кайда йөрде. Аның күңеле бүген рәнҗетелгән, тапталган, ярдәм сорап кычкыра. Әгәр Хәятны яратса, ул Минзаһитка тиң булса, шушылай итеп йөрер идеме соң ул беренче секретарь башы белән? Барып чыкмады аның тормышы. Ул менә үзе белән бүтән районнарның беренчеләрен чагыштырып карый, күпләренең өйләрендә булганы бар. Шул чакларда ничә мәртәбәләр Минзаһит көнләшү тойгысы кичермәде. Аларнын барысының да хатыннары үзләреннән күп мәртәбә акыллырак, итәгатьлерәк һәм барысы да диярлек дөньяның бер чибәре. Ә Минзаһит кемгә капты? Ни чибәрлеге юк, ни сәламәтлеге юк, ни башкасы Нигә соң Минзаһит гомере буе анардан котыла алмыйча, читтән үзенә пар эзли? Әйе, анын сөяркәләре булды, хәзер дә күп, арада Лира кебекләре дә шактыйдыр. Ул сина бүген шундый турылыклы кебек, синнән башка миңа беркем дә кирәкми, ди, мәче кебек мырлый, башын күкрәгенә салып иркәләнә, борын очына кадәр үбә, икенче көнне шушы ук эшләрне башка ир-ат белән эшләми дип кем әйтә ала? Анын өчен Сөембикә генә кадерле, ул Минзаһитнын күңелендә аерым урын тота. Менә хәзер анын белән, беркемнән курыкмыйча, шушы ак карлар уртасыннан күңелең шушы кар бөртекләре кебек очынып илһамланган хәлдә култыклашып атласаң иде! Ул кунакханәгә кайту белән тиз-тиз чишенде дә йокларга ятты. 2 З өфәр Шәрипович Болынкырга төнге икенче яртыда гына кайтып керде. Ул юлга чыкканына үкенеп бетә алмады. Бураннын котыруынын чик-чамасы юк, юлда читкә төшкән машиналар, батып ятканнары, бөке ясап, берсе артына берсе тезелгәннәре санап бетергесез иде. Анын кайтасын көтмәгән Наҗия ирен аптырап каршы алды, ашарга әзерләргә кереште, ләкин Зөфәр ашаудан баш тартты. Машина этә-этә дә манма булган, күтәрә алмаслык булып авырайган пальтосын, кышкы ботинкаларын, чалбарын кабаланып салып ыргытты. Ул арада йокы бүлмәсеннән Наҗиянең әнисе чыкты. Ул кияве белән күрешеп, хәл- әхвәлләрен сорашты, эшен бик күптер инде, бик сирәк кайтасын, диде. Зөфәр үзенчә акланды, менә бит Казаннан кайтышлый, төн заманы булса да, күпме юл урап, Болынкырга кагылдым, тегендә дә гел сезне көтәм, тизрәк күчү ягын хәл итәргә кирәк, диде. Алар сөйләшкән арада Нажия залдагы диванны зурайтып урын жәйде. Зөфәр анын бу эшен яратмыйча, күз чите белән генә карап торды. Менә әбисе дә йокы бүлмәсенә кереп китте, Зөфәр залга чыкты. Ятарга чишенә башлады, тыныч төн, диде Нажия һәм залдан чыгып китәргә кузгалды. —Туктале,—диде Зөфәр ярым пышылдап —Ничек инде син мине ялгызымны калдырып, әби янына кереп китә аласын? —Без бу хакта күптән сөйләштек бит инде. —Син сөйләден, мин тынладым. Әле минем ризалашканым юк. Без бүген дә ир белән хатын. —Ялган торунын кирәге юк Зөфәр, кызулап чыгып, кече яктагы утны сүндерде һәм залнын ишеген каты итеп ябып куйды. —Кем сиңа ялган торырга куша?—диде ул тавышын күтәреп. —Тормыйбыз, тормаячакбыз Зөфәр Наҗияне иңбашларыннан тотып диванга алып килде һәм көчләп утыртты, үзе дә урындыкны тартып каршысына утырды. —Нажия! Менә ныгытып уйлап карыйк әле,—дип сүз башлады ул.— Шушы гомер бергә яшәдек, балалар үсеп җитте Әгәр аеры-чөере килсәк, без нишли алабыз? —Яшибез,—диде Нажия гади генә.—Яшәячәкбез. —Ә син беләсеңме, гомеребезнең азагына кадәр син дә, мин дә бер әйбер белән җәфаланачакбыз. —Нәрсә ул?—диде Нажия куркынып. —Улмы? Ник аерылышканыбызны анлату. Барлык туганнарга, дусларга, танышларга, ә ин кыены—балаларга —Нишлисен инде, синен белән миннән калмаган,—диде Нажия —Таякнын ин авыр башы балаларга төшәчәк. —Мин алар барысын да анлар, дип уйлыйм. —Анлавын анларлар. Әле биг укып кеше буласылары бар. Аларга унайлы эш урыны, яшәү шартлары кирәк булачак. Боларны миннән башка син эшли алмаячаксын. Ә инде менә безнен аеры-чөере килү гел юктан минем абруйга китереп сугачак. Мине беренче секретарь итеп калдырулары да бар югарыдагы абзыйларның Әгәр бөтен республикага сасысак, мина юл ябылачак, балаларга да. Мин анлатып әйтә алдыммы? Нажия бик озак дәшми торды Зофәрнен сүзләрендә дөреслек зур иде. Шул ук вакытта балаларга тормышта әзер юллар ачу белән кызыктыруы ана ошамады. — Кешечә яшәсеннәр,—диде ул кыска гына итеп —Тормышнын ни икәнен белсеннәр. —Аңлашылды-ы-ы,—дип сузды Зөфәр —Гаделлек сакчысы буласын килә. Күперенке сүзләр үзенә кагылмаганда ярый ул. Итәгеңә төшеп яна башлагач, аңларсың әле —Зөфәр беркадәр бүлмә буйлап йөренде дә тагын хатынының каршына килеп утырды —Димәк, син миннән гомер буе яшәгәндәге ачуыңны аласың? Нажиянен күзләре түгәрәкләнеп китте, аның йөзенә аптырау галәмәте җәелде. —Әле мин андый түбәнлеккә тәгәрәмәдем —Тәгәрәгәнсең!—диде Зөфәр кызып.—Син моны астыртын рәвештә күптән көткәнсең. Бу бит мин өйләнә алмыйм, дигән сүз. Әйе, әйе, син аерыласын, мин өйләнә алмыйм. —Өйлән, минем сүзем юк. —Менә син минем урынга утырып кара, белерсен анда, аерылып буламы, өйләнергә ярыймы, башкасымы —Хатын-кыз белән типтерергә яраганны ник анысы гына ярамасын ди? —Ул синен каланчаңнан шулай күренә. Меңнәрчә кеше тормышы өчен жавап биреп кара әле син. Наҗия бармаклары белән ике чигәсен ышкый башлады, аннары җәһәт кенә барып, авызына дару капты, су эчте. —Минем кан басымым күтәрелде,—диде ул ишеккә сөялеп.—Сина ничек уңайлы, шулай хәл ит. —Күрәм, син чигенергә уйламыйсын. Соныннан чәпчеп йөрерлек булмасын, мин сине кисәттем —Зөфәр тагын урыныннан торып сервант кырына барды, анын киртәләреннән бармаклары белән сыпырды, тузаны бар микән, дигәндәй бармагын күзләренә китереп карады.—Әгәр килешсәк, мин сина компромисс тәкъдим итәм: кем сораса да, без бергә яшибез, хәтта әби дә белергә тиеш түгел. Мин кайткалап йөрермен, кулдан килгәнчә булышырмын. Кешеләр сораштырса, күчәсем килми, күнелем тартмый, диярсең. Ләкин бер нәрсә бар: сина квартираны бушатырга кушарга мөмкиннәр, ул чакта инде мәҗбүри минем янга күчәсең була. Килештекме? —Килештек,—диде Наҗия һәм әнисе янына кереп китте. Зөфәр бит аны бу кайтуында, сындырырмын, акылына китерермен, дип уйлаган иде. Юк, кайту ялгыш булды. Аның Наҗияне әйләндереп салырлык дәлилләре уйланылмаган иде. Сөембикә Иреккә кияүгә чыккач, ни дәрәҗәдә горур, тугры булып калырга тырышты. Ә бит аны барыбер сындырды Зөфәр. Чөнки анын фикере көчле, дәлилләре кире каккысыз иде. Тормышның башка яклары шатлык бирмәгәч, ир-ат белән хатын- кыз бары тик үзара очрашулардан гына шатлык таба, аларны йөрәкләре ярылудан, тормыш газаплары астында тапталып һәлак булудан шул гына саклап кала, диде Зөфәр. Хәзерге кебек мәхәббәт дигән ялган культ, гаилә культы бетәчәк, диде. Яшәүнен барлык яклары да күрелмәгәнчә ләззәт бирә башлагач, сөю дә гадәти бер шатлык хисенә әвереләчәк, диде. Ярату дигән нәрсә булган сурәттә дә хәзергечә богаулап тотылмаячак, ашап-эчү кебек гадәти шөгыльгә әвереләчәк, диде. Ир белән хатын яшәүнен һәр мизгелендә ничек тели шундый гамәл кыла ала, тулы ирекле һәм монын өчен аны беркем дә гаепләмәячәк, кешелек җәмгыяте шуна атлый, диде. Ин элек сүз булган, дигән гыйбарәнең әллә чынга әверелүеме бу? Зөфәрнен үз авызы белән кат-кат сөйләгән, Сөембикәне буйсындыру өчен юри уйлап чыгарган фикерләре үз гаиләсендә тормышка ашты түгелме сон? М инзаһит Усманович төне буе саташып, бастырылып чыкты. Иртән күчтәнәчләр алып Эльзаның квартирасына кагылды. —Кичә дус кызынын туган көненә киткән иде, бүген якшәмбе булгач, шуна йоклагандыр инде,—диде хуҗа хатын. Болай лекцияләр калдырмыймы сон? Кичләрен тегендә-монда йөрмиме?—дип төпченде Минзаһит Төнге уннан калганы юк, аллага шөкер, лекцияләренә дә төгәл йөри Минзаһит Усманович күчтәнәчләрне калдырып, торган өчен дүрт айлык акчасын биреп чыгып китте. Алар бик озак кайттылар. Буран инде басылган булса да, әле юллар ачылып бетмәгән иде. Кайтып кереп чишенүгә, Хәят аны ашарга чакырды, ул балык кыздырган иде Ин яраткан ризыгы булса да, Минзаһитнын ана кагыласы килми утырды. Бальзам салып, аракы эчү дә анын аппетитын ачмады ахырда ул тозлы балык сорады, юк икәнен белгәч, хатынына йокысызлыктан һәм махмырлан кызарган күзләре белән төбәлеп: —Алырга акчаң юкмыни?—диде. —Беркөнгесен искергән дип ташлаттын бит. Шуна алмаган идем. Хәят тавыш-тынсыз гына киенеп чыгып китте һәм ун минуттан тозлы балык алып кайтып, кискәләп куйды Минзаһит теләр-теләмәс кенә, берни сөйләшмичә ашады Аннары ул Хәятка мунча ягарга кушты Суыткычтагы сыра искергән дип. яна сыра кайтартты Бераз йоклап ял итте. Торганнан сон берничә шешә сыра алып, мунчага китте. Озаклап, тәмләп керде ул мунчаны. Әмма кайткач, нишләптер хатынына бәйләнәсе килеп: —Себеркесен юньләп пешермәгәнсең, мунчанын исе бар. ачып суыткач кына рәтләнде,—дип үпкә белдерде. Аннары остенә кигән пижамасын болгап атты —Сабын исе килә, юньләп чайкамагансың.—диде. Ул, үзен-үзе тыя алмыйча, кичкә кадәр шулай котырды Хәят тавышсыз гына елый, күзләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә тәмам кызартып бетергән иде Кичкә ул анардан пылау пешертте Аны ашый башлагач: —Дөгесе тере, ите аз, майга лычкылдаткансың,—дип савытын этеп җибәрде, пылау өстәлгә чәчелде. Хәят бусында тыела алмады, елап үз бүлмәсенә кереп китте Минзаһит өй буйлап кызу-кызу йөрде-йөрде дә анын артыннан керде —Ник елыйсын син. алла колы?' Нәрсә җитми сина?—дип ташланды — Ашарына юкмы, кияреңә юкмы? Бөтен нәрсә җитү, кая барыйм дисәң, кулында машина. Шулчак Хәят яшьле күзләрен ана таба күтәрде Калтыранган иреннәре сүз әйтә алмый тордылар, аннары анын теле чишелеп китте —Минзаһит, син ник жикерәсен мина? Менә бүген көне буе җанымны ашыйсын. Кеше бит малга да алай кыланмый. Минзаһит хатыныннан мондый сүзләрне көтмәгән иде. —Ир белән хатын бер камырдан әвәләнгән инде ул.—дип акланмакчы булды ул.—Мин сине Мин сине куркытып бетердем бугай инде. Хәят —Әгәр курыксан ярар иде әле ул.—диде хатыны пышылдап кына — Мина хәзер барыбер Нишләтсәң дә барыбер Анын бу сүзләре Минзаһитны сискәндереп җибәрде —Ә мин. минем синен янында булуым анысы да барыберме'* —Барыбер түгел,—диде Хәят еш-еш сулаган хәлдә —Турысын әйткәнгә рәнҗемә Син булмаганда мина рәхәтрәк —Рәхмәт турысын әйтүен өчен,—диде Минзаһит һәм киенеп тышка чыкты. Ишек алдын энә табарлык яктыртып, тулы ай балкый, чекрәешеп караучы йолдызлар җем-җем итә. Кисәк суытканлыктан, кар бөртекләре аяк астында шыгыр-шыгыр килә иде. Минзаһит бүреген киеп чыкмаган иде. аны алырга өйгә кермәде, ишек алдында йөрде дә йөрде Бу минутларда аңа дөнья бушап калган кебек тоелды Менә шушы салкын, хиссез ай астында, аңа бернинди җылылык бирмәүче, аны бар дип тә белмәүче салкын йолдызлар астында, шыгырдап торучы салкын кар өстендә, иксез-чиксез җиһан уртасында гүя ул берүзе иде Ул эшлисе эшләр дә. ул кыласы гамәлләр, буласы очрашулар, кайгы-шатлыклар—һәммәсе каядыр чигенгән, ераклашкан, юкка чыккан иде Ана барыбер иде 3 И рек өчен кон белән төн буталды Бөтен җирне, әйләнә-тирәсен, күк йөзен кара балчык белән көлне болгаткан төсле, аракы сөреме каплады. Шул сөрем белән тарткалашып җәй үтте. Шул сөрем белән көрәшеп көз үтте, шул сөремне таратырга тырышып кыш җитте, яна еллар үтте Ул кайчакларда үзен көзгедән карый, шешенгән йөзен калтыранган бармаклары белән баскалый "Бүген генә котылсам, туктыйм, бүген генә бу газаптан котылыйм", ди Эчтә нәрсәдер утыра: ул берөзлексез җаныңны, тәненне суыра гел кан гына сорый, ә ул кан шешәдә Аны бераз эчеп кую белән жанны суыру кими, тартылган урыннарны—ә алар бөтен гәүдәдә—бераз гына ычкындыра бара, ахырда тән дә, җан да котыла. Моңа ышанып та бетәсе килми, гүя син гомерлек зинданнан ычкынгансың, бу якты дөньяга сусап аяк баскансың Туктаусыз сөйләшәсе, гөрләшәсе, кешеләргә яхшылык кыласы килә. Бөтен нәрсә матур, бөтенесе күркәм, бөжәгеннән башлап һәр жан иясе сина елмаеп- көлеп карый кебек.. Ләкин бу озакка бармый. Туктаусыз суыручы ул нәрсәне туендырырга бервакыт эчәр нәрсә калмый һәм кабат әлеге бәргәләнү башлана Берни күрмисең, игътибар беркая тупланмый, уй гел бер генә урында бөтерелә: ничек бу интегүдән котылырга'’ Бары тик эчеп Тагын ант итәсен: әгәр шушыннан котылсам, яңадан бер дә капмас идем, дисең. Унар-егермешәр көн ул туктап та алгалый. Андый чакларда дөньясын онытып каләмгә тотына. Республика газеталарында хикәяләре, мәкаләләре чыга тора. Болынкыр кешеләре анын белән баш иеп исәнләшәләр, танышбелешләре, яна басылган әйберләрен укыгач, котлап кулын кысалар, искиткеч тормышчан, дулкынландыргыч, диләр, зинһар күбрәк яз, диләр. Өенә теге яки бу үтенеч белән килүчеләр дә хисапсыз. Бер татар картынын кычкырып елап килеп керүе аның күңеленә мәңгелек яра салды. Ир кешенең шулай ярсып елаганын гомерендә күргәне юк иде. Көч-хәл белән тынычландыргач, бабай карчыгы кабере белән янәшә урысларның күмелгәнлеген сөйләде. Ул карчыгы рухына намазга тезләнсә, урыслар анын каршында аракы эчәләр икән. Буш шешәләрен карчыгы кабере өстенә ыргытып та киткәләгәннәр. Сүз дә юк, мөселманнарны бер читкә, урысларны икенче читкә күмү һәр ике милләт өчен дә зарур нәрсә. "Зинһар язып чык әле, балам, без әйтеп-әйтеп карадык, файдасы булмады”,—дип ялынды карт, кайнар күз яшьләрен коеп. Әмма үз исеменнән язуга ризалашмады. Ул кечкенә мәкаләне шул көнне үк Ирек "Бабай ник елый?” дигән баш астында язды. Озакламый республика газетасында басылып та чыкты. Ул газетада элек тә аның “Авыл— милләтнең терәге” дигән күләмле язмасы дөнья күргән, бәхәсләр уяткан иде. Әмма әлеге кечкенә мәкалә зур яңарыш алыр, дип Ирек башына да китермәде. Иң элек Болынкыр шау-гөр килде. Аннары газетада милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләү хакында җитди сөйләшү кузгалды. Әмма Ирек өчен мөһиме ана Вафин әйткән сүзләр булды: "Хәзер син үзеңне Арслановка каршы куючы реаль көч итеп тулысыңча расладың.” “Нишләп хәзер генә?—диде Ирек — Мин гомергә гаделлек сагында тордым.” "Беләсеңме, нәрсә, туганым,—дип дәвам итте Вафин.—Элек Болынкырда татарлар белән русларның каберләре икесе ике читтә иде. Арсланов эшкә килгәч, “Что за политика?! Милләтләрне аеруны прекратить!” дип ул нәрсәне туктатты. Сиңа халык магнитка тартылгандай тартыла. ” Моны Ирек үзе дә сизә. Күнелләрдә уртак ут кайный. Халык анын әлеге яшерен утны дөрләтеп җибәрүен тели, шушы юлда кешеләр ана бер яклап булышырга телиләр, икенче яклап анарга таянырга, аннан ярдәм алырга өметләнәләр. Бу өмет-теләкләрне аклый алмавы өчен Ирекнең йөрәге парә-парә телгәләнә, көчсезлеге өчен җаны талкына. Анын акчасы беткәнгә дә инде күптән. Ничә мәртәбә абыйсы Мэлс килеп, анын өстәлендә ипи катысыннан башка әйбер юклыгын күреп, бәрәңгесен, итен, онын китерде, кат-кат үгет-нәсихәт укыды Ирек һаман вәгъдә бирде, бүген генә, диде, туктыйм, диде. Сөембикә дә килгәләде. Әмма Ирек, аягында йөри алган чагы булса, аның сүзләрен тыңламады йә куып чыгарды, йә үзе чыгып китте. Бүген Сөембикә килеп кергәндә, алар Бәкер белән бер борыч аракысын бетереп киләләр иде Миргаяз баштук исерек иде. бер рюмка эчте дә идәнгә ауды. Сөембикә ишекне ачып керде дә, тупса янына баскан хәлдә сүзсез торды. ’ 1 —Ни күрдең?—диде Ирек аңа тупас итеп. Сөембикә җавап бирмәде, ике атлауда Миргаяз янына барып җитте аны әллә ничек кенә эләктерде дә иңбашларына кадәр күтәрде иелеп сыртына салды һәм тышка алып чыгып китте. Сөембикә сукмактан чыгып Миргаязны көртнен ин тирән урынына ташлады. Эшнен нәрсәдә икәнен аңлаган Бәкер, әле аракысы бетмәгән шешәне кесәсенә тыгып, ишек алдына йөгереп чыкты. Сөембикә аны якасыннан эләктереп алды —Әгәр тагын бер мәртәбә шушында күрсәм, урыныгыз төрмәдә булыр. Аңладыңмы? —Ан аңладым,—диде Бәкер. Сөембикә аны, каяндыр йолкып алырга теләгәндәй, селкетте-селкетте дә көрткә аударды һәм өйгә кереп юк булды. Бәкер аягына басып, кагынырга өлгермәде, карга куллары белән таянып, ах-ух килеп, Миргаяз озын гәүдәсен турайтты. —Ни булды?—диде ул Бәкергә текәлеп —Нигә мине чыгарып бәрдегез? Бәкер ык-мык килеп артка чигенде. Шул вакыт Сөембикә баскычтан Миргаязның пальтосы белән эшләпәсен болгады —Мин түгел, әнә ул,—диде Бәкер, борылып кереп китеп барган Сөембикәгә күрсәтеп. —Шыттырма, ул мине ничек күтәрсен? —Менә мин дә шуна аптырыйм шул,—диде Бәкер.—Минем күзем шар булды Ай-яй, малай, очырды гына! Бәләкәй генә хатын шуны эшли ала димени? Алла бабайнын барлыгына ышандыңмы менә? —Юк, хатын-кыз түгел бу,—диде Миргаяз, эшләпәсен, пальтосын кигәч.—Аждаһадыр бу, ычкыныйк. Алар йөгерә-атлый капкадан чыгып киттеләр. Сөембикә, өстәлдәге әйберләрне алып, кайсын кая урнаштыра башлады. Юеш чүпрәк белән идәнне сөртеп алгандай итте. Ирек бер сүз дәшмичә, кулы белән иягенә таянган килеш өстәл башында йокымсыраган хәлдә утыра бирде Сөембикә аның каршына килде —Мин синең аягына баса аямаячагыңны тәмам аңлап бетердем,—диде ул, Ирекнең кулларын иягеннән алып —Ач күзеңне Сина үләргә күп калмаган. Ирекнен кызарган күзләре зураеп киттеләр һәм хәрәкәтләнеп куйдылар. —Гомер минеке,—диде ул акрын гына, аннары күкрәк турыннан күлмәген учлап, тарткалап куйды — Менә шушы күлмәк төсле: телим—киям, телим—юам, теләмим икән—ташлыйм Гомер дә шулай. —Кызын турында уйладыңмы син? —Уйладым, Сөембикә, бик озак уйладым —Ирек озын итеп уфылдап куйды —Мин аңа тере килеш ярдәм итә алмыйм Әгәр мин булмасам, ана пенсия түләячәкләр —Андый пенсия кирәк түгел безгә! Мин дә күп уйландым. Ирек. Минем сине коткарасым килә Мин сина бүген бер сүз әйтергә килдем —Нинди сүз инде ул? —Безгә кайтыйк —Анысы мәнге булмас! Башка сүзен бармы? —Ирек, тынла мине —Сөембикә анын чәчләрен сыпырмакчы булды, ләкин Ирек тупас рәвештә анын кулын бәреп җибәрде —Сина айнырга кирәк, берничә көн ял ит, һич югы бераз хәллән. Мин бит сине үзем белән яшәргә мәжбүр итмим. Ирек бармак янап болай диде: —Кыз алдында минем дәрәҗәне тошермәкче буласын —Анын төшәсе калганмыни инде? Айгөл почмакка поса да елый, синең янга барып кайткан саен шулай. Анын җанының телгазәнүенә син сәбәпче. —Син түгелме? —Ярый, шулай булсын кайтыйк кына —Гөнаһыңны юасың килә. —Ничек телисең, шулай анла. Сине монда йә кереп үтереп чыгалар, йә бөтенегез бергә янып үләсез. — Бәлкем мин шуны телимдер. Бар, кит әле, күз алдымда торма —Китмим, төне буе саклап утырам Ирек иелде дә диван артыннан башланган аракы шешәсе алды, стаканга аракы сала башлауга, Сөембикә шешәне анын кулыннан тартып алды да идән юа торган сулы чиләккә агызып бетерде. —Менә күрдеңме, барыбер эчермим. Ирек акрын гына урыныннан күтәрелде, анын бөтен жире калтырый иде. Ул кулларын йодрыклап. Сөембикәгә якынлаша башлады. —Минем өйгә кереп кем хокук бирде?. Минем тормышка катышырга?!—Анын карлыккан тавышы үзенекенә охшамаган иде — Әйбәтләп әйткәнне анламасан.. Ирекнең башының калтыравын, муен тамырларының бүртүен күргәч, Сөембикәгә куркыныч булып китте. Ул йодрыкларын төйнәп, алга ыргылды. Күкрәгенә китереп төртүгә, Ирек чайкалып идәнгә барып төште. Сөембикә юынгыч янындагы каранып беткән сөлгене эләктерде дә анын күкрәгенә тезләнеп, кулларын бергә китереп бәйләмәкче булды Ирек ухылдап унга-сулга чайкала башлады, Сөембикә тигезлеген саклый атмыйча авып китте һәм аның астында калды. Алар идәндә мышный-мьшшый тәгәрәшергә керештеләр Урындыклар ауды, чиләкнең суы түгелде, шылтыр-шылтыр шешәләр тәгәрәште, өстәл урыныннан күчте, ахырда Ирекнен хәле бетте, ул капланып хәрәкәтсез калды. Сөембикә торып утырды, тузгып күзенә төшкән чәчләрен куллары белән аралап артка сыпырды. Алар икесе дә бөтен өйгә ишетелерлек итеп авыр сулыйлар иде. —Болайга киткәч, барыбер минемчә булачак!—диде Сөембикә һәм тиз генә Ирекнең аякларын чәкән турыннан сөлге белән кысып бәйләде, торып өс-башын какты һәм шул сөлгедән эләктереп, аны ишеккә таба сөйри башлады. Ирек чалкан әйләнде, аяклары Сөембикәнең кулыннан ычкынып, идәнгә дөпелдәп төште. —Хәзер үк тукта! Юкса бик начар булачак,—диде Ирек. Анын тавышы да, йөзе дә котынны алырлык иде. Сөембикә беравык карап торды да: —Ник дөмегеп китмисең!—диде һәм ишекне ябып та тормыйча чыгып китте... ич Нәфисә мичтән кайнар бәрәңге чыгарып маташканда, ишек шакыдылар. —Керегез,—диде ул. Ишектән Сөембикә белән Айгөл килеп керде, ак пар өстәлгә үк килеп җитте, Нәфисәнең шәрә тәпиләренә, балтырларына салкын һава бәрелде. —Мактап кына йөрисен икән, узыгыз. —Сезне дә хурласаң, тагы ни була,—диде Сөембикә. Алар чишенеп өстәл янына уздылар. —Шоферын китердеме? —Хәзер рульдә үзем йөрим бит. Эштән сон шоферны борчыйсы килми. Нәфисә баштан ук Сөембикәне өнәмәсә дә, килендәш булып яшәгәндә дә, хәзер дә ул тойгысын яшерергә тырышты. Ул иң элек Алмаз белән Айгөлгә бәрәңге тәкәсен майлап залга алып чыкты. Аннан сон үхтәре өстәл янына утырдылар. Сөембикә тагын да чибәрләнебрәк киткән, күзләреннән очкын сирпелә. “Хәзерге хатыннар ирләре үлсә, яисә ирләреннән аерылсалар, күкрәп чәчәк аталар”,—дип уйлап куйды Нәфисә. Ул Сөембикә белән очрашкан саен аларнын ни өчен аерылышканын ачыкларга тели, әмма “килешә алмадык дигән сүздән башка нәрсә ишетми. Шуна күрә ул бу юлы да түзмәде, өстәл янындагы әңгәмәне әкренләп шуна күчерде. —Хәлләрегез ничегрәк сон, кабат якынаймыйсызмы? —Бер кискән ипи ялганмый. —Әйтген сүз. Менә безнен күршеләр гомер буе киселеп торалар, ялганып торалар. Сөембикә авыр сулап куйды: —Кем ничек яши бит инде. —Ә син молодец, аерылыштык дип. борын салындырмыйсын. Культура бүлеге мөдире итеп тә куйдылар, атказанган исеме дә бирделәр. Сөембикәнең йөзенә үпкәләү билгеләре чыкты. Ул кулына аттан бәрәнге тәкәсе сыныгын авызына китергән жиреннән кире савытына куйды һәм акрын гына: —Син ни әйтергә телисен?—диде. —Мин хакыйкатне генә әйтәм. Нишләп шулай сон? Укырга кереп аны да төгәлләдең Сөембикә алдындагы бәрәнге тәкәсен этеп үк куйды, аның кәефе кырылган иде. күзләре дымланып китте —Кеше бәхетсезлеккә тарыса, тормышында ялгышса, ана бөтен юллар бикләнергә тиеш микәнни сон? —Алай димим Менә мин дә күпме көч түктем мәктәптә. Мин өйрәткән укытучылар республикада танылды, укучыларым арасында кемнәр генә юк. Мэлс та акрын гына югарыга үрләде: агроном, баш агроном, директор — Нәфисә күз яшьләрен йота-йота бераз тынып торды —Минем сөйләгәнем генә юк беләсеңме, ул кайчан кайтып керсә дә—төн уртасындамы, тан аткачмы—мин аны бер минут йокламыйча көтеп торам. Мин аның кечкенә теләген дә үтәмичә кала алмыйм. Ул минем өстән ничек тели, шулай идарә итә —Нәфисә кул аркасы белән күз яшьләрен сөртеп алды —Мин мәктәптә дә аның турында уйларга мәжбүр ителгән. Бары ана гына унайлы булсын, анын гына эшенә зыян килмәсен, анын эшләре гөрләп барсын —Ул бераз туктап тынып торгач, әрнеп дәвам итте —Минем кайгыртуларыма, януларыма Мэлс ничек жавап бирә? Әйтсәм әитим. мин бит үз гомеремә юньләп ир-ат назы тоеп та яшәмәдем. Йә, әйт, мин аңа лаек түгелме? Мин бит анын өс-башында кеше күзе төшәрлек бер генә кимчелек тә калдырмыйм. Тырнагы киселгәнме, битендә төкләре калмаганмы, кашыннан озын йоннары чыгып тормыймы, чәче тәртиптәме—бөтенесен күздән үткәрәм. Юк, сез берегез дә минем кебек яшәмисез. Шулчак ишекне ачып, Айгөл кухняга керде. —Әни, кайтыйк инде, минем дәресләремне карыйсым бар,—диде. —Хәзер, кызым, әз генә сабыр ит Айгол чыгып киткәч, Сөембикә кухня ишеген япты —Кайтып житмәде бугай инде Мэлс абый. —И, Соембикә, анын законы үзе белән. Тели—төнге уникедә кайта, тели—иртәнге биштә. Ул кирәк идемени? —Шулайрак иде шул. —Ни әйтим сон? —Ирек эчеп үләчәк. Нәфисә Нишләргә дә белмим —Ул кулъяулыгын чыгарып күз яшьләрен сөртте. —Мэлс анын янында гел булып тора бит инде Бергәләп тә бардык. —Хәзер анын карарлыгы калмаган Соңгы чигенә килеп терәлгән Мэлс абый дәваларга алып бара алмас микән, дигән идем Ул сүзләрне ишетүгә. Нәфисәнең йөзе кинәт үзгәрде, күзләрендә зәһәр очкыннар кабынды —Алып бара алмас шул,—диде ул бик кискен итеп Соембикә анардагы бу үзгәрешне һич тә анлый алмады. —Ул да алып бармагач —Син Ирек аркасында күтәрелдең, шунын абруе белән. Син бүген күз өстендәге каш кебек, сина бөтен район карап тора, сине Казан да белә. Ә менә мин—НУЛЬ.Ай-Һай, бурычлы син Иреккә! Соембикә үз колакларына үзе ышанмыйча торды. Нәфисә үзенен җанын әйләндерде дә салды. Ул бары тик бер генә сүз әйтә азды: — Мин дә аны күтәрү өчен аз тырышмадым. — Юк, Сөембикә, ничек әйтсән дә, син ана бурычыңны түләп бетерергә тиеш. 46 —Мин синнән бу сүхтәрне көтмәгән идем, Нәфисә,—диде Сөембикә һәм кухнядан чыгып киенергә кереште. Ул арада анын янына Айгөл дә йөгереп килде. —Сыең өчен рәхмәт. Ачның хәлен тук белми, дип юкка гына әйтмиләр икән —Син мина үпкәләмә,—диде Нәфисә —Үзен кабат уйланып кара. Ә Ирекне Мэлска әйтеп тә маташма. Кул астында машинаң, шоферын бар, илт тә урнаштыр. Мэлс болай да эш белән талкынып беткән... 4 И рек күзләрен ачарга теләде, ләкин керфекләре бер-берсенә ябышканнар, күз кабакларының аларны тартып аерырга көче җитмәде. Теле утта кыздырган бләү төсле аңкавына ябышкан, ул да купмый Бөтен тәне яна, эчтән ниндидер кайнар сөрем генә чыга. Ул, караватына таянып, ынгыраша-ынгыраша торып утырды, тырышыптырмашып күзләрен ачты. Бизәкләнеп каткан тәрәзә пыялалары аша сизелер-сизелмәс кенә салкын кояш нурлары саркый иде. Ул кичтән су түгәргә чьпсмакчы булды, әмма хәле җитмәде, караватына ауды Димәк, шул килеш кузгалмаган, ишек бикләнмәгән, юынтык су тупса янында утыра. Каралып беткән йон оекбаш тишелгән, ике бармагы күренеп тора. Чиләкне түгәргә кирәк. Ирек авырлык белән кече якка барып, ярты чүмечләп су эчте. Ул тешләрне сындырырлык салкын иде, бераз анын эчендәге уты сүрелеп, тәненә хәл кергәндәй булды. Өстәл өстендәге буш шешәләргә карап та тормады, чөнки бер әйбер дә калмаганын белә. Галошларын элде дә, чиләкне эләктереп, көч-хәл белән тупса аркылы атлады, өй алды ишеген төртеп ачты, баскычтан аякларын шудыра-шудыра төште, ләкин шунда хәлсезләнеп, чиләкне карга куйды, егылып китмәс өчен баскыч култыксасына тотынды Февральнең салкын иртәсе уянып килә, күктә тоныкланып калган ай күренә, анын китек ягы кабып суырган лимон телемедәй төссезләнгән. Ничек тә булса читкәрәк алып китеп, бу суны түгәргә иде, ул инде кичәдән бирле аннан котылырга теләде. Әгәр контроль эшен эшләп биргән бер адәм ярты тотып кермәгән булса, ул аны һичшиксез түгәчәк иде. “Өендәге бу сасы искә ничек түзәсең?”—дип кичә шул адәм әйтте. Ә ул иснен су чиләгеннән килгәнен Ирек үзе аермады да. Кайдадыр әле якынаеп, әле ерагаеп әтәчләр кычкырган тавышлар ишетелә. Яна көн туа, аяк астында ак кар. Ирек өчен әле кичә генә яшел чирәмле июль ае иде Яшел чирәмнән ак карга шулай тиз күчеп була микәнни? Ул вакыт агышын югалтты, әйтерсен лә анын үз вакыты. Жир йөзендә яшәүче барлык кешеләрнең вакытлары бер. Ирек кенә аларнын вакытын санга сукмый, анын өчен ел юк, аның өчен айлар, атналар да юк, көннәр дә юк, сәгатьләрне ул күптән вакытка санамый. Аның күзләренә ишек алдындагы яшел чирәм, бәрәңге бакчасы, түтәлдәге суган-кишерләр, кыярлар чагылып кала да, бөтенесен кар күмә. Күргән вакытта карнын эрегәнен күрә, Ык суы җәелеп, бозлар киткәнен күргәне бар, тагын жәй, тагын кыш. Ничәнче ел икән бу? Аның да әһәмияте юк. Менә хәзер суны түгәргә кирәк. Аннары тәннен бу калтыравыннан, бу үлем газабыннан котылырга кирәк. Ләкин ул бүген шушы суны түгәргә үз-үзенә сүз бирде. Әгәр дөнья чайкалудан туктаса, аяк-куллары калтырамаса, су түгә торган урынга ул ун минутта барып җитәчәк Бер уйласаң, хәзер анын яшәвенен һич тә катлаулылыгы юк Элек мен мәшәкате белән кайнап торган тормыш шул кадәр гадиләнде, нервын ы һәм баш миен борчый торган мәшәкатьләр барысы да читтә калды Ирек хәзер тормышка бер генә тишек аша карый: тар гына тишек башка берни дә юк, башка берни дә борчымый, бөтен уйларын, бөтен планнарын, бөтен хыялларын, барлык омтылышларын түп-түгәрәк бәләкәй генә тишеккә керә дә бетә. Ул ныклап торып калтырарга кереште. Инде анын теше-тешкә бәрелеп шыкы-шыкы килә, куллары тунса да, ул башыннан һәм аркасыннан тар агуын снзә. Кояш Ык буендагы өянке ботаклары арасына кереп кысылган, бакыр төсле кызгылт нурларын монда кадәр сузып, һаман күтәрелмәкче була Каяндыр өй түбәсе өстеннән ике чәүкә фырылдап чиләккә таба томырылдылар да кинәт күтәрелеп киттеләр. Аларнын фырылдавыннан Ирек егылып китә язды. Ул еш-еш сулап, чәүкәләр артыннан ачулы карап калды. Аннары култыксадан кулын ычкындырып, сукмактан төгәл өч адым атлады да хәле бетеп туктады Бераз тын алгач, акрын гына кире борылды, чиләкне алырга да оныткан икән. Тик аны күтәреп баруы икеле иде. Ул бер адым атлауга, шыгырдап капка ачылып китте, аннан ак шәл бәйләгән, кара тун кигән берәү керде дә Иреккә якынлаша башлады Ирек кул сырты белән кабаланып күзләрен ышкырга тотынды, кулын алуга, тынсыз-өнсез калды: анын каршында Зәнфирә басып тора иде! Ул Зәнфирәнен елмаючы иреннәренә, елтырап торучы кышкы күн итекләренә карады, сулышы кысылды, хәтта гәүдәсе калтыраудан туктагандай булды. Ник елмая сон ул? Ә юк, елмаймый, бу әллә нинди генә елмаю. —Исәнме, Ирек9 Ирек жавап бирә алмады Бу таныш тавыш, бу таныш йөз аны кадаклап куйгандай итте Мөгаен мин төш күрәм. дип уйлады ул. Ләкин бит анын төшендә Зәнфирәне бер генә мәртәбәдә күргәне булмады. Күргән төшләрен кабат хәтеренә төшерергә дә курыкты ул. Андый куркыныч саташулар, бастырылуларны хәтергә төшерү генә дә бу дөнья белән хушлашу теләге уята иде. —Исәнме, Ирек,—дип кабатлады Зәнфирә. —Исәнме,—диде ул көч-хәл белән Зәнфирә ана якын ук килде, йөзенә әллә нинди сагышлы кыяфәт чыгарып, көйли башлады Соңардың, кирәкми, димә син, Алар бит чыктылар җанымнан Сөюебез сагышы бөркелә Яшьлекнең мизгеллек языннан —Зинһар, тукта!—диде Ирек мен газап белән. Кычкырып әйтерлек рәте калмагач, пышылдап өстәде —Тукта, Зәнфирә Ул күзләрен йомды, шушындый хәлендә Зәнфирә алдында басып торуыннан качарга теләп, күзләрен йомды, җәрәхәткә тоз сипкәндәй, күз кабакларын ачыттырып кайнар яшь бәреп чыкты. Ул күззәрен ачканда. Зәнфирә, ике кулындагы ике зур сумкасын куеп, чиләккә тотынган иде —Кит, үзем,—диде Ирек, күз яшен йотып Зәнфирә аптырап чиләкне куйды, анын теләгенә каршы килмәде, сумкаларын алып өйгә кереп китте “Онытмаган! Теге вакытта очраганда, мин ул шигырьләрне күптән оныттым инде, дип алдаган булган Гомер буе онытмаган! Ник керергә уйлады икән9 Ишетеп, ни дәрәҗәдә түбән төшүемне күрергәме9 Юктыр, ул белгән Зәнфирә кеше кайгысына куана торган, андый усал җанлы түгел иде.” Иреккә көч кергәндәй булып китте, ул чиләкне күтәрде дә, галошларын шудыра-шудыра. акрын гына абзарга таба хәрәкәтләнде Бу атлау түгел, суалчан кебек шуышу, алга таба тырмашу иде. Бу бер чиләк су анын беләзегеннән башлап иңбашларына, муенына кадәр бөтен тамырларын, сеңерләрен авырттырып тартты. Чиләктәге су жил вакытында елгада йөгерешүче дулкыннармы хәтерләтеп чайкалды, күпмеседер анын галошларына да түгелде Юлның яртысын узгач. Ирек чиләкне икенче кулына күчерде Тагын тартышып алга атлады Ниһаять, чиләкне урынына түкте һәм җиңел сулап куйды, таянып ял итте. Ул авыр сулыш алып, өйгә таба атлады Морҗадан төтен чыга. Димәк. Зәнфирә ягып җибәргән Ул иелеп битен кар белән уарга тотынды, кулларына кадалган төкләре кырынырга кирәклеген искәрттеләр. Әгәр анын киләсен белгән булса, ул ничек тә кырынган булыр иде Кырына алмаса. өен бикләп, кыяфәтен күрсәтмәс өчен мунчага булса да кереп качкан булыр иде Ул битен кар белән уды да уды. Һич югы күздәге эреннәр калмасын, битендәге шакшы тир исе бетсен, дип уды. Авызына кар кабып чәйнәде, кайсын йотты, кайсын төкерде. Битен сырмасының жине белән сөрткәндәй итте дә өйгә керде. Зәнфирә чишенеп аткан, аның өстендә кара костюм, аягында ак йон оекбашлар иде. Кара чәчләрен үреп, бер генә толым итеп, күкрәк турыннан асылындырган. Ә уртада таныш медальон—Ирек Казаннан алып кайткан медальон иде. Плитәдә, күңелле тавыш чыгарып, чәйнек чыжлый. Ризык калдыкларыннан, шешәләрдән арындырылган өстәлгә чәчәкле клеенка жәелгән һәм аның өстенә коштабак белән пешкән ит, әрчелгән суган, бер банка кыяр ачып куелган, ипи туралган иде. Аларны күргәч, Ирек укшып җибәрә язды. Ул авызын учлап читкә борылды. Зәнфирә йомшак кына анын инбашына кагылды. —Авырыйсынмы?—диде ул аның колагына гына пышылдап. —Бик нык. —Әйдә, утыр,—Зәнфирә аралыктан бер ярты алып килде, аны рюмкага салмакчы булды, ләкин Ирек аны туктатты. —Рюмка белән эчә алмыйм мин. Зәнфирә аракыны эмаль кружка төбенә салды. Үзе, Ирекнең хәлен аңлап, кухня ягына юнәлде. Ирек калтырана-калтырана, әллә ничә мәртәбә чәчи язып, аракыны эчеп куйды һәм, өстәл читенә ябышкан килеш, авызына берни канмыйча, иреннәрен кысып утыра бирде. Эчемлекнең хәзер башкачарак эшен көтү иде бу. Тәненә ниндидер жылылык тарала башлагач кына, иткә үрелде. Ул арада Зәнфирә борылып килеп, кыяр турады. Ирек өч литрлы банканы күтәреп, суын кружкага салмакчы булды, ләкин көче җитмәде, шапылдатып кире урынына куйды. Аның уйлаганын Зәнфирә эшләде. Һәр йотымының ничек төшкәнен санап, ул бер кружка кыяр суын эчеп бетерде. Шуннан сон гына Зәнфирәгә тутырып карады. Елмая алмады, бик җитди итеп: —Рәхмәт,—диде —Сина нинди рәхмәтләр әйтсәм дә, аз. —Терелә генә күр,—диде Зәнфирә. Бераздан бөтен өйгә мәтрүшкә, песи үләне, бөтнек, әрем, тагын әллә нинди үлән исләре таралды. Зәнфирә анын алдына чәй китереп куйды, банка белән бал алып, капкачын ачты. —Менә бу үлән чәен эч әле, бөтенләй икенче кеше булачаксың. Ирек йомрыны алып тәлинкәсенә аудармакчы булды, ләкин Зәнфирә аны туктатты: —Юк, юк, кайнар көе эч, авызынны пешерә-пешерә эч,—диде һәм үзе калак белән бал алып Иреккә тоттырды. Ирек пешәләнә-пешәләнә ыскырт әче бу чәйне эчеп бетергәндә, маңгаеннан тир бәреп чыкты, Зәнфирә сөлге белән анын тирен сөртеп алды. —Хәзер бераз ятып тор, мин идәннәрне юып чыгам,—диде ул. Ирекнең чыннан да күз кабаклары авырайган иде. Ул урынына барып ятты, Зәнфирә анын өстенә одеалын һәм пальтосын бөркәде. —Кузгалма, ныгытып тирлә,—диде ул. Ирек уянып башын күтәрүгә, борынын әллә нинди исләр кытыклады. —Әйбәт йокладың,—диде Зәнфирә —Торасыңмы? Ирек ана җавап бирмәде, акрын гына торып утырды. Аның хәле иртәнгегә караганда әйбәтләнгән иде. Зәнфирә сабын күбеге ясый торган савытны китерде, кырынгычын кулына тоттырмакчы булды. Ирек тилмереп ана карады. —Кырына алмыйм. —Үзем кырыйммы сон? —Юк. Әз генә салып бир, аннан кырынам. Зәнфирә, кружка төбенә аракы салып, ана сузды, тагын теге кайнар үлән чәен алып килде, икенче кружка белән кыяр суын алдына куйды. Кулынын калтыравы бераз басылгач, Ирек, юынгыч янына барып, яңакларына күбек буяды, бик авырлык белән озаклап кырынды, әллә ничә урынын кисте, ияк-муен тирәләрендәге тиреләр тәне-ние белән уйдык- уйдык умырылып чыктылар, алардан кан саркыды. Эшен бетергәндә, ул шактый урыннарына кәгазь ябыштырып, чуар кыяфәткә кергән иде. Зәнфирә өстәлгә суган-сарымсак. сельдерей, укроп исләре килеп торган кып-кызыл борщ китереп куйды. —Әйдә, аша. хәзер сина кайнар шулпа кирәк. Ничә көннәр кайнар ризык күрмәгән Ирек борщны кабуга ашыйсы килгәнен ачык тойды. Ул бер коштабак ашны бөкләп кенә куйды. —Болай булгач, өмет бар,—диде Зәнфирә елмаеп. Ул әле генә томалаган мичнен авызындагы капкачын ачып карады: —Озакламый бәлеш тә өлгерә. —Зәнфирә. синен кайтасын да бардыр бит инде. —Анысы өчен борчылма.—диде Зәнфирә ягымлы итеп,—Хәзер бәлеш алып киләм. —Мин болай да атналыкны ашадым инде. Зәнфирә аның каршына ук килеп утырды. —Кырынгач, яшәреп китгсн син,—диде ул, Ирекне жентекләп карыйкарый —Яшермичә генә әйт әле. мин картайганмынмы. Ирек? Ирек тә ана шактый озак карап торды. Зәнфирәнен чигә чәчләренә бераз чал кунган, әмма йөзе җыерчыксыз, муены ап-ак. күзләрендә генә ниндидер тирән сагыш сизелә иде. Хәер. Ирекне шушындый хәлдә карап утырганда, ул күзләрдә ни булырга мөмкин9 Юк. Зәнфирә картаймаган иде, анын әле иреннәре дә элеккечә, сусыл булып, кызарып, күпереп торалар. —Мин синнән көнләшәм, Зәнфирә. Шушы синең соравына ждвап була аламы? —Рәхмәт. Тормыш мине дә ару талкыды. Яшь чактагы бер адым өчен кеше гомере буе түли. Нигә бу тормыш шуны кире атларлык итеп яратылмаган? Синең шул хакта уйлаганын бармы? —Ул хакта бөтен кеше дә уйлана. Зәнфирә өстәлгә бәлешне алып куйды, аны әйбәтләп болгатты. Бәлештән чыккан гәмле исләр, кайнар бу белән кереп, борыннарны кытыклады. —Савытка бүлмим, кайнар көе ашыйбыз,—диде Зәнфирә һәм үзе беренче булып бәлешкә үрелде Ирек кулына калагын алды, бәлешне авызына китергәндә, кулы калтыраудан аның шактые клеенкага коелды —Эчендәге жен сине һаман калтырата әле,—диде Зәнфирә һәм кружкага бераз үлән суы салып ана сузды. Аны эчкәннән сон. Ирек әйбәт кенә ашап китте, икесенен дә күңелендә бер-берсенә бирәсе мен төрле сорау бөтерелде. Ләкин аларны биреп булмый иде. Ничә еллар аерып торган гомер дивары аша бер-берсеннән еракта, кол астындагы күмер кебек, сүнмичә дә. янмыйча да яшәгән хисләр әле кузгала алмыйлар иде. Ләкин аларга берни дә кирәкми, бер-берсе каршына утырып, менә шулай бер савыттан ашау, ара-тирә күзләренә карашып елмаеп кую бик тә рәхәт, әллә ниләрне алыштыра иде. Бәлеш ашап, чәй эчкәч. Зәнфирә: —Әйдә, Ык буеннан урап кайтабыз.—диде Ирек каршы килмәде Ана инде ярыйсы гына хәл кергән, саф һавага чыгу бәлкем гәүдәсен калтыратучы бу чирне дә күпмедер юар кебек тоелды Зәнфирә казанга су өстәде, моржанын юшкәсен этеп бетерде, газнын кранын борды да. алар киенеп, ишекне бикләп, тыкрыкка чыктылар Көн искиткеч иде. Кояш инде өянке ботаклары арасыннан чыккан, күзләрне авырттырырлык итеп нурын коя. ялгышып га бер җил әсәре юк. салкын һава күкрәкләргә кереп тәнгә көч өсти, әллә нинди җиңеллек бирә — Ирек, кар бөртекләренең ничек жемелдәвен кара әле.—диде Зәнфирә чүгәләп. Ана ияреп, Ирек тә чүгәләгән иде. чалкан авып китте, алар икесе дә берьюлы шаркылдап көлеп җибәрделәр Мондый гамьсез, балаларча беркатлылык белән, дөньясын онытып, күптән көлгәне юк иде инде у . м Ирекнен. Мондый көлү Баллы Төбәк урамнарында гына янгырый торган иде. Күрәсең, аны Зәнфирә ияртеп алып килгән Кар бөртекләренә карый алмыйча. Ирек күзләрен кысты. Салават күперендәге барлык төсләр кар энәчекләрендә җем-жем итеп уйнаклый. Алар, нәни көзгеләр кебек жәлтен- жәлтен итеп, кояш нурлары белән шаярышалар Ни өчен алар тик тормыйлар, ни өчен жемелдиләр? Әллә инде йокыдагы жир, акрын гына сулыш алып, үз өстенә зөбәржәт. энже-мәржән бөртекләре итеп ябылган юрганын селкетәме? Ерактагы таулар, агачлар зәнгәрсу өрфия пәрдә аша томанланып күренәләр, офыкка киткән саен аларнын сызыкларын томанлы пәрдә каплый һәм дөнья тоташ аклыкка әверелә, күк йөзенә таба гына зәңгәрләнә бара Алар бу матурлыкка сокланып, хәйран калып карап тордылар. Ык уртасында кара кеше гәүдәсе аермачык калкып тора, күрәсен, кемдер кармак салып утыра иде. —Әйдә, барып килик әле,—диде Зәнфирә һәм Ирекне шунда таба сөйрәде. Алар балыкчыга таба атлаганда, жем-жем итеп торган кар өстеннән икесенен кара-кучкыл күләгәсе шуышты. Балыкчы шактый өлкән яшьтәге кеше булып чыкты. Ул кечкенә көрәге белән шакмаклап карны ачкан, алдына ике тишек тишкән, икесенә ике кармак салган. Ул күптән утыра ахрысы, бүреге, калын мыегы ап-ак булып бәсәреп беткән. —Ничек, чиртәме?—дип сорады Ирек исәнләшкәннән соң. —Мактанырлык рәт юк, әнә бит,—диде абзый, ун якка ишарәләп. Анда кызыл күзле ару гына ике чабак ята, икесенең дә гәүдәсенә кар ябышып каткан. Шул вакыт абзыйнын жебен астан нидер тарта башлады, ул утыргычыннан торып тезләнде һәм “ә” дигәнче бер балыкны өскә чыгарды. Бусы кул яссуыннан артык булмаган алабуга иде. Аны кармагыннан ычкындырып, абзый чабаклар янына ыргытты. Алабуга карда үрле-кырлы сикерергә тотынды, башы белән койрыгын кара-каршы китереп бөгәрләнде, аннары икенче якка бөкләнде, шул рәвешле туктаусыз сикерде, бәргәләнде. Ул инде карга батып бетте, гәүдәсе күренми дә башлады. Иреккә балык бик кызганыч тоелды һәм ул бер сүз дә әйтмичә борылды да, үзләре килгән эзгә басып, кызу-кызу читкә атлады. Бераздан аны Зәнфирә дә куып җитте. Алабуганың тартышып бөгәрләнүе, кар каплаган гәүдәсеннән күренеп торган кызыл канатлары, туктаусыз ачылып торучы авызы, канлы санакларынын селкенүе Ирекнен күз алдыннан китмәде. Әллә нишләп бик тә кызганды ул балыкны Өйгә кайткач, алдан үзе керде, аягын салды да, чишенеп тә тормастан, кружкага аракы салып эчеп җибәрде. Зәнфирә кергәндә, ул кул сырты белән иренен сөртеп маташа, йөзе аракының зәһәр ачысыннан җыерылган иде. Зәнфирә аңа бер сүз дә әйтмәде, бары тик: —Хәлен ничек?—дип кенә сорады. —Алга инде. Син соңарасын бит, Зәнфирә. Көн кичкә авышты. —Безнен коданын малае Болынкырга килде. Ул мине көтәчәк —Зәнфирә сүзеннән туктап бераз уйланып торды да Ирекнен кулын үзенен учларына алды Анын куллары салкынча, Ирекнеке дымлы, кайнар һәм калтырый иде.—Хәлеңне яхшырту өчен сина система куярга кирәк Ирек кулын акрын гына тартып алды: —Бүген минем өчен эшләгәннәренә ничек рәхмәт әйтергә дә белмим. Тик ул әйбер белән газаплама инде син мине. —Ирек, зинһар карышма. Башкача котыла алмаячаксың. Мин сине акрынлап чыгарам.—Зәнфирә анын күзләренә шундый ялвару белән карады, Ирек үзе дә сизмәстән: —Ярый,—диде. Анын бу сүзләрен ишетүгә, кош тоткандай, Зәнфирә сумкасын ачты һәм аннан система куя торган әйберләрен чыгарды. Ирек өч сәгать буе тамчы астында ятты Кеше кермәсен өчен Зәнфирә капканы эчтән элде, ишеккә тышкы яктан йозак асып куйды, караңгы төшкәч тә ут яндырмады Ике мәртәбә капкага кемнәрдер килеп дөбердәтеп тә карадылар, күрәсен. йозакны күреп китеп бардылар. Система беткәч, Зәнфирә Иреккә үлән чәе алып килде, ул авызына алгысыз әче, тамак төпләрен өттерсә дә, көчли-көчли эчереп бетерде. Аннары кружкага өч йомырка сытып, үзе алып килгән сарымсагын, суганын турап, ике төрле борыч сибеп, кайнар суга утыртып, шул йомырканы бик ныклап туглады, тагын ана ниндидер дарумы, нәрсәдер тамызды һәм Иреккә эчерде Шуннан сон да Зәнфирә китәргә ашыкмагач, Ирек хафага төште —Бәй, син бик сонардын бит, сүхләве бар,—диде —Сүзләмәс,—дип куйды Зәнфирә, аннары уйчан гына итеп өстәп куйды —Мин бүген кайтып йөрмәм инде Ирек, башын янтайтып, ялгыш ишеттемме әллә дигәндәй ана күзен тутырып карады. —Сине терелтмичә кайта алмыйм инде мин, Ирек,—диде ул.—Курыкма, мин сина тимәм. Ирек ни әйтергә дә белмәде Зәнфирә икенче караватка үзенә урын җәйде. Утны сүндерсә дә, Ирек тәрәзәдән төшкән кар яктысында анын күлмәкләрен салмыйча гына ятуын күрде. Төн тыныч узмады. Ирек, әз генә йоклап китсә, саташып сикереп торды, Зәнфирә килеп аны тынычландырды, ниндидер укол кадады, шуннан сон гына Ирек рәхәтләнеп йоклап китте. И ртән ул табада нәрсәдер чыжылдаган тавышка уянып китте. Зәнфирә анын янына килде. —Тор. Ирек, юын. Мин сина бик тәмле итеп бәрәңге кыздырдым Зәнфирә ана көчли-көчли теге тәмсез суны эчерде. Ирек тәнендә тагын канының җылынуын, гәүдәсенә яшәү көче инә башлавын тойды Ашаганнан соң, Зәнфирә чоланнан йорт хужасынын жиз самавырын алып керде —Әйдә, Ирек, гел авылча булсын әле: мунчада самавырны чистартып кайтыйк,—диде —Ул бит салкын. —Мин аны ягып томаладым инде. Алар бергәләп җылы мунчага киттеләр. Зәнфирә алдан әзерләп куйган ком белән самавырны чистартты, Ирек чүмеч белән ана җылы су салып торды. Самавыр көлеп җибәрде, анын жиз кырында үзенне күреп була иде. Кайткач, Зәнфирә тагын сумкасыннан эремә салынган пыяла савытларны өстәлгә алып куйды, аларга Ирекнен яратмыйча карап торуын күреп —Тагын куярга кирәк, шунсыз организмыңнан агуны чыгарып бетереп булмаячак,—диде. Ирекнен нишләптер карышасы килде. Бераз уйланып торганнан соң, ул урынына ятты. Зәнфирә система куйды. —Сина кайтырга вакыт бит инде, өендә ничек күренерсең? —Анысы минем эш,—диде Зәнфирә —Мин отпускыда, үзем теләгәнчә ял итәргә тиешмендер ләбаса. Ирек нәрсәдер сизенә башлады, әллә берәрсе сөйләшеп, Зәнфирәне махсус анын янына җибәрде микән? Моны абыйсы да, Әхнәф тә эшләргә момкин. Әгәр шулай булса9 Бу мәхшәрдән котылу өчен жиде башлы диюне җибәрсәләр дә. ризалашырга кирәген ул зиһене белән яхшы аңлады, әмма күңеле бу нәрсәне өнәми, Зәнфирәнен китүен тели иде Бу ямьсез теләген күпме генә куарга тырышса да. ул көчәя генә барды Кичкә таба Ирек Зәнфирә белән бөтенләй сөйләшмәс булды Көзгедән карагач, үзенең йөзендә ачы әйбер капкан төсле чытыклык күрде. Зәнфирә ана: —Эчәсең килә, шулаймы?—диде. —Әйе, Зәнфирә. әз генә, бүген генә Аннары туктар идем —Туктый алмаячаксың Ул сине тагын да тирәнгәрәк сөйриячәк. Зәнфирә ана укол ясап, үлән суы эчергәч Ирек таган йоклап китте. Иртән торып, ашап-эчү белән, Зәнфирә аңа: —Әйдә, әзрәк хәрәкәтләнеп керик әле,—диде. Бергәләп ишек алдындагы бөтен карны көрәп бетерделәр. Капкадан чыга торган тар сукмак та машина керерлек итеп киңәйтелде. Ирекнең өзелеп карыны ачты, алар итле кәбестә шулпасын тәмләп ашадылар. Зәнфирә тагын система куярга җыенгач, Ирек. —Юк, юк, мин инде үземне яхшы хис итәм,—диде.—Рәхмәт сиңа. Миңа редакциягә барып кайтырга кирәк. —Анда ник барасын?—диде Зәнфирә. —Язган мәкаләм бар иде.. —Ул чакта бергәләп барабыз. Ирекнең йөзе ямьсезләнде. —Син нәрсә?!—диде ул дәртләп кабынып.—Ни өчен мин синен белән урамнан барырга тиеш? —Ояласынмыни? —Оялмыйм. Моны бит көне-сәгате белән әти белән әнигә, синекенә җиткерәчәкләр. —Шуннан ни була?—диде Зәнфирә. Ирек ана, әллә ычкына башлады микән бу хатын, дигәндәй хәйран калып карап торды. —Була, бик күп нәрсә була,—диде ул.—Сиңа мин кайтканчы кузгала торсан да ярар. —Туйдың дамыни? —Күңелем сизә. Әйбәт түгел синең монда минем өйдә кунып ятуын Ирек дипломатын тотып чыгып китте. Ул, урамнан атлаганда, үзен инде читлектән чыгарган кош сыман хис итте. Анын башында “Кая барырга?” дигән уй бөтерелде. Кесәңдә бер тиен акча булмаган килеш кая барасын? Оят булса да, райсоюз председателе Ивановка керде. Ул Ирекне ишек төбеннән үк кочаклап каршы алды. Ирек кызарып аска карады һәм, пычак белән тәнен кискәндәй, кыенсынып кына: —Николай Кузьмич, ашыгыч кына илле сум акча кирәк иде, коткара алмас идегез микән?—диде. —Ничек коткармаган ди, Ирек Хәйриевич! Шундук кесәсеннән илле сум акчаны чыгарып та бирде. —Минем аны сезгә бик тиз генә түли алмавым да мөмкин,—диде Ирек чыгарга кузгалып. —Сез аны, мин онытты, дип уйлагыз инде. —Юк, юк!—Ирек кесәсеннән акчаны чыгарды.—Алай булса, мин алмыйм. —Ай, Ходаем, түләрсез инде алайса! Николай Кузьмич, Ирекнең акчалы кулын үз куллары белән тотып, кесәсенә салдырды. Ашнары Ирекнең колагына пышылдады: —Ирек Хәйриевич, минем әрмәннәр алып килгән бик затлы күчтәнәч бар иде чача.. Әгәр вакытыгыз булса, минем арт бүлмәгә кереп бераз утырыйк. Ирек елмаеп ризалыгын белдерде. Ул Николай Кузьмич яныннан чыкканда, инде күптән карашы төшкән иде. Кәефле генә өенә кайтып барганда, кинәт кире борылды, сыраханәгә кереп, кипкән балык белән ашыкмый-кабаланмый гына берәрсе белән гәп сатып утырасы килде. . *** И забелла Назаровна редакция машинасы белән “Авангард” колхозыннан кайтып килә иде. Олы юлдан борылып кергән урында машина уйнаклап китте һәм чак кына артка таба борылып туктамады. —Чамалап,—дип кисәтте ул шоферын. Редакторнын зәһәр очкыннар сипкән күзләреннән болай да коты алынган шофер акрын тизлек белән Болынкыр эченә керә башлады. Инде багана башларындагы лампочкалар да янган, машинанын уты да шактый көчле яктырта, урам коймаларыннан алып бөтен нәрсә күренә иде Изабелла Назаровнанын күзе коймага тотынган хәлдә басып торган бер кешегә төште. Анын пальто изүләре ычкындырылган, ак күлмәге, шунын өстеннән кыйгаеп чыккан галстугына кадәр ачык күренә. Ул ана кемнедер хәтерләтте. —Туктале,—диде ул шоферына, инде теге кеше турыннан узып киткәч. Мондый хәлдә анын үзләренен фотокорреспондентын берничә мәртәбә алып кайтканы бар иде. ана да ошаган кебек, охшамаган да кебек. —Бар әле. кара, безнен имгәк булмасын,—диде ул шоферына. Шофер тиз арада килеп тә җитте —Ул түгел, Ирек абый бу. —Кайсы Ирек? —Сабитов. Өенә кайтарып куймыйбызмы? — Бездән башка да кайтарырлар,—диде Хасбулатова, эченнән шатлык кичереп, аннары шоферына кычкырып җибәрде —Нәрсә аксак алаша адымы белән кайтасын? Тизрәк бул! Ул каушап газга басып җибәрде, машина тагын уйнаклап алды, әмма редакторыннан кисәтү ишетмәгәч, шофер тизлекне артгырганнан-артгыра барды. Кабинетына керү белән, Хасбулатова иренен эш бүлмәсенә шылтыратты: —Хәзер үк берәүне алып кайтыгыз әле,—дип кычкырды ул трубкага. —Кайда? Нәрсә? Каян?—диде ире, берни аңламыйча. —Безгә бик кирәк кеше. Тизрәк алып кайтып яп —Кем сон ул? —Сабитов!—дип кычкырды Изабелла Назаровна — Әгәр шуны эшләсәң, беренчедән рәхмәт ишетерсең. Нәрсә, аңламый торасын, аңгыра! —Кайда сон ул? —Сыраханәдән ерак түгел, каршы яктарак, тиз бул. аны илтеп куючылар табылыр. Кара аны, үзең бар! Банкага башы белән керә торган ул ахмакларыңа ышаныч бәләкәй Изабелла Назаровна. трубкасын куйгач, бер тын урыныннан купмыйча, ләззәтләнеп утырды. Үзенең ак чәчләре өчен гел көтмәгәндә шушындый үч алу мөмкинлеге чыгар дип ул башына да китермәгән иде. Анда гына эләксен, бер эләксә, ничек эшкәртергә белерләр Иренен бервакыт сөйләгәнен ачык хәтерли ул: анда ябылган кешедән үч атырга кирәк булса, янына бандитларны гына кертәләр икән, аннары тикшереп карасыннар— кем гаепле, кем гаепсез. Анда ниләр булганын алла үзе генә белә Хасбулатов штаб начальнигына боерык бирде дә үз машинасы белән хатыны әйткән урынга элдерде. Мин барып җиткәнгә кадәр алып кына китмәсеннәр, диде ул үз-үзенә, тешен кысып. Бәхетенә. Ирек шунда ике кулы белән коймага ябышкан көе тора иде. Хасбулатов, аны карый-карый үтеп китеп, машинасын биш-алты өй аша караңгырак урынга туктатты. Ул арада өсте ибулы милиция машинасы да килеп җитте. Егетләр иң элек арткы ишекне ачтылар, аннары Сабитовны күтәреп алып, күз ачып йомган арада машинага ыргыттылар. Хасбулатов аларны узып китте һәм алдан кайтып туктады. Ирекне ике милиционерның ике ягыннан култыклап алып кергәнен, анын карышырга маташканын ул тәрәзәдән астыртын гына елмаеп карап торды — Ну, карчык, милиция майоры Хасбулатов синең боерыгыңны үтәде!— диде ул кайтып кергәч, үкчәсен үкчәгә бәреп — Молодец!—диде Изабелла Назаровна —Әйдә, ашарга утыр Хасбулатов юынып килеп утырды —Мондый тантаналы көн хөрмәтенә әзрәк гамак төбе чылатсак та ярар иде. —У-у-у. мөшкә авыз, сиңа сәбәп кенә булсын Шулай да анын хатыны өстәлгә башланган ярты китереп куйды *** С өембикә Айгөлгә дәрес әзерләшеп утырганда, телефон шылтырады Ул трубканы алды да, кабаланып дәшкән тавыштан аптырап китте: —Сөембикә апа, мин бик ашыгыч шылтыратам ... —Танымыйм, кем белән сөйләшәм сон әле мин? ^ —Бу сезнең элекке күршегез, милициядән мин. Ирек абыйны монда алып кайтып яптылар, аңладыгызмы? —Кайчан? Ни булды?—дип сорады Сөембикә, кызы ишетмәсен өчен телефон трубкасын каршы як колагына күчереп. —Исерек ул, нык эчкән.. Айгөл, китап-дәфтәрләрен җыештырып, телевизор кабызды. Сөембикә, йокы бүлмәсенә кереп, караватка таянды, башында мең төрле уй бөтерелде Ирекне коткарырдай бер кеше бар, ул—Арсланов. Теге вакыттагы баш әйләндергеч сүзләрен чынлап сөйләгәнме ул, әллә юри генәме9 Сөембикәнең үтенечен салып таптаса, димәк, барысы да ялган була. Әмма ничек шылтыратырга? Айгөл барында аны аңлатып та булмый бит әле. —Кызым, бар инде, йокларга вакыт,—диде ул, сәгатькә күрсәтеп. —Әз генә карыйм инде, әни,—дип ялынды Айгөл. Ул телевизор карап утыруын дәвам итте. Ахырда Сөембикә телевизорны үзе сүндерде Айгөл авыз-борынын бүлтәйтеп, тып-тын гына йокы бүлмәсенә кереп китте. Сөембикә ашыга-кабалана Арслановның өенә шылтыратты. Әгәр трубканы хатыны алса, бармагын сузып, телефонны өзәргә әзерләнде Анын бәхетенә Арслановның: —Әйе, тыңлыйм, —дигән тавышы ишетелде. Сөембикәнең битләренә, бөтен гәүдәсенә ут капкандай булды. Бу вакытта беренче секретарьның өенә шылтырату гадәте юк һәм Сөембикә шуны бозганы өчен бик нык каушады. —Хәерле кич, Минзаһит Усманович,— диде ул тирән дулкынланып,— Сабитова әле бу. Зинһар шылтыратуым өчен кичерә күрегез. Ләкин минем башка чарам юк. —Дәвам итегез,—диде Арсланов акрын гына. —Минем элекке иремне бүген кич эчкән хәлендә милиция бүлегенә кертеп япканнар. Үтенеп сорыйм, зинһар чыгартыгыз. —Әйе, ул саннар миндә,— диде Арсланова Хәятны бутау өчен.—Хәзер мин эш урыныма барам да, үзем шылтыратып әйтермен. Сөембикә барысын да аңлады. Димәк, ул хатыны яныннан шылтырата алмый. Арсланов, күктә чекрәешкән йолдызларга карап, кызу-кызу райкомга атлады. Бу көннәрдә аның күңеле таш кебек катып калган иде. Хисләре елга өстендәге калын боз кебек хәрәкәтсез, мәңге эремәс кебек иделәр. Сөембикәнең шылтыратуы аның күңел яраларын йомшак май белән сылап җибәргәндәй булды. Бүлмәсенә кергәч чишенеп тормастан, ул, өстәл янына барып, телефоннан номер җыйды. Милиция начальнигының хәрбиләрчә купшы тавышы яңгырады: —Әйе. —Иптәш майор, сез анда бүген кич Сабитовны алып кайткансыз, диләр —Әйе, алып кайттык, Минзаһит Усманович,—диде Хасбулатов, аны шундук танып.—Үзем барып, үзем алып кайттым. Эчкечеләргә каршы аяусыз көрәшмәсәк Арсланов, йөзен чытып, аны тупас бүлдерде: —Сез лекция укымагыз әле. Ул тәртип бозганмы? —Анын урамда коймага ябышып, чайкалып торуы—үзе җәмәгать тәртибен бозу инде. —Шулай укмыни?!—диде Арсланов, ачулы тавышына киная кушып. —Шулай,—диде дә милиция начальнигы телен тешләгәндәй туктап калды. Ана беренче секретарь әйткән сүзнең мәгънәсе яңа барып җитте —Начальник! Слушай внимательно. Хәзер үк үзен бар, Сабитовны чыгар. өенә илтеп куй, потом мне доложишь, эш бүлмәсенә шылтырат. Понял? Хасбулатовның: — Понял,—дигән тавышы ишетелде. Арсланов шундук Сөембикәгә шылтыратты: —Боерыгын үтәлде, иптәш Сабитова,—диде ул елмаеп. —Рәхмәт, Миңзаһит Усманович. Бу яхшылыгыгызны мәңге онытмам. —Сөембикә, мин сине шундый сагындым,—диде Арсланов.—Әгәр хәзер, биш минут сөйләшәбез, районның теләсә кайсы ноктасына килеп жит, дисән, мин, гараждан машинаны алып чыгып, шунда барып житәм —Миңзаһит Усманович, зинһар, үтенәм Бүгенгә калдырып торыйк әле. —Димәк, киләчәккә ниндидер өмет бар. Мине шул өмет яшәтәчәк. Әгәр җыелышларда, киңәшмәләрдә минем ихлас елмайганымны, күнелемнен күтәренке чагын күрсән, белеп тор. анын сәбәпчесе менә шушы өмет булыр Ирекне чыгаруларын белсә дә, Сөембикәнең күңелен нидер тырнап тора иде Ярар, чыгарып җибәргәннәрдер, ә өенә кадәр кайтып җитә алырмы соң ул? Иокы бүлмәсенең ишеген акрын гына ачып. Айгөл янына килде Тигез сулыш алып, кызы тыныч кына йоклый иде. Барып кайтырга кирәк, дигән карарга килде Сөембикә. Аш ы га-кабалана киенеп, ишегенә йозак салып, урамга чыгып йөгерде. Тышта битләрне чеметтерә торган салкын иде. Ул ярым йөгереп, ярым атлап, Болынкырнын икенче башына килеп җиткәндә, бүрек астыннан чыгып торган чәчләренә, каш-керфекләренә ап-ак булып бәс сарган иде Ирекнен өендә угы югын күрде, капканы төртеп карады—ул эчтән бикле булып чыкты. Бәлкем кереп тормаскадыр? Ләкин бу көе китә алмый иде ул. Сөембикә койма өстенә ыргылды, көч- хәл белән ишек алдына төште, коймага бәрелеп, күкрәгенең бик нык авыртуын тойды. Барып ишекне кагарга кереште. Шундук өй алдынын уты кабынды һәм хатын-кыз тавышы ишетелде —Кем бар анда? Сөембикә анын тавышын һич тә таный алмады, әллә Баллы Төбәктән әнисе килгәнме, дигән уй анын миен көйдереп үтте. Ләкин дәшүдән башка чара юк иде: —Мин әле бу, Сөембикә. Ишек келәсе шылтырап ачылды һәм ул эчкә атлады. Парлы һава аша сыек кына төшкән яктылыкта ул һаман да үзен кем керткәнен танымады Өйгә узып, ут яндыргач кына. Сөембикә телсез-өнсез калды. Ирексездән аның авызыннан бер сүз ычкынды: —Зәнфирә'.’! —Әйе, мин. Әйдә, салыгыз өстегезне. Бик туңгансыз. Сөембикә пальтосын ычкындырмакчы булды, әллә туңудан, әллә каушаудан—аны бармаклары тыңламады. Зәнфирә, пальтосын элеп куйгач, караватта одеал астында йоклаучы Ирекне күрде Ирек кыймылдап куйды, одеалын тарта төшеп капланып ятты. Сөембикә, һаман да нишләргә белмичә, идән уртасында басып тора бирде. —Әйдәгез, утырыгыз,—диде Зәнфирә, чакырылмаган кунакка урындык күрсәтеп. Ә үзе плитә кабызып, чәй куйды. Сөембикә иң элек аптырап, өстәл түрендә утырган җиз самавырга карады: каян чыккан ул, дигән уй йөгереп үтте анын башыннан. —Ашыйсыгыз килмиме’—диде Зәнфирә, аның уйларын бүлеп. —Ә. ни. юк. Мина берни дә кирәкми. —Сөембикә әйтер сүз таба алмыйча газапланды —Ирекне кем кайтарды? —Милицияләр китерде,—диде Зәнфирә берни булмагандай. —Анда ничек эләккән сон ул? — Белмим Сорарга өлгерә алмадым, үзе юньләп сөйләшмәде —Өегезне нык җылыткансыз,—диде Сөембикә, кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп. —Жылы сөяк сындырмый,—диләр бит — Болынкырда җылы оя табу һәркемгә тәтеми. Сөембикәнең төрттерүен аңласа да, Зәнфирә дәшмәде. Өстәлгә ипи, май, бал белән варенье куйды. Куян каны кебек итеп ясап, ике кулына ике чәшке чәй тотып килә башлады. Сөембикәнең шул минутта аның каршысына барыл, чәйләрен Зәнфирәнең чыраена сибәсе килде. Алар башта тавыш-тынсыз, бер-берсенә күз читләре белән генә караш ташлап, ипигә дә үрелмичә, калакларына да кагылмыйча, чәйләрен тәлинкәләренә дә аудармыйча, йомрыдан гына пешәләнә-пешәләнә капкалап утырдылар. Сөембикә күңелендә чәйдән дә кайнаррак нәрсә кабаруын сизде. Ул анын ни икәнен дә аңламады. Бу көнләшү дә түгел, Зәнфирәгә ачу килү дә түгел, аны биредә артык итеп күрүгә охшаш бер тойгы иде. —Мин сезне биредә дип белми идем,—диде ул, мөмкин кадәр тыелып, эчен өтүче әлеге теге кайнар тойгыны басарга тырышып. —Мин дә шушы вакытта сезне бирегә килеп керер, дип уйламадым. Бикле капка аркылы. —Ә бездә капка бикләү гадәте юк. —Әле монда капка бикләп тә таманга туры килә. Сорап-нитеп тормаганнар, алып киткәннәр бит әнә. —Күрәм, сез тәмам хуҗа булып урнашкансыз. Зәнфирә тагын сүзне кискенләштерүдән качты: —Хуҗасыз йорт таркала, диләр ич. Ирек ишек дөбердәтү белән уянган иде, анын Сөембикәнең килеп керүенә дә, Зәнфирәнең чәй куюына да, икесенең өстәл янында, аның мәете өстендә сөйләшкәндәй, сөйләшеп утыруына да җене чыкты. Ул кинәт одеалын селтәп идәнгә атты һәм сикереп торып утырды. —Нәрсә бүлешәсез? А ну-ка, вон!—дип кычкырып җибәрде. — Ирек, син нәрсә? Нишлисең?!—шул сүзләр белән Зәнфирә тынычландырмакчы булып анын янына килүгә, Ирек аны төртеп җибәрде. Зәнфирә шартлап идәнгә үк барып ауды. Куркынган Сөембикә дә сикереп торды. —Оялыр идең!—диде Сөембикә.—Сине мин чыгарттым. —Нәрсә белән түләп?—дип җикерде Ирек. Анын бу сүзләреннән Сөембикәнең чигәсе чәнчеп куйды. Ул аңа ачу белән карады да пальтосын алды, нидер әйтмәкче булды, әмма өлгерә алмады, Ирек аны да этеп җибәрде. —Киен!—дип җикерде ул Зәнфирәгә.—Берегезне дә күрәсем килми. Ялгызымны калдырыгыз! Ул ике кулы белән өстәлне төйде, чынаяклар куркыныч булып, сикерепсикереп куйдылар. Зәнфирә дә аягына итеген киде, шәлен бәйләде, өстенә пальтосын салды һәм ишеккә ташланды. Ирек аларнын артыннан дөп-дөп басып чыкты да өй алды келәсен шартлатып бикләп куйды. Өй алдында да, өйдә дә ут сүнде. Капкадан чыгып бераз атлагач, Сөембикә туктап калды. Зәнфирә һаман чыкмады, Сөембикә, кире борылып, ишек алдына керде. Зәнфирә ишек каршында басып тора иде. —Нишләп торасын?—диде Сөембикә аңа ачу белән. —Бу вакытта мин кая барыйм соң? —Әйдә, атла минем арттан... Зәнфирә теләр-теләмәс кенә ана иярде. Бер сүз сөйләшмичә, кайтып җитеп өйгә керделәр. —Чишен. Алар икесе дә бик нык туңганнар иде. Сөембикә тиз генә чәй кайнарлап алды, Зәнфирә керфекләрен бер генә мәртәбә дә күтәрмичә чәй эчте. Аннары: —Мин кунакханәгә барып карыйм булмаса,—диде. —Бу вакытта нинди кунакханә ди?! Сөембикә ана диванга урын җәйде, ләкин Зәнфирә утырган урыныннан купмады. Акрын гына керфекләрен күтәреп, ул Сөембикәгә куркулы караш ташлады. —Сез миңа ачуланасыздыр инде? —Ә нигә?—Сөембикәнең иреннәреннән мыскыллы елмаю чагылып угге.—Ялгыз калуын көтеп торгансың, килгәнсен —Мин сезгә баштук әйтергә тиеш булганмындыр,—диде Зәнфирә һәм калын булып үрелгән чәченен очын әле сүтте, әле кире үрде.—Мин анын янына бөтенләйгә дип килдем Сөембикә әллә нишләп кигге, әйтерсен лә ул баскан идән сайгагын табан астыннан тартып алдылар. —Менә ничек! Әгәр без. кабат кушылырга уйласак? — Комачауламам,—дип куйды Зәнфирә. тагын керфекләрен аска төшереп —Бер мәртәбә юлдан киттем бит Тагын китәрмен —Зәнфирә, мин сина хатын-кыз буларак әйтәм: нинди жәһәннәмгә сикергәнеңне аңлыйсынмы син? —Аңласам, сикерә алмас идем шул. Аңламавым әйбәтрәктер дә Сөембикә аның бу сүзләренә нидер әйтергә теләде, әмма теле буйсынмады Зәнфирәне беләгеннән тотып диван янына алып килде дә: —Тыныч йокы,—диде һәм утны сүндерде. Зәнфирәнен күзенә йокы кермәде Ирек янына чыгып киткәндә Заһитнын кисәтүен исенә төшерде —Ул айнымаячак. Барыбер кайтачаксың. Ирек сине куып чыгарачак,— диде ире. —Ирек андый түгел. —Күрербез әле. Ярсыган чагында ул сине бәреп үтерергә дә мөмкин —Юкны сөйләмә!.. Дөрескә килде түгелме сон анын сүзләре?! Әгәр Заһитнын сонгы кисәтүе дә туры килсә? Күпме көч түгеп айныткан иде бит аны Зәнфирә Сөембикә дә бик озак йоклый алмыйча ятты, анын эчендә нидер котыра иде. Юк, ул көнләшмәде. Ә ни өчен көнләшми икән соң ул? Димәк. Ирекне яратмавы хак. Шулай да анын янында Зәнфирәнен булуын теләмәде Ахырда йоклап кигге Әллә нинди албастылар, милииия киемендәге бандитлар белән саташты, бастырылып, куркып уянып китте. Тышта нидер дөбердәгән кебек булды, Сөембикә куркып сикереп торды һәм ин элек диванга күз салды ул буш иде. Кече якта утны яндыргач. Сөембикә Зәнфирәнен киемнәренең дә юклыгын күрде. Сәгатькә күз төшерде: төнге ике тулып килә иде. Өстснә киенеп, ул ишек алдына чыкты Зәнфирә бәдрәфкә киткәндер, дип уйлап, бераз көтте, аннары эндәшеп куйды, әмма жавап бирүче булмады. Аннары ишекләрне элеп, утны сүндереп, жылы урынына кереп ятты 6 З әнфирә кайтып җиткәнче йөгерде. Ишекне тартып карады—ул бикле иде. Зәнфирә, Ирек алай-болай берәр нәрсә эшләмәсен, дип көяләнде, анын йоклый алмый ятуы да, Сөембикәгә әйтмичә чыгып йөгерүе дә шунын өчен иде Ул тәрәзәгә капланды, аны сулышы белән эретте һәм караватта яткан Ирскнен ак оекбаш кигән аягын күрде Шакыргамы, юкмы?" дип бәргәләнде. Әгәр уятсан, ул хәзер аракы сораячак, ә аракы юк иде. Зәнфирә аны уятмаска булды Мунчанын өйалдына эленгән ялганчы йозагын ачып эчкә узды, андагы керосин лампасын яндырып, ләүкәдәге әйберләрне алып куйды да. утны сүндереп, шунда ятты Өй кебек булмаса да, мунча җылы иде Әллә борчылудан, әллә туктаусыз йөгереп кайтудан арыган иде, әллә күнеле тынычланып калгангамы—ул шундук тирән йокыга талды. Иртән яктырылгач кына күхтәрен ачты Чәчен-башын төзәтеп, тунына ябышкан себерке яфракларын төшерде дә ишек алдына чыкты Бүгенгә көнне сындырып җибәргән, һавада соры болытлар йөзә, кояш күренми иде. Ул торганны сизгәндәй, өйалды ишеге ачылып китте, чәче- башы тузган Ирек, өстенә дә кимәгән килеш, чалдый-болдый атлап, абзарга таба ашыкты. Зәнфирә өйгә узды, самавырны алып, су өстәде, торбасына күмер салды һәм ут кабызып чыра ташлады. Ирек керде дә караватына ауды. Зәнфирә анын янына килде. Ул якынлашуга, Ирек күзләрен чытырдатып йомды. —Хәлен авырмы? —Үтенәм, кайтып кит. —Сине аякка бастырмыйча китмим мин. —Мин синен күзләренә карарга оялам. Үтенәм, кайтып кит. Ирек сүзен әйтеп бетерә алмады, укшырга тотынды. Зәнфирә шәлен бәйләп тунын эләктерде дә чыгып йөгерде. Ул ике шешә сыра алып кайтып килгәндә, үзләренең турында торган ак “Нива" машинасын күреп туктап калды. Кире борылып, урамга таба чапмакчы булды, ләкин аяклары тыңламады. Машинанын ишеге ачылды һәм кара пальто, норка бүрек кигән Заһит төшеп басты. “Әгәр аңа китәсе булсаң, мин сине шушы мылтык белән атып үтерәчәкмен " Заһитнын бу сүзләре аның колак төбендә кабат яңгырадылар. Йа Хода! Заһитган барысын да көтеп була. Салкын кан белән уйлап бетереп, ул шушы эшне эшләргә мөмкин бит. Язгы күктә тирбәлгән тургайдай, Зәнфирәнен йөрәге еш-еш типте, ул яшәргә тели иде. Әмма гомерне урамга таба йөгереп кенә саклап калып булмаячагын Зәнфирә яхшы аңлады. Тагын анын сүзләре аңында яңгырады: “Әгәр анын янына китсәң, мин сине шушы мылтык белән атып үтерәчәкмен..." Үзенә төзәлгән мылтык көпшәсенә каршы баргандай, Зәнфирә хәлсез адымнар белән аңа таба атлады. Бөтен гәүдәсе калтыранса да, ул, бер учка җыйгандай, үзенен ихтыярын туплап, йөзенә гамьсез һәм эре кыяфәт чыгарырга тырышты. —Исәнмесез, Зәнфирә!—диде Заһит, ничә еллар буе иртән үбеп чыгып киткән, кичтән үбеп каршылаган гадәтеннән баш тартып. Бу инде үзе үк күп нәрсә турында сөйли иде. Зәнфирә анын исәнлеген алмады. —Ник килден?—диде ул, юри читкә карап. —Синен белән соңгы мәртәбә сөйләшергә килдем: син минем кисәткәнемне хәтерлисенме? Зәнфирә ялт итеп аңа карады, Заһитның йөзе җитди генә түгел, әллә ни төсле иде. Ул давыллап килүче кара-кучкыл болытны хәтерләтә иде —Син мәктәп директоры, син бөтен авылның тәрбиячесе, син моны эшли алмыйсын. —Синең бу сүзләрең мина тәэсир итми. Бу фикерне инде мин әллә кайчан чәйнәп, чүбеккә әйләндереп, төкереп ташладым. Мин бәләкәйдән үк, бер кап шырпы югалтсам да, бәргәләндем, зуррак әйбер булса, минем төн йокыларым кача. Ә сине югалтуны мин күтәрә алмаячакмын.—Заһит буылып сулыш алган хәлдә аның йөзенә иелде:—Син минеке генә булырга тиеш! —Мине калдыр!—диде Зәнфирә, аңардан бер адым читкә чигенеп.— Барыбер синеке булмыйм. Булган кадәресе өчен Аллага рәхмәт укы. —Юк инде, жаныкаем! Әгәр син мина чыкмаган булсаң, мин синен теләсә нинди гамәлләреңә битараф булыр идем, хәзер, күпме гомер бергә яшәгәч, мин сине исән җибәрә алмыйм. —Синен бит үзеңне дә атачаклар,—диде Зәнфирә, соңгы дәлилен китереп. Анын бу сүзләренә Заһит көлгәндәй итеп куйды: —Минем өчен барыбер. —Күпме яшәп, мин сине шушы кадәр мәрхәмәтсез, түбән җанлы дип уйламый идем. Ничек нык ялгышканмын! —Мин гаепле түгел—син! Соңгы сүзенне әйт: янадан килеп торыйммы, үзен кайтасынмы? Зәнфирә аның күзләренә сынап, бик озак карап торды, иренен күз алмалары боздай хәрәкәтсез, салкын һәм мәрхәмәтсез иде. —Мылтыгын белән кил.. Зәнфирә башын иеп ишек алдына кереп китте Ирек урынында ята, самавыр ап-ак пар атып кайнап утыра иде. Зәнфирә, бер шешәне ачып, зур кружкага тутыра язып сыра салды һәм Ирекне иңбашыннан тотып торгызды. —Эчә аласыңмы? Ирек калтырана-калтырана сыраны эчеп бетерде, ияген күкрәгенә терәп, башын салындырган килеш, теш арасыннан гына сыкранып, аерым-аерым сүзләр чыгарды: —Сүк мине!.. Ник син мине сүкмисен?.. —Ни өчен?—диде Зәнфирә, анын каршына утырып. —Барысы өчен дә —Синең үзеңне үзен сүккәнен дә җитәр —Каян беләсең? —Йөзендәге, күзләрендәге газаптан. Ирек кинәт сикереп торды, чайкала-чайкала, тәрәзәдән ташланырга теләгәндәй, өйнен түренә таба китте, тәрәзә тупсасына ике кулы белән таянып карап торды да кабат Зәнфирә каршына килде һәм ачыргаланып: —Нишләргә мина?! Әйт, Зәнфирә, нишләргә?!—дип кычкырды Аны иңбашларыннан тотып, Зәнфирә караватына утыртты Аннары калган сыраны салып бирде, Ирек аны өч йотуда эчеп бетерде. —Турысын әйтсәм, ачуланмассыңмы?—Ирек “юк” дигән мәгънәдә башын чайкады —Сина дәваланудан башка чара юктыр инде Ирекнең күзләре хәтәр елтырап китте, куллары йодрыкланды. Зәнфирә, коты очып, анын кичәге кебек ташлануын көтте. Ирек кулларын шулкадәр каты йодрыклады, анын бармак буыннары агарып күренде. Киеренкелектән йодрыклары калтыранды. —Үлсәм дә бармыйм —Ул чакта үләсең,—диде Зәнфирә ниндидер битараф тавыш белән — Икенең берсен сайла, Ирек, сузарга ярамый. Ризалашсаң, мин сине үзем алып барам Зәнфирәнең бу сүзләре Ирекне тагын әллә нишләтеп җибәрде, үз колакларына ышанмагандай, ул ана күзләрен зур ачып карап катты —Әйе, үзем алып барам. Син бөтенләй башка кеше булып кайтачаксың Элеккечә матур тормыш башланыр. Ирек нәрсәгәдер төшенә башлады. —Ә син?!. —Минме?., мин синең белән калам мәңгегә Ирек, күзләрен дә йоммыйча, ул әйткән сүзләрнен мәгънәсенә төшенертөшенмәс хәлдә авызын ачып карап торды. Зәнфирәнен сүзләре ана бәхетле, якты дөньянын пәрдә читен әз генә ачып күрсәткән кебек булды. Тик бу дөнья хыял җитмәслек ераклыкта, Ирек кебек кешенең анда эләгүе әкият кебек бер нәрсә генә иде. Ләкин бу дөньянын барлыгын тою үзе генә дә рәхәт иде. Ул дөньяда бик күпләр яшиләр, шул исәптән Зәнфирә дә шунда, кызы Айгөл дә шунда, әтисе белән әнисе, Мэлс абыйлары да шунда. Әхнәф тә шунда, тик Ирек кенә ул дөньядан еракта, кара сөрем эчендә газаплана, пычракта ауный. Аның каршында утыручы Зәнфирә менә хәзер аны шунда чакыра, анын әнә шул матур кулларына тотынасы да атлыйсы гына. Әмма кинәт кенә булмый, иң элек тотынырга кирәк, аннары тезләнергә, аннары басарга, шуннан сон гына атлап булачак. Ирекнең мона көче җитми. Димәк, ул дөнья анын өчен түгел. Аны бакый дөнья көтә Бу уйдан ул тагын сискәнеп китте. Бакый дөнья?! Бу—кара гүр. дигән сүз, салкын туфрак, илле бер көннән итнен сөяктән аерылуы, кортлар ашап бетергәннән калган скелет, күз уемнары, бер-берсенә тиеп торган аскы һәм өске тешләр, черемәгән чәч бөртекләре, кул-аяк сөякләре, кабыргалар, шуларнын бөтенесен баскан кызыл балчык. Аны менә шул көтә Икенче көнне иртән Ирек ашаудан баш тартты, анын йөзеннән төсе качкан, куллары зәңгәрләнеп тора, тырнаклары күкшел төскә кергән, гәүдәсе калтырый, хәрәкәтләре үзенә буйсынмый иде. Күпме генә тырышса да, Зәнфирә ана берни дә каптыра алмады. Ахырда ул кибеткә чыгып китәргә мәҗбүр булды, бер чөл аракы, шифалы су алып кайтты. Үлән суына бераз гына аракы салып, шуны эчкәннән сон, Иреккә бераз төс керде Көндезгә ул ана ит шулпасы пешерде. Тагын бераз эчемлек биреп, берничә кашык борычлы шулпа каптыра алды, һава сулатмакчы булып, киендерә генә башлаган иде, Айгөл килеп керде. —Исәнмесез,—диде ул, елмаерга тырышып. —Исәнме, кызым, әйдә, уз,—диде Ирек, аны иңбашларыннан сөеп. —Әйдә, Айгөл, кил әле, бик тәмле шулпа ашатам,—дип Зәнфирә аның пальтосын, башлыгын салдырды. Икесенә дә аш бүлде һәм алар берәр савыт шулпаны ашап куйдылар. —Рәхмәт, Зәнфирә апа,—диде Айгөл, шап-шоп эченә суккалап.—Әби әйткәндәй, корсагым бет үтерерлек булды. Ул чәй эчмим диде. —Әйдә, бергәләп Ык буеннан урыйбызмы, Айгөл? Айгөл әтисенә карады. Аның сораулы карашына Ирек: —Әйдә, кызым, мин дә барам бит,—дип җавап бирде. Алар өчәүләп тар сукмактан Ыкка таба атладылар. Әкрен генә кар бөртекләре төшә, кояш каядыр качкан, җил астыртын гына үзенен барлыгын искәртә. Ыкка якынлашканда, аргы якта бер төлке чабып килгәне күренде. —Айгөл, кара әле, кара!—дип чүгәләде Зәнфирә һәм үзенең бармагын төлкегә таба юнәлтте. —Күрәм, күрәм!—дип сикергәләде Айгөл —Әнә бит алдан куян да чаба. Ул арада куян куаклар арасына кереп юк булды, төлке туктап калды һәм утырды. —Ник куа ул аны?—диде Айгөл, әтисенә карап. —Төлке куянны тотса, ашый, кызым. —Төлке нишләп туктады сон? —Куян җитез, тоттырмый ул ана,—диде Ирек, кызының башлыгыннан чыккан чәчләрен рәтләп.—Төлкенең хәле тиз бетә. Әнә бит анын койрыгы нинди зур, шул артка сөйри торгандыр аны. Айгөл әтисенә карап көлеп җибәрде. Ул арада төлке дә әрәмә эченә йөгереп кереп китте. Айгөлнең йөзенә борчылу билгеләре чыкты: —Ә тотып ашаса?—диде ул әтисенә, ярдәм сорагандай карап. —Борчылма, кызым, хәзер куян әллә кайда инде. Алар Ык уртасына кадәр бардылар да, балыкчы тишек ясаган урында эз бетте. Айгөл боз астыннан ничек балык тотулары турында җентекләп сораштырды, Ирек ана кар өстендәге эзләрнең кайсы карганыкы, кайсы этнеке, кайсы куянныкы икәнен аңлатып бирде. Кайтып җиткәч, кызы кереп тормады, “кайтам, дәресләремне карыйсым бар”, диде. Зәнфирә ана, кайтышлый шоколад алырсын, дип акча тоттырды. Өйгә кергәч, Зәнфирә Ирекнең кан басымын үлчәп карады, пульсын тынлады. Кан басымы югары, пульсы минутына йөздән артык тибә иде. Ул ана укол ясады да, үлән суы эчереп, ятып торырга кушты. Ирек шундук гырылдап йоклап китте. Ул караңгы төшкәч кенә уянды. Тору белән аракы сорады. Зәнфирә ин элек кыяр турады, шулпаны кайнарлады, аны салып, алдына китереп куйды. Мул итеп борыч сипте, калган ярты рюмкадан артык аракыны салды, ләкин Ирек ана үрелергә өлгермәде, ишек ачылып китте һәм Сөембикә килеп керде. —Хәерле кич,—диде ул керү белән һәм карашын өстәлгә төбәде. —Әйдә, узыгыз, Сөембикә,—диде Зәнфирә. Сөембикә ана җавап бирмәде, тупсадан узмыйча гына, кинаяле тавыш белән: —Тереләсенме?—диде. Ирек авыз чите белән мәсхәрәле елмайды да рюмкадагы аракыны эчеп куйды. Аннары чәнечке белән кыяр кисәге алып, шатыр-шотыр чәйнәргә кереште. —Кайнар шулпа бар иде, узсагыз. —Рәхмәт. Хушыгыз,—диде дә Сөембикә ишекне дөпелдәтеп ябып чыгып китте. Ирекнен сырмасын эләктереп, Зәнфирә аякларына галошлар гына элде дә яланбаш килеш анын артыннан чыкты, өй алды угын кабызды. —Молоде-е-ец!—дип сузды Сөембикә, эчендә кайнаган ачуын сүндерә алмыйча.—Бергәләп эчеп ятасыз. Ул кинәт ике кулы белән Зәнфирәнен чәчләреннән эләктереп алды, Зәнфирә авыртудан кычкырып җибәрде, анын кулларына ябышты, әмма ычкындыра алмады. —Ник син аны эчерәсен, кәнтәй?! —Мин аны кинәт туктата алмыйм,—диде Зәнфирә елый-елый.—Ул бит үләргә мөмкин!.. —Син дөресен әйт: карт ирдән туйдым, диген! Мин аны, күпме түбәнлекләргә төшеп, милиция кулыннан алып кайттым! Чәченнән тоткан килеш, Сөембикә аны як-якка селти башлады. Зәнфирә карга ауды. —Кем чакырып китерде сине?!—Сөембикә, анын чәчләрен ычкындырып, куллары белән күкрәгенә басты —Син кемгә кирәк?! Зәнфирәнен тыны кысылды, ул бары бер генә сүз әйтә алды: —Ана... Сөембикә гәүдәсен турайтты, кулларын кагып куйды, шул арада Зәнфирә дә торып басты Сөембикә тагын ана якынлаша башлады, тегесе куркып артка чигенде —Әгәр кайтып китмәсәң, милиция белән киләм, аңладыңмы? —Хәзер үк алып килегез милициягезне —диде Зәнфирә хәлсез тавыш белән —Мин китмәячәкмен Мин анын ялгызын калдырмыйм. Шул вакыт ишектән яланбаш, яланөс көе, оекбашлардан гына Ирек килеп чыкты. —А ну-ка, ычкын!—диде ул, кызу-кызу Сөембикәгә таба атлап. Сөембикә капкага юнәлде һәм, артына борылып: —Белеп тор, бу хатын сине эчертеп үтерәчәк!—диде. —Сиңа ул хатын кебек булырга кирәк әле. Капканы ачкач, Соембикә туктап Зәнфирәгә янады. —Кара аны, мин әйткән сүземне үтәми калмыйм!—дип кычкырды Тагын ике кон узды. Зәнфирә үзе дә, Ирекне дә беркая да чыгармады, шикләнеп әледән-әле ишегалдын урап керде, Сөембикә әйткән милиционерларның килеп үзен алып китүеннән курыкты Бүген кичкә ул мунча якты, яхшылап себерке пешерде, шифалы үлән сулары әзерләде. Караңгы төшкәч, мунчаның лампасын кабызды, аннары кайтып, чиста кием-салым, сөлгеләр алып, Ирекне мунчага озатып кайтты Ишек алды тулып, ул юган керләр эленеп тора, төн караңгы һәм тыныч иде. Саф һавада шактый вакыт уйланып торды. Ниләр генә кыланып караса да, Ирекнең күңеленә энә очы кадәр дә юл сала алмады Зәнфирә. Әнисе сөйли торган иде: албастыларны буйсындыру өчен кешеләр аларнын тәненә энә кадыйлар, әгәр шул энәне кадый алсан, албасты синен дошманыннан дустыңа әверелә, имеш Зәнфирә кискен карарга килеп өйгә керде. Оекбашларын, гамажларын салып ыргытты, җиңелчә бер кат күлмәктән калды, чиста сөлге алды, сумкасы төбендә яткан кечкенә шешәдән чәченә, битләренә, тәннәренә ислемай тигерде. Үзен көзгедән карады, угырып тагын уйланып торды Аның хәзер ясаячак адымы коточкыч тәвәккәл һәм бик куркыныч иде Инде ул ана бер генә мәртәбә омтылып карамады Ничә мәртәбә мунча ягып. Ирек киткән саен баш ватты, ул адымны ясыйм дип. мунча ишеге тобенә баргач, кире борылып кайтты. Ирекнең моны ничек кабул итәчәген һич белеп булмый. Әгәр ул аны дөрес анламаса. аларнын аралары мәңгегә өзелергә мөмкин иде. Ләкин болай билгесехлектә. бернинди гамәл кылмыйча, аның аякка басуына кемдер кодрәт бирүгә ышанып утыру аны упкынга этәрү белән бер иде. Соңгы эш итеп, ул әбисеннән өйрәнгән доганы күхләрен йомган хәлдә әллә ничә мәртәбә кабатлады Азактан бөтен өйне яңгыратырлык итеп кычкырып укыды һәм аңа ниндидер көч иңгән кебек булды. Ул үзенен бу юлы кире борылмаячагын, уе барып чыкканчы бирешмәячәген сизенде. Зәнфирә өйнен дә, өйалдының да утларын сүндерде, ишекне йозак белән бикләп, ачкычын кофта кесәсенә салды. Сөлгесен култыгына кыстырды һәм кызу-кызу адымнар белән мунчага атлады. Ул мунча өй алдына килеп керүгә Ирекнен: —Кем бар?—дигән тавышы ишетелде. —Мин бу, Ирек. —Нишләп йөрисең?—Ирекнең тавышы кырыс һәм ачулы иде. —Аркаңны ышкырга килдем. —Мин аны юдым инде, кирәкми. Зәнфирә анын белән сөйләшкән арада салкын өй алдында чишенеп беткән иде инде. Ул ишекне ачты һәм, йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, оялуын жинәргә тырышып, эчкә атлады. Мунча идәнендә арты белән утыручы Ирекнен гәүдәсе аксыл пар эчендә калды, башы Зәнфирәгә таба борылды һәм ул: —Кермә!—дип кычкырды. Ирекнен күз карашыннан җыерылган Зәнфирә, зур адым атлап, тәрәзә төбендә янып утырган куыклы лампаның куыгы өстенә өрде, ут шундук сүнде. Башта мунча эчендә берни дә күренмәде, аннары ул тыштан төшкән яктылыкта үзенен тәнен дә. Ирекнекен дә шактый ачык күрде. Зәнфирә аны арттан килеп иңбашларыннан кочып алды. Ирек үзенең калак сөяге турында анын йомшак, сал кынча күкрәген тойды. —Кагылма, зинһар,—диде ул әллә нинди калтыравык тавыш белән. Зәнфирә анын кайнар тәненең жинелчә дерелдәвен. мускулларының киерелүен тойды. Әгәр ул дәртләп кабынса, ачуы чыкса, нишләсен белеп булмый иде Аның уйларын сизенгәндәй, Ирек акрын гына: —Минем ун ягымда ярты чиләк шаулаган су тора,—диде. Ләкин хәзер чигенергә сон иде инде. Зәнфирә анын колагына пышылдады: —Кой син аны мина. Ирек куырылып башын аска иде, анын еламсырагандай өзек-өзек тавышы ишетелде: —Зәнфирә, оят мина. —Оялма, җаным... —Мин берни дә теләмим —Кирәкми дә,—диде Зәнфирә, тагын аның колагына пышылдап. —Минем өчен берни дә юк,—Ирек өзек-өзек сулыш алды.—Син дә. —Булачак Мин дә булачакмын Мина берни дә кирәкми, Ирек,— диде ул күтәренке тавыш белән —Рөхсәт ит, зинһар Мин сине юындырырга гына телим. —Мин юындым бит инде. —Ә мин тагын юындырырга телим. Безнен икебезне аерып торган барлык елларны юып төшерергә телим,—ул шулай диде дә кулына сабын алды, йомшак кына итеп Ирекнен иңбашларын, калак сөякләрен, беләкләрен сабынларга кереште,—Рөхсәт итәсеңме? Ирек дәшмәде. Ана шул хәтле рәхәт иде. Зәнфирә, аны биленә кадәр сабынлап бетергәч, ләгән белән җылы су әзерләде һәм йомшак куллары белән ышкый - ышкый сабынын юдырды. Бу вакытта анын сүтелмәгән чәч толымы әле Ирекнең күкрәгенә, әле аркасына тиеп китте, әле кулларына кагылды Аннан сон Зәнфирә аны култык астыннан тотып күтәрде. Ирек торып баскач, аяк бармакларын сабынларга кереште. Аяклардан тезләренә, биленә кадәр күтәрелде, тагын юып төшерде —Хәзер чалкан ят,—диде Зәнфирә. Ирек сүзсез анын боерыгына буйсынды. Шулчак Зәнфирә анын чәчләрен сыпырырга кереште, башына, җилкәләренә бармаклары белән басты, кулларын сыпырды һәм акрын гына иңбашларыннан кочаклап, бер аягын анын өстенә куйды. Ирек анын кайнар иреннәрен үзенен иреннәрендә тойды Ничә еллар үткәч, караңгы мунчада, анадан тума хәлдә, язмыш аларны кабат очраштырды Зәнфирәнен иреннәре татлы, искиткеч йомшак һәм пешерерлек дәрәжәдә кайнар иде Ул шул иреннәре белән Ирекнен инбашларын, күкрәген үбәргә кереште. Ә ике кулы белән анын билен, янбашларын сыпырды. Менә ул кайнар иреннәр анын биленә җиттеләр Ирек ыңгырашып иреннәрен тешләде, барлык гәүдәсенә ниндидер кайнар дәрт, кодрәт таралуын тойды Ул, үзе дә сизмәстән, корыч пружина кебек, әллә ничәгә бөтерелеп алды һәм ике куллап Зәнфирәне кочагына кысты. Бу шулкадәр кискен булды, Зәнфирә кычкырып ук җибәрде. Аннары күкрәгеннән бер аваз чыгарды да тынып калды Шул кичне алар бер караватта йокладылар ар дүрт кон буе оҗмахта яшәгәндәй яшәделәр, сабый балалар кебек, ртәдән кичкә кадәр шаярыштылар, көлештеләр, үртәштеләр әнфирә берсеннән-берсе тәмлерәк әйберләр пешерде Олы яктагы өстәлне Ирек үзенен повестена әзерләнгән материаллар белән тутырып атты. Аны Зәнфирә белән бергәләп кычкырып укып чыктылар. Зәнфирә хәйран калды, син—гений, диде, синен кебек беркем дә яза алмый, диде, әгәр шушы повестеңны гына чыгара алсаң да. кешеләр сина мен-мен рәхмәт укыячак, анда күтәрелгән бер генә проблема хәл ителсә дә. халыкнын тормышында уңай үзгәреш ясалачак, диде Ирек повестьны төзәтергә җиң сызганып кереште, ләкин ниндидер күренмәгән көч аның каләмен кадаклагандай тотып тора, зиһенен томалый иде Ул көч бик еракта, кайнар, нечкә корыч чыбык белән тарткандай, үзенең барлыгын сиздереп тора һәм акрын гына, канны суырган сөлектәй, көчне суыра иде. Бүген Зәнфирә больницага барып кайтырга булды. Анын кичәдән бирле эче авырта, төсе китте, монын сукыр эчәк булуы ихтимал иде Ул киткәч, Ирек язарга утырды. Повестьның элекке вариантын актарды, соңгы язмаларын күздән кичерде, ләкин берни дә барып чыкмады Теге нечкә чыбык аны тартуын дәвам итте Ахырда ул ана буйсынганын үз-үзенә икърар итте һәм, шул минутта сулышының кинәеп. тәненә көч кереп китүен тойды Ул ничек итеп киенгәнен сизмәде дә. Өйгә йозакны элде дә капкадан тыкрыкка атылды, кибеткә ничек барганын, ничек кайтканын да сизмәде. Керү белән аягын да салып тормыйча, кече якка үтте, кырлы стаканны тутыра язып аракы салды һәм комсызланып эчеп җибәрде. Әйбер кабасы урынга, шартлап урындыкка утырды. Бөтен җанын телгәләгән нәрсәләр барысы да тынды. Дөнья түп-түгәрәк булып калды Көндезге унберләрдә кайтып кергәч, Зәнфирәнен йөрәге туктагандай булды. Ирек өстәл янында чишенмәгән килеш утыра, аракы шешәсе инде бушап бетә язган, ә алдында ашарга сыңар валчык әйбер дә юк иде. —Тагын шул ук хәл?!—диде Зәнфирә күз яшьләре белән Ул аягындагы итекләрен салды, шәле белән тунын караватка атты Хәрәкәтләре салмакланган Ирек кулын селтәп куйды, аннары әллә ничек ахмакларча елмайды, җитдиләнергә тырышты, әмма аның елмаюы шул килеш иреннәренә ябышып калды. —Зәнфирә. кичер. Менә бер мәртәбә —Жанын бармы. Ирек?! Күпме тырыштык —Беләсеңме, соңгы мәртәбә Яңадан бер тамчы да капмыйм —Ирек имән бармагын шешәгә төртте —Менә монын белән хушлашу мәҗлесе Шулчак Зәнфирә тәрәзәгә карады һәм борчулы тавыш белән: —Хәйри абый килә!—диде. Бу сүзне ишетүгә, Ирек сикереп торды, анын йөзе җитди төс алды. *** —Яткыр мине, бөркә!—дип кычкырды ул Зәнфирәгә һәм, пальтосы белән бүреген салып. Зәнфирәнен туны өстенә ыргытты Алар берни дә эшләргә өлгерә алмадылар, өйалдыннан Хәйринең дөп- дөп атлаганы ишетелде һәм ул ишектән килеп керде. —Исәнмесез,—диде ул акрын гына, һәр ижегенә басым ясап. —Исәнмесез, Хәйри абый,—диде Зәнфирә, нишләргә дә белмичә, анын битенә бурлаттай ут капкан иде. Шулай да ул Хәйри кергәнче башына шәлен салырга өлгергән иде. —Әйдә, уз, әти,—диде Ирек, ана таба бер адым атлап. —Гайбәттер дип килгән идем, хак икән. Яшәп ятабыз, дисез алайса?— Хәйри аларнын икесенә дә усал караш ташлап алды. —Хәйри абый китерегез пальтогызны, элим. Чишенегез —Зәнфирә аңа таба кулларын сузды. Ләкин Хәйри кыймшанып та карамады. —Йә, малай актыгы, син мина ни дип сүз биргән идең? Ирек анын каршысында башын игән хәлдә басып тора бирде. Хәйри бер сүзсез аны унлы-суллы яңакларга кереште. Ирекнең борыныннан кан ага башлады, ул бармаклары белән канын сыпырып куйды да: —Үтер мине, әти...—дип пышылдады. —Мин сине үтерә алмыйм!—дип бармак янады Хәйри.—Ә менә син әниен белән мине үтерәсен әле. Бар, торма каршымда ачу китереп!—Ул Ирекне төртеп җибәрде, Ирек караватка барып ауды.—Син хәзер безнең киленмени инде, Зәнфирә? Зәнфирә упкынга очкандай булды. —Юк, Хәйри абый,—диде ул, яшьле күзләрен ана төбәп.—Мин элекке дуслык буенча гына Берүзе бит ул. —Ә ирең?—диде Хәйри кискен генә.—Ирең берүзе түгелме? Зәнфирә бу сорауга берничек тә җавап бирә алмады, кычкырып елап җибәрмәскә аскы иренен тешләп, башын аска иде. Хәйри карашын Иреккә күчерде: —Сиңа мин бер генә сүз әйтәм:—Ул караватка иелде һәм Ирекне якасыннан җилтерәтеп торгызып утыртты.—Әгәр эчүеңне ташламасан, сиңа авыл зиратында урын булмаячак. Әниең белән безнең әйтәсе сүзебез шул! Хәйри кызулап чыгып китте. Зәнфирә, өстенә дә, аягына да кимичә, анын артыннан иярде. —Хәйри абый, зинһар, дөрес аңлагыз. Мин аны бит айнытырга телим. Инде әллә ничә мәртәбә туктаткан идем. Дүрт көн авызына бер әйбер дә капмаган иде. Менә бүген больницага барасым булды. Шул арада эчкән. Кем белә, йә берәрсе алып кергәндер. Ул бит язарга утырган иде. Хәйри капкадан чыкканчы, шулай сөйләнә-сөйләнә, аңа ияреп барды. Хәйри туктап кискен генә борылды да, пышылдап: —Булдыра алсаң, зинһар терелт, кызым,—диде. Аның да күзләре яшь белән тулган иде.— Әрәм була бит малай... 7 И нде бер атна Нәфисәнең мәктәптән кайтып кергәне юк. Башта фронталь тикшерү килә, дип дөньяларын онытып әзерләнделәр. Ниһаять, ул башланды. Көн саен район үзәгеннән алты-жиде кеше килә, дәресләргә керәләр, документларны, барлык төр планнарны тикшерәләр, контроль эшләр, тестлар алалар, тәрбия чараларында катнашалар—кыскасы, бөтен эшне энәсеннән җебенә кадәр күздән үткәрәләр. Мәктәптә утырып, бүген дә ул карангы төшкәнен дә сизмәде Инде өстәлен тәртипкә китереп кузгалам гына дигәндә, ишек шакыдылар. —Керегез,—диде Нәфисә арыган тавыш белән. Аннан һәрвакыттагыча пөхтә киенгән, костюм-галстуктан химия укытучысы Дамир Зәйнуллин күренде. 6Ъ —Биш кенә минутка мөмкинме?—диде ул. гадәттәгечә Нәфисәне күрүгә каушап. Нәфисәнең ана нәрсә беләндер алып бәрәсе килде. Зәйнуллиннын сагалап торуларыннан, шушылай биш минут дип сүз башлауларыннан ул инде гарык булган иде. —Дамир Нәгыймович, сезгә ничә мәртәбә әйтергә мөмкин? Туктагыз кеше көлдереп йөрүегездән! —Туктыйм,—диде Дамир һәм анын каршына килеп басты.—Минем сезгә әйтәсе сүзем бар. —Тынларга да теләмим. Кабатлап күрсәтимме сүзләрегезне? “Төшләремдә сез генә. ", “Минем беркайчан да болай булганым юк иде", “Яныгызда эшләргә генә рөхсәт итегез", “Мина башка берни кирәкми"... — Мин сезнен мәктәбегездән китәм. —Нәрсә?! Уку елы тәмамланып килгәндәме? Әллә бу сезнен чираттагы саташуыгызмы? —Мин бүген мәгариф бүлеге мөдире белән ныклап сөйләштем. —Ә нәрсә булды? —Сәбәбен беләсез.. Ләкин мин ана алай димәдем. —Сон шуннан?—диде Нәфисә, әле һаман да анын әйткәненә ышанып бетмичә. — Мин сезне кисәтергә телим... Тормышыгызга зур фажига килү ихтималы бар Нәфисәнең күнеленә шом керде. Дамир—Алмазнын класс җитәкчесе, анын белән ни дә булса булгандыр, дигән уй йөгереп үтте аның башыннан. Теге вакытта малаеның кайтмый калуы анын күңелендә тирән эз калдырган һәм, нинди генә күңелсезлек булса да, ул яра сыкрап куя иде. —Сез нинди фаҗига турында сөйлисез? —Сез мине бер җилбәзәк исәргә санап йөрдегез. Мин сезне яраттым һәм сынадым. Әгәр сез холкыгызны үзгәртмәсәгез, гаиләгез таркалырга мөмкин. Нәфисәнең шомлануы ачу белән алышынды. Шушы пешәр-пешмәс укытучының аның язмышы өстеннән хөкем йөртүе һич тә ошамады. —Кайсы якка үзгәртергә сон миңа холыкны? —Белмим,—диде Дамир, башын аска иеп. Ул югары классларда укучы баланы хәтерләтә иде —Сез артык көчле, тимер кебек. Ә андый хатынкызлар ир-ат белән яши алмыйлар Ирләр йә үзләре китә, йә андый хатынны куалар. —Рәхмәт күрәзәлек итүегез өчен. —Ә сез кинаяламагыз. Йомшак хатын-кызны гына назлап була. Ир-ат үзеннән көчле кешене назлый алмый. Нәфисәгә ачуны ничектер басарга кирәк иде. —Алайса нишләп сон сез ел буе минем арттан сөйрәлдегез? —Минем бөтен холкым хатын-кызныкы. Шуна сезне яратканмындыр да.—Ул ничектер сәер итеп көлемсерәде, бу вакытта анын йөзендәге үзгәрешне андый торган түгел иде. Әллә көлү, әллә елау аша ул сүзен болай дип төгәлләде —Сез мине назламадыгыз, Нәфисә апа Зәйнуллин чыгып китте. Нәфисә бу сөйләшүне эченнән елмаеп кына кабул иткән булса да, мәктәптән кайтканда юл буе башка нәрсә турында уйлый атмады. Химия укытучысының әйткән сүзләре, тактага язылган химик формулалар кебек, үзләренең эчке мәгънәләрен һаман тирәнрәк ача бардылар. Өйдә ашарга әзерләгәндә, инде ул бу сөйләшүнең асылына тәмам төшенеп бетте. Бераздан Мэлс та кайтып керде Алар ашарга утырырга өлгермәделәр, телефон шылтырады. Мэлс йөгереп барып трубканы атды. — Исәнме, улым. —Исәнме, әти. Ни хәлләрдә ятасыз'* Авырмыйсызмы?—диде Мэлс бу араларда кайта алмау гаебен тизрәк юу өчен. —Хәлне кайтып белерсең әле Хәзергә түзәрлек. Энекәшен янына кергәнен бармы? 5. .ку . м & —Әти, яшерә алмыйм: бу араларда гына юк. —Кермәвең начар,—диде әтисе —Айный алмый малай. Дәваларга алып барырга кирәк аны, улым. —Мин дә шулайрак уйлап тора идем инде. —Озак уйлама. Кеше гомере келт кенә итә ул. —Ярый, әти. Мэлс инде трубкасын куярга әзерләнгән иде, Хәйринең нәрсәдер кыштырдатканы ишетелде. —Сөт белән нишләп хурлыклы урынга төштең?—Анын тавышы тагын да ныграк кырысланды.—Синең өчен монда мин оялып ятам. Район гәзитен кулга аласы килми. Сводкага карамаска тырышып, күземне читкә борам, башка мәкаләләрне укырга маташам, ә үзем сизмәстән һаман “Биектау”ны эзлим. Ә ул һаман күтәрелә алмый. —Фураж белән хәл авыр безнең, әти. —Син мина акланма, син миңа сөт бир. Аңладыңмы?—әтисе трубканы куйды. —Тагын нәрсә куыра?—диде Нәфисә, ире өстәл янына килеп утыргач. —Сөтең юк, дип тирги. Бер яктан райком, икенче яктан исполком, өченче яктан трест, хет тресни. М элс икенче көнне нарядын бетергәч тә Болынкырга элдерде. Ул барып кергәндә, Ирек әле караватта ята, өстәлдә чәй кайнап утыра, мич ягылган, Зәнфирә идән юып йөри иде. Мэлсның аны беренче күрүе түгел, энекәше янында элек яратып йөргән кешесенең булуын ул баштук хуплаган иде. Мэлснын кычкырып сәлам бирүенә Ирек иң элгәре башын калкытты, аннары авырлык белән торып утырды. —Хәлләр ничек?—диде абыйсы аңа кул биреп. —Әйбәт... Зәнфирә, чиләк-мунчаласын ташлап, кулларын юды, ашарга әзерләргә кереште. —Энекәш, син чатлатып-уратып сөйләшергә яратмаганны беләсең Мин тиешле документларны әзерлим, сина дәваланырга кирәк. —Син нәрсә, абый?!—дип кычкырып җибәрде Ирек.—Үзенне дә, мине дә хурлыкка калдырмакчы буласыңмыни? —Ә син нишлисен? Хурлыкка калдырмыйсыңмы?! Берсүзсез барасын! —Мэлс абый дөрес әйтә,—дип сүзгә кушылды Зәнфирә. —Мин күреп торам: сез сүз берләшкәнсез. —Сүз берләшмәдек, энекәш. Без синен нинди хәлдә икәнеңне күреп торабыз, борчылабыз. Сөякләренә кадәр калтырап тора бит. Үз алдында үлеп торалар. Без анын чир икәнен аңлыйбыз. Дәвалансаң, берьюлы котыласын. —Димәк, башкача мөмкин түгел,—диде Ирек, күзләрен ачу белән елтыратып. —Юк, булмый. Ирек күз карашын әле абыйсына, әле Зәнфирәгә юнәлтте дә, тәрәзә аша ишек алдына күз ташлап, болай диде: —Әйдә, абый, сонгы мәртәбә: үзем туктыйм. Зинһар ышан мина. Башка кабатланмаячак. Мэлс энесенә бик озак сынап карап утырды. —Ярый,—диде ул.—Әгәр үзең ташлыйсын икән—бигрәк әйбәт. Барыбызны да хурлык тамгасыннан коткарасын. Абыйсы чыгып китү белән, Ирек Зәнфирәгә: —Менә бүгенге чирдән коткар да, туктыйм,—диде. Зәнфирә, анын сүзләрен үтәүдән кискен баш тартты, үлән суыннан башка әйбер бирмәде. Икенче көнне иртүк Зәнфирә система кую өчен аптекага барырга җыенды. — Кеше кермәсен өчен өстеңнән бикләп кенә китәм,—диде ул, йозакны кулына алып. —Син нәрсә, Зәнфирә. Мине бикләнгән өйдә ятарга кем дип белден?! Шулай итеп Ирек йозакны урынына куйдырды. Зәнфирә китү белән, тиз-тиз кырынды да, дипломатын алып, кибеткә йөгерде Сатучы хатын ана күптән таныш һәм Ирекне хөрмәт итә иде. '‘Ашыгыч кунак килеп төште, ике ярты биреп торыгыз”,—дигәч, ул үзенен кара кенәгәсенә язып, Иреккә бер литр аракы биреп җибәрде Ирек яртынын берсен утынлыкка яшерде, икенчесен башлап, кружка тутырып эчеп җибәрде “Сонгы мәртәбә", дип уйлады ул эченнән. “Соңгы мәртәбә туйганчы эчәргә дә шып туктарга”. Зәнфирә кайтканда, ул инде йоклап ята иде. Анын сорауларына Ирек җавап та биреп тормады. "Керделәр”,—дип кенә мыгырданды Система кую турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Ул тагын ике көн буе айнымады Өченче көнне Мэлс килде, анын нинди хәлдә икәнен күргәч, исәнлек-саулык сорашмады, туп-туры: —Йә, ничек?—диде. —Синенчә, абый Мэлс шул көнне үк, анын паспортын алып, больницада йөреп, документлар әзерләде. Икенче көнне Казанга алып та китте Анда больницада үткән өч атна гомер Ирек өчен өч ел кебек тоелды Үз гомеренә юньләп больница күрмәгән кеше өчен ул җәһәннәм газабына тин булды. Ләкин өч атна үткәндә, рухы белән Ирек инде икенче кеше иде. Ул үзен аракыдан тәмам гайрәте чиккән кеше итеп тойды. Абыйсы биргән акчага билет алып, самолетта Болынкырга очып китү аңа үзенен караңгы үткәненнән аерылу иде. Ул Казанга киткәндә, күренә генә башлаган яз кояшы хәзер инде тулы көченә кыздыра, кар ала-кола булып, чокыр-чакырларда, урман-әрәмәләрдә генә калган. Басуларда эшләп йөрүче тракторлар күренә, болыннарда көтүләр йөри, бозлар китеп, сулар җәелгән. Дүрт стена эчендә аракы, дару, косык исе иснәп җаны талкынган Ирек, бу күренешләрне карагач, яшьтән үк таныш тургайлар җырын ишеткәндәй, тәмле туфрак исен тойгандай булды. Болынкыр урамнарыннан ул ашкынып үзенен тыкрыгына атлады. Кайтып җиткәч, капка төбенә баскан килеш, ярларыннан чыгып җәелгән Ык суына сокланып карап торды. Ул киткәндә, күзләрне авырттырып җемелдәгән ап-ак кар катламы урынында пыяладай тигез булып җәелгән су ята, анын бер чите хәтта бакчаның гүр ягына кадәр үтеп кергән. Ул кузгалырга өлгермәде, арттан капка ачылган тавыш ишетелде һәм. Ирек борылуга, Зәнфирә аны кочаклап алды. Ул кыска жинле күлмәктән, аякларына кәлүшләр генә элгән. Кочаклашкан хәлдә алар беравык тып-тын тордылар, бер-берсенә сулыш алулары гына ишетелде. Ирек битләренә тигән чәчләрнең хуш исеннән башы әйләнеп китүен тойды Нәкъ аларның артында сискәндереп әтәч кычкырып җибәрде Ирек үзләреннән өч кенә метр ераклыкта койма өстенә басып тамагын ерткан кызыл әтәчкә аптырап карады. —Кемнеке бу0 —Үзебезнеке,—диде Зәнфирә көлеп —Әле биш тавык та алып җибәрдем Ирек сызгырып куйды. Зәнфирә аны өстәл әзерләп көткән иде. Нәкъ табын уртасында коштабакта ит өелеп тора. Ул савытларга кайнар борш салды — Бәй, тегесе юкмыни9—диде Ирек көлеп —Тфү. тфү, авызыннан җил алсын! —Алды инде, алды Мәнгегә алды Зәнфирә ышанмагандай анын йөзенә сынап карады һәм пышылдап кына сорап куйды — Ирек, гел эчәсен килмиме инде9 —Телләрем дә килми. Алар табын янында бик озак юындылар Зәнфирәнен өстәлне җыештырганын Ирек сокланып карап утырды. Аннары аны үзе янына тартып утыртты, Зәнфирәнең иңбашларына кулын салды. Күзен каядыр почмакка төбәп, шактый вакыт сүзсез утырды. Аннары күңелендә кайнаган ин кадерле сүзләрен уеп салды: —Их, Зәнфирә, белсәң иде . мин дә сезнен арада бит. Мин хәзер башка кеше, барлык кешеләр белән бергә. —Мин синен өчен бик шат. Ирек. —Ә бит күпме сәламәтлегемне, вакытымны югалттым. Тормыштан ай- яй нык артка тәгәрәдем,—Аннары өзгәләнеп әйтеп куйды:—Ә узган гомерне берничек тә кире кайтарып булмый. —Юк, Ирек, безнең яшиселәр алда әле! Ирек аны кочагына алды, үзенен алдына аударды һәм елмаючы иреннәреннән шашып үбәргә кереште.. Икенче көнне ашап-эчү белән Ирек үзенен кулъязмаларына тотынды. Зәнфирә тышта тавыкларны карады, ихатаны чистартты, агач бакчасындагы чүп-чарларны җыештырды. Өйлә җиткәндә, Ирек тә чыкты. Алар су ташып, мунча ягып җибәрделәр. Ыкта һаман су күтәрелә иде. Тыкрык башына җиткән суга аяк очларын тигерә язып, бик озак карап тордылар. Каршы якта су эчендә утыручы өянкеләр инде яшелләнеп килә, аларнын шәүләләре көзгедәгедәй Ык өстендә чагыла. Еракта кемдер көймәдә йөри, күрәсең, ау сала. Ара-тирә генә соңга калган бозлар күренә, аларнын күбесе, күлләрдән чыкканга, яшел төстә, шунда ук камышлары, күрәннәре тырпаеп тора. Табигать чистарына, артык-мортык чүп-чарларны агыза, яшәреп җәйгә әзерләнә. Колак төбендә кошлар сайравы ишетелә, бал кортлары, чебен- черки безелди. Әле казлар гына күренми, алар үзләренең бәпкәләрен чыгарырга ояларында утыралар, чыгарганнары өйдә, ишек алдында гына көн күрәләр ахрысы. Ихатада бергәләп тагын шактый вакыт эшләделәр. Ирек купкан койма такталарын алыштырды, асылынган җиңел капканы күтәртебрәк куйды, аннары кулъязмалары янына ашыкты. Зәнфирә су эчәргә дип өйгә кергән иде, чыгып киткәндә аны Ирек туктатты: —Менә тынлап кара әле, бүген генә яздым,—диде ул, кулына кәгазь алып. Өч, бит укыгач, туктап калды. —Йә, ничек? Жавап урынына Зәнфирә анын ике битеннән үбеп алды. — Мондый юлларны син генә яза аласын, Ирек. Син бөек язучы булачаксың. Анын бу сүзләренә Ирек иреннәренә мыскыллау чыгарып җавап бирде: —Очты инде андый хыяллар. Бар иде саламнан тәртә каерып, чикерткә җиккән чаклар. Гомернең барысын да бушка үтте, дип булмый. Мәгънәле өлеше дә булгандыр. Тик мине ничек кирәк, шулай бөктеләр. Тагын безнен өскә аракы коеп тордылар. Кая барсан да, автоматтан аткан кебек Төрле яклап аталар . Син шуннан иелә-бәгелә исән атларга тиеш. Эләксән— исән калу юк. Сагалаучылар шул кадәр күп! Шуның өстенә җилкәдә мен төрле мәшәкать Иртәдән кичкә кадәр бөтерелеп тә сине туктаусыз битәрләп, өркетеп торулар үзеннән-үзе куллар рюмкага үрелде. Ул кадәр киеренкелеккә ничек чыдамак кирәк.. Анын бу фикерләрен тынлый-тынлый, Зәнфирә хәтәр нәрсәгә килеп төртелде: Ирек үзен гаепле санамый, тормышны, кемнәрнедер гаепли иде Шуна күрә ул анын күнелен китмәслек кенә итеп сүз кыстырды: —Синен күршен Расих бер грамм да капмый бит. Туктаусыз атып торган ул аракы автоматларына нишләптер Гаскәров, Вафин кебекләр дә эләкми калган. Анын бу сүзләрен ишеткәч, Ирек иреннәрен тешләп куйды. Кулындагы ручкасын сындыра язып, бармаклары белән бөкләргә маташкандай итте һәм сүзне икенчегә борды: —Ярар, күңелсез нәрсә турында сөйләшмик әле. Мина шифалы су булса да алып кайтмассыңмы икән? Ачы әйбер эчәсем килә. Шифалы суга әчегән катык салып эчәр идем. Зәнфирә анын теләген үтәде. Әмма шифалы су белән әчегән катык анын кәефен күтәрмәде, киресенчә, йөзенә аларнын ачылыгы чыккан кебек булды. Көннәр акрын гына уза торды. Ирек белән алар Ык буйларын урадылар, капка төпләрен чистартып, коры чүпләрне өеп яндырдылар Зәнфирә сарымсак төртте, кишер чәчте, Ирек агач ботакларын кисте: һәр иртәне ул үзенен кулъязмалары белән мәшәләнде. Ояда утырган каз үзенен йомыркаларын томшыгы белән әкрен генә шакы-шокы әйләндергәндәй, ул да кәгазьләрен кыштырдатты. Үтеп-сүтеп йөргәндә. Зәнфирә Ирекнен уфылдап куюына, ике кулын янагына куеп утыруларына борчылып күз салды. Сизеп тора: яза алмый иде Ирек. Бүген дә уфылдап сәгать тугызларга кадәр утырды да кулындагы ручкасын шапылдатып өстәлгә атты. Ручка өстәлдән чәчрәп китеп, тәрәзәгә чартлап барып тиде, аннары идәнгә төште дә ярыктан тәгәрәп кереп китте —Булмый,—диде ул өзгәләнеп,—Алдымда мен тонналы таш. Кузгатып кына җибәрергә иде. Кубарып, кузгатып булмый. Аннан тәгәрәтер идем — Ул шулай диде дә тышка чыгып китте Зәнфирә анын өчен көяләнеп кече якта басып калды Ул ни кылырга, нинди киңәш бирергә белмәде. Әгәр мөмкин булса, жанынын яртысын кыеп бирер иде дә Ирек яңадан кергәч, ул ана: —Мин сина бер кинәш бирсәм, ачуланмассыңмы?—дип сорады. —Нинди кинәш?—диде Ирек төксе генә. Анын бөтен кыяфәтенә, синнән нинди генә нәрсә чыгар икән, дигән уй язылган иде. —Икенче әйбергә тотынып кара,—диде Зәнфирә —Әйтик, менә безнең тормышны яз. Ирек аңа сораулы караш ташлады: —Кемнекен, икебезнекенме? —Юк. Заһит абый белән безнекен. —Сезнең тормыш ни инде ул? Туп-туры, шоп-шома яшәүне язып буламыни? Зәнфирәнен күзләре дымланып китте, ул аларны яшерү өчен читкә борылды —Шулай шоп-шомадыр дип уйлыйсынмы?—диде ул, кече якта нәрсә беләндер әвәрә килеп. —Язган әйбердән укучы гыйбрәт алырга тиеш. Зәнфирә, эшен ташлап. Ирекнен каршына килде һәм ярым пышылдаулы тавыш белән: —Син анын мине атарга йөргәнен беләсеңме9 Ирек сискәнеп китте. Ул Зәнфирәнен һәр сүзен ачык ишеткән иде, ләкин ул сүзләр читлектән пырхылдап очып чыккан кошлар кебек анын аңына керә алмадылар. —Син. арттырам, дисән дә, чамалап сөйлә, Зәнфирә,—диде ул аны кисәтеп —Арттырырга уйлаганым да юк Сина китәсемнс белгәч, ул ике көпшәле мылтыгын алып, күз алдымда корды —Зәнфирә тирән итеп сулап куйды, керфекләрен йомып, шактый вакыг сүзсез торды —Аннары мине ишек алдына җитәкләп ачып чыкты Абзар янына бәйләнгән бозау кадәр ап-ак бурзаебыз бар иде, безне күргәч, этебез койрыгын болгый-болгый, куанып безгә тартылды, куанычын белдереп, тамак төбеннән базаныкына охшаган тавышлар чыгарды. Мин Заһитнын нишләргә теләгәнен уйлап та бетерә алмадым, ул эткә атып га җибәрде. Эт чинап га өлгерә алмады, күкрәк турыннан, авызыннан каны аккан хәлдә ак карга егылды Мин елый да алмадым, авызым ачылып катты, бөтен гәүдәм калтырарга кереште. кулларымны чытырдатып кысудан тырнакларым тәнемә баткан иде. Акбаебыз кар өстендә канга батып шактый озак тыпырчынды, тартышты, канлы авызы белән кар тешләде, аннары тынып калды. Аның матур, чем- кара түгәрәк күзе ачык килеш ялтырап тора иде. Заһит мине терсәгемнән тотып ана таба иде, “Күзләрендә икебезнең шәүләбезне күрәсеңме?—диде ул.—Сиңа да шушы язган булачак, әгәр миннән китсәң. . —Ышанмыйм!—диде Ирек, Зәнфирәнең йөзеннән, күз карашыннан ялганлау билгеләре эзләп.—Заһит абыйны мин синнән яхшырак беләм. Ул беркайчан да мондый адымны ясый алмас. —Аны белеп бетерү мөмкин түгел... Зәнфирә сумкасының берсен актарырга кереште һәм бармак калынлыгы зәңгәр дәфтәр тартып чыгарды. —Менә укып кара,—диде ул аны Иреккә сузып. Ирек дәфтәрне ачып алдыннан да, артыннан да актарып карады. Ул беренче гыйнварда башланган, утыз беренче декабрь белән төгәлләнгән иде Анын һәр көне графаларга бүленгән. Дәфтәрне актарып карагач, Ирек аны кабат Зәнфирәгә сузды. —Мин моның Заһит абый кулы белән язылганлыгын күрдем. Заем язуындагы кебек, матур, тигез булып тезелгән вак хәрефләр. Тик биредә ни язылганын мин аңламыйм. —Моның нәрсәсен аңламаска ди? Биредә безнең яшәгән һәр көнебез язылып барылган. Һәр көнне нәрсәгә, ничә тиен, ничә сум акча тотылган, һәр көнне ничә тиен, ничә сум акча кергән, һәр айда ничә сум, ничә тиен акча алынган, ничә сумлык әйбер ашалган, әгәр бозылса, ватылса, ничә сумлык әйбер бозылган, ватылган һәм башкалар. . Ирек кулларын як-якка жәеп җибәрде, тыны беткән кешедәй, башын әле уңга, әле сулга борды, анын авызы бер ачылды, бер йомылды, кашлары, маңгаен җыерчыкландырып, югары күтәрелде. —Зәнфирә-ә-ә! Ник сон болар барысы да?! —Анысын инде анын үзеннән сорарга кирәк,—диде Зәнфирә —Һәр елнын дәфтәре исән-сау килеш чормага куеп барыла. Алар хәзер ике төргәк. Мин менә сиңа күрсәтер өчен дүртесен алдым. Ирек башын тотып уйга калды. —Бар, чыгып тор әле, Зәнфирә,—диде акрын гына. Анын сүзенә буйсынып, Зәнфирә шактый гомер ишек алдында эшләп йөрде Менә ишектә Ирек күренде, ул акрын гына атлап, Зәнфирә янына килде, анын ике битенә йомшак кына итеп куллары белән кагылды, йотылып күзләренә карады. —Анын сине чыннан да үтерә алуына әллә ышанасыңмы?—диде Ирек тотл ы га-тотл ы га. —Белмим. Аңардан теләсә нәрсә көтеп була. Ул әллә нинди кануннар белән яши. —Бу бит коточкыч!—диде Ирек. Ул, кемнәндер җавап эзләгәндәй, капка яныннан ук әйләнеп килде —Ул бит шундый ачык йөзле өздереп гармунда уйный, күңеле начар кеше алай моңлы уйный алмый. —Менә, менә!—дип җанланып китте Зәнфирә.—Кайчандыр мин дә ана шушы хакта әйткән идем. Ул болай дип җавап бирде: “Бу тормышта яшәү өчен үзеңне яки яшереп бикләп куярга, яисә үтерергә кирәк,—диде.—Әмма бикләсәң дә, үтерсәң дә, жаның барыбер кычкыра, анын тавышы гармунда.” Ирек кул кушырып, бакча коймасына аркасы белән терәлгән килеш уйга баткан иде. Сөйләмә дә, әйтмә дә, аңларга да теләмим, дигәндәй, ул күз карашын кояшта җемелдәп ятучы Ык өстенә, язгы суларга юнәлткән килеш, акрын гына башын чайкады. Зәнфирә, аны култыклап алып килеп, баскычка утыртты һәм Заһит белән ничек яшәвен сөйләп бирде Аны тыңлап бетергәннән соң. Ирек ачынып: —Ник сон син анын белән тордың?!—диде. —Башта укытучым итеп буйсындым, ана карыша алмадым. Анын һәр сүзе дәлилле. Ул минем өчен “Заһит абый” булды. Балабызның теле ачылганда гына, мин ана “Заһит” дип дәшә башладым. Анысына да ул мәжбүр итте. —Ник аерылмадың? Бу сорауны ишетүгә, Зәнфирә күзләрен уйнатып алды, анын иреннәре калтырап китте: —Син ник язмадың сон?!—диде эчке ачуын яшерә алмыйча. Ирек анын бу соравыннан аптырап калды. Зәнфирәнен болай дәртләп кабынуы беренче мәртәбә иде. шуна күрә, әллә каушаудан, төгәл генә жавап та бирә алмады. —Нидер җитмәде —Мина да шулай нидер җитмәде, Ирек Аларнын карашлары очрашты; алар бер-берсенен күзендәге тирәнлекне бик озак аңларга тырышып карадылар һәм күбесен аңладылар Мондый саф, риясыз караш, икен бер булып, бер-береннен күзенә төбәлү күп еллар буе көтеп алынган илаһи мизгел иде Алар аны мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырыштылар, күзләрендә язылганнарны, җылыга, яктыга сусаган чәчәкләр кояш нурларын үзләренә таба тарткандай, сүзсез генә сеңдерделәр иһаять, Зәнфирәгә урын табылды: больницанын терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлады. Сменалы эш булса да. мона икесе дә куанып бетә алмадылар. Димәк, каяндыр аз булса да акча Ул көнне Зәнфирә көндезге сменада иде. Ирек язарга тырышып бик озак утырды. Пьесасын төзәтә алмагач, читкә ыргытты Аннары повестен ачты. Инде күпме вакытлар күңеленнән Әхмәт белән килешеп, аны үзгәртмәкче булып, каләменә үрелде, әмма бер юл да яза алмады. Повесть төгәлләнгән, аңа кагылып булмый иде. Ирекнен, кешегә биологик сыйфатлар ул туганчы ук ген белән салына, иҗат кешесе иҗатчы булып, карак карак булып туа. дип укыганы бар иде. Һәм ул кешеләрне бернинди тәрбия дә төзәтә алмый, каракны урлашудан, хулиганны сугышудан туктатып булмаган кебек, йомшак холыклы кешедән хулиган, хулиганнан йомшак холыклы кеше ясап булмый. Анын да язган бу ике әйберсе шулайрак булып түганнардыр, күрәсең. Каләмен кулында, кәгазен алда, ничек телисен, шулай төзәт, беркем дә сина комачауламый кебек, әмма шушы гади генә нәрсәне инде күпме гомерләр эшләп булмый Ул, ишек алдына чыгып, берни уйламыйча, шактый вакыт басып торды. Анын янына тавыклар җыелды, алар үзләренчә нидер сөйләшаләр. чыгып баш төрткән яшел чирәм гәбеннән нәрсәләрдер чүпләналәр. тырманалар, вакыт-вакыт нидер өметләнгәндәй Иреккә карап торалар. Араларында мәһабәт басып кызыл әтәч йөри, нәрсәдәндер "кырыйк" дип кисәтә, зәһәр итеп берничә мәртәбә кычкырып куя. Ирек, яшелчә бакчасына чыгып, бер кишәрлек җир казыды Зәнфирә кайтуга, берәр нәрсә пешерергә ниятләп, өйгә керде. Ашыкмый-кабаланмый гына бәрәңге әрчеде, аны юып. майда тәгәрәтеп, плитәнен духовкасына тезде, тоз, бөтнек, укроп сипте һәм пешерергә куйды Аннары Ык буеннан урап кайтырга уйлап, ишегенә йозакны элеп кенә куйды да капкадан чыкты Шул чак тыкрыктан Бәкер белән типографиядә эшләүче Сания апанын килгәне күренде. Ирек Бәкер белән кул биреп күреште. —Тегене карап чыга ал малыгызмы.'—диде Сания Ул моннан берничә кон элек институтта укучы кызынын татар теле грамматикасыннан контроль эшен алып килгән иде Ирек аны шул көнне үк төзәткәләп, кайбер урыннарын янадан эшләп куйган иде. —Әйдәгез, керәбез, әзер ул, Сания апа. —Мин өйгә узып тормам,—диде Сания, баскыч тобендә туктап — Апып чыгып кына бирсән 8 киләчәк. Ирек аңа контроль эшне алып чыкты, Сания рәхмәтләр укый-укый, кәгазьгә төрелгән әйбер сузды. —Юк, юк, син нәрсә, Сания апа. Берни дә кирәкми. Мин аның өчен эшләмәдем,—диде Ирек, күчтәнәчне читкә этеп. Куллары белән эткәндә, ул кәгазь эчендә шешә барлыгын тойган иде инде. —Әгәр алмасаң, үпкәлим. Әнә Бәкер белән үзегез хәл итәрсез,—диде дә, рәхмәт укый-укый, капкадан чыгып ук китте. Бәкер кулындагы Сания биргән күчтәнәчне селкетеп-селкетеп карады да: —Сания апанын көмешкәсе әйбәт була инде аның,—дип кеткелдәп көлеп җибәрде. Алар Бәкер белән өйгә уздылар. Ирек өстәлгә бер рюмка, тозлы кәбестә, ипи, пешкән йомырка куйды. —Син эчмисең инде алайса?—диде Бәкер. —Юк, ярамый... Бәкер бер рюмканы салып эчеп куйды, кетердәтеп тозлы кәбестә ашарга тотынды. Ирек инде үзендә Сания апаны күрү белән ниндидер үзгәреш булганын тойган иде: әллә шатлык, әллә бер җиңеллек—ниндидер бер нәрсә анын җанына, тәненә үтеп керә башлаган иде. Отыры аның бөтен күзәнәкләренә дәртләп ут капты башы җиңеләеп, рәхәт булып акрын гына әйләнә башлады. "Нәрсә булды соң мина?”—дип уйлады Ирек, духовкадагы бәрәңгеләрнең пешүен тикшергәндә. Кабат өстәл янына килгәндә, аның йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә, шатлыгы сыя алмыйча тыны кысыла, сулышы әле туктап кала, әле күкрәгеннән бәреп чыга иде. Шул чакта анын зиһене бер нәрсәне эләктереп алды: бу шатлык юкка түгел, анын бөтен барлыгын рәхәтләндерәчәк шушы ләззәт бик якында гына бер генә хәрәкәт ясыйсы, моны эшләргә тулы мөмкинлек бар. Анын бу халәтен Бәкер сизеп алды булса кирәк. —Әллә берәр генә йотып карыйсынмы? Зәһәр бу, алтмыш градус бардыр,—диде —Миләштән ясалган, чын дару. Сания апа, кызыл миләш белән кара җимешне кушып, йөземнәр, хөрмәләр салып ясый. Ирек инде, ул дәшмәсә дә, ике капма-каршы ярга тарттырылган корыч бауда чайкалып торган кеше кебек, “мина да сал”, дип әйтергә әзер иде. Ләкин әле ул үзенен шул бауга басып торырлык ихтыяр көче барлыгын тоюдан үзен ниндидер батырлык кылучы дип саный, Бәкердән һәм башкалардан үзен өстен итеп куя иде. Менә шушы тойгы аны рюмкага үрелүдән шушы минутка кадәр коткарып торды, әмма Бәкернен әлеге әйткән сүзләре анын бу батырлыгын җимерергә бер сәбәп булды. Әйтерсең лә ул әлеге сүзләре белән бауны кисеп төшерде һәм аска очуына Ирек үзе түгел, Бәкер сәбәпче иде. Дертләп бөтен күзәнәкләрен көйдергән шатлык уты “мөмкин, мөмкин!”, дип дөрләде. Ирек елмаеп җибәрде һәм кабаланып рюмка алып килде. —Әйдә, булмаса, синен белән күптән очрашкан юк бит. Тик миңа ярамый, өч кенә тамчы сал. Бәкер, күзләрен кысып бетереп елмая-елмая, аның рюмкасына яртылаш салды. Чәкештергәч, Ирек тагын берничә генә секундка уйланып калды, ул тыелырга теләде, ләкин бу теләк шул кадәр көчсез, инде әллә кайда еракта ук калган, аңа таяну мөмкин түгел, ул теләк юк ителгән; шатлык, йөрәкнен ашкынып тибүе аны инде күптән алып ташлаган иде. Ахырда ул тәмам биреште, көмешкәне сөзеп кенә эчеп куйды, берни дә капмады, Бәкер гадәттәгечә ач иде, ул куйган йомыркаларны, ипиләрне, кәбестәне бөтенесен рәхәтләнеп ашады, кемнең көмешкәсе нинди булуы хакында туктаусыз гәп куертты: —Ну, малай, үзенә генә әйтәм, беркемгә дә әйтмәссеңме? —Юк инде,—диде Ирек.—Син нәрсә? Миннән кайчан сүз чыкканы бар? —Хак әйтәсең. Әйдә, синең шул сыйфатын өчен эчик әле. Алар тагын бер рюмканы дөнкеп куйдылар. —Беркөн мин Хасбулатоваларга бәдрәф чокыры казырга бардым. Вәйт аларныкы көмешкә ул! Коньякларын бер як читтә торсын. Әллә нинди үләннәр салынган, илле градус бардыр. Эчкән саен дәрт керә —Бәкер пышылдап кына хәйләкәр елмаеп сорап куйды:—Әллә, малай, милициягә ничек ясарга икәнен өйрәткән рецепты да килә микән? Алар көлешеп алдылар. —Миргаязнын хәле ничек сон? —Ул сөт заводында эшли. Безнең дуслык бетте әле анын белән. —Нишләп? —Теге атнада “төрмә кошы” дигән идем, кыйнады. Күз төбен күрмисенмени'’ Хәзер бетеп килә инде. —Язамы сон? —Белмим. Бәкер тагын дәртләнеп үзе яраткан темага күчте: —Әй, малай, хәзер төнлә һәркемнен мунчасында көмешкә куалар. Ул ишек бикләп, тәрәзә томалап, уйнаштан туган аракы ясаучылар өй аралаш. Беркөн Сәйфетдиннәрнең борчактан ясаганын авыз иткән идем Күзем шундук маңгайга менде. Бодайныкы да шәп. Хәзер чөгендер кайнатып ясыйлар: бер йоту белән тәненә тир бәреп чыга, ул дару белән бер икән. Ник дисәң, табигый нәрсә бит, шикәре дә эшкәртелмәгән килеш, бөтенесе үзендә. Алар тагын берне күтәрделәр. —Теге больница завхозы Зәкиев ацетон, тавык тизәкләре кушып ясый, диләр. Мин аныкын бер мәртәбә алып карадым. Үлгәндә чак калдым, бер атна чирләдем. Ну, бөтен кеше шуңа бара, төннең кайсы вакытында баруыңа карап, бәясе дә төрлечә. Веранда ишегенә шешә сыярлык тишек ясаган акчаңны бирәсең, аннары гына шешәсен тыга. Булган икән рәхәт заманнар, кадерен белмәгәнбез Зәкиев самогонын эчеп, бер кеше үлде инде Шауламакчы булып караганнар иде—тавыш-тын бетте, акчасы күп кешегә кем тия алсын Көмешкә беткән иде инде. Ирек, Зәнфирәнен шкатулкасы эчендәге акчасын алып, Бәкергә бирде: —Озак йөрмә, Зәнфирәнен эштән кайтыр вакыты житә. —Биш минут,—диде Бәкер күзләрен очкынландырып —Менә монда тыкрыктан чыгу белән берәүдә бар. Бәкер алып кайткан көмешкә борыннарны әчеттерерлек исле, телгә алгысыз ачы әллә нинди нәрсә булып чыкты. Алар берәр рюмка эчкәч, Бәкер: —Хатының кайтыр вакыт житге, мин китәм,— диде, урыныннан торды Бәкер ындыр артлатып кына өенә элдерде. Ирек кереп өстәлләрне җыештырды, духовканы сүндерде, алган көмешкәне мунча өй алдына яшереп куйды Ул аның әле кирәк булачагын белә иде. Зәнфирә үзе кайтканда бакчада шактый җир казылганын күреп куанып куйды Ләкин өйгә керү белән анын куанычы юкка чыкты: Ирекнең йөзе, муеннары ямьсез булып кызарган, бүртенгән, бөтен өйне тәмсез ис алган иде. Ул барысын да аңлады. — Их, Ирек,—диде Зәнфирә өзгәләнеп —Нишләдең син?! Иягенә таянып утырган Ирекнең кулы кинәт җансыз әйбер кебек төшеп китте. —Бетте, бетте, карчык,—диде ул.—Кабып кына карадым Монын зыяны юк. Башка кабатламыйм. Гафу итә аласыңмы бер көнгә? — Мин гафу итәрмен итүен, организмын нишләр бит? —Син итсән. ул итәр Ирек караңгы төшкәнче бакчада буталды, шул арада мунча өйалды на кереп чыккалады һәм кичкә көмешкәне эчеп тә бетерде. Изрәп-йомшап беткән гәүдәсенең торган саен авырая барганын тоеп, көч-хәл белән кереп ауды. Ул күзләрен ачканда, бөтен дөнья дөм-караңгы, тәненең һәр күзәнәге сулкылдый иде. Ул кычкырырга теләде, ләкин бернинди тавышы чыкмады, телен әйләндереп сүз әйтерлек хәле юк иде. Ул бары бер әйбер тойды: туктаусыз оча. Ул берни күрми, тик баш ягынын аска таба авуын, аяк ягынын туктаусыз өскә күтәрелүен генә тоя. Йөрәге типми, анын урынында ниндидер ут бөтен тәнен көйдереп тора. Аягы күтәрелде-күтәрелде дә иң ахырда каядыр очты... Ыңгырашкан тавышка Зәнфирә күзләрен ачты, эчке күлмәктән килеш кенә йөгереп барып утны кабызды. Ирекнен йөзе зәңгәрсу-шәмәхә төскә кергән, сулыш атганы ишетелми, җан биргәндәге кебек, күкрәге куркыныч гырылдый. Кабаланып ул анын кулын күтәрде һәм пульсына бармагын куйды. Тамыр тибәр-типмәс кенә селкенеп куйды. “Йә, Хода, үлеп бара ич бу”, дип өзгәләнде Зәнфирә. Ашыгыч ярдәм чакырырга өстенә тунын киде, ләкин өй алдына чыккач, кире борылып керде. Ул каядыр барып шылтыратканчы, ашыгыч ярдәм килгәнче, сон булачак. Өстен салып идәнгә ыргытты да шприцларын, даруларын актарырга кереште. Нашатырь спирты алып, Ирекнең борыны янына китерде, ләкин анын йөзендәге бер генә мускул да хәрәкәтләнмәде. Күрәсең, ул комада иде. Зәнфирә ут эчендә калды. Анын башына тәвәккәл уй килде: йөрәгенә укол кадарга! Шул гына коткарачак. Тик шул ук укол анын үлеменә дә сәбәпче булмасмы? Баш миен көйдергән шушы уй анын бөтен барлыгын ут булып яндырды. Ләкин икеләнергә вакыт юк иде инде. Ул иң озын энәне эзләп тапты, калтырана- калтырана шприц белән хлорлы кальций суыртты һәм, шприцны куеп, Ирекнен күлмәген салдырып атты, тагын бер мәртәбә сулышын, йөрәгенең тибүен колагын куеп тынлады. Йөрәк бер минутта туктамаса, икенчесендә туктар шикелле иде. Анын үз гомерендә кеше йөрәгенә укол кадаганы булмады. Ул энәне йөрәкнен кайсы төшенә туры китерергә кирәген генә белә. Спирт альт, Зәнфирә йөрәк турын мамык белән чистартты, тирән итеп сулыш алды, бисмилласын әйтеп, шприцка үрелде. Шул чакта тагын икеләнеп калды, хәзер керәчәк бу энә аның иң якын кешесенең гомерен өзәргә, аны да, Зәнфирәне дә һәлак итәргә дә мөмкин иде. Күзләрен йомып, тирән бер сулыш алганнан соң, энәне Ирекнен күкрәгенә батырды. Аның гәүдәсе ток үткәндәй дертләп куйды. Энә урыныннан кан чыкты, шприц эченә шулай ук кан бәрде. Зәнфирә бөтен тәненең тирләвен сизде, тешләрен кысып, калтыранган бармаклары белән шприцтагы даруны эчкә кертте һәм энәне тартып алды. Анын урынына бармаклары белән спиртлы мамык басты. Анын бөтен тәне калтырый, йөрәге шашып тибә иде. Ул сул кулының аркасы белән маңгаендагы, битләрендәге тирләрен сөрткәндәй итте дә колагын Ирекнен күкрәгенә якынайтты, ләкин йөрәкнен тибешен сизмәде. “Туктаган!" дигән хәтәр уй аны яшен суккандай итте. Ул кабаланып сул кулы белән Ирекнең пульсын капшарга кереште һәм йөрәк тамырынын жинелчә генә тибүен сизде. “Исән! Ул исән!” Ирекнең сулышы да сизелә башлады, ләкин йөзендә барыбер хәрәкәт күренмәде, күз кабаклары, керфекләр мәетнеке кебек тораташ катканнар иде. Шушы вакытта гына анын кулларына игътибар итте: алар да шәмәхәләнеп, күгәреп шешенгәннәр икән ич. Зәнфирә тәрәзәне ачып җибәрде, бармагы белән тоткан мамыкны пластырь белән ябыштырып куйды. Ул үзе әле генә укол кадаган урыннан күзләрен һич тә ала алмады, кулының шушы эшкә баруына ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Бераз зиһенен җыйгач, Ирекнен битләренә салкын сулы сөлге тигерде, күкрәк тирәләрен сөртеп алды, кулларына, буыннарына массаж ясагандай итте, борынына тагын нашатырь спирты китерде. Бусында анын иреннәре калтыранып куйды, күз керфекләре аз гына ачылды. Ләкин анын пыялаланган күзләре нәрсә булганын аңларлык, Зәнфирәне күрерлек түгел иде Пульсын тыңлагач, йөрәгенең шактый көчле, тигез ритм белән тибә башлавы сизелде Зәнфирә тунын элеп, шәлен бөркәнде дә чыгып йөгерде. Ул үзләреннән ерак түгел берәүләрдә телефон барлыгын белә иде. Бәйдәге этләре дөнья кубарып өрүгә карамастан, Зәнфирә койма өстеннән очып кына ишек алларына төште. Ул арада веранда алдындагы ут янды һәм трико-майкадан хужа күренде. Зәнфирә хәлне анлаткач, ул берсүзсез аны өйләренә алып керде һәм алар ашыгыч ярдәмгә шылтыраттылар. Ирекне ашыгыч ярдәм машинасына керткәч, Зәнфирә үзе дә анын янына утырды Больницада дежур врачка хәлне аңлатып бирүгә, анын йөзе үзгәрде —Сез нәрсә әйткәнегезне анлап сөйлисезме?—диде ул, тавышын күтәреп.—Бәлки сез ул уколны йөрәккә бирмәгәнсездер? Читкәрәк кадагансыздыр? —Юк,—диде Зәнфирә ышаныч белән —Даруны керткәндә энәне йөрәк тибеше әз генә селкеткәне сизелде Врач хәйран калып баш чайкады. Ирекнен ике беләгенә дә система куйдылар—ашыгыч рәвештә организмнан агуны чыгарырга кирәк иде. Йөрәк мускулларының эшчәнлеген яхшырту өчен уколлар ясалды Ирек инде күхзәрен ачып сөйләшер хәлгә килде Ләкин Зәнфирә ана бер сүз дә әйттермәде, тыныч кына ят, барысы да үтәчәк, диде. Ул Ирекне дүрт көннән алып кайтты. Бу вакыйгадан сон Ирек әллә нишләп калды, сөйләшмәде, күзен йомган хәлдә ятты да ятты Әлбәттә, Зәнфирә анын уйланып ятканын сизде, йөзенен караңгылыгыннан үз-үзен өзгәләвен дә чамалады Ул аякка басканчы дип, Зәнфирә бер атнага ял алды. Ирекне җитәкләп, һавага алып чыкты, акрын гына Ык буеннан уратып алып кайтты, әмма Зәнфирәнен үзенен хәле әйбәт түгел иде. Ул инде күптән ун яклап эченен авыртуын сизеп йөрде, әмма бер көнне түзә алмаслык булып сулкылдый башлады. Ял алган килеш больницада күренеп йөрисе килмәде. Аннары аны бер нәрсә куркытты: әгәр бу сукыр эчәк-мазар булса, операция ясасалар, Ирек ныклап торып аягына баса алмас, баскан сурәттә, рюмкага үрелүе бар, дип һаман сабыр итте. Беренче көнге түзә алмаслык сызлану икенче, өченче көннәрне бераз җибәргәндәй тоелды. Зәнфирә, хәле ничек кенә авыр булмасын, Ирек белән бергә түтәл ясады, анын да кулына җиңел, бәләкәй тырма тоттырды Үзе бер кулы белән эчен учлап, икенчесе белән суган төртте, кишер белән чөгендер чәчте. Әмма төнлә кисәк кенә температурасы күтәрелде һәм бөтен эче ут булып яна башлады Ярты төнгә кадәр Зәнфирә түзеп ятты, узар дип өметләнде. Әмма шуннан соң, түземе төкәнеп, ыңгырашырга тотынды. Мона кадәр, эчем авыртып тора, диюдән башка сүз ишетмәгән Ирек, утны яндырып, анын янына килде. Зәнфирәнен чырае кәфен төсле иде. Тәннәре кулны пешерерлек кайнар, сулыш алуы әле генә чабыштан кайткан атнын сулавын хәтерләтә — Нишләп баштук әйтмөден?—диде Ирек, коты очып һәм киенә башлады.—Ашыгыч ярдәм чакырам. — Кирәкми,—дип ыңгырашты Зәнфирә Ирек ана җавап бирмәде, чыгып йөгерде Зәнфирә әле һаман да ныклап борчылмый, бу берәр кизү генәдер, узар, ашыгыч ярдәм чакыртырлык сәбәп юк. дип үзен юата иде Ирек кайтып аз гына узуга, ашыгыч ярдәм машинасы килеп тә җитте Ирек аны озата барды. Шул төнне үк Зәнфирәгә, сукыр эчәгесе шартлап, каны агуланган булырга тиеш, дигән диагноз куелды. Хирурглар, баш терапевт, операциядә катнашачак шәфкать туташлары, лаборатория хезмәткәрләре чакырылды. Анализларны тикшерү башланганда ук, Зәнфирә аңын җуйган иде инде. Әллә нинди музыка янгырый Ул ченгел-ченгел ерактан ишетелә башлый, башка тавышларны ярып, һаман көчәя бара, килеп җитә, колакларны авырттырырлык булып яңгырый да, шау-шу тавышларын ияртеп, тагын еракка йотыла, инде юкка чыкты, дигәндә тагын көчәя башлый, тагын килеп җитә, гүя синен колак төбенә кадәр дингез дулкыны шаулап килә дә кире чигенә Операция дүрт сәгатьтән артык барды, сукыр эчәк шартлаган булган, үлек канга киткән. Әгәр тагын бераз соңарсалар, инде аны врачлар коткара да алмаган булырлар иде Зәнфирә икенче көнне көндезге сәгать унбердә генә аңына килде. Ул реанимация бүлмәсендә ята, янында хирургия бүлегенең шәфкать туташы саклап утыра, беләгенә система куелган иде. Күзләрен ачу белән, ул система шешәсеннән пылт-пылт итеп чыккан һава шарчыкларын күрде, эченең ут булып януын тойды. Таныш хирургия сестрасын күргәч, операция ясаганнарын анлады 9 Ө ч көннән сон Зәнфирәне алты урынлы палатага күчерделәр. Бирегә чыккач, хәле бераз җиңеләйгәндәй булды. Хатыннар туктаусыз сайрашалар, үзара тормыш хәлләре турында сөйләшәләр. Бөтенесенең дә диярлек ирләре эчә, шунын аркасында күргәннәрен берсеннән-берсе уздыра-уздыра сөйлиләр, вакыт-вакыт көлешеп алалар, вакыт-вакыт елашалар, гомерләренең шулай узып баруына уфтаналар. Арада бер җырчы хатын бар, ул урман эчендәге унбиш өйле Кичү дигән авылдан. Биш бала тапкан, җиденче классны бетергәннән бирле фермада сыер сава, ире механизатор, көне-төне эчә, холыксыз, хатын-кызлар янында булып кайтканнан сон, балалары белән өйдән куып чыгара икән. Коңгырт чәчле, конгырт күзле, ябык кына шушы хатындагы яшәү көченә Зәнфирә сокланып туймады. Гәүдәсе дә зур түгел югыйсә, фермада да эшли, йорт эшләрен дә үзе башкара, балаларын да тәрбияли, печәнен чаба, утынын әзерли һәм бернинди төшенкелеккә дә бирелми. —Син мондый тормышның ни рәхәтен табасын соң?—дип сорыйлар хатыннар аңардан. Ә Равия бу сорауга көлеп кенә җавап бирә: —Әй, малайлар, дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк. Өч малай, ике кыз үстереп карагыз әле сез! Кайсыгызның бер бала, кайсыгызның икәү, аны бар дип торасынмы, юк дип торасынмы? Ә минекеләр, өчесе берьюлы елап җибәрсәләр, өендә бернинди дә оркестр кирәкми, дүртенчесенә кайчакта үзем кушылам, аннан туктыйбыз. Бөтенесенең дә күз яшьләрен сөртәм дә җырлап җибәрәм. Бер кайгыларым да калмый. Их, сез җырнын нәрсә икәнен аңласагыз икән! Ул шулай ди дә, әле “Карурман”ны, әле “Тәфтиләү”не, әле башкасын саф, монлы тавыш белән сузып җибәрә. Ул озын җырларны җырлаганда, хатыннар барысы да елыйлар, Зәнфирә дә елый. Бүген дә шулай Равиянен җырлавын тынлап утырганда, Зәнфирәгә кемдер килгәнен хәбәр иттеләр. Чәчләрен рәтләп, чүәкләрен киеп, акрын гына коридорнын аргы башына барды, анын каршысында сумка тотып Заһит басып тора иде. Зәнфирәнен йөрәге әллә нишләп китте. Равияне тыңлаганда, болай да тулышып утырган күнеле, түгеләм-түгеләм, дип дулкынланырга кереште —Минем килгәнгә ачуланмыйсыңмы?—диде Заһит исәнләшкәннән сон. —Рәхмәт,—диде Зәнфирә чын күнеленнән Ирек дүрт көн рәттән килде дә туктады. Зәнфирә, ул һаман аякка баса алмагандыр, салдым белән буталадыр, дип хафаланды. Әгәр шулай булмаса. килми калыр идемени? Ә менә Заһит авылдан ук килеп җиткән. —Хәлең ничек? Тереләсеңме? — Рәтләнәм инде,—диде Зәнфирә, елмаерга тырышып, ләкин күкрәгендәге кайнарлык ана елмаерга ирек бирмәде. Заһит бераз калтыранган куллары белән анын чәчен сыпырып куйды. —Терел берүк терел, яме, җаным. Зәнфирә '"ярар” дип җавап бирә алмады, анын күнеле тулган иде. Моны күреп, Заһит сумкасына иелде һәм аннан бер пакет эре антоновка алмалары алды, берсен Зәнфирәгә сузды. —Икәү көз көне бияләй киеп җыйган идек бит Әйбәт сакланганнар Зәнфирә анын кулындагы алманы алып, халат кесәсенә салды да пакетка үрелде. —Юк, юк, әле сина ярамый,—диде Заһит.—Үзем алып барып куярмын. Анын бу сүзләре Зәнфирәнен котын аллы. Хатыннар, әгәр дә аны күрсәләр, сораштыра башлаячаклар, "бу кемең?" диячәкләр. Дөресен әйтсә, анын ботен дөньясын актарачаклар һәм, әлбәттә, туп-туры әитмсюатәр дә, Зәнфирәне барысы да гаепләячәкләр. Анын хәле жир„йөзендәге беркемнекенә дә охшамаган, беркемгә дә анлата торган да түгел. Йөрәгендәге утны ул бары үзе генә белә, үзе генә анын көне-төне дөрләвен тоя һәм шуна риза иде. Ул утнын бер ялкыны анын теленнән гадәти сүзләр булып чыкты: —Улыбыз ни хәлдә микән? —Зирәк әйбәт кенә,—диде Заһит.— Әле өченче көн генә сөйләштем. Аны эшкә министрлар Советына күчермәкче булалар икән —Ул бераз туктап, уйланып торды, баскан урынында таптанып алды.—Сине сораган иде, эштә, дидем Зәнфирәгә коточкыч кыен иде. Бу кыенлыктан котылу өчен ул: —Ярый, мин керим инде, хәлем беткән кебек,—диде. —Әйдә, әйберләрне кертеп калдырам,—дип Заһит ана иярде —Юк, юк!—диде Зәнфирә туктап —Анда чит кешеләргә керергә ярамый. Коридордан бу башка таба килүче күрше палатадагы кызны ул кул изәп чакырды: —Үскәнем, минем әйберләрне генә кертеп куй әле Кыз иелеп сумканы күтәрүгә, Зәнфирә анын кулына кесәсеннән алып теге алманы тотгырды. —Бусы үзенә булыр. Ярый, хуш,—диде ул Заһитка Ләкин Заһит китәргә ашыкмады Ул кызарып, башын аска игән хәлдә акрын гына: —Син дәфтәрләрне алгансың икән,—диде. —Алган идем шул. —Аларнын сина кирәге юктыр ич инде? —Сиңа кирәкме?—дип сорады ул һәм Заһит жавап бирмәгәч:—үзем чыккач, кире кайтарырмын,— диде, аннары палатасына керергә борылгач:— Берүк кабат килеп йөрмә —дип өстәде Хатыннар алмаларның бу вакытка кадәр саклануына ис-акыллары китеп, хәйран калдылар, шытыр-шытыр алма кимерделәр. Зәнфирә "үзебезнеке" дигәч, җыю-саклау тәртипләре белән кызыксындылар, ләкин сумканы күтәреп кергән кыз аларга ир-ат килүен әйтеп чыгып киткән иде, күрәссн Барысы бертавыштан күчтәнәчләр китерүченең кемлеге белән кызыксындылар. —Ул минем абыем —дип алдашырга мәжбүр булды Зәнфирә Ирек күренмәгәч, Зәнфирә, тырышлыкларым гел бушка булды микәнни, дип өзгәләнде Анын янына күчеп килгәч. Ирекне аякка бастыру өчен, керфек какмыйча, ничәмә-ничә төннәр саклап чыкты. Ничә мәртәбәләр ул көчкә пышылдап: "Бир әле кулынны, торгыз мине “—дип хәлсез кулын сузды. Иреккә тагын җан керде, кабат үлем хәленә килде. Зәнфирә арыды, ябыкты, ашый һәм йоклый алмас булды. Нидер эшләргә кирәк иде. Ләкин анын кулыннан килерлек барлык чаралар бетте, ул үзе дә хәлсезләнеп сулды. Ахырда, күңеленнән елап, “китәргә!" дигән катгый карарга килде Бу хакта әйткәч, Ирек —Зәнфирә. син мине оныт инде,—диде, күзләрен еш-еш йомып.—Агачка төшкән корт кебек, мин синен бөтен көчеңне суырып бетердем, мин кабәхәт Шушы көнгә кадәр яшәтә алганын өчен генә дә рәхмәтем чиксе ^ Зәнфирә аны кысып кочагына алды. Ирекнең йөрәк тавышын тынлап, бик озак тын да алмый торды Икенче көнне иртүк ак халаттан Хатимә килеп керде Ул Зәнфирәне кочаклап алды, битләреннән үпте, икесе дә елашып атдылар. — Менә мин сөйләгән Хәлимә апа шушы була инде,—диде Зәнфирә хатыннарга. Коридорга чыгып, алар бик озак сөйләштеләр. Китәргә әзерләнгәч, Зәнфирә ана. —Әйтергә дә кыен инде. Ирекне үгетләп чыга атмассын микән, Хәлимә апа0—диде.—Бүген дә күренми. Сизәм: эчүеннән котыла алмый ул. —Ярый, тырышырмын,—диде Хәлимә.—Минем дарулар да аласым бар иде. Өлгермәсәм, ачуланмассың инде Хәлимәнен аптекага керәсе юк иде. Аның өчен Ирек янына бару инде төзәлеп беткән яраны кабат кузгатасын ул яхшы аңлады. Җиһандагы нинди көч Ирекне анын күңеленә китереп иңдергәнен анламаса да, бу хәлдән ул әле һаман котылып бетә алмый иде. Ирек янына бару кыен иде аңа. Барган сурәттә дә юньле-башлы бер генә сүз дә әйтә алмас иде. Моны бит Зәнфирәгә берничек тә аңлатып булмый. Ни гажәп, үзеңнең бөтен тормышыңны туганнан башлап көнгәчә сөйләп биреп була, анкеталарга язып була, әмма бу чын дөреслеккә һәрвакытта да туры килми. Туу, яшәү һәм үлем мәңгелек сер булган кебек, һәрбер кешенең яшәеше дә, гомер юлы да үзенә генә хас бормалар белән каймаланган, аяк асты чәчәкләр һәм шайтан таяклары белән түшәлгән. Бу гомернең күк йөзендә кургаштай авыр, давыллы болытлар да, бәхет юраучы аккош мамыгыдай җиңел ак болытлары да бар, бер салкын итеп караучы, бер нурлар белән җылытучы ай һәм кояшы да бар. Хәлимәнен өч кешегә булган мәхәббәте дә әнә шулай аерылгысыз бергә үрелгән, анын күңеленә тамыр җибәреп, чәчәкләр аткан, җимешләрен биргән һәм инде сагыш җилләре ул катлаулы тойгыларны киптереп, шиңдереп бара, гомернең азагына якынаюын искәртә иде. Хәлимә үзен мәҗбүр итеп, Ирек торган йортка кадәр төште, ишеге бикле булса гына ярар иде, Зәнфирә алдында күңелем чиста калыр иде, дип теләп төшсә дә, ишектә йозак күренмәде. Ул авыр сулады да ашыга-кабалана аларның капкасы турыннан борылып китеп барды. И рек, әз-мәз капкалап котылырмын, яңадан кабатламам, дип уйлаган иде, ләкин ялгышты. Теге вакытта аны кабер якасына китергән көмешкәне врачлар чөгендер җомыннан ясалган булырга тиеш, диделәр. Бүген кич анын әчәренә бетте, беркая да барырлык хәле юк, акчасы да юк иде. Йөрәге туктыйм, туктыйм, дип типкән хәлдә ул авыр сулап ята бирде Шулчак Сөембикә килеп керде. Ул өйдәге тәртипсезлеккә аптырап карап торды, барысын да аңлады һәм, күн курткасын салып куеп, өйне җыештырырга кереште. —Сөембикә, үләм бит,—диде Ирек, күкрәген кулы белән тотып —Зинһар берәр нәрсә табып китер. —Кеше бер генә мәртәбә үлә,—диде Сөембикә.—Син инде мин белгәннән бирле гел үлеп торасың. —Алып кил, бусы сонгысы. Тереләм дә туктыйм. —Алып килмим!—диде Сөембикә ачулы тавыш белән —Сиңа этлек эшләргә теләмим. Ничек син аңламыйсын? Ул бит сине һаман эчкәрәк сөйриячәк. Ирек күзләрен йомып тынып калды. Ул, Сөембикә өйне җыештырып бетереп, курткасын алганда гына, керфекләрен күтәрде. —Миһербансыз син . —диде Ирек көч-хәл белән —Ярга йөзеп чыгарлык кына кирәк. Хәлем юк, йөзә алмыйм... —Өметеңне өз. шул чакта йөзәрсен,—диде Сөембикә. Ул чыгып киткәч, Ирек кемнен дә булса килеп керүен, аны аңлавын теләде. Менә бүген йөрәге туктамаса, әгәр хәле әйбәтләнсә, иртәгә иртүк Зәнфирә янына барырмын, дип хыялланды, бармавына бәгыре телгәләнде "Түзәргә, ничек булса да түзәргә!”—дип боерды ул үз-үзенә. Көне буе тәненнән тир акты, өзлексез салкын су эчте, гәүдәсе сызлады, буыннары тотмады. Төштән сон кулына зур гына юл сумкасы тоткан бер ир кеше килеп керде. —Әллә танымыйсын?—диде ул, Ирекне кочаклап, күкрәгенә кыскач.— Әхмәзетдин бу! Ирек шатлыгыннан кычкырып җибәрде анын белән беренче класстан бер партада утырган Әхмәзетдин иде бу! Ул сигезенчене бетерү белән авылдан чыгып китте, шахтада эшләп. Кемерово якларында төпләнеп калды. Анын күчтәнәчләре дә, акчасы да күп иде. Әхмәзетдин елады да елады, үзенен марҗага өйләнүен, өч баласының да татарча белмәвен, шуна күрә авылга кайтырга оялуын. Баллы Төбәкне. Ык буйларын өзелеп сагынуын, көн саен төшләрендә күрүен, үлгәнче хушлашып булса да китим, дип кайтуын сөйләде дә сөйләде, авыл кешеләренең үзен кичерүләрен үтенде, бәхиллек сорады Ул Ирекне кочаклады да елый-елый гел бер җырны җырлады: Ык суында кер чайкадым. Беләкләрем бик талды Гомер үтте, яшьлек сулды. Сагнып сөйләргә калды. Алар кич җиткәч кенә кочаклашып, елашып аерылыштылар. Әхмәзетдин төнге Бөгелмә поездына дип чыгып китте Ирек аның белән күпме эчелгәнен дә хәтерләмәде. Карангы төшкәч, капка турына машина килеп туктаганын да. ишек ачылып ябылганны да. мәче адымнары белән Заһитнын керүен дә сизәрлек хәлдә түгел иде ул. Заһитка теге дәфтәрләр кирәк иде. Ул ин элек шкафны актарырга кереште, аннары кире уйлады. Алар чоланда булырга тиештер, дигән уй белән өйдән чыкты, андагы барлык нәрсәне актарып бетерде, дәфтәрләр юк иде. Ул кабат өйгә керде. Ирек яткан карават астын, аннары түрдәге караватны, ястык-мендәрләрен. матрацларын идәнгә ата-ата тикшерде Морҗа өстендә юк микән, дип урындык куеп менгәч, урындыгы чайкалып китеп, идәнгә дөбердәп килеп төште. Тавышка Ирек кинәт сикереп торып утырды һәм карлыккан тавыш белән: —Кем бар анда?!—дип кычкырды Җавап ишетелмәде, анын күкрәгенә көчле куллар китереп басып, чалкан аудардылар да, йөзен, борынын мендәр белән томаладылар. Ирекнен болай да күкрәгеннән чыгарлык булып типкән йөрәге чатнап китте, ул кулы белән тырмашты, тыпырчынмакчы булды, бер генә мизгелдә үзен буган кешенен күлмәк якасына бармакларының керүен сизде һәм ул аны аска тартып, умырып төшерде. Шуннан ары ул артык тыпырчына алмады, буылды һәм каядыр очты Атылып-бәрелеп Заһит өйдән чыкты, тышкы ишекне койма буенда яткан юан имән белән терәтеп куйды. Машинасын кабызгач, утларын кабызмыйча гына тыкрыктан олы юлга чыкты һәм Баллы Төбәккә юнәлде. Баш миен коточкыч бер уй утлы күмер кебек яндырды "үтермәдем микән9 " Бу җан өшеткеч уй аны юл буе борчыды. Авылга кайтып җиткәч, ул кабат борылды Болын кырда анын кайчандыр институтта бергә укыган дусты—буйдак Сабир бар иде Ул туп-туры аның өенә килеп туктады, өч сүз белән бәлагә тарыганын аңлатты, нәрсә икәнен әйтмәде, ләкин кичке тугыздан (ул шул вакыттан, машинасын яр буена куеп, Ирекнең өен бинокль белән күзәтеп торган иде) төнге унбергә кадәр мин синең янында булдым, диде Сөйләшеп утырдык, беркая да чыкмадык, сүз бер булсын, диде Сабир ризалашты Шушы алибины әзерләгәннән сон гына Заһит өенә юнәлде Умырылган күлмәген салып төрде дә, малларга ишек алдында аш пешерә торган казанның астына ягып җибәрде һәм күлмәкне кисәүагач белән болга га-болгата яндырып бетерде. Бу аның үз гомерендә беренче һәм соңгы мәртәбә үз куллары белән үз әйберсен исраф итүе иде Һәм ул аны үз гомерендә беренче мәртәбә алеге дәфтәренә язмыйча калдырды